🕙 Минуты чтения - 1

Шагыйрь - Габдулла Тукай

Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
Общее количество слов 97
Общее количество уникальных слов составляет 80
53.7 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
58.7 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
63.7 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
  Еллар үтеп, бара торгач картайсам да,
  Бөкрем чыгып бетсә дә, хәлдән тайсам да, -
  Күңлем минем япь-яшь калыр, һич картаймас;
  Җаным көчле булып калыр, хәлдән таймас.
  
  Кукрәгемдә минем шигырь утым саумы?!
  Күтәрәм мин, карт булсам да, авыр тауны;
  Күңлемдә көн һаман аяз - һаман да яз,
  Шагыйрь күңелендә кыш булмый да кар яумый.
  
  Булмамын, юк, картайсам да, чын карт кеби,
  Утырмам тик, юк-бар теләк тели-тели;
  Менмәмен мин, Ходай кушса, мич башына,
  Шигырьләрдән килер мина кирәк җылы.
  
  Җырлый-җырлый үләрмен мин үлгәндә дә,
  Дәшми калмам Газраилне күргәндә дә;
  «Без китәрбез, сез каласыз!» — дип җырлармын,
  Җәсәдемне туфрак берлә күмгәндә дә.
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.