Latin

Сездә Нинди Хәлләр Бар?

Общее количество слов 5130
Общее количество уникальных слов составляет 2607
34.0 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
49.1 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
57.0 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
(новелла)
Алинә төрле шарлар, плакатлар белән бизәлгән Кызыл почмакка башын сузды да, ялгыш ачтым бугай дигәндәй, ишеген кире ябып та куйды. Залдагыларның игътибарын алып, эчкә узарга-узмаска белми торганда, тарихчылар канатыннан өер булып төшкән студентлар этеп-төртеп диярлек аны үзләре белән бүлмәгә алып кереп тә китте.
Кичәнең беренче өлеше тәмамланып килә иде. Кореялеләрне дә, башкаларын да карарга өлгермәгән булып чыкты. Лаос дуслары ни үтенде, кил әле, безнеке башында ук булмый, өлгерәсең, дип... Алинәдән генә торса! Көн буе студентлар комитетында кайнашты, әле бу эш, әле икенчесе чыгып торды. Алай да өлгерер кебек иде...
Вьетнамлылар алдында бигрәк тә оят: чыгышлары шулай ук узып киткәнгә охшый: барысы да милли киемнәрендә рәтләрнең алдына – идәнгә генә утырышкан. Буе кечкенә кешегә нәрсә дә килешә, дип көлемсерәде эченнән, һичкемне капламый.
Университетта әллә никадәр чит ил студенты укый, тик Алинә нигәдер араларыннан сары халыкларны гына үз итте. Сабыйлар, беркатлылар, һәр нәрсәгә ихлас ышанучан да инде. Дәүләт башында утыручы берәрсе үлсә, көннәр буе елыйлар, тамакларына тәгам ризык капмыйлар. Портретларын кочаклап, бүлмәдән-бүлмәгә йөриләр, Алинәләргә керәләр дә керәләр инде. Ул аларны гаепләми, кайберәүләр кебек ирештерми, хәсрәтләрен бүлешеп, кочаклашып та утыргалый, тәэсирләренә бирелеп елаштырган чаклары да юк түгел. Алай да әти-әниең булмаган, гомер бакый күрмәгән ниндидер кеше өчен бу кадәр елауларын гына аңлый алмый Алинә.
Тарихчылар ничек килеп керсә, шулай чыгып та киттеләр: аның кадәр кешегә буш урын табылмады. Кыз стена буйлап тезелгән урындыкларның кыйшайганлыктан гына иясез калганына утырды. Күбәләк кебек кенә гәүдәмне чыдатыр әле дип уйлады. Аннан күзлеген киеп алды да, тамашачылар арасыннан Прак Тьейны эзләргә кереште. Тапмады. Ул да булмады, алып баручы кхмер телендә нәрсәдер сөйләде дә дустының исемен атады һәм бүлмәгә, кулларын кош кебек җилпи-җилпи, «Җиңү»нең очынып кергәне күренде. Менә ул үзенең киндер пончосында, салам эшләпәсендә алга – уртага чыгып басты һәм Р.Әхмәтҗановның Алинә өйрәткән шигырен сөйли башлады:
Бол-ын-да – бог-ыл-лар,
Бол-ын-да – быт-был-дык.
Зал шауларга, көләргә тотынды. Гомер бакый татарча сүз яңгырамаган Кызыл почмакта ниндидер бер кампучияленең татар шигырен укырга батырчылык итүеннән көлүме бу, әллә алар теле белән безнекенең охшаш яңгыравыннан кызык тапканнармы – аңламады. Тьей тәмам югалды, кызарды, борын яфракларына тир бәреп чыкты. Шигырен онытырмы инде, дип аның өчен курыккан иде, юкка борчылган икән. Алинәне күреп алгач, ул элекке халәтенә кайтты һәм кызга төртеп күрсәтеп сөйләвен дәвам итте:
Бог-ыл-лар арт-ын-да
без ик-әү юк бул-дык.
Инде бөтен Кызыл почмак рәхәтләнеп көлә иде. Шулай булмыйни: залдагыларның күбесе – татар бүлегенекеләр һәм Алинәне барысы да яхшы белә. Әле дә ярый Сәетем белән бергә карамыйбыз, дип уйлап куйды ул. Шигырьне ятлатканда, бу урында берәр кызга төртеп күрсәтерсең, дисә дә, Алинә үзен күздә тотмаган иде. Кыенсынуын тышка чыгармады, Тьейга, молодец, дигәнне аңлатып, баш бармагын күрсәтте.
Мәт-рүш-кә ис-ләр-е
ис-ерт-кән җәй ид-е.
Без-не-ке! – кир-әк-сә,
бол-ын-ны җәй ид-ең!..
Дустына озын шигырьләрне ятлата алмый аптырагач, бытбылдык турындагысына тукталган иде Алинә. Иң яхшы шагыйрегезнекен генә сөйлим, диде бит, китапханәдән чыкмый диярлек яшәгән кыз өчен Роберт абыйсыннан да яхшырак язучы юк. Ул аның беренче китабындагы ярты шигырен ятлап бетерде инде.
Алинә балачагы салам түбәле алачыкта, кошлы сазлыклар арасында узган Тьейны да болыннар, бытбылдык сүзләре белән кызыктырды, шигырьдә еракта калган яшьлек турында сүз баруын сөйләде. Баксаң, богыллар артында икәү югалуны төрлечә аңлап була икән...
Быт-был-дык так-мак-лый
яш-ел тау арт-ын-да...
Тьей инде тәмам рольгә кергән. Кулларын әллә кайларда, дивар артында фаразланган офыкларга таба сузган, күзләренә сагыш төсе чыгарган:
...яшь-лек-нең үз-е күк
кыс-ка җәй хак-ын-да.
Тьей идәнгәчә бөгелеп баш игән халәттә тамаша залының дәррәү алкышларына күмелде. Аннан ул туп-туры Алинә янына килде, урын тапмыйча китеп бармакчы иде, кыз кулларыннан тотып, егетне идәнгә чүмәштерде:
– Зинһар, утыр, Тьекаем. Аньчэынь анкуй, Ктьейый.
Тьейга болай утыруның кыен икәнлеген күргәч, кыз инде аны үз урындыгының икенче яртысына тартып менгерде. Аннан, кешеләрнең ачуын чыгармас өчен, колагына гына пышылдады:
– Здравствуйте! Исәнмесез! Сом чумрипсу!
– Сәл-ам, сәл-ам! Привет! Суэсдай!
– Как у Вас дела? Та ниак сокхсобай чие тей?
– Бик ях-шы. А у Вас как?
– И у меня все хорошо, если по-вашему выразиться, сәламәт-бәхетлемен: кхнём сокхсобай чиэ, акун. Все о кей!
– Бу нинди бәйрәм соң? – дип сорады аннан кыз, инде бөтенләй урысчага күчеп. – Бик тантаналыга охшаган, ә мин сиңа лирик шигырь өйрәткән булдым.
Тьей Прак җавап бирмәде, әллә ишетмәде, әллә бик нык әсәрләнүе узмаган иде?.. Юк-юк, дерелдәгән бармакларыннан ук күренеп тора: Алинә алдында сөйләүдән шулай дулкынлана ул. Бераздан Тьей:
– Тамэчь? – ягъни, гафу, ишетмәдем, дип әйтсә дә, кыз яңадан сорауны кирәк тапмады, чөнки инде барысы да ачыкланган – мәгънәсен аңлатучы яңа номер игълан иткәннәр иде.
Сәхнә дип фаразланган түргә кистәннәр, таяклар, ал байрак күтәреп, соры кительләрдә хор чыкты, Демократик Кампучиянең гимн көе яңгырый башлады. Чит ил студентларының барысы да басты. Алар аягүрә торганда, үз урыныңда калу уңайсыз иде. Бер-бер артлы совет студентлары да урыннарыннан күтәрелде. Көй көчәйгәннән-көчәя барды, аңа сүзен белгәннәрнең барысы да кушылды. Алинә гимнны татарчалаштырган иде, алар артыннан үз телендә генә мыгырдады:
Ачык кызыл кан шәһәрләр буйлап түгелгән иде,
Кампучиянең тигезлегендә, безнең Ватанның,
Йомшак күңелле эшчеләрнең дә, крестьяннарның да,
Ир-хатыннарның һәм ревкомбатларның.
Аларның каны кабызды бөек каһарманлыкны,
Кырыс ачуны һәм батырлыкны изге сугышта.
Апрель аеның унҗидесендә һәм инкыйлабның
Әләме белән ул кан коткарды безне коллыктан.
Җыр бетте. Көй тынды. Әле генә Тьейның чыгышын көлеп тыңлаган залны матәм тынлыгы басты. Бәйрәм тамашасының ахырга җитүе игълан ителде. Таралыштылар. Алинәнең өченче каттагы бүлмәсенә баскычлардан гына күтәрелгәндә, Тьей сорап куйды:
– Нәрсәдән көлделәр соң ул? Дөрес сөйләмәдем мәллә?
– Тей-тей. Юк-юк. Дөрес инде, дөрес. Алар үзләре дөрес аңламады, – диде кыз. – Син университет концертларында фестивальдән башка бер вакытта татарча сүз тыңлаганың бармы соң? Бу ни дип татарча сөйли дигәннәрдер, ә менә миңа ошады!
Алинә бер мизгелгә тукталды да, Тьейның сабыйныкы кебек нечкә бармаклы кулын эләктереп алды. Үз итеп кысты, Тьейның мондый егетләрчә хәрәкәткә чыдамавы күренеп тора иде, буш кулы белән кызның капкыныннан ычкынды:
– Сындырасың бит инде, Алинә! Кырда үгез җиккән коммунарка кебек син: көчле, нык. Бел: мин йомшак кызларны яратам!
– Юләр! – диде аңа Алинә. – Минем Сәетем бар бит. Синең кебек җебегәнгә Сәет булмаса да карамыйм мин!
Очраштылармы, аларның гел үзара үртәшү китә. Әллә Алинәгә шулай ошый, әллә Тьейга – белмәссең. Өченче катның соңгы баскычыннан менәләр иде инде. Сөйләшеп торасы килепме, Тьей Алинәне җиңел генә күтәреп тәрәзә төбенә утыртты:
– Теләсәм, миндә дә бар ул көч!
Кыз көлде. Менә Сәеттә бар дисә дә бар инде! Тьейның көче... дуслык көче генә ул!
Егет кызны юкка гына юлында туктатмаган икән. Бераз уйлап торгандай итенде дә:
– Алай да бер соравыма җавап бир әле, Алинәый, күптән сорыйсым килеп йөри иде. Сез нигә революция ясадыгыз соң?! Үзегезчә сөйләшергә, яшәргә дә ярамагач. Без юлламаны махсус – Татарстанда яңа милләтләр белән дә танышабыз дип алган идек, югыйсә, татарчаны да өйрәнәбез, имеш. Сез үзегез дә сөйләшмисез икән! Тел кешегә комачаулык итми бит инде, – диде.
– Ә сез ни өчен? Сез нигә ясадыгыз? – дип ирештерә башлады кыз аңа каршы. – Кан агызу турында җырлаудан тәм табу өченме? Их сез, кызыл кхмерлар! Ил башыннан төшсәләр дә, барыгыз һаман шулар җырын җырлауда булачак икән гасыр буе.
Кхмер кия кызыл ыштан,
Безгә карасы да юк.
Кампучига фронтка китәм,
Бала карасы да юк.
Алинәнең хәтеренә уйламаганда-нитмәгәндә авылда, балаларын хатынын калдырып, армиягә китүче берәүнең урам әйләнгәндә шушы җырны җырлаганы искә төште. Ул халык җырын үзгәртеп шаярган гына иде, гомергә Кампучи кушаматлы булып калды...
Прак Тьей үпкәләде. Әллә җырга, әллә сүзгә?! И-и, ничек җырга үпкәләсен?! Анысын татарча җырлады бит Алинә. Ул әле аның кадәр аңлый димени?! Кыз, бүлмәсенә дә кермичә, хушлашмыйча, үз катына менеп китәргә теләгән егетнең тәрәзә төбеннән сикереп, юлына аркылы төште:
– Та лоук тэы на? Куда путь держите, уважаемый?
– Юп нах хаэй. Кхнем сом тэы мун. Уже очень поздно. Я, с Вашего позволения, пойду.
– Значит, не хочешь зайти? Погостить?
– В другое время. Спасибо.
– Не стоит благодарности: мын ай тэй.
– Сом чумриплиэ! Сау бул!
Аларның шушы урында татарча-кхмерча сүзлек запасы бетте дә шикелле. Алинәнең бер дә йокысы килми иде. Сәет тә бүген кайдадыр йөри. Кыз яшәгән тулай торакка килмәде. Ул Тьей белән кичен тагын бераз яңа сүзләр өйрәнеп утырмабызмы дип уйлаган иде, монысы да барып чыкмады. Алинә кызу-кызу баскычлардан менеп киткән дусты артыннан:
– Сом чумриплиэ! – дип кычкырып калды.
Прак Тьей иленә кагылышлы бер генә начар фикерне дә кичерә алмый, шуңа күрә үзләре хакында сөйләшмәүне хуп күрә иде шикелле. Кампучиянең үткәне турында сүз чыктымы, ул тиз генә китеп бару ягын карый. Болай да кысык күзләре сызык кына кала. Дөрес, ватандаш студентлары янында Тьей үзен бөтенләй башкача тота, һичкайчан эчендәгесен тышка чыгармый, әңгәмәдәшләренең сүзен җөпләп, баш селкеп, елмаеп тыңлап тора, әмма үзе барыбер сүз кыстырмаска тырыша.
СССРга хөкүмәт тарафыннан укырга җибәрелгән егетнең узган тормышыннан бераз хәбәрдар иде Алинә. Кызыл кхмерларның партизан отряды командиры булган аның әтисе. Хәрби чины белән, майор әфәнде – лок ворясенйтрей, дип йөрткәннәр.
17 апрельдә Пномпень шәһәрен алуларның турыдан-туры шаһите булуы белән Тьей бик нык горурлана да кебек, әмма барыбер нидер әйтеп бетерми шикелле. Төркемдәшләренең әйтүенә караганда, аңа бу вакытта нәкъ ун яшь була һәм ул укытучы әнисе белән башкаланың үзендә яши. Ә менә Тьейның аннан соңгы тормышын Алинә бөтенләй белми.
Егет каникулларга да кайтмый, өеннән ни күчтәнәч, ни хәбәр алмый. Нигә хәтта туганнары белән дә аралашмый икән ул?! Сөйләшим, дисә, шәһәр үзәгендә телефон бар. Һич югы хат язарга була инде! Шимбәләрен Алинә зур-зур сумкаларга ипи-сөт тутыра башлагач, моңсу гына сорау биреп куя торган гадәте бар Тьейның:
– Әниең янынадыр инде?
Кхмерча, әти-поук, әни-мдай. Бервакыт Алинәнең:
– Әтием булмагач, кем янына кайтыйм, әни янына гына инде... – дип көрсенгәнен ишеткәч, Тьей аңа ачулы күзләре белән карады:
– Әнидән дә кадерлерәк кеше бармы соң ул? Менә минем әни исән булсын иде әле...
Икесе дә сүзсез калды. Аңлашылды... Тьей менә-менә елап җибәрер шикелле иде.
– Әлбәттә, – дип тынычландырды аны кыз. – Балага әти дә, әни дә кирәк, әни инде бигрәк тә... Әнисез бала оясыз кош шикелле шул... Үсеп җиткәч тә гел алар янына ашкынасың.
Иртәгә шимбә. Алинә тагын авылга китәчәк. Ул киткәч, Тьейга бик күңелсез каласы. Авылга алып кайтып булыр иде үзен, тик менә алар уза торган шәһәрдә хәрби завод бар. Чит ил студентлары Казанга килер алдыннан читкә чыгып йөрмәскә дигән кәгазьгә кул куя, имеш, әлеге язуда Нократ Аланы дигән исем махсус күрсәтелгән, ди.
Алинә Тьей белән бик тиз дуслашып китте. Кореялеләрнең Ким Ир Сенның туган көненә багышланган кичәдә танышкан иде алар. Кара син аны, 15 апрельдә булган икән. Дәүләт башында да ун ел торган диме инде ул чакка. Бөтен кореялеләр, шул көнне каршылау өчен, ел буе музыка коралында уйнарга өйрәнде. Булдыра алмаслар дигән иде Алинә, кушсалар, әтиең кебек кеше өчен барысын да эшлисең икән. Хәзер әнә үз гимннарын барысы да баянда шыгырдата. Кичәнең танцы өлешеннән соң бүлмәгә озатып куйганда, Тьей көлә-көлә, чучка-чучка, дип сөйләнеп барган иде. Алинә егет татарча өйрәнә, тик нигәдер ямьсез сүзләрдән башлаган, дип аптыраган иде, чучхе, диюе булган икән аның. Алинә менә ул сүзнең марксизмның ише икәнлеген генә аңламаган...
Инде Тьей, чыннан да, татарча шактый сукалый. Аны татарчага өйрәтәм, дип, Алинә үзе дә ата татарга әйләнеп бетте бугай, югыйсә урта мәктәпне район үзәгендә, әлеге дә баягы, авылдашлары Вятские Поляны дип йөрткән калада тәмамлады ул. Нократ Аланы дигән исемне дә университетта укыганда үз якларына диалектологик экспедициягә чыккач кына белде.
Кыз ике кешелек бүлмәдә бүген ялгызы гына калган иде. Наташа инде теге атнада ук авылларына кайтып китте. Уку көннәре булса да, ни хикмәт, тагын килеп-нитеп тормады. Аңа рәхәт: апасы – табиб, дәрескә йөрмәвенә орышкан кеше юк, кесәсе тулы пичәтле кәгазь – кайчан ял итәсе килә, шул көнне үз кулы белән генә тутыра да куя. Апасы мәктәп табибы гына бугай югыйсә, ә менә белешмәлекләре – район шифаханәсенеке.
Алинәнең атна буе җыйган ризыгы үз сумкасына гына сыеп бетмәде, ишек катындагы ак шкафтан Наташаның зур сумкасын алырга туры килде. Ул әйбер күтәреп йөрми. Аларның авыллары Нократ Аланы районына карый. Кибетләрендә ипие дә, башкасы да җитәрлек, тик менә ул әйберләр үзләренә генә кайта. Күрше авыл кешеләренә искергәч, вакыты чыккач кына, анда да күп вакыт әшнәлек буенча гына эләгә.
Алинәләрнең авылы Нократ Аланына ерак булмаса да, Кукмара районына керә. Татар авылларының кибет киштәләрен ату стенды итеп уйнарга була. Элегрәк, теге яки бу нәрсә кайтса, пайчылар исемлеге төзеп, граммлап өләшәләр иде. Дөрес, соңгы елларда аларның хәле дә бераз яхшырды. Кәнфите-прәннеге, чәе-шикәре дигәндәй, авыл кешесе авызыннан бер дә өзелми башлады. Алай да Казаннан алган икенче инде ул. Аны әле төнге поезддан төшкәннән соң җәяүләп күтәреп алып кайткан, аны әле әнисе генә түгел, кечкенә энекәшләре дә бик тә, бик тә көтеп тора.
Шундый уйлар белән, авылга җыенып ятканда, ишек шакыдылар. Әле генә үпкәләгән сыман үз бүлмәсенә ашыккан Тьей Прак булып чыкты:
– Ярыймы?
– Әйе – баат.
– Кер соң... – дип өстәде кыз, татарчалап кына, аңласаң-аңламасаң, дигәндәй.
Тьейның белгәне дә – әле ипи-тозлык кына. Икесе дә татар-кхмер сүзләрен урысныкы белән катнаштыра. Егетнең урысчасы шактый шома килеп чыкса да, татарчага күчтеме, сүзләрне үз телләрендәгечә кискен, иҗекләп әйтә башлый. Әллә инде Алинәгә генә шулай тоела?
– Димәк, иртәгә авылга кайтасың? Ял ит-әр-гә – самраак? – дип сорады Тьей, аның авырайган сумкаларын килосын үлчәгәндәй күтәреп карап. – Булышырга кирәкмиме?
Бу, мин дә сезгә кайтыйм әле, дигән сүз кебегрәк яңгырады.
– Я еду в Поляны. Кхнем таы Поляны, – диде Алинә, сиңа барырга ярамый, дигәнне егет үзе аңласын өчен, әмма Тьей аңламаган икән, аның артыннан ук:
– Можно поехать вместе с Вами, Алинәыий? – дип сорады. – Та кхнем аачь чьих чиэмуй лоук бан тэй?
Иркәләп, Алинәкәй, дип тә эндәшкәч, кыз кире кага алмады, ризалашканлыгын белдереп, баш селекте. Кайтса кайтыр инде, аның кайда йөргәнлеген кем тикшереп торган, сизсәләр, яр буенда таң каршыладым, дип әйтер дә вәссәлам! Тулай торакта чит ил кешеләрен совет студентлары белән генә яшәтәләр. Күз-колак булып, тикшереп, кирәк җиргә җиткереп торсыннар, диләрдер инде.
Әле ярый Алинә үз ишләре белән туры килде. Югыйсә, бүлмәңдә дә үзеңне ничек тотарга белмәссең. Әнә старосталары! Коммунист булгач, чит ил кызы белән яшәде. Аның тәкъдиме белән, әфганлыдан джинсы сатып алганда тотылды. Беркем күз алдында бирелмәгән чалбарның кайдан, кемнән алынганлыгын ничек ачыклаганнар диген, ә?! И йөрттеләр аннан соң старостаны университет парткомына, и йөрттеләр... Тукта, әллә соң староста шул юл белән фарсовщикларны ачыклауга куелган кеше булды микән? Теге студент укудан җибәрелде, ә ул менә алар арасында йөри... Хәер, бигрәк тә чит илнекеләр яшәгән бүлмәләргә яшерен аппаратлар куелган дигән сүз дә бар...
Кампучиядән килгән Тьейны барсы да ярата. Аны сатмаслар... Дөрес, кызыл кхмерларга тарих укытучыларының карашы бик төрле, җае чыкканда, гел тәнкыйть итәргә генә торалар, Пол Пот режимы вакытында 2000 мең бала ятим калган, диләр. Мөселманнарга бөтенләй көн булмаган, имеш, аларны тулысы белән үтереп бетергәннәр. Өч ел эчендә өч миллионга якын кеше кырылган, төрмәләрдә газапланган, бигрәк тә кытай яисә кхмер булмаганнарга рәт беткән, аларны, кемлегенә дә карамыйча, төрмәләргә утыртканнар, ә инде анда җәзаның ниндие генә булмаган ди...
Татар тарихчыларының дәресе шуның белән кызык: алар яшерен нәрсәләрне күбрәк җиткерә. Аудитория ишеген, чит колактан саклангандай, ныграк ябып куялар да, мәктәп дәреслекләрендә очрамаган чын тарихны сөйләргә тотыналар. Кайвакыт чәчләрең үрә тора! Ышанырга-ышанмаска белмәссең. Бигрәк тә Әзһәм абыйлары татарның узганын кыерсытылган башка йөзләгән халыклар тарихы янәшәсенә куеп карый. Кызыл кхмерлар турында да иң элек аның авызыннан ишетте студентлар.
Камбоджаның төп халкыннан чыккан коммунистлар икән алар, Сталин, Мао идеяләрен үз илләрендә гамәлгә ашыручылар. Алинә түнтәрелештән соңгы Камбоджа турында ишеткәннәрен кайтып сөйләгәч, дөньяның ачысын-төчесен ни күргән әнисе дә, бездә, кызым, мондый ук хәлләр булмагандыр, диде. Теләсә кемнең өенә кереп, ун-унике яшьлек малайлар да кистән-тәпке белән баш ярып йөрсеннәр инде! Йөрмәгәннәрнең хәле бик яман булган шул: аларны һавага ыргыталар да штык белән тотып алып үтерәләр икән.
Пол-потчыларның төрмәләрендә хәлләр тагын да яман булган, имеш. Кешеләрне крокодилларга да ашатканнар, тереләй дә пешергәннәр, пальманың үткен яфраклары белән бугазларыннан да суйганнар, көн арты көн итләрен дә сөяккәчә тунап алганнар...
Тьей-Жиңү бу хакта нигә сөйләми соң? Хәер, әти-әнисе хакында да авыз ачып бер сүз әйткәне юк аның. Кайтсын. Алинәләрнең йорт җылысын тоеп китсен әле апрельнең дымлы салкыннарында.
* * *
В. Поляны автобусына алай да өлгергән булып чыктылар, Чуллыга килеп төшкәндә, инде көн кичкә авышкан иде, машина-фәлән көтеп тормадылар, җәяүләп кенә кайтырга уйладылар. Дөресрәге, Алинәнең кунак егетен йөк машинасы өстенә утыртып алып кайтасы итмәде. Җиңел машиналар авылда бер кул бармагы белән санарлык. Алары да күбрәк ишегалдында гына тора. Тьейның:
– Понман (ничә?)? – дип, Туембашына ничә километр икәнлеген соравына, ераклыгы белән өркетермен дип шикләнгән кыз:
– Чит (монда гына), – дип җавап бирде.
– Прамбуән?
– Юләрем минем, тугыз булса, якын буламыни инде ул? Утырып кайтыйк, дип әйтер идем сиңа ләбаса!
Алинә, юлдан атлый-атлый, бик озаклап, машинага утырып тормыйбыз, дигән сүзләрне ничек кхмерчага тәрҗемә итәргә белми аптырагач, бөтенләй башканы әйтеп ташлады:
– Авылны күрәсеңме, димәк, биш километрдан да ерак була алмый инде ул. Кхынь: pram килоумаэт. Бәлки, азрактыр да әле.
Алинәнең үзе белән һәрвакыт кхмерча катнаштырып сөйләшергә тырышуы Тьейга охшый иде. Кыз шактый шомарып килә, сүзләрне күп белсә дә, аның грамматика ягы тагын да ныграк аксый. Шуны аңлатырга теләгәндәй, Тьей:
– Видеть: 5 километр, – дип өстәде.
Көлгән була инде! Алинә юк рульне боргалаган сыман дәвам итте:
– Автомобиль-лаанр. Нет его здесь, слышишь, нет! И не встретим мы ее с тобой до ночи!
Менә алар, артларына борыла-карый, Туембашына да төшеп җиттеләр.
– А-выл, – диде кыз егеткә татарчалап. – Ә менә монысы у-рам. Бер урыс шагыйре язган бит әле: Вот моя деревня, Вот мой дом родной, дигән. Хәзер менә дусларым күренәчәк: маа, маа!.
Тьей аның артыннан үз телендә кабатлады:
– Пхуум. Пхлэу. Маа. Деревня. Улица. Друзья.
Кызның, дусларым, дигәне Сарбай исемле көчек белән Сарабикә исемле мәче иде. Гөлсәйдә апалары, Алинә кайта бүген, дисә, капка төбеннән ул олы юлдан күренгәнче керми алар. Аннан, койрык болгый-болгый, каршысына йөгерәләр. Бер-бер тәмнүшкә тиясен һәркайсы белеп тора.
Тьейга авылга тукталып ерактан карап тору да, пычтыр-пычтыр язын кибеп өлгермәгән күтәрткән юлдан төшү дә ошады. Монда ул үз туган ягын, сазлыклар эчендәге авылларны, алачыклары яшеренеп утырган джунгли урманнарын күз алдына китерде булса кирәк. Авылга җитәрәк, юл кырындагы ташка әйберләрен куеп торды да, рәхәтләнеп бер киерелде. Аннан кызурак адымнар белән тагын да дәртләнебрәк Гөлсәйдә апалары яшәгән йортка таба атлады. Сарбай белән Сарабикәнең безләп чабуыннан ул аны чамалаган иде инде.
Гөлсәйдә апалары да кунакларны кул кушырып көтмәгән икән. Кереп хәл белешүгә үк, ак мич куеныннан кайнар бәлешен тартып чыгарды, сәкедә ашъяулыклар эченә яшеренеп яткан түм-түгәрәк ипиләрне, кисәргә дип, куна тактасына китереп салды.
– Әйдәгез, җитешегез, бары-югы бергә булсын!
Тьей ялындырта торганнардан түгел иде. Итле ризыкны аларда бәйрәмнәрдә генә куялар. Ә болай күбрәк дөге, йомырка ише нәрсә ашап торалар. Тьей килеп кергәндә, каршысына энекәшләре йөгереп чыккан иде, өстәл янына утыргач, берсе дә калмаган. Авыл гадәте буенча, бала-чага кунаклар торгач кына табынга утыра, дип аңлатты аңа Алинә. Алар бик кечкенә әле. Зур кунак белән бергә кичке аш ашау килешеп бетмәс.
Тьей уенча, ул бер дә зур кунак түгел, нибары Алинәнең университет дусты гына. Ишек артына яшеренеп торган бер сабыйны эләктереп алды да, тез өсләренә утыртты:
– Та ниэк чмо ай?
Малай аптырап апасына карады.
– Синең ничә яшьтә икәнлегеңне сорый, энем. Әйт, Дамир.
Дамир бармакларын бөгеп кенә күрсәтте: кунак егете аныңча барыбер сөйләшә белми ич.
– И-и, киләсе елга укырга керәсең икән! Яхшы укы яме, бишлегә генә!
Дамирга кунак белән бергә утыру күңелле иде. Моның өчен орышмаганнарын күргәч, башкалары да – ераккарак, аш бүлмәсен аерып торган такта артына качканнары да яңа танышлары янына әкрен-әкрен генә җыелышты. Алинәнең үзеннән кала дүрт энекәше барлыгын күргәч, моңа кадәр үк шулай икәнлеген ишеткәне булса да, Тьей тагын шаккатты. Гөлсәйдә апа хәлне үзенчә аңлатты:
– Ылан, биш балаң булса, бездә пенсиягә иртәрәк чыгасың, өйдә булышучыларың да күп була. Аллага шөкер, уч тутырып пенсия алабыз, – диде. – Сәвиткә рәхмәт инде. Әти дә шулай ди торган ие, авылдан сөрделәр дип ачтан үлмәдек, югалып калмадык, туган якка да әйләнеп кайттык, балаларны да кеше иттек, рәхмәт сәвиткә, ди торган ие... Исән калсаң, рәхмәтеңне бик әйтәсең инде!
Гөлсәйдә апа Алинәне атна буе бер рәхәтләнеп сөйләшергә көтеп тора. Бу бала-чага белән әле ни сөйләшәсең дә, ни киңәшәсең, Тьейны күргәч, бөтенләй ачылды:
– Сезнең илдә яшәүләре ничегрәк, ылан? Исемең кем әле, Төй, дисеңме? Бер дә безнеңчә түгел икән. Телеңне сындырырсың. Как у Вас, дип әйтәм. Как анда сәвит? Пенсия, зарплата даетмы, хлеб белән малакамы? Әллә труддин генәме?
Алинә эченнән генә көлемсерәде. Әнисенең белеме, үзе әйтмешли, өч коридор да дүрт бүлмә. Безнеңчә әйтсәк, җиде сыйныф булып чыга, әмма дәрескә юньләп йөрелмәгән, сугыш вакытында кыр эшендә узып киткән уку еллары... Җитмәсә, һаман үз заманы белән буташа. Үтерә инде ул Тьейны көлдереп, киткәнче...
Гөлсәйдә апа урысчага, чыннан да, олайгач, Поляны базарында сөт сатып кына өйрәнде. Үз якларында тере урыс күреп үскәнмени ул?! Чит җирләрдән бала чагында ук әйләнеп кайтканнар. Авылда аның элегрәк кирәге дә шулкадәр генә иде инде. Туганнарың түгел, мәчең дә үз телеңдә сөйләшкәч...
И-и, бу әнисе, дип тагын да елмаеп куйды Алинә. Булышу дип торган була бит! Ничек булышсын инде бу берсеннән-берсе вак дүрт малай. Әле ярый, Замиры соңгы арада кул арасына бик керә башлады. Әтиләре үлгәч, икәүләшеп бик кайгырганнар иде, ничек аякка бастырырбыз дип. Ходай көнен бирсә, чыннан да, юнен бирә икән. Әнисе әйтмешли, сәвите дә, мәктәбе дә, миһербанлы күршеләре дә ярдәмнән ташламады.
Алинә үзе дә – әнисенә бик нык ярдәмче. Җәй буе колхоз кырында комбайн йөртә, кыш буе парта артында шәлен бәйли, каникул җитсә, күрше апасына ияреп сатарга мамыгын алып кайта.
Тьейны малайлар бик тә яратты. Аның әйткәнен ятлап калырга гына торалар. Үзләреннән:
– Исемегез ничек – Та ниэк чмо ай? – дип соравын әни-апаларына кабатлап, тәмам туйдырып бетерделәр. Ленарга кхмер сүзләренең барысы кызык. Ә сезнеңчә ничек, ә сезнеңчә ничек, ди дә тора:
– А по вашему как: например, кушать?
– Няям.
Малайлар пырхылдашты. Бездә бәбәйләр генә шулай, нәм-нәм, дип сөйләшә, име, әни, дигән булдылар. Ә әниегезнең, ә әтиегезнең исемнәре ничек, дип бер-бер артлы тезде Ленар һаман Тьей абыйсына. Ул бу сүзләрдән моңсуланып китте:
– Әтиемнеке: Сок, ягъни бәхетле. Сеңлемнеке – Гранат: тотым. Әниемнеке Кулап – роза булган...
– Кызым, кара син әй, кайбер сүзләре чат безнеңчә икән боларның, – диде Гөлсәйдә апа. – Роза чәчәген дә, гөлҗимешнекен дә элегрәк безнең авылда да гөләп дип йөриләр ие ул. Гранат дигәне инде тотып ашаганны күрсәтеп тора. Сак белән Сок бәете бар бит әле, бәхетле дигәнне аңлатса да, бу исем гел шул бичараларны искә төшерә икән.
Алинә ризалашканга салынып баш селекте. Тьейның исемнәр турындагы әйтер сүзе бетмәгән булып чыкты:
– Тугач та, бөтенләй башкача атаганнар мине: Тьек, ягъни банан дип. Әти коммунист булган бит. Ирләргә шулай дәшәрләрме, дип, аны Тьейга – җиңү сүзенә үзгәрткән. Бездә электә шундый бер гадәт яшәгән: авырлы хатын нинди дә булса берәр нәрсәне бик яратып ашаса, шуның исемен баласына да кушканнар, имеш. Башка йолалары да булган. Теге исемне банан яраткан әнием куштырган да, аннан ияләнеп кителгән инде, дип уйлап, охшашрак яңгыраган икенчесенә алмаштырганнар.
– Әтиемнең абыйсы – Тьие әтине дә уздырып җибәргән. Хуҗабыз хөрмәтенә берара «87 номерлы иптәш» дип атарга теләгән, властьлар рөхсәт итмәгән, җитмәсә, шуңа батырчылык кылдың, дип зинданга ташлаганнар үзен. Аның каравы гаилә кушаматының мәгънәсе бик кызык минем: Прак көмеш дигәнне аңлата. Әти, акча гына көмеш була, дип анысын да алып атмакчы иткән дә, әлеге дә баягы Тьие Прак каршы төшкән, гомер бакыйдан килгән нәсел аты ул безнең, дигән.
– Мин бер безнекеләр генә трактор-мотоцикл исемнәре куша дип торам, сездә дә шул ук хәлләр булган икән, балам, кара син аны! – дип куйды Гөлсәйдә апасы да, аның сүзләренә кушылып. – Күршебездә бер ата коммунист бар иде. Яшь чагында, әле сугышка чаклы, шәһәргә баргач, гел төнгә кала икән. Пустуялый двор исемле бер җир бар, диме, шуның җыештыручысы марҗа булган, шуңа бик тә күзе төшкән инде. Визли-визли төн буе гүләйт итеп йөриләр ди. Кызым, син үзең урысчасын сөйләп бар.
Теге абзаң, төпчек кызы тугач, шуны искә төшереп торсынга, Мария дип куштырган. Хатыны бик үпкәләгән моңа. Калхуз эшенә бара, ну өйдәгесен бармакка бармак сукмый икән. Баласын да карамый, өй эшен дә эшләми ди. Шуннан теге абзаң акылга өйрәтергә булган моны. Кем эшләми, шул ашамый, дигән иптәш Ысталин, дип, бер дә өстәл янына китермәгән.
Ну, тора-бара абзыйкаеңның хәлләре дә мөшкелләнгән. Бала карагач, теге марҗа янына барырга вакыты калмаган моның. Күрше балалары да Мария дип әйтә белмиләр икән кызга, Марҗа да Марҗа. Шуннан уйлап-уйлап торган да, мулла чакыртып исем куштырырга ярамас, Ысталинга ишеттерерләр, дип, түбә өстенә менеп, морҗа башыннан тимер кашык ташлаган. Артыннан, кызым бу көннән Мөхлисә булсын, дип кычкырып калган, имеш. Әле еллар яхшыга киткәч, Ысталин иптәш тә мәрхүм булгач, сәвит тә бик әйбәтләнгәч, азан әйтеп, балага исем кушасы булса, мине чакырыгыз, аңа миннән дә оста юк, дип көлдереп ала торган ие. Менә без азан әйтеп куштырдык инде, азан әйтеп.
Әнисендә сүзнең бетәсе юк икән. Тьей туеп бетәр инде дигән иде Алинә, алай булмады. Аңа кунакта бик рәхәт иде булса кирәк. Әле балалар таралышкач та, табын артыннан торып китәргә ашыкмады. Озак еллар күрмәгәннән соң, эзләп тапкан әнисе сыман итеп, Гөлсәйдә апасына яратып карап утырды, чәй ясаган саен эчте, бер дә ялындырып тормады.
Гөлсәйдә апасы кунак егетне үзе дә яратты. Әллә кайсы илләрдән килдем дип эреләнеп утырмый, нәкъ үз өендәге кебек тота, дип уйлады.
– Ылан, ата-анаң исәндер бит? – дип сорады ул, сөйләшергә җиңелрәк урысча җөмләләрне бер-бер артлы таба барганына сөенеп.
– Бар иде дә... Әнием вафат инде... – диде Тьей. – Минем аркада вафат...
Алинә сүз бу төрле юнәлеш алыр дип һич көтмәгән иде, юкны сөйләп утырма әле, дигән сыман, Тьейны җиңеннән тартты. Ул әллә сизде, әллә сизсә дә, игътибар итмәде. Әнисе янына тагын да якынрак килеп утырды. Бушаныр, серен сөйләр кешене Тьейның Гөлсәйдә апасында тапканлыгы, үз теле белән әйтеп бирмәсә дә, бик ачык иде.
– Әле миңа ун-унбер яшьләр вакытында, кызыл кхмерлар властька килгәч, Пномпеньнән безне авылларга җибәрделәр. Әти алып та кала алган булыр иде, теләмәде. Укымышлы гаиләдән чыккан әнием бу хәлне аның үзенә көнләшеп каравыннан күрде. Әти, башкалада укытучыларга барыбер көн булмас, аларның көне санаулы, дигәч, әни бәхәс кузгатып тормады. Шулай итеп, тиз генә төяндек тә, сыерлар җигелгән арбаларда джунгли эчендәге ерак бер авылга чыгып киттек, – дип башлады ул гаиләсе турындагы сүзне. – Әнием әлеге авылда да укытты, билгеле. Хәреф танытырга кемнең дә калуы кирәк бит инде. Күзлек кигәннәрне шунда ук утта яндыралар, дигәнне ишеткәч, анысын юлда барганда ук сумкасыннан алып атты.
«Моан» – «Тавык» дигән бер коммунада яшәдек без, анысы тавыклар үрчеткәнгә булгандырмы – белмим, авылның исеме бик кызык тоела торган иде бала чакта.
Шунда әни балалар укытып, очын-очка көчкә ялгап ятканда, әтиебез кайтып төште. Соры кительдән, йөзенә сакаллар чыккан, күзендә – усаллык. Коммунаны дошманнардан сакларга, чистартырга җибәрелгән, имеш. Әти әти инде ул, алай да бик сагынган идем, шунда ук кочагына атылдым. Ул аңа бер дә ошамады булса кирәк, без коммунада каһарманнар үстерәчәкбез, нәрсә хатын-кызлар кебек кыланасың, диде дә, көч белән этеп җибәрде. Су кисмәгенә килеп бәрелдем. Егылдым. Тордым. Еламадым.
Әтигә шул көннән соң авыз ачып эндәшергә дә курка башладык. Ул югында көч-хәл белән алып барган тормышыбыз тагын да начарайды. Бар нәрсәгә аның кушуы буенча йөрибез. Өйгә төрмәнең бөтен тәртипләрен алып кайтты. Кояш белән торгызып утырта. Кулда иртән – тәпке, кич – балта, дигәндәй, тамак ачлыгына чыдар хәл юк. Шулай бервакыт бәйрәм уңаеннан әти өйгә кеше башына икешәр йөз граммнан өстәмә ипи алып кайткан. Кич бергәләп утырып ашарбыз, диде дә коммуна эшләре белән чыгып китте, ә мин түзмәдем, тоттым да качырып кына бер телемен ашадым.
Менә өйгә арып талган әти килеп керде. Юынды. Өстәл янына килде. Икмәк телемнәрен ашъяулыкка китереп салды, санады... Бер санады, ике... Аннан әнигә карап:
– Эй, аэнь (Эй, ты!)! Мондагы ипиләрнең берсе кайда? – дип җикерде. Әни эштән үзе дә яңарак кына кайткан һәм өстәл тартмасындагы ипиләр турында берни белми иде, шул сәбәпле күзләрен шар ачып әтигә карап торуында булды.
Ул торган саен ачулырак кабатлады:
– Мондагы телемнәрнең берсе кайда, дип сорыйм. Әйтәсеңме-юкмы?!
Әнием аның белән сүз куертып торуның мәгънәсезлек икәнен сизенә иде, тынычлансын өченме, башка бер сәбәп беләнме:
– Төш вакытында өйгә кайтып килгән идем, ашадым, – дип әйтте дә салды. Әтигә шул гына кирәк тә икән. Дәшмәде-нитмәде, әмма ишектән чыкканында әнигә шактый саллы бер селтәнде. Ул коммунасына йөгерде булса кирәк. Озак та үтмәде, әти идарәчеләрне ияртеп кайтып та керде:
– Менә сезне гыйбрәт өчен үз йортыма алып кайттым. Кайберәүләр, укытучы да – кеше, дип өйрәтеп маташкан була, балаларга белем бирә, аларга нигә тиясең, имеш. Карагыз минем хатынга, күп ашаудан шешенеп беткән инде, анда да коммуна ризыгына кул суза!
Әни үзен яклап нидер әйтмәкче булып маташкан иде, тыңлап та карамадылар. Әти дә кул гына селтәде:
– Инде мин тимәдем, димәкче буласыңмы? Китерегез кичә подвалга ябылган табибны! Ясасын операция! Кем – дөрес сөйли, кем – ялган, шунда барысы да ачыкланыр.
Сеңлем белән әнине кызганудан үкереп еларга керештек. Ипине мин ашаган идем бит, мин! Әйтә алмадым. Әтидән, тагын әллә кемнәрдән, алар кешеләргә кылган җәзалардан курыктым. Аны кем ашаганлыгын әни белгән идеме икән? Ул бу хакта бездән сорамады. Башларыбыздан сыпырды да ашъяулык өстендәге ипиләр янына үзе менеп ятты.
Табиб килде. Әти көн дә безгә ризык бүлеп бирә торган пычакны әйбәтләп су белән юды... Шулчак әнинең, балалар, сез чыгып торыгыз, дигәне ишетелде. Әти, күрсеннәр коммунаның чын дошманын, китмәсеннәр, дип кычкырып калса да, без куркудан егылыр хәлдә булсак та, урамга чыгып йөгердек. Ике төн танышларыбызда кунганнан соң, өйгә кайтырга уйладык. Менә үз алачыгыбыз да күренде. Аннан бер төркем коммунарлар зур бер төргәк күтәреп чыгып баралар иде.
– И-и, балалар, ятим калдыгыз инде, – диде күрше әбекәй, алар алачыгының ишеге төбеннән узганда. – Әниегезнең эчен ярсалар да, бер валчык ипи чыкмаган, алай да мөртәт әтиегездән котылган: чир китеп вафат булган, бахыр.
Өй төбендә безне йончылган, аптыраштарак калган кыяфәттәге әти каршы алды. Ул артыграк кыланып ташлаганын аңлаган иде, ахрысы. Мин сабый әле моны төшенерлек түгел идем. Әтигә карап, бар көчемә:
– Ипине мин ашаган идем, инде мине дә суй! – дип кычкырдым да, алай да исән каласым килеп, урманга таба йөгердем. Ерак китә аламмыни инде! Ничә көн юньләп ризык капмаган килеш. Һәркемгә әлеге телемнәр үлчәп кенә бирелә. Без чит өлешкә кермәскә тиешлегебезне инде бик яхшы аңлаган, туганнарда өстәл янына утырмаска тырышкан идек.
Әти мине урман эчендә куып тотты.
– Юләр, кая чабасың? Ерткыч-җанвар авызынамы? – дип үкерде.
– Синнән дә ерткычрагы булмас, әти! – дидем мин аңа. – Синең миңа кирәгең юк! Синең дә! Коммунаңның да!
– Чү! Чү! – шулай диде дә әти, авызымны куллары белән каплады. – Ишетсәләр! Инде үзеңнең дә пычак астына ятасың киләмени? Әниеңне барыбер төрмәгә алып китеп, тунап үтерерләр иде. Авылыбыз укытучыларының кайсы исән?! Болай... Өендә, сезнең яныгызда вафат. Артыграк кыланып ташлаганмын икән шул. Шул җәзаны алыр да шуның белән эш бетәр дип уйлаган идем. Ипине аның ашамаслыгын белмәскә – юләрмени соң мин?!
Без бик озак бер агач төбендә сөйләшми генә утырдык. Әти Калашников дип аталган мылтыгын караштырган булып кыланды. Күрдем: күзләрендә аның да яшь иде! Мине югалту яше иде бугай ла ул. Әни турында уйлагандыр димим...
Икенче көнне үк интернатка китеп бардым. Әти – көн-төн коммуна эшләре белән йөри. Сеңлекәшне бабайларга җибәргән. Өйдә калсам, әни минем аркада вафат, дигән уйдан үз-үземә кул да салган булыр идем, кем белә...
Еракка киткәч, аның хакында, әти хакында азрак уйларга тырыштым, әмма ипи телемнәрен күрдемме, барыбер теге көн искә төшә. Ә бит сездә ипи һәрвакыт – өстәлдә...
Алинә, ни дип әйтергә, ничек юатырга, дигән сыман, әнисенә карады. Ул исә, Тьейның аркасыннан үз итеп, юатып сыпырды:
– И-и, бәбкәм, и-и, бәбкәм. Син дә минем хәтердә йөргән бер вакыйганы яңарттың. Тыңла булмаса шуны. Алинә кызым, мин татарча сөйләрмен, син инде урысчасын әйтеп утыр.
Гражданнар сугышы вакытында авылга әле аклар, әле кызыллар килеп керә. Һәрберсе корал, ат, ризык даулый. Ниһаять, соңгы сарыкны да аклар яшәгән йортның абзарына алып кереп ябалар. Иртән суеп, ашарга пешермәкчеләр, имеш. Торсалар, сарыктан җилләр искән. Шау-шу, ыгы-зыгы китә, командирлар җыелып киңәшә дә, авылда армиягә китми калган һәм эшкә ярарлык барлык ир-атларны тотып китерергә булалар. Нибарысы бишәү икән. Үзара суд ясыйлар да, тегеләр гаепне танмагач, зур чокыр казытып, тереләй күмәләр. Авыл халкына ни гомер шуларның зарыйлап кычкырганы ишетелеп торган ди. Әллә шулай тоелган гынадыр да инде ул...
Тавышлар да тына. Төн уза. Икенче таң ата. Торсалар, теге сарык хуҗасының капкасы төбендә басып тора, имеш. Габделҗаббар бабай сарыкның муенына бау тагып авылның икенче башына өстери. Булдыра алганча кызу бара ди бәгырькәем:
– Чыгарыгыз авылдашларны! Алыгыз сарыгыгызны, сарык кайткан!
Каберне тиз генә казыйлар. Бер тәүлек узган бит инде. Тегеләр ничек исән булсын! Шул көнне әнием мине алган да авылдан чыгып киткән. Кайчандыр ерак бер авылдан – Туембашыннан берәү кодалап йөргән икән дә ризалыгын алмагач, яңадан сүз катмаган булган. Ул исә үз аягы белән аның авылына, аның йортына барып кергән. Кергән, ничек кермәсен: кабергә тереләй күмелгән бишәүнең берсе күз текәп торган әтисе булган бит...
* * *
Матур гына башланган очрашу кичебез әнә шулай караңгы истәлекләр сөйләшеп тәмамланды. Иртәгә китәргә кирәк иде. Хәерле төннәр, тәмле төшләр теләп таралышсак та, күзгә йокы кермәде.
Иртәнчәк, малайлар, Гөлсәйдә апасы белән хушлашып, авылдан чыгып киткәндә, Тьей бик авыр сулап кына әйтә куйды:
– Мин, бу мәшхәрләр бер бездә генәдер, ди идем...
– Сине алып кайтмаган булсам, мин дә шулай уйлап яшәгән булыр идем, Тьей-Тьек! Минем өчен дә бит синең илең әле кайчан гына бананнар оҗмахы иде...
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.