Latin

Серле Төн

Общее количество слов 2686
Общее количество уникальных слов составляет 1269
45.3 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
61.7 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
68.3 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
(Хикәя)
- Әни, әни мине Яңа ел кичәсенә карсылу итеп куйдылар!!! Татар теле укытучысы үзе үк килеп эндәште, янәсе дә, кичәне алып бара алмассыңмы, ди?! Кызык укытучы да инде: бер карасаң - юкка гына "2" ле куйган була, икенче карасаң - әйтерсең инде мин аның иң якын дусты.
- Сине карсылу итеп чакыргач үз итәдер, балам. Ышанычларын акларга тырыш.
- Әйе, үз иткән ди... Анау чакны гына әле бөтен сыйныф каршында кычкыртып колагымны борды. Алсу хәзер җиткән кыз, балачага түгел дип тормады, бар кеше каршында оятка калдырды.
- Үзең шаярткансыңдыр, кызым. Минем менә берәү дә килеп болай гына колагымны бормый.
- Ния... шаярттым дип... әллә ни эшләмәдем инде, - Алсу тәгәрәп-тәгәрәп көлә башлады. - Мин аның матур гына шундый сумочкасына тычкан салдым!!!
- Вәт, зур кыз диген. Нәрсә уйлап шулай эшләдең? - Мәдинә кызына усал караш ташлап алды, - бер тик тормыйсың. Көнгә чыксаң, синнән бер "яхшы" хәбәр.
- Менә үзең уйлап кара әле әни, кем бу очракта дөрес: тәнәфестә Рәмилә апа сыйныфка керде дә, мин сезнең иманыгызны укытам әле, менә алдагы дәрестә диктант яздырам да, барыгызга да "икеле" тезеп чыгам, ди. Аңгынчы мин дә аның иманын укытырга булдым! Нәкъ шул көнне Айгөл үзенең өй тычканын алып килгән иде. Әтисе бүләк иткән, - дип куйды ул сүз арасында, басым ясап. Кызык иттек тә куйдык инде, әй күрсәң нинди кәмит булганын... эчеңне тотып тәгәрәп көләр идең.
- Шуннан нинди кәмит булды инде? - Пырх-пырх көлә иде хатын, үзе көлгәнен күрсәтмәскә тырышып башын аска иде дә, кызына карамаска тырышты.
- Теге тычкан баласы караңгы кечкенә сумочкада адашкан булса кирәк. Кыңгырау шалтырагач та өзенеп-өзенеп еларга тотынды. Барыбызда тынып калдык. Ул-бу тавыш ишетелми. Рәмилә апа гына ары-бире йөренә башлады, үзе-тирә ягына карана. Бераз торгач тавышның кайдан килгәнен сизеп калды бит бу. Туп-туры сумочкасына таба атлады. Ачып җибәрүе булды, теге тычканның әллә шатлыктан башы әйләнде, әллә яктылыктан күзләре камашты, ачыргаланып - ачыргаланып кычкырды да иелгән Рәмилә апаның җитез генә кулбашына менеп тә утырды... Сыйныф буйлап ул укытучыбыз чаба, аның кулбашында тоткынлыктан азат ителгәнул ул бу тычкан баласы чаба!!!
Мәдинә тыелып кала алмыйча, шаркылдап көлеп җибәрде. Аннан яшь аралаш әйтеп куйды:
- Вәт кыз, тәк кыз миндә! Ун кызга, унбиш малайга торырлык!
- Укытучылар да шулай ди инде. "Бирсә дә бирә икән Ходай мондый шук хулиган баланы, берүзе егерме малайны алмаштыра. Анасына Ходай Тәгалә ярдәм бирсен!" - диләр.
Кинәт кенә шул сүзләрдән кәефе бозылды да куйды хатынның. "Ата кулы да җитмидер инде. Бу кадәрле үк булмас иде" - дип уйлады.
***
Балачактан сугыш чукмары булды Алсуы. Айраты өзелеп - өзелеп малай көткән иде бит. Ул Ходайга ничек кенә ялвармады да, ничек кенә сорамады ир. Һәр көнне санап көтте. Ә Мәдинә нәкъ тугыз айдан тупылдап торган кыз тапты. Тик, бу кыз дигәннәре үсә торган саен малайны хәтерләтте. Үз дигәне булмаса кычкырып елапмы, ачы тавыш чыгарыпмы, яисә күршеләрнең ихатасында качып торыпмы бар дөньяны аякка бастырды. Бердә булмаса авыл буйлап, ихатадан ихатага йөреп һәр күргән кешесенә "авыр тормышы" турындагы моң - зарын сөйләп йөрер иде. Ул балалар бакчасында, мәктәптәге шуклыкларын сөйләп бетергесез... Ут чаткысы кебек әле монда, әле тегендә күренеп кенә кала. Пыр-тузып сугышып кайткан чаклары да аз булмады. Ул укытучыларга ясаган этлекләре: тактага язылган контроль эшне бетереп ташлар, утыргычны мелга буяр, соңыдан укытучыларның сумкаларын да яшерер иде. Ул сумкаларга таш тутырып куюлар, сөйләп тә торырлык түгел. Азапланып бетә торган иделәр укытучылар. Тиктормас кызы өчен Мәдинәгә дә еш кына өлеш чыккалап торды. Җыелышларда иң беренче аның кызын телгә алдылар, бик каты "мактадылар". "Тәрбия ягы кытлык, шуңа мондый хәлләр килеп тә чыга инде. Яхшы каеш кирәк тә бит, " - дип зарланды сыйныф җитәкчесе. Нигәдер ул чакта бу хатын алдында акланмады Мәдинә. "Гаеп миндәдер, - дип уйлады, - бәлки игътибарым да җитеп бетмидер. Көне-төне эштә, бала күп вакытын ялгызы үткәрә. Айраты да ичмасам юк бит. Бераз ярдәм итәр иде, киңәшен генә бирсә дә ничек җиңел булып китәр иде бит Мәдинәгә..."
...Ул вакытта Алсуны тапкач та яшь ана янына баш табиб керде. Башта башын иеп, бераз дәшми торды. Аннары соң Мәдинәгә уйчан караш ташлады да, сүзен башлады: Мәдинә Кәримова бит, ялгышмасам...
- Әйе Мәдинә - ул мин. Ә нәрсә булды? - диде, нәрсәдер сизенгәндәй. - Әллә, әллә кызым белән бер-бер хәл булдымы, - хатынның йөзеннән кара шәүлә йөгереп үтте. Яткан җиреннән көч-хәл белән торып утырды ул, нәрсә көтәргә дә белми табибка карады. " Нинди хәбәр белән йөри ул, җанны өшетеп, кайгыларга салырмы, әллә шатландырырмы?! Ходай үзе генә белә!"
- Әле әйтмәсәм дә, соңрак барыбер беләчәксез. Мәдинә ханым, бала тапканда бераз көч килгән сезгә, шул аркылы авырлыклар туды. Аналык юлларының күп кенә өлешен кисеп алырга туры килде. Кызганычка каршы, сез башкача бала таба алмаячаксыз. Шулай да бәхет кошы сезне читләтеп үтмәде - менә дигән сау-таза кызыгыз бар, ирегез дә аңлар дип ышанам. Бүгенге заманда бер баланы да үстереп, чын кеше итү - үзе бер батырлык ул! Хәзер бердәнбер кызыгызны саклагыз.
Табиб тынып калды. - Ә тормыш иптәшегез белән сүз башлап караган идем, хисләр шаукымы булгандырмы ул мине тыңлап та тормады, әйләнеп китеп барды. Үзегез җайлап кына аңлатырсыз.
Мәдинә яткан җиренә ауды да, чак ыңгырашып кына икенче ягына әйләнеп ятты.
- Бетте... - дип пышылдады ул, күз яшьләренә буылып.
Табиб аны ишетмәде, булса кирәк, уфтанды да палатадан чыгып китте.
Мәдинәнең ире дә шул табиб кебек, ишекне "шап" итеп ябып чыгып китте. Үзе "сөеклем" - дип меңәр тапкыр кабатлаган кешесен рәнҗетте ул. Аңа алып бара торган юлларны кисеп ташлады, үзен Ходайга тиңләп яраткан кешесеннән баш тартты. Үзенең күңел дөньясын Мәдинә өчен мәңге ачмас булды. "Син мине гафу ит, ләкин миңа кысыр сыер кирәкми, миңа үз улым кирәк! Нәселемнең дәвамы! Ә синнән нәрсә? Бетте дигән сүз бит бу, аңлыйсыңмы син? Аңлыйсыңмы, Мәдинә!? Ачу саклама син, кызыбызны үстерергә ярдәм итәрмен. Ташламам. Ә мине җибәр. Мәхәббәтнең яши-яши төсе уңа аның, миңа үз малаем булуы мөһимрәк." Шулай дип Айдар китеп барды. Башкача кайтмас булып китте. Дөрес, алиментларны ул үз вакытында түләп барды. Ай саен ерак Себер якларыннан акмаса да, бераз акча тамып торды. Алсуның бер генә туган көне дә бүләксез калмады. Балачагында, беркемдә дә булмаган, зур-зур уенчыкларлар,үсә төшкәч матур-матур китаплар, кием - салым, кесә телефоны алды ул әтисеннән. Айдар салкын Себер якларында төпләнеп, икенче гаилә корса да, туган якларында - Башкортостанда калган кызын онытмады. Күрешмәсәләр дә үзе турында белгертеп торды.
***
- Әнием, бу күлмәкнең итәген бераз кыскартсак инде. Бигрәк озын бит. Кыш бабай белән ничек биермен?! Абынып егылып, башыңны да тишәрсең әле ул. Равил ул пырдымсыз. "Алсу озын матур итәк кигән" - димәс, зыр әйләндереп күлмәгемне дә ертыр.
- Ә кем ул, кызым? Соңгы вакытта аның турында еш ишетергә туры килә. Элегрәк бердә ишеткәнем юк иде.
- Әй, йөз тапкыр әйттем бит инде. Равил - ул Кыш бабай. Бүгенге кичәне бергә алып барабыз. Параллель сыйныфтан. Болай бик яхшы малай, - Алсу кинә кенә кып-кызыл булды. Үзенең халәтен сиздермескә тырышыпмы башын аска иде.
Моны абайлап алды, булса кирәк, Мәдинә. Әллә ничек булып китте үзенә дә, әллә кызы гашыйк булган инде. Бәлки, беренче тапкыр. Әле яңа гына бала иде, күзгә күренми генә үсеп тә җиткән. Хәзер ул үсмер кыз. Үз дөньясы. Үз хисләре.
Шулвакыт кемдер ишекне килеп какты. Озакта тормый ишек артыннан тавыш та ишетелде:
- Алсу, син бикләндең мени? Ач, тизрәк бул! Озакламый кичә башлана. Равил инде күптән әзер.
- Хәзер, хәзер Рәмилә апа, хәзер чыгам, - дип җавап бирде Алсу.
Зал шау - гөр килә, түземсезлек белән кызыклы тамаша көтә. Аларның өметләрен аклагандай залга иң беренче, бар җиргә кар бөртекләре туздырып, Кыш бабай йөгереп чыкты. Килеп чыкты да " ду" китереп оныгын - Карсылуны эзли башлады. Сценарий буенча Карсылуны урманның усал патшасы - арыслан урлаган икән. "Карсылусыз бәйрәмне алып бармыйм, миндә бәйрәм кайгысы юк. Миндә кайгы, алар каз бәбкәләре кебек тезелешеп күңел күтәрергә килгәннәр" - ди бу. Зал "пырхылдап" көлеп җибәрде. Аңа ярдәмгә куян, төлке, песи килеп кенә хәл җайланды - Карсылу табылды. Авырлыкларсыз да булмады түгел, булды: Убырлы карчык, Су анасы, гөберле бака тозагыннан котылырга туры килде. Кыш бабай шатлыгыннан оныгын күтәреп әйләндереп үк алды. Ул шуннан китте бию - җырлар, уен -көлке. Берсе дә читтә калмады.
Кичә тәмамланды. Әле яңа бар залны тутырып көлгән халык тиз арада юкка да чыкты. Иң соңгылары булып Алсу белән Равил атлады.
- Алсу, кара әле, сине бүген озатсам ничек булыр икән?
- Юк, мин әнием белән кайтам. Ул мине инде күптән мәктәп капкасы төбендә көтә. Өшеп тә беткәндер, - дип җаваплады кыз.
- Алайга китсә инде мине дә капка төбендә әллә кайчаннан бирле әтием көтә. Дөрес, ул өшеп бетмәгәндер. Машинада утыра ул.
- Ә минем әтием юк... Юк, дөрес ул бар, ләкин мин аны белмим, күргәнем дә юк, - дип нигәдер әйтеп куйды Алсу. Ә тавышында шулкадәрле ачыну, моңсулык, үкенү чагылды, жәлләп үк куйды аны Равил. Һичшиксез яхшы сүз белән юатасы килде:
- Алсу, әйдә без әтием белән сезне өегезгә илтеп куябыз. Соң бит инде, хәзер салкынайтты да. Әтием яхшы кеше минем, каршы булмас.
- Синең әтиең каршы булмас та бит, минем әнием ни дип әйтер икән?! "Килешмәс!" дияр инде...
- Ярар, бар син әниең белән сөйләшә тор. "Шулкадәр дә туңдым, бер генә метр да җәяү атлый алмыйм, җитмәсә үлем чигенә җиткәнче арыдым" - диген. Безгә утырып кайтудан башка чарасы калмас аның. Аңладыңмы, әйтә алырсыңмы?
Мәдинә башта кызының нәрсә сөйләгәнен аңлый алмый торды, аннары соң катгый гына:
- Кит, кызым, килешмәс, тукталышта да озак тормабыз, утырып китәрбез әле...
Аның сүзен бүлеп, шаулап җиңел машина килеп туктады. Башта Равил йөгереп чыкты, аның артыннан урта яшьләрдәге, какча гына гәүдәле ир атлады.
- Әйдәгез, салкында озак тормыйк, болай да күшеккәнсез ахры. Утырыгыз машинага, - диде ул ипле генә. Мөлаем гына елмайды да, машинаның арткы ишеген ачты. Мәдинәнең югалып калуын күреп дәвам итте:
- Ягез инде, Равил сезнең кайда яшәгәнегезне әйтте. Бездә шул якка кайтабыз. Артык мәшакатьләр булмас, чыҗлатып кайтарып куярмын, - диде ул Мәдинәгә сүз кыстырмаслык ясап. - Мин Рамил булам, Равилнең атасы.
- Мин - Мәдинә, Алсуның әнисе.
- Ул чая кыз турында еш кына ишетергә туры килде, Равил аны теленнән дә төшерми: "Алсу тегеләй итте, Алсу болай итте. Бүген шундый кызык ясады!" - дип сөйләп кенә тора, - диде ул көлеп.
- Әйе, безнең тиктормас чыпчык ул, - диде Мәдинә ирнең сүзләрен дәлилләп.
Алсу шул арада җитез генә машинага кереп тә утырган иде инде. Мәдинә дә аның артыннан атлады. Шулай тиз генә кайтып та җиттеләр. Рәхмәт әйтеп саубуллашкач, өйдә Алсу сүз башлады:
- Рәхәт инде әтиле булулары. Килеп ала, китереп куя. Менә Равилнең әтисе киңәшче дә, тугры дус та ул. Алар хәтта ки футбол уйнарга да бергә йөри. Шәп кеше ул - әти.
Аның сүзләрен ишетмәмешкә салышып Мәдинә дә әйтеп куйды:
- Бу Рамилне бердә күргәнем юк иде. Күпме ата-аналар җыелышында, бәйрәмнәрдә булырга туры килде, бердә күренмәде ул. Бик чибәр, яхшы киенгән, ләкин үзен башкалардан бик өстен тоткан яшь хатын килә иде. Равилнең әнисе булгандыр бәлки.
- Белмим, бәлки әниседер. Тик Равил нигәдер аның турында сөйләргә яратмый. Ул усал хатын минемчә. Равил дә шук бит ул, әнисе яратып бетермәве дә мөмкин, - Алсу тынып калды, аннары тавышына ниндидер бер серлелек чыгарып дәвам итте: - Әнием, ә син бүген күрдеңме Равил мине ничек күтәреп әйләндерде? Сценарий буенча ул алай итәргә тиеш түгел иде бит. Оялып ук куйдым.
- Була торган хәл, кызым. Ошыйсыңдыр син аңа.
Алсу мөлаем гына елмаеп куйды, йөзе алсуланып яна башлады, ул күзләрен яшерде.
- Ул да миңа ошый әнием. Шук булса да, яхшы малай... -Алсу тынып калды.Бераз сүзсез торганнан соң әйтеп куйды, - әнием иртәгәсе көннән безнең каникуллар башлана. Авыл балалары өчен үзәк урамда би-и-и-ик зур итеп тау ясап куйганнар ди. Иртәгә шунда тамаша була. Барыйк әле, ә?! Ул уеннар үткәрәләр, бүләкләр тараталар икән анда.
- Ярар, балам, барырбыз. Көн уртасы җиткәч, бераз җылыткач һичшиксез барырбыз.
***
Урам буйлап икәү атлый. Ерактан кечкенә булып күренгән кызчык йөгереп алга китә дә, аннары әллә суыктан куркып яңадан әнисе янына йөгерә. Шул килгән җәһәттән әнисен кочаклап ук ала. Бәхете ташканы күренеп үк тора, бала кешесенә бәхетле булу өчен күп кирәкмени?!
- Әнием, кара әле, тауда күпме кеше! Әллә бар халык килгән инде. Кышкы сабантуй бу! Хәзер менә ат чабышларындагы кебек үк узыша-узыша таудан шуып төшәрбез, кемузардан үрмәли-үрмәли менәрбез, кар бәрешербез. Гаять матур бәйрәм ул кышкы сабантуй!
- Әй, тәтелдеккәем минем. Инде буй җитсәң дә, һаман үзең сабый баласың, - дип көлде Мәдинә, кызын кочып.
Шулвакыт Алсуны, кинәт кенә, йөгереп килеп кемдер арттан тотып алды. Чайкалып китте кызый, чак егылмады. Әйләнеп җилле генә берне кундырыйм дигән иде, караса... Равил басып тора. Югалып калды, йөзләре үк үзгәреп китте.
- Ә, син икәнсең. Берәр хулиган дип торам, - диде ул хисләрен күрсәтмәскә тырышып. Үзе күңеленнән әй шатланды, әй шатланды! Ничек рәхәт ул көтмәгәндә якын дустыңны очрату.
- Сәлам Алсу! Сине күрүемә бик шатмын. Мәдинә апа, саумысыз, - диде ул итагатьле генә.
- Саумы Равил.
- Сәлам! Ә син монда нишләп йөрисең? Күптәнме? - дип сорады Алсу.
- Әти белән килгән идек. Җыен карарга, тау шуарга...
Аның сүзен тыңлап та бетерми, Алсу сорауларын тагын да яудыра башлады:
- Ә әниегез кайда? Әллә көпә - көндез йоклап ятамы? Әллә берәр этлек эшләде дә, җәза биреп өйдә калдырдыгызмы? Әллә базга салдыгызмы? - дип тезде генә ул, үзе дә сизмичә усалланып. Аннары соң күзләрен кысыбрак карап уйга калды. " Менә нигә Равилнең әнисенең ире бар, димәк Равилнең әтисе. Ә Алсуның әнисенең ире дә юк, Алсуның әтисе дә юк. Шуңа өстәп Равилләрнең машиналары да бар әле, тыз-быз йөрергә. Ә Алсуларның машиналары да юк... Нинди зур җитешсезлек! Кемгәдер бөтен нәрсә, ә кемгәдер бер нәрсә дә юк!" - дип уйлады кызый.
- Минем әнием юк...
Равилнең күзләрендә, кыска гына гомерләрендә күпне күргән сабыйларда гына була торган, бар дөньяны ялмап алырлык сагыш та, үкенеч тә чагылды. Ул бер ноктага карап тынып калды. - Мин әниемне хәтерләмим дә, ул үлгәндә мин әле күкрәк баласы гына булганмын. Әтием шулай, ди. Ул хәзер һавада яши, төшләребездә безгә килеп киңәшләр бирә, ярдәм итә.
Барсы да моңсуланып калды. Хәтта ки, Мәдинә дә нәрсә әйтергә дә белмәде. Бу очрашу нәрсә белән бетәр иде, билгесез, кинәт кенә әллә кайдан Рамил килеп чыкты.
- Кара әле бу малайны бер генә минутка да күздән ычкындырыйм димә, шундук юкка чыга, - диде ул Равилгә шелтәле караш ташлап. Аннары Мәдинә белән Алсуны күреп калды да, елмаеп ук җибәрде:
- О, күптәнге танышлар! Исәнмесез! - диде ул җылы гына исәнләшеп. - Нишләп әле барыгызның да кыяфәте качкан? Без бит монда күңел ачарга килдек. Әйдәгез әле бер таудан җилдереп төшик! Мәдинәнең югалып калуын күреп, култыклап ук алды, - Әйдәгез, әйдә, бәлки, мондый очрак гомергә бер генә биреләдер. Кайчан тагын тауга киләбез дә, кайчан балалар белән узыша-узыша тау шуабыз? Очтыкмы?
Шуны гына көткәндәй, барсы да сөйләшеп куйгандай җанланып китте. Ул шуннан башланды тау шуулар, кар бәрешүләр, узыша-узыша куышулар. Әйтерсең бу дүртәүдән башка тауда бер кеше дә юк. Читтән карап торуга бик-бик бәхетле, тату гаилә...
- Минем белән кичәге кебек сүз көрәштереп тормыйсыз, хәзер мин сезне өегезгә илтеп куям, - диде Рамил көн кичкә авыша башлагач.
- Ә без сүз көрәштерергә уйламаган да идек. Әнием дә әле менә баярак кына яныма килгән дә, пышылдап кына: "Вәт, бу безне машинасында чыжлатып кына өйгә итеп куйса, ничек рәхәт булыр иде ди!" Алсу шаркылдап көлеп җибәрде.
- Кит инде, булмаганны сөйләмә, кызым, - Мәдинә үзе дә тыела алмады, көлә башлады. Аларга ияреп ир-егетләр дә тәгәрәп-тәгәрәп көлә иде.
Машинага кереп утыргач, Рамил башта кузгалмый торды. Ничек сүз башларга белми торуы күренә иде. Ул бераз вакыт тын торды да, әйтеп куйды:
- Ә сез Яңа ел бәйрәмен кайда каршы аласыз? Бәлки... бергә үткәрербез?! Сез каршы булмасагыз?!
- Без риза! Риза! - дип иң беренче кычкырды Равил.
- Тик бәйрәмне бездә үткәрәбез! - дип өстәде Мәдинә.
***
Сәгать кыллары уникене суга башлады. "Яңа ел төнендә сәгать кыллары унике тапкыр чаң суга. Шул вакытта теләгән бар теләкләр дә тормышка аша. Тик чын күңелдән, бик-бик ышанып теләргә кирәк" - дигән иде берчак Алсуга әнисе. Бу сере белән Алсу әллә кайчан ук Равил белән уртаклашып та өлгерде. Шуңамы әле икесе дә бик җитди кыяфәт белән нәрсәдер уйлыйлар. "И, газиз Алла бабакаем, - дип уйлады Алсу, - син минем хәлемә кердең, ахры, әти бүләк итәргә уйлыйсың, шулай булса гына ярар иде! Әтиле кеше, бик бәхетле кеше ул! Мең рәхмәт сиңа. Яңа, булачак әтиебез - Рамил әти безне беркайчан да ташлап китмәсен." Ә Равилнең теләге дә үз чиратында, шул ук тирәдә әйләнә иде: "И, Ходаем, яңадан әниле итсәң иде... Бер авыр сүз дә әйтмәм мин аңа, гел шатландырып кына торырмын: бар эштә дә ярдәм итеп, гел "бишкә" укырмын. Тик әниле генә булыйк! Әтиемә дә бу кадәрле ялгыз, авыр булмас! Әниле кеше бик бәхетле кеше ул..."
... Серле төн иде бу - Яңа ел төне. Чын-чынлап бар теләкләр тормышка аша торган төн!
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.