Latin

Сенсация Чыганагы

Общее количество слов 670
Общее количество уникальных слов составляет 434
43.9 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
56.2 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
62.7 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
(юмореска)
Истә-санда югында, «Күмәк җыр» газетасы редакторы Гали Вәлиеч редакциянең хокук саклау органнары белән элемтә бүлеген җитәкләүче Салиховны кабинетына чакырып алды.
- Я, нинди гадәттән тыш вакыйгалар белән сөендерәсең безне?- дип башлады сүзен редактор.
Газетаның соңгы саннарында укучыны әлләни шаккатырырлык мәкаләләр басылмаган иде. Редакторның шуңа «намек» ясавы инде бу. Мәскәү газеталары гына ул НЛОлар, «Кар кешеләре» турында сенсацияле мәкаләләр язып яталар. Ә «Күмәк җыр» газетасы таратыла торган кечкенә районга НЛОның йөз елга бер мәртәбә дә ялгышып та төшкәне юк һәм тагын бер йөз ел төшмәс тә әле. «Кар кешесе»нең дә адашып та килеп чыкканы юк бу тирәгә. Шулай булгач, нәрсә язасың?! Бөтен карап торган сенсация чыганагы - шул милиция сводкасы инде. Талау, үтерү, көчләү... Ә халыкка әнә шундый «острый сюжет»лар кирәк тә. Яраталар андыйны укучылар. Ысланган кәрәкә балыгыннан уха пешерергә өйрәтә торган киңәшләр, бронхитны халык медицинасы ярдәмендә дәвалау ысуллары пычагымамы аларга?! Яз син чәчләр үрә торырлык бер җинаять турында. Өтерен дә калдырмыйча укып чыгачаклар.
Соңгы вакытларда милиция сводкасы вакыйгаларга бигрәк ярлы булды шул. Әллә җинаятьчеләр бик акыллыланып киттеләр, әллә хокук сакчылары бик уяу. Шуңа күрә:
- Сводкада шаккатарлык берни дә юк бит,- диюдән уза алмады Салихов.
Аның бу җавабы редакторны канәгатьләндермәде күрәсең:
- Ничек инде юк?! Салихов, син үзең югары белемле журналист инде. Тәҗрибәң дә аз түгел. Нужәли, һәр санга укучының һушын алырдай берәр материал биреп бара алмыйсың? Югыйсә, подписка вакыты. Болай булса, ярты укучыбызны югалтабыз бит,- диде ул кашларын җыерып.
- Соң, Гали Вәлиеч, хет кычкырып ела, шаккатырлык берни дә юк. Совхоз басуыннан кәбестә урлаучы малайларны тотканнар, әнә. Виләсәпидләренә өчәр баш кәбестә күчәне төяп кайтып киләләр икән...
- Тукта әле, Салихов, хәзер кәбестә күчәне белән генә халыкны гаҗәпләндереп булмый. Берәр саллырак җинаять кирәк, аңлыйсыңмы?
- Аңлавын аңлыйм да бит. Тик булмаганны бармактан суырып яза алмыйм бит, Гали Вәлиеч.
- Булмаганны, дип... , - шунда кинәт редакторның күзләре очкынланып китте. - Карале, Салихов, синең берәр кешегә үчең бардыр, бәлки?- диде ул серле генә.
- Сез нәрсә, Гали Вәлиеч?! Ягъни мәсәлән, ни димәкче буласыз?
- Булмаган сенсацияне көтеп ятарга кирәк түгел, Салихов. Юк икән, аны оештырырга кирәк. Киллерлар турында язганың юк бугай әле? Юк шул! Менә дигән материал булачак. Бер рәттән үчең дә алына, газетага сенсация дә була. Эзеңне яшерә белергә генә кирәк. Я, Салихов, аңладыңмы?- диде редактор пышылдауга күчеп.
- Сез нәрсә, Гали Вәлиеч, минем үз гомеремдә чебен дә үтергәнем юк,- дип борынын мышкылдатты Салихов.
- Юк тек - юк. Сразы борын мышкылдата башлама! Тә-ә-к, ә менә синең теге... ни ягыннан ничегрәк, Салихов? Яшь вакытың бит, диюем. Хатын-кыз затына мөнәсәбәтеңне әйтүем. Кара син аларны, кыска итәкләрдән, арт саннарын ничек уйнатып, ымсындырып йөриләр, ә-ә?! Караңгы почмакта саклап торасың да... Ә-ә-ә!
- Сез нәрсә, Гали Вәлиеч?! Шушы яшемә җитеп...
- Я, ярар, Салихов, кызма! Синең яшьтә булмый, дип әйтү хурлык булса да, булмый, диген дә, вәссәлам! Тел белән камыр әвәләргә чакырмадым монда...
Редактор урыныннан торып ишекле-түрле йөренде. Өстәлдә торучы Ленин бюсты янында туктап, уч төбе белән аның чебен таплап бетергән башын сыпырып куйды.
- Шушы яшеңә җитеп, «Запарай» руле артына да утырганың юктыр әле синең, Салихов? Шул-шул менә! Утырыр идең, кесәң такыр, эме? Ә кемнәрдер утыралар, Салихов. Әле ниндиләренә генә! Әнә күрәсеңме, урамда берсен-берсе узышып күпме машина йөгерешә? Ә стоянкаларда торучылары күпме тагын?! Хуҗасы күрмәгәндә шуларның берсен алып сыпыртсаң, ә, Салихов? Һич кенә уйламаганда машиналы да буласың, газетаның беренче битендә менә дигән сенсация дә булачак.
- Сез нәрсә, Гали Вәлиеч, миңа машина нәрсәгә?
- Ну, Салихов, шушы җебегәнлегең аркасында шушы көнгә чаклы машинасыз йөрисең дә шул син. Ярар алайса, үзеңә кирәк булмаса, башка кешегә кирәктер. Син бит журналист, кешеләр белән эшли белергә тиешсең. Күндер берәрсен шул эшкә. Газетаның беренче битендә, әйтик, шундый мәкалә булсамы...- Гали Вәлиеч беравык күзләрен йомып, хискә бирелеп торды.- Төн караңгылыгыннан файдаланып, угры машина, ә юк, «десятка»... ну, иномарка булсын, сало­нына үтеп керә һәм... Шә-ә-п... Вакыйга эзеннән дигән рубрика да чәпелдәтеп куябыз аңа...
- Юк булмый, Гали Вәлиеч. Мин лутче совхоз басуыннан кәбестә күчәне...
- Салихов, әйттем бит инде мин сиңа, кәбестә күчәне белән ерак китеп булмый, дип... Уф, сезнең беләнме, сезнең белән мәңге яхшы гәҗит күрәсебез юк икән!..
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.