Latin

Сәвәләй Депутат

Общее количество слов 445
Общее количество уникальных слов составляет 329
53.7 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
65.1 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
71.0 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов

Хикәя
Марат әфәнде Бигишевны юбилее белән тәбрикләргә дип Чаллының Салих Сәйдәшев исемендәге зур мөбарәк мәдәният сараена олуг һәм кечек җыелган иделәр. Ни дисәгез дә, бәйрәм шул! Җитмешне түгәрәкләгән бу алыштыргысыз җитәкче гомере буена диярлек һәртөрле бөек төзелешләрне җитәкләгән, кечене олы иткән, олыны — кече, дигәндәй, бик тә принцип иясе зат икән. Аллаһы насыйп итсә, аның хакында бәлки берәр вакыт зурдан кубып язармын да әле. Ә хәзергә әфәндебез хөрмәтенә мактау сүзләребезне калдырып торыйк, чөнки сүз башыбыз Сәвәләй депутат иде түгелме?
— Сәлам,— мин әйтәм,— Сәвәләй, хәлләр ничек? Депутат эшләре яхшы барамы?— дим, электән танышлыкка ышанып, шаярту сүзләренә күчәргә исәп тотып.
— Әйдә, сәясәт турында сөйләшмик әле, кызлар хакында алышыйк!— ди бу, сүз йөгереген Шайтан коерыгына ияртеп, шаярту ягын миннән дә бигрәк үз күреп.
— Бик яхшы, бик яхшы!— дим, кәеф кармагына күңел күленең сукыр шыртлакасын эләктереп.— Зилә ничек анда? Роза ханым? Тегесе, бусы?
— Әйдә, дидем бит, сәясәт хакында сөйләшмибез,— дип, Сәвәләй депутат юан имән бармагын әрекмән колагына тыгып чыгарды.— Җил чыгарга итә, ахрысы, яңгыр яваргамы — колак кычыта!
— Урамда кыш көне, бу егерме икенче февраль кичендә нинди яңгыр ди ул?— мин әйтәм.— Буран булугадыр!
— Юк!— диде, кистереп Сәвәләй депутат.— Сәясәт хакында сөйләшмик, кызлар турында гәп орыйк!
— Кызлар дип инде...— диярәк, баш чүмечендә сыегая барган фикер шулпасын кайнарлатып алдым.— Теге, җырчы Венера Ганиеваны әйтәм, Габдулла Тукай исемендәге премияне дә, халык артисты исемен дә алды инде, Алсуга да атказаганлыкны бирделәр...— дип тезеп кенә киткән идем, Сәвәләй депутат тизрәк бүлдерергә ашыкты, әлеге дә баягы симез бармагын кече тишекле борын төбендә йөретеп алды:
— Сәясәт турында сөйләшмик, кызлар хакында сөйләшик!
— Әйе шул,— дидем.— Нәбирә Гыйматдинованы халык яратып укый, Фәүзия Бәйрәмова да дингә кереп китте...
— Сәясәт хакында сөйләшмим мин!— дип, тәмам үпкәләде Сәвәләй депутат, теге юан имән бармагын иснәштереп һәм аннан чәчәк аланнарын тоюына хәйран итеп.— Кызлар хакында гына сөйләшәм! Дәүләт Думасына сайланырга исәп, Дәүләт Советының ишекләре тарая башладылар...
— Анда да кызлар турында гына сөйләшәсезме?— дип сораган идем, Сәвәләй депутатның күккә кадалырга үрелгән калын имән бармагы кармак башы кебек бөкрәеп төште. Шунда ук ул урыныннан купты һәм берни дә җавап бирмичә ашкынып чыгып китте. Артыннан юкадан-юка, үзеннән тагын да берәр башка тәбәнәгрәк куштаннары иярде. Мин:
— Кызлар хакында гына сөйләшә идек бит әле...— дип, мәмнүн бала сыман борчылуда ялгызым басып калдым. Шул арада бөек тантана башлануга хәбәр биреп ягымлы көй яңгырады, залдагы утлар сүрәнләнә бирделәр. Урыныма барып утыру җаен карадым. Сәхнәгә төз гәүдәле, чал чәчле мөхтәрәм ил агасы — Марат әфәнде Бигишев чыгып басты һәм:
— Милләтем,— дип сүзен башлап китте.— Милләтем, минем барлык гамәлләрем синең өчен булды, синең даның, синең мәртәбәң, синең кемлегең өчен! Бүген, шушы яшемә җиткәч, милләтем дип әйтергә, милләтемә үгет-нәсыйхәтемне бирергә хакым бардыр дип беләм. Мине коры, таләпчән кеше, диләр. Кемнәрдер, кызлар, дигәндә дә, мин, эш, дия идем!.. Эш кешене зурлый, ирне ир итә, хатыннарны — хатын...
13.03.04.


Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.