Latin

Саткан, Имеш...

Общее количество слов 419
Общее количество уникальных слов составляет 253
53.7 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
61.4 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
69.1 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
(юмореска)
Иртән иртүк Галәветдинне йокыдан уятып, телефон чылтырады.
- Алло, тыңлыйм!
- Йомшак мебель сатасызмы?
- Юк!
- Ә-ә, инде саттыгыздамыни?
- Юк, бернинди йомшак мебель сатмыйбыз. Үзебез дә яңа гына алдык әле.
- Гафу итегез, сезнең телефон номеры кырык ике - илле җиде -сиксән бишме?
- Әйе, нәкъ шулай!
- Димәк, сатасыз.
- Юк, дидем бит. Сатлык мебелебез юк безнең.
- Ә менә монда, гәҗиттә, йомшак мебель сатыла, дигән белдерү урнаштырылган.
- Аның нәрсәсенә гаҗәпләндегез. Хәзер һәркем нәрсәсен булса да сата. Анда минем ни катнашым бар?
- Ә бит анда сезнең телефон номеры куелган. Димәк, сатасыз?..
- Юк, дидем бит инде мин сезгә. Гәҗиткә телефон номерларын буташтырып урнаштырганнардыр. Бигайбә, энекәш, хуш сау бул!
Галәветдин телефон трубкасын куеп, инде кузгалып китәм дигәндә, телефон янә чылтырый башлады.
- Алле!
- Мәккий мибел сатасыз икән, улым.
- Юк, әби, сатмыйбыз.
- Телефон номеры шулдыр бит?
- Шул!
- Соң, алайса, сатасыз икән бит.
- Юк, әби, гәҗиттә телефон номерын бутаганнар. Кемдер бүтән кеше сата. Ә безнең номерны куйганнар. Аңладыңмы?
- Ә-ә.
- Аңласаң, хуш!
Галәветдин ачудан трубканы шартлатып куйды да, кухня ягына юнәлде. Тик ике-өч адым атладымы икән, хәерсез телефон кабат чылтырый башлады.
- Алю, мягкий мебель сат...
- Юк-юк, апакаем, сатмыйбыз.
- Ә гәҗиттә, сатасыз, диелгән.
- Соң анда нәрсә язмаслар. Юк безнең сатыла торган мебель. Аң-лый-сың-мы?..
Трубканы телефонга куйган тавыштан тәрәзәләр зыңлап алды. Тик әле моның белән генә бетмәгән икән. Ике-өч минут узды микән, телефон тагын да чәрелди башлады. «Ух»,- дип үкерде Галәви. Ачу белән трубкага ябышты.
- Мебель дисеңме? Саттык инде! Әйе, бик яхшы бәягә китте. Хуш!
Минут саен чылтыратып, тәмам теңкәсенә тиеп беттеләр Галәветдиннең. Бу көн буе шулай дәвам итте. Инде ул һәрберсенә, гәҗиттә биргәндә телефон номерын буташтырганлыкларын җентекләп аңлатып тормыйча, «саттык», дип кенә җавап бирә башлады...
Кич җитте. Чираттагы чылтырауга телефон трубкасын алып:
- Але, мебельне саттык,- дип тиз генә трубканы куймакчы иде, тик чыбыкның теге башында каенеше Фәрдетдин булып чыкты.
- Нәрсә, җизни, син дә йомшак мебель сатасыңмыни? Әле күптән түгел генә алган идең түгелме соң?
- Ә-ә, каенеш, син икәнсең, юк сатмыйм.
- Үзең әйттең бит, саттым, дип.
- Болай гына әйттем мин аны. Нәрсә сиңа да мебель кирәк идемени?
- Юк ла, менә үземнекен сатарга җыенган идем дә, барып чыкмады, ахрысы. Кичәге гәҗиткә белдерү биреп, бүген көне буе телефон төбендә көтеп утырдым. Ник бер чылтыратучы булсын.
Галәветдин эшнең нәрсәдә икәнен шунда ук чамалап алды. Ул маңгаена бәреп чыккан тирен сөртте дә, ачу белән телефон трубкасына ысылдады:
- Менә нәрсә, каенеш, белдерү биргәндә телефон номерларын буташтырма бүтән чакта, үзеңнекен бирә торган бул!
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.