🕙 Минуты чтения - 2

Сарыкны Кем Ашаган?

Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
Общее количество слов 255
Общее количество уникальных слов составляет 190
51.5 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
66.1 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
68.1 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
  Бер Аучының бер Сарыгы кырда калган,
  Әзләп тә тапмаганнар - ул югалган.
  Бер-ике көн үтеп киткәч, безнең Аучы:
  «Бүре ашаган сарыкны», - дип, хәбәр алган.
  
  Моны ишеткәч, Аучы чиксез ачуланды,
  Ерткычларның бу эшенә көйде, янды.
  Сарыкның үчен алмый калмамын дип,
  Җанварларга шушылай дип хәбәр салды:
  
  «Кызганып тора идем үзем сезне,
  Ачулансам - калдырмамын һичберегезне.
  Сарыгымны кем ашаган булса, шуны
  Таләп кыйлам миңа тотып бирүегезне!»
  
  (Аучыны белә урманда һәр җанвар.)
  Бу хәбәрне ишеткәчтән таң калдылар.
  «Аучыны тизрәк риза итәек», - дип,
  Киңәш өчен зур урынга җыйналдылар.
  
  Мәҗлестә Төлке - кятиб", Бүре - раис",
  Рәис сүз башлап әйтте: «Бу нинди эш?
  Аучының Сарыгыны кем ашады?
  Танмаенча, ушбу җирдә әйтү тиеш.
  
  Шул эш өчен чакырдым мин монда сезне,
  Ачуланса, Аучы кырыр һәммәбезне.
  Кем ашаса, шуны биреп котылаек,
  Тугрылыктан аермагыз үзегезне...»
  
  Әүвәл Бүре «ашамадым» диде, танды,
  Төлке дә тугрылыгын сөйләп алды;
  Һәммә ерткыч үзләрене сафладылар,
  Бер як читтә ерткыч түгел куян калды.
  
  Диде Бүре: «Читтә торып ялгыз үзең,
  Бур кешенең күзе төсле ике күзең.
  Сарыкны ашаган кеше син түгелме?
  Әйтеп кал, монда килеп, әйтер сүзең!»
  
  Куян мескин куркуыннан калтырады,
  «Ашаучы мин түгел», — дип, чак әйтә алды.
  Шөбһәле кеше төсле җавап биргәч,
  Барча ерткыч: «Ашаучы шул!..» — дип аваз салды.
  
  (Ашамый Куян һичбер вакытта ит.)
  Әйтә алмады, ашаучы мин түгелдер дип,
  Диде Бүре: «Сарык ашап йөргән кеше
  Шушы икән, китерегез бәйләргә җеп!»
  
  Шул минутта әллә кайдан җеп таптылар,
  Куянның муенына җеп тактылар.
  «Явызлыкның җәзасын күр менә инде!» - дип,
  Аучының авылына озаттылар!
  
  Бүре төсле ерткычларга киңдер җиһан,
  Һәркайда золым күрер мескин Куян.
  Зарарлы бәндә булып күренерсең,
  Башкаларга кыйлмасаң да һичбер зыян.
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.