🕙 Минуты чтения - 1

Сагышлы Мирас

Общее количество слов 81
Общее количество уникальных слов составляет 66
39.3 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
49.8 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
51.3 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  Булганбыз без әре халык, тере халык.
  Гасырларны кичә-кичә вакланганбыз.
  Ваклансак та, без һаман да рухи Алып!
  Тукай булып, Сәйдәш булып сакланганбыз.
  Ни әйтсәң дә, Алыплардан яралганбыз,
  Шул нигездә торасыбыз, корасыбыз.
  Чәчелгәнбез, сибелгәнбез, таралганбыз.
  Бабайларның бик сагышлы мирасы без,
  Алып бабай тубалыннан чәчелгәнбез.
  "Усмасен дип, чирү булып килган ятлар.
  Өзелмәслек тамырдан без, нәселдән без,
  Җанга сенгән моңсу җырлар, риваятьләр.
  Ак син, җырым, Әтил сыман дулкынланып,
  Тыңла, бала, шул дулкынны уйга талып.
  Бабаң менгән рухи үрдән төшә күрмә,
  Төшә күрмә, Алыплардан калган халык!
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.