Latin

Сәгать Суккан Саен

Общее количество слов 289
Общее количество уникальных слов составляет 208
41.8 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
51.8 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
57.5 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
Санарга өйрәнәсең...
Вакыт үткәнне тоя башлыйсың...
Өйрәтәләр: кичә акча таптың, бүген математикадан мәсьәлә чишәсең, иртәгә каникул башланачак...
Сәгать саный башлыйсың – үстең... Сәгатькә карап йөри башлагач, вакыт җитмәгәнне сизәсең...
Беркөнне сәгатьнең затлысын сатып аласың, алтын чылбырлысын...
Алдың, кайтарып элеп куйдың... дың... дың...
Дөнья куу булды шуннан соң бөтен тормышың, дөнья кудың...
Дөнья кудың: байлык җыйдың, кешедә булмаганны алып калырга тырыштың, күршегә караганда яхшырак люстра алдың, бәллүр-фарфор белән шкаф тутырдың. Ә стенада сәгать сукты: дың... дың... дың... Сизмәдең дә инде аны, ишетмәдең, вакытың гел тар булды.
Күпме кусаң да дөньяны куып тотып булмаганны тиз генә аңламадың, аңларга теләмәдең, аның саен сиңа вакыт тарайганнан тарая барды, үзең тарайдың. Һаман ашыктың... ашыктың: тизрәк кирәк! Вакыт юк! өлгерәсе иде! Давай! Давай!
Сәгать сукты... һәр көн иренмичә вакытны күрсәтеп торды, сәгать саен сукты, исеңә төшермә келәде. Син ашыктың. Кием өстенә кием өйдең, складка әйләнде өең... Акча белән генә дус булдың, акчага өйләндең, акча колы булдың да беттең...
Бакча алдың, дача салдың, эт асрадың, әйбер җыйдың, йозакның гел зурысын элдең – көн арты уза торды көнең...
Кемең бар соң хәзер, йә, кемең?
Уйламадың! Сәгатькә генә карап алдың да тормыш кудың... тормыш кудың... кудың... дың... дың...
Көннәр узды, айлар, еллар. Синең гомерең узды, үзең туздың... Ашамадың, эчмәдең – машиналы булдың...
Мизгелләрсе тормыш үткәрдең: алдым бит! таптым! юнәттем! эләктереп калдым бит! Бер нәрсәң юк иде – үзеңчә бар нәрсәле булдың. Күңел байлыгың тумыштан тулы иде – тараттың да бетердең. Бай идең – ярлы булып калдың. Тузсаң туздың, әмма чын байлыкны фани дөнЬя байлыгыннан аера алмадың... Алдандың...
Бүген дә көнең узды. Аргансың... ишетәсеңме: дың... дың... дың... Әллә гомер үткән дәме?! Юктыр, дисең, юктыр... Ышанмыйсың, ышанмадың. Сәгать чылбырын тарттың... тың... тың... тыңк! Сүгенмә, сукранма - өзелде шул чылбыр! Бушка сүтелгән гомер -
өзелгән чылбыр...
Өзелде чылбыр, өзелде: зың-ң-ң... Син бер ялгызың... бер ялгызың... зың...
1993 ел
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.