Latin

Рухи бәйләнеш

Общее количество слов 1392
Общее количество уникальных слов составляет 844
39.9 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
50.8 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
57.6 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
Нурихан Фәттах дигән дөнья бар. Бу дөнья бөтен татар тормышын да үз эченә ала...
Нурихан абый әдип буларак иң беренче булып безгә болгар дөньясын кайтарды. Бу эшне ул “Әтил суы ака торур” романын язып, безгә – татар укучысына бүләк итү рәвешендә башкарды. Шул елларда бу романны укуның кызыклары, мавыктырулары, өр-яңа бер тәэсир бирүләрен әсәрне басылып чыккан көннәрендә укучы гаять көчле кичерде. Агай-эне, интеллигенция, язучылар, сәнгать әһелләре арасында борынгы Болгар дәүләтенең башкаласы Болгар шәһәре калдыкларын-хәрәбәләрен барып күрү теләге шул вакыйгадан соң, нык көчәеп китте, дөресрәге, бу хәл шуннан соң башланды, дисәң дә хак булыр. Без дә бардык. Хәйраннарга калып, вәйраннарга калган тарихыбызны карап йөрдек.
Мин үзем Болгар артындагы Әлки районыннан булуым сәбәпле, бәләкәйрәк чактан ук, Болгар турында безнең әби-апаның, әнинең, бабайларның сөйләүләрен ишеткәли идем. Болгарга һәм әле тагын Биләргә барып, баерак елларны сарык, ябыграк елларны әтәч-тавыклар чалып кайтулары турында да сөйләшүләр була иде. Бу эшләр яшертен эшләнә. Сарык белән ничегрәк үткәннәрдер, белмим, ә култыгына тавык кыстырган әби-сәбинең җәяүләп кенә Болгарга элдертүен, аерым саклап торып кумасалар (андый хәлләр дә булган), кем сизсен.
Соңрак тагын да Болгарга барып, яңгыр белән бергәләп күз яшьләрен коюлар булды. Шулай йөрәк әрнетеп кайтканнан соң, безнең Болгар яклары һәм Болгар шәһәре хәрәбәләре хакында шактый күләмле мәкалә язып, “Идел” журналында бастырган идем. “Әтил суы ака торур” романы кузгатып җибәргән безнең хәтер елгасы менә шулай яңарып, тирәнәеп китә башлады. Нурихан абыйдан соң, гомумән дә, Болгар турында язу инде ачылган, тазартылган бер плацдармда, мәйданда эш алып бару кебек күренешкә әйләнде. Нурихан абый беренче иде.
Нурихан абый миңа үзенең “Шәҗәрә” китабын автограф белән бүләк иткән иде. Бу хезмәттә галим авторыбыз тарихи-лингвистик этимология чытырманлыкларын аралап, безнең төрки-татар дөньясы өчен дә тәрәзәләр уеп йөри. Бу өлкәдә дә бик күп төрки-татар тамыр-эзләребез тарих тарафыннан комга күмдерелергә, суга чумдырылырга тырышылган. Моңа чаклы шул өлкәдә (тарихи-этимологик лингвистика өлкәсендә ) дөнья туплаган гыйлем һәм тәҗрибә белән коралланып, Нурихан абыйда гына булган интуициягә таянып язылган хезмәт ул “Шәҗәрә”.
Үзенең эзләнүләренең башында безне “молоко” – мал агы, “творог” туар агы дип, галим әдибебез и канатландырган, шатландырган иде. Шатланырсың да, бигрәк тә совет елларында төркиләрдән, төрки-татарлардан – сездән он суы да калмаган, тоз суы да калмаган дигәндәй, сездән бер нәрсә дә калмаган, сез беркем дә булмаган, ә әшәкелек оясы булгансыз дип, безнең башка тарих дәреслекләреннән һәр саен тукып торалар иде, үзебез гомер буе товарищ – тауарда иш булып яшәгән сыман булсак та. Аннан соң Нурихан абый ачкан сүзләр күп булды. Ә менә бервакыт Нурихан Фәттах мал агы, туар агы дигән сүзләрдән, ягъни молоко, творог төрки тамырдан яралган дигән фикереннән баш тарткан, дип әйттеләр. Мин түзмәдем, моны үзеннән сорадым. Ул бу хәлне раслады. Монда инглиз теле дә килеп керә, дип әйтте. Инглизләрдә милк – молоко – сөт. Дөнья күләм белемне үзләштергән, күп фактик материаллар белән эш иткән галим әдибебезнең фикерләү, чагыштыру мөмкинлеге, энҗеләү-нечкәләү үлчәве сизгер иде, билгеле. Ә шулай да миндә мал агы, туар агы (молоко, творог) үзебезнекедер дигән үҗәтлек калды әле. Безнең якларда бу гыйбәрәләр бөтенләй үк төшеп калмаган әле. Сыер агы дип әйтү гадәти санала.Терлек-туарга мал дип карау, әйтү нык сакланса да, нишләптер, мал агын ташлап, сыер агы диләр. Аннан соң бит инглизләр дә әллә кем түгел. Шуларның бер галиме “Библийские холмы” исемле китабында шулай ук сүз мәгънәләре турында гәп кора. Ул тикшергән сүзләр арасында төрки булганнары аз түгел, күзгә бәрелеп торалар. Бу галим аларның берсен генә дә төрки дип авыз ачмый, әллә кемнәргә китереп бәйли, төрки дип атарга уена да килми. Искиткеч евроцентризм дигән авыру!
Бездә “яхшылык эшлә дә суга сал” дигән әйбәт мәкаль, ахрысы, кайвакыт артыграк та тормышка ашырылган. Алтын Урда ханнарының үзләре, халкы мөселман була торып, чиркәү-монастырларны өф-өф итеп саклауларына гына кара инде син. Ахыры ни белән бетте... Мәскәүләрнең Казан ханлыгын, башка татар ханлыкларын кулга төшерүдә беренче булып оештыручы, катнашучыларның кемнәр икәнлеге искә төшә... Яисә борынгы төркиләрнең эзлекле тарих язмаулары. Корычны иң беренче коюың, кәгазь акчаны иң беренче куллануыңны булса да ташка басып калдыр идең, ичмаса... Ә менә Көнбатыш дигән җир мактанчык. Алар гына барсын да эшләгән, булдырган икән. Монгол, төрки гаскәрләрнең, аларның ханнарының ерак көнчыгыштан хәтле тәре күтәреп килмәүләре, Болгар – Идел буйларына, Урта һәм Үзәк Азия турыларына җиткәч, мәҗүсилектән тоташ мөселманлыкка күчүләре өчен, Монгол иленә, Ерак Төркестанга, Кытайга хәтле миссионер булып йөргән Папа монахларының тырышлыклары юкка чыкканы өчен төркиләргә каршы тоташ дошманлык юлына басканнар икәнлеге килеп чыга. Төркиләр христиан (бигрәк тә католик) булып килсәләр, бер дә варвар дип сүз чүбеге чәйнәмәсләр иде әле.
Бер эгоистик караш хакында гына дөнья цивилизациясе киштәләрендә төркиләргә урын бирмәскә тырышу каршылыгы белән бергә, халкыңның шул дөнья алгарышында шактый гына өлеше барлыгын исбатларга тырышып, исәпсез-хисапсыз тарихи катламнарга чуму – печән кибәненнән югалган инәне эзләү белән бер дип әйтү генә дә аз булыр. Нурихан Фәттахның лингвистик эзләнүләре таш гасырдан алып бүгенге көннәргә хәтле вакыт чикләрен үз эченә ала. Бу эзләнүләрнең объекты – бөтен дөнья халыкларының теле.Таш гасырдан бүгенгегә кадәр. Шуңа бәйләнгән рәвештә килеп чыккан сорауларга җаваплар эзләү юлында тагын да күпме башка фәннәр катламын актару.
Шулай итеп, галим язучының дистә еллар буе эзләнүләре нәтиҗәсе булып, “Шәҗәрә”дән соң “Язык богов и фараонов” хезмәте дөньяга килә. Әле кайчан гына “Шәҗәрә”дәге Фест дисбесен борынгы авазыбыз – хәбәребез итеп күтәреп йөргән идек, “Язык богов и фараонов” хезмәте белән Нурихан Фәттах безне бөтен дөнья киңлекләренә алып чыкты, аның да вакыт ягыннан иксез-чиксез гасырларны эченә алганына.
Тарихи-лингвистик этимология юнәлешендә эшләвен дәвам иткән хәлдә, Нурихан абый безне ике китаптан торган “Сызгыра торган уклар” исемле романын язып, шаккатырды, үсендерде, үстерде, чөнки безне бу әсәрдә безнең борынгы заманда кендегебез береккән җиргә – ерак төркестанга һәм кытайларга хәтле алып барып җиткерде. Моңа чаклы кырык йозак белән бикләнгән кебек тоелган җирләр, юллар, хәлләрнең шаһиты булгандай тойдык үзебезне. Бу совет чорында, татар бетә, бетә дигән елларда язылганын искә алсак, Нурихан Фәттахның иҗатына бәһа биреп бетерә алмаячагыбызны аңларбыз. Бүгенге көндә дә бернинди информация бирмәскә тырышып яшәгән кытайларның да үткән-киткәннәренә дә күз салып кара әле. Нурихан абый тагын беренче булды. Әйе, бар ул безнең беренчеләр. Бөтен дөнья буйлап таралган татарны эзләп, барлап, шул хакта язучы Тәүфик Әйди бар иде. Бу өлкәдә ул да беренче иде. Тагын да татар бетә дигән елларда батырган җирдән калкып чыгып, татар сәнгате турында сәнгати дәрәҗәдә туган телендә язмалар бирә башлаучы шагыйрә Розалина Шаһиеваны гына ал инде! Туган тел бетә дигән сәгатьтә тота да урыс мәктәбендә уку сәбәпле рәтләп белмәгән туган телен сәнгать дәрәҗәсенә күтәреп өйрәнә.
Әйе, бөек шәхесләребез, инде беттек, дигәндә, калкып чыгалар да, юк бетмәдек, халык бар ул, тарихы бар, сүзе-теле, көе-моңы бар дип, тирәнлеккә чумалар, һәм аннан безнең чумдырылган энҗе-мәрҗәннәрне калкытып, тын беткәндә диңгез төбеннән күтәреләләр, күтәреләләр дә, әйе, халыкны күтәрәләр. Мәсәлән, бүгенге бер нотага калган заманда композитор Шамил Шәрифуллинның өендәге лабораториясендә, үзенчә студиясендә диңгез шавыдай көчле, урмандагы куе ябалдашлы агач яфракларыдай шаулы, бөтен кошларның бергә кушылып сайравыдай тәэсирле музыканы килеп тыңласыннар...
Нурихан абый күбрәк өйдә булып, өйдә язып утырыр иде. Ул сирәгрәк күренер иде. Күренер иде дим, чөнки совет заманында дөнья хәтле нәрсәләр була иде: профсоюз, комсомол, коммунистлар җыелышыннан алып, үзара ярдәмләшү кассасы җыелышларына кадәр йөрисе иде. Син бөтенләй дә комсомол яисә коммунист булмасаң да. Язучылар өчен бу җыеннар, билгеле, Язучылар берлеге бинасында үтә иде. Ләкин кызыгы шунда, Нурихан абый үзе булмаса да, аның рухи энергетикасы Дәрвишләр бистәсеннән үк сизелеп, тоелып тора иде. Язучылар җыелышында Нурихан Фәттах ни әйтер дигән сыманрак сүз чыкмый калмый иде. Татар язучыларна, (бу татар халкына дигән сүз) аның тәэсире искиткеч зур булды. Бу тәэсирне, шикләнмичә, Нәкый Исәнбәт, Әмирхан Еники энергетик көче белән тигез дип хисапларга мөмкиндер.
Җае чыккан саен мин бахырыгыз да Нурихан абый ышыгына-яктылыгына (төрекләрдә ышык бүгенге көндә дә яктылык булып йөри. Бездә дә бу сүз кимсетелмәгән: ышык – җылы, рәхәт бер урын) елышканмын булып чыга. “Милли түбәтәй...һәм...” исемле бер мәкаләм Нурихан Фәттах дип башлана. Әле күптән түгел, быелгы елның июль аенда “Татарстан” радиосында үткән бер әңгамәдә дә мин сүзне туган телебездә сүз мәсьләсендә Нурихан Фәттах кебек принципиаль буласы иде дип тәмамладым. Редактор-мөхәррир булып та үзләрен чиновник сыман тотканнары да Нурихан абыйдан бераз шүрлиләр иде, дөресрәге, сүз, туган телебездәге әдәби сүз мәсьәләсендә Нурихан Фәттахның принципиальлегеннән җиңеләләр иде. Минем Нурихан абыйның “Сызгыра торган уклар” романындагы кайбер детектив алымнар турында язасым да килеп китә иде. Кызык бит. Тарихи роман. Ә детектив элементлары тулып ята кебек тоела миңа. Курыктым. Хата ясарсың да, аннан Нурихан Фәттах каршында җавап бир...
Мин үземнең бер поэмамның исемен инстинктив рәвештә “Шәҗәрә” дип язып куйганнан соң, Нурихан абыйның “Шәҗәрә” китабын тагын бер кат кулыма алып, мондый исемне кушарга лаекмы минем әсәрем дигәндәй, әйләндерә-әйләндерә караганымны төгәл хәтерлим. Казан ауганнан соң, ундүрт яшьлек бер кыз баланың трагик маҗаралар кичерә-кичерә Ходай рәхмәте белән исән калып, Казаннан еракта, Чулман елгасы ягындагы бер авылда безнең шәҗәрәне янәдән тудыручылар сафына басуы хакындагы әсәрем турыдан-туры Нурихан Фәттах иҗаты тәэсиренә килеп бәйләнгәнен тәнем-каным белән тоям.
“Ватаным Татарстан”. 2 февраль, 2007 ел.
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.