Latin

Премия

Общее количество слов 388
Общее количество уникальных слов составляет 290
47.5 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
57.1 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
62.1 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
(юмореска)
– Хөрмәтле әфәнделәр һәм ханымнар! – Рунис бүлмәдә утыручыларга күз йөгертеп чыкты, почмакта утырган Галәви абзыйны күреп, өстәп куйды. – Хөрмәтле иптәшләр! Мин бик дулкынланам... Дулкынланамаслык мени?! Шундый зур җиңү яуладым... яуладык бит! Әгәр берүзем генә булсам, сез ярдәм итмәсәгез мондый җиңүне яулый алмаган булыр идем. Бу җиңү бер минеке генә түгел, ә тоташ коллективныкы. Әйе, әгәр коллектив... әгәр директорыбыз Музюкин иптәш... әфәнде миңа тимер кыручыларның республика конкурсына барырга рөхсәт бирмәсә, әгәр баш бухгалтерыбыз Иван Иваныч башкалага барырга командировычныйга кул куймаса, әгәр склад мөдиребез Мөбәшир Шәйшәрипович яңа эш киемнәре бирмәсә, әгәр мастерыбыз Сан Саныч машинасына утыртып алып бармаса, бригадирыбыз Фиалит Фиринатович эштән соң калып тимер кыру осталыгын камилләштеререгә рөхсәт итмәсә, мин республика ярышында өченче урынны алаламаган булыр идем!..
Рунис почмакта утыручы Галәви абзыйга тагын бер караш ташлады да, аның конкурска киткәндә әҗәткә акча биреп торуын искә төшереп, өстәп куйды:
– Аеруча Галәви... әфән... иптәшкә зур рәхмәтлемен. Ул миңа тимер кыруның барлык нечкәлекләрен өйрәтте. Әфәнделәр һәм ханымнар, иптәшләр! Бу җиңү – безнең уртак җиңү. Монда исемләп үткән барлык иптәш... әфәнделәрнең дә өлеше зур. Республика конкурсында өченче урын өчен премия дә уртак... – Рунис монысын ялгыш ычкындырдым ахыры дип туктап калды.
Директорның киң бүлмәсен яңгыратып кул чаптылар. Симез, иләмсез корсаклы директор Музюкин әкрен генә йомшак кәнәфиеннән торды. Гади тимер кыручының Оскар премиясе алганнан соң Америка актерларыныкы кебек шушындый ялкынлы чыгышыннан соң ул артык сүз сөйләп тормады. Егет эшли дә, сөйли дә белә, сүз юк – гомер бүләк иткән өчен әти-әнисенә, тәрбияләгән өчен нәнәсе белән карт әтисенә, балалар бакчасы мөдиренә һәм тәрбиячеләргә, белем биргән өчен мәктәп, училище директорына һәм уктыучыларына, эшкә алып килүче вахта автобусының водителе Гәрәйгә, цехны җыештыручы Нина түтәй белән вахтер Семенга гына рәхмәт әйтмәде бит. Директор мамык мендәр кебек бармаклары белән Рунисның сөялле кулын кысты: «Котлыйм, менә почет грамотасы! Премиясен өштән соң бухгалтериядән кереп алырсың. Җиңүне юабыздыр бит?», дип йөзенә елмаю галәмәте чыгарып, ялтыравык кәгазь кисәге тоттырды.
– Тагын бер мәртәбә зур рәхмәт, – диде Рунис. – Юабыз анысы... Барыгызны да кич, эш азагында, фуршетка чакырам.
Егетнең бу көнне төшкә кадәр аягы җиргә тимәде, кош кебек очып кына йөрде. Тик төштән соң бухгалтер аны җиргә төшерде: җиңгән өчен премия директорга, баш бухгалтерга, склад мөдиренә, мастерга, бригадирга һәм Руниска бүленгән иде. Егет ведомостькә кул куеп акча алды да санап карады – монда ике шешәгә дә җитми бит. Ә ул җитәкчеләрне фуршетка чакырды. Рунис янә әҗәткә акча сорап торырга Галәви абзый янына йөгерде, аның хатыныннан яшереп куйган запасы бардыр әле.
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.