Latin

Пәйгамбәрләр Тарихы - 1

Общее количество слов 4297
Общее количество уникальных слов составляет 1674
35.1 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
49.6 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
57.9 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
Россия Ислам университеты
Басма өчен җаваплы:
Россия Ислам университетының
ректоры, мөфти
Госман хәзрәт Исхакый
Пәйгамбәрләр тарихы.
Китапны әзерләде:
Нурислам Ибраһим
Техник мөхәррир:
Рамил Ильяс
Бу китап Татарстан Җөмһүрияте Диния Нәзарәте
каршындагы «Галимнәр шурасы» карары
нигезендә бастырыла.
Казан – 2003
Бисмилләһир-рахмәнир-рахим
Тарих гыйлеме
Үткән заманда яшәгән кешеләрнең тормышлары, яшәешләре һәм ничек һәлак булулары хакында эзләнүләр алып бара һәм аларның һәлак булуларының сәбәпләрен тикшерә торган фән «тарих фәне» яки «тарих гыйлеме» дип атала.
Тарих гаять файдалы бер фән. Тарихка күңел куеп, гыйбрәт күзе белән карап укыган кеше, әлбәттә, аннан үзенә файда алачак. Тарихның иң зур файдасы - холыкны төзәтү һәм фикерне ачу. Тарихны укыган кеше, элек яшәгән бер яхшы кешенең күркәм эшләре хакында укып, үзе дә шуның кебек булырга тырыша, начар һәм кабәхәт бер кеше турында укый да, аңа нәфрәтләнә һәм аның кылган эшләреннән бизә. Бер милләтнең алга китүенә һәм дәвамына сәбәп булган эшләрне үзенең милләттәшләренә дә аңлата. Башка бер милләтнең һәлак булуларына сәбәп булган эшләрне үз милләте арасына кертүдән саклана, әгәр керә башлаган булса, бетерергә тырыша һәм шуны кавеменә дә аңлата.
Тарихның: гомуми тарих, махсус тарих һәм дин тарихы дигән бүлекләре бар.
Әгәр бер халык һәм милләтне аермыйча, кешеләрнең җәмгыять хәлендә яши башлаган вакытларыннан алып бүгенге көнгә кадәр булган тормыш хәлләрен аңлатса, аңа «гомуми тарих» диелә.
Әгәр бер хөкүмәт, яки бер милләтнең хәленнән генә сөйләнсә, аңа «махсус тарих» диелә.
Пәйгамбәрләрнең хәлләрен бәян иткән тарихка «дин тарихы» диелә.
Тарих гыйлеме өчен ярдәмче фәннәр дә бар. Алар арасында иң мөһиме – география белән хронология. География тарихта искә алынгән кавемнәрнең торган җирләреннән хәбәр бирсә, хронология исә тарихта булган бер вакыйганың кайсы заманда булганлыгы һәм аннан соң ничә ел үткәнлеге хакында хәбәр бирә.
Дөньяның яратылышы
Аллаһы Тәгалә бу дөньяны юктан бар иткән. Ул иң элек җир белән күкләрне, аннан соң дөньядагы башка мәхлүкъларны яратып, иң ахырда Адәм галәйһиссәләмне яраткан. Бу дөньядагы бөтен кешеләр Адәм галәйһиссәләмнең балалары.
Адәм галәйһиссәләм
Аллаһы Тәгалә Адәм галәйһиссәләмне туфрактан яратып, аңа җан өрә һәм акыл бирә. Фәрештәләргә: «Аңа сәҗдә итегез!» – дип боергач, барысы бердән сәҗдә кылалар, бары Иблис кенә үзенең тәкәбберлеге һәм көнчелеге белән Адәм галәйһиссәләмгә сәҗдә кылырга гарьләнә һәм шуның өчен ул Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтеннән мәңгегә сөрелеп, мәлгун була һәм аңа «шайтан раҗим» диелә. Шул вакыттан башлап, ул адәм балаларына дошман була.
Бөтен җанлы мәхлүкълар парлы итеп яратылсалар да, Адәм галәйһиссәләм парсыз яратыла. Соңыннан, аңа иптәш итеп, Аллаһы Тәгалә Хава анабызны яратып, икесен дә җәннәткә кертә. «Ашагыз, эчегез, ләкин шул агачка якынлашмагыз!» – дип, Җәнап Хакның Үзенә мәгълүм бер агачның җимешеннән башка бөтен җәннәт нигъмәте аларга рөхсәт ителә.
Ләкин шайтан бер юл табып, җәннәткә керә дә, Адәм белән Хаваны вәсвәсә кыла: «Хуҗагыз сезне ни өчен ул агачка якын бармаска боерганын, беләсезме? Чөнки, аның җимешен ашасагыз, сез үлемсез булачаксыз һәм җәннәттә мәңге калачаксыз!» – ди. Ул шул рәвешчә Хаваны, аннан соң Адәмне алдап, икесенә дә шул тыелган агачның җимешен ашата. Нәтиҗәдә, Аллаһы Тәгалә өчесен дә җәннәттән сөрә.
Шуннан соң алар җир йөзенә төшеп, күпмедер вакыт берберсеннән аерылышып йөргәч, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән янә кавышып, бергә яшәп, бик күп балалар дөньяга китерәләр. Риваятьләрдән күренгәнчә: Хава анабыз берсе – кыз, берсе ир бала итеп, кырык игез бала тудыра, бары Шис галәйһиссәләм генә игезәк сыңарсыз дөньяга килә.
Адәм галәйһиссәләм үзенең балаларына һәм оныкларына пәйгамбәр була. Аллаһы Тәгалә аңа ун сәхифә (бит) дин кануннары бирә. Ул мең ел яшәп, үзенең нәселе кырык мең кешегә җиткәндә, җомга көнне вафат була. Хава анабыз да бер елдан соң вафат була.
Кабил белән Һабил
Игезәк сыңары булмаган кызга өйләнү – Адәм галәйһиссәләмнең шәригате була. Тормыш шул рәвештә дәвам иткән хәлдә, Адәм галәйһиссәләмнең ике улы – Кабил белән Һабил арасында түбәндәге низаглы вакыйга була: Кабил үзе белән бергә туган Әкълимә исемле кыз кардәшен алырга тели, ләкин Адәм галәйһиссәләмнең шәригате буенча Әкълимә Һабилгә никахланырга тиеш була. Шулай араларында низаг туа. Низагны чишү өчен Адәм галәйһиссәләм аларга корбан китерергә боера. «Кайсыгызның корбанын Аллаһ кабул итә, Әкълимәне шул алыр», – ди. Һабилнең корбаны кабул булып, Әкълимә Һабилгә тиешле булып кала. Кабил көнләшеп һәм шайтанның вәсвәсәсенә бирелеп, Һабилне үтерә. Ул үзенең шул явыз эше белән Аллаһы Тәгаләгә һәм атасына гөнаһлы була. Шулай итеп, җир йөзендә иң беренче кан түгүче һәм кеше үтерүче Кабил булып, иң беренче мәет Һабил була.
Шис галәйһиссәләм
Шис галәйһиссәләм Адәм галәйһиссәләмнең балалары арасында иң изгесе һәм иң гүзәле булганы өчен аны Адәм галәйһиссәләм вафат булганнан соң баш итеп куялар. Соңыннан Аллаһы Тәгалә аны пәйгамбәр итеп, аңа илле бит дини кануннар иңдерә. Кәгъбәне таш һәм балчыктан иң беренче Шис галәйһиссәләм төзи.
Идрис галәйһиссәләм
Идрис галәйһиссәләм – Шис галәйһиссәләмнең оныгы. Исеме асылда башкача булып, бик күп вакыт дәрес белән мәшгуль булганлыгы өчен Идрис дип йөртелә. Ул Шис галәйһиссәләмнән соң пәйгамбәр була. Аңа бәндәләрне хак юлга чакыру өчен утыз бит дин кануннары иңдерелә. Идрис галәйһиссәләм заманында кешеләр хак юлдан тайпылып, потларга табына башлаган булалар. Идрис галәйһиссәләмгә күкләрнең ишеге ачыла һәм ул сәламәт хәлдә күккә күтәрелә.
Иң беренче каләм белән язу язган һәм кием тегеп кигән кеше Идрис галәйһиссәләм була. Аңа кадәр кешеләр хайван тиреләре ябынып йөргәннәр.
Нух галәйһиссәләм
Идрис галәйһиссәләм күккә ашканнан соң, балалары туры юлдан адашып, араларында потларга табыну кебек көферлек һәм имансызлык эшләре тагын да күбәя. Шул вакытта аларга хак юлны күрсәтү өчен Нух галәйһиссәләм пәйгамбәр итеп җибәрелә. Ләкин Нух галәйһиссәләм аларны никадәр тырышып һәм ничә еллар гомер уздырып хак юлга чакырса да, үзенең өч улы һәм алардан кала берничә кеше генә иман китерәләр. Башкалар һаман көферлектә калалар. Хәтта Нух галәйһиссәләмгә күп төрле җәфалар кылалар. Ниһаять, Нух галәйһиссәләм аларның иманга килүләреннән өметен өзеп аларга бәддога кыла. Аллаһы Тәгалә аның догасын кабул итеп, адашкан, азган халыкны туфан (су басу) белән һәлак итә.
Нух галәйһиссәләм Аллаһы Тәгаләнең әмере белән зур бер көймә ясый. Ул шул көймәдә иман китергән кешеләр белән бергә исән кала. Риваятьләргә караганда, туфан алты ай дәвам итә. Туфаннан соң иман китергән кешеләр дә вафат булып, ирләрдән бары Нух галәйһиссәләм һәм аның Хәм, Сәм, Яфәс исемле өч улы гына исән калалар. Бөтен кеше Нух галәйһиссәләмнең шул өч улыннан тарала. Шуның өчен Нух галәйһиссәләмне «икенче ата» дип атыйлар.
Кара гарәпләр, хәбәшиләр – Хәм нәселеннән, ак гарәпләр, фарсы белән румнар – Сәм нәселеннән, һәм пәйгамбәрләр дә аның нәселеннән килделәр. Төрек, монгол, татар, манчҗүр кавемнәре Яфәс нәселеннән булалар.
Нух галәйһиссәләм мең елга якын гомер сөргәч туфаннан соң өч йөз илленче елда вафат була.
Нух галәйһиссәләмнең балалары һәм оныклары
Хәм улы Күшнең Нәмрут исемле бер улы Бабил шәһәрен төзи. Шуңа бәйле рәвештә Бабилдә булган патшаларның бөтенесе дә Нәмрут дип йөртеләләр. Шул нәмрутларның берсе тәңрелек дәгъвасына керешеп, бик зур гөнаһлар кыла. Моны үзе дә аңлап, яңадан берәр туфан була калса дип, бик биек бер манара төзетә башлый. Ул туфан була калса, шуның башына менеп котылырмын дип уйлый. Ләкин беркөнне Аллаһы Тәгаләнең әмере белән төзүчеләрнең телләре үзгәреп, максатларын берберләренә аңлатудан гаҗиз калалар. Шуңа күрә манараны төзеп бетерә алмыйча төрлесе төрле тарафка таралалар. Шул вакыйгадан соң җир йөзендә күп төрле телләр барлыкка килгән имеш.
Һүд галәйһиссәләм
Туфаннан соң Ямәндә гад кавеме хак юлдан адашып потларга табына башлый. Аларны иманга чакыру өчен Аллаһы Тәгалә Һүд галәйһиссәләмне җибәрә. Һүд галәйһиссәләм аларны никадәр тырышып хак юлга өндәсә дә, бик аз гына кеше иман китереп, башкалары һаман көферлектә һәм адашуда калалар. Соңыннан аларга Аллаһы Тәгалә гаять көчле җил җибәреп, һәммәсен дә һәлак итә. Һүд галәйһиссәләм белән аңа иман китерүчеләр генә исән калалар.
Салих галәйһиссәләм
Гад кавеменнән соң Шам белән Хиҗаз арасындагы бер урында сәмүд кавеме яши. Алар да гад кавеме кебек хак юлдан адашкан булалар. Аларны дингә чакыру өчен Аллаһы Тәгалә Салих галәйһиссәләмне җибәрә. Ләкин ул никадәр тырышса да, кавеменең бик азы гына иман китерә. Алар Салих галәйһиссәләмгә: «Шул ташның эченнән бер дөя чыгар, карынында баласы да булсын! Шуннан соң без сиңа иман китерербез», – диләр. Аллаһы Тәгаләнең әмере белән шул күрсәтелгән таштан бер дөя чыга һәм бала тудыра. Бу хәлне күргәч, беразы иман китерсә дә калганнары һаман азгынлыкларын дәвам итәләр, хәтта суярга рөхсәт булмауга карамастан, дөяне бугазлап ташлыйлар. Соңыннан күктән бер куркыныч тавыш чыгып, бөтенесе дә һәлак ителәләр. Кавеме һәлак булганнан соң Салих галәйһиссәләм Мәккәгә күчеп, калган гомерен шунда үткәрә.
Ибраһим галәйһиссәләм
Ибраһим галәйһиссәләм Бабил шәһәрендә туа. Ул вакытта Бабилда йолдызларга табынучы кавем яшәгән була. Аларны хак юлга өндәү өчен Аллаһы Тәгалә Ибраһим галәйһиссәләмне җибәрә. Ул аларны хак дингә никадәр өндәсә дә, инанмыйлар. Моннан тыш Бабил хөкемдары Нәмрут аны утка салдыра. Ләкин Аллаһы Тәгалә аны утта яндырмыйча саклап кала. Бу могҗизаны күреп беркадәр кеше иман китерә. Ибраһим галәйһиссәләм мөэминнәр белән бергә Шамга һәм аннан соң Мәккәгә һиҗрәт кыла. Мәккәдә улы Исмәгыйль галәйһиссәләм белән Кәгъбәне төзиләр. Мосафирларга хөрмәт күрсәтү Ибраһим галәйһиссәләмнең иң мактаулы гадәтләренең берсе була.
Лут галәйһиссәләм
Лут галәйһиссәләм Ибраһим галәйһиссәләм белән бертуган Һарунның улы. Ул Ибраһим галәйһиссәләмгә иман китерүчеләрдән булып, Бабилдан аның белән бергә һиҗрәт кыла. Сәдүм халкына пәйгамбәр итеп җибәрелә. Сәдүм халкы ул көнгә кадәр кылынмаган яман эшләрне кыла башлаган булалар. Аллаһ Тәгалә ирләргә хатын-кызлар белән никахлашып яшәргә бора. Сәдүм халкы бу әмерне бозып, бер җенес кешеләре үзара җенси мөнәсәбәткә керә. Лут галәйһиссәләм аларны иманга чакырып, шул яман эшләреннән биздерергә никадәр тырышса да, алар аның сүзләренә колак салмыйлар. Аллаһы Тәгалә аларның өстенә таш яудырып шәһәрләренең астын өскә әйләндереп, һәлак итә. Лут галәйһиссәләм үзенең өй җәмәгатьләре белән араларыннан чыгып котыла. Бары тик хатыны гына бозык халык белән бергә һәлак була, чөнки ул шул халыкның хезмәтчесе була.
Исмәгыйль галәйһиссәләм белән Исхак галәйһиссәләм
Ибраһим галәйһиссәләмнең хатыны Сара анабыздан бала булмау сәбәпле, Ибраһим галәйһиссәләмнең сиксән яшендә дә бер баласы да булмый. Шуңа күрә ул хатынының рөхсәтен алып, Һәҗәр анабызны никахлап ала. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән Һәҗәр анабыз бер ир бала тудыра. Аңа Исмәгыйль дип исем кушалар. Сара анабыз моны күреп шатланса да, үзенең баласыз булуыннан бик кайгыра. Һәм Аллаһы Тәгалә аңа мәрхәмәт итеп картлык көнендә бер бала бирә, исемен Исхак дип куялар.
Сара анабыз пәйгамбәр хатыны булса да, Һәҗәр анабызга каршы ачу һәм көнчелек күрсәтә. Ибраһим галәйһиссәләмгә Аллаһы Тәгалә тарафыннан Исмәгыйль галәйһиссәләм белән Һәҗәр анабызны Хиҗаз тарафына илтеп куярга әмер була. Исмәгыйль галәйһиссәләм шунда Җүрһәм исемле гарәп кабиләсе белән аралашып үсә һәм алардан кыз алып, бик күп балалары була. Исмәгыйль галәйһиссәләмгә Аллаһы Тәгалә тарафыннан шундагы халыкларга әтисе Ибраһим галәйһиссәләмнең шәригатен өйрәтергә әмер бирелә.
Исмәгыйль галәйһиссәләм асылда гибрани булганы өчен аның нәселе мүстәгърабә (гарәпләшкән) дип атала.
Ибраһим галәйһиссәләмнең вафатыннан соң аның урынына Исхак галәйһиссәләм пәйгамбәр була. Аның Гайс һәм Ягъкуб исемле ике улы була. Гайс пәйгамбәр булмый, Ягъкуб исә әтисе Исхак галәйһиссәләм урынына пәйгамбәр була. Аннан соң барлык пәйгамбәрләр дә Исхак галәйһиссәләм оныкларыннан була. Бары тик Аллаһның соңгы пәйгамбәре Мөхәммәт галәйһиссәләмнең генә нәселнәсәбе Исмәгыйль галәйһиссәләмнән була.
Бәнү Исраил һәм Мөкаддәс җир
Әгәр Азия картасына карасак, Урта диңгезнең көнчыгыш ярында Шам шәриф, Коддүс шәриф, Лут күле (Үле диңгез) дигән сүзләрне күрербез. Лут күле бик зур күл. Элек аның урынында Лут кавеме яшәгән. Алар һәлак булганнан соң шул күлнең пәйда булуы риваять кылына. Шул җирләрнең төньяк яртысы – Фәләстын җирләре. Бу җирләр Аллаһы Тәгалә тарафыннан Ибраһим галәйһиссәләмнең нәселенә вәгъдә кылынган була. Шуңа күрә, бу җирләргә Мөкаддәс (Изге) җир дигән исем бирелә. Бу җирләрдә Ибраһим галәйһиссәләм нәселеннән Ягъкуб галәйһиссәләмнең уллары һәм аларның нәселләре яшәгән.
Ягъкуб галәйһиссәләмнең кушаматы Исраил булып, аның нәселе Бәнү Исраил дип атала. Дин тарихында иң мәшһүр булган кавем – Бәнү Исраил. Аларга бик күп пәйгамбәрләр җибәрелә. Алар белән бик күп төрле вакыйгалар була.
Ягъкуб галәйһиссәләм Ибраһим галәйһиссәләм белән бертуган кешенең нәселеннән Лиян исемле кешенең Ләя һәм Рахилә исемле кызларына никахлана.
Ягъкуб галәйһиссәләм балалары
Ягъкуб галәйһиссәләмнең Ләядән – алты, Ләянең җариясе Зәлфәдән – ике, Рахиләнең җариясе Бәлһәдән – ике һәм Рахиләнең үзеннән – Йосыф һәм Бинямин исемле ике улы – бөтенесе бергә унике углы була.
Ягъкуб галәйһиссәләмнең уллары, һәм аларның да балалары күп булып, Бәнү Исраил үзләре генә дә байтак җыелалар. Барысына да аталары Ягъкуб галәйһиссләм пәйгамбәр булып, Мөкаддәс җирендә торганнар. Соңыннан алар Мөкаддәс җиреннән Мисырга һиҗрәт кылып, анда ике йөз унбиш ел торганнан соң янә кире Кәнганга кайталар. Мисырга һиҗрәтләренә Йосыф галәйһиссәләм сәбәпче булса, аннан янә кире Кәнганга кайтуларына Муса галәйһиссәләм сәбәпче була.
Әюп галәйһиссәләм
Әюп галәйһиссәләм Исхак галәйһиссәләмнең Гайс исемле улының нәселеннән. Нәсел-нәсәбе: Әюп ибне Муса ибне Зурах ибне Гайс ибне Исхак ибне Ибраһим галәйһиссәләм. Әюп галәйһиссәләм күп мал һәм балалар иясе була. Сания һәм Румлә кавемнәренә пәйгамбәр итеп җибәрелә. Хатыны Ягъкуб галәйһиссәләмнең кызы Рәхмәт иде, дип риваять ителә. Шулай итеп Әюп галәйһиссләм Ягъкуб галәйһиссәләм белән гасырдаш пәйгамбәр була. Кайбер риваятьләрдә Әюп галәйһиссәләмнең хатыны Йосыф галәйһиссәләмнең Ибраһим атлы улының кызы имеш. Ничек булса да булгандыр, Аллаһы Тәгалә Әюп галәйһиссәләмне бөтен малын юк итеп һәм аңа яман тире авыруын биреп сыный. Тәне кортлап, янына кеше бара алмаслык хәлгә килә, ашарларына ризыклары бетә. Ләкин ул барысына да сабыр итеп һаман Аллаһыга шөкер итә, зекер әйтә. Хатыны бернигә карамастан аңа тугрылык белән хезмәт итә, аны ашата, эчертә торган була. Ниһаять, Аллаһы Тәгалә Әюп галәйһиссәләмне чиреннән азат итә, аларга сабырлыклары өчен мал һәм дәүләтләрен әүвәлгедән дә артык итеп бирә, балалары да күбәя. Нәтиҗәдә, икесе дә дөньяда һәм ахирәттә уңышка ирешәләр.
Шогаеп галәйһиссәләм
Шогаеп галәйһиссәләм Ибраһим галәйһиссәләмгә иман китереп, аның белән Бабилдән Шам тарафына һиҗрәт иткән бер кабиләдән, әбисе Лут галәйһиссәләмнең кызы. Шогаеп галәйһиссәләм татлы телле һәм сөйләгән сүзе тәэсирле бер пәйгамбәр булганы өчен үзенә «Хатибүл-әнбия» (Пәйгамбәрләрнең иң оста теллесе) кушаматы бирелә.
Шогаеп галәйһиссәләм һәртөрле бозыклыклар кылып яшәүче Әйкә белән Мәдьян халкын хак юлга өндәр өчен пәйгамбәр итеп җибәрелә. Ләкин аларга шул сүзгә оста пәйгамбәрнең дә вәгазь-нәсыйхәтләре тәэсир итми, алар һаман үзләренең азгынлыкларында дәвам итәләр. Ахырда Аллаһы Тәгалә Әйкә үзәненә бик каты эсселек җибәрә һәм ул эсселек бер атна дәвам итеп елгалардагы суларны кайната. Соңыннан Аллаһы Тәгалә бер болыт җибәреп, шул болыттан өсләренә ут яудыра, барысы да шуның белән янып һәлак булалар. Мәдьян әһелләре дә бер куркыныч тавыш белән һәлак ителәләр.
Соңыннан Шогаеп галәйһиссәләм үзенә иман китергән мөэминнәр белән бергә Мәккәгә һиҗрәт кыла һәм шунда гомеренең ахырына кадәр гыйбадәт кыла. Шогаеп галәйһиссәләм Муса галәйһиссәләм белән гасырдаш пәйгабәр була.
Йосыф галәйһиссәләм
Ягъкуб галәйһиссәләм үзенең балалары арасында Йосыф галәйһиссәләмне иң нык сөя торган була, чөнки Йосыф галәйһиссәләм кешеләрнең иң гүзәле булу белән бергә да бик күркәм әхлаклы була. Бу нәрсәләр Йосыф галәйһиссәләмнең кардәшләрендә көнчелек хисе уята. Беркөнне Йосыф галәйһиссәләм төшендә унбер йолдыз, кояш һәм айның сәҗдә кылуларын күрә. Шул төшне әтисе Ягъкуб галәйһиссәләм аның зур дәрәҗәле бер кеше булачагы һәм унбер кардәше аның хезмәтендә булачагына юралгач, Йосыф галәйһиссәләмнең кардәшләренең хөсетлекләре һәм дошманлыклары тагын да арта.
Беркөнне кардәшләре Йосыф галәйһиссәләмне әтисеннән алдап алып чыгып, бер коега ташлыйлар да, күлмәгенә ялган кан буяп, «Энебез Йосыфны бүре ашады», – дип, әтиләре Ягъкуб галәйһиссәләмне елый-елый ышандырмакчы булалар.
Йосыф галәйһиссәләм бераз вакыт коеда ята. Аңа кардәшләреннән берсе ашарына китерә торган була. Беркөнне кардәше, гадәттәгечә, ашарга алып килгәч, Йосыф галәйһиссәләмнең коедан чыгарылган һәм Мисырга китәсе бер кәраван эчендә утыра икәнен күрә. Шуннан соң кайтып, ул башка кардәшләрен дә алып килә. Алар: «Бу безнең колыбыз иде, качты», – дип, аны кәраван ияләренә бик очсыз бәягә генә сатып җибәрәләр.
Йосыф галәйһиссәләм Мисырда Мисыр падишаһының вәзиренә сатыла. Берникадәр вакыттан соң вәзирнең хатыны Зөләйха Йосыф галәйһиссәләмгә гашыйк була. Йосыф галәйһиссәләм ул теләгән гөнаһка – никахсыз мөнәсәбәтләргә – риза булмагач, яла ягып, Йосыф галәйһиссәләмне зинданга салдыра.
Йосыф галәйһиссәләм төшләр юрый һәм юраганы рас килә торган була. Зинданда бергә булган Мисыр падишаһының ширбәтчесе үзенең төшен зинданнан чыгуга юратканнан соң, ул чыннан да зинданнан чыгып, янә ширбәтче була.
Бервакыт Мисыр падишаһы төшендә җиде симез сыерны җиде арык сыер ашавын һәм җиде коры башак белән җиде яшел башак күрә. Ул төшне һичкем юрый алмый. Ниһаять, беркөнне ширбәтченең исенә Йосыф галәйһиссәләм төшә һәм аңа барып төшнең юралышын сорый. Йосыф галәйһиссәләм төшне җиде ел икмәк нык уңачак, соңыннан җиде ел ачлык һәм кытлык булачак, дип юрый. Мисыр падишаһы моны ишеткәч, бик шат булып Йосыф галәйһиссәләмне зинданнан чыгара. Һәм аны үзенә авыл хуҗалыгы вәзире итеп билгели. Йосыф галәйһиссәләм бик күп игеннәр иктерә, бик күп ашлыклар әзерләтә һәм хисапсыз амбарларын икмәк белән тутыра. Тупланган ашлык коры килгән җиде елда бөтен Мисыр халкын ачлыктан саклап, башка чит мәмләкәтләргә дә бик күп сатыла. Нәтиҗәдә, Мисыр казнасы акча белән тула.
Ул вакытта Кәнганда да ачлык булып, Ягъкуб галәйһиссәләм ун улын Мисырга ашлык алырга җибәрә. Алар Мисырга килгәч, Йосыф галәйһиссәләм аларны таный, ләкин үзен аларга таныттырмый. Йосыф галәйһиссәләм кардәшләренә бик күп илтифат күрсәтә. Хәл-әхвәлләрен сорашып, икенче мәртәбә килүләрендә өйдә калган Биняминне дә үзләре белән алып килергә куша. Алар икенче килүләрендә Биняминне дә алып киләләр. Йосыф галәйһиссәләм аны хәйлә белән алып кала. Өченче килүләрендә Йосыф галәйһиссәләм аларга үзенең кем икәнен әйткәч, кардәшләре бик куркышып, аптырашта калалар. Йосыф галәйһиссәләм аларның элеккеге кабәхәтлекләрен гафу итеп, аларны әтиләре Ягъкуб галәйһиссәләм һәм башка якыннары белән бергә Мисырга чакыра. Алар Мисырга килеп, бөтенесе бергә рәхәт тора башлыйлар.
Ягъкуб галәйһиссәләм унҗиде ел гыйбадәт һәм шатлык белән гомер кичереп, Мисырда вафат була. Васыяте буенча Кәнган җиренә кайтарылып, әтисе Исхак галәйһиссәләм янына күмелә. Ягъкуб галәйһиссәләм вафат булганда Йосыф галәйһиссәләмгә илле алты яшь була. Аннан соң ул янә илле дүрт ел гомер сөрә.
Бәнү Исраилнең Мисырдан чыгулары
Бабил шәһәренең хөкемдарларына Нәмрут кушаматы бирелгән кебек, гомумән, Мисыр хөкемдарларына Фиргавен кушаматы бирелә. Йосыф галәйһиссәләм хезмәт иткән Фиргавен Мисыр Фиргавене булып, һиксүс дип аталган гарәпләрдән бер кеше була. Бу вакытта Мисырның халкы да һиксүсләр була. Бәнү Исраил белән тугандаш халык булганлыклары өчен Бәнү Исраилгә карата ихтирамлы булалар. Соңыннан Мисыр хөкүмәтенә кыйбтыйлар һөҗүм итеп, һиксүсләрне Мисырдан чыгаралар. Әмма Бәнү Исраилләр Мисырда калалар. Ахырда кыйбтыйлар аларга да дошманлык күрсәтеп, һәртөрле җәбер-золым кыла башлыйлар. Иң авыр һәм пычрак эшләргә, куркыныч җирләргә Бәнү Исраилләрне җибәрәләр. Фиргавеннәр Бәнү Исраил кавеменең куәтләнүе һәм үзләрен җиңүеннән, яңадан Мисырда хөрмәтле һәм игътибарлы бер кавем булуларыннан, Мисыр хөкүмәтенә Бәнү Исраилләр хуҗа булуыннан куркалар. Чөнки ул вакытта Бәнү Исраилләр бик күп булалар һәм алар унике зур җәмәгатькә бүленсәләр дә, барысына да Бәнү Исраил диелгән. Һәр җәмәгать Ягъкуб галәйһиссәләмнең бер улының исеме белән аталган, Ләвит җәмәгате, Яһүдә җәмәгате дигән кебек һәр ике җәмәгатьнең үзенә күрә бер шәйхе, ягъни баш кешесе була. Әгәр шул унике җәмәгать бер җиргә җыелып, барысы да бер сүздә булсалар, яхшы гына куәт хасил булыр иде. Ләкин Фиргавеннең золымыннан котылу өчен барысына да бер җитәкче кирәк була. Менә шул вазифа Муса галәйһиссәләмгә йөкләнә. Мисырга һиҗрәт кылганнарына ике йөз унбиш ел булганда аларга Аллаһы Тәгалә тарафыннан Муса галәйһиссәләм пәйгамбәр итеп җибәрелә.
Муса галәйһиссәләм белән Һарун галәйһиссәләм
Күрәзәчеләрнең берсе Фиргавенгә: «Бәнү Исраилдән бер угыл бала туачак һәм шул бала синең дәүләтеңнең юкка чыгуына сәбәп булачак», – дип хәбәр бирә. Фиргавен куркып кала һәм Бәнү Исраил эчендә туган ир балаларны үтертә башлый. Җәллатлар Бәнү Исраилнең һәрбер өен актарып, яңа туган ир балаларны үтерә барган заманда Ләви җәмәгатендә Муса галәйһиссәләм дөньяга килә. Әтисенең исеме Гыймран, әнисенең исеме Юхәб булуы тарихларда күренә.
Әнисе Муса галәйһиссәләмне беркадәр вакыт яшереп торса да, аны гел коткару мөмкин булмаганлыктан, Җәнап Хакның кушуы белән Аның саклавына тапшырып, баланы бер сандык эченә салып Нил елгасына агыза. Муса галәйһиссәләм сандык белән агып барганда, Фиргавеннең хатыны Асия күреп, аны судан чыгарта һәм эчендә булган Муса галәйһиссәләмне күреп аны бик ярата. Шул вакыттан алып, Муса галәйһиссәләм патша сараенда тәрбияләнә башлый. Әнисе сөт анасы буларак, сарайга килеп, үзенең хакыйкый ана булуын һичкемгә белдермичә, Мусаны имезеп китә торган була.
Муса галәйһиссәләм менә шулай Фиргавен сараенда үсеп, әнисе аркылы үзенең Бәнү Исраил милләтеннән булуын белә һәм милләттәшләрен кыйбтыйлардан коткару юлын эзли башлый. Ниһаять, бер сәбәп белән Мисырдан Мәдьян шәһәренә Шогаеп галәйһиссәләм янына китә һәм анда Шогаеп галәйһиссәләмнең Сафра исемле кызына никахлана. Мәдьянда беркадәр торганнан соң хатыны белән янә Мисырга кайту нияте белән юлга чыга. Юлда, Тур тавына җиткәч, Аллаһы Тәгаләнең мөрәҗәгатен ишетә. Аңа таяк һәм ак кул кебек могҗизалар бирелә һәм ул пәйгамбәр була. Аллаһы Тәгалә аңа Фиргавенне дингә өндәргә һәм Бәнү Исраилне Мисырдан чыгарырга боера.
Шунда, бер үк вакытта Һарун галәйһиссәләмгә дә пәйгамбәрлек бирелеп, Мисырда аллалык дәгъвасын кылучы Фиргавен янына икесе бергә киләләр. Аны хак дингә чакыралар һәм: «Бәнү Исраилне бир, аларны Мисырдан бабаларыбызның ватаны булган Кәнганга алып китәбез», – диләр. Фиргавен аларның бер сүзләрен дә игътибарга алмый, Муса галәйһиссәләм никадәр могъҗизалар күрсәтсә дә, иман китерми.
Ниһаять, Муса галәйһиссәләмнең могҗизасы белән Нил суының канга әйләнүен, бөтен җирне һәртөрле бөҗәк-хәшәрәтләр тутыруын, һәр өйдән җеназа чыккан вакытта Бәнү Исраилдән һичкем вафат булмавын күргән Фиргавен Бәнү Исраилгә Мисырдан чыгарга рөхсәт бирергә мәҗбүр була. Алар Мисырдан чыгып киткәннән соң Фиргавен үкенечкә төшеп, гаскәр белән артларыннан чыга. Диңгез янында артларыннан куып җитсә дә, Аллаһы Тәгаләнең кодрәте белән диңгез ачылып Муса галәйһиссәләм үзенең кавеме белән Азия тарафына чыгып котыла. Фиргавен дә үзенең гаскәре белән алар артыннан шул диңгез юлына керә, ләкин су янә бер-берсе белән кушылып, барысы да шунда батып үләләр. Шулай итеп Бәнү Исраилләр Фиргавеннең золымыннан котылалар. Ләкин үзләренең кирелекләре аркасында Мөкаддәс җиргә керә алмыйча кырык ел сахрада йөриләр.
Бәнү Исраилнең каршылыгы
Бәнү Исраилләргә Мөкаддәс җирне алыр өчен шул тарафта яши торган бер халык белән сугышырга, яки аларны аннан чыгарырга кирәк була. Ләкин аларны Муса галәйһиссәләм шул эшкә никадәр чакырса да, тыңламыйлар: «Без аларга каршы сугышмыйбыз. Раббың белән үзең сугыш!» – диләр. Бәнү Исраилләр Мисырда Фиргавен алдында кол хәлендә яшәгәнгә күрә бик куркак булалар, сугышырга гайрәтләре җитәрлек булмый. Муса галәйһиссәләмнең бу нәрсәгә бик кәефе китә, алар бер тарафка да юл тота алмас булып, һаман шул сахрада аптырап йөриләр. Аллаһы Тәгаләнең кодрәте белән килгән ризыклар белән тукланып яшиләр. Беркөнне ул ризыклардан туеп: «Безгә җирдә үскән нәрсәләр, суган, сарымсак, кыяр, борчак кебек нәрсәләр кирәк», – дип, Муса галәйһиссәләмне аптыраталар. Муса галәйһиссәләм аларга: «Мисырга барыгыз! Теләгән нәрсәләрегезне шунда табарсыз», – дип, сорауларын кире кага.
Беркөнне Муса галәйһиссәләм Аллаһы Тәгаләнең әмере белән Тур тавына китә. Кавемен Һарун галәйһиссәләмгә тапшырып калдыра. Муса галәйһиссәләм тауда кырык көн гыйбадәт кыла, бернинди арадашсыз Аллаһы Тәгалә белән сөйләшә. Аңа шунда Тәурат китабы иңдерелә.
Һарун галәйһиссәләм белән калган кавем Муса галәйһиссәләмнең кайтуыннан өметләрен кисеп, көферлеккә керешәләр. Араларыннан Сәмири исемле бер монафыйк Исраилләрнең Мисырдан алып чыккан алтыннарыннан бер бозау сынын ясый да: «Күзгә күренмәгән илаһкә гыйбадәт кылалармыни? Сезнең һәм Мусаның илаһы менә шул, шуны эзләп табар өчен Муса тауга менеп китте. Килегез, шуңа гыйбадәт кылыгыз!» – дип, аларны бозауга табынырга чакыра. Алар шул бозау сынына табына башлыйлар. Һарун галәйһиссәләм никадәр нәсыйхәт кылса да, аны тыңламыйлар. «Муса кайтканчы без бозауга табынуны ташламыйбыз», – дип, Һарун галәйһиссәләмгә каршы киләләр.
Муса галәйһиссәләм Тәүрат белән Турдан тавыннан кайткач, кавеме бозауга табынганны күрә. Муса галәйһиссәләмнең моңа бик ачуы килә, Сәмиригә ләгънәт кыла, бозауны юк итә, «Кавемемне якшы карамагансың», – дип, Һарун галәйһиссәләмнең сакалына ябыша. Һарун галәйһиссәләм: «Мин ни эшлим, аларны ул эштән никадәр туктатырга тырышсам да тыңламадылар, хәтта үземне үтерә яздылар», – ди.
Соңыннан бозауга табынучылар кылган эшләренә үкенеп тәүбә итәләр. Муса галәйһиссәләмнең дә ачуы басыла. Ул аларга Тәүратны укый. Бәнү Исраил шул Тәүрат белән гамәл итә башлый, Аллаһы Тәгаләнең берлеген, авырлык белән булса да, күңелләренә урнаштыра. Бу вакытта Мисырдан килгән куркак йөрәкле кешеләрнең күбесе вафат булып, алар урынына сахрада үскән батыр йөрәкле егетләр үсеп җитә. Шулай итеп, Бәнү Исраилләр дошман каршысына барып сугышыр хәлгә киләләр. Моңа өстәп Муса галәйһиссәләм аларны Лут күленең көньяк тарафына алып килгәннән соң андагы кавемнәр белән сугышалар. Дошманны җиңеп, Шәрига елгасы буйларына кадәр баралар. Шул җирдә Муса галәйһиссәләм вафат булып, аның урынына Юшәгъ галәйһиссәләм пәйгамбәр булып кала. Һарун галәйһиссәләм Муса галәйһиссәләмгә кадәр вафат була. Муса галәйһиссәләмнең вафаты вакытында Бәнү Исраилнең сахрада йөрүләренә кырык ел була. Тәүратның хөкеме Гайсә галәйһиссәләмгә Инҗил килгәнче хокукый көчтә була. Бу ике арада килгән пәйгамбәрләрнең барысы да Тәүрат белән гамәл итәргә боерылалар. Муса галәйһиссәләмнең вафатыннан соң биш йөз ел Исраилләрнең эшләре белән «Бәнү Исраил хакимнәре» дип аталган хакимнәр идарә итәләр, аларның иң әүвәлгесе Юшәгъ галәйһиссәләм, иң соңгысы Ишмуил галәйһиссәләм була.
Хакимнәр дәвере
Бәнү Исраилнең иң беренче хакиме булган Юшәгъ галәйһиссәләм Муса галәйһиссәләмнән соң Бәнү Исраилләргә пәйгамбәр була. Бәнү Исраилләрне сахрадан Шәрига елгасы аркылы кичереп, алга таба барып Кәнган җирләрен бөтенләй диярлек ача. Юшәгъ галәйһиссәләм ачкан җирләрне Бәнү Исраилләр унбер җәмәгатькә бүләләр. Ләви җәмәгате рухани булганлыклары өчен аларга җир бирелми. Җир алган җәмәгатьләр хасил булган уңыштан гошер бирергә тиеш булалар. Бу җәмәгатьләрнең Мисырдагы кебек һәркайсының берәр шәйхе була, ләкин ул шәехләрнең барысы да бер хакимнең кул астында булалар. Зәйтүн исемле корылманы үзләренә рухи мәркәз итеп, бәйрәм көннәрендә шунда җыелып гыйбадәт кылалар һәм шунда корбан китерәләр. Аларга бу корылма-идарәне Юшәгъ галәйһиссәләм корып калдыра. Үзе шунда егерме сигез ел хөкем итә. Тарихтан мәгълүм булганча, Юшәгъ галәйһиссәләмнән соң янә ун хаким килеп китә, иң соңгысы Ишмуил галәйһиссәләм була. Ул унбер ел хакимлек итә. Шул унбер елның ахырында Муса галәйһиссәләмнең вафатыннан дүрт йөз туксан өч ел вакыт үткән була. Ишмуил галәйһиссәләмнән соң патшалар дәвере башлана.
Бәнү Исраил патшалары
Ишмуил галәйһиссәләм заманында Бәнү Исраил эчендә бераз тынычсызлык күренә башлый һәм Гамәләкадан бер кавем аларны җиңә. Исраилләр аларга каршы сугышу өчен Ишмуил галәйһиссәләмнән араларыннан берәр патша билгеләвен үтенәләр. Ишмуил галәйһиссәләм кайберәүләрнең каршылыгына карамастан, Аллаһы Тәгаләнең әмере белән Талут исемле кешене патша итеп сайлый. Гаскәр Талут кул астына җыелып, Гамәләкага каршы сугыша. Гамәләканың Җалут исемле гаскәр башлыгы гаять көчле, озын буйлы һәм гайрәтле бер кеше була. Ике гаскәр кара-каршы килеп сугыша башлыйлар. Талут гаскәреннән Давыт исемле бер кеше Җалутка каршы чыгып, Җалутны үтерә. Шуннан соң, Гамәләка гаскәре җиңелә. Бәнү Исраил арасында Давыт зур шөһрәт казана. Давыт Ягъкуб галәйһиссәләмнең Яһүдә исемле улының нәселеннән булып, Ишмуил галәйһиссәләмнән соң килгән пәйгамбәр, Талуттан соң патша була.
Бәнү Исраилләргә беренче патша – Талут, икенчесе – Давыт галәйһиссәләм һәм өченче Сөләйман галәйһиссәләм була.
Давыт галәйһиссәләм
Ишмуил галәйһиссәләмнән соң Давыт галәйһиссәләм пәйгамбәр була. Үзенә Забур исемле китап иңдерелә. Ләкин Забур китабы нәсыйхәтләр һәм бертөрле тәэсирле вәгазьләрдән генә гыйбарәт булып, шәригать хөкемнәрен бәян кылмый. Шуңа күрә шәригать хөкемнәрендә Таүрат белән гамәл кылынган. Аның өстенә Давыт галәйһиссәләм һәм башка бөтен пәйгамбәрләр Тәүрат белән гамәл иткәннәр. Давыт галәйһиссәләм гаять гүзәл тавышлы булган. Аның Зәбурны укуын ишетүчеләр шулкадәр тәэсирләнеп, хушсыз калып тыңлаганнар. Аллаһы Тәгалә Давыт галәйһиссәләмгә тимерче һөнәрен өйрәтә. Аның кулында тимер балавыз кебек йомшак була иде, дигән риваятьләр бар. Давыт галәйһиссәләм пәйгамбәр һәм патша була. Коддүс шәриф, Хәләб, Гамман шәһәрләрен кул астына ала. Башкала-шәһәр Коддүс шәриф була. Коддүстә «Бәйтел-мөкаддәс» исемле мәчетне төзетә башлый. Ләкин азагына кадәр гомере җитми, кырык ел хакимлек иткәннән соң дөньядан китә. Үзенең урынына улы Сөләйман галәйһиссәләм пәйгамбәр һәм патша булып кала.
Сөләйман галәйһиссәләм
Сөләйман галәйһиссәләм дә әтисе кебек патша һәм пәйгамбәр була. Әтисеннән унике яшендә калып, хөкүмәт башында кырык сигез ел гаять осталык белән патшалык итеп, алтмыш яшендә вафат була. Әтисенең васыяте буенча Бәйтел-мөкаддәсне төзетүне дәвам итеп, җиде елда тәмамлый. Аннан соң Коддүстә гаять зур бер хөкүмәт сарае төзетә башлап, унөч елдан соң ул да әзер була. Сөләйман галәйһиссәләм дә әтисе Давыт галәйһиссәләм кебек бик күп җирләрне ала. Аңа көнчыгыш һәм көнбатыштагы бик күп патшалар итагать күрсәтәләр һәм бик күп бүләкләр җибәрәләр.
Давыт галәйһиссәләм белән Сөләйман галәйһиссәләмнәр вакытында Бәнү Исраилләр көчле бер дәүләт булып гомер кичергән булсалар да, соңыннан көчләре кими. Көчсезләнүләренә, башлыча, үзләренең бүлгәләнүләре һәм бердәмсезлекләре сәбәп була
Бәнү Исраилнең көчсезләнүе
Сөләйман галәйһиссәләмнән соң фетнәчеләр чыгып, мәмләкәтне икегә бүләләр. Беренчесе – «Яһүдия дәүләте», икенчесе – «Исраилия дәүләте» дип йөртелә башлый.
Яһүдия дәүләтенең башкаласы Коддүс шәриф булып, патшалар Сөләйман галәйһиссәләм нәселеннән булалар. Аларның эчендә Бәнү Исраилнең хезмәтчеләре һәм олуглары күп булуыннан, Тәүрат һәм Муса галәйһиссәләмнең таягы кебек мөкаддәс һәм мөбарәк амәнәтләр дә аларда кала һәм гомум Бәнү Исраилнең зиярат кыла торган Бәйтел-мөкаддәс тә алар кулында була. Шуңа күрә алар Ислам хәлифәләре җирендә кебек булалар, үзләренең дин һәм гыйбадәтләрен онытмыйлар.
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.
Следующий - Пәйгамбәрләр Тарихы - 2
  • Части
  • Пәйгамбәрләр Тарихы - 1
    Общее количество слов 4297
    Общее количество уникальных слов составляет 1674
    35.1 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    49.6 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    57.9 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Пәйгамбәрләр Тарихы - 2
    Общее количество слов 2989
    Общее количество уникальных слов составляет 1295
    39.2 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    54.5 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    62.5 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов