🕙 Минуты чтения - 2

Пар Ат

Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
Общее количество слов 260
Общее количество уникальных слов составляет 192
53.0 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
65.3 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
72.0 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
  Җиктереп пар ат, Казанга туп-туры киттем карап;
  Чаптыра атларны кучер, суккалап та тарткалап.
  
  Кич иде. Шатлык белән нурлар чәчеп ай ялтырый;
  Искән әкрен җил белән яфрак, агачлар калтырый.
  
  Һәр тараф тын. Уй миңа тик әллә ни җырлый, укый;
  Нәрсәдәндер күз эленгән һәм тәмам баскан йокы.
  
  Берзаман ачсам күзем, бертөрле яп-ят кыр күрәм;
  Аһ, бу нинди аирылу?Гомремдә бер тапкыр күрәм.
  
  Сау бул инде, хуш, бәхил бул, и минем торган җирем,
  Мин болай, шулай итәм дип, төрле уй корган җирем.
  
  Хуш, гомер иткән шәһәр! инде еракта калдыгыз;
  АШ таныш йортлар, тәмам куздан дә сез югалдыгыз.
  
  Әч поша, яна йөрәк, хәсрәт эчендә, уйда мин;
  Ичмасам, иптәш тә юк ич, тик икәү без: уй да мин.
  
  Аһ, гәнаһым шомлыгы, бу кучеры бик тын тагын,
  Җырламыйдыр бер матурның балдагын я калфагын!
  
  Әллә нәрсәм юк кеби; бер нәрсә юк, бер нәрсә ким;
  Бар да бар, тик юк туганнар, мин ятим монда, ятим.
  
  Монда бар да ят миңа: бу Миңгали, Бикмулла кем?
  Бикмөхәммәт, Биктимер - берсен дә белмим, әллә кем!
  
  Сездән айрылып, туганнар!- җайсыз, уңгайсыз тору;
  Бу тору, әйтергә мөмкиндер, кояш-айсыз тору.
  
  Шундый уйлар берлә таштай катты китте башларым;
  Чишмә төсле, ихтыярсыз акты китте яшьләрем.
  
  Бер тавыш килде колакка, яңгырады берзаман:
  «Тор, шәкерт! Җиттек Казанга, алдыбызда бит Казан».
  
  Бу тавыш бик ачты күңлем, шатлыгымнан җан яна;
  «Әйдә чап, кучер, Казанга! Атларың ку: Hal на-на!»
  
  Әйтә иртәнге намазга бик матур, моңлы азан;
  И Казан! дәртле Казан! моңлы Казан! нурлы Казан!
  
  Мондадыр безнең бабайлар түрләре, почмаклары;
  Мондадыр дәртле күңелнең хурлары, оҗмахлары.
  
  Монда хикмәт, мәгърифәт һәм монда гыйрфан, монда нур;
  Монда минем нечкә билем, җәннәтем һәм монда хур...
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.