Latin

Өй Артында Шомыртым Бар

Общее количество слов 3647
Общее количество уникальных слов составляет 1965
38.8 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
53.9 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
62.1 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
(хикәя)
(Үзенең балачагы, үсмерчагы үткән Биектау авылында булган вакыйгалар турында әнием сөйләгән истәлекләрдән.)
Нәрсә икән ул мәхәббәт? Нинди яратуны мәхәббәт дип әйтергә була? Сөенечтән, бәхеттән җиде кат күкләргә ашырган халәтнеме, шашкын хисләрдән башны югалтунымы, сөйгәнеңне җиде ятлар тартып алганда, йөрәкләрне парә-парә телгәләп, кара кан саудырунымы - кем белсен, нәрсәдер ул. Кешелек дөньясы яралганнан бирле мәхәббәт дип яратып, сөеп, көеп, сагышланып, саташып, йөрәккә генә сыялмаган бу утлы хисләрне көйгә салып җырлап, шигырь итеп калыплап, хикәя, роман итеп язып, ташка, агачка сурәт итеп уеп, киндергә, кәгазьгә рәсем итеп ясап, сәхнәләрдә трагедия итеп уйнап, кинофильмнарга төшереп тә, аның нәрсә икәнен аңлатып бирә алганнары юк.
Ә минем уйлавымча, мәхәббәт -авыру ул. Әйе, әйе, нәкъ менә авыру. Соң үзегез уйлап карагыз. Көннәрдән бер көнне син әле моңарчы аның дөньяда барлыгын да белмәгән чит-ят берәү (хәер, аның көн дә күреп йөргән кешең булуы да бар, тик синең аны моңарчы тик болай гына, гади бер кеше итеп кенә, кабул иткән булуың мөмкин) тормышыңның үзәгенә әйләнә дә куя, бөтен яшәешеңнең астын өскә китерә. Әтиең, әниең, туганнарың, дусларың - һәммәсе икенче планда кала. Ә теге бәндә, аларның бөтенесен күләгәдә калдырып, алгы планга чыгу гына түгел, җирдәге кояшыңа әверелә.. Ул булса көн, яшәү бар, булмаса - төн, яшәүнең бер яме юк. Менә шундый көчле вирус инде ул мәхәббәт дигәннәре. Сине тәмам аяктан ега. Нормаль халәттәге кеше уйлый, эшли алмаслык нәрсәләрне уйлата, эшләтә, тәмам чын авыру ясый. Җаныңның температурасы бозлы суны кайнатып чыгара алырлык булып күтәрелә. Бу авыруга прививка да, дәва да юк. Ул сине гүргә кадәр озата барырга, акылың хисләреңә хуҗа була алмаса, вакытсыз гүргә дә тыгып куярга мөмкин. Әйе, менә шундый хикмәтле чир инде ул. Тик... кешеләр шушы чиргә дучар булуларын барыбер бәхеткә саныйлар.
Мәхәббәт турындагы фәлсәфәм мине балачагыма алып кайта.
Әнә ишетәсезме, күрше Заһир абыйның безнең шомырт агачы төбендә Галия апамны кочып, дулкынланудан тавышы киселгәнсыман "Мин бәхетле!!!" дип дөньяга белдергәнен? Хәер, аны апамнан башка күктәге йолдызлар белән мин генә ишетәмдер. Мин дә ишетмәс идем дә, Галия апа белән Заһир абый мин йоклый торган чолан каршында үскән, очындагы ботакларыннан өй түбәсенә пешеп тулышкан,ялтырап торган кап-кара энҗеләрен коеп утыручы биек, карт шомырт агачы төбендә басып торалар ич.
Бу шомырт агачын, сугыштан яраланып кайткач.әти утырткан. Нечкә чыбык кына булган ул, хәзер шундый баһадирга әйләнгәч тә. Өй түбәгезне черетә бит, кисеп атыгыз дисәләр дә, әни каршы төшә, әтиләренең төсе, ди. Әти үзе мин өч яшьтә чакта шул алган яраларыннан үлеп тә киткән, мин аны хәтерләмим дә. Шуннан бирле тормыш йөген тарту әни җилкәсендә. Безнең бәхетебезгә дип әйтимме, әни эшкә бик оста, һөнәрле. Аның кулыннан килмәгән эше юк, хатын – кыз эшен генә түгел, ирләр эшен дә башкара ул: мич тә чыгара, хәтта итек тә баса. Һөнәрле үлмәс диләр бит, менә безнең әни дә аудармый-чайпалтмый гына бер көйгә тормышыбызны тартып бара, ачка йөдәгән юк. Әтиле өйләрдә дә ачы камырга бәрәңге кырып кушылган ипи ашасалар, безнең өйдә, еш булмаса да, бодай оныннан гына шәңгәдер, күмәч-мазардыр да пешә.
Августның йолдызлар атылган салкынча төннәре артта калды. Чуар яфракларын кыштырдатып көз килде. Галия апам белән бакчада бәрәңге казыйбыз. Ә ызанның теге ягында - Заһир абый. Мин абзар арты тирәсендәрәк - апам әле мин мәктәптән кайтканчы ук казып куйган бәрәңгеләрне җыям, апам белән Заһир абый теге баштарак көлешә-көлешә эшлиләр. Көләрлек бер сәбәп тә юк инде югыйсә,нигә елмаялар, нигә көләләрдер. Кайчакларда алар, эшләреннән туктап, көрәкләренә таяналар да шулкадәр дә наз, моң тулы бер караш белән бер-берләренә карап торалар. Аларны күзәтә торгач, шундый нәтиҗәгә килдем: мәхәббәт, бәхет ( боларның икесе бер үк нәрсә икәнен теге август төнендә үк аңлап калган идем бит) - ул сөйгәнең белән бергә бәрәңге казу икән, ләбаса.
Заһир абый иртәгә армиягә китә. Бүген клубта озату кичәсе була. Авылдан берьюлы биш егетне алалар.. Мин апамның менә инде ничә көннән бирле борчылганрак, әллә нинди уйга батканрак кыяфәттә йөргәнен сизә идем. Сәбәбе – шул Заһир абыйны армиягә алулары булган , күрәсең.
Аягына чабата киеп, ат җигеп, фермада тирес түгеп йөрүче шул Күркә Заһиры өчен ут йотып йөр инде. Валлаһи газыйм, безнең апа сукырдыр, я бигүк тулы түгелдер. Шулай булмаса, ул горур хәерче Заһирны безнең укытучы абыйдан – башына эшләпә, өстенә бостон кәчтүм, аягына туфли киеп йөри торган шәп егеттән - өстен куяр идеме? Галия, Галия дип укытучы абый күпме ялынып йөрмәсен, апа аңа якты чырай күрсәтми.
Менә хәзер шул чабаталы Заһиры армиягә китә инде. Әле шуны озату кичәсенә апамның ничек әзерләнгәнен белсәгез иде! Гомер булмаганча озаклап бизәнде. Чәчләрен тарап, төз юлыннан икегә аерып, пар калын толымнар итеп үреп, күкрәгенә төшерде. Авылның иң оста тегүчесе саналган аяксыз Шәфыйка апа тегеп биргән өр-яңа яшел йон күлмәгенең билен нечкә генә ак каеш белән тарттырып куйды. Шул бизәнгән-төзәнгән, киенгән арада җиң очына чиккән кулъяулык та тыгып куярга өлгерде. Күпме яшереп чикмәсен, кырыйлары зәңгәр мулине белән челтәрләнгән, бер почмагына кызыл чәчәк, икенчесенә авызларына өчпочмаклы хат капкан ике күгәрчен, өченчесенә күрешеп торган ике кул, дүртенчесенә “Онытма мине, Заһирым! Галияң” дип чигелгән ул кулъяулыкны мин күрдем инде. Төзәнеп-ясанып беткәч, апам зырр –р-р итеп бер көзге алдында әйләнде дә әле көндез үк сандыктан алып куеп, ишек янындагы элгечкә элгән караңгы яшел төстәге плащын ( ул өр-яңа диярлек плащны күптән түгел әни бер сарык бәясенә Ижау толчогыннан алып кайтып бирде: имеш, апа җиткән кыз, аның базар торасы бар, ә миңа, гадәттәгечә, һәрвакыт ападан калган кием) беләгенә салып, эчке яктан куыш калдырып ясалган үкчәләренә кечкенә генә агач шакмак салынган кыска кунычлы резин итеген киеп,ашыгып чыгып та китте. Безгә ниндидер йомыш белән кергән күрше Сәхиптәй аның артыннан:”Курчак инде, ташкурчак! Тьфу-тьфу, күзләр генә тимәсен!” дип калды.
Иртәгесен мин йокыдан торуга биш егет район үзәгенә военкоматка, ә апам алардан да алда фермага сыер саварга киткән иде.
Бер атнадан егетләрнең берсе Казаннан кире әйләнеп кайтты. Солдат булырга буе җитмәгән диме
шунда, авырлыгымы. Апам сөйләп торды: солдат булырга ярамаган егетнең хәле хөрти икән, кичке уенда аңа бер генә кыз да карамый, аннан көләләр генә,ди. Апамның үзенчә Заһирын шәп күрсәтәсе килә инде. Имеш, безнең укытучы абый да, күзлек киеп йөргәнгә күрә, солдатка ярамаган. Ә инде солдат булмаган кеше егеткә дә саналмый икән.
Апа апа инде ул Син Кәшифәттәйне – Заһир абыйның әнисен- әйт әле. Улының беренче хаты килүгә үк:”Безнең Заһир иң шәбе булып чыккан. Дүрт малайдан бер аны гына сержантлыкка укырга җибәргәннәр”.- дип урам тутырып мактанып йөргән иде, җәен, Сабан туйлары алдыннан:”Малаем Сталин кебек шәп, станлы булганга, Германиягә җибәргәннәр. Анда инде ул нимечләргә баш калкытырга ирек бирмәс”,- дип, өй саен кереп, Заһирының хатын укытып йөрде. Кеше арасында исә мондыерак сүзләр ишетелде: Заһир абый баштагы хатларында ук, армиягә киткәнемә бик сөенәм, аяктан чабата төште, монда килгәч, беренче тапкыр туйганчы ашадым, дип язган , имеш.
Өчпочмаклы хатлар апама да килә тора. Хәзер апамның беренче эше - почта килгәнме дип белешү. Хат алган көнне апам бөтенләй башка төрле була: очынып, биеп кенә йөри, аннан төн утырып, ак кәгазь битенә серләрен тезә, елап та ала. Ә инде Заһир абыйның хәрби формадан төшкән карточкасын күкрәк кесәсендә генә йөртә. Тирәсендә әйләнгәләгән укытучы абыйга һаман борылып та карамый. Әни кайчакларда апамны үгетләп тә ала. Бу кадәр хыялый булма, ди. Тигез мәхәббәт яшәми, я аерыла, я үлә, диләр, үкенечкә булмасын. Заһирга да бик ышанып бетмә, Күркәнекеләр алар, бик тәкәбберләр, эреләр. Үзеңне санга да сукмас әле, әйткән иде диярсең, ди.
Заһир абыйның хатлары көн аралаш килә тора. Апам аларны номерлап, почмактагы комодның бер тартмасына җыя бара. Аларны көнгә әллә ничә тапкыр алып, кат-кат укый. Хыялый! Шул коры кәгазьләргә куанып яшә инде, чып-чын, теп –тере укытучы абыйны күрергә теләмәгәч. Минем хәтта кайчакларда укытучыбызны “Кайгырмагыз, абый, менә мин үсәм бит, үзем яратырмын сезне”,- дип юатасым килә, чөнки апа өчен газапланганы аның чыраена ук чыга: ул уйга бата, зур соры күзләре моңлана, ирен читендә әллә нинди хәсрәт җыерчыклары барлыкка килә.
Таң ата да, кич була дигәндәй, көннәр сизелми дә үтә. Тагын көзләр килде, тагын бәрәңге казыйбыз. Тик быел инде ызанның теге ягында эшләүче Заһир абый – Галия апамның кояшы – юк. Ул әллә кайларда – кояш батышларында. Әнә бит апам ничек моңлана:
- Гармунчының бармаклары
Гармун каешларында.
Булмасын икән ярларың
Кояш баешларында.
Тик бераздан, нәрсәгәдер күңеле күтәрелгәндәй, икенче бер җырны көйли башлый:
- Өй артында шомыртым бар,
Чәчәккә бөр(е)ләнәчәк.
Чәчәк аткан шомырт кебек
Булыр безнең киләчәк.
Апрель аеның гөрләвекләр аккан , тургайлар сайраган; урман-кыр, болыннар, авыл урамнары кояш нурларына коенган гаҗәеп ямьле бер көнендә армиядән Заһир абый кайтып төште. Яхшы хезмәт иткән өчен ялга җибәргәннәр икән.
Район үзәгеннән безгә язын-көзен сазламыкка әйләнә торган егерме биш чакрымлы басу юлы гына сузыла, шунлыктан апрель аенда без, бөтен дөньядан аерылып, утрауда яшәгән кебек калабыз. Менә шул юлдан пычрак ерып, язгы суларга төшә-төшә, Заһир абый авылга озын көн буе кайткан.Аның чыланган, пычранган киемнәрен Кәшифәттәй мунчада юып киптергән. Кичен яшьләр белән сөйләшкәндә: “Бездән дә хәерчерәк, караңгырак җирдә җәфа чигеп яшәүчеләр бар микән?” – дип уфтанган ди солдат.
Солдатка бер ай ял бирәләр дисәләр дә, Заһир абый нишләптер бер генә атна торды да китеп тә барды. Кәшифәттәй күрше-күләнгә: “Германиядәге командиры татар икән, Заһирымны бик ошаткан. Үз малае кебек күреп йөртә, ди. Ижаудагы туганнарына күчтәнәчләрен дә малаем артыннан җибәргән. Шуңа да Заһирым, кайтышлый, башта Ижауга шул кешеләргә кергән. Бик нык кунак иткәннәр. Хәзер дә, Германиягә киткәнче, шуларда тукталам дип китте. Галәмәт бай кешеләр, ди. Машиналарына кадәр бар икән. Тик ул кешенең исеме генә безнеңчә түгел, әллә Коммивояжер диде инде, шундый да читен исем булса булыр икән”,- дип сөйләп йөрде. Ә авылның теге очына төшкәч: “Заһирымны Ижауда да шундый ошатканнар, шундый ошатканнар инде менә, белмәссең, кызларына димләп куймагайлары. Заһирымнан дүрт-биш яшькә генә олырак кызлары бар икән, институтта укыта, ди”,- дип тә өстәгән.
Билгеле, мондый сүзләрне көне-сәгате белән апама җиткерәләр. Яман хәбәр тиз йөри бит ул. Заһир абый кайткач, май кояшыдай балкып йөргән апамның йөзе, егете китүгә үк сүрәнләнгән иде, мондый шикле сүзләрдән соң тәмам күләгәләнде.
Авыр хәбәрне раслагандай, Заһир абыйның хатлары да сирәкләнде. Атнага бер килсә килә, килмәсә юк. Ә бер тапкыр бер ай килми торды. Апам тәмам авыруга сабышты, ашау-эчүдән калды. Ниһаять, хат килде. Заһир абый өйрәнүләргә чыктык, шуңа яза алмый тордым, дигән. Шулаен шулайдыр да ул, ләкин бит Кәшифәттәйгә хат килде, үзем укып бирдем; ул укый-яза белми, җавап хатын да мин яздым.
Менә шундый хәлләр бездә. Апама әйттем әле:” Хат язарга да иренгән кеше кешемени инде ул. Әнә безнең укытучы абый көннәр буе яза. Ул сиңа, теләсәң. көнгә биш хат язар иде”,-дидем. “Күңелне болгатма әле”,- ди апам. Ә үзе әкрен генә моңлана:
- Өй артында шомыртым бар,
Чәчәкләре хуш исле.
Мин шул чәчәкләргә карыйм,
Чөнки ул синең төсле.
Җиденче сыйныфның кышкы каникулы иде, хезмәтен тутырып, авылга Заһир абый кайтып төште. Ул Германиядән декабрь ахырында ук кайткан икән дә, Яңа елны һаман шул Ижауда теге кешеләрдә каршылап, бер атна шунда кунак булган.
Заһир абый авылда озак юанмады. Атна –ун көннән яңадан да Ижауга китеп барды. Кәшифәттәй әйтә:”Гүрнәдердәй гәүдәсе, Сталин кебек башы белән нигә монда тирес арасында ятсын? Армиягә киткәндә үк чабатасын, кире мәңге кимәскә дип, басу капкасының баганасына элеп китте инде ул. Теләгән кеше алып кисен әнә. Безнең Заһир кебекләр урамда аунап ятмыйлар. Заводта бик яхшы эшкә урнаштырырбыз, түлке кичке мәктәпкә укырга керерсең , дигәннәр. Шулай инде, нәчәлник буласы кешегә дүрт класс белем генә җитеп бетми”.
Менә сиңа мә! Заһир абый авылны ташлаган икән. Шәһәр кешесе була инде ул хәзер. Аны сөйләгәннәр иде шул, Кәшифә малае солдаттан соң авылга кайтмас, кулына паспорт эләктерсә, колхоздан котылыр дип. Хак икән. Болай булгач, Галия апамны да шунда алып китә инде ул. Укытучы абыемның тәмам өмете киселә икән. Клубта я урамда апамны күрсә дә, күңеле була иде бит әле. Хәзер укытучымны мин дә ярата алмам инде. Нигә дисәң, тугызынчыдан Ташбаш Локман ( маңгае бик биек, киң булганга, кушаматы шундый аның) миңа күз салып йөри бит. Кайда барсам, шуны очратам. Хәер өстәгән теләнчедәй миңа карап тора, күзен дә алмый. Шулай булгач, аны да жәлләми булмый бит инде. Ә Заһир абый авылга бик сирәк кайта. Апам әйтә. юлы юк бит, ничек гел кайтып йөрсен, ди. Белмим инде, белмим, юл гына сәбәп микән.
Язлар әйләнеп килде. Тирә-яктагы табигать үзгәрә, матурлана, көязләнә барган саен, кешеләрдә дә ниндидер үзгәрешләр сизелде, яшерен өметләр уянып, йөрәкләр җилкенде, яшь күңелләр исә бөтенләй дә иләсләнде. Безнең шомыртыбыз да бу үзгәрешләрдән читтә кала алмады: ак күбектәй чәчәкләре белән тирә-юньне баш әйләндерерлек хуш искә күмеп, туй күлмәге кигән купшы гүзәлкәйгә әйләнде. Ләкин күз явын алырдай бу гүзәллек белән безгә озак хозурланырга туры килмәде. Озакламый көннәр салкынайтып җибәрде. Олыраклар:” Шомырт салкыннары булмый калмый инде ул”,- диештеләр. Салкыны салкын инде аның, тик менә беркөнне үзәккә үтәрдәй яман җил чыкты. . Төне буе дулаган шомлы җил иртәнгә шомыртыбызның чәчәген коеп бетергән. Урамга чыксак, шомыртыбыз ,бахыр, шәрәлегеннән хурланган сыман боегып утыра.
Ә бер атнадан коточкыч хәл булды: Заһир абый шәһәрдән өйләнеп кайтты.
Салкынчарак болытлы көн иде. Без апам белән инеш буеннан кер чайкап кайтып килә идек. Кәшифәттәйләр турына сөт төсендәге аксыл җиңел машина килеп туктады. Үз гомерләренә җиңел машина күрмәгән малай-шалай машинаны бик тиз сырып алды. Мин дә якынрак килдем. “Победа” дип язылган иде аңа. Ул арада машина ишеге ачылып, башта Заһир абый, аннан соң бер апа чыкты. Шул мәлдә чиләк тулы керләрен көянтәсенә аскан апам да килеп җитте. Апам белән исәнләшү түгел, аңа күз дә салмый, Заһир абый теге хатын-кызны сак кына култыклап, капкага юнәлде. Апам чайкалып китте, мин тиз генә көянтә-чиләкләрне үз җилкәмә элдем дә апамны җитәкләп, машина яныннан алып киттем.
Ул елны җәе дә җәй булмады: көннәрнең күпчелеге болытлы булып, салкын яңгырлар яуды, әзерәк эссе торса, шуның артыннан ук өй, каралты-кура түбәләрен куптарып аткан гарасатлы җилдавыллар узды. Ә шомырт агачыбызның ботакларында ялтырап тора торган кап-кара шомырт тәлгәшләре урынына әллә ниткән кузаклар барлыкка килде. Чын менә, гомердә күрелмәгән хәл. Олыларның кайберләре, иярченнәр очыртабыз дип, күкне тишкәләп бетерделәр дә, хәзер менә кислоталы яңгырлар явып, гайре табигый хәлләр килеп чыкты дисәләр, икенче берәүләре, нигә аннан булсын, басулардагы чүп үләннәргә самолеттан агу сиптергәнгә ул, диештеләр.
Ярабби, башта ук әйткән идем бит, мәхәббәт – чир ул дип. Хак икән. Галия апам урынга ауды. Бер айлап кына булыр, эшенә дә бармады, урамга да чыкмады, кереп-чыгып йөргән күрше-күләнгә дә эндәшмәде. Кеше дигәнең хәтәр бит ул: кайсы Галия апамны кызганып, кайсысы кызык күреп, юк йомышларын бар итеп, безгә керәләр дә керәләр. Заһир абый, аның өйләнүе турында сүз башласалар, әнкәебез:” Юк, юк, бер дә кайгырмыйбыз, кемгә барып рәхәт күрәсен белгән юк. Бәхете югалмасын. Су сөлеге кебек базарлыклы кызыма, так яратылмаса, егетләр бетмәгән. Хәзер сугыш вакыты түгел”,- ди. Ә үзе кешедән дә, апамнан да яшереп : “Нинди пар килгәннәр иде бит, ниләр генә булгандыр, язмагандыр инде”.- дип елап ала.
Язмаган икән шул. Галия апам ялгызлыкта гомер кичерде. Тегү тегәргә остарып китте. Бөтен авылны киендерде. Сабан туйлары алдыннан көне-төне баш күтәрми тегәр иде. Үзе тегә, үзе әкрен генә моңлана:
- Иртән торсам, алларыма
Күгәрчен килә гөрләп.
Ярларымны ятлар алды,
Эчләрем яна дөрләп.
Алтын микән, көмеш микән
Тальян гармун телләре.
Бөреләнде, чәчкә атмады
Яшьлегемнең гөлләре.
Заһир абыйлар авылга ара-тирә кайтыштырып йөрделәр. Хатынын тирә -күрше бик уңган дип сөйләде. Чынлап та эшкә шәп иде ул. Аннан соң, институтта укытса да, үзен әллә кемгә куймый. Бөтен кеше белән ачык чырай күрсәтеп сөйләшә, кайтып төшүгә, бала-чагага кәнфит-прәннек, карт-корыга хәергә чәй өләшә. Ул арада, җиң сызганып, Кәшифәттәйнең өен җыештырырга керешә: урын-җирен кагып, җилләтеп, тәрәзә пыялаларын, идәннәрен юып чыгара, морҗасын агарта, ике-өч кайтуга бер паласларын юа, йөгерә-йөгерә су ташып, мунчасын яга, уңдырып кына камыр ашлары пешерә. Аның нечкә генә итеп кискән токмачлары, Кәшифәттәй әйткәндәй, күргәзмәгә куярлык була. Тегәргә, чигәргә, бәйләргә дә бик оста диләр аны. (Килене бәйләп биргән калын яшел йон кофтаны киеп Кәшифәттәй өй саен күрсәтеп йөрде.) Ә инде Галия апамның тегү теккәнен белгәч, аңа хәтта, өлгеләр ясарга дип, бик зур лекало белән ниндидер “Силуэт” дигән журналның берничә номерын да алып кайтып бирде. Менә шундый ачык йөзле, уңган- булган, юмарт, киң күңелле иде Заһир абыйның хатыны. Тик... ул ямьсез иде. Кара тут йөзендәге тукмак борыны аны Кавказ кешеләренә тартым итә, ә гәүдәсе, биле-мазары булмаганлыктан, тумбочканы хәтерләтә.. Хәер, мин ,бәлки, арттырамдыр да. Нишләрсең, ачу агу шул.
Унны бетерүгә, мин сатучылар әзерли торган алты айлык курсларга китеп бардым. Укып чыгуыма эш тә табылды: авылда хуҗалык товарлары кибетен ачтылар да, мин шунда сатучы булып урнаштым. Шул елны апамны көтеп арыган укытучы абыебыз да өйләнеп куйды. Мәктәп каршындагы тулай торакта тәрбияче булып эшләүче , мәктәпне миннән алда гына тәмамлаган яшь кенә кызны алды ул.
Өч елдан мин дә теге Ташбаш Локманга кияүгә чыктым. Казаннан кайтып алды ул мине. Авиация институтын тәмамлап, шунда заводка эшкә урнашкан иде.
Быел бала белән өйдә утырам. Локманым көне-төне эштә. Мин сине сылукаем, Гөлем – Гөллием, (мин Гөлия исемле) бер нәрсәгә дә мохтаҗ итмәм, ди. Тегене алырга, моны булдырырга кирәк дип, заводта да бик тырыша, (сүз уңаеннан, монда аны берәү дә Ташбаш дими, эшләгән җирендә - конструкторлык бюросында – зурлап Локман Хәким диләр), өйдә дә төннәр буе сызымнар белән утыра. Аллага шөкер, шуңа да тормышыбыз кешенекеннән ким түгел.
Әле менә тик торганнан (мин нишләптер Галия апама охшамаганмын – тегәргә, чигәргә бер генә дә маһирлыгым юк.) сезгә югарыда сөйләнгән хәлләре бәян итәргә булдым. Ә-ә-ә, бер нәрсәне оныта язганмын бит, анысын да әйтеп китим инде.
Узган ел, май ахырларында, шомыртлар шау чәчәктә чакта, декрет ялына чыктым да авылга кайтттым. Апам белән әлеге дә баягы инеш буена кер чайкарга төштек. Кулыңа салкын булыр дип, апа керне үзе генә чайкап калды, мин алтын туй чәчәкләре, тузганаклар арасыннан кузгалаклар, юалар эзләп алып ашый-ашый тугай буйлап атладым.
Әй, бу туган җирнең рәхәтлеге! Аның йомшак кара туфрагына, яшел хәтфә чирәмнәренә басып атлаулары, челтерәп аккан чишмәләреннән тәмле суларны кушучлап эчүләре! Никләр бу туган җир шул кадәр дә газиз икән! Үзең тәпи басып киткән, яланаяк йөгереп йөргән авыл урамнары, әти - әниең, туганнарың, күршеләрең белән гөрләшеп яшәгән чакларың ниләргә бу кадәр сагындыра!
Мин кайчакларда Казанда Локманыма; “Ни пычагыма шушы таш арасында авылыбызны сагына-сагына яшибез? Кайтып китик булмаса, авылда да берәр эш табылмый калмас, ачык авыз ачка үлмәс әле”,- дим. “ Юләрем,- ди – минем акыллы башым,- һәрнәрсәнең уң ягы да, сул ягы да бар. Авылда яшәү беренче карашка гына рәхәт кебек. Ә чынлыкта исә... Бер смена эшләп кайткач, икенче смена хуҗалыгыңда эшләргә кирәк – авыл җирендә мал-туарсыз, яшелчә бакчасыз тормыйсың бит инде ул ,- моның өстенә кое чыгыры әйләндереп яки чишмәдән көянтәләп су ташыйсың, иртән торып мичеңә ягасың (әле коры утының булса ярый). Шулай да сау –сәламәт булсаң, бу эшләргә түзәргә була әле, ни әйтсәң дә без бит авыл баласы, мондый гына эшләргә күнеккән. Тик менә..авылның аның бер бик начар ягы бар; анда сүз, гайбәт күп. Ә яман сүз җаныңны талкый торган нәрсә ул. Син әле монда, шәһәр җирендә диюем, автономно яшисең, шулай бит? Синең үзеңне дә, гаиләңне дә тишерүче юк. Аннан килеп, Ленин бабаң, иң алга киткән капиталистик җәмгыятьтә дә авыл караңгы почмак булып калачак , дип юкка гына язып калдырмагандыр. Капиталистик илдә бит әле ул, ә бездә...,”- ди дә Локманым уйга кала.
Бер кочак какы, кузгалак җыеп, апам кер чайкап калган җиргә килсәм... Аста, инеш аша сузылган басма башында, Заһир абый белән Галия апам сөйләшеп торалар. Мин, артым белән чигенә-чигенә, какы, кузгалакларымны күкрәгемә кыскан килеш, шомырт агачлары арасына кереп киттем. Моннан, биектән, мин аларны күрәм, алар мине искәрми. Апамның кулын ап-ак шомырт чәчәкләре белән тидерер-тидермәс сыйпап, Заһир абый әкрен генә нидер сөйли, апам исә башын игән дә тып-тын басып тора, ә дә дими, җә дә дими.
Кинәт җил борылдымы, Заһир абый кычкырыбрак сөйли башладымы, миңа аның сүзләре ишетелә башлады; “Әти сугышка киткәндә, биш яшьтә калып, шуннан бирле гел юклык, мохтаҗлык, ачлыкка интегеп яшәлде бит. Хәерчегә тирә-юньдәгеләр дә төкереп карый, менә шунысы бигрәк үзәкләргә үтә.
Ир-егеткә мондый кимсенүне күтәрү бик авыр. Үзең беләсең, зшләмәдем түгел, эшләдем. Тик эшләп кем баеган? Колхозда бигрәк тә. Ат кебек эшләү өстенә урлашсаң гына ипигә тук буласың. Мондый хәлгә, мәрхүм бабам әйтмешли, бөтен вөҗүдем каршы иде. Ә инде Германиягә баргач, мин бөтенләй башка тормыш күрдем. Урлашмыйча да, бары тик эшләп кенә дә, мул, матур яшәргә мөмкин икән бит. Диңгез буйларында ял итәргә, санаторийларга барырга, машиналар сатып алырга... Бездә шәһәрдә дә эшче халык очын очка ялгап кына көн күрә.Авылны инде әйткән дә юк. Әле бу җиң сызганып эшләгән чакта шулай. Ә картайгач... Авыл кешесенә пенсиясен дә алтмыш дүртенче елдан гына түли башладылар бит.(Эшче, хезмәткәрләр илле алтынчы елдан ала башладылар бугай.) Анысы да инде, адәм көлкесе, сигез сум, хәер, соңрак унике сум иттеләр инде. Шул сигез, унике сумга яшәп кара син! Эш акчасы эт акчасы диюләре хак. Ә инде урысның сөйгәнең белән шалашта да оҗмах диюе дөрес түгел ул, кадерлем. Эх!.. Тормыш ул яратудан гына тормый шул. Безнең халыкның ,барлык сөештерә, юклык талаштыра диюе белән килешми булмый.
Заһир абый тынып калды. Бераздан язгы җылы җилдә дулкынланыбрак торган куе коңгырт чәчләрен кулы белән артка таба сыпырып, ак нейлон күлмәгенең өске төймәсен чишеп җибәрде дә дәвам итте;
-Үлчәүнең бер ягына мәхәббәт һәм ярлы тормышны, икенче ягына мәшәкатьсез диярлек бай яшәүне куеп, күп озын төннәр уйланып чыктым мин. Кешечә, мескенләнмичә яшәү бәрабәренә мәхәббәтебезне корбан иттем. Кичер мине, бердәнберем!.. Синең күз яшьләрең тоткандыр инде, балабыз да юк бит, ичмасам. Гаиләләре белән Себер сөрелгәч, (алар үзләре Казан ягыннан) Магнитогорскида баракта яшәгәндә Луизам салкын тидергән булган шул. Заһир абый авыр сулап куйды.:. Аның киң җилкәле, озын матур гәүдәсе дә ничектер алга таба сыгылгандай булды. Фирүзәдәй күкне хәтерләткән күзләрендә иксез-чиксез сагыш чагылып китте. Чибәр йөзе буйлап йөгергән хәсрәт дулкыннарын таратырга теләгәндәй, ул тагын сүз башлады;
- Галиям! Ничекләр генә теләсәм дә, оныта алмадым... Синең кебек сылуны киноларда да күрмәдем мин. Германиядә нинди чибәр кызлар да синнән күпкә кайтыш иделәр. Заводта төнге сменада – мин мастер булып эшлим – станоклар гөрелтесенә аягурә йоклап киткәндәй булам да шул арада сине күрәм: бөгелеп килгән озын керфекләреңне лепердәтеп, миңа карап торасың . Гомерем буе сине яратып, сине юксынып яшәвемә ышанмассың да инде. Гомерлек йөрәк ярам син! Узган ел Сабан туена үзебезнең цех начальнигын кунакка алып кайткан идем бит әле, шунда сине күрсәтеп, менә минем яшьлектә сөйгән яр дигән идем, ул, бармагын чигәсе тирәсендә бөтереп; “Эх син! Соң Голливуд йолдызларына биргесез бит, ничекләр итеп ташлый алдың?”- ди. Беләм, үзем дә беләм синең йолдыз икәнеңне, кешедән сорап торасы юк.
Кинәт Галия апам башын күтәрде. Аның зур кара күзләреннән озынча түгәгрәк алсу йөзе буйлап яшь тамчылары тәгәрәп, бантиксыман уелган тулы кызыл иреннәренә төштеләр. Нечкә билле сыгылмалы гәүдәсе чайкалып китте. Аны егыла дип куркуымнан ;”Апам!” ,- дип кычкырып, агачлар арасыннан йөгереп чыкканымны сизми дә калдым. Мине күрүгә, Заһир абыйның дулкынланудан чак кына кызарган йөзендә уңайсызлану кебек нәрсә чагылып үтте. Ул;”Гафу итегез”,- диде дә аяк астындагы үләннәргә сөрлегә-сөрлегә яр өстенә менеп китте.
Мин калган керләрне чайкаганда, апам Заһир абыйның кулыннан төшеп калган шомырт чәчәкләрен күкрәгенә кысып, басма култыксасына сөялгән килеш сүзсез-өнсез басып тора бирде. Бераздан мин керләрне чайкап бетердем дә, кайтып киттек. Өйдә безне өстәлдә шаулап утырган ак самавыр белән әнкәебезнең мич каршында кызартып кына пешергән тәмле эремчек коймаклары көтә иде.
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.