Latin

Оптимальлек Заманы - 1

Общее количество слов 4458
Общее количество уникальных слов составляет 2261
33.3 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
49.1 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
56.2 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
Хикәя
I
Аны кабат кирәксезгә санадылар. Алай гына да түгел әле, чыгарып ташламакчылар, хәерсезләр. Болай гына калдырамы соң!
Әмма нәрсәләр эшләсен ул хәзергә күз алдына китерергә кыенсына, шулай да белә иде: акылга утыртачак әле ул аларны! Башкача булмасын!
Габдулла Касыймович Васин шушы уйларында тәрәзәдән урам якка таба карап торды. Көн бик тә яхшы иде, кояшлы, агачлар — чәчәктә. Май ае. Муртайган агачны да мондый көннәр терелтү көченә ия, бөреләре яңара, дөньялыкка мең өмет белән күз төртә.
Габдулла әфәнде өлкән яшьләрендә иде инде, алтмыш бишне узып киткән. Шушы барышы белән матур гына килә калса, тагын да йөзгә үк җитәчәк, яшәүдән тәмам туячак, тормыш тәҗрибәсен җуячак түгел.
Әмма ул акылы чыга бару яшендә булуын башына да кертә алмады. Кемлеге «сөбханаллаһ» иде. Әле тешләре дә яхшы, бәлешләрне тегермән ташыдай изеп кенә ташлый. Аракыны, коньякны да шәп чөмерә. Мөселман өммәтеннән дип саный үзен, әмма намаз-ураза ишене белми, гади халыкны сукыр тәкә урынына йөртү өчен диннең кирәген белә. Теге дөньяга китә башласа, анда урыны, «иншаллаһ», җәннәт түрендә булачагын белә, чөнки Габдулла Касыймович бит ул! Урламады-нитмәде, кулына кергәнен читкә этмәде. «Егет булсаң — егетлек күрсәт илгә, тырышлык путасын бәйлә билгә!»— дигәнме әле борынгы бер шагыйрь Габдерәхим Утыз Имәни? Бөек мишәрләрдән генә калыша торган кеше түгел типтәр Габдуллагыз, уены-чыны бергә, билләһи!
Һәм тәрәзәгә төшкән елмаюлы йөзенең нурлы шәүләсеннән җанын җылытып, эш өстәленә килде. Раил Барласович-Чуерташ гадәтенчә йөгереп диярлек, тәгәрәгәндәй килеп керде. «Күрегезче, тәгәрәп бер таш килә... Таш түгел лә, тәгәрәп бер баш килә!» Тукайда шулаймы әле? Бәлки... Ярар, тәртәсенә кергән, эзенә эләкте дигән сүз инде ул!
— Сәлам!
Барласыч кабалы кеше иде, ашкын. Кулы күтәрелеп-сузылып килгән җиреннән директорныкына тоташты.
— Сәлам!
Әгәр дә чамасы булса, ул бил алышырлык ир иде. Шәһәрдә беренчеләрдән шушы адәм сәүдә киосклары ачты, шампуньдер, сабындыр, теш пастасы, щётка-мәсвәге, башкасы — барысы аның үтемле товарына әверелде. Барласыч һичбер дә икеләнеп тормады, спекуляция, алып-сатарлыктан чирканмады, аны бары тик олылап, мәртәбә белән «бизнес» дип атады. Мәктәпне дә ташламады һәм дөрес эшләде. Әйе, чит илләрдән чуман-чуман, биштәр-биштәр товар ташуга комачаулык итте бу укытучылыгы, әмма ул дәресләрен ташлап китәргә дә «өйрәнде». Директор — дусты, нинди кәгазь китереп бирсә, язуын-мөһерен дә карап тормый, «табылган сәбәп»кә сөенеп, шуңа риза-шөкер итте. Дөрес, яшел төстәге «бүлничний»ләрне сөймәсә дә, «адәм башлы яшелләр»не хуп күрде.
Килешеп эшли белергә кирәк! Шуңа да Барласыч:
— Туганкай, безнең бизнес — уртак,— дип әйтергә ярата иде. Әмма аның «уртаклыгы» йөзгә бер булудан гыйбарәт икәнлеген аңлатып торуыннан ни файда?
Барласыч кайчандыр шушы хәзерге директорлары Касыймычның укучысы булып, «өчле»гә генә җиңелчә барган җиреннән күтәрелеп, мәктәпне дә медальгә бетерергә мөмкин иде. Кызганыч, көтмәгәндә эшләр бозылып китте. Директор итеп куелган Касыймыч, язда калага укуларга чакыртылып алынып, шул вакыт аралыгында Барласыч тагын үз урынына тәгәрәп төшеп бетә язды. Ярый әле Касыймыч кайтып өлгерде, әмма Барласычның медален коткарып кала алмады. Малай — «калыкты», медале исә «батып калды». Аны да тартып чыгарам дип йөгерсәң-чапсаң, тузаннар куптарсаң, Касыймычның үзен дә Барласычы белән бергә сөйрәп төшеп китәчәк иде ул медаль дигәннәре.
Бу вакыйгалар алар мәктәбендә чагында булдылар. Касыймычка шул Барлас малае беркем дә түгел иде, югыйсә. Ә менә бит, Барласычны укырга керттеме — кертте, аспирантурада калдыртты. Дөрес, ул аны тәмамласа да, алай ук әллә кем дә була алмады, әмма мәртәбә арбасыннан төшеп тә калмады. Урынның түрдә булуы мәҗбүримени соң? Буш калу түгел бит әле!
Әмма егетебез үҗәт, тешләсә — җибәрми, капса — өзми калдырмый. Бара торгач шушы эт затыннан кеше чыкты бит!
Касыймыч аны Барласыч дип кенә йөртсә дә, үз улы булырга тиешлеген хисап итә иде. Хикмәт малайның татлы чиядәй әнисенә бәйле. Кечкенәдән шаярышырга яраткалап, Касыймыч белән бергә арка терәшеп үсте. Беренче тапкыр, ундүрт яшьләрендә булыр, сукыр тал төбендә үбештеләр. Иптәшләре белән качышлы уенында иделәр. Шулай рәхәт кенә килеп чыкты инде. Аннары хуш исле печәнлекләр, сырмасыз капка төпләре...
Касыймыч үз туган авылларына институт бетереп кайтты. Кош тоткан кешедәй иде. Мәктәптә укыта башлады. Кыз ул вакытта инде сиртмәле кияүдә, мәктәп яшенә кергән чыпчык баласыдай улы да бар иде. Таз баш, дигәндәй, Касыймыч аңа мәрхәмәт итми, «икеле»ләр чәпәштергәләп торды. Һәм менә чиядәй татлы әнисе, моны белеп алгач тәмам кызарып һәм җитлегеп, иске танышлыкны искәртте:
— Малай — синеке!— диде.— Ничек инде аңарга «икеле» куясың?
Касыймыч чыннан да шул «икеле капчыгы»ның үзенеке булуына ышанды. Ничек кире кагарга мөмкин, әгәр дә алимент мәсьәләсен куптарса әнисе? Заманасы котчыккысыз бит. Шул алиментчы булулары аркасында ничәмә кеше харап ителде, карьерага илтүче бәхет күперләрен дөрләтеп яндырдылар. Хәзер аларга мәртәбә дигән елгыр айгырга атланып чаптырулар тәтемәячәк инде. Ә Касыймыч беренче адымыннан ук иярдән егылып төшәргә тиешме? Минем малай түгел дип әйтеп карасын, әнкәсе табагач кебек шома, саескан кебек җәбәхәер, усал бер нәмәрсә, тал төбендә беренче тапкыр үбешү вакыйгасын сөйләүдән башлап китәр, кәкре каенга терәлерсең дә калырсың. Көт тә тор. Сүздән тау тиз өелә ул!
Әмма Касыймыч малайның татлы чиядәй әнисендә хәтернең үзендәге кебек йөз процентлы түгел, үбешүме, хәтта кочышуларын да онытканлыгын белми иде. «Малай — синеке!»— дигәнендә дә ул бары тик авыл хатыннары әйтә торган сүзне генә тәгәрәтте. Имеш, бу аның: «Ите — сиңа, сөяге — миңа!»— дигәне генә иде. Татар мондый гыйбарәләрне электән, балаларын мәдрәсәгә илтеп бирә башлаган чорлардан бирле әйтә килгән, ягъни да мәсәлән, һаман да шул инде, белемле булса иде дигән сүзе инде бу аларның.
Касыймыч аның борынгысын түгел, яңасының да асылын мәгънәсенәчә ирешеп белеп бетерми, бу мәсьәләдә әлегә томанарак иде.
«Малай — үземнеке!»— дип көеп йөрде ул. Ә аннары эченә җылы да йөгерде. «Малай үземнеке!»— дигәнендә яшертен генә сөенгәли дә иде.
Өйләнде. Кеше булды. Балалары туды. Үстеләр. Касыймыч та дәрәҗәдә, талчыбык кебек кенә булсын, үз җаена үсә торды. Әүвәле районга, аннары башкалага күченде. Форсаты чыга торды.
Хәзер ул мәктәп директоры.
Ә менә Барласыч хакында теге вакытта ишетелгән сүзләр онытылмады, «малай — үземнеке» булуы җуелмады. Алар әлегәчә бергә. Тәрбия җимеше дә татлы икән ул, әчкелтемлеген әйткән дә юк!

II
— Нишлибез?— диде Барласыч.— Безне болар бетерергә җыенганнар!
Касыймычның камыр әчесе кузгалды, бүртенеп чыкты:
— Сез нәрсә! Сез нәрсә!— Тизрәк барып ишекне япты.— Башкалар ишетеп торсыннар дип шушылай әйтәсезме?
Барласыч, егылып тезләнердәй булып, шунда ук гафу үтенергә тотынды. Аның кояш яларга өлгерүдән кабартма кебек кызарган башы, тары бөртеге кебек чепи күзләре, кашсыз маңгае, юка борын һәм җеп нечкәлек иренле уймак авызы чынлыкта аның кыяфәтен тавык күкәенә охшата иде. Менә-менә тәгәрәп үк китәрдер сыман. Кәчтүм өстенә шул башны утыртып кына куйганнар диярсең.
— Ни бит...— Барласыч директор өстәле каршысына ук килеп утырды. Әмма исәп-хисаплы Касыймыч затлы кәнәфиләр ягына күрсәтте. Озаклап сөйләшеп утырырга идеме исәбе?
— Вакыт... Ни...— диде шомарырга иткән Барласыч, кул сәгатенә күз салып алып, аннары дивардагысына текәлеп.— Сезнеке соңара бар. Ун минутка.
Шулай да кәнәфигә күченеп утырды. Аяк өсте калган Касыймыч җиңел авызлы шкаф ишеген ачты.
— Юк, мин рульдә идем!— диде Барласыч, тырмагычтай озын бармакларын кәнәфи янындагы өстәлдә сикерткәләп. Аның караңгы баздагы бәрәңге үсентесе кебек кыяфәте, кояш нурлары ялап өлгергән кызгылт башы тәбәнәк һәм түгәрәк Касыймычны бүлбе итеп тоярга мәҗбүр итә иде.
— Кем сезне әйдәп тора әле?— диде директор, сыйфат саклап.— Үземлек кенә калган!
— Китерербез!— дип юатты, бу юлы өлгерлектә өлге булырлык Барласыч.— Юк нәрсә түгел!
— Анысы дөрес эш булыр!
Касыймыч дәрте чамасын белеп кенә утыз граммын кәгеп куйды, артыннан бер кабым шоколад юллады. Аннары йөзенә төс кереп, кәнәфигә килеп, арка сөяп утырды, сөйләнеп алды:
— Менә шулай дөрес була ул, әйе!
Бераздан кәефе яңарып киткәндәй тоелды, Барласочка җиңелчә генә тоелган төче сорау ташлады:
— Нәрсә әйттегез әле?
Беразга тынлык урнашты. Барласыч зурдан һәм кечедән әйтелгән сүзләрен хәтер тартмачыкларыннан барларга тотынды. Ахырда бер өтек карарга иреште, үсентедәй гүяки үрмәли килгәндәй сузылып, кәеф җебен эзләнеп кенә әйтте:
— Ни дигән идем, әйе... Бер-бер эш кылырга кирәк!
— Ничек була инде ул эш?— Бүлбе Касыймыч шунда Үрмә Барласычка тора салып усал караш белән карап куйды.
Алар икесе дә кайчандыр, җебек егет чакларында, бары тик физика-математика укытучылары гына булырга хыялланган кешеләрдән иделәр. Яшь аермалары нибары егерме ел, ә хыяллары — аталы-балалы.
Касыймыч әүвәле Минзәлә педагогия училищесын тәмамлап, аннары гына институтка читтән торып укуга барып керә алды. Авыл мәктәбен бетергән сала баласына башкача мөмкин түгел иде. Чоры шундый булды. Әмма икенче курс уртасыннан көндезгегә күчү бәхетенә иреште. Сәбәбе гади иде: андый дипломның мәртәбәсе зур. Читтән торып алган югары белемнең көче кечкенә.
Ә барласычларга заман башкача килде. Мәктәп бусагасын атлап чыгуларына институт ишекләренә юл турыланды. Ул арада Касыймыч та калага күченеп алды. Үз укучыларына ярдәмен кызганмады. Сүзе дә әлегәчә үтемле иде.
Хәер, болары башка төрле сүз, ә менә хәзер Үрмә Барласычның җитди бер киңәш бирә белмәве Бүлбе Касыймычның котырыгына тиде. Киңәш димәктән, ул төче сүз белән түгел, гамәли эш белән, арка куярлык дуслары аша булырга тиеш иде.
— Ничек соң?
— Кыенгарак килә!— Барласыч һаман да сүзне башларга ашыкмады. Кызылча башын сыпырып куюы ярады, анысы, песи баласы кебек тынычланып өлгерде.
Касыймычны алсу төскә керергә мәҗбүр итәргә өлгергән утыз граммлы затлы коньяк уты тынмады, инде аның хөрмәтле маңгаена тир бөртекләренең күзчекләрен төртеп чыгарды. Аның да башы пеләш иде. Әмма колак арты йомшак чәчләре әлегә хәтта сирәкләнергә дә, чаларырга да ашыкмадылар. Алтмыш биш яшьне тутырып та, пенсия алып яшәп тә, аның үз мәртәбәсеннән төшәсе килмәде.
Менә бит нишлиләр!.. Көчләре җитми аларның, шуңа күрә хәйлә коралар!.. Ул менә шушы фикердә иде. Хәйләгә каршы башкасы бар! Акыллы эшне генә бозып булмый, шуны да белмиләр микәнни?
Быел мәктәпләрне оптимальләштерү дигән сафсата уйлап чыгардылар. Гадәти шау-шу гына кебек иде бу, җәмәгатьчелекне һәм дәүләт чиновникларын мәктәп проблемаларына йөз белән бордыру өчен генә түгел, яңа килеп утырган министрның үз кемлеген танытырга маташуы да булып чыкты. Имеш, менә нинди зур эшләр башкарырга җыена әле түрә! Мәктәпләр оптимальләшерләр дә мәгариф системасында булган барча мәсьәләләр, шул исәптән милли мәктәп проблемалары да берьюлы хәл ителерләр. Эһ, белсә иделәр алар, белем бирү системасы катлаулы күренеш икәнлеген. Аның белән шаярырга ярамый. Адәм баласы өчен белем мөкатдәс һәм изге әйбер ул! Шуңа күрә дә кешелек аң, белем, мәгърифәт мәсьәләсендә үтә дә сак эш иткән һәм итәргә тиеш. Хәер, мәгариф хәзер дәүләт кулында. Шуңа күрә дә дәүләтнең һәммә начар һәм яхшы яклары мәктәп системасында чагылыш таба. Моңа төшенгән акыл ияләре сәбәпне дөрес билгели алалар, файдалы гамәлләр башкаралар. Дәүләт системасы үзгәрми торып, хәзерге мәктәп, белем бирү тәртибен үзгәртеп кору мөмкин түгел. Ул элекләрне генә татарларда мәгариф эше җәмгыятьнең үз кулында булган. Татар җәмгыяте нинди, белем бирү системасы да шундый хәлдә яшәгән. Татар тормышы XIX йөз ахыры — XX гасыр башына зур үзгәреш кичергән, мәгариф, мәктәп-мәдрәсәләр системалары да шунлыктан яшәеш тәртипләре белән бергә үзгәргән. Ә дәүләт системасы ул җәмгыять кебек тере организм түгел, ул ясалма бюрократик машина. Аны сүтеп ташлап яки ватып кына үзгәртергә мөмкин. Менә шуңа күрә дә мәгариф тәртипләре җәмгыятьне канәгатьләндерү юнәлешендә үсеш ала алмый. Татар җәмгыяте бер вакытта да, алты-җиде балалы гына дип, мәктәп-мәдрәсәләрне япмаган, оптимальләштерү турында уйлап та карамаган, бәлки эчтәлекне үзгәртү, нинди фәнне ничек укыту турында бәхәс корган, шушы мәсьәләләрне хәл итәргә тырышкан. Ә болары — форма үзгәртүгә алынган булып эш күрсәтәләр, кечкенә балага атасының бушлатын кидертергә һәм син балигъ булдың димәкче булалар. Шушымы дөрес эш?
Касыймыч, бу мәсьәләдә сүзләрне киң агым белән алдырып, Барласыч белән киңәшеп алдылар. Укытучылар коллективыннан яшерелгән сернең дә, көтмәгәндә хафага салып, бар тулылыгы белән калкып чыгуы мөмкин иде. Касыймыч асылда күбрәк шул турыда уйлап җанын игәүләде. Барласыч исә аның авырткан җиренә булдыра алганынча баскандай әйтеп куйды:
— Менә бит ничек аңлаганнар... Хет хатыгызны министр кулында калдырмаска иде!
Касыймыч уйлап кына алды да, иреннәрен турсайтып:
— Баш юкалык бәласе инде ул!— дип көтелмәгәнчә әйтеп, дивардагы олы һәм алтынланган затлы сәгатькә текәлеп карап куйды. Гүяки бөтен нәрсәгә дә сикәлтәле заман гаепле, шушы сәгатьнең алга чабуы аркасында гына һәммәсе дә!
— Ашыга!— диде ул бераздан, иреннәрен җыя төшеп, сәгатьнең йөрешеннән тутык төсендәге типтәри күзләрен алып.
Боларын Үрмә Барласыч үзенчә аңлады да:
— Сез үзегезне баш юкалыкта гаепләсәгез, безгә нәрсә кала, Габдулла Касыймович? Бер дә ашыкмадыгыз, нәкъ вакытында иде,— дип сөйләнә дә башлады. Ул тагын да әллә нәрсәләргә кереп китәргә мөмкин иде. Мәсәлән, Касыймычның затлы ресторанда байлык белән уздырылган юбилей мәҗлесенә, анда сөйләнелгән сүзләргә, яшьләрнең ничек, авызларын ерып: «Карт тәре, пенсия ялыңа китүең шушы булса иде!»— дип утыруларына. Барсы хакында да хәбәрдар ул. Яшьләр белән өлкәннәр арасында буталып һәм араларны бутап йөрүче Барласыч үзе түгел идеме соң? Директор булып калам, имеш! Менә, каламы соң?
Касыймыч тагын да кызарып, борчактай бүртенеп чыкты һәм Барласычны сүз кылычы белән урталай чапты:
— Ярар, җитте! Сүз минем турыда бармый! Бормагыз!
Барласыч «үлде». Аңа хәзер кабат «терелер» һәм акылын кайтарыр өчен вакыт кирәк иде.

III
Касыймычның язмышка рәхмәте дә, үпкәсе дә зур иде. Тормышта уңышка ирешү бар, җай килү бар. Аның бар ирешкәннәр җае килеп тору сәбәбеннән булды. Инде тәкъдир койрык уйнатмакчымы? Өч ел элек ул Казанда роно мөдире вазифасында утырса, хәзер менә директор, иртәгә бу кәнәфиеннән дә колак кагарга тора. Тиз үсте, зур темплар белән. Әүвәле, яшь вакытында мәктәп директоры иде, аннары Казанга күченеп, әлеге дә баягы шул физика дәресләре мәктәптә ничек үткәрелә дигән мәсьәләне үзәккә алып, педагогика буенча кандидатлык диссертациясе яклауга иреште. Авыр бирелде, әмма ерып чыкты. Аңарга җитәкчесе: «Әллә ни ачышлар булмаса да ярар, барны юк итеп, юкны бар итеп күрсәтмәсәгез, физика укыту методикасын тәртипкә салып аңлатып бирә алсагыз, шулар да җитәр!»— диде, бу «бөек баш»тан күпне өмет итмәвен белдереп. Касыймыч сүз тыңлаучан, «җиргә ятып тоз ялаучан» егет иде, бу сыйфаты монда да файдага булды. Гомумән дә адәм баласында сүз тыңлаучанлык, кушылган эшне җиренә җиткереп башкара белү дигән сыйфат бар. Габдулла Касыймыч белә, нәкъ менә шушы сыйфаты булу аркасында юк кына кешеләр әллә кемнәр мәртәбәсенә ирешәләр, акыллы гына Аллаһ бәндәләре, бу үзенчәлекләре юклык сәбәпле, башлары белән җиргә кадалалар. Әллә кемлек, һавалык, текәлек, мин-кемлек кебек табигый көчеңне, нәфсеңне җиңә алмаудан ул, тәрбия җитенкерәмәүдән. Яхшы ата, күркәм аналар үз балаларында, акыллымы алар, юкмы, тыңлаучанлык сыйфатын тәрбияләргә тырышалар, шуның белән аларны бәхетле итәләр. Халыкта ул үзенчәлекне хәзер зыялылык дип атыйлар. Бүгенге заманның күп кенә яшьләре шушындый дияргә ашыгасы түгел. Әмма да ләкин үзара ярышып та куялар инде. Бу Барласыч бер якта торсын!
Касыймыч тиз генә бер карарга килә ала торган өлгер кешеләрдән түгел иде. Андыйларны сөймәде дә, үшәнлек мәртәбәсен сабырлык белән буташтырып аңлый иде. Кызу кешедә ут була, яндырып җибәрүе бар, үзе генә дөрләмичә, башкаларга да ялкынын күчереп җибәрүен көт тә тор. Аннары йөрерсең пешкәнеңә аһ орып!
— Теге вакытта...— Барласыч, аңына килгәндәй, кызулык белән сүз башлады, Касыймыч аңа син мондамыни әле дигәндәй карап куйды. Барласыч су йотты. Һәрхәлдә стаканда ул аның өчен әзерләнеп куелмаган иде. Касыймыч иртәнге якта дару капканында аның яртысын тамагы буйлап юллаган иде инде. Ярар, әйтеп тормаса да булыр, үтеп китсен. Аның өлешенә калгандыр. Болай да бер савыттан ашагандай яшиләр бит!
Хәер, бер савыттан ашау димәктән, бик алай ук түгел иде ул. Касыймычка Барласыч гомергә яхшылыклы булды, элгәре дефицит ташыды, каян таба торган булгандыр, анысы ук билгесез, аннары сәртәфикатьле товар белән кинәндерде. Ул киоск һәм базарларда затсыз әйбер тулып ятты, кеше, шуларны сатып алып, аларның сыйфатына карамады, ә Касыймыч андый ук ахмак түгел иде. Җитмеш төрле контроль үткәрмәсә, үлчәмәсә, тикшермәсә, шулар аша узмаса, товар аның өчен кирәк түгел. Азмы анда Чернобыль якларыннан әйбер ташыйлар, атом станцияләре тирәсендә үскән мутант азык-төлек кибет киштәләренә менмәде түгел, ул хакта кычкырып хәбәр салмасалар да, Касыймыч — физик, белеп тора, гәҗитләрдә дә хәбәрләр чыккалый.
— Без алайга таба борылып китәр дип көтмәгән идек!..
Барласычның бу сүзләрен Касыймыч ишеткәне бар иде инде. Коланы авырттыру түгел, күңеленә тия.
Алар кыш уртасында былтыр ук бер эш башлап җибәрделәр. Барысын да алдан аршынга салып үлчәп, граммына кадәр киңәшеп дигәндәй. Хәзерге көндә мәгариф министрлыгының кирәктә дә, кирәкмәгәндә дә «оптимальләшү», тагын да шуңа кушып, «глобальләшү» хакында сөйләп, җиңелчә бер сафсата сатып йөрүләренең авторын һәрхәлдә Касыймыч үзе дә белә, чөнки ул аңа беренче булып шушылар хакында сүз ачты. Хикмәт үзенең нәфсесенә бәйле иде. «Оптимальләшү» дигәнендә вак-төяк мәктәпләрнең эреләр тарафыннан йотылуы, «глобальләшү»дә исә интернет челтәренә мәктәп компьютерларын тоташтыру кебек вак мәсьәләләр генә күздә тотылды. Әмма сәясәт мәйданына кереп китүгә, алар шардай кабарып, әллә нинди хикмәтле бөек проблемага әверелделәр. Имеш, болардан башка киләчәк мәгариф эшен күзалларга да мөмкин түгел. Элекләрне ничек физкультура дәресләрен уздырмый торып яхшы физикларны үстерү мөмкин түгеллеген дәлилләп сөйләп кебегрәк инде.
Хәер, шар да куык кына бит, аны кесә төбендә дә йөртеп була, ә менә кабартып җибәрсәң, күк йөзенә дә сыймас хәлгә җитә. Шуңа күрә оча да инде ул, үзен кабартканнарны күтәреп оча. Ярый да еракка алып китмәсә! Куыкны да өрә белеп кенә кабартырга кирәк аны. Югыйсә Касыймыч та бик сак эш йөртте, теләге дә әллә ни зурдан түгел иде, ни барысы ике кечкенә мәктәпне кушып, бер зурны ясау, менә шунда директор булып утырып калу. Бу хакта министрга, киңәш иткәндәй сүзне җай йөртеп, алда бәхет елмаясына ышаныч белән төрткән иде ул.
Килешми. Ничек ризалык итәргә мөмкин? Бер бинада ике мәктәп булып, берсенә Габдулла Касыймович үзе хуҗа, ә тегесенең директоры күрер күзгә күркәмлеге белән генә өстенгә чыккан җилсә итәк мишәр хатыны Халисә Мотыйговна, юньсез! Менә шул кара толым, яшь кенә нәмәрсә икәнлеген онытып, менә бу дәү, К.Насыйри, Ш.Мәрҗани кебек премияләр лауреаты һәм бүләкләр иясе, Рәсәйнең һәм Татарстанның атказанган укытучылары булып беткән, хәтта орден-медальләрдән мәхрүм калмаган, һәр ачык ишеккә үзен кыстыра белгән Касыймыч абзасы белән ярышсын инде, адәм көлкесе! Аны бит Габдулла абзагызга бирелгән президентның бер мактау грамотасы да урындыгыннан төртеп төшерә ала. Ә андый кәгазьләр Касыймычта икәү түгелме әле? Шул кара толымга бирешеп торсынмы? Йотачак ул аны! Башкача икән, исеме Габдулла булмасын!
Менә шушы Касыймычның мин-минлек хәсрәте аркасында килеп туган иде ул мәктәпләрне берләштерү, министрның сәгадәтле хәсрәте булган оптимальләштерү сәясәте. Инде дә үсеп китеп, ягъни куыгы кабартылып, илкүләм бөек һәм максатчыл сәясәткә әверелеп китте. Ул журналистлар язып рәхәтләнәләр, ул радио-телевидение сөйләргә яңа сүз тапканына куанып бетә алмый. Берәүләр Никита Хрущев дигән илнең башбаштак парторгы заманнарын исләренә алып, колхозларны берләштерү вакыйгаларын китереп кыстыра, икенчеләре галәм-космос киңлекләренә чыгып китә, өченчеләре чит илләрдә бу юнәлештә эшнең күптәннән башланган булуын мисаллар белән сөйли. Кыскасы, бичара халык тыңлап һәм укып рәхәтләнә. Габдулла Касыймыч та шулай эшли, әмма борын астыннан елмая һәм базга төшкән бүре баласыдай нишләргә белми бимазаланып интегергә тиешле теге директор кара толымны каршында күзаллый, һәм аңарга әйтеп тә куя:
— Менә шулай ул, сеңлем Халисә Мотыйговна, абзагыз белән ярышмагыз, дөньяны бозып куюыбызны көтегез дә торыгыз!
Әйе, мәртәбәсен саклаган хәлендә шулай дия һәм диячәк иде. Әмма ул карабаш кара толым чын мишәр булып чыкты, Касыймыч ипләп кенә борып яткан дөньяны иярләде дә алды, җай гына оптимальләшеп һәм глобальләшеп бара Габдулла абзагызныкы, шул Мотыйговна кулына күчте дә куйды йөгән башы. Имеш, Касыймычка алтмыш биш яшь икән, пенсиягә китүе мәгъкуль күрелә. Ә теге — яшь, перспективалы кадр. Һе! Юләрләр, шуны да белмисезмени, борынгылар белми әйтмәгәннәр, «карт алаша буразнаны бозмый ул!»
Касыймыч үртәлеп алды. Әгәр дә кеше аңарга болай итеп әйтсә — бер хәл, үзе шулай уйлады бит: карт алаша булып чыгадыр түгелме соң?
Картаерга?..
Касыймычның картаясы килмәде. Нинди картлык ди әле ул? Әнә әткәсе, газизе, бу яшенә җитә дә алмаган, алтмыш өчендә китеп тә барган, яшәргә өлгермәгән. Ә менә улы туксанны гына тутырачак әле, анда да шалкан кебек булачак.
Ул үзенең елына бишәр мәртәбә хаста-ханәгә кереп, анда системалар куйдыртып, канын алыштырып чыгуларын исәпкә алмый иде. Шушы чаралар гына «комы коелып китүдән саклый» түгелме соң? Һәм коньяк. Әмма монысы йөрәк-кан әйләнешенә файда итсә дә, артыкка китеп, кайчакларда бавырына да суга иде. Яхшы танышы табибә Зинаида ханым моның сәбәбен хәзерге «кайнар» эчемлекләрнең ясалма булуларына, спирт һәм буяулар кушып, химик юллар белән барлыкка китерелүләренә бәйләп аңлата. Элгәррәк елларда мондый галәмәтләрне Касыймыч мактап сөйләр, прогресс-тәрәккыятькә бәйләп аңлатыр, фән-техниканың үсеше табигый ресурсларны гына түгел, Җир йөзендәге башка мөмкинлекләрне дә уңышлы файдалануга юллар ачуын горурланып мактар, шуның ярдәмендә үзен дә физик булганы сәбәбеннән күкләргә чөяр иде. Әмма хикмәт бит адәм баласының химикмы, төзүчеме, башкамы булуыннан гына да тормый. Белем алу ул күпчелек вакытта очраклы күренеш кенә, укытучыларыңа, аларның юнәлеш биреп җибәрә белүләренә бәйле. Кеше язмышының ярты өлеше очраклылыктан, өчтән бере — тәкъдиреннән, калганы ихтыярыннан тора икәнен генә Касыймыч үз тормышы тарихчасы аша да яхшы күреп тора иде. Әмма бу моны хакыйкать буларак расларга алынмаячак. Юләрмени ул? Әгәр дә расласа, кая барып чыгачак? Барлык кешеләр дә үзләрен югары мәртәбәләргә, хөрмәткә лаеклы дип йөриячәкме? Юк инде, кирәкми! Дөньялык менә шушылай ничек бар, серләре яшерелгән килеш кенә тора бирсен!

IV
Ике коллективны бергә кушу мәсьәләсен сугышсыз һәм үлемнәрсез генә, ягъни тыныч юл белән хәл итү өчен министр үзе киләчәк иде. Менә бит ничек: сәяси күренешкә әверелә барып маташа бу оптимальлек, әйе! Касыймыч сөенә ала: аның идеясе бит бу! Әмма көенече дә юк түгел шул әле, Габдулла абзаларын үзе пышылдаган киңәшкә таянып юкка чыгарырга маташалар. Гомергә шушы рәвешле барды дөньялык, әнә, теге вакытларда да тормышны үзгәртергә, болай яшәү мөмкин түгеллеге хакында авызын ачып сөйли генә башлаган иде, сәясәт мәйданына Горбачёв Михаил килеп чыкты да нәкъ Касыймычның әйтергә теләгән сүзләрен халык өстенә түкте. Сүзләре генә түгел, көйләре дә туры килде бит! Ничек үсеп китте Касыймыч абзагыз? Һо, артыш таягы диярсез: куактан агачка әйләнде дә куйды.
Һәм менә тагын да аның идеясенә хуҗа булып йөрүчеләр табылды. Тик ялгыш аңладымы, әллә төшенеп җиткермәдеме — Касыймычка таба төбәде дә куйды шул оптимальләшүне бичара министр. Кем иде соң әле ул шушы кадәр кыланырга? Юк-бар киңәшләрне аның колагына кем пышылдап аптырата?
Көтмәгәндә министр кәнәфиенә менеп утырган һәм инде «оптимальләшү атасы» була барган ул астыртын әфәнде Касыймычка бер дә ят кеше түгел иде. Габдулла абыйсы аны Шәйхиеч дип кенә йөртте. Яраткан укучылары исемлегенә кермәсә дә, хәзер хәлләрнең торышы үзгәрде: юкны бар итеп кенә сөйләп була ул! Аны читкә кагарга ярамый иде. Шунлыктан Касыймыч араларны җылытып җибәрде, министр кәнәфиендәге Шәйхиечкә туганнарча кайнар мөнәсәбәт булдырды. Моны башкарып чыгу авырга килмәде. Хәтта күңеле дә үзенең тиз үзгәрүчән мондый холкына күнеп, шомарып беткән, вөҗдан газабы дигән хәсрәтне кичерерлек түгел Касыймыч, җил үзгәргән саен борылу аңарга берни тормый. Шулай да бу юньсез Шәйхиеч, чамадан узып, кимсетеп үк маташа түгелме соң? Менә бит эшләр ничекләр болгана бара: алтмыш биш яшькә җиткән кеше директор булып калмаячак, ә теге ике-өч яшькә яшьрәк нәмәрсәгә — ярый! Кара толым, имеш... Ул да «выслуга» дигәннәрендә түгелме соң инде? Анысы да шул ук пенсия бит инде аның! Өч еллап бардыр инде, шулай дип ишеткән иде бит.
Юк, монда Касыймычны үртәргә, үз кеше дип читкә чигереп тормакчы булалар болар. Теге, татар мәзәгенчәрәк инде: кияү үз кеше, аңлар әле, диярәк, һаман ишек төбенә табарак кузгатмакчылармы?
Ә менә, серен чишкәндә, Касыймычның, шул дусларын адәм көлкесенә калдырып, мәзәк ясап алырга да исәбе юк түгел иде. Барласыч белән дә шушы хакта киңәшәләр-киңәшәләр, анысы. Инде бу юлы ул нәрсә тәкъдим итәр икән?
— Яңалыклар бармы?
Барласыч бу сорауның буласын белә иде.
— Мин аларның коллективында булдым,— дип шунда ук сөйләп тә китте.— Сөенәләр, йөзләре — шат. Менә бит ничек!
— Шулай булмый ни! Бик шулай! Эш урыннарын саклап калалар, ул гына да түгел, коллективлары үсә, эш сәгатьләре арта!
Касыймыч аңсыз кеше булмады. Әмма ул үз коллективы хакында түгел, үз язмышы турында хәсрәттә икәнлеген сиздерәсе итмәде. Шуңа күрә:
— Менә сезне кайгыртуым! Үземә килгәндә — нәрсә, ашым ашалган, чәем чәйнәлгәндәй дигәндәй... Дөрес, бераз эшләп алырга исәп юк түгел! Менә бит нишлиләр!— диде.
Бу кадәр дә эчке кайнарлык, тышкы сабырлык белән әйтелгән сүзләре аны кимендә кырык биш яшьлек өрлектәй ныклы ир дип күзаллатырга мөмкин иде. Әмма ул асылында черек агач сыман, ялгыш кына кузгатылып куелудан да бүселеп-сынып китәргә мөмкин икәнлеген белми идеме, әллә сиздерергә теләмәдеме — болары ук хәтта укучысы, бүген-иртәгә аның урынын алырга да директор вазифасында калган гомеремнең чәчәк кебек вакытларын кичерермен дип уйлаган Барласыч өчен дә караңгы иде.
— Бернинди дә фикер, үтемле тәкъдим бумыни?— диде Касыймыч. Әмма бу юлы инде үзенең күңелендә яхшы уе, ни җитте генә булмаган хәйләсе дә барлыгын сиздерми кала алмады: җиде йозак астында яшерелгән ниятен, кинәт кенә ялтыратып, күз алдына чыгарды да бастырды: — Ә минем... Әйе, болай... Бер уй бар иде!
Барласыч кояштай балкып китте. Аның шунда ук Касыймычның күңел сандыгында яшерелгән нинди уе барлыгын беләсе килде. Салпы ягына салам кыстырганын ярата иде. Шунлыктан сорау урынына мактау сүзләрен юллады:
— Сезнең башыгызда гомергә шулай фикернең асылы гына булды. Безнең яктан нәрсәләр кирәк, һәммәсен дә җиренә җиткереп эшләргә тырышырбыз! Әйтегез генә!
Касыймыч бу сүзләрнең сорау буларак әйтелүен, әмма Барласычның турыдан-туры бирергә көченнән килмәвен белә, зыялыларныкы кебек барып чыксын өчен театр уйнап маташырга мәҗбүр икәнлеген аңлый иде. Моны куштанлык дип уйларга башына да килмәде.
— Сез килешерсез микән?
— Әйтегез генә, кирәкне эшләрбез! Габдулла Касыймович, монда ике төрле уй булырга да мөмкин түгел!
Бу сүзләрен Барласыч ихластан әйтә иде кебек. Әлбәттә, әлбәттә шулай! Ничек инде ул Касыймыч кадәр Касыймыч белән уйнасын ди!
— Менә нәрсә! Мәсьәлә четерекле,— дип, тагын да бер кат үлчәп алгач, Касыймыч сүзне каршыга төптән кисеп аударырга булды.— Безнең укытучылар белән сөйләшеп, аларны министр каршысында характерлы итеп күрсәтергә иде...
Һәр сүзе ничек әйтелергә тиешлеген Касыймыч тоеп белә иде, әмма дулкынлануы сәбәбеннән фикерен Барласычның йөрәгенә үтеп керерлек итеп җиткерә алмады, моңарга күңеле бозылды. Соңгы вакытларда әллә ничек кенә үпкәләүчән булып китүен үзе дә сизенә иде ул. Юктан гына да күңеле караңгы коега олага һәм шунда торып каладыр сыман.
— Белмим шул,— диде Барласыч, бер дә башына уй кертә алмыйча гаҗизләнеп.— Һәркем үзенең эш урынын саклап калырга тырышачак, шунлыктан характер түгел, үзләрен күрсәтсә, яңа хуҗаларның күңеленә ошап калу теләгендә башларын урталай ярырлардыр мөгаен!
Барласыч бу сүзләре белән асылда үзен сөйли иде. Акылы булса, Касыймыч моны гына аңларга тиеш, югыйсә. Әмма аның башына хәсрәт төште, чыннан да коллективы, көймәне су баса башлаганын сизенеп... Һе, сизенеп кенәме, инде дә күрә торып, күселәр кебек качу җаен караган булсалар? Һәрхәлдә алар шулай эшләргә хаклы. Алар өчен Касыймыч нинди файда итте соң әле? Ачуланасы вакытта тышауланып калдымы? Юк! Мөмкинлек чыгуына сөенеп, агуыннан теше сызлый башлаган елан кебек зәһәрен бише белән очырды, кешеләрен гаепсездән гаеплеләр итеп бетерде. Ул мактау кәгазьләре, орден-медальләр, фатирлар бүлү, премияләр — болар барысы да аның нәфсесе өчен хезмәт иттеләр. «Хәзер сезгә коллектив кирәк булдымы?»— дип сорасалар. Ә теге, гадел бирелергә тиешле дәүләт фатирларын ул былтыр гына бүлдерде бит әле, менә шул кешеләренә таянса ничек? Рәхмәтле булырга тиешләрдер бит инде!
Касыймыч күңеленнән генә аларның исемлеген барлап чыкты. Әмма берсенең дә сүзе кемгә булса да үтәрлек кешеләрдән түгел иделәр алар. Ни генә димәсеннәр, кем аларны җитдигә кабул итәр? Юк, министр алдында андый вак-төякләр белән эш майтарып булмый. Моны гына Касыймыч бик яхшы белә. Завучлар, ягъни уку-укыту, тәрбия эшләре буенча мөдирләре бар, зур тәҗрибәле, хезмәтләре ил күләмендә яңгырау алган кешеләр бит алар, атказанган укытучылар. Менә шуларга таянып эшне башкару кала, әтрәк әләмнәр белән булмый! Барласыч аша аларны сүзгә этәргәндә эффектлырак, үтемлерәк булыр иде дә бит, белмим шул, бардырып чыгара алмас кебек. Шулай да, әйтеп узганда ничек булыр икән?
Эһ без, кешеләр, арабызда шундый да тәхет тотканнарыбыз бар, ни фәрман итсәк тә, телебездән дә, кулыбыздан да килә. Әмма булдыклы ирләргә ышанычыбыз юк, тәхетебезне алмагайлары дип куркабыз. Ә авырда, кыенлыклар килгәндә нәкъ шул җилкәле ирләргә таянабыз да бит инде, мескеннәргә түгел. Нигә без аларга рәхмәтле була белмибез? Мөгаен нәфсебезнең зурлыгы күңелебезне тарлыкта тотудан шулайдыр. Эш узгач терсәк тешләргә омтылудан ни файда?
— Карагыз әле, Барласыч,— диде Касыймыч, сүзен саран гына, теш арасына кыстырып сөйләп.— Мөдирләр безнең көчле кешеләр, аларны эшкә җиксәк?
Барласыч бу юлы үзен акыллы итеп күрсәтте, шунда ук тел сандугачын сайратып алды:
— Габдулла Касыймович, аларны җыелышка алдан әзерләргә кирәк! Авызларына су кабып, җәме — җә, әйеме — әйе, кемлекләрен онытып утырмасыннар. Әйтсеннәр үз сүзләрен!
— Һе,— диде Касыймыч, мондый җыелышларда, форсаттан файдаланып, хезмәткәрләр үз хуҗаларын пычракка батыруларын, шушы юл белән үзенең дә үсү бәхетенә ирешүләрен исенә алып,— алар бит берочтан, ярый, селтәнгәч, монысына да эләксен әле дип, мине дә аямаячаклар!
— Кыңгыр эшләрегез юк бит!— диде Барласыч, үзенең ялган сөйләвенә йөз өлеш инанган хәлендә елмаеп.
— Анысы шулай!..— диде Касыймыч, үзен чыннан да гадел һәм дөрес кеше буларак күзаллап. Әмма дә хезмәткәрләрен йөгәнләп куюны хәерлерәк икәнлеген белә ул, җитди эштә уйнап маташу ут чыгаруга китерүе бар. Аннары бит министр каршысында йөз суын түгәргә, абруйны югалтырга ярамый. Миңа каршы укытучыларны котыртып куйгансыз дисәләр, башын Себер китәргә мөмкин!
Бераздан ул өстәп куйды:
— Уку-укыту мөдирләрен җыеп, аларга җыелышта, министр каршында нинди сораулар бирергә икәнлеген барлап, шуларны алдан кәгазьгә язып, кулларына тоттырсак, ничек булыр? Бер сценарий буенча эш йөртү кирәк!
— Бик хуп! — диде Барласыч, инде әллә кайчан тирләп чыккан маңгаен өстәлдәге салфетканы алып сөртеп һәм шуннан соң гына җиңелчә сулыш алыштырып.
— Менә мин аларны, якынча ничек булырга тиешләр, үземчә язып та куйган идем!..
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.
Следующий - Оптимальлек Заманы - 2
  • Части
  • Оптимальлек Заманы - 1
    Общее количество слов 4458
    Общее количество уникальных слов составляет 2261
    33.3 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    49.1 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    56.2 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Оптимальлек Заманы - 2
    Общее количество слов 1773
    Общее количество уникальных слов составляет 1087
    43.9 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    58.2 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    66.0 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов