🕙 Минуты чтения - 14
Оптимальлек Заманы - 2
Общее количество слов 1773
Общее количество уникальных слов составляет 1087
43.9 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
58.2 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
66.0 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Касыймыч аларны ниндидер бер рәхәтлек белән укып чыкты. Сораулар Барласычка да бик ошадылар. Һәрберсе янына аны мөдирләрдән кайсысы бирергә тиешлеген язып куйгач, киңәшмәне кичектерми, хәзер үк, тиз генә җыярга Касыймыч әмер бирде.
V
Мөдирләр арасында иң ышанычлысы һәм директор алдында зур бурычлысы чит телләрне укыту эше белән идарә иткәне иде. Ул үзен куя белде. Берәрсе рәнҗетә башласа, хәзер Касыймычка кереп әләкләде. Астыртын гына түгел, мәкерле кеше. Кемдә юк инде ул җитешсез яклар?
Касыймыч менә шул ханымга сорауның кәттәсен, оптимальләштерү сәясәте белән адашып йөрүче министрның башына авыр чүкеч булып төшәргә тиешлесен тоттырды. Тегесе укып чыкты. Ояты бар икән әле, йөзе алсу төскә керде. Касыймыч моның яхшы фал икәнлегенә төшенде һәм үз алдына: «Синең кебек чүпрәк баш та аңлагач, министрның йөрәгенә барып кадала икән бу сорау!»— дип куанып куйды. Аның йөзенә елмаю йөгерде.
Икенче җитди сорау тарих һәм иҗтимагый фәннәрне уку-укыту мөдиренә атады. Бу әфәнденең башы шактый гына пеләшләнә төшкән булса да, акылы ягыннан куәте бар иде. Әмма берничә кәррә исереп, шул хәлендә мәктәпкә килеп, дәрес бирергә маташып, үзен харап итүе, Касыймычның аны чак коткарып калуы, аннан башка да бәлаләрне һавалыгы аркасында эшләп куйгалаулары коллективка мәгълүм фактлардан иделәр.
Мөдир эшнең асылын аңлап алды, сорауны ышанып тапшыруларын куанып кабул итте һәм һичшиксез аны киңәйтеп, тагын да үтемлерәк итеп министрга халык алдында бирәчәген әйтте. Җитмәсә: «Күрсәтербез без аңа!»— дип тә өстәде. Касыймыч бу хәлгә куана иде. Әмма: «Бик алай ук ачып күрсәтмәсәгез дә була!»— дип шаяртып куюны да кирәк тапты.
Калган мөдирләр белән эш иткәндә директор сүз дилбегәсен кыска тотты:
— Шуның белән — шул!— диде ул.— Үз мәнфәгатьләребезне якларга әзер торыгыз! Мин үз ягымнан һәммәсен дә эшләдем. Хәзер сезнең чират!
Киңәшмә таралышты. «Ярый әле үзем башлаган шул оптимальләшү идеясе чокырына барып төшкәнемне белмиләр!»— дип куанып, министрга шалтыратырга булды һәм аңарга:
— Коллектив белән авыр әлегә, бер дә кушыласылары килми. Менә тагын киңәшмә җыйдым, аларны юмалап гомерем үтә!— диде.
Министр исә аның хәлен аңлавын белдерде һәм һичшиксез ярдәм итәргә сүз бирде. Касыймыч, уенның үзәгендә булуын аңлап, уңын-сулын хәтерләп эш итәргә тиешлегенә тагын бер кат инанды.
Аның җәймәләре җәелгән, капкыннары куелган, авы уңышлы барып чыгарга тиеш. Мондый вакытта Аллаһы тәгаләне телдән төшермисең инде анысы.
Касыймыч шунда карт, әмма әлегә коймак кебек пешеп торган һәм сулырга ашыкмаган йөзен канәгатьлек белән сыпырып куйды:
— Аллаһы әкбәр! Аллага тапшырдык!
VI
Икенче көнне мәктәп бусагасын атлап керә килгән министрны һәм көндәше директорны исә Касыймыч киң колач белән каршы алды. Кунаклар икесе дә яшь кеше, оптимальләштерү сәясәтенең кинәт барлыкка килүенә хәйран итсәләр дә, өлкән иптәшнең үзен «корбан итәргә» җыенуына соклануларын яшерә алмый иделәр. Министр хәтта:
— Сезнең кебек зур тәҗрибәле, изге җанлы җитәкчеләребез булу аркасында бу дөнья бара!— дип, бу юлы да Касыймычны мактап аласы итте.
— Юк-юк!— диде Касыймыч, итагать саклаган төс чыгарып:— Ашым ашалган, чәем эчелгән дигәндәй... Менә яшь иптәшнең олы коллективны бергә туплап әйдәп барырга алынуы куаныч уята!
Әмма яшь директор актан да, карадан да әйтмәде, елмаеп кына куйды. Ул да белеме буенча физик, әмма язмыш җиле аны заманында читкә илтеп ташлап, комсомол юлланмасы белән ул анда негр балаларына инглиз катнаш рус телендә фәннәр укытып маташкан иде. Шуннан бирле чит телләргә мәхәббәте артып, Африкадан кайтканына ун елдан артык гомер узса да, кайвакытларны монда да дәрес барышында инглиз теленә күчеп китә, укучылар алдында шулай кыландыргалап ала торган иде. Методик яктан акланмаса да эффектлы булып килеп чыга тагын!
Алар Касыймыч белән әшнәләр исә дә, бер-берсен сөймәделәр. Бәлки сөйкемле сөякләре яки җеннәре килешмәгәннәрдер. Касыймычны ул һәрвакыт булдыксыз, ялкау җитәкче дип бәяли иде, шушы фикеренә таянган хәлдә ике арада үз сәясәтен әрлән йөгерткән кебек йөртә белде.
Кунаклар әүвәле директор бүлмәсенә кагылып чыгарга тиеш иделәр. Әмма министр:
— Эшем ашыгулы, көн тәртибем тыгыз!— дип, кыстауларга баш тартып җавап бирде.— Коллектив җыелгандыр бит? Әйдәгез!
Укытучылар шыплап тутырылган сыйныф бүлмәсе тынчуланырга өлгергән иде. Касыймыч, килеп керүгә, тәрәзәләрне ачарга һәм җилләтеп алырга әмер бирде. Бүлмә буйлап җил узды. Кайберәүләрнең борынына тиде, төчкереп тә куйдылар.
— Яхшы фал! Төчкерек ул, әби-бабалардан калган сынамыш буенча, дөрес эш, дөрес сүз сөйләнә дигәнне белдерә. Димәк, гамәлләребез уң буласы!— дип, министр колагына пышылдады Касыймыч. Бу инде җыелышны ачып җибәрү өчен үзенә күрә ялагайлык белән рөхсәт сорау да иде.
— Әйе,— диде анысы да,— сөенчегә булсын!
Шушы дәрт белән министр да оптимальләшү һәм замана таләпләре мәсьәләләрен күтәрү юнәлешендә сүз айгырын йөгертеп алып китте. Йөгәнен каты кулында тотарга тырышты. Нотыгы, аңа да карамастан, дәртле һәм дәрманлы килеп чыкты.
— Сорауларны соңыннан, чыгышлар беткәч бирербез!— диде ул, кулын күтәргән бер укытучы ханымны тынычландыру өчен.
Ул арада Касыймыч яшелле-зәңгәрле төсләргә кереп алды, чөнки аның әзерләгән сценарийсы буенча сүз барышы башкачарак планлаштырылган, ә бу укытучының һәммә эшне бозып куюы бар! Белмәссең, аңарга ияреп башкалар ничек сөйли башлар бит әле?
Әмма сүз алган, ике мәктәп коллективына бер үзе хуҗа булырга тиешле директор исә, киң күңеллелек күрсәтеп, шул мөгаллимәгә:
— Нәрсә иде? Әйтегез!— дип мөрәҗәгать итте.
Ханым, каушаулы халәттә:
— Тәрәзәләрне япсак иде, җил йөри,— дип үтенде.
Касыймыч үз төсенә кайтты һәм мөгаллимәнең теләген канәгатьләндерүне кирәк тапты. Җыелыш дәвам итте.
Яшь директор үз җилкәсенә төшкән һәм төшәчәк авырлыклар, ике коллектив кушылу сәбәпле туачак низаглар хакында озаклап сөйләде. Ул халыкны гүяки сез алай итегез, болайрак эшләгез дип котыртадыр сыман иде. Әмма Касыймыч алдан көйләп куйганча, коллектив аны кабул итмәскә, өнәмәскә, яратмаска тиеш иде. Тик алай ук караңгы йөз күрсәтүчеләр күренмәде. Беренчеләрдән булып чит телләр уку-укыту буенча мөдир сүз алды һәм, яшь директорның инглизчәне шәп белүен исендә тотып, шул телгә күчте. Алар икесе шунда ук уртак тел таптылар. Коллектив каршында аларның шушылай кыланулары әдәптән шактый ерак булулары хакында сөйли иде.
— Сез миңа иртәгә сәгать өчтән дә калмый керерсез! Сезнең кебек белгеч үз дәрәҗәсендә калырга тиеш!— диде яшь директор, инглизчә бераз сытык һәм еламсык басым-акцент белән сорау бирүче мөдирне тулысынча канәгатьләндереп.
Аннары тарих һәм иҗтимагый фәннәр уку-укыту мөдире үз өлешенә тигән сорауны бирде, үзенең республикада танылган мөгаллим булуын да искәртте, әмма мәктәпләрне көткән оптимальлек сәясәте мәгариф эшенә асылда берни дә бирмәячәген, гомумән дә файдасыз икәнлеген әйтте. Сүзләре ни министрга, ни директорларга, ни коллективка ошамады. Күбрәк үз шәхесен кайгыруы, үгез үлгәндә дә үзенә калҗа эләктереп калдырырга омтылуы сизелде. Әмма үз теләгенә ирешү эшен теге мөдир кебек астыртын рәвештә башкарса, эше барып чыгар иде.
Сорауларны һәркем шушы рәвешле үз файдаларына таба борырга теләделәр, алдан ук уйланып, моны ахырына кадәр башкарып чыгучылар гына аз иде. Коллектив мәнфәгатен яклап бары бер мөдир генә сөйләде, әмма ул да, артыгы белән хисләргә бирелеп, сәясәт, милли тәрбия мәсьәләләренә кереп китеп, сүзен шактый болгатып бетерә язды. Шулай да чыгышы тәэсирле һәм йөрәкләрне өтеп алырлык тонда тәмамланды:
— Без ничә еллар буена милли мәктәп, аң-белем, тәрбия хакында авыз суларыбызны корытып сөйләдек. Һәркайсыбыз шушы эздән барып, зур максатлар куеп эшләдек. Һәм менә боларның барчасын да шушы оптимальләшү, берләшү дигән сәяси чокырга төртеп аудару белән юкка чыгарырга булуыгыз аңлашыла башлады. Татар милли белемле булырга тиеш, югыйсә ул битараф, көчсез, мәгънәсез кавемгә әйләнеп калачак һәм юкка чыгачак. Татарны моңа кадәр белем коткара килде һәм киләчәктә дә аны бары тик ул гына саклап кала алачак. Милли мәгарифтән башка безнең киләчәгебез юк! Сез моны беләсез түгелме соң?
Сүзләре һәркемгә көчле тәэсир иттеләр. Җыелыштагылар телсез калдылар. Министр тәмам аптырашта иде. Ул бу вакытта үзе утырган ботакны үз куллары белән пычкы тартып кисеп маташканын аңлады булырга кирәк, кызыллы-зәңгәрле-яшелле хәлдә калды. Халык арасында иң бәхетсез кеше итеп үзен мөгаен ул тойгандыр? Әмма чиновникларда оят булмый, диләр.
VII
Икенче көнне Касыймычка министр үзе шалтыратты һәм кичәге утырышларыннан соң бераз хәлсезлек тоюын әйтте. Оптимальләшүдән күңеле кайтыбрак тора икән.
Аның сүзләре нигәдер авыр булып ирештеләр. Касыймыч та тәнендә хәлсезлек тоя башлады. Әле яңа гына үзенең директорлыктан колак кагуына котырынырга торса, инде күңелен башка хисләр биләп алдылар: болар аны тиз генә пенсиягә озатмаячаклар, акылы башыннан киткәнче, түшәккә барып егылганчы урынында тотарлар ахрысы!
Һәм моңарга ул куанып куйды. Министр белән сөйләшүеннән соң тәмам тынычланды. Бу җебегән мескен дөньялык белән ничек тели — шулай уйнарга кулыннан килә торган баһадир Салсал, Зәхкум, Катил һәм Давытлар исенә төшеп, иңенә канатлар үсүдән галәмнәрне әйләнеп кайтырдай булды.
Озакламый Барласыч килеп керде. Узган җыелыш, аннан соң булган икесенә генә оештырылган чәй эчү мәҗлесе исләренә төшеп, әле һаман хәсрәттә януларын яшерми уфтанулары — болар барысы да Касыймыч өчен чыннан да кичәге хәлләрдән иделәр. Ул:
— Ялга китәргә булыр. Анда берәр путёвка-юлланманы ярты бәясенә генә юнәтергә иде,— диде, Барласычның күзләрен маңгаенача күтәртеп. Аннары телефон төймәләрендә бармакларын йөгертеп кенә йөртеп алды. Сөйләштеләр. Кем беләндер сүз куештылар. Касыймыч нәрсәнедер кыйммәтсенде, укытучы халкының хезмәт хакы азлыктан зарланды. Бара торгач, ризалашып, уртак бер сүзгә килделәр булыр, директорның тавышлары тынычлана барды.
— Нәрсә?— диде Касыймыч, телефон трубкасын урынына куйгач, кунагына күтәрелеп карап: — Кәефегез юкмы әллә, Барласыч? Минем киңәшем: ял итеп алыгыз! Кара диңгез комлыкларынамы, Кавказ тавы артларынамы... Байлыгыгыз җитәрлек. Адәм баласына да ял кирәк!
— Ә оптимальләшү, кушылу?..
Барласыч сабый бала кебек авызын ачты. Оптимальлек сүзе яшертен генә авыз ачып иснәр өчен бик тә кулай икән бит!
— Ташлагыз!— диде аңарга Касыймыч.— Ташлагыз! Нинди оптимальләшү ди ул? Ялларны уздырып, көздә кабат эшләрне башлап җибәргәндә әйләнеп кайтырбыз әле шул берләшү мәсьәләләренә. Мин иртәгәдән — ялда!
— Нинди күңел белән?— диде Барласыч, һушын көчкә җыярга өлгереп. Касыймычның бу кыланышларыннан ул тәмам өркеп калган иде.
— Тыныч күңел белән, тыныч күңел белән!— дип кабатлады Касыймыч, җавапны бер дә соңартып тормыйча.
— Нәрсә, давыл шулай өркетеп кенә киттемени?
Барласычның авызын йомдыру Касыймычка берни тормый иде. Шуңа да ул:
— Безнең белән юкка шаярдылар!..— дип сөйләп алып китте.— Оптимальлек заманы килергә өлгермәде, койрыгын сөйрәп китеп тә барды. Әйттем бит, кулдан китмәгән әлегә, китмәгән! Министрның үз сүзе, хаталанганмын, диде. Барысы да элеккечә кала, диде.
Барласычка да бу сүзләрдән соң җан керде. Кәнәфигә сеңгән җиреннән сикереп торды, Касыймычка килеп, аңа кулын сузды. Тәбрикләштеләр. Барласыч түзмәде, директорны җылы итеп кочаклап ук алды һәм:
— Зур сөенеч бу, зур сөенеч!— диде.
Ә аннары ишеккә таба атлады:
— Коллективны да куандырыйм!
Шунда Касыймыч кычкырып җибәрде:
— Стоп! Эс-с-топ! Син нәрсә!
Барласыч ишектән чигенде. Нәрсәне дөрес әйтмәдем дигәндәй аптырап калды.
— Син нәрсә?— диде, бераз тавышын тынычландыра төшеп Касыймыч.— Белми торсыннар! Авызыңнан чыгарасы булма! Алар — көтү, алар — сарык! Җаннары көйсен, хәсрәттә янсыннар! Нәрсә, идарә итү кануннарын белмисең, чамаламыйсыңмы әллә? Өйрәтербез! Белеп тор, өйрәтербез!
Касыймыч бармак белән төртеп күрсәтеп кенә Барласычны урынга утыртты. Аның каршына авып диярлек, ике куллап өстәлгә таянды, галстугын, зур корсагын сыпырып куйды, аннары мәртәбәле сүзгә кереште:
— Мондагы сүз — монда калсын! Мәсьәлә бик авыр дип әйтерсең аларга. Мин шуны чишү белән мәшгуль. Ишетеп торсын колагың! Ялга баруымны да белмәсеннәр. Ут йотып торсыннар. Менә шул!
Ул бераз тынычлана төште, аннары Барласычка урыныннан күтәрелергә һәм чыгып китәргә рөхсәт бирде. Аннары тагын телефон трубкасын күтәрде. Бу юлы ул көтелгәннән дә шатлыклырак иде. Хатынына ялга чемоданнарны җыярга боерды, үзе һаман да «оптимальлек заманы» дигән сүзләрне куша-куша, ниндидер ят, «Кара урман» белән «Әллүки» арасында адашкан көйгә җырлаштырырга маташты.
Бераздан сәркәтип кызны чакырып, аңарга йөкләмәләр яздырды, үзе юк вакытларда директорлык вазифасын башкаруны Барласычка йөкләвенә әмер бирде. Бер сәгатьтән соң ул инде өенә кайтып киткән иде.
Бу вакытта телевизордан «Соңгы хәбәрләр» тапшыруы башланып китеп, оптимальлек заманаы темасына журналистлар гәп куерта башладылар. Мәгариф министры да бу хакта шактый гына сөйләп алды. Аның фикере буенча, шушы оптимальлек аркасында ил халкы гыйлемгә күмеләчәк, мәктәптә уку-укыту системасы камилләшәчәк, балалар бермә-бер акыллырак һәм белемлерәк булачак иделәр.
Казан, 2006–07.

Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.