LatinКаждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
Өч Башлы Кешеләр, Яки Хикмәтнең Дөньяда Бетәсе Юк - 2
Общее количество слов 4113
Общее количество уникальных слов составляет 1979
37.6 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
52.2 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
60.4 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Халыкчан шагыйрьләрнең үзләре ишеткәннәрен һәм күргәннәрен әсәр итеп язулары хакында сөйләп алган идем, әңгәмәдәге яшьләр:
— Габдулла Тукай да шундый булганмы?— дип сорадылар.
Мин «әйе» дидем.
— Ишеткәнен-күргәнен генә язгач, ә иҗаты кайда? Чын шагыйрьләр иҗат итәргә тиешләр!— диделәр алар миңа, чын мәгънәсендә канәгатьсезлекләрен белдереп.
— Тукайның бөеклеге шунда — ул йөрәге белән ишеткән, йөрәге белән күргән, йөрәге белән аңлаган, чөнки хакыйкатьне башкача танып алу мөмкин түгел,— дидем мин аларга, әмма яшьләр барыбер дә ризасыз калдылар.
26.10.2009
ЭСТЕТИК ТАНЫП БЕЛҮ
Хикәят
Без хакыйкатьне танып белгәндә фикерләребезне мантыйкка буйсындырабыз, тормыш фактларын алып, аларны мәгънә үлчәвенә салып, асыл нәтиҗәләребезне чыгарабыз. Мантыйгыбыз никадәр коры һәм ныклы булмасын, әмма хаталанмый мөмкин түгел.
Шушы хакта аңлатканымда укучы яшьләр миннән сорадылар:
— Ул вакытта нинди танып белү дөрес була соң? Ничек танып белергә кирәк?— диделәр.
— Йөрәк белән төшенүдән дә дөресрәк юл юк,— дидем мин.
— Ул бары тик эстетик танып белү генә түгелме соң?— диләр тагын да.
— Әйе,— дидем,— әмма йөрәкнең сафлыгыннан башка ул мөмкин түгел.
НӘРСӘ УЛ ШИГЫРЬ?
Хикәят
Шигырьне кеше тудыра һәм ул аның табигатенә туры килер дәрәҗәдә була. Ә кешенең табигатендә ике үзенчәлек бар: ул яки хис итәргә, яисә акыл сатарга маһир! Шагыйрьләр дә шунлыктан ике төрле булалар.
— Ә җыр акыл сатамы?— дип сорадылар миннән.
Мөнәҗәтләр, ягъни көйле догалар хакында исемә төшердем. Башка мисалларны эзләп башымны катырдым. Җавап таба алмадым. Аннары укучыларыма:
— Юк, акыл сатмыйлар. Җырлар хискә корылмасалар, аларның мәгънәләре булмый,— дип җавап бирдем һәм акыл сатуга корылган шигырьләрнең дә асылда шигырь генә булмауларын аңлап алдым.
ИЛАҺИ ШИГЪРИЯТ
Хикәят
— Коръән шигырь белән язылганмы?— диделәр укучыларым, «ак шигырь» мәсьәләсен тикшергәнебездә.
— Юк,— дидем мин.
— Ә нигә аятьне «стих» диләр?
Икеләнеп калырга тиеш идем. Әмма XI–XII йөзләрдә яшәгән Имам Газәлидән бу хакта укыганым булу сәбәпле бик җиңел җавап бирдем:
— Шигырь ул кешеләрнең табигатьләренә хас хисләре тәэсирендә барлыкка килә. Шунлыктан алар аңлашыла һәм күңелгә йогынты ясый. Ә Коръән — Илаһи, без аның хакыйкатьләрен тоеп җиткерә дә алмыйбыз, кая ди инде ул кабул итәргә? Бары тик ризалашабыз гына!
БӘЛАДӘН КОТЫЛУ
Хикәят
Ходайның миңа биргәненнән дусларым-танышларым күпсенделәр һәм көнчелекләрен белдерәсе иттеләр. Инде аларның үчләре арта баргач, елап дога укыдым:
— Аллаһы тәгалә, биргәнеңне дә бары тик миннән кеше көнләшмәслек итеп бирсәң иде!— дидем.
Хак тәгалә барлык биргәннәрен миннән алып бетерде. Көнчелекле дусларымны-танышларымны миннән өстен ясады. Хурлыкка төштем. Күңелем хәйранлык эчендә иде.
Әмма көннәрнең берендә күңелемә нур иңде һәм мин сөенеп дога укыдым:
— Аллаһы тәгалә, догаларымны кабул иткәнең өчен рәхмәт!— дидем.— Көнчелексез, үчлексез кешедән дә бәхетлерәге дөньяда юк!
ГАМӘЛЛӘР ХИКМӘТЕ
Хикәят
Изгелек кылган кешеләр бервакытта да канәгатьләнә алмыйлар, шунлыктан аларның эшенә без даими рәхмәтләр белдерергә мәҗбүрбез. Әгәр дә яхшылыкка яхшылык белән җавап кайтаруыбызны ул изгелек иясе азсынса — гаҗәпләнмәгез. Изгелек кылган кешедә канәгатьлек була алмый!
— Моннан котылу чарасы бармы?— диделәр шәкертләрем.
— Әйе,— дидем,— ике юл бар: берсе — яхшылыкны кыл да оныт, «суга сал», икенчесе ... Әгәр дә яманлык кылсаң, син шул усаллыгың белән шулкадәр канәгатьләнәсең, хәтта бөтен эчеңне-тышыңны куаныч биләп алгандай тоела!
ҖӘННӘТЛЕМЕ, ТӘМУГЛЫМЫ?
Хикәят
Кешеләрдән изгелек эзләп килсәң һәм алар аны сиңа күрсәтсәләр, белеп тор — гомерең буена аның бәясен түләп бетерә алмаячаксың. Үзең онытсаң да, сиңа күргән изгелегең хакында исеңә төшереп торыр.
— Ә кайбер кешеләр изгелекне бәяли белмиләр, рәхмәт тә әйтми калалар әле,— диделәр укучыларым.
— Әйе, сез — хаклы!— дидем мин.— Бөтен кешеләр дә Аллаһының изге бәндәләреннән түгел шул. Күрсәткән изгелегеңне аңлар өчен дә изгелегеңне күргән кешенең йөрәге саф булу кирәк!
ШИГЫРЬ ЧИШМӘСЕ
Хикәят
Шигырьләрнең эчтәлектә гадиләре дә, катлаулылары да була. Әмма мәгънә тирәнлеген гадәти хисләрнең куәте билгели. Әгәр дә бу гадәтилек эчтәлеккә әверелә икән, ул вакытта шигырь үлә.
Шушы хакта аңлатып сөйләгәнемдә миннән:
— Кайсы төр шигырь чын шигырь соң?— дип сорадылар.
— Икесе дә чын шигырь!— дип җавап бирдем.
— Ә гадәти хисләрнең тирәнлеге нәрсәдән соң?— диделәр.
— Шагыйрьнең йөрәгенең никадәр чиста һәм саф булуыннан, зиһененең камиллегеннән!— дип җавап бирдем.
Тыңлаучылар канәгать калдылар.
Мин исә шуны аңладым: адәмнең дөреслеге, гамәлләрендәге гаделлеге һаман да күңеле сафлыгына барып тоташа, шуңа күрә дә яхшылар — һаман да яхшы, яманнар — һаман да яман!
КИЛЕШЛЕ НӘСЫЙХӘТ
Хикәят
Үзеңне акыллы кеше итеп тоюы бер хәл, әмма күрсәтә белүгә килгәндә — ачыласың да куясың, хәтта беркем дә түгеллегеңне аңлап хәйран каласың.
Шулай бервакыт бер адәмнән нәсыйхәт ишеттем дә хәйран калдым: «Үзенә дә акылы җитмәгән бу кеше нинди хакыйкатьләрне ачты бит!»— дидем. Ә бераздан шушы ук кешенең инештән аркылы чыгарга дип таштан-ташка сикерүен, әмма таеп китеп, суга каплануын күрдем. Аннан илле адым да ерак түгел урында аркылы басма да бар иде югыйсә.
Әйттем:
— Нәсыйхәте үзенә килешле булган!
КОЛ ТҮРӘЛӘР ДӘВЕРЕ
Хикәят
Бервакыт мине, түрә итәбез дип, җаваплы эшкә чакырдылар. Имеш, буй-сын да килешле, белемем дә җитәрлек. Әмма:
— Миннән булмый,— дип баш тарттым.— Бәндәләргә түгел, үземә дә хуҗа була алганым юк!
Аллаһ бәндәсе ни дия ала соң?
Әмма алар:
— Хәзер замана үзгәрде. Демократия! Ул элек кенә халыкны колга санаучылар хуҗа иделәр, тирания чорында! Ә хәзер безнең хуҗалар сезнең кебек булырга, халыкка кол сыйфатында үзләрен хис итәргә тиешләр,— диделәр.
Әйе, ничә еллар халыкка кол булып эшләргә туры килде.
ТОРМЫШ ТӘҖРИБӘСЕ
Хикәят
Халыкларның тормыш тәҗрибәләре фольклорларында, матур әдәбиятларында саклана. Халыкның күңелен аңлыйм-төшеним дисәң, менә шуларны өйрәнергә һәм белергә кирәк тә инде.
— Чөнки халыкның акылы-аңы аның рухында, ә рухы исә әдәбиятында чагыла,— дидем.— Тормыш тәҗрибәсе шул ук аң инде ул, акыл!
— Ә монда халыкның рухының ни катнашы бар?— диделәр миңа.
— Һәркем үз табигате белән яши. Рухның, җанның табигате — аң инде, акыл,— дидем.— Әгәр дә алар булмаса, яшәүнең мәгънәсе калмас иде.
ЮМАРТЛЫК БИЗМӘНЕ
Хикәят
Йөрәкләрнең катылыгын бетерер, күңел казанының юшкынын чистартыр өчен юмартлыкның бөек әһәмияте хакында нәсыйхәтләр әйткәнемдә:
— Алтын өләшкән бай юмартракмы, бакыр сонган ярлымы?— дип миннән сорадылар.
Аларга Имам Шәфигый вакыйгасын сөйләдем. Ул моннан гыйбарәт иде:
«Элекке заманнарда мескеннәр файдасына хәер-садака җыеп, аларга ярдәм итү эшен оештыру белән мәшгуль бер адәм яшәгән. Шәһәре — Каһирә икән.
Беркөнне аңа, бер мескен килеп:
— Минем улым туды!— дигән.
Алар шушы бала файдасына хәер сорашырга чыкканнар. Әмма халык зур саранлык күрсәткән.
Болар зарда бер зиратка кергәннәр. Очраклы кабер янына утырып, теге ярлыларга ярдәм эшен оештыручы, ягъни хәер эстәүче адәм:
— Йа рәхмәтле Аллаһ, үзең күрдең, тырыштым, әмма һичкем садака бирмәде,— дип зарланып әйткән дә, кесәсеннән бер бакыр акча чыгарып, аны урталай сындырып, яртысын әлеге дә баягы ир баласы туган мескенгә биргән. Әмма әйткән:
— Баегач, миңа кайтарып бирерсең!— дигән.
Шулай аерылышканнар.
Хәер эстәүче адәм төнге йокысында төш күргән. Көндез кабере өстендә утырып зар кылганын ишеткән гүр иясе, имеш, аңа килгән дә, бүген йортыма бар, балаларыма әйт, мич төбенә күмелгән чүлмәкне казып алсыннар, алтыннарын сиңа бирсеннәр, дигән.
Ярлылар файдасына хәер эстәүче мескен адәм, уянгач, төшендәге хәбәр буенча эш иткән. Ишеткәннәре хак булып чыккан. Теге гүр иясенең дөньялыкта яшәгән йортына барган, хәзинәсен эзләп тапкан.
Чүлмәктәге алтыннарны хәер эстәүче адәм теге улы туган мескенгә китергән. Бик куанышканнар. Шунда улы туган мескен кеше, бер алтынны икегә бүлгән дә, яртысын хәер эстәүчегә биргән, яртысын үзенә алып калган. Чүлмәктәге башка алтыннарны исә мохтаҗлар файдасына тотарга кушкан.
Боларның кайсысы юмартрак булган?»
— Бакырны урталай бүлеп, бер яртысын улы туган мескенгә биргән ярлылар файдасына хәер эстәүче адәм юмартрак булган!— диделәр тәмам куанычтагы акыллы башлар.
— Ни өчен шулай уйладыгыз? Раслагыз!— дидем.
— Чөнки байлыктагы ярты өлеш мохтаҗлыктагы ярты өлештән мәгънәви якта кимрәк була,— диделәр миңа.— Хикмәт санда, күләмдә, авырлыкта түгел бит, хикмәт — мәгънәдә! Ә юмартлык ул мәгънәви көчкә ия!
Уйга бирелдем: дөньялыктан киткән гүр иясенә хәзинәсе кирәк түгел, шуңа ул яшергән хәзинәсен бирде, әмма бу юмартлыкмы?
Әгәр дә ул теге хәер эстәүче мескеннең төшенә кереп серне әйтмәсә, гүр иясенең балалары чүлмәкне эзләп тапмаса һәм аңа бирмәсә, улы туган мескенгә ул аны илтмәсә, бу адәм үзенә бер алтын акчаның яртысын сындырып алып, икенче яртысын бурычы буларак кайтарып биреп, калган башка акчаларны мохтаҗларга багышлый алыр идеме?
Бу мәсьәләне һичшиксез чишәсем килде. Белә идем, моңа кадәр аны беркем дә хәл итә алмаган. Борынгыдан мәдрәсә мөдәррисләре шәкертләренең башын шушы мәсьәлә белән катырырга ярата торган булганнар.
— Мантыйк ноктасыннан чыгып караганда — иң юмарт кеше,— диделәр миңа,— әлбәттә әле генә улы туган мескен адәм инде! Ул үзенә насыйп ителгән алтыннарның да берсенә генә кызыккан, хәтта аны да, урталай сындырып, яртысын бурычы өчен түләгән. Һәрхәлдә ярты алтын акча ярты бакыр акчадан кыйммәтлерәк!
— Боларның барысы да һәм мәгънәви, һәм мантыйкый яктан юмартлар,— дидем мин, юмартлыкларының берсе икенчесенә бәйле икәнлекне аңлатып биреп.
Алар, тыңлап бетергәч, сүзләрем белән килештеләр. Тик мин шиккә калырга өлгердем: бу сүзләрем белән артык юмартлык күрсәттем түгелме?
ДОШМАННАР АРАСЫНДА
Хикәят
Бер танышым очрады. Сүзен башлады, сөйләп тә бетерсен инде дип тыңлап тора идем, яныбызга бер миңа билгесез адәм килеп, танышыма акча сузды һәм:
— Бурычлы буласым килми! Күптән бирәсе идем, очрата алмыйча йөрдем!— диде.
Әмма танышым аннан акчасын алмады, сәбәбен аңлатып биреп:
— Сезнең миңа бернинди бурычыгыз юк бит. Ялгышасыз. Инде ул заманнардан бирле ничә тапкыр акча алышынды,— диде.
Теге кеше әүвәле аптырабрак калды, аннары гамь эчендә китеп барды.
Шунда мин:
— Сезнең бүгеннән тагын бер дошманыгыз артты,— дидем танышыма.
— Ничек инде?— диде ул.— Мин аңа яхшылык эшләдем, ә ул ашка таш белән кире кайтарырмы?
— Бурычы бар кешеләр, бурычлары өчен оялып, күзгә күренмәскә тырышып йөриләр.
— Әйе, анысын беләм. Дөрес әйтәсез, нәкъ шулай эшлиләр. Әмма болай булмасын өчен бурычын инкарь иттем һәм хәтта хәтер дәфтәремнән сызып ташладым бит!
— Ә ул аңа бик тә кимсенде. Ә кимсенгән кешеләр үчле булалар. Әгәр дә аны шушы кадәр дә ничә еллар сабыр итүе өчен мактаган булсагыз, күңелен аулап, үзегезне җиңүче итәр идегез,— дидем.
ИРЕКЛЕ АДӘМ
Хикәят
Борынгы хакимнәрдән Имам Газәли әйткән: «Кеше үзен шулкадәр нык ярата һәм моны яшерә алмый, хәтта башка кешегә гашыйк булса да — аны үзе өчен ярата!»— дигән.
Бу сүзләрен яхшы хәтерли идем. Шунлыктан гашыйкларның сүзләренә ышанмаска, тырнакларына капмаска тырышып яшәдем. Моның өчен салкын акыл, таш йөрәк иясе булу кирәк иде. Әмма йөрәгемне ташка әверелдерү җае булмады. Җитмәсә һәркөнне диярлек бер гашыйкка очрап, әдәп вә оятым мәхәббәт учагында көеп бетәргә мөмкин иделәр. Яшь кешенең хәле шулай мөшкел була бит инде ул.
Нишләргә белмичә аптыраганымда акылсыз телем ярдәмгә килде. Кем очраса да һәм, әгәр минем белән кызыксынуын белдерсә, мин аңа мәхәббәт хакында әкиятләр сөйләп, үземне тавыкка төлкенең гашыйк булганыдай күрсәтә башладым. Озакламый миннән дә азат, миннән дә ирекле кешене дөнья йөзеннән эзләп тә табарга мөмкин түгел иде.
«Менә шулай,— дидем тәмам куанып,— сезнең берегезнең дә милке түгелмен!»
Әле дә ярый кешеләр яхшы булып чыктылар, мәхәббәтемнең дәлилен таләп итмәделәр.
БЕРДӘМЛЕК ХАКЫ
Хикәят
Әткәй тәрәзә ясый торган иде. Аның агач эшендә осталыгы мәшһүр булып, эш күтәреп килүчеләр бездән өзелмәде.
Бервакыт күршеләребездән берсе кергән. Тәрәзә ясап бирүен сорый, әмма әткәй бу арада гына мөмкин түгеллеген әйтә. Күршебез, ачуланып, ризасыз чыгып китә.
Әткәйдән сорыйм:
— Нигә баш тарттың?— дим.— Күрше хакы — Алла хакы бит, беренче булып аңа булышырга кирәк иде!
Әткәй дә сүзләремнән аптырашта кала, аннары гына:
— Кешеләргә вәгъдә ителгән эшләрем бар иде, вәгъдә — иман бит!— дип әйтеп куя.
Әткәйдән сорыйм:
— Аллаһ хакыннан бәндәнең иманы өстен була аламы?— дим.
Ул үзе тәрәзә кысалары ясый, үзе уйлана, аннары җавап бирә:
— Болар бәхәс кылына торган әйберләр түгел шул!— ди.
Миңа бу җавабы ошамый. Анда ниндидер әйтеп бетермәгәнлек, ярым-йортылык димме шунда, җитешсезлек бар.
— Аллаһ өчен әлбәттә үз хакы, бәндә өчен үз иманы кадерле,— дип әйтеп куя тагын әткәй.
Мин, уйларга бирелеп, сер дөньясына чумам. Дөнья бер дә гади генә түгел икән шул!
БҮЛӘК СЕРЕ
Хикәят
Пәйгамбәребез, аңа Аллаһының рәхмәте яусын:
— Ходай тәгалә, миңа яман кеше бүләк бирмәсен, юкса аны күңелемә якын итәрмен!— дип әйтә торган булган.
Без, кешеләр, бүләкләр алырга яратабыз. Әгәр дә кемдер сезгә бүләк китерә икән, димәк аның уе — күңелегезгә керергә теләү.
Бервакыт миңа ерак бер шәһәрдән ят бер кешенең бүләген китерделәр. Курка калдым. Аласым килмәде. Хаты да бар икән. Укыдым. Язган китапларым өчен һәм заманында биргән киңәшем аркасында рәхмәт йөзеннән икән бу истәлекле бүләкләре. Бер тапкырмы күрешкәнбез шунда.
Бик озак уйларда җанымны аптыраткач кына үземне күндерергә туры килде. Хөрмәт йөзем булсын, дидем. Әмма күңел сизенгән икән. Ул исә маңгай күзеннән яхшырак һәм ачыграк күрә шул.
Бер елдан соң бүләкнең иясе дә килеп чыкты. Ул:
— Пәйгамбәребез, аңа Аллаһының рәхмәте яусын, өч әйберне сөйгән,— диде.— Исле май исен, хатыннарны һәм изге догаларны!
Әйе, ул шулай өч әйберне күңеленә якын дип санаган, шушы өч әйбергә сокланган. Моны белә идем. Әмма җавабымда:
— Хушбуйларның да, хатын-кызларның да, догаларның да барысы да күңелемә хуш килеп бетми шул, мин пәйгамбәр түгел!— дидем.
МӘХӘББӘТ СЫНАВЫ
Хикәят
Дөнья йөзе шыксызланып калды. Анда мәхәббәт тә, хакыйкать тә юк икән, имеш. Аларның барысы да бары тик мәнфәгатьне, үз файдаңны кууны яшерү өчен уйлап чыгарылган. Кешеләр чөнки бары тик үзләрен генә яраталар, нәрсә эшләсәләр, әйтсәләр, уйласалар да — бары тик үзләрен генә күз алдында тоталар.
Дүсем авылында шулай бер яшь егет үлеп-бетеп бер кызга гашыйк булган. Бу хакта дөнья йөзенә хәбәре дә таралган. Әмма кыз бик тә горур икән, бу хакта ишетергә дә теләмәгән. Ә аннары башына уй төшкән, сынап карыйм әле бу егетне, хисләре чыннан да сафмы, дигән. Тик ничек уен тормышка ашырырга, гашыйк җанга нинди авыр эш кушарга белмичә аптыраган. Бер сандык энҗе-мәрҗән сораса, яки тауны ишәргә кушса, яисә кышны җәй белән алыштырырга әмер итсә дә була бит инде, боларның берсен дә гади адәм баласы могҗизасыз башкарып чыга алмый.
Кыз бу хакта әнисе белән киңәшергә булган. Егет хакында сөйләп биргәч, ничек сынап карарга мөмкинлеген сораган. Әнисе шунда аңа әйткән:
— Ә үзең яратасыңмы соң ул егетне?— дигән.
Кыз шунда ук җавабын биргән:
— Юк, яратмыйм шул!
— Ул вакытта,— дигән кызга әнисе,— аның мәхәббәте сафлыгын сынарга синең хакың юк! Бу гамәлең зур гөнаһ булыр иде!
СТУДЕНТЛАР ДА КЕШЕ
Хикәят
«Белем дә, укытучы да — сөекле, әмма белемне белем булганы өчен, укытучыны исә шул белемнең чыганагы булганына күрә яраталар»,— дигән бөек акыл иясе Имам Газәли.
Бервакыт милләтебезнең сөекле һәм бәхетле әфәнделәре белән сөйләшеп торам. Мин — мөгаллим кеше, алар — шагыйрь һәм язучылар.
Арадан берсе:
— Сезнең анда лекциягез саен егерме бишәр энҗе бөртекләре кебек гүзәлдән дә гүзәл чибәр кызлар! Шул илле соклангыч күзнең явын алып лекция сөйләп йөрүләре рәхәттер ул!— дип, бик тә рәхәт елмаеп, гаҗәеп дәрәҗәдә үз итеп сорап куйды.
Ә мин, тиле, тәмам дулкынланып, бу хакта уйлаганым да булмавы башыма кереп, шунда ук:
— Юк,— дидем,— утызар, кайвакытта йөзәр студентка да минем лекцияләремдә утыра. Әмма аларга бит мин үзем түгел, гыйлемем кирәк!
Дусларым рәхәтләнеп көлделәр. Аннары:
— Син әле ялганчы гына түгел, мактанчык та икәнсең!— диделәр.
Мин шунда гына, бармак белән төртеп күрсәткәннәреннән соң, үземнең итагатьсез дәрәҗәдә мактанып алганымны аңлап өлгердем. Йөзем кызарды.
Алар:
— Ярар, борчылма, дустым, кызлар турында сөйләшкәндә һәммәбезнең дә йөзе кызара. Син дә аларга укытучылары буларак түгел, вакыт-вакыт кеше буларак кара!— диделәр.
САБАК
Хикәят
Биргән кешенең йөзенә, бүләкнең «тешенә» карамыйлар, диләр. «Изгелек иясенең үзен түгел, игелеген яратабыз!»— дигән бит әле Имам Газәли.
Аллаһы тәгалә дә игелек иясе, без дә аңа карата шундый хәлдәбезме? Ул безне түгел, аңа гыйбадәтебезне генә сөяме? Мондый мәхәббәт чын була алмый түгелме соң?
Шуларны уйлап башымны катырып, йөрәгемне ташка әверелдереп йөргән көннәремнең берсендә мин моны бөек гаделсезлек дип бәяләдем. Рухыма бик тә күңелсез иде. Ничәмә кешегә кылган изгелек һәм игелекләремне исемә төшердем, аларның нәтиҗәсендә ашка таш кына алгалауларымны хәтеремдә яңарттым да:
— Бу дөнья йөзе мәрхәмәт урыны түгел, усаллык җире,— дип, күзләрем дымланып, чак елап җибәрмәдем.
Бераз тынычлангач, төнлә белән күргән төшем исемә килде. Имеш, минем кулымда кап-кара йомшак йонлы кечкенә җәнлек иде. Ул дивар буйлап йөгереп китте дә үрмәкүчкә әверелде. Ашыгып-ашыгып ятьмә үрә башлады. Әмма ул үргән җепләр әллә кайчангы башка иске җепләр белән уралып-чорналып бара иделәр. Ул да түгел, янымда бик чибәр бер ханым икән, әмма аңа ирләр бәйләнеп аптыраталар, ди. Шунлыктан борынын озын һәм ямьсез итеп боздырырга мәҗбүр булган. Имеш, менә хәзер беркем дә аны үчекләмәс инде!
Шушы гыйбрәтле төш исемә төште дә — аһ иттем. Аллаһы тәгалә минем нинди хаталы уйларга төшәсемне алдан ук белеп, сабагын биреп куйганын аңлаудан иде бу.
МӘГЪНӘГӘ ИРЕШҮ
Хикәят
«Чын ярату ул үзеннән-үзе, нәрсәгә булса да карап түгел, үз-үзеннән канәгатьлек табып ярату»,— дигән Имам Газәли. Мондый яратуда мантыйк та, сәбәп тә юк, анда бары тик рәхәтлек кенә бар. Әмма бу рәхәтлек күңелнең соклануыннан гыйбарәт!
Нарцисс турындагы риваятьне исемә төшереп, чын мәхәббәт аныкы кебек, менә шундый буладыр инде дигән фикергә килдем. Кешеләр чын ярату белән үз-үзләрен генә сөяләр дип уйлаудан да күңелсезе юк иде анысы.
Мин сандугач тавышын тыңларга яратам, әмма сандугачның үзеннән башка аның җыры була алмый. Димәк, мин сандугачның үзен дә яратам, тавышын гына түгел, дидем. Миңа бик күңелле булып китте.
Гомерләр бара тора, уйлар — онытыла. Әмма сандугачны берәр тапкыр күрерменме икән дип шулай ук үземә, тәкъдиремә сорау да биреп куйган идем.
Сабыр кешегә насыйбы җитә икән ул. Бакчада утырганымда сандугачның өздереп сайравыннан хушландым. Башымны күтәреп карасам, баш очыма таба җәелгән алмагачка кунып, дөньяны җырга күмгән нәфис, әмма чыпчыктай шөкәтсез бер кошны күрдем. Сайравыннан аның сандугач икәнлеген аңладым. Аларның шундый икәнлекләрен ишеткәнем бар иде инде. Шунлыктан исем китмәде. Сүзләре хак икән дип кенә уйлап куйдым. Әмма мәгънәгә юлыгу хисе бөтен дөньямны биләп алды.
Сандугач матур түгелмени?
САРМАН ТУРЫНДА ҖЫР
Хикәят
«Гүзәллекне танып-белүдән дә рәхәтрәк гамәл юк!»— дигән Имам Газәли. Димәк, гүзәллекнең сәбәбен ачыкларга омтылу кешедә табигый теләктән гыйбарәт икән ул.
Гүзәллеккә гашыйк булсак, бездә соклану хисе барлыкка килә, ул исә күңел рәхәтлеген тудыра һәм канәгатьлек дәрьясында рухыбыз көймәсе йөзә башлый. Бу хәл мәңге булырдыр сыман. Әмма ул нәрсә өчен шушы кадәр гүзәл икән соң дигән сорау бездә туса, аны танып белүгә-таба беренче адымны ясыйбыз. Танып-белү юлының башы һәрвакыт «бу нәрсә чынлыкта нәрсә икән?» дигән сораудан башлана һәм безне җавабын эзләп табуга алып кереп китә. Ул эзләнү юлының озынмы-кыскамы булуы үзебездән тора, билгеле. Дөрес, башка факторлар да бар, әмма алары икенчел яки өченчел рольне генә башкаралар.
Мин Сарман ягында туып үстем. «Сарман җыры» турында нинди генә соклану сүзләрен ишетмәдем һәм укымадым югыйсә. Әмма хәйран итүдән узмаган идем — ул җырларның нәрсәсе бар инде! Әнә Майкл Джексон ничек шәп җырлый ичмаса!
Әмма тормыш диңгезе чайкалды да читкә тибрәтеп алып китте үземне. Хәзер беләм: «Сарман җыры»дай гүзәл җырны кешелек әлегәчә иҗат итмәгән. Андый җыр башка юк!
— Шулаймыни?— диделәр миңа.— Асылыңа кайттыңмыни?
Әйе, шулай шул!
ӘММА КҮҢЕЛДӘ ШИК ИДЕ
Хикәят
Мәхәббәт соклану биләвендә туа, соклану йортында яши, соклану даласында үлә. Ә чын мәхәббәтне үлми диләр, югыйсә.
Бу хакта ишеткәч, тәмам аптырашта калдым. Хәер, мин аңламаган әйберләр дөньяда бик күп очрадылар. Менә шуларның тагын да берсе:
Бервакыт намаз өчен дип бер авылның мәчетенә тукталдым. Юл кешесе идем. Күрәм, картлар да килеп маташалар. Мәчет янында кояштан янган, яңгырлардан юылган, язмыш тарафыннан изелгән, җилләрдән тетелгән, күңеле белән киселгән бер адәмнең мохтаҗлыкта басып торуын күрдем. Аңа бабайлар сәлам дә бирмәделәр, аны зурлап намазга да чакырмадылар. Мөгаен бу адәм аларның теңкәләрен үзе дә аз тетмәгәндер дигән уйга килергә өлгердем.
Ул да түгел, шулвакыт затлы машинада бер бай егет килеп туктады. Муенына һәм кулына алтын чылбырлар тагылган иде. Егеттән затлы хушбуй исләре килеп тора. Йөзендә — кояш яктылыгы, иреннәрендә — юмарт бәхет елмаюы. Милләтебезнең мондый егетләренә кемнәр сокланмаслар да аһ итмәсләр!
Мәчет бабайларына бөтенләй дә яңа дәрт керде. Егет белән олылап исәнләшә башладылар. Мулла агай исә аның каршына гүяки калач кебек тәгәрәпләр килеп җитте, хәтта иңеннән алып кочты, бит очларыннан үпте.
Уйладым: «Бу кеше шушы мәчетне салдыручы булдыклы егет инде! Шушындый егетләр ил терәге түгелме соң?»
Хәер, бу вакыйгадан соң күп сулар агарга өлгермәде, хәтерем яңарып, шушы булган хәлне исемә алдым һәм үз алдыма әйтеп куйдым: «Күңелебез төрлечә бутала шул, ә алтын тәэсиреннән бигрәк тә!— дидем.— Ә без Шайтанны гаепләгән булабыз!»
ДҮСМӘМБӘТ ҖЫРАУНЫҢ ТОТКЫНЛЫГЫ
Хикәят
Кешене, үзеңне яратсын дисәгез, мактагыз, зурлагыз һәм өстен куегыз. Әгәр дә бу мәхәббәтне йөрәкләрдә тагын да ныгытасыгыз килсә, ул кешене буй җитмәслек биеклеккә күтәрегез. Бу исә һәммәбездә сагыш уятыр һәм йөрәкләрне гүзәллек белән тутырыр. Гүзәл гамь, ягъни гүзәл кайгы дигәннәре менә шушы була да инде ул.
Күрәсезме, монда никадәр мәкер, хәйлә! Шуның өчен дә исән кешене башкалар алдында мактау — ялагайлык, җитмәсә әле башкаларда ул затка карата көнчелек тудыру юлы да. Әмма кешеләрне лаеклы мактасак һәм моны чама белеп башкарсак — игелекле калырбыз.
Тарихта Дүсмәмбәт җырау яшәгәнлеге турында хәбәрләр барлыгы илдә яхшы мәгълүм. Ул кеше шундый да үзсүзле булган, диләр.
Шигырь-җыр, төрле вакыйгаларны матурлап сөйләве хакында нугай мирзасы Йосыф ханга хәбәр барып җиткән. Әмма Дүсмәмбәтнең байларны яратмавын да искәрткәннәр.
Хан аны сараена чакырткан. Ни хикмәт, Дүсмәмбәт бу чакыруны сөенеп кабул иткән, җитмәсә Йосыф ханны мактап җыр да чыгарган. Диван залында аны тыңлаганнар. Хан бер сүз дә әйтмәгәч, Дүсмәмбәт җырау, торып, аптырашта чыгып бара икән. Шунда Йосыф хан аңа:
— Инде хәзер, Дүсмәмбәт, сине халык кире кабул итмәс, сарайда яшәп кал инде!— дигән.
Шагыйрь моны ишеткән дә, гүяки шунда аяклары бәйләнеп, яңадан урынына кайтып, тезенә утырган.
УҢЫШСЫЗЛЫК БӘЛАСЕ
Хикәят
Ачу килүне көнчелекнең тамыры ул дигән Имам Газәли. Барлык бәлаләр дә гадәти ачу килүдән башлана. Адым саен ачуы килеп, кешеләрне ачуланып йөрүче кешеләр асылда бик тә көнчелекле булалар һәм алардан кайчан да мактау һәм котлау сүзләре ишетү мөмкин түгел. Кешеләрне таный белүчеләр моны шулай дип әйтәләр.
Һәммә кешене ачуланып йөрүче бер адәмне белә идем, шул әфәнде бәлагә таргач, аңа ярдәм дә иткән идем әле. Ә бервакыт аның минем хакында начарга алып сөйләгәнен ишеткәч, тәмам хәйран калдым һәм:
— Бөкрене кабер генә төзәтә икән!— дидем.
Аның үзенә ясаган яхшылыкка ни өчен начарлык белән җавап кайтаруының сәбәбен беләсем килеп, күңелемне озак вакытлар таркаулы борчуда йөрттем. Мондый кешеләр белән очрашмаска, күрешмәскә, андыйларга ярдәм кулымны сузмаска дигән нәтиҗәгә дә килдем.
Соңгы вакытларда кәефсез хәлемдә йөрүемне ишеткән дә, киңәштә-фикердә батыр бер дустым шалтыратты. Мин сәбәпне аңа аңлатып бирдем. Ул рәхәтләнеп көлде-көлде дә:
— Бер киңәш бирим әле!— диде.— Әгәр дә халыкта яхшылык һәм өстенлек белән таныласың килсә, менә шушындый яман кешеләрнең теленә керергә кирәк, хәзер дәрәҗәң үсеп китә. Әнә язучыларда шундый гадәт бар: кемдер аны тәнкыйтьләп яза икән, хәзер укучылары артып китә, әсәрләрен укый башлыйлар, язмышы, тормышы, яшәеше белән кызыксыну арта башлый.
КӨЙМӘ БАТКАНДА
Хикәят
Алты төрле кешенең тәмугка Кыямәт көненә кадәр үк кертеләсен әйткән Пәйгамбәребез, аңа рәхмәтләр яусын! Алар кемнәр: «Халкын кысучы хөкемдар, кан туганлыгына тугыры гарәп, борынын чөйгән шәех, ялганчы сәүдәгәр, ваемсыз надан һәм көнче галим».
Көймәгә су үтә башласа, аннан беренче булып күселәр кача, диләр. Булыр да.
Шулай бервакыт илдә глобальләшү исеме астында сәер бер сәясәт җәелдерелгәч, югары уку йортлары берләштерелә башлагач, укытучы-профессорларның төп составында ис китмәү һәм хәйран итмәү кыяфәте барлыкка килде. Үзләренең зур галим булуларына, белем нигезләрен ача алуларына бәйле дәрәҗә-кемлекләре дә бар икәнлеккә ышанып, бәхетләрен алар язмыш кулына тапшырдылар. Моны без намуслы булу дип атадык. Әгәр дә һәркем үзе өчен генә кайгыртып йөгерә башласа, шәһәребез ут, су һәм кан эчендә калачак иде әлбәттә.
Әмма дөнья бит ул, араларында шундый галим-голамәләр дә табылганнар, алар бата барган, ягъни кыскартылырга тиешле саналган югары уку йортыннан исән калдырылачак вузга сукмаларын салырга өлгереп, андагы җитәкчелек каршында үз кемлекләрен учларына күтәреп, башкаларны карага буяп, кырыкмаса-кырык төрле хәйлә ярдәмендә хәтта кәнәфиләрен дә яхшы урыннарга күчереп өлгергәннәр.
Бу хәлләр ахырда гына мәгълүм булып, моңа кадәр үзләрен акыллы дип уйлаучылар киресенчә ахмакта калган икәнлекләрен төшенгәннәр.
Көймәләр бата икән ул, ә күселәр — исән калалар. Шуның өчен, әгәр дә күселәр кача башлаганын күрсәгез, имин калырга да ашыкмагыз. Кеше икәнсез, сездә намус һәм горурлык та бар, булырга тиеш бит әле ул! Хәвеф вакытында бәдбәхетләр генә хәйләгә таяналар. Исән калу әле берни дә түгел!
Шушы сүзләремне ишеткән бер әфәнде:
— И суган суфиы!— диде, миннән көлеп.
— Әйе,— дидем.— Нишләмәк кирәк, башка чара булмагач!
БӨЕК ӘДИПЛӘР АРАСЫНДА
Хикәят
Бөек әдәби әсәрнең эчтәлеге шуннан гыйбарәт: кеше аны укыганда үзенең барлыгын, кайдалыгын онытсын, хисләре югары дәрәҗәгә җиткерелсен! Әгәр дә китапны укыганда җөмләләрне һәм вакыйгаларны уку белән генә укучы шөгыльләнсә, китапның эчендә күңеле яшәмәсә, моны уку дип әйтеп буламы? Юк, әлбәттә!
Моңа ирешү өчен бертөрле әдипләр хисне беренчел итеп, ни-нәрсә хакында язуның әһәмияте юк дип белдергәннәр, икенче төрлеләре исә, җөмләләр вә вакыйгалар матур итеп тезелсеннәр, дигәннәр. Өченчеләре гаделлек тантанасын алга чыгарырга омтылганнар.
Эшкә утырганда төрле максатлар куеп, зиһеннәренә һәм хезмәтләренә өметләр баглап иҗат итүче йөзләрчә әдипләр бар. Әмма укучылар аларның араларыннан берсен, икесен, күп булса — өчесен-дүртесен генә сайлап алалар да, шуларны гына укыйлар. Без инде «О вкусах не спорят» дип кенә әйтәбез һәм бәялибез җитмәсә.
— Һәр чорның ни өчен үз әдибе бар? Югыйсә ул яшәгән дәвердә бүтән язучылар да булган, иҗат иткән бит! Алар да матур, рәхәт, күңелле итеп язганнар!— диделәр миңа.
— Чөнки һәр чорның үз йөзе, үз эчтәлеге, үз мәгънәләре бар, кайсы әдип шуларны дөрес, тугыры һәм ачык итеп тасвирлый, шул тарихта кала,— дидем.
Әмма бу сүзләр үземнең хаклы икәнлегемә ышану белән генә әйтелгән иделәр. Ә миңа:
— Үзегезнең әсәрләрегез хакында әйтәсезме?— диделәр.
Оялып куйдым.
ТАНЫП-БЕЛҮ СЕРЕ
Хикәят
Белемне без танып-белүдә мантыйк ярдәмендә табабыз, әгәр дә башкаларның сүзләрен тыңлап утырудан нәтиҗә чыгара белсәк, монысы инде ышану дип атала. Хәер, моны Имам Газәли инде XI гасырда ук әйтеп, кешелеккә төшендереп биргән.
Ә менә ышану дигәннәре нәрсә соң? Моны һәркем үзе генә белә!
Кешеләрне әгәр дә үзеңнең хаклы булуыңа ышандырасың килсә, аларга башкаларның фикерләрен мисал итеп китерергә мәҗбүрсең. Менә кайчан башка кешеләрнең фикерләрен санга сугуның әһәмияте аңлашыла башлый!
Әгәр дә хакыйкатьне ачыкларга телисең икән, ул вакытта мантыйк ярдәмендә танып-белү эшенә керешәсең билгеле. Олы-кече фәнни ачышлар шулай гына ясала алалар.
Элекләрдә мине бер талант иясе сокландыра торган иде. Аңа хөрмәтем дә зур булды. Әмма бервакыт, аның белән бергә эшли башлагач, ул әфәнде үзенең интригалары, хәйләләре-мәкерләре һәм мәгънәсезлекләре белән хәйран итә башлады. Ә аңа һәммә кеше дә: «О улмы!»— дип соклана иделәр барыбер.
Бер дустым исә:
— Ул бит ак йөзле шайтан, кара фәрештә!— диде.
Бу хакыйкый сүзе акылымны хәйран итте.
Менә бит хикмәт нәрсәдә икән, ә мин белми генә йөргәнмен!
ШАГЫЙРЬ ҺӘМ ГАЛИМ
Хикәят
Әдәбият тарихы, әдәби иҗат һәм аның үзенчәлекләре турында мәкаләләр язарга яраткан бер шагыйрь икенче бер галимгә әйтә икән:
— Сез дә галим, мин дә, сез дә шагыйрь, мин дә!— дип.
— Әйе,— дигән аңа теге галим,— әмма безнең аермалык та бар шул: сез күңелегезгә килгән һәм әсәрләрне укыганда туган хисләрегезне бәян итеп язасыз, ә миңа әсәрләрне анализларга, хакыйкатьне мантыйк ярдәмендә ачыкларга туры килә.
— Әмма миндә хаклык күбрәк,— дигән шагыйрь.
— Сүз дә юк,—дип елмайган галим,— шулай булып тоелган белән нәкъ шулай булу арасындагы аерманың барлыгы да күпләр өчен сер хәлендә кала.

Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.
Следующий - Өч Башлы Кешеләр, Яки Хикмәтнең Дөньяда Бетәсе Юк - 3
- Части
- Өч Башлы Кешеләр, Яки Хикмәтнең Дөньяда Бетәсе Юк - 1Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных словОбщее количество слов 4066Общее количество уникальных слов составляет 207137.0 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов52.5 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов60.0 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
- Өч Башлы Кешеләр, Яки Хикмәтнең Дөньяда Бетәсе Юк - 2Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных словОбщее количество слов 4113Общее количество уникальных слов составляет 197937.6 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов52.2 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов60.4 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
- Өч Башлы Кешеләр, Яки Хикмәтнең Дөньяда Бетәсе Юк - 3Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных словОбщее количество слов 4133Общее количество уникальных слов составляет 211437.2 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов52.7 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов60.4 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
- Өч Башлы Кешеләр, Яки Хикмәтнең Дөньяда Бетәсе Юк - 4Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных словОбщее количество слов 4057Общее количество уникальных слов составляет 203735.4 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов50.9 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов59.8 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
- Өч Башлы Кешеләр, Яки Хикмәтнең Дөньяда Бетәсе Юк - 5Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных словОбщее количество слов 4035Общее количество уникальных слов составляет 185836.4 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов50.6 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов58.4 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
- Өч Башлы Кешеләр, Яки Хикмәтнең Дөньяда Бетәсе Юк - 6Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных словОбщее количество слов 4021Общее количество уникальных слов составляет 192334.8 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов49.1 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов56.7 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
- Өч Башлы Кешеләр, Яки Хикмәтнең Дөньяда Бетәсе Юк - 7Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных словОбщее количество слов 4060Общее количество уникальных слов составляет 191340.6 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов55.8 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов64.6 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов