Latin

Нурҗиһан - 1

Общее количество слов 4589
Общее количество уникальных слов составляет 2183
38.7 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
54.5 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
62.8 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
Егерме икенче елда гражданнар сугышыннан кайтып төшүгә, Фәһимне берьюлы ике авыр хәсрәт каршы алды. Аның сөекле өнисе белән сөйгән кызы Саҗидә ачлык корбаны булган икән. Фәһим көн саен зиратка барып, бу ике кадерле зат рухына Коръән укып кайта торган булды.
Сажидәнең вафатын ишетү Фәһимнең өстенә салкын су койгандай тәэсир итте, аны сискәндереп, тетрәтеп җибәрде. Ничек алай? Фәһим айкап кайткан сугыш җире түгел ләбаса монда! Анда гына үлем чалгысы аяусыз уңга да, сулга да селтәнә. Шуның өчен ул сугыш дип атала да. Тыныч кына яшәп яткан тып-тын авылда алсу битле, җиләктәй япь-яшь кызны ни җаның белән салкын кабергә күмеп кайтмак кирәк?.. Тиф, диделәр. Егерме беренче елгы ачлык белән шулар икесе халыкны рәхимсез кырды, диделәр.
Шулай да бу куркыныч хәбәрне Фәһим баштарак һич тә башына сыйдыра алмады. Чын түгелдер, авыл !ур, бүтән берәр кыз белән бутыйлардыр шикелле иде. 'Зиратта рәт-рәт булып тезелеп киткән яңа каберләр арасында йөргәндә дә күңеле һаман ышанмый иде әле. Әмма язмыш дигәнең сугышта гына түгел, моңда да рәхимсез булып чыкты. Зур каен төбендәге яңа кабер егетне тынсыз калдырды. Аның өстендәге тактага «Садыйк хәлфә кызы Саҗидә. 1903—1921. Урыны оҗмахта булсын» дип язылган иде. Фәһим күңелендә йөрәкне чеметеп-чеметеп ала торган ачы ризасызлык, кемгәдер берничек тә гафу итеп булмый торган үпкә туды. Егет кабернең аяк очына тезләнде:
— Мин кайттым, Саҗидөкәй, үлемнәрне җиңеп, сине сагынып кайттым... Ә син мине көтмичә...
Ул сүзен әйтеп бетерә алмады, күзләреннән кайнар яшь бәреп чыкты. Аның бу сүзләре шулкадәр ачы хәсрәт, ачыну белән әйтелде ки, моңа хәтта кабердән мәрхүмәнең җансыз гәүдәсе дә җавап бирмичә кала алмас кебек иде.
Егетнең битенә дымсу җил килеп бәрелде, яфраклар шаулашып алды, әмма Саҗидәнең өне ишетелмәде.
Бу дөньяда япа-ялгыз калуның ачы хәсрәтләрен егет шунда гына бөтен тулылыгы белән сизде һәм үзен-үзе кая куярга белмәде. Аның менә хәзер, шушы минутта ук егылып үләселәре килде. Инде алай ансат кына үлеп булмый икән, аңа хәзер ничектер бөтенләй бетәргә, дөньядан юк булырга кирәк иде. Бу яклардагы сугышлар күптән туктаган иде инде. Нишләргә, газиз башкайны кая куярга?! Бәлки, Төркестан ягына китеп, басмачыларга каршы ташланыргадыр?
Аннары ул, кая баруын үзе дә белештермичә, урам буйлап атлады. Бара торгач, нишләптер Саҗидәләр капкасына борылды. Кече капкаларыннан керүгә, могҗиза күргәндәй, кинәт туктап калды. Ак келәттән ал күлмәген кигән Саҗидә чыгып килә түгелме соң?! Аның йөзе, беләкләре әнә шул күлмәгенә бик тә төс килеп тора. Җентекләбрәк караса — юк икән. Келәт алдында Саҗидәнең яратып кия торган ал күлмәген кибәргә элгәннәр икән...
Сугышка китәр алдыннан, Садыйк хәлфәнең мәдрәсәгә укытырга чыгып китүен күреп, Фәһим бакча як койма өстеннән эчкә сикергән иде. Йортга бүтән беркем дә юк иде. Саҗидә аны ак келәтләренә алып керде. Тәмле сөзмә белән сыйлады, чормадан бер җиңсә* урман чикләвеге алып төште. Аннары йомшак беләкләре белән Фәһимнең муенына сарылды. Күңеле алдан ук берәр хәвеф сиздеме, ничекме, әмма Саҗидә аерылышуны бик авыр кичерде. Фәһимнең күкрәгенә башын куйды да, иркә сүзләрен өйтә-әйтә, кайнар яшьләрен түкте. Бу аның сөйгән яры белән бәхилләшүе булган икән бит, ул чагында аны кем уйлаган!
Егет, хыялына бирелеп онытылып торганда, өйалды ишеге төбендә ниндидер бер шәүлә пәйда булды. Капка янында яшел гимнастерка кигән ят кеше күренгәч, ул шәүлә:
— Әти өйдә юк! — дип кычкырды да күренмәс булды. Егет, кулын күтәреп:
— Тукта әле, сеңлем! — диде.
Өйалдының ишек яңагына алама гына соры күлмәк кигән бер яшь кызый килеп сөялде дә, бик гаҗәпләнеп:
— Бәлеш, әллә Фәһим абый инде? — диде.
— Нәкъ үзе! — диде Фәһим.
— Ай Алла, сорап торган булам тагын! Солдат киеме шундый да үзгәрткән, абыкаем!
— Шулайдыр... Күрешми торганга да байтак бит...
* Җиңсә — хатын-кызлар җиңенә охшатып тегелгән озынча нәрсә. Эченә чикләвек кебек әйберләр тутырып баш-башларын бәйлиләр дә чормага эләләр. (Автор искәрмәләре.)
Фәһимнең: «Син дә бала гына идең бит әле!» — дип оитәсе килсә дә, ул якка икенче борылганда, әлеге кызый юк иде инде. Ни булуын аңламыйча, икеләнебрәк як-ягына каранып уйланып торганда, шул ук кызый, оле генә кигән җете ал күлмәгенең җиңнәрен тарткалап чыкты да, читкә генә карап, Фәһимгә хат сузды. Егет, хатка кулын сузар-сузмас, аптырабрак калды.
-Хат?.. Кемнән?
-Апайдан...
— Ә? Апаңнан?.. Ничек?
— Әйе. Соңгы хаты... Хәле авырайгач, төнлә утырып урын өстендә язган хаты.
Фәһим хатны, кулын сузаргамы, сузмаскамы икәнен белмичәрәк, каушабрак алды. Әллә ничек, теге дөньядан килгәндәй сәеррәк иде бу.
«Фәһим җаным, бикләр дә яраттым мин сине, һай җаным, шундый да яраттым, әйтергә сүзләрем генә җитми. Син минем кояшым да, аем да, күз нурым да булдың. Җаным-тәнем бөтенләй синеке буласы иде, сине бик тә бәхетле итәргә иде исәбем. Тик синең зәүҗең* булулар миңа насыйп түгел икән шул. Язмыш миннән сине күпсенде. Ахырзаман җитеп, шунда кавышсак кына инде... Сиңа васыятем шул: сеңлем Ләйләгә өйлән. Сеңлем миннән яшьрәк тә, матуррак та. Ул сине миннән ким яратмас, аның белән син чын-чыннан бәхетле булырсың. Хуш, җаным, бәхил бул...»
Фәһимдә ниндидер Ләйлә кайгысы түгел: Саҗидә аның күңеле түренә шулкадәр тирәнгә кереп утырган, ул инде башка берәүне уйлап та карамый, хәтта беркемгә дә күңел куймыйча «карт егет» исемен күтәреп йөрергә дә әзер иде.
Әмма тормыш үзенекен итте. Ул югында булган башка яңалыклар да телгә алына башлады. Фәһимнең һәр авылдашы диярлек, очрашканда аның кайгысын уртаклашса да, кече абыйсының читтән марҗа кызы алып кайтуын исенә төшермичә кала алмады. Дөньяда булмаган хәл иде бит бу! Мулла малае ата йортына чеп-чи марҗа кызы ияртеп кайтсын әле! Нинди заманда, диген әле! Авылда егетләргә кытлык чагында! Вәгъдәләшкән егетләре сугышта үлеп калу сәбәпле, вакытында кияүгә чыга алмый калган чибәр кызлар белән авыл тулган лабаса! Шуларны санга сукмыйча, читтән әллә ниткән марҗа кызы ияртеп кайт, имеш. Кайберәүләрнең башына сыймый иде мондый гайре табигый хәл.
*3әуҗең — ирең.
Әмма Килдебәктә моннан ике ел гына элек вафат булган Биктимер хәзрәтне халык чын күңелдән ихтирам итә иде. Шул хөрмәт аның гаиләсенә дә күчте. Мулла йорты турысыннан узганда, егетләр хәзер дә җырламый, гармунчы гармунын култык астына кыстыра, тәмәкече тәмәкесен яшерә иде. Шул сәбәпле Хәлимнең бу дорфалыгын йөзенә бәреп үк әйтмәделәр, энесе Фәһим белән сөйләшкәндә дә, әдәп саклап, «марҗа» сүзен кыстырмаска тырышалар иде.
— Абыең син югында күзле-башлы булып кайтты бит әле, кем, Фәһим энекәш. Яшь җиңгәң ошадымы соң? — дигән булалар иде.
Авылдашларының «марҗа» җиңгине бик үк өнәп бетермәвен, ирсез хатын-кызларның аның чибәрлегеннән көнләшүен Фәһим күптән сизгән иде инде. Шунлыктан җиңгәсен мактауга телен кызганмады:
— Һи, ошамаган кая ул! Күктән эзләгәнне абыйга Ходай Тәгалә җирдән бирде дигәндәй, бик тә уңдык җиңгидән! — диде.
Кайберәүләр, телләре кычытканга түзә алмыйча, күңе-лендәгене бөтенләе белән чыгарып аудара иде:
— Элек синең җиңгәң Анна исемле булган, ди, әйеме?
— Бактың исә, мөгаллимнең моңа һич тә исе китми, имеш. Азмыни бу чуалчык заманда андый шаккатыргыч хәлләр! Кемгә кем ияреп кайтмаган.
Фәһим, киресенчә, җиңгәсен акларга тырыша иде:
— Аның элек кем булуын искә төшерү, минемчә, бик үк мөрәүвәтле эш* түгелдер. Мин аның бүтән исеме булганын белмим. Нурҗиһан җиңгәм хәзер синең белән минем шикелле үк мөселман! Беләсеңме, күпме доганы яттан белә ул?.. Аятьләрне нинди дөрес укый?!
Җиңгәсен Фәһим туган йортына кайтып төшкәч үк күргән иде. Абыйсы артыннан, башын түбән иеп, оялып кына ул да озын бармаклы матур кулларын сузды. Фәһим хәйран калды. Чыннан да, бик матур иде Нурҗиһан. Коңгырт озын чәч. Нур чәчеп торган куе зәңгәр күзләр, зифа буй-сын, калку күкрәкләр. Җиңгәсенә күз салуга, бер авылдашының әйткәне исенә төште.
— Шул матурлыгы белән сихерләгән дә инде ул безнең Хәлимне! — дигән иде ул.
Мондый авыр заманнарда өйләнгәч тә башка чыгуны, аерым яшәүне күз алдына да китерү мөмкин түгел иде. Шуңа күрә, Фәһим сугыштан кайтып төшкәндә,
Мөрэувэтле эш — әйбәт эш.
олы абыйсы Хантимер белән Фәрхинур җиңгәсе дә, кече абыйсы Хәлим белән Нурҗиһан җиңгәсе дә төп йортта яшәп яталар иде. Картлар дөнья куйганнан соң, олеге ике гаилә үз көнен үзе күрергә тиеш иде. Ир туганнар башлы-күзле булганнан соң да үзара тату гына яшәп ятканда, төпчек мәхдүм кайтып төшкәч, аны мо-I цфчы хәзрәтнең төсе итеп саклап торган почмак бүлмәгә урнаштыруны кулай күрделәр. Хантимер әле әтиләре нафатыннан соң олы өйдә төпләнеп калды, шуннан кузгалмады. Гәрәбәдәй сары такта белән бүлеп алынган почмак бүлмә дә шул түр өйдә булу сәбәпле, Фәһимнең көн итүе һәм туклануы да олы абыйлары белән бергә җайланды. Хәлим исә алма бакчасындагы кече өйгә урнашкан иде.
Болай өй эчендә, йорт арасында Нурҗиһан каени-шенө бик үк чекерәеп күренмәскә, аның белән сөйләшмәскә тырыша иде. Ул, чәчен баш түбәсеннән икегә аерып, ике толым итеп үрә, татар хатын-кызлары кебек үк, әллә ничә бала итәкле озын күлмәк киеп, алдына алъяпкыч яба, табын янында самавыр артына гына утыра, күзләренә үк төшереп бәйләгән яулыгы аның бөтен йөзен диярлек каплап тора, бүтәннәргә чынаяк сузганда, аның кул очы гына күренеп кала иде.
Фәһимне иң гаҗәпләндергәне дә шул булды: әйтерсең Нурҗиһан яшьлек елларын унсигез яшенә кадәр Воронеж тирәсендә, украин гаиләсендә түгел, татарлар арасында уздырган! Менә бит нинди гаҗәп!
Җиңгәсенең шулай бөтен йөзен диярлек томалап сүзсез-өнсез самавыр артына посып утыруына Фәһимнең эче поша башлый да кайчакларны шаяртып алга-лый иде.
— Яле, җиңги, ясап җибәр әле чәеңне куян батмаслык куе иттереп, эчеп җибәрик әле бер тәмле иттереп! — дигән була.
Нурҗиһанның, бөтен йөзе белән балкып, яулык чигеннән бик матур итеп елмайганы күренеп кала. Яшь киленнең самавыр артыннан ишетелер-ишетелмәс кенә йомшак тавышы килеп ирешә:
— Яхшы, хәзер ясыйм...—ди ул.
Хәлим уен-көлкене, шаянлыкны яратучы җор телле кеше иде. Хатынының болай чамадан тыш яшеренүен ул да ошатып бетерми иде.
— Мин дә әйтәм инде аңа, простойрак бул, дип тә. Менә, тыңлап җиткерми әле. Беләсеңме, без әтине бик олылап искә алабыз бит. Мин уйлыйм, менә шул керә аның колагына. Әти үзе булмаса да, ул сине, энекәш, әти урынына куебрак йөртәдер, мөгаен. Бигрәк тә син почмак бүлмәне үз иткәч. Мөгаллим дә булгач... Ул сине үзенең яшьтәше кебек итеп күрә алмый, ахрысы, мулла абзый сымаграк күрә.
Фәһим, көлеп, башын чайкады. Нурҗиһан исә, «Юк, • юк! Алай түгел!» дигән сыман, кулларын бутап алды. Мондый сирәк була торган җиңгинең татар авылына ничек килен булып төшүен Фәһимнең бик беләсе килә иде. Бер буш вакыт табып, абыйсы аңа алма бакчасында шул хакта тәфсилләбрәк сөйләп бирде.
— Син сугышта чагында инде бу. Мин яраланып кайтканда, безнең гаилә бик авыр хәлгә калган иде. Әти, беләсең, мәрхүм инде. Абый да сугыштан, минем шикелле, яраланып кайткан. Фәрхинур җиңги белән тормышлары бик авыр. Булган кадәр ашлыкны кырып-се-береп продразверсткага алдылар. Бура төпләре, егылып төшсә, тычкан башы ярылырлык булып шәрәләнеп калган. Нишләргә? Мин, яраларым тазарып җиткәнче үк, эш эзләп читкә чыгып киттем. Казан янында яңа тимер юл салып маташалар иде. Шунда дисәтник булып кердем. Ике абыйсы белән Анна да Воронеж ягыннан шунда килгән. Кыз бала балчык эшендә нәрсә генә майтара алсын инде. Абыйлары аны, ашарга-эчәргә әзерләрсең, өс-башыбызны юарсың, дип алып килгәннәр. Шунда насыйп булды безгә очрашу. Көтмәгәндә. Уйламаган җирдән. Мин өйләнүне уйлап та карамаган идем әле. Уйласаң, хәйран каласың. Әнә ничек уйный тәкъдир кеше язмышы белән!..
II
...Хәлим өенә кайтышлый чишмә яныннан узып бара иде. Ничектер үзеннән-үзе чишмәдән су алып ятучы бер марҗа кызына күзе төште. Кызны күрде дә, нишләгәнен белештермәстән, туктап та калды. Бу яшь кыз аңа шулкадәр чибәр күренде ки, әгәр дә ул марҗаларча киенмәгән булса, Хәлим аны, һичшиксез, күктән иңгән фәрештә, дип уйлар иде.
Кара көдрә чәчле, ыспай гына кара мыеклы татар егетен күрүгә, әлеге кызга да әллә ни булды. Егеткә күзе төшү белән, ул да нигәдер каушады, хәтта агарынып китте, аннан күзен ала алмастан, баскан җирендә катып калды. Ул дулкынлана, нишләргә белми иде. Чиләк күптән тулып ташыган иде инде. Таныш булмаган егет, тулган чиләкне алып, аның урынына икенчесен куйгач кына, кызый аңына килде, шуннан соң гына:
- Ай! — дип кычкырып җибәрде һәм, кызарынып, по юн каплады. Ул нидер әйтергә кирәген дә андый, .иокин һаман теленә бер сүз дә килми иде.
Егет аңа елмаеп куйды. «Ни хәл итмәк кирәк, андый холләр дә булгалый!» дигәндәй, кызыйны юатып, кул-ларын ике якка җәеп җибәрде. Ул да түгел, кызыйның сулы чиләкләрен, җиңел генә күтәреп, текә ярдан өстәге (ур сукмакка менгереп куйды. Кызыйны монысы да хәйран калдырды. Аның моңарчы да чишмә тамагында егетлөр-I ю очратканы булгалады. Тик аларның берсенең дә мондый игелек күрсәтү башына да килмәгән иде. Бу егет оллә ниндирәк, ягымлы, ничектер үз кеше шикеллерәк иде.
Рус егетләренең кызлар белән аулакта очрашканда үчләрен ничек тотуларын ул инде яхшы ук сынаган иде. Алар үзләрен өстенрәк тоталар, егет кешегә нишләсә дә килешә, диебрәк уйлыйлар иде. Көяз мыеклы, каратут нозле бу татар егетенең әнә шулай тип-тигез, ап-ак тешләрен балкытып, чын күңелдән елмаеп торуы, чибәрлеге, ягымлылыгы кызый өчен һич тә көтелмәгән хәл иде. Ул ничектер зиһене чуалып киткәнен сизде. Кызый кулындагы көянтәсен арлы-бирле уйната торгач, ояла-ояла бик зур тырышлык белән:
— Зур рәхмәт! — диде.
- Оһо! Син безнеңчә дә беләсеңмени әле? — диде егет.—Атаң матур кияүгә бирсен! Бездә шулай диләр. Ио, танышыйк. Синең исемең ничек була сон?
Кызый икеләнебрәк калды. Әйтергәме икән, әллә?.. Ул нигәдер һаман да балаларча каушый иде. Көянтәсен үрә бастырып:
— Анна...—Бераз уйланды да өстәп куйды.—Нюра
дип тә йөртәләр...
- Матур исем, миңа ошый. Егет тагын башын иде.
— Синең үзеңә рәхмәт, Нюра!
— Миңа? Ә... миңа ни өчен?
Кызыйның зур булып ачылган куе зәңгәр күзләрендә шундый беркатлы сабыйлар сафлыгы, шундый чиксез куаныч балкый иде ки, Хәлим башта телсез калды. Ул бәхетле иде. Чибәркәйнең күңеле түренә үтеп керүен ул Гютен вөҗүде белән сизде. Үзе дә көтмәгән эчкерсез, ягымлы тавыш белән ярым пышылдап:
— Сиңамы, рәхмәт ни өченме? Чишмәгә су алырга килгән өчен! Менә миңа очраган өчен! —дигәнен сизми до калды.
Анна, ни әйтергә дә белмичә, тагын кызарынды. Аның белән моңарчы берәүнең дә, болай күңел түренә үтәрдәй, чын күңелдән үз итеп сөйләшкәне юк иде әле. Бу егетнең һәр сүзе, һәр елмаюы аңа серле булып, табышмак булып кала, дулкынландыра иде.
Анна, чиләкләрен иңенә алып, бераз каушаган, гаҗәпләнгән сыман уйланып, соңрак кына кузгалып китте. Әмма ун-унбиш адым атлауга ук, аның аяклары туктап калды. Ул, егеттән болай гына аерылып китә алмавына гаҗиз калып, бөтен гәүдәсе белән аңа борылды. Хәлим дә аннан күзен ала алмый, баскан җирендә катып калган иде. Шулай карашып торганда, аларның икесен дә бер үк тойгы дулкынландырды. Моңарчы болай бөтен куәтен сиздермәгән ниндидер бер илаһи көч аларны бер-берсенә тарта, икесе дә тәмам камиллеккә ирешеп, өлгереп җиткән бу ике яшь йөрәк гүяки моңарчы гел менә шушы очрашу, берсен-берсе табышу өчен генә яшәгәннәр. Алар башка нәрсә хакында уйлый да алмыйлар иде.
Кузгалып китәр алдыннан Нюра, нидер вәгъдә иткәндәй елмаеп, кул болгады. Егет аның зифа буй-сыныннан күзен ала алмыйча, «әйе!» дигәндәй, кат-кат башын игәләде.
Тәүлекне бераз башларына киткән кешеләрдәй иләс-миләс уздырганнан соң, нәкъ шул бер үк вакытта алар икенче көнне дә очраштылар. Кызый чишмә тамагында аны көтеп тора, чиләкләр тулган. Игътибар беләнрәк караса, Хәлим хәйран калды. Нюра бүген чәчен икедән үргән дә озын калын толымнарын иңбашына салган. Яулыгын, нәкъ татар кызлары кебек, алкаларын күрсәтеп, колак артына чөеп бәйләгән иде.
Кызыйның бу беркатлы хәйләсе Хәлимне әллә нишләтеп җибәрде. Әмма ничек кенә булмасын, моны «күрмичә» калу ярамый иде. Ул, кызның каршысына басып, башын чайкады.
— Исәнме, Анна! һа! Мин сине татар кызы дип торам бит. Валлаһи! Кара син, ә! Зерә дә килешә икән бит сиңа безнеңчә киенү!
Нюраның бит очында алсу бизәкләр кабынды, ул, яшүсмерләрчә оялчанланып, башын иде.
— Шулаймыни?! Теге инде: фатир хуҗасының шаян кызы шулай киендерде мине, кызык өчен... Сиңа да ошый алайса?
— Бик, бик, Нюра!.. Ошый гынамы, искиткеч!.. Ниме? Сиздем бит мин кирәк буласымны! Чиләкләрне менгереп куяргамы? Хәзер!
Ул чиләкләрне, җиңел генә тотып, өскә менгереп куйды. Кыз, аннан күзен алмастан, көянтәсен арлы-бирле китереп, аның артыннан менде, тагын «рәхмәт» диде. Хәлим, елмаеп, тагын башын иде. Шунда берәр сүз әйтәсе иде бит, ниндидер сүз кушып, бераз шаяртасы, көлдерәсе иде. Әгәр дә аның каршысында татар кызы торса, ул инде әйләңцереп-тулгандырып, әллә ниләр бытылдаган булыр иде. Әмма монда... булмый гына бит! 11 юраның шундый күз явыңны алырдай чибәрлеге аны каушатып җибәрә, ул, пешеп җитмәгән русчам белән )шне бозып ташлармын, дип тә сагая иде. Хәлим ашыгып кына саубуллашты да чамадан тыш эшле кеше кыяфәтендә китеп барды.
Әмма кич белән йоклар алдыннан аның башына кинәт I томлы уй төште. Тукта әле, мәхдүм*, син ни кыланасың? Мулла малае, марҗа кызы... Әйе, кинәт кабынып киткән бу мәхәббәт аларның башларын әйләндерде, зиһеннәрен чуалтты. Ләкин бит тагын да тирәнгәрәк китсә... Бу гөнаһсыз беркатлы славянканы нәрсәгәдер өметләндерү булачак. Юк, ярамый, рәхимсезлек бу, кансызлык! Аннары бит әле Килдебәктә Хәлимне биш-алты җиткән кыз өметләнеп көтеп тора. Теләсәң кайсын сайлап ал! Әле ул гынамы? Авыл җитәкчесе итеп сайланган җыен әтрәк-әләм, ярлы-ябагай дин әһелләренә теш кайрый башлады. Контрибуция салалар, сөрген белән куркыталар. Хәлимнең атасы үлеп котылды котылуын. Шулай да... хәзрәт йортына марҗа алып кайтсаң, ай-һай! Бөтен акыл каргыш яудырачак! Юк, юк, Нюраны бәхетсез-леккә дучар итү булачак иде бу. Аннаны йөрәктән йолкып алу бик нык авырттырса да... бүген тәвәккәлләргә булды Хәлим.
Анна, бүтән көннәрдәге кебек үк, Хәлим барганда бүген дә чишмә янында иде. Ләкин ул бүген аны балкыган йөз белән каршыламады. Аның йөзе сулган, күзләрен ниндидер хәсрәт баскан иде. Хәлим, моны күрүгә: «Сизгән! Гаҗәп, ничек сизгән?» — дип, хәйран калды. Әмма тегеләйме, болаймы, кыен булса да, күңелдәгене әйтергә кирәк иде. Кулларын кая куярга белмичә, сүзен әйтергә кыймыйча торды да:
— Беләсеңме, Нюра,— диде ул.— Синең белән очрашулар бик күңелле болай, бик рәхәт. Кәефләр күтәрелеп китә... Шулай да иртәгә мин килә алмам инде. Инженер чакыра мине... Син гафу ит инде.
Кызыйның йокысыз уздырган хәсрәтле күзләре шундый итеп карыйлар, егетнең туп-туры йөрәгенә утеп керәләр сыман иде.
* Мәхдүм — мулла малае.
— Шулаймыни?.. Сизгән идем аны... Алайса тагын кайчан соң?!
— Кайчан дип...
Нюраның аңа төбәлеп мөлдерәп торган зәңгәр күзләре Хәлимнең күңелендәген алдан укыйлар иде шикелле. Аңа ялганлый алмыйсың, юк. Хәлимнең теле бәйләнде. Нишләргә, ничек әйтергә? Төн буена газаплап чыккан авыр уйларны тел белән әйтеп бирүе, ай-һай, кыен иде. Хәлим, кулларын әле бергә кушырып, әле кесәсенә яшереп, сүз таба алмыйча озак азапланды.
— Син, мөгаен, мәктәптә укыгансың, әйе бит? — диде ул, ерактанрак әйләнеп.
— Әйе, дүрт класс... Шуннан?
— Бәлки, беләсендер дә, өнә шул син укыган дәреслекләрдә «антихрист», «басурман», «поганый», «гололо-бый» дип «мактап» язган халыктан бит мин. Менә нәрсә борчый мине, Нюра. Безнең дуслык, тагын да тирәнгәрәк китсә, дим, сиңа да, миңа да бик авыр булыр... Уйлап кара әле!..
Кызый агарынып калды. Аның төсе киткән иреннәре дерелдәп куйдылар. Калтыраган тавыш белән, еларга җитешеп:
— Син мине шулай куркытмакчы буласың, әйе? — диде ул.
— Юк, мин дөресен әйтәм! Син укыган дәреслекләрдә минем бабаларым ерткыч итеп күрсәтелә бит!
— Сизгән идем аны... Мин кичә төне буе саташып чыктым, сине төшемдә күрдем. Син минем турыда начар уйладың, марҗа дип! Әйеме?
Хәлим, таң калып, чак кына «каян белдең?» дип сорамады. Шаярткан булып, елмаерга тырышты.
— Син күрәзәчеме әллә? — дигән булды.
— Күрәзәче булмасам да... күңел сизә ул. Марҗа да кеше бит, аның да җаны бар. Йөрәк бит сайлаганда урыска, татарга аерып тормый! Юк бит?!
Хәлимнең йөрәге сызлана, ул нишләргә дә белми иде. Аларның пар килмәгән җирләре юк. Буй-сыннарының зифалыгы, төс-битләренең чибәрлеге җәһәтеннән дә, холыклары ягыннан да алар бер-берсенә соклангыч дәрәҗәдә тиңнәр. Хәлимнең моңарчы берәүне дә болай акылыннан шашардай булып яратканы юк иде әле. Кар-шысында күзләрен мөлдерәтеп аңа табынып торган бу яшьлек чәчәген хәзер үк кочагына аласы, ягымлы сүзләр әйтеп юатасы, күз яшьләрен сөртәсе килә. Әмма ул, үчен-үзе тыеп, кулларын аркасына яшерә иде. Нишләргә? Авылда диннең үзәге булган, дини китаплар, шәмаилләр, изге догалыклар белән тулган хәзрәт йортына ни битең белән кяфер кызы, чеп-чи марҗа ияртеп кайтырсың икән? Хәлим, күңелеңдәге кайнар хисне җиңеп, тормыш хакыйкатен ачып салырга мәҗбүр иде.
— Син акыллы сүз әйттең, Нюра,— диде ул.— Мин беләм инде, син яхшы күңелле кызый. Шуңа күрә дә сиңа ялгышырга ярамый. Синең.атаң-анаң бардыр, алар да белеп тора. Поплар, монахлар, дүрт йөз ел буена тормыштагы бөтен әшәкелекне безнең халык өстенә аударып, безне мыскыллап килделәр. Имештер, бөтен я кызлык татардан. Алар кансыз, алар кыргый, алар ерткыч! Татар халкы нинди генә китапта мыскыл ителми! Кайда гына ул мескен, монголлардай кысык күзле, мәкерле, хәйләкәр, алдакчы явыз бәндә итеп сурәтләнми! Менә шул сурәт бит сезнең каныгызга сеңгән! Аны пичек кырып ташлыйсың?!
Анна, йөзен чытып, куллары белән селтәнде дә йомшак учы белән Хәлимнең авызын каплады.
— Юк, юк, җитте, кирәкми, әйтмә. Православный-ларның барысы да алай уйламый! Ул китапларда гына шулай!.. Юк, дөрес түгел!
— Шулай да син тыңла әле! Халыкның үзәгенә үткәнгә ойтәм мин моны! Дөнья йөзендә татар халкы кадәр мыскылланган, аның шикелле җәберләнгән бүтән бер халык та юк! Беләсеңме, китап саен, адым саен кабатлый торгач, поплар ялганына урыслар гына түгел, саерак акыллы татарлар үзләре дә ышана башлады. Менә нәрсәдә безнең бәхетсезлек! Ә минем сине бәхетсез итәсем килми!.. Соңыннан үкенә башласаң, мин нишләрмен? Юк! Син әрәм булма, син бәхетле бул, Нюра!..
Анна, иреннәрен тешләп түзә торгач, кинәт алга талпынды һәм, Хәлимнең иңбашына капланып, сабый бала шикелле сулкылдарга тотынды.
— Ой, милый, күрмисеңмени? Син мине ташласаң, менә шул ич инде чын бәхетсезлек! Син бит белмисең оле: марҗамы мин, әллә күңелемнән Мөслимәме?! Син әйткән марҗа түгел мин, түгел! Минем тәнем чиста, җаным саф, уйларым керсез, әнә шул чишмә суы шикелле!.. Аңла син, аңла!
Монда инде сүз артык иде, алар, берсенә-берсе сырышып, тын калдылар. Икесе берьюлы бер нәрсәне аңладылар: дөньяда алардан да бәхетле беркем дә юк! Шушы бәхет аларның гомерлек юлдашы булырга тиеш. Әйе, бернигә карамастан!

III
Билгеле, мәхәббәтнең төрле нечкәлекләрен энекәшенә ачып салу әдәпсезлек булыр иде. Хәлим аларын күңел түрендә калдыра биреп, Фәһимгә вакыйгаларның җеп очын югалтмаслык итеп кенә әйтеп бирде.
— Шулай очраша торгач, без бер-беребезгә бик нык ияләштек, бер-беребезне үз иттек, холык-фигыльләре-безне дә ошаттык... Нюра минем өчен хәзер әллә каян килеп чыккан чит-ят марҗа кызы гына түгел иде инде...
Ул арада Хәлим ишек тавышына борылып карады. Нурҗиһан, киенеп-ясанып, каядыр чыгып китәргә җыенган иде, ахрысы. Аңа Фәһимнең дә күзе төште. Ул әсәрләнеп китте. Әле генә чишмә тамагында көянтәсен уйнатып елмаеп торган унсигез яшәр Нюра, менә хәзер Килдебәк килене, аның Нурҗиһан җиңгәсе булып күз алдына үзе килеп басты. Гаҗәп хәл иде бу! Бу әкияткә охшый иде. Башка халыкларга килен булган татар кызларын меңәрләп санарга мөмкин, андый кызлар күбесенчә талымсыз, әрсез, барыннан да бигрәк ваемсыз булучан. Ә менә марҗаның татарга чыгуы — меңгә бер генә! Фәһим, җиңгәсенә күз тидерүдән сагаеп, сокланып карап торды. Элекке Нюра, хәзерге Нурҗиһан Килдебәкнең башка яшь киленнәре кебек үк киенгән: өстендә өч-дүрт бала итәкле, күзләре төсле үк куе зәңгәр күлмәк. Күкрәк өлеше чәчәкле ак алъяпкыч, аягында челтәрле сандалетка. Яулык читеннән җем-җем итеп көмеш алкалары, ике якка аерып үргән чәч юлы күренеп тора. Алсу йөзле, кызыл иренле, калку күкрәкле бу яшь киленнең кызлар кебек үк нәфис, матур чагы иде әле.
Абыйсы, бөтен ишегалдын балкытып торган чибәр хатынына караган хәлдә, бик тә канәгать кыяфәттә елмаеп утырды. Нурҗиһан, ирләрнең үзенә соклануын сизеп, аз гына уңайсызланса да, асылда бик канәгать иде. Ул урам ягына ым какты.
— Мин лавкага барам... Мин юкта көтү кайтса, малларны дим, карап ябарсың...
Нурҗиһан һәр сүзен китаптан укыгандай, ничектер тел очы беләнрәк бик пөхтәләп, ялгышмагаем дигәндәй, ачык итеп әйтә иде.
Хәлим аңа кул изәп:
— Ярый, хәерле юл, карап йөр...—дип калды. Җиңгә капкадан чыкканчы, Фәһим аңардан күзен
алмады. Нурҗиһан, татар кызлары йөрешенә охшатырга тырышып булса кирәк, буй-сынының зифалыгы, сыгылмалылыгы күренердәй итеп, гәүдәсен биетебрәк атлый, аның үзен тотышында, нәкъ авыл кызларындагы кебек, бераз мутлык та, үзенең чибәрлеге белән горурлану да сизелә иде.
Фәһим, гаҗәпләнүдән һаман да арына алмыйча, башын чайкап куйды.
- Искиткеч хәл бит бу! Нинди катлаулы кеше язмы-шы!
— Шулай дисеңме?
— Җиңгинең бездә шулай тиз арада үз кеше булып китүе бигрәк тә. Гаҗәп түгелмени? Аны бит кече яшьтән үк «татарин — басурман», «татар — поганый» дип тәрбияләгәннәр. Ә ул курыкмаган, татарга кияүгә чыккан! Нәрсә бу, батырлыкмы, әллә... бүтәнме?
Хәлим сузылып озын үлән сабагын өзеп алды да уйлана-уйлана аны бармагына чорнарга тотынды. Ул энесенең нәрсәнедер әйтеп бетермәвен белә иде. Әйе, мәхәббәт иде ул, тиңе булмаган ялкынлы мәхәббәт көч бирде Нурҗиһанга кыенлыкларны җиңәргә! Әмма ул жесенә аны башкача итеп әйтте:
- Бик нечкә күңелле кеше җиңгәң. Изге җанлы дип тә әйтергә була. Анда бераз әүлиялык та юкмы икән әле! Чын, чын! Кешенең ниндилеген, кемлеген бер күрүдә сизеп ала, һич ялгышмый!
Фәһим, нидер исенә төшеп, кинәт кенә җанланып кичте.
- Кара әле, абый! Әле сөйләп бетермәдең бит! Алга таба ничек булды?
- Әйе шул! Кайда туктадым әле мин? -Таныштыгыз. Дуслаштыгыз... Иң кызыгы шуннан
соң башлана бит әле: Нюра ничек Нурҗиһан булды, никах ничек укыдылар? Кайда, кемнәр укыды?
- Әһә,— Хәлим, чирәмгә кырын ятып, аякларын су-(ып җибәрде дә хикәятне дәвам иттерде.— Шулай! Көн саен диярлек очрашкалап йөрибез, күрәм, беркөнне Нюра бик борчылып килде. Абыйлары моңа әйткәннәр: «Аны кара, девка! Әгәр дә син моннан соң да ул татарин/ белән чуаласы булсаң, бездән рәхим-шәфкать көтмә! Аңа чыксаң, без сиңа туган түгел, без сине үтерәбез!» — дигәннәр. «Сине» түгел икән — «аны», ягъни мине була инде!
Фәһим, каударланып, абыйсына сөаль бирде:
- Сабыр! Татарга кияүгә чыккан өчен генәме?
- Нәкъ шуның өчен! Буш сүз генә дә түгел иде бу. Ойтәм ич, мине дә хөкем итеп куйганнар! Абыйлары минем фатир хуҗасына килеп, эштән сәгать кичәләрдә кайтуымны, кайсы юлдан кайтуымны да белешеп киткөннәр. Ә мин су буендагы әрәмәлектән кайтам, караңгы төшкәндәрәк. Шулай итеп, эшләр хәтәр якка борылды. Фәһим урыныннан бер торды, тагын утырды.
— Кыргыйлык бит бу! Мондыйның Рәсәйдә генә булуы мөмкин! Әгәр дә безнең халык урыска кияүгә чыккан өчен үз кызларын үтерә башласа, дөнья тоташ каберлеккә әверелер иде! Әйеме?
Нишләргә? дип баш катырып йөргәндә, кояш баер алдыннан, кулына төенчеген тотып, Нюра үзе килеп керде. Төсе-бите калмаган, агарынган.
— Ни булды? — дип сорыйм. Мин дә хафага төштем инде. Уен түгел бит!
— Мин төнгә алар янында калырга куркам,— ди бу.
— Нигә алай дисең?
— Миңа, сине ташлыйм дип крест белән ант итәргә кушалар, кыйныйлар, лапаска чыгып, үзләре генә пы-шын-пышын сөйләшәләр, мин куркам...
IV
...Эшләр мондый хәтәр юнәлеш алгач, Хәлим фатирыңда калу да куркыныч иде, чөнки абыйлары, сеңелләрен эзләп, иң элек монда киләчәк. Кая качарга?
Шулай итеп, ике яшь йөрәкне язмыш үзе бергә китереп кушты.
Хәлимнең фатир хуҗасы бик тә кешелекле, акыллы гына татар карты иде. Ул, яшьләрне каршысына утыртып, киңәшләр бирде:
— Оланнар, күреп торам, сезгә бергә булудан башка юл калмады шикелле. Ходаның язганы шулдыр, күрәсең.
Егет Аннага карады. Тегесе Хәлимгә кыяр-кыймас күз салды да, кызарынып, «әйе, шулай...» дигәндәй, башын иде.
— Сеңлем, син белмисендер,— диде карт.— Ир белән хатын дигәндә ислам диненең кануннары бик тә четерекле, әйтерием, бик тә кырыс. Бик яратышсагыз да, сез хәзергә бер-берегезгә намәхрәм* әле. Хәтта янәшә утыруыгыз да гөнаһ санала. Ә яшьлек бик түземсез ул, бик тәвәккәл!..
Моны Хәлим үзе дә белә иде.
— Нишләргә икән соң, монда калу мөмкин түгел, хәзер генә мин Нюраны авылга да алып китә алмыйм.
— Башка авылда берәр туган-тумачаң юкмы соң? Вакытлыча яшәп торырга, дим. Бераз шау-шу басылгач, яшь киленне авылга да алып кайтырга булыр иде.
* Намәхрәм — берсенө-берсе чит-ят булган ир белән хатынның якыннан аралашырга хакы булмау, аның гөнаһлылыгы.
Хәлим уйга калды. Башта Килдебәктән кырык чакрымдагы апаларына кайтып төшсәләр генә инде. Моны Мортаза абзый да хуплады. Әмма бер шарт куйды.
— Әйтәм бит, киләчәк тормышыгызны бозыклыктан башламас өчен, бүген үк никах укытырга кирәк.
— Кем укыр икән сон? Алдым-бирдем дә ярап торыр, бәлки?
— Юк, чын никах кирәк. Мин Колсәет хәзрәтенә язу бирермен,— диде карт.
Мортаза карт язган арада болар каршысына бер егет килеп тә басты. Карт, язуны әлеге егеткә биреп, Хәлим белән кызны кая алып барасын әйтте. Бәрәңге бакчасы иша уздырып, аларны озатып калды.
— Хәерле юл сезгә, оланнар. Ходай Тәгалә юлларыгызны уң итсен! — диде.
Караңгы төшә башлаган иде инде. Әлеге егет аларны әрәмәләр арасыннан сузылган сукмакка алып төште.
— Олы юлдагы күпердә документ тикшерәләр. Мин белмим, бәлки, син дезертир да түгелсең, шулай да бәладән башаяк...
Хәлим әлеге егетнең кулын кысты.
— Рәхмәт, туган, алдан күрә белдең. Дөрес әйтәсен, олы юл безгә кулай түгел! — диде.
Ул сүзен әйтеп кенә бетерде, янәшәдөге олы юлда Казан ягыннан чабып килгән атларның тояк тавышлары ишетелде. Анна коты чыгып «Ой!» дип кычкырып җибәрде. Хәлимнең артына яшеренде. Әлеге егет, моны күреп, боларны тагын да сулгарак, Казансуның яр буена ук алып төште. Монда аларны тирән суның шифалы дымы һәм шау иткән сандугач тавышлары каршы алды. Соклангыч күренеш иде бу. Казансу буйлап сузылган куе куаклыкта сандугачсыз бер генә ботак та юк иде, ахрысы. Алар, сайрау осталыгында берсеннән-берсе уздырырга тырышкандай, дәртләнеп, ялкынланып чутылдыйлар, бөтен якын-тирә сандугач тавышы белән тулган, бу илаһи симфония хәтта якындагы шәһәр шау-шуын да бастырып, ерактагы алсу шәфәкъ нуры фонында ниндидер сихри моң булып ишетелә иде.
Нюра, туктый төшеп, балаларча кулларын чәбәкләп алды:
— Ой, какая красота, как их много, как они дружно поют! — диде һәм, дулкынланып, авыр сулап куйды.
Хәлим моны үзенчә аңлады. Кызыкай үзенең туып-үскән, шушы яшькә җиткәнче гомер иткән якларын, аның сандугачларын исенә төшерә булыр. Туган якларыңны, газиз әнкәңне ташлап, күз күрмәгән, колак ишетмәгән чит-ят якларга китеп югалу кемнең үзәген өзмәс?! Хәлим аның борчылуын аңлый, кәләшенең хәлен җиңеләйтәсе килә иде. Ул Нюраның беләген кысты.
— Нюра! Күрдеңме, ишетәсеңме, яңа илең сине нинди концерт белән каршылый! Синең хөрмәткә шулай сайрый бит алар!
— Минем мондый күп сандугачлы урынны беркайда да күргәнем юк иде. Искиткеч бу! — диде Нюра.
— Беләсеңме, Нюра! Алар бит сине тәбрик итәләр! Әйе, әйе! «Безнең Идел буена нинди чибәр туташ килен булып төшә» дип шулай шатланалар!..
Нюра җиңелчә генә Хәлимнең иңбашына төртеп алды.
— Сиңа шаяртырга гына бир!..
Ничек кенә булмасын, сандугач моңы яшьләр күңеленә бик тә хуш килде.
Алар Колсәет авылына барып җиткәндә, караңгы төшкән иде инде. Әлеге егет, олы урамга чыкмыйча, койма буйларындагы сукмактан кача-поса дигәндәй бара торгач, зур гына бер йортның ишегалдына кереп, баскыч төбеңдә кычкырып сәлам бирде:
— Әссәламегаләйкем!
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.
Следующий - Нурҗиһан - 2
  • Части
  • Нурҗиһан - 1
    Общее количество слов 4589
    Общее количество уникальных слов составляет 2183
    38.7 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    54.5 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    62.8 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Нурҗиһан - 2
    Общее количество слов 4482
    Общее количество уникальных слов составляет 2198
    34.5 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    49.6 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    57.7 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов