🕙 Минуты чтения - 15

Нокта - 2

Общее количество слов 1969
Общее количество уникальных слов составляет 1149
46.5 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
59.6 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
66.3 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  Беренче көнне эштә ул-бу булмады. Ә икенче көнне иртән иртүк җене кузгалган редакторша хатын искәрмәстән җикеренергә кереште: “У тебя прогулов много, я тебя уволю!” Акылы тайпылган вакытта ул шулай үз телен онытып, русчага күчә иде. Ни әйтсәң дә, ызгышу өчен бик кулай тел.
  Фәхрәзи ул прогулларның кайдан килүен тиз төшенде һәм азак үзенең дөрес фаразлавын да белде. Эш белән еш кына колхоз-совхозларга барып йөри иде бит, ә табель алып баручы хатын шушы көннәр өчен гел прогул язып килгән. “Я тебя уволю!”- дигән сүзләрне дә Фәхрәзинең ишеткәне бар иде, беренче тапкыр түгел, әмма бу юлы эш зурга китте. Инде ул үзен эшсез кеше дип хис итеп бер атна каңгырып йөрде. Юк, ул эшсез ничек яшәрен күз алдына китерә алмады. Бу ачлык дигәнне аңлата. Дөрес, шәһәрдә улы бар барлыкка...
  Кыскасы, бер атна эчендә нахак яладан һәм котылгысыз күренгән бәладән Фәхрәзинең башында кара чәчләре бик аз торып калды. Мондый стресслар, кызганычка каршы, булгалап торды һәм алар үтә гарьчел һәм хисчән кешенең сәламәтлеген шактый какшатты.
  Тагын шундый хәл дә исендә Фәхрәзинең. Хикәяләр язып бастыра башлагач, мөхәррир ханым Фәхрәзи файдаланган машинканы алып, кайсыдыр оешмага сатып җибәрде. Шуннан бар өмет компьютерда калды. Ул вакытта үзенең компьютеры юк иде әле, шуңа күрә, наборщица кызлар белән килешеп, эштән соң алар кабинетында язмаларын басмакчы булды. Янәсе, компьютерда җыя да, принтердан чыгарып, нәшриятка менә дигән кулъязма итеп бирә. Үзе китап кебек, сүрәтләре генә юк.
  Һай җиңел уйлый икән беркатлы Фәхрәзи. Капчыгыңны тот, авызын зуррак ачып. Кич утыргач ни, кабинетта ут яна, кышкы кара кичтә әллә кая күренә. Ә ерак та түгел пенсиядәге редактор йорты, аның тәрәзәсеннән редакция уч төбендәге кебек икән. Олы кешедән кем шундый этлек көткән: төн буе ут янды, дип яшь мөхәрриргә җиткерүне үзенең патриотик бурычы санаган. Монысы исә бу юлы хатын-кызларча чәпчәнләп ябырылмады, ә җинаятьче тоткан прокурор шикелле приказ язарга тотынды. Әдәп турында озак уйлап тормыйча, син монда берүзең генә булмагансың, хатыннар җыеп яткансың, дип гаеп ташлады.
  Өстәвенә тәрҗемәче хатын (табельщицабыз инде) түшәм күтәреп җенләнде. Җенләнмәслек мени, ул ирсез интегә, кемне арканларга белми, ә монда кул астындагы ирләр сине бар дип тә санламый теләсә кем белән гулять салдыра. Кайда диң әле, - редакциядә, аның территориясендә! Хурлыгы ни тора!
  Чын әбәди әсәрләр язарга тырышкан, югары әхлаклы Фәхрәзинең болай да әрнүле йөрәгенә утлы күмер төшереп яндырдылармыни. Ул гарьлегеннән муенын элмәккә тыгардай булды. Миндә зина кайгысымыни?! Нишләп бу кешеләр, инде ничә ел бергә эшләгән иптәшләр, минем турында шулкадәр начар уйлый соң? Бәлки, чыннан да асылган булыр иде, тик ул бу мәсхәрәдәш шулкадәр коелып төшеп каушаган, хәлсезләнгән иде ки, ниндидер бер гамәл кылырга түгел, көч-хәл белән урынында утыра иде.
  Әйе, мондый хәлләр Фәхрәзинең нервысын җимерә тордылар, җимерә тордылар...
  Шулай озак еллар үтте. Эштә мөхәррир белән мөнәсәбәтләр үзгәрмәде, еш кына Фәхрәзи редакциядән тәмам алҗып кайта иде. Шундый беркөнне ул, эче пошуга аптырап, базына төшеп утырды. Әйе, теге вакыттан соң беренче тапкыр төшүе иде. Башта иренеп, баш авыртуыннан интегеп кенә язмасын укый башлаган иде, бик тиз мавыгып китте. Искиткеч матур язылган, минем кулга охшамаган бу, дип уйлады Фәхрәзи һәм акрынлап әллә йокыга талды, әллә төшләнә башлады, тик... бармаклары яңадан төймәләр өстендә йөгерә башлады.
  Икенче көнне Фәхрәзи, бик арыган булса да, күңеленнән шат иде. Барып чыкты бит! әйе, гомер буе уйлаган, бар көчен биргән ниятен тормышка ашыра башлады шикелле ул.
  Фәхрәзи ялгышмады, берничә айдан бу сеанс өченчегә кабатланды. Мондый сәләт аңа торган саен ешрак килә башлады, дөресрәге, Фәхрәзи үзе кирәкле халәткә ничек керергә икәненә төшенә башлады шикелле. Һәм шуннан эш китте хутка! Текст басылган кәгазьләр белән папкалар гаять тиз тула башлады.
  Бер елдан соң Фәхрәзи үз эшенә исәп-хисап ясарга булды. Янәсе, тәмамларга Ходай биргән гомер җитәрме? Үзенең сәламәтлеген, редакция эшен исәпкә алды, һәм шушы елда күпме текст басылганын чутлады. Әгәр дә ул тагы да егерме ел (җитмешкә җиткәнче) эшли алса һәм көненә иллешәр бит текст җыеп барса, шушы бер битне бер бит (ике яклы) китап дип исәпләгәндә, дүрт йөз битле ике йөз том килеп чыга. Димәк, шул ритмда һәм шул күләмгә исәп тотып эшләргә кирәк. Артык җәелмәскә, бик үк мөһим булмаган вакыйгаларны төшереп калдырырга. Эшне ярты юлда өзгәнче, кыскартыбрак булса да тарихны 1900 елга кадәр язып бетерү хәерле. Аннары, вакыт җитсә, халыкның данлыклы шәхесләре, ханнары, батырлары турында аерым-аерым китаплар булачак. Тик гомер генә җитсен. Ашыгырга, бик ашыгырга кирәк. Их, редакциядәге эшне ташлап тәүлекнең һәр мизгелен үз эшеңә генә бирәсе иде дә бит, дип уйлады Фәхрәзи, тик, ни эшлисең, тамак асрарга кирәк.
  Кызганычка каршы, Фәхрәзинең вакыты ул исәпләгәнгә караганда азрак булып чыкты, ахры. Бер бөере бирешеп куйды. Эшеннән бүленеп дәваханәгә йөреп караса да, файдасы тимәде. Хәл бик җитдигә калган иде, Донор бөере генә коткара ала иде аны. Ә андый операция, билгеле, һәркемгә эләкми.
  -Каһәр суккан нәрсә, дип сукранды Фәхрәзи әллә чирен, әллә башка берәүне тиргәп, - бу минем теге чакта буранда калып, кар астында төн чыгуым нәтиҗәсе генә.
  Андый хәл булган иде шул. Редакциядә эшләвенең беренче елында ук Фәхрәзи, ерак авылга барып, буранга эләкте. Көтмәгәндә күз ачкысыз өермә күтәрелде. Атлый-атлый хәлдән тайгач, районка хәбәрчесе карны ерып кереп яткан иде. Туңуын алай, сыңар колагын исәпләмәгәндә, туңмаган иде, тик бөеренә салкын үткән бит. Моны Фәхрәзи тиз сизде.
  Эх, хәзер нишләргә соң? Язып бетерә алса, нинди олы вакыйга булыр иде. Татар халкы тулы тарихлы бердәндер халык булачак бит. Уйлап карасаң, әгәр шул халык миңа ярдәм итә алмас идемени? Тик, кемгә барып хәлне сөйләргә? Кем ышаныр синең шундый сәләтең барына. Сантый дип көлеп куып чыгарудан башканы белмәсләр.
  Шушы көннәр арасында Фәхрәзинең күзенә гәзиттәге бер мәкалә чагылды. Анда бер ананың үз бөерен сигез яшьлек кызына бирүе турында хәбәр ителә иде. Бу хакта озак уйланды Фәхрәзи. Озак уйлады. Һәм, улын чакырып, телеграмма җибәрде.
  Әтисенең кеше ышанмаслык хәлләр сөйләвеннән соң, Зиннәт ни уйларга белми йөреде. Әнисе хат язганда әтисе турында: әллә саташа башлады инде, үзенең базыннан чыкмый, дип язган иде язуын. Тик Зиннәт моңа артык игътибар бирмәде. Бездә шулай бит инде: кем дә булса үзенчәрәк яшәргә теләсә, башкаларга бу сәер тоела. Янәсе, ул безнеңчә кыланмый, тәртә арасыннан чыга. Тик, кайтып мондый дилемма алдында калырмын дип уйламаган иде Зиннәт.
  Нишләргә? әтине коткару – бала кешенең изге бурычы. Тик минем дә үз эшем, гаиләм бар. Әгәр операция уңышсыз чыга калса, яисә минем үземнең сыңар торып калган бөерем авырып китсә? Сыңар бөер сыңар була бит инде, икәү өчен эшли алмый.
  Шулай уйлап, Зиннәт, әтисеннән рөхсәт сорады да, аның кулъязмаларын укырга кереште.
  - Улым, әгәр эшемне тәмамласам, ант итеп әйтәм, бөереңне кире кайтарырмын. Мин бит инде олыгаеп барам, яшәремә озак та калмагандыр. Тик эшемне очлап чыгарга гына мөмкинлек бир! Син бит татар, шуны да онытма инде, улым? - диде Фәхрәзи улы Зиннәт белән сөйләшкәндә.
  Яшь кешегә бу сүзләр нык тэәсир итте. Ул үзе дә милләтпәрвәр бәндә. Гәзит-журналларда үз халкы турындагы язмаларны караштырып бара, Бәхәсле моментлар күп ул сәхифәләрдә. Ә менә әтисе язганнар көчле логикага ия һәм ифрат кызыклы. Аннары, аның әле язып өлгергәннәре бик борынгы заманнарга кагыла, бу хакта бернинди тарихы мәгълүматлар да юк. Шуның өчен, әгәр әтисенең “иҗаты” чеп-чи уйдырма булган хәлдә дә, әдәби әсәр буларак кына да, бик әһәмиятле булачак бит әле. Хәер, кем белә, бәлки, күп нәрсә дөрестер дә. Зиннәр соңгы фикереннән үзе үк сискәнеп куйды. Фу, мин үзем дә мистикага бирелә башладым түгелме соң...
  Зиннәтнең яшәгән җиренә китүенә бер ай үттеме, юкмы, Фәхрәзинең хәле кинәт начараеп китте. Шәһәр дәваханәсеннән, Зиннәтне чакырып, телеграмма җибәрделәр.
  Менә шулай килеп эләккән иде Фәхрәзи бу дәваханәгә. Үзенә бик озак кебек тоелган гомере берничә минут эчендә үтте дә китте күз алдыннан. Повесть язарга монда кылган эшләрең азрак икән шул, туганкай, дип үз-үзе белән сөйләште ул яңадан уйларының башына кайтып. Ботканы азрак ашагансың икән әле. Турысын әйткәнгә үпкәләмә, күп вакытың идән астында үткән. Ярый, һәркемнең үз язмышы, үз шөгыле. Минем әнә шул, каморкада үткән елларым күп кешенең тир түгеп тау актарган соң күкрәк киереп мактанганыннан әһәмиятлерәктер, бәлки. Тик, тәмам итәргә генә насыйп булсын.
  Операциядән соң Фәхрәзинең сәламәтлеге генә түгел, рухы да ныгыган иде. Ул күңелендә олы шатлык, канәгатьлек, дәрт кичерде. Кайтып, инде таза-сау килеш эшкә тотынасын уйлау аңа яңадан-яңа көч өсти иде. Кем әйтмешли, көнләп түгел, сәгатьләп сәламәтләнде ул. Ләкин шулай да, Зиннәт анардан алдарак савыгып кайтып китте. Бакча эскәмиясендә утырып, озак кына сөйләшеп хушлашты алар.
  - Улым, рәхмәт сиңа! - диде Фәхрәзи. – Шуны бел, син мине түгел, минем хыялымны, эшемне коткардың. Югыйсә, минем гомер нәрсә – меңнәр үлә, миллионнар үлә. Ә менә башланган эшемне тәмам итә алсам...
  Фәхрәзи сүз таба алмый, хисләнеп: “Эх!”- дип куйды.
  - Шулкадәрле акча түгүең өчен дә рәхмәт. Шуны да тагы бер кат искәртеп куям: әгәр арлы-бирле булып китсәм, тизрәк кайтып җит. Мин доктор белән сөйләшеп, тиешле язуларны юнәтеп куярмын – бөереңне кире күчерерләр.
  - Әй әти! - дип үпкәләде Зиннәт. – Нигә тозсыз сүз сөйләп утырасың инде олы башың белән. Мин бит хәлдән таеп физик эш эшләмим, җайлы гына яшим, теләгәнемне ашыйм, тазалыгыма зарланганым юк. Шулай булгач, миңа бер бөер дә мәңгегә җитәчәк. Табиблар да шулай дип әйтте бит, - дип ул сүзен докторлар исәбенә куәтләп куйды.
  Дәваханәдән соң Фәхрәзигә бер айга больничный лист бирделәр. Бу аңа үзе бик зур бәхет булды. Гаҗәеп хәл, тәне авырып яткан арада рухы зур көч туплаган булган икән. Эш сокланырлык җәһәт һәм ырамлы барды. Бер утыруда Фәхрәзи һө-ғө бит текстны җыеп өлгергән була. Ә еш кына көненә берничә мәртәбә төшә ул өненә. Шулай итеп хәтта бер ай эчендә генә ул бер-ике томлык тарих “уйлап” чыгарды.
  Редакциягә эшкә чыккач, Фәхрәзи тиресенә сыялмый тынгысызланды. Һавасыз торалмагандай үз шөгыленнән башка яши алмаган кешегә (тарих кадәр тарих язучыга) район гәзите өчен килделе-киттеле мәкаләләр язуы, вакытны бушка уздыру гына түгел, ә биниһая олы ахмаклык иде. Дөресен әйткәндә, Фәхрәзи күңел биреп эшләмәде дә, куелган минумымны үтәр өчен ардым-бирдем генә берәр нәрсә язып ташлый иде. Чөнки миен гел бер теләк өтте: тизрәк, тизрәк кич булсын иде, дип яшәде.
  Шулай ел артыннан ел үтте. Инде эш ахырына якынлашып бара иде. Фәхрәзи күптән инде, беразга тукталып торып, Казанга барып, олы хезмәтенең бер өлешен, берничә дистә томын язучылар союзына илтеп бирү теләге белән яши иде. Кем әйтмешли, язуың беләнмени, беркем дә укымагач.
  Тик ул түзде. Чөнки, дөресен әйткәндә, иҗат итүче ул үзенә күрә бер маньяк инде, үлгәндә дә ташлый алмый. Икенчедән, җай гына барган эшен өзеп йөресә сәләтенең бетеп куюы да ихтимал. Менә монысыннан Фәхрәзи уттан курыккан кебек курка иде. Шунлыктан ул һәрдаим үзен-үзе куалап, ашыктырып яшәде. Яшәмәде – эшләде! Кечкенә бүлмәчегендә инде кузгалырлык та урын юк иде, һәммә җир папка-папка кәгазь белән тулган. Аларны чыгарып, башка бер җирдә саклау турында Фәхрәзи ничектер уйламады да.
  Бу эш беткәч нишләргә дигән сорау борчый башлаган иде инде аны. Алтын урда ханнарыннан башлармын, ахры. Нигә дисәң, алар турында азмы-күпме мәгълүмат тарихчыларга билгеле, шулай булгач, китапларын тарихи әсәр дип кабул итеп басып чыгарулары мөмкин. Ә инде борынгырак шәхесләргә килгәндә, андый нәрсәләрне уйлап чыгарылган язма, ягъни бары тик әдәби әсәр дип кенә бәяләүләре ихтимал. Шунлыктан, китап итеп бастыруы җиңел булмас.
  Үзбәк хан турында Фәхрәзинең укыганы да бар (Иһ, менә шул сәләт гомергә сакланса иде!). Аннары, “үзбәк” ул нинди сүз, нәрсәне аңлата? Бәлки, чыннан да, үзем исән чакта биш-алты китап бастырып өлгереп булыр. Татар җәмәгатьчелеге, әдәбият әһелләре ни әйтер бит. Гонорар да түли башласалар тагын да илһамланыбрак, нәтиҗәлерәк эшләргә мөмкин булыр иде. Тик менә баш авыртуы соңгы вакытта нык бимазалый бит әле. Шулай уйланган арада текә-текә унөч баскычны Фәхрәзи тотына-тотына төште. Мәче мырылдавына охшатып компьютеры тиешле программага көйләнгән арада ул, бер ноктага текәлеп, фани дөнья хис-тойгыларын башыннан куды. Менә ул күзләрен йомды һәм гади кеше өчен бөтенләй дә аңлашылмаган, тылсымлы вә сәер халәткә керде. Күпме утыргандыр ул шулай, берзаман бармаклары хәрәкәткә килеп, клавиатура өстендә йөри башладылар. Алар шундый җитез, җиңел эшли иде – күз иярмәслек.
  Сәгать артыннан сәгать үтте. Инде тышта бер рәт таң әтәчләре дә кычкырып тынды. Кайдадыр бер эт соңга калган юлаучыга ялкау гына өреп куйды. Ә Фәхрәзи боларны ишетмәде. Ул гүя бу дөньяда түгел, ә икенче дөньяда яши иде. Шулай утырды да утырды ул.
  Менә берзаман аның бармаклары акрыная башлады. Тиздән алар туктап, Фәхрәзинең куллары өстәл читенә таянды. Тик, алар ныклап таянмады шул, үлем йокысы белән йоклаган Фәхрәзи янтаеп китте һәм, егылып барышлый, башы белән өстәл лампысын бәреп төшерде. Абажурсыз лампы идәндәге кәгазьләр арасына тәгәрәде...
  Куркынып уянган хатыны чакырткан янгын сүндерүчеләр тиз килде. әмма өйне коткара алмадылар. Азак, кисәүләрне аерып, идән астыннан Фәхрәзинең сөякләрен табып алдылар.
  Халык тарихсыз калды. Хәер, моның өчен кайгыручы булмады.
  
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.