🕥 Минуты чтения - 31

Мөһаҗирләр - 5

Общее количество слов 4032
Общее количество уникальных слов составляет 2193
34.0 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
47.7 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
55.3 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  Чиновник озын агач кәнәфидә йокымсырап утырган городовойга таба борылды да:
  – Кирилыч, бар, Абдулланы чакырып мен! – дип кычкырды.
  Кирилыч, утырган җиреннән ялкау гына күтәрелеп, мине ник бимазалыйсыз дигән бер кыяфәт белән, әкрен генә ишеккә таба юнәлде.
  Бераздан Абдулла дигәннәре күренде. Бая губерна канцеляриясенә килеп кергәч тә Әкрәм карый күзенә губернатор булып күренгән яшел ливреяле швейцар иде бу.
  Ул шундук чиновникның сүзләрен тәрҗемә итеп бирде:
  – Синең гербовой салымың түләнмәгән икән. Начальник шуны түләргә кирәк, ди.
  Карый, бишмәт чабуларын ачып, куеныннан акча янчыгын чыгарды да, тиешле сумманы санап бирде.
  – Сорачы, туган, эш кайчан хәл ителер икән? – диде ул, Абдуллага мүрәҗәгать итеп.
  Түрә кеше Абдулла белән карыйга таба мәгънәле күз карашы ташлап алды да, ниндидер серле сүзләр әйтте. Абдулла бу сүзләрне тәрҗемә итеп:
  – Майланмаган арба шыгырдый торган була, хәзрәт, аңлыйсыңмы? – диде.
  Сүйләшүнең яшерен мәгънәсенә түшенә башлаган Әкрәм карый бишмәт карыныннан тагын акча янчыгын тартып чыгарды.
  Шулай итеп, түрә кешегә биш, ә Абдуллага бер тәңкәдән «майлау садакасы» бирелде.
  – Инде борчылма, хәзрәт, йомышыңны бүген үк губернаторга җиткерерләр, ә иртәдән калмый прошениең патша хәзрәтләренә җибәрелер, – диде Абдулла.
  – Тагын сора әле, энем, нәтиҗәсе ничек булыр икән? Яхшы булып бетәр ихтималы бармы?
  – Анысын ул тәгаен әйтә алмый, – дип куйды швейцар эре генә. – Бүтенесе патша ихтыярына бәйләнгән. Ул әле яшь патша, үз кул астында күпме кеше яшәгәнен белергә теләсә дә сәер түгел... Әйтик, күтүче дә үз күтүендә күпме мал барлыгын белергә тиеш бит...
  Мәүла Колы авылы крәстиәннәре тарафыннан үз үстенә йүкләнгән зур йомышны Әкрәм карый әнә шулай үтәде.
  * * *
  Мәдрәсәгә кайткач, Әкрәм карый:
  – Каладагы эшләр бетте, Әхмәтсафа энем, прошениене бирдем, – диде. – Түн-фәлән дип шикләнмәсәң, хәзер үк кайтыр юлга чыгарга була.
  Сафа бу тәкъдимгә шатланды гына.
  – Нәрсәдән шикләнергә?.. Алла боерса, бернәрсә булмас, – дип җавап бирде ул. – Китәбез, мулла абзый!.. Хәзер, атны гына җигеп керәм.
  Исмәгыйль һәм аның шәрикләре белән саубуллашканнан соң, Сафа белән карый авылга карый юл тоттылар. Кала тормышына ияләшеп, бераз ял иткән ат йүгертеп кенә барды. Урамда тыз-быз йүреп торучы конкалар аны инде элеккечә шикләндерми, үркетми иде. Берәвенең яныннан ул хәтта чабып узып китәргә дә курыкмады.
  Әкрәм карый чананың бер почмагына кереп посты да, калада башыннан кичергән күңелле һәм күңелсез истәлекләргә бирелде. Мортаза байда булган голәма мәҗлесе, кырыс холыклы Сукыр Каюм, аның фәкыйрь үе, ихтирамлы Гәрәй морза – болар һәммәсе дә аның күңеленнән тагын бер мәртәбә җанланып уздылар.
  Сафа да нәрсә турындадыр уйга батып бара иде. Ниһаять, ул тынлыкны бозып, үзалдына әйткәндәй:
  – Һай, шук та инде бу шәкерт халкы! – дип куйды.
  – Нигә алай дисең, Әхмәтсафа?
  – Үз башымнан кичергәнне әйтүем. Без килеп түшкән күнне үк алар миңа кушамат тагып үлгерделәр, каһәрләр! Кая гына бармыйм, һәр жирдә “Йомыкый» дип артымнан кычкырып калалар. Мулла кушкан исемемне онытаммы әллә инде дип торам... Тагын нәрсә уйлап чыгарганнар диген! Беркүнне шулай кич белән атны карап-ашатып кердем дә, эш юклыктан почмакка барып утырдым. Шунда утырган күйгә йоклап киткәнмен бит, хәерсез. Берзаман нәрсә беләндер шап берне баш түбәсенә! Күземнән утлар күренде – аудым да түштем идәнгә. Үлемем шушы икән, мәйтәм... Исемә килгәч кенә белдем: иләмсез калын китап белән сукканнар тегеләр... Ә үзләре белмәмешкә салыша, сораштырган булалар: «Нәрсә булды сиңа, Йомыкый абзый?» – янәсе. Миннән шулай күлүләре инде шайтаннарның! Тагын берәр нәмәрсәкәй эшләмәгәйләре дип, ул түнне бүтенләй йокысыз уздырырга булган идем дә, күпкә түзәлмәгәнмен, кабат йоклаганмын. Бервакыт түчкерәсем килеп уянып киттем. Тотындым шуннан түчкерергә, һич туктап булмый бит, чын менә, мулла абзый!.. Монысында нәрсә эшләгәннәр дисеңме?.. Кәгазьне күпшә сыман итеп түргәннәр дә, эченә түелгән борыч салып, шуны борын тишегенә үрдерткәннәр. Соңыннан әйтәм үзләренә: «Болай шаярырга ярыймыни, – дим, – ялгыш күзгә эләктереп, сукыр калдыруыгыз бар бит», – дим. Тагын күләләр: «Сукыр калсаң соң, мәдрәсәгә суфый итеп куярбыз үзеңне, кала кешесе булырсың, авылга кунакка гына кайтып йүрерсең!» – диләр. Ни дип җавап бирәсең инде аларга?! Икенче бер мәртәбәсендә, иртән ишегалдына чыгыйм дип, кизитегемне кисәм – эче лычма су... Күне буе мич янында кизитекләрем кипкәнне саклап утырдым; сакламас идең – минсез генә үзләре киптерә башлаулары бар. Ул чакта инде күт тә тор: итекләрең күмере түгел, күле дә калмас... Һи, бар шуклыкларын сүйли башласаң, авызыңда сүз җитмәс... Бервакыт тагын, базардан кайтсам, солы капчыгына күл аралаштырып салганнар!.. Безнең ишедән күләргә осталар, әйтәсе дә юк!.. Без кем аларга? Кем булсын – сала мужигы... Кая инде ул безгә кала кешеләре белән тиңләшергә!.. Кабат калада булырга туры килсә, валлаһигазим, мәдрәсә ягына әйләнеп тә карамыйм, постоялый дворга түшәчәкмен... Әле дә ярый, эшебез уңды – прошениене тиешле җиренә ирештердең, мулла абзый.
  – Әйе, анысы, Аллага шүкер, әйбәт булды, эшнең яртысы эшләнде! Хәзер инде патша әгъзам хәзрәтләреннән уңай җавап килгәнне генә күтәсе калды, – диде карый.
  VII
  Зуррак эшләр үчен кирәкле әзерлеге һәм мондый чуалышларны түпле бер эзгә салып киңәйтеп җибәрерлек җитәкчеләре булмаган халыкның, берничә түрәне үтереп, якын тирәдәге утарларны талап азрак үч алган түсле булгач, кызуы сүрелде. Чуалыш-кузгалышы зурга китә алмыйча басылды. Йүрәгендә кайнаган ут казанын сүрелдерә алмыйча ярсып җилкенгән, әллә нинди зур-зур теләкләр белән янып, зуррак эшләргә ашкынган Таҗи һәм Фәхри шикелле аерым кешеләр булса да, алар бик аз, диңгездән бер тамчы гына иде.
  Түрә-кара пыран-заран килеп, әллә кайларга качып һәм яшеренеп беткәнлектән, чуалышка катнашкан бүтен волостьлар, авыллар һаман да хүкүмәтсез-властьсыз килеш иде әле. Халык урыс патшасының тупас һүҗүмнәреннән вакытлыча котылып, азрак тынычланган түсле дә күренә, әллә нинди шомлы бер якын киләчәкне сизенеп куркынган шикелле дә тоела иде.
  Патшага, губернаторга, сенатка, тагын әллә кайларга, әллә кемнәргә прошение биргән авыллар үз прошениеләренә җавап килгәнне күтәләр иде.
  Кырлардагы кар бераз басылып, шиңеп, үске ягы кояш нурында пыяла түсле ялтырап күзләрне камаштыра; ызаннар буенча тезелеп үскән былтыргы әрем, алабута һәм тигәнәкләр тигез кар астыннан түртеп чыгып, әллә кайларга – бик еракларга алып китә торган билгесез юлның маяклары шикелле күренәләр; бераз үскәрәк калкып калган ат юллары ак мамык үстендә борылгалап йүргән соры елан түсле тоелалар иде.
  Менә беркүнне иртән, яктырып килгәндә, басу капкасы түбендә чана җигелгән атлар, әллә нинди ят кыяфәтле кешеләр күренде. Аларның кайсы юл белән һәм каян килгәнен беркем күрмәде. Әллә җир астыннан килеп чыктылар, әллә күктән иңделәр...
  Авыл читендәге үйләрдән берән-сәрән генә чыккалаган кешеләр кулларын каш үсләренә куеп, әсәреп карый башлаганда гына, юл буенча тезелгән олау туктады. Чаналардагы кешеләр олау буенча мәтәлә-кадала йүгереп басу капкасы түбенә җыйнала башлады. Иң арттагылары да килеп җиткәч, җеназа укыгандагы шикелле рәт-рәт булып тезелделәр. Алда ялгыз басып торган берәүсе нидер әйтеп кычкырды. Шуның артыннан ук залп белән атылган мылтык тавышы җилсез, тын һавада бүтен авылны яңгыратты. Карындык тәрәзәләр дерелдәп калтырады. Ындырлардагы һәм каралты түбәләре астындагы каргалар, чәүкәләр, күгәрченнәр ояларыннан тузгып чыгып һавада күтәрелделәр. Ямьсез, котсыз тәбәнәк үйләрдән йүгерешеп чыккан халыкның күзләре тавыш ишетелгән якка түбәлде.
  – Һайт, два, три! һайт, два, три! – дип бирелгән команда авазлары белән бер үк вакытта күйләп кагылган барабан тавышы яңгырады. Рәткә тезелгән мылтыклы солдатлар күрт ярып, барабан күенә кызу-кызу атлап, бүтен авылны дер селкетеп, урам буенча килделәр дә, капкасына «Староста» дигән язу кадакланган Фәйзулла куштан йорты турысына туктадылар. Артларыннан сузылган олаулары да авыл урамына кереп беткән иде инде.
  Туры килгән беренче кием затын бүркәнеп чыккан бер агай, солдатларны күздән уздырып җибәргәч, бу күренешнең нәрсә аңлатканын түшенеп һәм хәзернең эчендә генә үзен чолгап алган әллә нинди тойгыларга бирелеп булса кирәк, үзе шикелле үк берәүгә:
  – Җәләй күрше, күрдеңме? – дип кычкырды.
  – Ие! – диде күршесе. – Сыртларны әзерли башларга кирәк булыр... Күт тә тор, менә күрерсең...
  Килүчеләр халык телендә «обжор командасы» дип йүртелә торган җәза фиркасе иде.
  * * *
  Иртәгесен яңа становой да берничә стражникны ияртеп авылга килеп җитте. Сапый старшина белән писарь да, яшеренгән җирләреннән чыгып, Мәүла Колы авылына килделәр һәм үзләрен якларга-сакларга килүче җәза фиркасенең хезмәтенә әзер тордылар. Старшина белән писарь Фәйзулла куштанга урнаштылар. Становой Шәмси муллага, башлык офицерлар Сабирҗан мәзингә урнаштырылды. Солдатлар башка йортларга таратылды.
  Тикшерүләр шул күндә үк башланды.
  Үтерелгән становойга башлап һүҗүм итүче Таҗи белән Фәхри каядыр качып үлгергәннәр иде. Ә стражникларны арт яктан кочаклап алучылар, мулла, мәзин һәм куштаннар күрсәтүе буенча кулга алынып, аяк-куллары богауланып, шул күндә үк калага озатылдылар.
  Аннан соң чуалышка катнашмаган кешеләрнең исемлеге түзелде.
  Чуалышның башындарак: «Без ил белән бергә инде, ни күрсәк тә, бергә күрербез!» – дип шапырынган мулла-мәзин һәм куштаннар, сан алырга килүчеләрне куып җибәргәч тә, астыртын гына берәм-берәм волостька барып, үзләрен яздырган һәм сан алу белешмәсен вакытында тапшырып, хүкүмәт боерыгын үтәгән булып чыктылар. Шуның үчен дә алар чуалышка катнашмаган дип табылдылар.
  Чуалыш вакытында авырып яткан яки үйдә туры килмәгән кешеләр дә мулла-мәзин һәм куштаннар рәтенә теркәлде.
  Шулардан кала бүтен халык чуалышка катнашучы саналды. Болар эченнән дә бояр утарын таларга баручыларны аерып алып үзенә башка бер исемлек түзелде. Утар талауга катнашмый калучыларга унбишәр, тегеләренә егерме бишәр чыбык сугылачак булды.
  Кичкә таба бер-ике йүк чи карама чыбыгы да урманнан кайтып, кемнеңдер мунчасында пешекләнеп үлгергән һәм караңгы түшкән вакыттарак кына киезләргә урап китерелеп, каравыл үенең идәненә ташланган иде.
  Түн узды. Тагын таң атты, яктырды. Авыл уянды. Кояш күк читеннән үрмәләп югары күтәрелә башлады. Күнбатыш яктан ала-кола болыт түркемнәре килгән түсле күренә, кыйбла яктан күчле җил исә, яфраксыз агач ботакларына каткан ак бәсләрне коя һәм ачык-тишекле каралты түбәләренең калдык саламнарын тузгытып очыра иде.
  Десятскийлар, сотскийлар, тагын тәрәзә-ишекләрне шакылдатып:
  – Җыенга, җыенга! Берәү дә калмаска! – дип кычкырып уздылар.
  Икенче түрле курку белән куркып, яңа тойгылар белән күрәшеп азаплана башлаган халык теләр-теләмәс кенә тагын каравыл үенә агылды.
  Каравыл үен һәр яктан чолгап алган кораллы солдатлар, андый-мондый хәл була калса, «мәрхәмәтле» патшаның «изге» боерыкларын үтәргә әзер торалар; шул сәбәптән, җыенга дип килгән һәрбер кеше капкынга эләгә – һич кире чыгарылмый, үенә җибәрелми иде.
  Түрәләр бүтен үере белән берьюлы килделәр һәм, чарасыздан сыкранып салмак бер күйгә гүжләп торган халык арасыннан узып, каравыл үенә кергәч, алдан билгеләнгән урыннарына тезелешеп утырдылар.
  Байлар, куштаннар, мулла-мәзин – барысы да шунда иде. Берничә стражник кереп ишек түбенә басты. Берсе мич буенда торган озын эскәмияне уртадагы бушлыкка китереп куйды. Тагын берсе пешекләгән чи карама чыбыгын кочаклап китереп эскәмия янына салды.
  Фәйзулла староста, һәр нәрсәнең кирәгенчә әзерләнеп беткәнен күргәч, алдындагы язулы кәгазьләрнең берсен алды да, үй ишеген ачып:
  – Шәфигулла Хәсбиулла улы! – дип кычкырды.
  – Мин!
  – Әйдәле, энем Шәфикъ! – диде староста. – Монда сиңа тамга саласы бар икән...
  «Мин!» дигән егет эчкә керде. Староста, шундагы стражникларга нәрсә турыдадыр ишарәләгәч, тагын үз урынына барып утырды.
  Шәфикъны ике яктан ике стражник эскәмия янына түрткәләп китерде, һәм берсе, түксе генә итеп:
  – Әйдә, сал бишмәтеңне!.. Ят шунда! – дип, эскәмиягә күрсәтте.
  Өченче бер стражник идәнгә бүгелеп шомарак, сыгылмалырак һәм суккан чакта сызгырып түшәрлегрәк җилле чыбык сайлый иде.
  Шәфикъ стражникның сүзен аңлап җиткермәде. Чүнки ул старостаның сүзен «берәр кәгазьгә тамга саласы бар» дип аңлаган иде. Суктырылачагын белсә дә, беренче таякның үзенә насыйп булуын уйламый иде әле. Шуның үчен дә ул, бераз аптырап, түрдә утырган түрәләргә күзен тутырып карады.
  Становой:
  – Нәрсәгә катып торасың? Әллә ишетмисеңме? – дип, аяк тибеп кычкыргач кына, ул мәсьәләгә тәмам түшенде. Ләкин анда да бишмәтен салырга ашыкмады. Становойның кушуы буенча, стражниклар аны җилтерәтеп чишендерделәр дә, күтәреп алып эскәмиягә йүзтүбән сузып салдылар. Бер стражник башына атланып утырды. Икесе аның ике аягын түбән басып тотты.
  Кулына пешекләгән чи карама чыбыгы тотып, Шәфикъның аяк очына баскан дүртенче стражник:
  – Моңа ничәү? – дип сорады һәм старостадан:
  – Егерме биш! – дигән җавапны алгач, башта ике учына түкерде, шуннан соң чыбыкны югары күтәреп, һава ярып сызгыртып, җан күче белән Шәфикъның ялангач аркасына берне тартты.
  Сукытырылучы яман ачы тавыш белән акырып җибәрде һәм аркасын дуга түсле кәкрәйтеп күтәрде. Шәфикъ тавышын ишетеп, тыштагы халык та гүжләп шаулый башлады. Урамның икенче ягына җыйналган чуп-чуар хатын-кыз, бала-чага түркемендә дә чырылдап кычкырышкан, әрнеп елашкан тавышлар ишетелде.
  Солдатлар мылтык чакмаларын чакылдаткалап, команда күткән бер рәвешкә керделәр.
  Суктыручы стражник:
  – Аркаңны күтәрмә! – дип, Шәфикъның аркасына чыбыкның сап ягы белән каты итеп түрткәч, җилләндереп, сызгыртып, тагын бер сукты. Шәфикъ тагы да ачырак итеп кычкырды. Тыштагы тавыш тагы да күчлерәк ишетелсә дә, кан коярга торган ерткыч солдатлар аркасында, бу юлы тәртип бозылмады. Эчтәге түрәләр, куштаннар, бәхетле байлар исә бик тыныч утыралар иде.
  Шәфикъка бер унлап таяк сукканнан соң, аның аркасыннан чыккан кара кан аяктан тотып торучылар битенә чәчрәп, каравыл үенең җир идәненә тамчылый башлаганда, становой, урыныннан сикереп торып, эскәмия янына килде дә, стражник кулыннан чыбыкны тартып алып:
  – Карап торам да, син юньләп суга белмисең икән... Менә кара, икенче юлы минемчә сугарсың. Менә болай сугалар аны! – дип, җан күче белән сукты һәм чыбыкны Шәфикъның аркасыннан алган чагында сыдыртып, ышкып, болай да кара кан агып торган яраларны ертып алды. Ул, стражникны үйрәтер үчен суга торгач, бүтенләй кызып китте булса кирәк, Шәфикъ үлешен үзе тәмамлады.
  Староста:
  – Җитте!.. Түгәл егерме биш булды! – дигәннән соң да, ул:
  – Монысы пахуты булыр алай булгач, – дип, тагын бер сукты да, чыбыкны идәнгә ташлап, үз урынына китеп утырды.
  Бу вакытта инде Шәфикъ кычкырмый, тыпырчынмый, ул әллә кайчан исеннән язган иде. Аны бишмәтенә урадылар да, старостаның җигүле атына салып үенә озаттылар.
  Аннан соң тагын берәү чакырылды. Ул да шул рәвешчә суктырылып, истән язган хәлендә үенә озатылгач, башкасы кертелде. Анысының эше беткәч, тагын...
  Шулай берәм-берәм чакырылып, ялангач аркаларына канлы тамгалар салынып, үйләренә озатыла торгач, егерме бишлекләр бетеп, унбишлекләргә нәүбәт җитте. Алары да шулай сугылып, үйләренә озатыла башлады.
  Түш вакыты узды. Түрдә утыручылар ялкып, сугучылар арып киләләр иде инде. Становой, Сапый старшинага карап:
  – Егетләрне бераз ял иттереп, үзебез тамакланып алмыйбызмы? – диде.
  – Ярый! – диде карт старшина. – Тагын берәрсен кертеп чыгарыйк та... Теге егет чыбыгын да яңа алмаштырды бугай... Яңа чыбык әрәм булмасын... Каны катса, эшкә ярамас була.
  Фәйзулла староста кәгазен тотып барып ишекне ачты һәм:
  – Әкрәметдин Мүбин улы! – дип кычкырды.
  Бу чакырылучы Әкрәм карый булып, ул гадәттә җыеннарга йүрмәсә дә, бу юлы старостаның атап чакыртуы буенча килгән һәм тыштагы халык арасында чуала иде.
  Үз исеме чыгу белән, ул да, суелыр үчен кассапка керә торган аңгыра куй түсле, каравыл үенең тәбәнәк ишегеннән бүгелә түшеп эчкә керде. Канлы эскәмия янына килеп баскач, тилмереп караган күзләрен йүртеп, түрдә утыручыларга карады.
  «Чәчеңне алган чакта пәке үтмәс булса да «авырта» дип рәнҗисең бит!.. Шулай ук карап торып суктырасыңмыни?» дип әйткән түсле итеп Сабирҗан мәзингә карады. Ләкин мәзин күзләрен читкә борды.
  «Ничә елдан бирле балаларыгызга дин-иман үйрәттем. Үземә терәлгән бүтен ил хезмәтен үтәп килдем. Кызганмыйсызмыни?» дигәндәй итеп, байларга, куштаннарга карады. Болары да аның күзләре белән әйткәнне аңламаганга сабыштылар.
  «Шушымы туганлык? Теләсәң, мине бу азаптан, бу хурлыктан коткарырга синең бер сүзең җитә бит!» дип әйтергә теләгән күзләрен туган агасы Шәмси муллага түбәде. Ул да башын иеп, күз кабакларын салындырды.
  Становой:
  – Нәрсә күтәсең тагын?.. Чишен, ят! – дип ачуланып кычкыргач кына, ул бәрән эчле, сатин тышлы намаз тунын салып стена буена идәнгә куйды. Кызыл түймәле әдрәс бишмәтен һәм чулак җиңле бикасап кәзәкиен салып туны үстенә куйды. Озын ак күлмәген муенына хәтле күтәреп, итләч аркасын ачты да, канлы эскәмиягә сузылып ятты.
  «Мүбин ахун мәхдүме, Бохара пишкадәме, Коръән хафиз, авылның эчкерсез, күндәм, юаш һәм ярлы хәлфәсе; патшага прошение бирергә барган кеше» дип торучы булмады. Стражникларның берсе карыйның башына атланды. Икесе ике аягыннан тотты. Дүртенчесе, башкаларны “сыйлаган” түсле үк итеп, пешекләнгән чи карама чыбык белән һәйбәтләп, тырышып, күч аямыйча “сыйлады”, аның аркасына да канлы тамга салды. Билгеле, карый да башкалар шикелле үк акырды, бакырды, кычкырды, елады, аркасын дугалады, тыпырчынды, дулады. Җир идәннең вак чокырларына җыйналган җәмәгать каны үстенә үз каныннан да тамчылар үстәп, истән ауды. Аны да бәрән тунына урап үенә озаттылар.
  Түрдә утыручыларның кайсыберләре: «Патшага прошение бирергә барганын становой белсә, тагын бер унбиш таяк үстәтер иде моңар», – дип уйласалар да, ул турыда сүз кузгатучы булмады.
  «Тамгалау» эше карыйдан соң вакытлыча туктатылды.
  Түрәләр сыйланырга таралыштылар. Стражниклар ял итте. Сугылу нәүбәтен күтүчеләрдән һичкемне һичкая җибәрмәделәр. Алар аһ орып сыкрана-сыкрана палачларны күтәләр иде...
  Зобанилар тамаклану һәм ял итү эшен бик кыска тоттылар. Чүнки аларны башка авылларда да шундый ук хезмәт күтә, шундый ук «изге» бурыч үтиселәре бар. Ашыгалар иде алар...
  Яңадан җыйналып, бүленгән эшне дәвам иттерә башлагач, становойның соравы һәм Сапый старшинаның мәгъкульләве буенча, тагы бер эскәмия арттырып, ике урында суктыра башладылар. Стражниклар ике станга җитәрлек булмаганлыктан, аяклардан тотып тору шикелле генә кечкенә эшләрдә булышлык итәргә риза булучылар куштаннар арасыннан да табылды.
  Бик тырышып эшләү аркасында гына, сугыласы кешеләрнең саны кичкә таба азайды. Шулай булса да, каравыл үендәге “мунча кертү” эшен караңгы түнгә хәтле сузарга туры килде. Чүнки түрәләр, соңгарак калып булса да, Мәүла Колы авылының эшен бер күндә бетерергә булганнар иде. Берәр сәбәп белән бүген эләкмәгән яки суктыруны сизеп күрше урыс һәм чирмеш авылларына качып котылган кешеләрне тотып, тиешле үлешләрен кирәгенчә тапшыру мәшәкатен авылда каласы башлык офицерлар үз үсләренә йүкләделәр.
  Становой, старшина, писарь һәм стражниклар түн уртасы якынлашканда күрше авылга юнәлделәр. Ул авылга да икенче бер фирка килеп, кичәдән бирле становой белән старшинаны күтә иде.
  Барабан кагып, мылтык атып, авылга кергән «обжор командасы» – җәза фиркасе урында калды. Солдатлар, рүхсәтсез-сораусыз, эләккән бер әйберне тартып алып теләгәнчә файдаланырга һәм саклык азыгы булмаган йортларның актык сыерын суеп ашаудан да тартынмаска кушылып, йортларга таратылды. Шушы эш үчен атап әзерләнгән солдатлар түрәләрнең боерыгын үтәүдә, билгеле, кимчелек күрсәтмәделәр. Өстәвенә, карт-корыны мыскыллау, хатын-кызны күчләү, урлау, талау шикелле һүнәрләре белән дә халыкны якыннан таныштырдылар.
  * * *
  Шушы вакыйгадан соң бер атна узгач, Гыйбад писарь тагын үзенең иптәшләре белән сан алыр үчен Мәүла Колы авылына килде.
  Халык һаман да ачулы, әүвәлгедән битәр үчле булса да, бу юлы карышучы булмады. Сан алучылар теләгәннәрен эшләделәр. Кирәкле белешмәләрне тоткарсыз алдылар.
  Башка йортлар рәтеннән алар Миңлебай Сафасы йортына да кергәннәр иде. Аркасы һаман да түзәлмәгән Сафа солдат, сәкегә йүзтүбән яткан килеш, сан алучыларның сорауларын, хатыны Саҗидәнең аларга биргән җавапларын тыңлый, Саҗидә ялгышкан урыннарда гына түзәткәләп җибәрә иде.
  Алар белән эшне бетергәч, Гыйбад писарь түрдәге почмакта тәсбих тартып утырган карчыкка әйләнеп карады да, папкадан башка бер кәгазь алып, карчыкның үзеннән сорашып, аның биргән җавапларын аерым кәгазьгә терки башлады.
  – Әби, яшең ничәдә икәнен беләсеңме?
  – Мин барыс елда туган идем, балам, – диде карчык. – Үз исәбем буенча туксаннан күп артык булмаса кирәк иде дә, менә яшьләр исәпләп йүз дә алтыга чыгаралар ич!..
  Гыйбад, писарь тагын бер кат Зүһрә карчыкның кыяфәтенә карап, баш чайкап куйды.
  – Кайда тудың, кайда үстең, әби?
  – Менә тагын! Әвен базында үсәләр ди микәнни?.. Авылда атам үендә үсмичә!
  – Атагызның үе нинди урынга салынган иде?
  – Кояшка каршы, тау башында иде. Өй турыбыздагы зур-зур шомырт агачлары ап-ак чәчәк ата, бакча артыбыздагы карт чыршы агачы түбеннән салкын чишмә кайнап чыга иде... Әй, ул чаклар! Искә түшкәч, елыйсы килә... Хәзерге тормыш тәмуг газабына әйләнде бит инде...
  – Ярый, ярый, әби, – диде Гыйбад. – Түрлесе булгандыр ул чагында да... Нәрсә ашап үстең?
  – Бер мин генә имән әкәләсе ашап йүрмәдем инде... Башкалар түсле үк... Ипи белән май... Сосла... Әле ул чакта чәй дигән нәрсә юк иде. Инде генә чыкты...
  Гыйбад писарь кәгазьләрен, папкаларын сәкегә куйды да, иптәшен ияртеп, ишек түбенә китеп туктады һәм:
  – Әйт әле, әби! Без ничә кеше? – диде.
  Аның бу эше, үзенчә, Зүһрә карчыкның күзләрен сынау иде. Карчык күчсез тавышы белән кыткылдап күлеп җибәрде.
  – Әй балам! – диде ул. – Әле мин сезнең ничәү икәнегезне күрү түгел, теләсәм, энә саплап җүй тегәм...
  Бу сүзне дә кәгазьгә теркәделәр.
  Шул күннең иртәгесен үк Зүһрә карчык авырый башлады һәм, барлы-юклы бер атна чамасы авырып яткач, үлеп тә китте.
  Сырты түзәлеп җиткән кешеләр, ил ирке һәм халык азабы белән сату итмичә, илгә нинди генә борчу килсә дә бергә уртаклашып, саф намусы һәм керсез күңеле, ак күкрәге белән дүньядан үткән аксакал Миңлебайның актык түсмере булып торган бу карчыкның җеназасына барып, олылап күмделәр.
  Кайсыбер шаянрак кешеләр:
  – Газраил фәрештә Зүһрә әбине дә эзләп тапты, ахры, – диделәр.
  – Аңар, мүгаен, Гыйбад писернең күзе тигәндер...
  – Безнең азапларны күрсәтер үчен генә аны Ходай шушы күнгә чаклы саклаган икән... – дип әйтүчеләр дә булды.
  Ләкин ул турыда иң дүрес сүзне Әкрәм карый әйтте:
  – Үлмәктән калмак юк, бу дүньяда һичбер нәрсә мәңге түгел... Барысы да фани...
  Бу аның үз гомерендә беренче һәм ахыргы мәртәбә әйтә алган бердәнбер фәлсәфи сүзе иде.
  Әйе шул! Бу дүньяда һичбер нәрсә мәңге түгел. Патша да, аның түрәләре дә, законнары да, камчылары да...
  * * *
  Мәүла Колыга җәза фиркасе килеп, тикшерүләр башланасы күнне Таҗи белән Фәхри һичкемгә сиздермичә авылдан качып киттеләр. Алар җәзалау-суктырулар дулкыны сүрелгәнче күршедәге урыс авылында күпмедер вакыт яшеренеп яткач, берәр түрле эшкә яллану нияте белән, тагын ары кузгалдылар. Ниһаять, кичке эңгер-меңгер түшкәндә, күне буе аягүсте йүрүдән арып-талып, кечкенә генә бер татар авылына барып җиттеләр.
  Кыйшаеп утырган салам түбәле йортларның берсенең болдырында яшь кенә хатын басып торганны күреп, Фәхри:
  – Киленкәй, без мосафирларга чәй эчертеп чыгармассыз микән? – дип сорады.
  Хатын берни дип тә җавап бирмичә, ишектән кереп югалды һәм бераздан кире әйләнеп чыкты да:
  – Әйдә, керегез, хода бәндәләре, – диде.
  Таҗи белән Фәхри аңа ияреп чиста итеп җыештырылган үйгә керделәр. Түрдә, тәрәзә янында олы яшьләрдәге бер хатын җеп эрләп утыра; киез җәелгән сәке уртасында ике бала бик тәмләп катык ашый; сәкенең баш-башларында исә берсе яшь, икенчесе картрак кыяфәтле ике ир кеше йүзтүбән сузылып яткан иде. Болары ишектән керүчеләргә сүзсез генә башларын борып карадылар.
  Баягы яшь хатын, кулына чиләк алып, суга чыгып китте, ә олырагы, кабасы яныннан торып, самавыр тирәсендә кайнаша башлады.
  Таҗи белән Фәхри юл капчыкларын ишек бусагасы түбенә идәнгә куйдылар да, сәке читенә килеп утырдылар.
  – Арыгансыздыр, бераз хәл алыгыз! – дип куйды ирләрнең олырагы.
  – Рәхмәт, – дип җавап бирде Таҗи һәм сүз катучының йүзенә җентекләбрәк карады. – Инде йокларга да яткансыз димме? Эшне бик иртә бетерәсез, ахры?
  – Эшләсәң эш дүнья хәтле! Ялкауланып ятуыбыз түгел... мәҗбүр булганга.
  – Бүтен арка теткәләнеп беткән, кымшаныр хәл дә юк... Менә шуңа күрә ятуыбыз, – дип аңлатты яшьрәге.
  – Сезне дә читләтеп үтмәделәр, алайса?
  – Үтәме соң, күтеп тор! Бу сый куштаннар белән мулла-мәзиннәргә генә эләкмәде!
  Сүз тукталып калды.
  Ул арада самавыр кайнап чыгып, сәкегә табын әзерләнде. Мосафирларны ашарга-эчәргә чакырдылар.
  – Арка түзәлер анысы, – дип тагын сүз башлады ирләрнең олырагы. – Авылда солдатлар калуы гына начар. Яз җитмичә, алардан котылу юк инде. Бүтен авылның астын үскә китереп йүриләр. Ни теләсәләр, шуны эшлиләр. Халыкның актык сарыгына, кәҗәсенә хәтле суеп ашап бетерделәр. Инде сыерларга да кул суза башладылар. Әле дә ярый, Аллаһы Тәгалә ул зобанилардан безнең йортны саклап калды, юкса эшләр харап иде... Өебез кечкенә, җәмәгатебез дә ишле, кая урнаштырасың аларны монда!.. Бердәнбер сыерыңны талап алсалар нишләрсең? Балаларга нәрсә ашатырсың? Байларга аларга хәсрәтләнер урын юк, бер сыерын алсалар, икенчесе кала! Ә менә безгә кыйты булачак!
  Фәхри белән Таҗи аның сүзләренә баш кагып, җүпләп, сүйләшмичә генә утырдылар. Хуҗаның хатыны түзмәде, иренең сүзләренә үстәп әйтте:
  – Тәкый бабайның әнә башыннан чалмасын тартып алганнар да читәнгә сузып элеп куйганнар, имеш. Инде хәзер шул чалманы ерткалан тегеңә-моңа тоталар, ди.
  – Ә үткән түнне генә Ибәт абый кызын күчләгәннәр, – диде мич янында кайнашучы яшь хатын.
  – Аны гынамы, авылыгыздагы барлык кызларны мәсхәрә итеп бетерәчәкбез, дип әйтеп әйтәләр ди әле тагын, – диде ирләрнең яшьрәге, сүзгә катышып. – Монда хәзер, янәсе, без хуҗа, теләсә нәрсә эшлибез, ә сез, җаныгыз исән калсын дисәгез, тыныгызны чыгарасы булмагыз, дип әйтеп әйтәләр, ди.
  Шул вакыт ишек ачылып, үйгә озын буйлы, пүхтә киемле бер кеше килеп керде; сәлам биреп, ян сәкегә утырды да, битләрен сыйпаштырып дога кылгач һәм үй эче буйлап күзләрен йүртеп чыккач:
  – Хәлләр ничек, Биктимер? Саумы, Корбангали! – дип, хуҗаларга сүз катты, аннары Таҗи белән Фәхригә таба борылып: – Кая юл тотасыз, егетләр? Авылыбызга исән-сау гына килеп җитә алдыгызмы? – дип сорады.
  – Аллага шүкер, рәхмәт, – диде Таҗи. – Ерактан киләбез. Калага эш эзләп баруыбыз...
  – Ярый, ярый... Биктимер үендә мосафир кешеләр бар дигәч кенә керүем иде... Мәйтәм, берәр яңа хәбәр әйтмәсләрме, кереп чыгыйм әле...
  – Нинди яңа хәбәр булсын?.. Берни юк, – диде Таҗи.
  – Кая барсаң да бер үк яңалык, – дип үстәде Фәхри, сәкедә яткан егеткә ишарәләп.
  – Картлар сүзен тыңламагач, шулай була ул, – диде яңа кергән кеше. – Нихәтле үгетләдек үзләрен: «Патша хәзрәтләре кушканны үтәргә кирәк, баш тартсаң, барыбер күчләп үтәтәчәкләр», – дидек. Мулла абзый белән мәзин дә шуны ук әйттеләр. Тыңламадылар бит... Үзләренчә эш йүртәләр, янәсе... Шуның аркасында, әнә, хәзер һәрбер йортта күз яше дә аһ-зар... Җитмәсә, бүтен авылга солдатлар килеп тулды...
  Шул рәвешчә тагын бераз сүйләнеп-сукранып утырганнан соң, ул саубуллашып чыгып китте. Аның артыннан ишек ябылуга, сәкедә яткан егет, яралары сызлауга да игътибар итмичә, урыныннан сикереп торды да, ачу белән сүйләнергә тотынды:
  – Менә нинди сатлык җан бит ул! Башта халыкны котыртып йүргән булды, кабахәт, һәр урам чатында бугазын киереп: «Ассыннар, суйсыннар – без үз динебездән кайтмыйбыз, ата-баба динен ташламыйбыз!» – дип әтәчләнде. Ә үзе ул арада астыртын гына кантурга барып, кирәкле белешмәне биреп кайтырга да үлгергән икән... Тикшерүләр башлангач кына белдек: ул да, аның күршесе дә, мулла-мәзин белән куштаннар да – һәммәсе дә сан алу турындагы боерыкны үтәгән булганнар икән. Түрәләр аларны соңыннан башларыннан сыйпадылар, ә безне эскәмиягә яткызып чыбык белән сыйладылар. Ничек кенә сыйладылар әле!.. Андый эт җанны буып бәкегә салсаң да гүнаһ булмас!
  – Андый куркыныч сүзләр сүйләмә, улым, – дип бүлдерде аны әнисе. – Тәрәзә түбендә берәрсе тыңлап торса, харап буласың бит! Әллә син аны монда тикмәгә генә керде дисеңме? Котырган эт үере бит алар!
  Таҗи белән Фәхри бер-берсенә карашып алдылар.
  Чәй эчелеп бетеп, табынны җыярга гына торганда, кинәт ишек яңадан ачылды һәм үйгә ике солдат иярткән офицер белән староста килеп керде.
  – Паспортларыгызны күрсәтегез! – дип боерды офицер Таҗи белән Фәхригә.
  – Паспорт капчыкта иде, хәзер табып бирермен, – диде Таҗи, тыныч тавыш белән, һәм бүтәннәргә сиздермичә генә Фәхригә күз кысты.
  Алар икесе берьюлы ишек катында идәндә яткан капчыклары янына килеп, әйберләре арасында актарынгандай бер кыяфәт белән бераз чүгәләп тордылар, аннары кинәт үйалдына атылып чыгып, ишекне тыштан келәсе белән бикләделәр дә, үйдәгеләр ыгы-зыгы килгән арада, читән аша сикереп чыгып, тиз генә ындырга таба чаптылар.
  Шунда ук бүтен авылны мылтык тавышлары яңгыратты; урамда солдатлар, хатын-кыз, алар артыннан бала-чага күренде. Мылтык тавышыннан үркегән каргалар, чәүкәләр, ояларыннан тузгып, чәрелди-карылдый һавада очып йүри башладылар. Аларга түрле яктан ярсып-ярсып эт үргән тавышлар кушылды.
  Солдатлар да ындырлар ягына карап йүгерделәр. Алар артыннан кулларына күсәк-сәнәк тоткан бер түркем ирләр – суктыру җәзасыннан котылган авыл куштаннары иярде.
  * * *
  Кич җитте. Урам чатларында, капка түпләрендә түркем-түркем булып җыелып торган хатын-кыз, бала-чага таралышырга теләмәде, һәммәсе бу вакыйганың ахыр нәтиҗәсен күтә иде.
  
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.