Latin

Минем Сезгә Соравым Бар

Общее количество слов 669
Общее количество уникальных слов составляет 466
52.5 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
66.7 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
71.5 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
Хикәя
Вакыт-вакыт радио яки телевидениенең, чакыртып алып, турыдан-туры мине, депутат-фәлән булмасам да, эфирга чыгара торган гадәтләре бар, рәхмәт төшкере. Бары бер генә нәрсә сорала — билгеләнгән сәгатенә кичекми-соңламый барып җитәргә кирәк. Ә ышанычларын акламыйча ярамый.
Бу юлы “Казан радиосы” кичке сәгать бишкә дәште. Ышандырдым һәм билгеләнгән көнне, төгәл вакытына барып җитим дип, шактый алдан юлга чыктым. Февраль башларының салкынлык белән сөякләргә суыгын үткәзеп кенә тантана иткән чаклары. Мондый көннәрдә шәһәр транспорты да “өши”, юллар авырлаша. Ә миңа кайгырасы түгел, барасы җирем монда гына, трамвайда өч кенә тукталыш, вакытым исә — кая куеп бетерергә белмәслек. Иртәрәк барып кереп, журналистлары белән дөнья хәлләрен дә сөйләшкәләп алырбыз. Биреләсе сорауларын да күңелдән кичереп, җавапларны төплерәк итеп әзерләп куярмын! Кыскасы, иртә кузгалуым бик яхшы, бик тә уңайга килер, Аллаһы боерса!
Кесәмнән адреслары язылган кәгазьне алып карадым. “Троя урманы” дигән сәер бер урында икән. Телефоннан дәшкән вакытларында бу “Казан радиосы”н ничек җиңел генә табарга мөмкинлек хакында өйрәткәләп тә куйганнар иде. “Ветеринар академия” тукталышында төшеп каласы да, 15 нче хастаханә ягына барасы гына. Хәер, аларның кызыл утлар эленеп югарыга сузылган радио антенналары ерактан ук моңаеп күренеп тора. Адашып йөрисе түгел, барасы да керәсе!
Трамвайлар бер-бер артлы йөгереп кенә торалар. Инде барып та җиттем, урамын да таптым, бинасын да. Ишек сакчысына адресны әйттем. Ул:
— Әйе, нәкъ шушы бина, шушы йорт!— диде.
— Миңа “Казан радиосы” кирәк иде,— дим.
— Керегез, әнә теге ишеккә барыгыз!— диде.
Кердем һәм:
— Чакырган идегез, килдем!— дидем.
— Ә, әйе, сезне таныйбыз... Сез бит шул кеше,— диделәр, исемемне, хәтта фамилиямне атап.
— Әйе, нәкъ үзе! — мин әйтәм.
— Кемне эзли идегез?
Алардан бу сорауны көтмәгәнлегем сәбәпле аптырап ук калдым. Бераздан соң гына аңга килеп:
— Чакырган идегез түгелме? — дим.
— Кая?
— Радиога!
— Нинди?
— “Казан радиосы”на!
Бу юлы инде алар үзләре тәмам аптырашта калдылар, үзара карашып та куйдылар.
— Сәгать төгәл бишкә, ягъни унҗиде дә нүл-нүлгә, турыдан-туры эфирга!..— дип тезеп китәм.
— Алай-й-й!..— диләр болар, мине тагын да шиккә салып.
— Нәрсә булды?
Бераздан соң гына җавап бирәләр:
— Бу бит “Казан радиосы” түгел!
Мин үртәлеп куям:
— Ничек “Казан радиосы” түгел? Адресыгызны бирделәр, шалтыратып. Менә ул! “Троя урманы”, шулаймы? Егерме тугызынчы йорт, шулаймы?
— Әйе, нәкъ үзе!— дип җавап бирделәр миңа, тагын да үзара карашып алып.— Әмма монда бернинди дә андый радио юк!
“Кешегә ышану гадәтемне белеп, әллә инде шаярттылармы икән?”
Минем аптырап калуымны күреп, алар да борчылуга бирелделәр. Бу бичарага ничекләр ярдәм итик икән диярәк уйга калдылар. Ә мин һаман үземә кирәкне зинһарлана тордым:
— Соңга калып маташам икән инде. Сәгать бишкә дигәннәр иде. Тулып та килә.
Шунда, аларның уртасында өченче кеше буларак, пульт төймәләренә баскалап утырган ханым, телгә килеп, күршесенә бер-ике сүз белән әмер итте дә, миннән:
— Бәлки телефоннары бардыр. Ничек анда? Әйтегез әле!— дип сорагач:
— Әйе, менә ул!— дип, кулымдагы кәгазь кисәген аңа тоттырдым.
— Шалтыратыгыз! — диде ханым, тумбочка өстендәге телефон аппаратына күрсәтеп.
Тиз-тиз генә номерларны җыйдым. Колакка телефоннан таныш тавыш ишетелде:
— Без сезне көтәбез... Кайда йөрисез?— диде.
— Сез әйткән адрес буенча килдем. Үзегезне таба гына алмадым.
— Ә-ә, сез трансляция үзәгендә инде алайса. Без дә монда гына, әмма трамвайга кадәр кире килеп, йортлар арасыннан керүче юлдан китәсез дә, гаражлар яныннан үткәч... бераз әйләнечрәк булыр... нәкъ “Казан радиосы”на килеп чыгасыз!— диде ул, хөрмәтле журналист Мөршидә ханым.
Мин тизрәк шунда ашыктым. Саубуллашып чыгып киткәнемдә биш күз белән озата калган пульт арты хезмәткәрләренә рәхмәтемне кат-кат җиткердем. Алар бу юлы минем өчен сөенә иделәр булырга кирәк, йөзләрендә ягымлы елмаю яктырды.
Кышкы суык кочаклап каршы алса да, эсселегемне йотмады. Ашыга-ашыга атлый бирдем. Вакыт тәмам кысанланып бара иде. Юл чаты саен сораштырып, дөрес килә-килмәвемне белешә-белешә атлый йөгердем.
— Ә-ә, сез бит Фәлән Фәләнеч дип танып, кул биреп, хәл сорашулары кабатлана торды.
— Зинһар өчен... Ашыга идем, гафу итегез!— дип, нәүмизлектә калдыра баруым ул юл күрсәтүчеләремә ошамаганлыгын аңласам да, башка чарам юк иде.
“Казан радиосы” кырык тыкрык артында ук икән. Әмма затлы, матур бинада булып чыкты. Килеп керсәм, танылган журналист Мәгъсүм Гәрәев, Азнакайга сәяхәтеннән кайткан җиреннән генә килеп җиткән дә, соңгы көннәрдә күргән-белгән хәлләрен, тойгы-кичерешләрен мондагы хезмәткәрләр белән уртаклашып утыра.
— Мин кич буе үзем генә сөйләргә ният иткән идем. Сезне чакырып ялгыш эшләгәннәр,— дип каршы алды ул мине.
Өнсез үк калдым. Шушы килеш кенә чыгып китсәм, белмим инде, әллә ничек булыр сыман тоелды.
Февраль-апрель, 2001.
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.