Latin

Милли Чиргә Дәва

Общее количество слов 472
Общее количество уникальных слов составляет 350
46.5 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
55.8 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
63.6 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
Хикәя
Гомереңнең көзе языннан да матуррак һәм тагын да сокландыргычрак булсын икән ул!
— Мин кем әле? Төгәл, нәкъ үзе! Һичбер вакыт гайбәт сөйләмәдем, телемә дә алмаячакмын. Чөнки белеп торам: гайбәт ул — чир! Юк, чир генәме соң әле, милли фаҗига, баш-аяктан батырып һәммәбезне харап итәчәк, җәмәгать! Әгәр дә милләтебезне савыктырыйк дисәк, шушы чирдән котылыйк. Аның дәвасы бар. Бүгеннән шуның кәсебенә керешик!..
Җәмәгать алдына калыккан Хикмәт хаҗи, авыл мулласы Сабирҗанның сәфәргә ашыгычлык белән кузгалуы сәбәпле җомгага әйләнеп кайтырга өлгерә алмавыннан файдаланып, бүген мәсҗид әһеле каршында имамлык итте һәм, хөтбә укып, халыкның күңелен агартуны да үз өстенә бурыч итеп алды. Аның сүзе җәмәгать алдында моңа кадәр дә үтемле иде, моннан соң да, хаҗнамә өстенә хөтбәчелек таныклыгына ирештереп, бәхеткә күмдерәчәк, һичшиксез!
Мәсҗид эчендә саф-саф тезелешеп утырган мөселманнардан Хөснетдин тамак кырды. Аңа кушылырга иткән Хисбулла кетер-кетер килде. Халыкның колагы Хикмәт хаҗиның авызында иде. Һәммәсе күндәмлек мәртәбәсендә кала бирделәр.
— Җәмәгать,— диде Хикмәт хаҗи кабатланып.— Җәмәгать, гайбәт кебек авыр һәм газаплы чир аркасында сез, и монафикъ адәми зат балалары, харап булып, тәмуг утларында калачаксыз!..
Сүзләре үтемле һәм дә гаҗәеп мәртәбәле булып чыктылар. Хөтбәгә мөкиббән киткән әһеле мөселман, уңайсызлык сизеп, үзара карашып алды. Аларның йөрәкләре урыннарыннан кузгалырга, күз алларына тәмугның кайнар казан төпләренә баштүбән кадалулары килеп басарга тиеш иде. Шунда югары оч Әхмәт бабай:
— Йа Ходаем...— дип еламсырап әйтеп куйды. Аның аһын колак артына элергә өлгергән Хикмәт хаҗи:
— Шылай-шылай, Әхмәдулла! Телең гомергә озын булды! Иманнан азып бетә яздың!— дип, кулындагы хөтбә таягын югары күтәреп, гүяки шуның белән әһеле мөэминнең башына органдай итте. Алгы сафта тезләренә утырган Хафиз, Әхмәт бабайның энесе, түзеп кала алмады:
— Ялган!— дип, борчулы карашын абыйсына юнәлтеп, тагын да нидер әйтмәкче иде, Хикмәт хаҗи:
— Каракның бүреге яна, җәмәгать!— диярәк, сүз куәте өчен гарәп телен бозарак ике-өч кәлимә сүз әйтте: — Тыйсгый мийатин... Тыйсыгый мийатин, җәмәгать!
Аның бу сүзләрен халык әйтелгәннәрне раслап Коръән сурәләреннән китерелгән куәтле дәлил буларак кабул итеп, шушы “тугыз йөз” дигәненнән зур гыйбрәт өмет итте. Ә Хикмәт хаҗи, тамак кырып вәкарен төзәтте дә, тагын да тезеп китте:
— Менә изге китап ни әйткән! Ахырзаманда, дигән, менә шушындый кешеләр, ягъни мәсәлән, Хафиз кебек сафсатачылар чучка булып йөгерешеп йөрерләр, дигән!
Бу сүзләрне ишетүгә:
— Аллаһ сакласын! Әстәгъфируллаһ!— дип, ярым еламсык халык аһларын сузды.— Аллаһ сакласын!
Хафиз картның да авызы бикләнгәч, сүзенең куәтен татыган Хикмәт хаҗи тагын да ике-өч кәлимә табып, аларны телен сындыра-сындыра дүртенче-бишенче кат кабатлап, ахырда бик зур канәгатьлек белән:
— Йа Рабби тәкъдирән мин хафизин җәннәт!— дип куйды.
Мәсҗид әһеленең иң арткы сафында утырган Хәбибулла, яшь һәм зиһенле бәндә, бу сүзләрен шунда ук үзенчә тәрҗемә итеп тә бирде:
— Хафиз бабайга җәннәт мәслихәт итте!
Җомга намазыннан соң картлар йортларына таралыштылар. Хикмәт хаҗиның сүзләре аларга ияреп гаилә әһелләренә кайтып ирешкән һәм олысы-кечесе бер авыздан диярлек, аңлар-аңламас сүзләрдә буталып, авызларында гайбәт суларын чайкарга керешергә дә өлгерделәр:
—Ул болай әйтте!..
— Тегесенең җавабы да ару булды...
— Куәтендә азган икән...
— Ул ни белә соң?..
Авыл Сабирҗан мулла кайтканчы гөж килде. Аның әле тутырып әйтәселәре алда иде!
2001.
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.