🕥 Минуты чтения - 36

Мантыйктан Имтихан - 2

Общее количество слов 4722
Общее количество уникальных слов составляет 1900
38.3 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
52.8 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
60.7 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  - Менә, кешеләр уйлыйлар, - диде ул, тәмам аптырагач, - кешеләр уйлыйлар, синтезлыйлар, шуннан синтез туа...
  Садыйков бу юлы әче итеп елмайды:
  - Барыгыз, утырыгыз, бераз уйлагыз, анализга һәм синтезга билгеләмә әзерләгез, һичьюгында үз билгеләмәгезне әйтеп бирергә тырышыгыз, - диде.
  Имтихан барган аудиторягә дүртәрләп-дүртәрләп керү тиешле һәм без бүлмәдә нәкъ менә дүрт студент идек. Фәһим - минем сул ягымда. Халит исә уң якка килеп утырды. Кып-кызыл булып кызарынып-бүртенеп чыккан йөзен яшерергә теләгәндәй, кәгазь өстенә иелде.
  - Кайсыгызның чираты? - диде Садыйков, безгә мөрәҗәгать итеп. Фәһим урыныннан торып басты, туп-туры атлап, профессорның каршысына килеп утырды, уйлап-нитеп тормастан, өстәлдә яткан билетларның берсен алды, ачып карады, әйтте:
  - Хәзер үк җавап бирә башларга мөмкинме?
  Әле генә Халит Харисов белән булган хәлдән соң мондый тәкъдим профессор Садыйков өчен сәер тоелды, ул сорауны аңламагандай итте:
  - Билгеләмәләргә игътибар итегез. Әзерләнегез,- диде. Фәһим шундук ярып салды:
  
  Логика фәнендә сигез төрле силлогизм бар. Силлогизм ул - ике гади аңлашылучан сүзтезмәгә таянып, өченче фикер-нәтиҗәгә ирешү дигәнне аңлата. Кешеләр, гадәттә, тормышта-көнкүрештә, силлогизмның дүрт төреннән генә файдаланалар. Силлогизмны дөрес белмәү, яки дөрес файдаланмау хаталарга, йә булмаса күрәләтә ясалган ялгышларга, алдашуларга китерергә мөмкин. Әйтик, моннан күп еллар элек софистлар силлогизмның беренче карашка күзгә күренмәс җепләрен файдаланып, әллә нинди логик тезмәләр корганнар. Әйтик, софистлар әйткән: "Әгәр Алла бар икән, ул һәр тарафта бар, һәм дә чиксез кодрәт иясе икән - үзе күтәрә алмый торган таш ясасын". Софистлар фикеренчә шулай килеп чыга: әгәр Алла үзе күтәрә алмастай таш ясый икән - димәк, ул чиксез кодрәт иясе түгел, ташны күтәрә алмый. Әгәр дә әлеге ташны ясый алмый икән - шулай ук чиксез кодрәт иясе түгел, ташны ясый алмаган...
  Профессор Садыйков Фәһимгә бик төбәлеп карап, аны игътибар белән тыңлап торды. Аннан соң туктатты. Силлогизмның билгеләмәсен тагын бер кабатлатты да, зачет кенәгәсенә ниләрдер язып кул куйды. Соңыннан безнең төркемдә мантыйктан бары тик бер генә студентка - Фәһим Солтановка гына "биш"ле куелганы билгеле булды.
  Ә миңа... Халитнең нинди хәлдә калганын күреп тордым мин. Алдымда яткан бер бит кәгазьгә ачык итеп: "Анализ – предметны яисә күренешне состав өлешләренә аерып тикшерү; синтез – предмет яисә күренешнең состав өлешләрен бербөтен итеп кушу» дип яздым,
  кәгаземне Халит алдына шудырдым. Ах, профессор садыйков! Ул минем шул кәгазьне шудырганны күреп калдымы, әллә инде Халит җавап бирергә чыкканда кулына тоткан кәгазьләрне махсус алып укыдымы, шундук әйтте:
  - Икегез дә зачет кенәгәләрегезне китерегез, - диде. Халиткә ул "өч"ле билгесе куйды, миңа исә бераз гына тоткарланырга кушты.
  - Иптәшеңә ярдәм итәргә тырышу - әйбәт фал, әмма бу очракта дөрес нәрсә түгел. Мин сездән билетка җавап бирүегезне дә сорап тормыйм, "дүрт"легә ризамы?" - диде.
  Риза булмаган кая?! Садыйковның безне шулай "тотуы", шуңа да карамастан, Халиткә билге куюы мине оятлы итте. Югыйсә, икебезгә дә "неуд"ны, "не удовлетворительно" куеп чыгаруы бик ихтимал иде бит. Әйткәннәре-кисәткәннәре искә төште, аның әле шундый холкы да бар икән...
  Менә шулай итеп логикадан чак-чак кына, көчкә-көчкә генә имтихан биргән Халитнең галим булып китүе, әлбәттә, кем өчен дә сәер тоелыр иде. Академик Фәһим Солтанов та шуңа җенләнә, шуңа аның ачуы чыга. Ул гына да түгел, Фәһимнең әле тагын бер ачуын чыгара торган нәрсә бар. Ул да булса, шул: Халитне ул педагог итеп, укытучы итеп кабул итә алмый, ә ул үзе соңгы елларда нәкъ менә педагогика фәне буенча шөгыльләнде, халык педагогикасыннан монографияләр язды, китаплар чыгарды. Халитне өнәмәвен, яратып бетермәвен ул яшерми иде. Халитнең ул эшләгән педагогика университетында тарих фәнен укыта башлавы аның өчен, күрәсең, бөтенләй дә кабул итә алмаслык бер хәл булып тоелды. Очрашкан чакларда Фәһим миңа кинаяләп әйтүдән һич тә тарсынмый иде. Йә шунда:
  - Сезнең дустыгыз Халит Харисов фәннәр кандидаты булган бит, ишеттегезме әле?- дип төрттерә. Йә башка бер төртмәле сүз әйтеп куя. Әле соңгы очрашуларның берсендә әйткән иде:
  - Дустыгыз Халит үсә, мантыйктан курслар алып бару өчен өстәмә дәресләр алган, - дип, кайчандыр булган имтиханга киная ясаган иде.
  Менә шундый кеше иде минем дустым академик Фәһим Солтанов. Менә шундый кеше иде Халит Харисов.
  
  5.
  Ни генә булмасын, мин Халитне якларга, сакларга тиеш идем. Аның әтисенә биргән сүземне онытканым юк. Якларга икән, аңа һөҗүм иткән җинаятьчеләрне дә ачыкларга тиеш идем мин. Әйе, һөҗүм иткән һәм бу, һичшиксез, оештырылган һөҗүм. Ни өчен аның бер генә әйберенә дә кагылмаганнар, акчасын да алмаганнар? Куркыту, "акылга утырту" өчен генә эшләнгән кыйнау түгелме бу?
  Яшермим, кайчак миндә, бу кыйнауны Фәһим Солтанов оештырмады микән, дигән уй кат-кат уянып алды. Халитнең кыйналуы турындагы хәбәрне беренче булып нәкъ менә Фәһим авызыннан ишетүемне искә төшерсәм, әлеге шик янә калка да чыга, калка да чыга. Мондый вакытларда мин үземне ниндидер бер гөнаһка баткан кеше итеп тоям, Фәһимнән шикләнүем өчен үз-үземне тирги башлыйм, үземә-үзем җен ачуларым чыга. Аннан соң янә уйлыйм-уйлыйм да. Тагын шул ук логик эзлеклелеккә килеп төшәм: ә бит Фәһим Халитнең кыйналуын кемнәндер ишеткән? Ә кемнән? Үз студентларыннанмы? Чү! Студентлар... Әгәр дә бу эшне Фәһим оештырмаган булса, Халитнең үз студентлары моны эшли алмыймыни? Ах, мин янә дә элекке шикләремә кире урап кайттым. Әмма бу юлы инде минем бу шигемдә ап-ачык күренеп-ярылып яткан бер эзлеклелек, логик эзлеклелек бар иде. "Барлык металлар да электр үткәрүчән була, бакыр - металл, димәк, бакыр да электр үткәрүчән", - дип мисал китерергә ярата иде профессор Садыйков логик силлогизмнар турында лекция укыганда. "Бер генә студент та үзенә начар билге куйганны яратмый, әгәр дә җинаятьчеләр студент икән, алар да начар билге куйган укытучыны яратмыйлар",- дип кыскача гына нәтиҗә чыгардым мин үземчә. Мондый нәтиҗәнең бер тиенлек тә дәрәҗәсе булмаса да, мин ни өчендер нәкъ менә шушы юлдан китәргә булдым. Дөресен генә әйткәндә, үзем чыгарган бу нәтиҗә индукция яки дедукция алымнарына түгел, ә бәлки бары тик эчке бер сиземләүгә, интуициягә генә корылган иде.
  Халит укыткан кафедрага бардым да, ул укыткан студентларның исемлеге белән таныштым, имтиханнарны билгеләп барган кәгазьләр белән таныштым. Нәкъ менә мантыйктан имтиханнарны сайлап алдым, чөнки нәкъ менә шушы фәннән имтихан биргәндә студентларның шактый җәфаланганын кафедрада "тишкәннәр" иде инде. һәм... Юк, бу минем өчен ачыш иде! Менә, әле күптән түгел генә узган имтиханнарның эш кәгазьләре. Монда берничә кыз имтиханга кат-кат килергә мәҗбүр булган. Менә, беренче "неуд", белеме канәгатьләнерлек түгел ягъни мәсъәлән. Юк, кызларга мин башта игътибар да итмәгән идем. Иң элек мин ир-егетләрнең билгеләрен тикшердем. Юк, монда бернинди дә шикләнерлек нәрсә юк иде. Карыйм: студент егетләрнең исем-фамилияләре янында "дүрт"ле, "биш"ле билгеләре тора. Һәм карыйм: менә, берничә кыз имтиханны беренче юлы ук бирә алмаган... Шушы кызлар үч алмаганмы Халиттән?
  "Юк, Салих иптәш, саташа башладың бугай син, әллә ниләр уйлап чыгарасың,- дип көлдем мин үз-үземнән. - Бөтенләй дә эшләми башлады синең башың, "ике"ле сиңа бүген мантыйктан!" Шулай дип көлдем дә, ничектер тынычланып киттем. Минем күптәннән килгән гадәтем инде ул: кулымнан эш китсә, башым эшләми башласа, мәгънәсез сораулар эченә кереп батсам, тотам да, үз-үземне үчекли башлыйм, үз-үземнән көләм. Шулай итсәм, ничектер җиңелрәк булып китә, тынычланам. Ярсуым уза, баш та шәбрәк эшли башлый.
  "Ә нигә, хәзер кызлар да егетләрдән ким түгел, - дип үчекләдем мин бу юлы үз-үземне. - Каратэ буенча "кара пояс" йөрткән кызлар азмыни хәзер?! Шулаен шулай да... Әгәр чыннан да Халиттән нәкъ менә шушы кызлар үч алган булса? Әйтик, үзләренең йөргән егетләренә әйтеп, аларны котыртып... Шулай уйладым да, мантыйк имтиханыннан "уңмаган" кызларның исем-фамилияләрен язып алдым. Ә нигә?.. Бу кызлар турында миңа төгәлрәк белү кирәк иде.
  Кызларның берсе - Кашапова Энҗе - шәһәр кызы икән, Әлмәттән. Тулай торакта яши. Сәрвәр Закирова, Рәмзия Шакирова, Чәчкә Галиева - авыл кызлары, шулай ук тулай торакта яшиләр. Белмим, нәрсә шулай шикләндергәндер, нәрсәгә дип мин бу кызларга гаеп ташларга уйлаганмындыр - хәзер дә башыма барып җитми. Әмма мин, агымга эләккән йомычка шикелле, үзем уйлап чыгарган эз буйлап киттем, хәтта инде үзем барган юлның очына уем аша барып та җиттем кебек. Әйе, бу ялкау кызларга укытучы Халит Харисов имтиханда бик таләпчән булган, аларны әзерләнеп килергә мәҗбүр иткән. Әйе, мондый хәл кызларга бер дә ошамаган, әлбәттә, һәм алар егетләренә әйтеп...
  Аһ, һаман шул бер уй. Бер җүләр уй башка килә дә керә, килә дә керә. Җитмәсә гел көтмәгәндә-уйламаганда, каршыма Фәһим Солтанов килеп очрады. Яз исен тойган яшь болан сыман шәп-шәп атлап бара иде.
  - Әле сез һаман да дустыгыз Халит эше буенча йөрисезмени, иптәш следователь? - дип кинаяле сүзе белән исәнләште. - Бүген иртән аның янына барып кайттым. Хәле бик шәптән түгел, зарлана. Мин килгәч шатланды тагын үзе...
  "Халитнең кыйналуы турында син кемнән ишеттең, Фәһим?" - дип сорамакчы идем, тыелып калдым. Барыбер әйтмәс, киребеткәнлеге йөзенә чыкккан, кире инде, кире!
  Әмма уйлаганым дөрес булып чыкмады. Инде саубуллашканда Фәһим әйтте:
  - Ә беләсезме, Салих дус, мин бит сез кызыксынган хәбәрне студентлардан ишеттем. Кемнән, кайсы студенттан - хәтерләмим, хәтерләсәм дә әйтә алмас идем, - диде.- Ә студент халкы, үзегез беләсез, аның йөрмәгән җире юк.
  Ул көнне мин эшкә кереп чыктым, прокурорга әйттем, авырып торам, дидем. Миңа бер-бер ашыгыч эш такмасыннар өчен юри эшләдем инде мин моны. Баш болай да тәмам арган, юк-бар уйлар белән шыплап тулган иде. Һичшиксез, Халитне яңадан күрергә аннан соң студент кызларны күреп сөйләшергә, аларның егетләре кем икәнне ачыкларга дигән нияткә килеп, өйгә юл тоттым. Әйе, үзем өйгә юл тоттым, ә үзем Халитләр квартирына килеп чыктым. Бу ничектер үзеннән-үзе, минем ихтыярдан башка шулай килеп чыкты. Юк-юк, минем ихтыярдан башка түгел икән, логик бер эзлеклелек алып килде мине монда.
  Тәнзилә ханым эштән кайтышлый Халит янына больницага кереп чыккан икән. Фәһимнең килгәнен белә, Халит бик сөенгән ди, хәле күзгә күренеп яхшырып килә ди. Бирсен Ходай!
  Тәнзилә ханым чәй әзерләде, ә минем аңа бары тик бер генә соравым бар иде.
  - Халитнең үз студентларыннан зарланганы булмадымы, кемнедер аерып атап зарланмадымы? - дидем мин, сүзне турыдан башлап.
  - Юк-юк, үз студентларын ул бик ярата бит, студентлар да аны яратадыр дип уйлыйм, һәрхәлдә, алар турында Халитнең начар сүз, яман фикер әйткәне булмады, - Тәнзилә ханым уйланып торды, аннан соң кисәк кенә сискәнгәндәй итеп, сорап куйды: - Сез аны үз студентлары кыйнаган дип уйлыйсызмы әллә?
  Минем бу хатыннан яшерен-батырын сүзем юк иде, әйттем:
  - Мин нәкъ менә шулай булган дип әйтә алмыйм. Әмма шуны беләм: барлык версияне дә барлап-ачыклар чыгарга тиешмен, - дидем. Аннан соң юри өстәп куйдым: - Сез бит профессор кызы, моны гына аңларга тиеш, -дидем.
  Тәнзилә ханымның керфекләре дерелдәп куйды. Ни еларга, ни көләргә белмәгән кешене хәтерләтә иде ул бу минутта.
  - Ничек, ничек дидегез?! Мин профессор кызы? - ниһаять, Тәнзилә ханым көлеп җибәрде. - Сез мине кем беләндер бутыйсыз бугай...
  Кыен хәлдә калдым, ни әйтергә дә белмәдем, авыз эченнән генә мыгырданып аклангандай иттем.
  - Гафу итегез, мин чыннан да сезне кем беләндерр бутадым шикелле, -дип, урынымнан кузгалдым.
  Өйгә кайттым да яңа бер "капкын"га килеп эләктем: алтынчы сыйныфта укучы улым йөгереп килеп җитте:
  - Әти, математикадан мәсьәлә чишелми, - ди. Менә шулай итеп, мәсьәләләр чишә-чишә ярты төн узды. Җитмәсә, инде йокларга яткач, хатын тагын бер мәсьәлә китереп чыгарды:
  - Син һаман Халит турында борчыласың, шулаймы? - дип сүз башлады. - Минемчә, аннан элекке хатыны үч алган.
  - Профессор кызымы?! - дип урынымнан ук кузгалдым мин, нидер аңлый башлап. - Димәк, мин бүген Халитнең икенче бер хатыны белән сөйләштем. Тәнзилә исемле... Ә ул чакта профессор кызы кем дә һәм ул кайда? Миңа бит теге вакытта Фәһим Халитне профессор кызына өйләнде дигән иде?!
  - Профессор кызы Халит белән озак яшәмәгән, берничә ел гына торган да, баласын Халиткә калдырып, ниндидер бер офицерга кияүгә чыккан, -диде хатыным тыныч кына. - Син моны белми идеңмени?
  - Белми идем. Миңа әйтмәгән, миннән яшергән икән, димәк, бу турыда Фәһим Солтанов та белми калган. Ткута, ә син соң үзең моны каян беләсең? Шуны белеп тә миңа әйтми йөрдеңме?
  - Әйтми йөрүем түгел, Халитнең хатыны Тәнзилә безнең мәктәптә укыта. Аның Халитнең хатыны икәнен менә шушы көннәрдә генә, Халит больницага эләккәч кенә белдем мин, больницага барасым бар, дип эштән сорап китә башлагач кына кызыксындым. Яшермәде, кайгысы зур булгангамы, ачылып сөйләште. Әйтүенчә, Халит аның яшьлек мәхәббәте икән. Авылда китапханәче булып эшләгән. Халит студент чагында алар авылына кайтып йөргән. Кыскасы, Халиттән аның никхсыз тапкан баласы бар, кызы, авылда калган әле. Күптән түгел Халит аны кайтып эзләп тапкан, үзе белән шәһәргә алып килгән, Тәнзилә безнең мәктәпкә эшкә урнашкан.
  - Алай... - дидем мин, инде тәмам гаҗәпкә калып. - Димәк, син профессор кызының үче турында әйтәсең. Ә нигә, бик тә мөмкин хәл бу. Бик тә мөмкин хәл...
  Әйе, мөмкин хәлләр күп иде. Әмма минем әле үз планнарым бар. Мин Халит Харисов имтиханнарында "иза чиккән" студент кызлар белән күрешеп сөйләшергә, аларның егетләрен барларга, кемнәр булуын ачыкларга, җинаять кылынган кичтә бу егетләрнең кайда булулары, нишләп йөрүләре белән кызыксынырга тиеш идем.
  (бәян)
  6.
  Аһ, ул хәзерге студентлар! Без укып йөргән чаклардан соң заманнар бик нык үзгәрде шул. Студентлар үзләре дә, аларның яшәү-уку рәвешләре дә бик нык үзгәрде. Тулай торакта мин иң элек Энҗе Кашапова торган бүлмәгә кердем. Шәһәр кызы, бик тә тәвәккәл, кыю кыз дип тасвирлаганнар иде аны кафедра укытучылары. Белдем, анысын да белдем, Энҗенең нәкъ үз факультетларыннан егете дә бар икән. Марсель исемле, акыллы, тырыш, көрәшче егет. Үзен иптәшләре дә, студентлар да хөрмәт итә. Авылда туып үскән, авыл мәктәбен тәмамлаган, университетка укырга кергән.
  Энҗе чыннан да чая кыз икән. Бүлмәдә ялгызы гына иде. Мин килеп керүгә шундук ачылып-елмаеп каршы алды:
  - Сез тикшерүче абыймы? Узыгыз, әйдә, узыгыз. Бер дә тартынмагыз, -дип, миңа түрдән урын күрсәтте. Минем кафедрада сораштырып-төпченеп йорүемне, димәк, кызларга бик тиз җиткергәннәр. Югыйсә бит бернинди шик уятмаска тырышып кына, үземчә бик җайлап кына төпченгән идем. Хәзер инде сүзне турыдан башлау кирәк иде.
  - Энҗе, син логикадан имтиханны бирә алмый йөргәнсең икән, шулай бик авыр фәнмени? - дип сорадым. Энҗе бу сорауны көткән диярсең, шундук чатнатып җавап кайтарды:
  - Бер дә авыр түгел, беренче юлы авыр билет эләкте, ул сорауга җавап бирә алмадым. Ә икенче тапкыр килгәндә инде җайлырак сораулар туры килде, Халит абый миңа "биш"ле куйды. Әзерләнеп тә килгән идем, аннан соң...
  - Укытучыгызны кыйнаганнарын ишеткәнсездер инде?
  - Ишетмичә?! Хәзер бөтен факультет шул турда сөйли. Бөтен университет булмаса әле. Халит абыйны студентлар бик ярата иде.
  - Энҗе,- дидем мин, хәлиткеч сорауга күчеп. - ХалитХарисов кыйналган кичтә үзеңнең, йөргән егетең Марсельнең кайда булуы турында әйтә алмассыңмы?
  - Әйтә алам, - диде Энҗе. - Без ул көнне кызлар-егетләр белән бергә Рәмзияләр бүлмәсендә кич утырдык, бәйрәм иттек. Рәмзиянең туган көнен үткәрдек.
  Ах, менә шул сүздән соң минем версия як-якка чәчелде дә китте, коелды да төште. Алар ул көнне Рәмзияләр бүлмәсендә туган көн кичәсе үткәргәннәр. Менә дигән алиби иде бу. Монда инде мин түгел, хәтта озынборын черки дә борын тыга алмаячак. Әмма... Бернинди тикшерүче дә, бернинди прокурор да мондый алибины кире кага алмаячак. Минем нәрсә дә булса сораштырырга маташуым бу сүзләрдән соң бөтенләй файдасыз иде. Шулай да, сүз югында сүз булсын дигәндәй итеп кенә сорадым:
  Туган көн кичәсендә кемнәр бар иде соң? - дидем.
  - Сез аларның барысыннан да сорау алып чыгасызмы? - диде Энҗе, гаҗәпләнгәндәй.
  - Юк, кемнәр булды икән туган көндә дип кенә кызыксынуым.
  Энҗе, күзләрен кысып, бераз уйланып торгандай итте һәм, бармакларын берәмләп бөгә-бөгә, санап китте:
  - Мин үзем. Бер булды. Рәмзия - ике. Сәрвәр, Чәчкә... һәм егетләр. Кеше күп түгел иде.
  - Ә егетләр кемнәр?- дип ашыгып сорадым мин, чөнки нәкъ шул мзгелдә барысы да ачык булып тоелды: нәкъ менә мин кызыксынган, Халит имтихан алган мантыйктан җәфаланган кызлар җыелган түгелме соң туган көн кичәсенә?! Шул ук вакытта башымнан янә бер әрнүле-ачынулы уй да йөгереп узды: бу егетләр-кызлар нинди дә булса җинаять кылган очракта да, үзләренә бик шәп алиби әзерләп куйганнар. Хәтта алдан ук сөйләшеп әзерләгәннәр. Әнә бит хәтта туган көн кичәсен дә үткәргәннәр. Менә дигән "яшь гвардиячеләр"! Юкка бәйләнгән аларга Халит мантыйк фәненнән, мантыйк бик шәп боларда!
  - Егетләрдән кемнәр бар иде соң? - дип кабатлап сорадым мин Энҗедән, аның бераз гына кыенсынып калуын шәйләп.
  - Кемнәр дип, үзебезнең егетләр генә нде, - диде Энҗе, ниһаять. -Рәмзиянең бит туган көне узган айда ук иде. Зачетлар, имтиханнар күп булгач, ул аны үткәреп тормаган иде. Шуңа күрә, менә, имтиханнар азайгач үткәрде, үзебез генә җыелыштык.
  - Үзнбезнең егетләр дигәнең кемнәр инде? - дип, янә үз юлыма әйдәдем Энҗене.
  - Марсель, Илфат, Рамил, Ансат, - дип санап китте Энҗе һәм, ничектер көлемсерәп сорап куйды:
  - Сез алардан да сорау алырга уйлыйсызмы? Алар да сезгә нәкъ мин әйткәнчә әйтәчәкләр...
  Менә-менә, ниһаять, Энҗедән үземә кирәкле сүзне ишеттем мин. Юри әйттеме ул бу сүзне, әллә ялгыш кына ычкындырдымы? "Мин әйткәнне әйтәчәкләр..." Димәк, алар алдан сөйләшеп куйган? Димәк... Минем бу фаразларым нинди генә юнәлеш алмасын, бер нәрсә ачык иде: бу кызлар-егетләр җинаять кылган очракта да, моны фаш итү мөмкин түгел: алиби ышанычлы, алар ул кичтә туган көн үткәргәннәр. Ә инде тулай торак вахтерыннан сораштыру файдасыз: егетләрнең тулай торакка кереп-чыгып йөрүләрен ул бөтенләй шәйләмәскә, кайчан чыгып китеп кайчан кайтуларын бөтенләй хәтерләмәскә мөмкин.
  Энҗе белән саубуллаштым да, тулай торак вахтеры янына, беренче катка төштем. Шулай булып чыкты да: Халит Харисов кыйналган кичтә нәкъ менә шушы вахтер кизү торган, әмма ул кемнең кайчан кайтканын, килгәнен-кергәнен хәтерләп калмый икән: студентларның барысы да үз кешеләр, вахтер чит-ят йөзләр пәйда булса гына тоткарлый, туктата, документ сорый, кем янына килүләре белән кызыксына. Туган көн кичәсе турында ул белми. Әмма мин үзем күрше бүлмәләрдән кызыксынган идем инде. Рәмзияләр бүлмәсеннән ул көнне җыр, музыка ишетелгән, алар гомуми кухняда аш-су әзерләгән, кыскасы, Рәмзиянең туган көнен билгеләп үткәннәр.
  Мин инде балтасы суга төшкән кеше кебек идем. Үзем фаразлаган, үз фантазиям белән корган версиянең өелгән йорт кебек ишелеп төшүен аңлау кыен иде миңа. Әмма... Ни өчен нәкъ менә шушы дүрт кыз ул көнне үз егетләрен җыеп туган көн үткәргәннәр? Ни өчен нәкъ менә шушы кызлар Халит Харисов имтиханында башта начар билге алган? Ни өчен әле башкалар да "Энҗе әйткәнне әйтергә" тиешләр?
  Мин инде буталып беткән идем. Әмма милиция тикшерүчесе көтелмәгән яңалык белән миңа кәрәзле телефоннан шалтыратты.
  - Харисовның сумкасындагы кәгазьләре арасыннан бер язу кисәге килеп чыкты, - диде ул. - Бер караганда шикләнерлек бер нәрсә дә юк кебек... Анан соң, Харисовның пәлтә кесәсеннән ертык бер материал табылды. Уйлавымча, куртка кесәсенең тышлыгы булырга тиеш. Аны Харисов җинаятчеләр белән тарткалашканда үзе дә сизмәстән каерып ерткан булырга мөмкин. Йә булмаса, егылган чагында тотынып калырга теләгән, шунда ертып алган.
  - Язуда нинди сүзләр? - дип ашыгып сорадым мин.
  - Язуда болай: "Халит абый, кич сәгать 7 дә, Болакта, Чернышевский урамы чатында. Р.Ш."
  - Яхшы! - дидем мин милиция тикшерүчесе, капитан Зыятдиновка эчемнән генә мең рәхмәтләр уыдым. - Яхшы! Мине бер сәгатьтән көтегез, сезнең янга бер сәгатьтән килеп җитәчәкмен!
  Үзем, ашыгып-кабаланып, тулай торакның җиденче катына баскычлар буйлап чаптым. Лифт көтеп торсам, лифтка керсәм, нидер югалыр, нәрсәнедер югалтырмын, табылган җепнең очын янә чуалтырмын, йөрәгем күкрәгемнән сикереп чыгар кебек иде. Әйе-әйе, "Болак буенда, Чернышевский урамы чанында, Р.Ш." Рәмзия Шакирова дигән сүз түгелме соң бу?!
  Рәмзиянең ишеген шакыганда үземне тыгычландырырга тырыштым. Мондый чакта янып-пешеп килеп керү дөрес булмас иде. Ишекне миңа Рәмзия үзе ачты. Ачты һәм аның янында, бүлмәдә, әле тагын Энҗе дә булуы мине гаҗәпләндермәде, киресенчә, шатландырды гына. Теләсә нинди очракта шулай булырга тиеш, Энҗе иптәш кызлары янына керергә тиеш иде. Әгәр инде аларның җинаятьтә катнашы булса - алга таба нишләргә дип план кору өчен, ә инде бернинди гаепләре булмаган очракта - болай гына, тикшерүче килеп киткәнлеге турында ләчтит сатып алырга.
  Энҗенең монда булуы тагын шул яклап әйбәт иде: димәк, Рәмзия белән озаклап аңлашып-танышып торасы юк, ул инде барысын да белә, ул инде турыдан-туры сөйләшүгә әзер.
  - Минем Рәмзия белән сөйләшәсем бар иде, Энҗе, - дидем мин, сүзнең шактый ук рәсми булачагына ишарәләп.
  - Сөләшегез соң,- диде Энҗе һәм бер дә исе китмәгән кыяфәт белән, эре-эре атлап чыгып китте. Ялгызы калгач, мин моны ачык күрдем, Рәмзиянең йөзендә каушау галәмәте чагылып үтте. Белмим, тикшерү эшендә табылган тәҗрибәме бу, әллә инде күңелнең берничек тә, беркайчан да аңлап булмаслык тоемлавымы - әнә шундый каушау чалымын күрсәм, мин үземнең дөрес юлда булуымны чамалый башлыйм. Миңа бик күп җинаятчеләр белән очрашырга, күзгә-күз карашып сөйләшергә, бәхәсләшергә, алар белән сүз көрәштерергә туры килгәне бар. Кайчак хәтта шулай тоела: әйтерсең син ул җинаятьче белән шахмат уены уйныйсың. Син аңа бер яктан басым ясыйсың, аның алдына иң нигезле дәлилләреңне чыгарып саласың, шахматчыларча әйтсәк, "шах!" дисең, "мат"ка юл ачасың. Ә ул сиңа үз дәлилләрен каршы куя, "шах"тан да, "мат"тан да бик оста кача, котыла, "мәңгелек шах"ка керә, отмаса да, "ничья"га ирешергә тели. Әмма шундый бер вакыт килеп җитә ки, җинаятьче үзенең оттырганын аңлап-төшенеп ала, менә шундый чакта аның карашында сәер бер каушау, курку чагылып уза, менә шушы каушау мизгеле аны "сата" да инде. Әйткәнемчә, мондый каушау бары тик бер генә мизгелгә булырга мөмкин. Әмма сизгер җанлы тикшерүче өчен кайчак әнә шул бер мизгел дә бик җитә.
  - Рәмзия, - дидем мин, әлеге мизгелне кулдан ычкындырмаска тырышып. - Укытучыгыз Халит Харисовка, аны Болак урамына чакырып, син зат яздыңмы?
  Бу сораудан кыз бөтенләй каушап төште, аның күзләре зур булып ачылды, ашыгып баш чайкады:
  - Юк-юк, мин бернинди дә хат язмадым!
  - Әгәр мин синең язуны үзеңә күрсәтсәм?
  Әйтәм бит, каушап калу мизгеле бик тиз узарга мөмкин. Рәмзия дә, күрәсең, үзен кулга алып өлгерде. Күрәсең, ул мине иң элек туган көн турында сорашыр дип уйлаган һәм андый сорауга аның җавабы күптән әзер иде. Ләкин, һич көтмәгәндә, монда әле язулы кәгазь килеп чыкты. Әйе, Рәмзия бу кыен мизгелдән бик тиз чыкты, барысын да туган көнгә сылтады.
  - Ә, әйе, - диде, - Халит абый минем туган көн кичәсенә килергә теләгән иде, "әгәр каршы алсагыз, килермен", дигән иде.
  - Һәм сез аны егетләр белән Болак урамында каршы алдыгыз, әйеме?
  - Юк-юк! Без аны каршы алмадык! Егетләр кичәгә соңарып килде, без каршы алырга өлгермәдек, - диде кыз, аның күзләрендә бу юлы каушау гына түгел, яшь бөртекләре бәреп чыкты.
  - Ярый, - дидем мин, урынымнан кузгалып. - Без иртәгә күрешербез, Рәмзия.
  
  7.
  Капитан Зыятдинов миңа шул ук сүзләрне кабатлады:
  - Менә бу язу шик тудыра, - диде. - Харисовны бит Болак буена чакырганнар. Ә аның кыйналуы да шунда, Болак урамында. Төгәл көне, сәгатьләре күрсәтелмәгән күрсәтелүен, ләкин... Ә менә бу материал - куртка кесәе булырга тиеш. Экспертлар шундук әйтеп бирде. Әлбәттә, бу бернәрсә дә аңлатмый, әмма Харисовның кесәсенә ничек килеп эләккән ул? Чыннан да үзен тукмаганда, тарткалашып, җинаятьчеләрнең киеменнән каерып чыгарганмы ул аны?
  - Сез хәзер минем белән бара аласызмы, больницага. Харисов янына? -дидем мин.
  - Бүген мин аның янында иртән булдым. Ул бернәрсә дә хәтерләми. Язуны да, бу кесә ертыгын да.
  - Безгә хәзер тагын барырга кирәк! - дидем мин үз-үземә нык ышанып. - Язуны да, материалды да үзегез белән алыгыз.
  Капитан Зыятдиновны монда белеп бетергәннәр икән инде. Шундук танып алдылар, безне Халит яткан палатага бик тиз керттеләр.
  - Бераз төзәлгәнменме? - диде Халит, күрешеп исәнләшкәч һәм үзенең йөзенә ишарәләде. Елмайгандай итте, әмма бу елмаю ничектер артык сәер, каушаулы, елак елмаю иде. Мин үзем алып килгән күчтәнәчләрне аның караваты янындагы тумбочка өстенә куйдым.
  Палатадагы авырулар, без гади киемнәрдән булсак та, эшнең нәрсәдә икәнен төшенделәр булса кирәк, әкрен-әкрен генә коридрога чыгып югалдылар.
  - Синең сумкадан табылган хат һәм кесә ертыгы турында ныклап сөйләшәсе бар, - дидем мин, Халитнең күзләренә туры карап.- Син миңа дөресен сөйләргә тиеш...
  Халитнең күзләреннән каушау качты, әлеге каушау ниндидер ялвару, инәлү төсмеренә әверелде. Ул - әле бер миңа, әле капитанга карап алды. Мин Халитнең ни әйтергә теләгәнен аңладым.
  - Без икәүдән-икәү генә сөйләшик әле, иптәш Зыятдинов, - дидем. Икәү генә калгач, Халит минем кулыма ике куллап ябышты, ашыга-
  ашыга сөйли башлады:
  - Салих, синнән бик нык үтенәм!.. Зинһар, бу эшне туктатсыннар, тикшермәсеннәр! Кирәкми!.. Әлбәттә, мин аларны таныдым, танып калдым. Араларында берсе безнең факультет студенты иде. Кирәкми, бернәрсә дә тикшермәсеннәр, ничек булса - шулай булып калсын, үтенәм синнән. Мин инде ничек тә аякка басармын, үтәр барысы да...
  Минем күңелдә янә бер сәер шик уянып алды: ни өчен Халит бу эшне тикшерүләреннән курка соң әле? Студентларны жәллиме? Университетта зур шау-шу, гауга чыгуын теләмиме? Эш нәрсәдә?
  - Алар җинаять кылган, зур җинаять, - дидем мин юри киреләнеп. - Ә син шуларны кызганып, яклап, аклап маташасың. Эш нәрсәдә? Син миңа дөресен сөйлә!
  - Салих... - дип көрсенде Халит шул ук еламсыраган тавыш белән. -Ничек инде мин үз студентларым белән судлашып йөрим?! Аңла, зинһар, туктаттыр бу эшне, йөрмәсеннәр, эзләмәсеннәр, беркемне дә гаепләмәсеннәр, аңлыйсыңмы?
  Мин "аңлыйм" дигәнне белдереп баш кактым һәм сорадым:
  - Сине кыйнаган егетләрнең берсе Рәмзиянең йөргән егете булган, шулаймы?
  - Әйе, мин аны танып калдым, - диде Халит, карашын читкә борды. -Ләкин син, үтенәм, аларга карата бер эш тә кылма...
  Зыятдинов мине коридорда көтеп тора иде. Сораулы карашына ике-өч сүз елән генә җавап бирдем:
  - Бернәрсә дә хәтерләми. Кемнәр кыйнавын да белми, сораштырып йөрү файдасыз. Эшне туктатуыбызны сорый. Туктатырга кирәк булыр.
  Мондый хәбәргә Зыятдинов, әлбәттә, шатланды гына:
  - Эшне туктату турындагы үтенечен язмача бирсен иде ул?! - диде.
  - Бирер, - дидем мин. - Ә хәзергә сез миңа менә шушы язу белән ертык кесә материалын биреп торыгыз. Иртәгәгә кадәр.
  Зыятдинов гаҗәпләнде, әмма ни дә булса кайтарып сорамады.
  - Югалта күрмәгез генә... - дип, "телсез шаһитлар"ны миңа тоттырды.
  
  8.
  Икенче көнне мин Рәмзияне университетта эзләп таптым. Мине күреп алуга ул, иптәш кызларыннан аерылып, яныма килеп туктады, куркынган карашын миңа төбәде. "Миннән сезгә тагын ни кирәк, нигә дип газаплыйсыз мине?!" - дип сорый кебек иде аның бу ялварулы карашы.
  - Рәмзия, - дидем мин, аны коридорның бер читенәрәк алып киткәч. -Син миңа хәзер дөресен сөйләргә тиеш. Дөресен! Шулай итмәсәк, без икебез дә бик нык ялгышачакбыз.
  Рәмзия, күрәсең, төне буе уйлап-уйланып чыккан, сөйләшүгә ул әзер
  иде.
  - Урамга чыгыйк, - диде ул, як-ягына каранып. Безнең бу сөйләшүне башка студентлар күрүен теләми иде, ахрысы.
  Без урамга чыктык. Урам буйлап әкрен генә атлап, Болакка таба киттек. Мин сумкамнан теге кесә ертыгын алдым, Рәмзиягә күрсәттем:
  - Бу куртка кемнеке? - дидем һәм бүтән бер сорау да бирмәдем. Кыз үзе сөйләргә тиеш иде.
  - Мин аларга әйттем, ялындым, ялвардым, - диде ул, ниһаять, һәм кинәт миңа күтәрелеп карады. - Әйе, Халит абыйны Равил белән Марсель кыйнады. Ертык кесә - Равилнең курткасыннан.
  - Равил - синең йөргән егетең бит? Рәмзия баш какты, дәвам итте:
  - Оят, оят.. - дип елап җибәрде.
  - Ә шулай да ни өчен кыйнадылар алар Харисовны?
  - Сез бит хәзер миңа барыбер ышанмыйсыз, - диде кыз.
  - Ә син дөресен сөйлә, ышанырга тырышырмын.
  Рәмзия Болак өстенә озак кына карап торды. Аннан соң кистереп әйтте:
  - Беләсезме, Халит абый матур кызларны бик ярата, - диде. - Бер зачет алыр өчен кайчак кызларга аның дачасына барырга туры килә. Кайчак ул йомшаграк кызларны имтихан бүлмәсендә алып кала. Калмасаң, имтиханнан билге куймый.
  Ах, менә эш нәрсәдә! Үзгәрмәгәнсең бит син, Халит, үзгәрмәгәнсең... Әйе-әйе, мин бу юлы Рәмзиянең йөзендә каушау да, курку да, алдашу да күрмәдем, Бөтен барлыгым белән тойдым, ул дөресен, булганны сөйли иде.
  - Әнә, Энҗе башта имтихан бирә алмый йөргән, аннан соң "биш"ле алган, - дидем мин, имтихан кәгазьләрен искә төшереп. - Монысы нәрсә?..
  - Бу хәл турында Энҗе таратты да инде. "Биш"ле алып кайткач, кызлар алдында мактанган: "Халит абыйга бер үптергән идем, "биш"ле куйды да чыгарды", - дигән. Ә минем Равил бик көнчел ул, Халит абый мине имтиханда кире боргач, арттан гел күзәтеп йөри башлаган. Ә теге көнне ул имтиханга аерым көн аерым сәгать билгеләде...
  - Һәм?.. - дидем мин, Рәмзиянең хәзер сүзне ни рәвешле дәвам иәчәген чамаларга теләп.
  - Ул ишекне бикләп куйды, миңа бәйләнергә тотынды. Миңа соң нишләргә иде? Ишек катында Равилнең көтеп йөргәнен белә идем бит мин. Шуңа күрә кычкырмадым да, тавыш та чыгармадым. Әмма, ул мине кочаклый башлагач, ишекне бик каты тарттылар, ишек ачылып китте, аннан Равил белән Марсель килеп керде...
  - Алар Халитне шундук тукмый башладылармы?
  - Юк, хәтта гафу үтенделәр, без ишекне ачык дип торабыз, сезнең имтихан бара икән, диделәр, борылып чыгып киттеләр. Халит абый да ашыкты, миңа имтиханнан билге куймады. "Без башта синең белән матур итеп бер күрешергә тиеш, - диде. - Җавабыңны әзерли тор, мин хәзер киләм," - дип чыгып китте. Мин аны көтеп тормадым, аңа барысын да, барысын да күзгә-күз сөйләшеп аңлатырмын дип, очрашу урынын билгеләп язу калдырдым да, чыгып киттем. Авылда әниемнең кечкенә энем белән ялгыз яшәвен, әтинең трактор астында калып үлгәнлеген, фермада әнигә хезмәт хакын вакытында түләмәүләрен, имтиханнарны бирмәсәм, степендия алмаячагымны, алга таба укый алмаячагымны аңлатырга теләгән идем мин аңа. Мин бит уйламадым да... Дөресрәге, мин бит Марсель белән Равилне инде кайтып киткәннәр дип уйладым. Ә алар, Халит абыйны көтеп, артыннан күзәтеп килгәннәр икән.
  - Халитне синең күзалдында кыйнадылармы?
  - Әйе. Юк! Алар аңа бәйләнә башлауга, беренче тапкыр сугуга ук, мин кычкырып җибәрдем, егетләрне туктатырга тырыштым. Тик алар бик кызган иде. Кан күргәч, мин инде түзмәдем, торып чаптым, тулай торакка кайтып егылдым, төне буе еладым.
  - Ә туган көн? - дидем мин, инде монысына да ачыклык кертергә теләп.
  Аны Энҗе белән иптәш кызларым оештырды. Алдашасым килми, Марсель белән Равилне коткарыр өчен эшләдек без ул кичәне.
  - Алиби булсын дип?
  - Әйе.
  - Егетләрне Халит танып калган, димәк?
  - Танымыйча!
  Алар бит аннан, якасыннан җилтерәтеп, башта сорау алдылар! -Рәмзия кинәт тынып калды. Аннан соң аның тавышы бөтенләй калтырап чыкты. - Безгә нәрсә була инде хәзер? Укудан да куарлар, егетләрне дә төрмәгә утыртырлар инде... - дип, үксеп елап җибәрде.
  - Белмим, Рәмзия, - дидем мин.
  
  9.
  Халит аягында иде. Мине күргәч, шатланды, елмаеп ук җибәрде. Хәлен сорагач, әйтте:
  - Батыр ярасыз булмый инде ул!- диде.
  Мин белмим, үзем дә аңлап бетермим, аның бу елмаюында беренче тапкыр ниндидер әрсезлек, дуамаллык, мәгънәсезлек тойдым. Озак сөйләшмәдек. Бүлмәдәге авырулар чыгып киткәнен көтеп тордым да, Халитнең күзенә туры карап сорадым:
  - Син бит үзеңне кыйнаган студентларны танып калгансың, ник моны миннән яшердең? - дидем.
  
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.