🕥 Минуты чтения - 35

Мәхәббәттән Җырлар Кала (Кыскартып алынды) - 1

Общее количество слов 4542
Общее количество уникальных слов составляет 2206
37.2 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
53.2 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
61.2 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  (Кыскартып алынды)
  Дәрестән чыгарга кынгырау шалтырау белән, сыйныфтагылар, кабаланып, китап-дәфтәрләрен җыйдылар да, чыр-чу килешеп, гардеробка ашыктылар. Иң соңыннан гына кузгалган Гөлзилә, монсу елмаеп, сабакташлары артыннан бертын карап торды, алар күздән югалгач, портфелен култык астына кыстырып, икенче катка күтәрелә торган баскычка юнәлде. Сабыр гына атлап, китапханә урнашкан бүлмәгә китте.
  — Әй балакаем, укып арымадыңмыни инде? Ял итәр идең азрак, — дип каршы алды аны идән юучы апа. Гөлзилә аның сүзләрен игътибарсыз калдырып үтеп киткәч, эшеннән туктап, карашы белән озатып калды да башын чайкап куйды: — Әй, бала, бала...
  Китапханәдә кеше күп түгел иде. Гөлзилә буш парталарның берсенә барып утырды, сумкасыннан китап-дәфтәрләрен алды. Башта алгебрадан дәресен әзерләде, аннан соң башка фәннәрдән бирелгән язма эшләргә тотынды. Физикадан Ньютон законына нигезләнеп мәсьәләләр чишкәндә, көтүче Кыям абзыйны хәтерләп, ирексездән сагышлы елмаеп куйды.
  Укырга-язарга да өйрәнмәгән, акча чуты да белмәгән бу абзый гомер буена авыл көтүен көтте. Маллар чирләп китсә дәвалады, хәтта үлән юк елларны да аларны туйдырыр җай тапты. Бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр шулай тир түксә дә баемады да, тамагы да ачлы-туклы булды. Авыл халкы да, аның турында сөйләгәндә, «ялкау», «надан», «дивана» кебек сүзләрне бик яратып кулланды. Урамда очраган һәр кеше белән ихлас күрешеп, хәл-әхвәлен белешеп китә, түрәсенә дә, бүтәненә дә дөреслекне күзе чәчрәп чыгарлык итеп әйтә торган сәер кыланышлары өстенә, анын, эчеп алса, ашалып беткән иске тальянын тотып, урам буйлап җырлап йөрү гадәте дә бар иде.
  Гөлзилә, белә-белгәннән бирле, аның, һич югы, берәр генә таныш җыр җырлаганын да күргәне булмады, ул хәтта бер җырны да ике тапкыр җырламый иде. Кыям абзыйның көе дә, сүзләре дә, моңы да үзенеке һәм нәкъ үзенчә иде. Әле Ньютон законына җиткәч тә, анын, ничектер, хәтердә калган бер җыры искә төште:
  Мин дә галим булыр идем,
  Алма төшсә башыма.
  Алмаларын җәлли тормыш,
  Җаннарыма таш ора.
  Җәйге әнгер-менгерләрнен берсендә җырлап үткән иде ул моны.
  Бүгенгедәй күз алдында әле. Кыям абзый алпан-тилпән атлап килә, күлмәгенең изүләре ачык, гармунын бар колачына сузган, моңлы көр тавышы бөтен авылны ялмап алган. Матур җырлый иде шул ул, хәтта үзен бик үк әнәп бетермәгәннәр дә, ул моңланса, эшен ташлап, колакларын тырпайта иде. Шушы җырны бетерде дә ул, йөрәкләрне бораулап, хисләреңне вулканга әйләндерерлек бер моң белән дәвам итте:
  Әткәм-әнкәм, сөйгән ярым, туган ягым,
  Мин яратып сезне мәңге туялмадым.
  Сөю үлми, җаның утка уралса да,
  Мәхәббәттән җырлар кала, җырлар кала...
  Әгәр адәм җаны тәненнән аерыла ала икән, тәннән аерылгач, бар булмышы белән үрсәләнеп, сызланып, әрнеп елый ала һәм, моның шаһиты булганнарның таш күңелен сыгып, күзләреннән яшь чыгара ала икән, Кыям абзыйның бу җыры нәкъ әнә шул җанының иңрәве булгандыр.
  Чынлап та, менә шулай җырлап авыл урамнарын әйләнеп чыккач, Сөн буена төшеп, үксеп-үксеп елый икән, дип сөйлиләр иде аны.
  Берәүләр җәлли, кызгана, аның Сөндә батып үлгән әнкәсен, ятим үткән авыр бала чагын, яшьлеген искә төшерә, икенчеләр: «Картаеп килә, үзе һаман, елга буена төшеп, әнисен көтә. Кермәгәч керми икән кешегә акыл», — дип көлә иде. Үзләренчә яшәмәгән, үзләренә охшамаганнардан көләргә генә тора шул бу адәм баласы, мәсхәрәләргә, мыскыл итәргә генә тора. Кыям абзый әйтмешли, стандарт булганны ярата тормыш. Озын булсаң, кыскартам дип, башыңны кисеп ташлый, кыска булсаң, зурайтам дип, башыңны суырып ала. Шуңа күрә бер абынып, бер адашып атлый адәм баласы. Еракка багар өчен озыннары, аяк астын карар өчен, кыскалары юк чөнки. Шундый фәлсәфәләргә еш бирелеп алса да, үзе бер дә стандартлыкка омтылмады Кыям абзый, үзенчә кәрлә, үзенчә бөек булып яшәде. Хәер, маңгаена язылганнан узып та булмыйдыр шул. Гөлзиләнең бик тә кешечә яшисе килгән чаклары бар да, тик нишлисең, ул хәзер үк инде әнә шул стандартлыктан мәхрүм. Шуңадырмы Кыям абзый, аны кешеләрнең сөйләве һәм урамдагы җырлары аша гына белсә дә, ничектер, якын иде. Әнисе батып үлгән Сөн буена барып елаулары да үзенчә бер мәгънәгә, Гөлзилә йөрәге генә тоя алган зур мәгънәгә ия иде. Әниләрдән дә газизрәк, әниләрдән дә бөегрәк, әниләрдән дә изгерәк кеше бармы соң ул дөньяда? Гөлзилә үзе, сөекле әнисенә багышлап, җырлар җырламыймы да, аның каберенә барып, үксеп-үксеп еламыймы?!
  ...Яшь әле, бала белән бер-бер хәл булмагае дип, Гәлзиләне мәеткә якын җибәрмәделәр, бары тик җирләргә алып киткәндә генә, хушлашып чыгарга рөхсәт иттеләр. Әнисе бер дә үлгәнгә охшамаган: чемкара чәчләре элеккечә үк йомшак, бит очлары ниндидер сихри нур сибеп торган сыман. Кызның күңелендә, тетрәндереп, бер уй туды: бәлки, ул тередер. Әйе, тередер аның әнисе, йоклап кына киткәндер.
  Йоклап кына... Озакка... Көтмәгәндә купкан шундый хисләр давылында туган ачы яшьләр күзләренә тыгылды. Әнисен кабергә төшергәндә, йөрәктә тагы давыл котырды: «Ул бит үлмәгән. Нигә күмәсез?!» — дип өзгәләнде аның җаны. Ихластан кайгырган кешеләр дә әнисен тизрәк. җиргә күмәргә тырышкан кебек тоелды. Шунлыктан Гөлзилә аларны бөтен булмышы белән күралмады. Нигә аны әнисеннән аералар? Әтисе нигә каршы төшми бу әшәкелеккә? Әллә ул да белми микән? Әллә бу тиклем күп кеше арасында үзенең көчсезлеген аңлап дәшми микән, үзен дә күмәрләр дип курка микән әллә? Әти, әти!!! Нигә дәшмисең?
  Ник кыйнамыйсың шуларны? Әни чыга алмаячак бит хәзер! Әти!!!
  Әти...
  Әтисе аны дәшми-тынмый гына күтәрде дә зираттан алып чыгып китте. Күзләрендәге яшьне күрсәтмәскә тырышып, башын читкә борган иде ул...
  ...Физика дәреслеге битенә чупылдап төшкән күз яше Гәлзиләне хатирәләрдән арындырып җибәрде. Әрнүле тамчының китаптагы Ньютон портретына, аның да нәкъ маңгаена эләккәнен күргәч, ирен очлары белән генә булса да елмаеп та куйды хәтта. Шунда үзенә кемнеңдер бик текәлеп карап торганын тоеп, шул якка күз ташлады. Уң як партада утырган Таһир икән. Карашлары көтмәгәндә шулай очрашкач, уңайсызланып, читкә борылды да башын түбән иде. Бераздан башы кабат күтәрелде, алан-йолан карангалап алды, аннан соң кыяр-кыймас кына кыз утырган өстәлгә килеп таянды.
  — Гөлзилә... — Сүзен бик тәвәккәл кынфәт белән башласа да тотлыгып калды, күзләре нидер әзләп чәбәләнде дә кыз алдындагы дәреслеккә килеп төртелде. — Гөлзилә, ни... физикадан мәсьәләне чиштеңме әле?..
  Гөлзилә күтәрелеп карагач, ул бөтенләй каушап төште. Аның сәерлеге кызга да тәәсир итте, ахры: ул да, сүз әйтәсе урынга, баш кагып кына җавап бирде.
  — Мин ни... Ничәнче күнегү икәнлеген измаганмын...
  — Китапта юк ул. — Кызның иреннәренә елмаю кунды. Таһирның дулкынлануы кызык булып тоелды аңа.
  — Дәфтәргә яздык бит мәсьәләне, — дип шаяртты ул.
  — Ә-ә, әйе бит әле...
  — Ә син нигә монда әзерләнергә булдың әле бүген? — Болай да каушап калган егетне бу сорау бөтенләй үтерде. Шулай да башы тиз эшләп өлгерде. Монда килүенең төп сәбәбен, дөресрәге, төп сылтавын ярып салды:
  — Ни бит... Индийский кино була бит бүген, Гөлзилә. Чыгасыңмы?
  Чык, яме... — Сүзен әйтеп тә бетерде, күздән дә югалды егет. Гөлзилә, нидер әйтмәкче булып, авызын ачканда, китапханә ишегеннән аның сумкасы гына күренеп калды.
  Район буенча үткәрелгән спорт ярышларында беренчелеккә ирешмәсә дә, кәч-куәтле сәламәт егет икәнен ассызыклап торган таза, киң гәүдәле, озын буйлы Таһирның әлеге сәер кыланышы Гелзиланен келәсен китереп, күңелен күтәреп җибәрде. Һинд киноларын бик ярата иде ул. Кайбер вакыйгалары әкият кебек булып тоелса да, илаһи рухы, бөек мәхәббәт һәм, әлбәттә, йөрәгендә өермә күтәрерлек моңлы җырлары белән үзенә әсир итә алар. Әле дә кичен кино буласын белгәч, Гөлзиләнең бөтен ачу-үпкәләре, кимсенүләре юкка чыгып, җанын ниндидер дәртле бер хис биләп алды. Дәресләрен тиз-тиз генә караштырды да кайтырга кузгалды.
  Урамда ябалак кар ява иде. Күк, үзенең кар яудыру планын кыш азагында булса да тутырып калыйм дипме, соңгы көннәрдә бу эшкә ныклап тотынды.
  Саф һавага чыккач, Гөлзилә үзенең ачыкканлыгын сизде. Бу тойгы шунда ук бөтен чынбарлыкны искә төшерде: бүген өйгә соңлабрак кайтырга уйлавын, шуның өчен дәресен китапханәдә әзерләвен дә, кайткач нәрсә көткәнен дә. Моны искә төшерү белән, бөтен дәрте, бөтен якты тойгылары төссезләнеп калды... Әтисе командировкада иде Гөлзиләнең. Шофер булып эшли ул, авылда бердәнбер КамАЗ булгангамы, гел юлда: тирә-як районнарга чыга, кайчагында хәтта Уфага да барып җитә. Кичә дә иртән киткән булган — Гөлзилә моны мәктәптән кайткач кына белде. Ул өйдә юк чакта соңгарак калырга гадәтләнгән иде ул. Кайту белән тамак ялгап алырмын, дип уйлаган иде дә, киемнәрен алыштыруга ук, үги энисе: «Су ташып куй әле, өйдә бер грамм су калмады», — диде, кире какмаслык итеп. Бөтен савытларны да тутырып, малларны да эчергәч капкалап алырмын дигән иде. Бу теләгенә өй идәнен юып чыккач та, кичкелеккә мал астын җыептырып, ашарларына салгач та ирешә алмады. Кош-корт өчен пешергән бәрәңгене төйгәндә, бер-икене алып капкан иде, ул тамак туйдырырлык булмады, эчтә улаган ач бүрене котыртып кына җибәрде. Мәктәптән кайтканнан бирле, тын алырга да вакыт булмады.
  Әнисе, төшкә кадәр барып, контор идәннәрен юып кайта да калган гомерен өйдә үткәрә. Эштән җиксенми Гөлзилә, бәләкәйдән өйрәнгән нәрсә анысы, шулай да кайтуына ашарга әзерләп, һич югы, чәй куеп торса була бит инде. Юк, үз тамагын үзе дә туйдырыр иде ул, бары аркылы төшмәсеннәр иде. Әнисенең ачуланып эндәшкәне юк югын да... Күз карашы, кыланмышы, үзенең бөтен барлыгы белән эшлисе эшләреңне дә эшләттерми. Аннан узып чәй куеп эчеп тә булыр иде, кыз аңа өйрәнмәгән шул. Тавыш-фәлән чыгып, әтисе белән араларын бозып куюыннан курка. Гомер буе дигәндәй, өнсез-тынсыз чыдап яшәгәнне, хәзер килеп кенә карышып тормас бит инде. Күбенә түзгәнне азына түзәр. Укулар бетәргә бер йөз егерме бер көн генә калды, ә аннан соң.
  Әтисе белән әнисе болай үзара килешеп, яратышып яшиләр. Әтисе өйдә чакта, әлеге караңгы чыраеның, усал карашының эзе дә булмый, үги әнисе эшен дә җимертеп эшли, ашарына да тәмле итеп пешерә, хәтта Гөлзиләне дә иркәләп ала. Шофёр булгач, гел өйдә генә тормый шул, ерак юлларга еш йөри, авылда чагында да иртән чыгып китә, караңгы төшкәч кенә кайтып керә. Кызы белән хатыны арасындагы салкынлыкны әллә тоя, әллә тоймый ул — белмәссең. Һәрхәлдә, икесенә дә ягымлы, икесен дә сагынып кайта, икесен дә ярата. Бәлки, әнисе шуның өчен үч ала торгандыр, үзен ныграк яраттырырга телидер. Аннан соң үги әнисенең кайгысын да аңлый кыз, әллә ничә ел бергә яшиләр инде, бер бәләкәч тә алып кайтканнары юк. Шулай булгач, бәлки, әтисенең ташлап китүеннән куркадыр, көнли бит ул аны, үзенә сиздермәскә тырышса да көнли. Бәлки, Гөлзиләдә дә үзенең көндәшен күрәдер. Бәлки, эш бөтенләй кызда түгелдер, ире юлга чыгып киткәч, аның кәефе төшә, рухы сүреләдер һәм Гөлзиләне дә, хәтта үзен үзе дә күралмый йөридер. Әтисе кайтып кергәч, әнә нинди ягымлыга әйләнә бит ул. Аңларга тырыша аны кыз, шуңа күрә карышып-нитеп тормый, күндәм генә яши бирә. Ләкин аны аңлау да, чыдамлык та Гөлзиләгә әллә ни җиңеллек өстәми, бәләкәй чагыннан бирле җыелып килгән әрнүләр җанын кимереп кенә тора. Сабырлык кына сынмасын инде, сабырлык кына...
  Шундый авыр уйларга бирелеп кайтса да, капка төпләрендә торган КамАЗны күргәч, иңнәренә канат үскәндәй булды, моңа кадәр теләртеләмәс кенә атлаган аяклары җиңеләеп китте.
  — Һо, безнең сандугач та кайтты, — дип елмаеп каршылады аны этисе. — Нарса сонга калдың, «ике»леләрең җибәрмәдеме әллә?
  «Биш»ле әләктергәннәр әллә кайчан өйдә бит инде.
  — Концертка әзерләндек, — дип алдашты кыз.
  — Ярый, кызым, ярый. Шаярып кына әйтүем, укытучыларың мактый алай үзеңне.
  Газ плитәсе янында булышып йөргән әнисе дә Гөлзиләгә сердәшләрчә ягымлы елмаеп күз кысты.
  Түр якка чыгып, киемнәрен алыштыруга, ярым шаярулы ихлас тавыш ишетелде:
  — Эшем ияләре! Табынга!
  Әтисе янда булганда да, бүтән чакларда өй эчендә бу тиклем үк күтәренкелек хөкем сөргәне юк иде әле. Бүген ниндидер бәйрәм иде.
  — Кер юып алырмын дигән идем, — диде әнисе, табыннан кузгалгач. — Гөлзилә, син бер-ике көянтә су алып килерсең инде.
  Тышта кар туктаган икән. Бөтен тирә-як аклык, яктылык бөркеп тора, хәтта һава да сафланыбрак киткән кебек. Болытлар арасыннан саран гына елмайган кояш нурында агачларның көмеш яфраклары биешә. Аскы ниргәләренә кар сарылып, яңарак кына яуган ак энҗеләр тәрәзә кыекларына кадәр кунганлыктан, Таһирларның ике тәрәзәсе генә урамга караган йорты Кыш бабайга охшап калган. Апак карлар булып, күктән изгелек сибелгән ләбаса. Күр әнә: ул хәтта капка баганаларын да мөселман ясап, чалма кидереп куйган.
  Ә... Ә монысы нәрсә тагын?.. Дугалы зур капканың канатлары тоташкан урында аз гына калкып торган бүрекне Гөлзилә нәрсә белән чагыштырырга да белмәде. Монысы, китапханәгә кереп, кызны кинога чакырган егетнең холкы иде, күрәсең. Рәхәтләнеп урамга чыгып караса да була бит инде... Я ике кулыңа ике чиләк күтәр дә суга чыккан бул шунда...
  Бу фикергә килер өчен, хәтсез вакыт кирәк булган, ахры, егеткә.
  Гөлзилә, су алып, кабат үзләре ягына җиткәч кенә, капкадан күренде ул, анда да, башын түбән иеп, акрын гына атлады әле.
  Берәр минут үттеме-юкмы, артта кемнәрнендер чыр-чу килешкәне, чиләкләр шалтыравы, тагын әллә нинди тавышлар ишетелде, кемдер хәтта «Гөлзилә!» дип тә кычкырды бугай. Кыз, артына борылып караса, үзеннән биш-ун метр чамасы артта гына җан-фәрманга чабып килгән җигүле атны күрде дә куркуыннан чинап җибәрде. Кинәт бөрешеп калган иннәреннән көянтәсе шуып төште, ә үзе күзләрен чытырдатып йомып катып калды. Кемнеңдер тыныч, ләкин каты тавыш белән «Тр-р-р-р!» дип кычкырганы ишетелде, аны кыңгырау авазлары, ат кешнәве күмеп китте. Бераздан барысы да тынды. «Бетте... Барысы да бетте... — дип уйлады кыз. — Үлемем шушы икән...» Шулай да, үзендә ниндидер көч табып, күзләрен ачты. Күзләре белән бергә авызы да ачылды. Күптән түгел генә ярсып чапкан ат кыздан өч-дүрт адымда гына туктап, юашланып калган иде. Ат башында — әле генә кыяркыймас суга чыгып барган Таһир. Бераздан Сабакы Галәветдин абзый да килеп җитте:
  — Өркә торган гадәте бар, сабакы, — дип тезеп китте ул, аклангандай. — Эшкә барырга дип, капканы гына ачкан идем, олы малай үзе көйләгән теге драндулетын, — бар бит әле теге... карда йөри торган, — шул сабакысын кабызып та җибәрде, монысы очып чыгып та китте. Нәрсә булды дип торам. Котым очты, сабакы. Берәрсенең өстенә менсә дип. Күзе тонып чаба шул, сабакы. Бу кышны чыксам өйрәнеп җитәр иде инде... Көздән генә җигә башладым шул әле...
  Бары тик шуннан соң гына әле булса йөгәнне ычкындырмаган Таһирга игътибар итте.
  — Ә син молодец, энем! Сабакы да егет икәнсең Таһирның аркасыннан какты да, гафу үтенгәндәй итеп:
  — Ярый, энем, халык җыелганчы кузгалыйк әле. Я тагын алып китәр, — дип, дилбегәне кулына алып, чанага менеп утырды. Таһир йөгәнне ычкындыргач, ни кылырга белми торган атына боерды:
  — На-а-а, сабакы...
  Галәветдин абзый күздән югалгач кына, тулысынча һушына килде кыз, бары тик Таһирның кыюлыгы аркасында гына үлемнән калуына төшенде. Ул арада коткаручысы аның алдына килеп басты:
  — Менә... чиләкләреңне тутырдым... Үзем кайтарып биримме?
  — Юк, юк... китер... — Кыз аларны җиргә куйды да әллә каян килгән җитезлек белән егетнең ирененнән үбеп алды: — Рәхмәт сиңа,
  Таһир.
  Фаҗига була язган урыннан шактый гына ераклашкач, Гөлзилә артына борылып карады. Таһир һаман урам уртасында тора иде әле...
  2
  Үги әнисе белән Гөлзилә арасында мондый ук җылы мөнәсәбәтнең беркайчан да булганы юк иде. Гадәттә, Фәүзия тарафыннан аз гына изгелек кылынса, бераздан ул, күңел рәнҗетерлек гамәл булып, бише белән кире кайта иде. Шуңа күрә дә әлеге хәлләр кызны нык гаҗәпләндерде. Аның сәбәпләрен ачыкларга, аңларга тырышып, күпме генә баш ватмасын, моңа акылы да, хәтта хыялы да җитмәде. Үги әнисе тарафыннан күрсәтелгән аз гына җылылыкка алданып авызы пешкән чаклары күп булганга күрә, Гөлзиләнең күңеле аның бөтен беркатлы хыялларын, бөреләнеп кенә килгән шатлыкларын җимерергә тиешле давылны (бу юлы коточкыч давыл булырга тиеш кебек ул) көтте. Әлеге халәт бары тик ызгышлар арасында була торган ягымлы да, шомлы да тынычлыкны хәтерләтте аңа.
  Шул ук вакытта, хет бер генә көнлек булса да бәхет бүләк иткәне өчен, үги әнисенә рәхмәте дә зур иде. Ике арада җылылык, аңлашучанлык булганда, нинди рәхәт тормышта яшисе икән бит алар!
  Мондый ләззәтне көн саен татып торучылар нинди бәхетле икән бу дөньяда! Гомерең буйларына шулай яшәсәң иде дә бит...
  Җыр кызның язмышы иде. Аның бу талантын авылдашлары гына түгел, хәтта районда да беләләр. Үзешчән сәнгать сөючеләр арасында район буенча үткәрелгән конкурсларда чыгыш ясап, алдынгы урыннарны алганы да бар. Быел да катнашачак Гөлзилә. Быел ул конкурсны зурдан кубып үткәрмәкчеләр икән, тирә-як районнарның үзешчәннәре бәйгегә чыга, исемнәре киң таралган сәнгать осталары да килә (алары бәя биреп утырачак), дип сөйлиләр. Кыз аңа да җентекләп әзерләнде. Популяр җырларны һәркем белә, җырлый, ә Гөлзилә бу бәйгегә бер тапкыр да сәхнәдә яңгырамаган җырлар сайлады. Авылдагы җырчы карчыклардан отып алды аларны, кайберләренең сүзен дә, хәтта көен дә бераз үзгәртте. Яхшы килеп чыкты шикелле, тыңлап караганнарның барысы да ошатты. Быел беренче урынны алырга тиеш иде Гөлзилә. Сәнгать институтына барырга җыенган кыз өчен бу иң мөһиме иде. Элегрәк, басылып яшәгән чорында шикләнеп-шикләнеп куйса да, хәзер үзенең җиңеп чыгачагына ышанычы артты, ул хәзер конкурста җиңәр өчен генә түгел, ә сәхнәдә балкыр өчен, залдагыларны аһ иттерер өчен эшләде.
  Гаиләдәге җылылык, бер бәйрәм булып, күңеленә канат куеп, дәрт өстәп торса, икенче бәйрәме дә бар иде кызның. Анысы да канатларын ныгытучы, яхшы якларыңны тулысы белән күрсәтергә, җиңәргә һәм гел алда булырга ашкындырып торучы зур көч иде. Беренчесе кояш нуры сыман якты булса, икенчесе ялкын кебек иде: ул бер җылыта, бер яктылык өсти, бер өтеп ала... һәм аның исеме дә бар иде — Мәхәббәт.
  Кинога бергәләшеп барганның икенче кәнендә үк Таһир Гәлзилә белән бер партага килеп утырды. Сыйныфташлары, күзләрен очкынландырып, мыек астыннан гына елмайдылар, бер сүз дә дәшмәделәр.
  Гөлзилә колак очларына тиклем кызарып чыкты. Бергә утыргач та, әллә ни серләшмәделәр инде, шулай да һәр икесенең бөтен хәрәкәте, күз карашлары, серле елмаюлары бер-берсенә гашыйк икәнлекләрен искәртеп торды. Карашлары очрашканда туган хисләрен берничек тә тасвирлап та, аңлатып та булмыйдыр. Ул, бәлки, вулканга охшагандыр, ләкин җир астыннан түгел, ә җир күкрәгенә атылып, бар булмышыңны яулаган вулканга. Ә бәлки, гөл-чәчәкләрнең бөтен күзәнәге буйлап утлы бер ләззәт тараткан язгы кояш нуры шикелледер.
  Моңа кадәр дә бәйләнеп йөрүчеләр аз булмады Гөлзиләгә. Хәер, кыяр-кыймас кына үз мөнәсәбәтен сиздерергә тырышуны алай дип әйтергә ярамагандыр да әле. Тик аларның барысына да битараф калды кыз. Ә менә үзеннән күпкә өлкән Гыйльманның бәйләнүе, монысы Гөлзиләне берничек тә битараф калдыра алмады, күңелендә бу тупас һәм әрсез егеткә карата чиркану хисе уятты. Кинога-фәләнгә чыккан чакта да, ул Гөлзиләне сагалап кына тора иде. Залда кеше азрак булса, кыз янына килеп, төрлечә бәйләнеп җанына тия, кайтырга чыкканда да, артыннан иярергә тырыша. Бу сыланмыштан, төрле хәйлә табып котылса да, бераз шүрли дә иде Гөлзилә. Армиядән кайтуына ел да тулмаган әле, ә даны бик юньледән түгел. Үткәнендә кинога чыккач та, Таһирны кыйнап ташламасын тагы дип курыккан иде, ярый әле,
  Гыйльман күренмәде.
  Кызның вакыты кысанланды, күп гомере репетицияләрдә узды.
  Авыл сәхнәсенә менеп җырлау өчен, әллә ни күнегәсе юк иде аңа, ләкин алда торган район конкурсына әзерләнергә менә дигән сәбәп булды бу. Шуңа күрә Гөлзилә вакытын да, көчен дә җәлләмәде. Мәктәптән соң гына кайтып тамак ялгады да клубка йөгерде. Кыз бәхетле иде. Өйдә әнисенең җылы карашы көтсә, репетицияләрдә яраткан шөгыле булды. Аннан соң, көн дә менә шулай клубка йөрү Таһир белән очрашып торыр өчен дә менә дигән сәбәп иде.
  Таһир белән бергә булу күңеленә рәхәтлек өстәсә дә, җаны бик үк тыныч түгел иде. Клубта да, өйгә кайтканда да, менә-менә Гыйльман килеп чыгар төсле тоелды. Бәхеткә каршы, әлегә кадәр ул күзгәбашка күренмәде. Шулай да аның дус-иш егетләре төрлесе төрлечә янап искәртеп алырга онытмады. Хәтта Таһир алдында да: «Гыйльман кайткач, туй үткәрә инде сезгә», — дип ычкындыручылар табылды. Боларны ишеткәч, нәрсә уйлагандыр, Таһир берни дә сиздермәде.
  Әмма кызның нәфрәте тагы да артты гына. Әйтерсең алар арасында нәрсәдер булган. Әйтерсең Гөлзилә — шул хулиганның мөлкәте. Мондый мәсхәрәдән шартлар чиккә җитсә дә, Гөлзилә берни дә эшли алмады.
  Клубтан бу юлы да Таһир белән бергә чыктылар. Гыйльман бүген дә юк иде. Шулай да әшнәләренең астыртын елмаюы, мәсхәрәле карашы аның җанын тынычсызлады. Берсе хәтта ачыктан-ачык тупаслык белән Таһирга бәрелеп тә узды. Егет моңа игътибар итмәде, бернәрсә булмагандай, Гәлзилә белән сөйләшеп атлавын белде. Кыз инде бу кадәресенә түзеп тора алмады, урамга чыгып, бераз бару белән сүз башлады:
  — Куркам мин, Таһир...
  — Ә мин юк... — дип, кызның биленнән кочып алды егет. — Кышкы төннәрдә мин тамчы да курыкмыйм. Алар шундый якты була. Э менә җәй көне, күзгә төртсәң күренмәслек караңгыда...
  — Ок, Таһир... Син Гыйльманның нинди егет икәнен беләсең бит...
  — Шуннан?
  — Ул миңа гел бәйләнеп йөри иде... Юк, безнең арада берни дә булмады.
  — Беләм.
  — Дус-ишләре... Бүген дә күрдең бит... Ә үзе кайтса...
  — Беләсеңме, Гөлзилә, син янымда булганда, бернидән дә курыкмыйм мин. Беләсеңме ни өчен? Әгәр егет кыз кеше белән бара икән, аңа бернинди хулиган да тими.
  Кызнын җитдилеген Таһирның уенлы-чынлы сөйләшүе дә җинә алмады.
  — Өеңә кадәр ялгызың гына кайтасың бит, — диде ул.
  — Ə беләсеңме, мин ничек шәп йөгерәм? Бигрәк тә арттан куучы булса... — Бераз тын торгач өстәп куйды: — Ну, әгәр ышанмасаң инде, үзең озатып куярсың.
  — Синең белән бер җитди итеп сөйләшеп буламы-юкмы?
  Таһирның урынсызга шулай шаяртып баруы кызның ачуын чыгара башлаган иде инде. Ул шулай диде дә үзалдына елмаеп куйды: китапханәдәге кыюсыз егет исенә төште аның. Кызык. Очраша башлауларына күпме генә вакыт, ә бер-берсе белән ничек үз итеп сөйләшәләр. Бернинди тартыну да, кыенсыну да юк. Карале, җитмәсә,
  Гөлзиләнең биленнән кочып бара икән бит бу Таһир. Кыз җиңелчә хәрәкәт белән Таһирның кулын шудырып төшерде. Аны-моны уйламаган иде, бик тә вакытлы булган икән, тыкрык буенда берничә кеше тәмәке пыскытып тора, күреп калулары бар...
  Тыкрыкка якынаюга, Гөлзиләнең йөрәге җу итеп куйды: алар арасында Гыйльман да бар иде. Таһирның җиңеннән тартканын сизми дә калды, ләкин егетнең сабыйларча гамьсез, ягымлы йөзенә карагач, ни әйтергә кирәклеген дә онытты. Ул арада егетләрнең берсе каршыга атлады:
  — Тартырга бир әле, брат.
  Таһир, берни булмагандай, ләкин бераз сузыбрак:
  — Тартмыйм шул, — диде.
  Ул арада башкалар да якынайды. Боларның өчесе дә таза, нык гәүдәле егетләр иде. Армиядән кайтканнарына да хәтсез генә. Берсе ясалма ягымлылык белән сүз катты:
  — Бәлки, сыйланып алырсың? Берәр стакан гына...
  — Әчмим бит мин.
  Егетләрнең аракы салынган стакан тотканы мәсхәрәле елмайды:
  — Бәлки, имчәктән аерылмагандыр әле ул?
  — Белмим, белмим... Танавына ис кергән бит әнә. Кызлар артыннан чаба.
  — Нәсел үгезе, ха-ха-ха...
  Таһир дәшмәде. Ул арада егетләрнең берсе стакандагы аракыны Таһирның йөзенә сипте. Икенчесе аның күкрәгенә йодрык белән тондырды. Таһирның йөзендә бернинди хәрәкәт тә сизелмәде, бары тик күзләрендәге сабыйларча гамьсезлекне боздай салкынлык алыштырды.
  — Бәлки, башка вакытта аңлашырбыз? — диде ул.
  — Башка вакытта... Ха-ха-ха! Мескен син, брат. Шыр җибәрдеңме?! Горурлыгың кайда?
  — Кызлар янында йөргән була бит әле, җитмәсә.
  Таһирның кабыргасына янә берне сыладылар. Әлеге хәлне койма буеннан гына күзәтеп торган Гыйльман алар янына килде:
  — Баҗаны рәнҗетмәгез әле, егетләр. Яшь бит әле ул. Бар, үскәнем, кайтып ят син лутчы. Кызлар артыннан бераз үсә төшкәч йөрерсең.
  Гөлзилә Таһирны култыклап алды да кайтыр якка сөйрәде.
  — Ярый, үзебез озата барыйк, булмаса, — дип көлемсерәде Гыйльман. — Төн. Караңгы. Бер-бер хәлгә юлыгуыгыз бар.
  Үзләреннән берничә адым гына артта егетләр атлагангамы, әллә кәефләре нык кырылгангамы, кайтып җиткәнче, бер авыз сүз дә сөйләшмәделәр. Гөлзилә Таһир өчен бик борчылды. Егетләрдән ару гына эләгәчәк инде хәзер аңа. Бәлки, йөгереп котыла алыр? Бәлки, әтисен чакырырга кирәктер? Юк, монысы өчен Таһир гафу итмәячәк... Шулай бер генә юньле карарга да килә алмыйча кайтты кыз.
  — Гөлзилә, син кер, яме, — диде аңа Таһир, капка төпләренә җитүгә. — Бар, тиз бул.
  — Ə син?..
  — Минем өчен кайгырма.
  Ул арада Гыйльманның тавышы ишетелде:
  — Гөлзилә, кил әле монда!
  — Бар, тиз генә!— Таһир кызны, мәҗбүриләп, капкадан кертеп җибәрде дә җитез генә урам уртасына чыкты.
  — Син кем артыннан йөргәнеңне беләсеңме? — Гыйльман аның каршысына ук килеп басты.
  — Беләм.
  Таһир җавап биреп тә өлгермәде — егетләрнең берсе эченә тибәргә дип талпынды. Ләкин Таһир вакытында янтаеп калды, тегенең аягы һаваны гына телеп үтте. Егетләрнең дүртесе белән берьюлы алышу — ахмаклыкның да ахмаклыгы. Моңа аның көче җитмәячәк. Шуңа күрә Таһир каршысында торган Гыйльманның борын төбенә башы белән җилле генә итеп кундырды да тегенең мәтәлеп киткән гәүдәсе аша кинәт алга ыргылды. Берничә адым атлауга, кисәк чүгәләде, артыннан җитеп килгән егетнең гәүдәсен үзендә тою белән бераз калкынып, тегене ныграк чөеп җибәрде. Каты төште, ахрысы, «мыйк» иткән тавыш чыгарды да тынып калды. Ул арада Таһирның күкрәге астына каты итеп суктылар, һушын җыеп өлгергәнче, бөеренә дә эләкте. Күз аллары караңгыланып китте, шулай да ул кайсыныңдыр ияк астына утыртырга җитешеп калды. Чайкалып киткән корбанының касыгына тезе белән берне сеңдерде дә, терсәге белән җилкәсенә сугып, җиргә яткырды. «Бу бүген бүтән сугышмаячак инде», — дип уйлап өлгерде шул арада.
  Кинәт һәммәсе дә тынып калды. Егетләрнең өчесе карда ята, ә берсе ни йөгереп качарга, ни сугышны дәвам иттерергә кыолыгы җитми басып тора иде. Таһир аңа да өлеш чыгарырга уйлаган иде, тегенен, йодрыклары язылганны күреп тыелып калды.
  — Соңгы могикан! — дип көлемсерәде ул. — Әйдә, батырларынны җыярга ярдәм ит. Монда калмаслар бит инде.
  Егетләрнең берсе, ыңгыраша-ыңгыраша, үзе торып басты, икенчесен «соңгы могикан» күтәрде. Гыйльман әле булса һушына килә алмаган иде: борыныннан кан киткән, авызы ачыла төшкән, кулларын, каерылган канат сыман итеп, як-якка җәйгән дә хәрәкәтсез ята.
  Таһир бернинди дә җиңү шатлыгы кичермәде, киресенчә, күңелен кызгану тойгысы биләп алды. Учына кар алып, Гыйльманның битен ышкыды, каны юылып бетсә дә, егет аңына килмәде. Бераздан җинелчә генә яңакларына суккалап алды. Гыйльман күзләрен ачты да, Таһирны таныгач, кинәт торып утырды, аннан соң, мүкәләп, каядыр шуыша башлады. Таһир аның каршысына чыгып басты:
  — Бәйләнү түгел, авыр сүз әйтү түгел, Гөлзиләгә кырын күз белән караганыгызны сизсәм дә беттек дип уйла!..
  Һаман да булса дүрт аяклап торган Гыйльман, зур ачылган күзләрен Таһирдан алмыйча, бар көченә баш какты.
  «Барысы да тәртиптә, — дип уйлады Таһир. — Хәзер монда мин кирәкмим инде...» Гөлзиләләрнең тәрәзәсенә бераз карап торды да каитыр якка атлады.
  Ябылып бетмәгән капка ярыгыннан карап торган Гөлзилә үз күзләренә үзе ышанмады. Бары тик егетләр алпан-тилпән атлап күздән югалгач кына һушына килеп, чәбәкәйләп сикереп алды. Күңелен ниндидер ләззәтле җылылык биләде. «Таһир, Таһирым!! Таһиркаем минем!!!» — дип сөенеп кабатлады ул...
  Гөлзиләнең әтисе белән Фәүзия әнисе, озак еллар бергә яшәп тә, балалары булмаганга, район үзәгенә Шәфига исемле белекче карчыкка баралар. Шәфига карчык Фәүзиянең балага узачагын әйтә.
  Аның «Үзең кичер, Ходаем! Үзең ярлыка» дигән сүзләрен шатлыкларыннан бәхет диңгезендә йөзүче ир белән хатын ишетми.
  ...Ә җыр конкурсы шәп үткән иде. Үз-үзенә нык ышанып барса да, бәйгедә катнашучыларның чыгышын тыңлагач, Гөлзилә бераз каушый төште. Араларында әзер артист дип әйтерлекләре бар, ул тавышмоңы, ул сәхнәдә үз-үзен тотышлары соклангыч. Җитмәсә, залның иң алгы рәтләрендә республиканың танылган сәнгать эшлеклеләре утыра.
  Кайберләре хәтта менә дигән чыгышларга да кул чапмый, йотардай булып, сәхнәгә төбәлгәннәр дә катканнар. Җюри дигәч тә, шултиклем салкын булырга ярыймыни инде?! Шулай да кыз үзен кулга алырга тырышты. Аның белән килгән музыка укытучысы да, Гөлзиләнең күңелен күтәреп, дәрт өстәп торды: «Монда сиңа җиткән җырчы булмады әле. Болай барса, Гран-при кесәдә дигән сүз!»
  Менә тәнәфес игълан иттеләр. Тәнәфестән соң беренче чыгыш Гөлзиләнеке. Бик үк уңай түгел, зал тынычланып, урынына утырып беткәнче, авырга туры киләчәк. Шуңынчы үзеңне тиешле дәрәҗәдә тотып, дилбегәне тиз кулга алсаң гына, уңышсызлыкка юлыгудан котылырга мөмкин. Бу тәнәфес кызга артык дулкынлану гына өстәде.
  Ул инде сәхнәгә чыгарга әзер иде, менә шушы мизгелдә очып чыгып җырларга тиешле сандугач иде ул. Ә тәнәфес моңа комачау итте.
  Күңелнең менә шушы халәтен ун-унбиш минут буена сакларга кирәк хәзер.
  Гәлзилә сәхнәдә ясалачак һәр хәрәкәтен, җырының һәр иҗеген күңеле аша үткәреп торганда, ниндидер бер ягымлы тавыш аны булдерде: «Дулкынланма, сеңлем. Халык синең чибәрлегеңне күреп тә аһ итәчәк».
  Кыз борылып карарга да өлгермәде — теге кеше китеп тә барды.
  Гөлзилә аның киң җилкәсен генә күреп калды. «Берәр авылның клуб мөдире-фәләнедер инде. Тавышы да ягымлы, атлап йөреше дә артистларча, зәвыклы», — дип уйлады кыз. Хәер, кем булса да барыбер түгелмени?! Кем булса да рәхмәт аңа, Гөлзиләнең күңелен тынычландырып җибәрде ул, үз-үзенә ышанычны арттырды.
  Шул минутта ук диярлек музыка укытучысы да йөгереп килеп җитте:
  — Нәрсә диде ул сиңа?
  — Кем?
  — Кем, кем... Әхмәт Сабировны әйтәм. Күренекле җырчы. Сәнгать институтында укыта. Әле җюри составында.
  — Бәй, шул булдымыни ул?
  — Менә син аны, шуны да танымаган. — Укытучы чын-чынлап аптырады. — Соң аны бит эте дә, бете дә белә. Бик влиятельный кеше, диләр...
  Әхмәт Сабиров турында озак сөйләргә исәбе бар иде укытучының, тик тәнәфес бетүен белдереп, кыңгырау шалтырады.
  Әхмәт Сабиров, чынлап та, җюри әгъзалары арасында утыра иде.
  Куе кара чәчләрен артка тараган, болай да матур йөзенә мыегы ниндидер серлелек өстәп торган сыман. Күзләрен сәхнәдән алмады ул.
  Гөлзилә җырлап бетергәч тә, иң беренче булып кул чапты. Инде кырыкка җитеп килсә дә, гәүдәсе егетләрчә. Гомумән, аның бөтен булмышында үзенә җәлеп итә торган бер көч бар кебек. Хәер, чын артист шулай булырга тиештер дә инде.
  — Молодец! Молодец! — дип, кочаклап үбеп алды аны укытучысы, сәхнәдән чыгуга ук. — Гран-при безнеке болай булгач. Бәхәсләшеп тә маташма! — дип туктатты ул нидер әйтергә теләп авызын ачкан Гөлзиләне. — Я мин сәнгатьтә берни аңламыйм, я җиңү безнеке.
  Конкурста катнашкан һәр җырчының чыгышыннан соң кабатлады ул бу сүзләрен. Кабатлаган саен, күңелендә дәрт, күзләрендә очкын арта барды. Укытучы бу минутларда сабый бала кебек иде. Җюри әгъзалары киңәшләшергә кереп киткәч тә, иң түземсез кыланганы ул булгандыр. Аларның, сәхнәгә менеп, бәйге нәтиҗәләрен хәбәр итүен минуты-секундына кадәр исәпләде, көтте. Ә вакыт, үч иткәндәй, бик акрын үтте, җюри дә артык озаклады.
  Ни гаҗәп, Гөлзиләнең күңеле тыныч иде. Сабырсызланмады да, җиңүче булу теләге белән дә янмады. Ул үз эшен эшләде: сәхнәгә менеп җырлады. Халык яратты, хәтта биска да чакырдылар — иң мөһиме шул. Ә урын мәсьәләсе икенчел нәрсә, хәтта күпмедер дәрәҗәдә формализм гына булып тоелды. Беренчелекне яуласа да, яуламаса да, ул бәхетле иде. Шулай да, ниһаять, конкурс нәтиҗәләренә йомгак ясау башлангач, йөрәк тибеше ешаебрак китте.
  Җюри рәисе озын булмаган кереш сүзен тәмамлагач, дәртләндерү бүләкләре тапшырды, аннан соң өченче, икенче урынга чыккан җырчыларны атады. Иң соңыннан гына Гран-при турында сүз башлады. Үз исемен ишетүгә, Гөлзилә, урыныннан кузгалып, сабыр гына сәхнәгә юнәлде. Башы да әйләнмәде, чиксез шатлык та кичермәде. Ул моны көтә, беренчелекне яулаячагына ышана иде бит. Баштарак йөрәк тибеше ешаеп китсә дә, үз исемен ишетүгә, ул, ничектер, тынычланып калды...
  
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.
  • Читать следующее литературное произведение - 11-й класс
  • Мәһди Өне