Latin

Мәхәббәт Уены - 1

Общее количество слов 4472
Общее количество уникальных слов составляет 2406
34.2 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
49.1 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
57.5 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
Хикәя
I
Мәсгутькә мәхәббәт уены кирәк иде. Ул хәтта аңардан башка алга таба яши алмамын дигән уйга төште. Хисләр ташкынын берничек туктата алмый. Итәге кыскарак һәр кыз яки күкрәге калку һәр студентка, аның утлы күзләренә килеп керә дә, тәмам җанын үрти, «аша мине, аша, кабып йот!» дип үчекли. Мәсгуть тыела алмый, сулышы кайнарлана, йөрәге сикерә, эче тышка әйләндерелеп ташлангандай була. Болай җәзалануы авыр, түзә алмаслык хәл. Әмма хисләренә егет ирек бирмәскә тырыша, холкын бәйдә тота. Болар барысы да сөеклесе Хәния өчен корбан ителә. Ярата ул, аңардан башка яши алмый. Ничәнче ел инде кызның артыннан йөри, тик менә җанга-җан булып кына китә алмыйлар. Сөядер дә кебек аны Хәниясе, юк та сыман. Хисләре бик алай ук ихлас түгелме, әллә күңеле чуармы?
Алар икесе дә Арчадан. Дөресрәге, урта мәктәпне шунда тәмамладылар. Хәния артыннан Мәсгуть җиденче сыйныфта ук йөри башлады. Кызның кызыл бантларын да чишеп аптырата иде әле. Ярый аңа вакытында акыл керде: ямьсез гадәтләреннән арынды, букчасын да күтәреп йөри, иртәннән фатирлары капкасы төбенә килеп баса, укудан соң да озатып куя башлады. Хәниягә бер генә егетне дә якын китермәде. Әгәр дә каникулга үз авылларына таралсалар, көн дә диярлек хатлар язып торды. Ике-өч хатына кыздан бер җавап алса, аңардан да бәхетле кеше юк иде дөнья йөзендә.
Алар мәхәббәттә Галиябану белән Хәлил, Хисаметдин белән Хәнифә кебек үк булмадылар, анысы. Араларына Исмәгыйль, Сибгатулла ише үзсүзле кешеләр дә кермәде. Шулай да Хәнияне егетләрнең күбесе сөя иделәр, бары тик моны аңларга, үз йөрәкләре белән танырга да курка иделәр. Аның каравы Мәсгуть өчен бу бәхет иде. Тугры эт хуҗасына ничек хезмәт итсә, егет тә Хәния янында шундый булды. Алар инде кулга-кул тотынышып, Арча урамнары буйлап карлы буранда да, яңгырлы көздә дә, чәчәкле язда да атлый-атлый, ничә генә бәхетле елларын уздырып җибәрмәделәр. Шул җай белән Казанга килделәр. Мәсгуть Авыл хуҗалыгы институтының инженерия факультетына, Хәния Финанс-икътисад институтының банклар эше белгечлегенә укырга керделәр. Моңа кадәр җитәкләшеп йөргән кыз белән егет бу форсаттан әлегә мәхрүм калдылар. Хисләрне сынар өчен бу хәл кулай иде, билгеле. Мәсгутьнең йөрәгендә мәхәббәт уты кайнарлана бирде, Хәниянеке исә суына барды. Егет моны сизенде. Кызның салкынлыгы аның акылын корымлый, хәтерен ала торды. Хәния, ахмаклыкны сөймәүче кыз, аның шушылай юләрләнә баруын күреп, бөтенләй диярлек чиркануга бирелде. Мәсгутьне бу үзгәрешләр тагын да котыртты, ахмакландырды. Менә шулай алар үзара ераклаша тордылар, әмма егетнең йөрәге һаман да кайнар, Хәнияне күңел түреннән алып ташларга теләми иде. Һәм менә шушы исәрләнә баруы аның хисләре белән идарә итә башлап, куены мәхәббәт уенын сорауга, хәтта таләп итүгә күчте. Хәния белән түгел, башка берәүнең бәхетен ватасы, намусын алдыйсы, эшнең ахырында аны елатып калдырасы килде. Мондый юләр хыяллы яшьләр Авыл хуҗалыгы институтының студентлар тулай торагында шактый иде, иш янына кушлары да җыелгалаган кичләр бар иде. Әмма Мәсгуть андый төркемнәрдән үзен өстен санады. Мәхәббәт кешедән зур җаваплылык таләп итә. Ул бу хакта бик яхшы белә. Буш каласы да килми...
Мәсгутьнең хәтере уңлы-суллы уйлар белән тулып, күңеле тәмам буталды. Әмма бу буталу аның җанына ниндидер сихри рәхәтлек бирә иде. Тәненә әле ут йөгерә, ул каушауга әверелә, әле салкынчалык тула, оятла башлый. Менә шушындый халәт эчендә аңа буталуы кызык. Моңа кадәр татылмаган хисләр өермәсе аның барча буыннары буйлап электр тогы кебек йөриләр. Кыз кочарга, аны учында эретергә дигәне дә әлегә аның тормышка ашар кебек тоелган хыялы гына. Әгәр чынында да бу уе барып чыкса, ул үзендә нинди дәртләрне тояр иде дә, нинди кичерешләр эчендә күңел көймәсен йөздерер иде икән? Һо, давыл кубар иде мөгаен, сүнмәс дәрт, көч. Аның ишеткәне бар: кыз кочагыннан иргә әверелеп чыккан егеттә дөньялыкны телем-телем телерлек көч барлыкка килә, имеш. Аның бер күкрәп куюы да башкаларны аягыннан ега, диләр. Ә Мәсгутькә шундый булу кирәк. Хәниясе соңгы көннәрдә аны бөтенләй дә кире кага башлады. Моңа ул ничек чик куйсын инде? Бармы башка юлы? Юк икәнлеген үз дә белеп тора. Җитмеш төрле хәйлә һәм гамәлләренең берсе дә Хәнияне кире кайтарырга ярдәм итмәде. Ул чарасыз калды.
Кыз кочагында йоклап алган егетнең әллә кемлеге хакындагы риваятьләр шушы рәвешле Мәсгутьнең акылына-җанына кереп урнаштылар да теләген ныгыта бардылар. Аңарга хыялын тормышка ашырырга гына калды. Ул, Хәниясе белән шушы гамәлгә барасы урынга, бу максатына хезмәт итәргә тиешле башка берәүне табарга тиешмен дип белде. Шуның аркасында кәефе дә шәпләнеп китте. Тәнендәге һәммә сеңерләренең уйнап торган чагы. Һәм ул, җиңүче батыр йөрәк белән Хәния каршына барып басачак! Үзенең арыслан егет икәнлеген сиздерәчәк. Ә кызларда күңел дигәннәре шундый инде ул: белмәсә дә фаразлаячак һәм көнчелеккә биреләчәк. Йөрәгенә ут кабат кабыныр! Андый кызны бераз үртәп алу берни түгел. Ә үртәлгән кызда ут көчле ялкынга әверелә. Мәсгуть шуның кайнарында рәхәтләнеп үз йөрәген көйдерәчәк. Бу шул ук вакытта зур мәхәббәт учагы булачак!
Егетнең күңелендәге бу уйлары шулай ук хыялый бер риваять кебек иделәр. Ә аның ул хакта күпме шигырь, ничәмә әкият укыганы бар, азмы җырлар тыңлаганы? Димәк, дөньяда кешеләр менә шулай, шушы хис-тойгылар белән яши. Мәсгуть алардан киммени?
Адәм баласын һәр уе-фикере үзенчә котырта. Шуңа күрә аңа хыял йөгәнен нык тотарга кирәк. Ә моңа өйрәнүе җиңел түгел. Кешенең бөтен хикмәте дә менә шул куәтенә бәйле. Ул тыштан йомшак күренергә мөмкин, әмма аның җене каты булсын. Күпләр җитди, ныклы тоелалар, әлбәттә. Тик чынлыкта эчтән андый түгелләр. Мәсгуть дә моңа кадәр шундыйлардан иде. Тыштан ул таш кыя кебек: киң күкрәкле, ныклы бәдәнле. Әмма эчендә мең төрле гауга, борчылу, уйлары утырып җитмәгән, ташкын судай болганчык. Язда ничек һәммә туфрак җеби, ул да үзен хәзер шулай тоя. Ә тышкы кыяфәте аңарда катылык һәм катгыйлык яшәвен сиздерә. Хәния янында Мәсгутьнең күңеле тагын да буталып, күп вакытларда яңгырлы соры көн кебек томаланып калучан. Соңгы айларда мөнәсәбәтләре дә суынганнан-суына бару җанын хәлсез итә тора, гүяки егетнең кайнар хисләрен кыз кырыс октябрь иртәсе кебек кабул итә, кочарга үрелгәнендә бу салкынлык аның йөрәгенә йөгергәндәй була. Бигрәк тә елмайганда элеккечә мөлаем ләззәт белән җавап бирмәве Мәсгутьне үчекли. Ул сабырсызлана, тәртә арасыннан чыккан ат сыман кайда басканын онытып җибәрә, җаны чыгымлый. Мондый халәте Хәниянең теңкәсен корыта. Егет үзе дә моны аңлый, әмма күңеленең шашынуы белән һични эшли алмый. Аның шундый чагы: уйларына, хисләренә, бәдәненә гүяки яз, җәй, көз, кыш фасыллары бердәй кереп утырганнар да, һәрберсе үз дәртләренчә аны аптыраталар.

II
Авыл хуҗалыгы институты студентларның тулай торагына ул көнне гүяки нур иңгәндәй иде. Бер төркем чибәр-чибәр кызлар баскычлардан күтәрелделәр, озын коридорлар буйлап уздылар. Алар ят кешеләр иделәр. Кемнәрдер тырышканнар, кунакка дәшеп алганнар. Ничәмә егет аларның артыннан шыңшырга да кыймаган авыл маэмайлары кебек борыннарын сузып карап калдылар. Кызлар үз кемлекләрен яхшы тойган хәлдә, төз адымнарын саташтырмый гына атлый бирделәр.
Ярты сәгать тә узмады, педагогия институтыннан студентлар дискотекага килгәнлеге көн кебек ачык билгеле булды. Егетләргә, хәтта таш йөрәклеләренә дә җан керде. Аякларын кайда басканнарын онытып, кайнар күмергә табаннарын көйдергәндәй биешеп куючылары күбрәк иде. Сәбәп тә бик гади: беренчедән, педагогия институты бары тик кызлар гына укый торган вуз булганлыктан, халык телендә үз ителеп, «туташлар моныстаны» дип атала, андагылар егет-кыркынны күрер өчен дә зар-интизар, имеш; икенчедән, алар барысы да чибәрләр, башка уку йортларында андыйлар юк, болар бакча гөлләре сыман үзләренә бертөрле; өченчедән, монысы инде исәпкә алынып тормаска да мөмкин, артыгы белән үз-үзләрен чикләп, тәүфыйк һәм тәртип кысаларында көннәрен коры уздыручылар! Хәер, яңадан да өстәп, бармакларны бөкләп-бөкләп санарга мөмкин, алары артык булмаслар кебек тә, әмма ваклануга гына китерер. Шулай да «сельхоз» егетләре вакландылар, хәтта артыгына ук киттеләр. Хыялларының офыгы шактый киңәюдән иде бу. Ничек гөлләр бакчасына килеп кергәннән шаша калган, кайсына кунып бал җыю гамәленә тотынырга белми аптырап калган, матур да булсын, татлы да дип башы каткан озын сынлы шөпшәләр кебек кыландылар. Тик Мәсгуть кенә үзен ваемсыз төклетурадай тотты. Килеп кунар чәчәге Иркә исемле кыз иде. Ул аның белән коридорда ук танышып өлгерде. Бүлмә номерларын карый-карый, башкалардан калышып, кыска итеп кистерелгән кара чәчле, олы кара күзле, кайнар күмәч кебек шул кыз адашып килеп барганында Мәсгутькә тарды.
— Сез монда, бу якка коридордан ялгышып борылгансыз, сулга алырга иде,— дип, ул аны кире озатып куйды, шунда танышып та өлгерде, кызның җай белән җилкәсеннән кочып, монда-монда диярәк, ишекләр аша уздырып, эзләгән ишегенә кадәр китерде, Иркәнең тән йомшаклыкларын да бәяләп өлгерде. Кыздан әллә хуш исле күмәч, әллә пешекләнгән салам тәме килә иде? Мәсгутьнең борынына керде. Күңелен аһ иттерде. Менә шунда танышып өлгерде, хәтта:
— Егетегез юк икәнлеген беләм, минем белән генә биерсез! Онытмагыз, башкаларга карамагыз! Безнең «шөпшәләр» зат белми, затка хөрмәт тә күрсәтү кулларыннан килми!— дип, үзенә кирәкчә генә сүз җебен тел орчыгында бөтереп, озын-озак нотык та сөйләп ташлады. Аңа дулкынлану файда гына итә, дәртенә дәрман гына бирә. Имтиханнарда каушый калса, күңел дәрте уянуын тоя, шуның белән үзен белемле итеп күрсәтә ала иде. Бу юлы да дәрте хәтереннән узды, өстен чыкты. Гомерендә беренче тапкырдыр Хәниянең дөньяда барлыгын онытып, бары тик Иркә исемле шул чибәркәйне уйлый башлады. Моңа күңеле дә сөенде. Мәсгуть кабат үзен чын егет итеп тойды.
Башка кызлар Иркә янында гөлнең үзе түгел, чүлмәге кебек кенә иделәр. Аларның билләре дә, муеннары да башка.
Адәмне дәрәҗәсендә түбәнәйтер өчен һәм үз кемлегеңне күтәрергә әллә ниләр уйлап чыгарыла. Бу — гадәти күренеш, бигрәк тә көнчелекле, күрше тавыгын күркә итеп күрүчән сала кешеләренең гадәте.
— Татар комганнары килгән!— диделәр усал телле «сельхоз» егетләре.
Дискотека кыза барганчы ук, башкаларның күзләренә керергә өлгергәнче, Иркәне аралап алырга теләк тотып, Мәсгуть үз максатын эшкә җикте. Педагогия кызлары өелешеп бергә бииләр. Егетләр аларны әлегә сыныйлар, үлчиләр. Ә Иркә күзләре белән күптән Мәсгутьне эзләп тапты һәм, җитмәсә, аңа дәрт биреп елмайды. Бу инде кызның егетне сайлаган булуыннан хәбәр иде. Әмма мондый вакытта бик ишелеп китәргә дә ярамый. Үзен төклетура сыйфатта тоткан Мәсгутькәме сайланып торасы? Иркә янына барды да:
— Сез, чибәркәй, монда икән!— дип елмайды ул.
Ә кыз, аңа таба үрелеп, шунда ук колагын куйды. Сүзләр ачык ишетелмәскә дә мөмкин, музыка-җыр тәмам һәр тарафтан яңгырап тора.
Ишетәм дип Иркә шунда егеткә таба чәчәк сабы сыман сузылды, кабатлап әйтәм диярәк Мәсгуть исә кызга авыз сузып якынайды. Шунда алар ят күзләр өчен күптәннән танышлардыр сыман тоелдылар, җитмәсә кочакка-кочак, иренгә-ирен килделәр. Әмма максатлары гади булганлыктан, бу хәлгә үзләре хәйран итмәделәр. Бу вакыйга шулай кирәктер сыман кабул кылынды. Дискотека дәвам итте. Мәсгуть һичбер җаваплылык тоймыйча, Иркә белән рәхәтләнеп күңел ачты. Аңа бу биюләре табигый рәхәтлекләр бирде. Җисемгә- җисем, рухка-рух тәңгәл килде. Егет хисләрендә артык ишелмәде, сүздә дә талымсызлык күрсәтмәде, биюдә дә хәрәкәт тарлыгы тоймады. Затлы чәчәк үзе дә холыклы төклетураның килеп кунганын көткән иде. Балы ташып тора.
Дискотеканың иртә тәмамлануы Мәсгутьнең ачуын гына китерде. Ул хәтта тавыш та чыгармакчы иде, студсовет рәисе:
— Сәгатеңне кара!— диде, нәзек йөзенә ишелә төшкән озын салам чәчләрен кыска бармакларының тупас тарагы белән артка каерып кагып.— Нәрсәгә кычкырасың?
— Мин әле бер сүз дә әйтмәдем,— диде Мәсгуть, кайнарланган канын суытырга теләп, кызыл йөзеннән кулъяулыгына тирләрен сөрткәли-сөрткәли.
Әмма рәиснең аңарда эш юк иде. Ул бу сүзләрне бүген бер аңа гына әйтмәде. Эше гади иде хәзер: студентларны сарык көтүчеседәй ишекләргә таба куалады. Тынчу итеп капланган тәрәзәләрнең форточкаларын кемнәрдер ачкан булган. Алардан салкын төнге һава кергәнлеге яңа гына сиземләнә башлады. Иркә исә Мәсгутьнең иркен кочагында диярлек иде. Утны яндыргач, кыз бераз читкәрәк тартылды. Әмма егет аны үзенә кысып: «Бу кыз белән эшем пешәчәк!»— дип йөзенче тапкырын уйлап куярга өлгермәде, Иркә, аның кочагыннан чыгып, ишеккә таба атлады. Мәсгуть исә кызның артыннан ашыкты. Алар инде баскычка җитеп килә иделәр. Һәр тәрәзә янында парлар күгәрченнәр кебек гөр-гөр киләләр. Мәсгуть бу юлы да Иркәнең дөрес якка, үзенә кирәкле коридорга таба борылмавын теләде. Кыз исә:
— Сездә әллә ничек төзегәннәр. Адашырга мөмкин!— диде.
Егет тә:
— Монда кунып китәсездер? Кемгә килдегез әле?— дип сүз катты.
Иркә аһ иткәндәй булды. Үтенгәндәй аңлата башлады. Аннары:
— Хәзер безне үзебезнең торакка кертмиләр инде... Йокларга да урын кирәк... Мин иптәш кызларыма керим!— диде, сәерсенеп борчылуын яшермичә.
— Җитешерсез. Бер, биш минут кына сөйләшеп алыйк!— дип, Мәсгуть аны буш тәрәзә янына китерде. Шунда ук үзен кулдан ычкындырып, Иркәне кочаклаган хәлендә үбеп алды. Кыз читкә тартылды, әмма табигате акылыннан өстен чыгарга өлгергән иде. Алар иренгә-ирен калдылар. Мәсгуть һаман: «Эшем пешә, эшем пешә болай булгач!»— дип уйлый торды. Хәер, аларның икесенә дә шушы хәлләре көчле хисләр бирәләр иде.

III
Профессор Рубин Зиннуров турындагы мәкаләне «Ватаным Татарстан» газетасыннан Мәсгуть Ильясович очраклы рәвештә генә укып чыкты. Бу язма «Гаилә» кушымтасында, гадәттәгечә мактау һәм хөрмәтләү белән сугарылган, җил уңаена адашып очкан күбәләк рухында самими итеп язылган иде.
Беркатлылык Мәсгутькә соңгы елларда туктаусыз очрап торды. Шунлыктан монда да яңалык юк. Кешеләр шундый инде алар, мавыгып китүчәннәр. Әмма газетада бирелгән гаилә фотосурәтендәге күзләрен тутырып: «Син кайда?»— дигәндәй эзләнеп карап торган кара чәчле, якты йөзле ханым ниндидер дулкынлану бирде Мәсгутьнең күңеленә. Ул аңа ничектер бик тә якын, үз кебек тоелды. Ә кем ул?
Гомеренең диңгезе бай булган, инде агрофирма управляющие дәрәҗәсенә ирешкән, кырык яшьлеген узган калын җилкәле, күкрәп торган ир өчен күңеленә хатын-кыз сурәтенең ниндидер тәэсир ясавы бик сәер, әлбәттә. Мәсгуть азмы чибәрләрне учына салып иркәләмәде? Ә куенында авыр адымлы, олы гәүдәле, елдан-елга калыная барган хатыны Хәния булды. Алар ике кыз үстерделәр. Олысы инде кияүгә чыкты, оныклары да бар. Байлыгы ташып торган тормышлы, элеккеге берничә районны берләштергән агрофирма җитәкчесе Мәсгутькә кыз үстерү, аны кешечә кияүгә бирү мәсьәләсен чишү берни түгел. Ничә егетнең атасы, аның капка төбенә килеп туктап, йортка керергә дә оялып, улларын: «Тапкансың кыз!»— дип ачулана-ачулана, киленле булу хыялларын ташлап кайтып китә тордылар. Буйлары җитмәүне аңладылар. Боларның хәлләреннән кем дә хәбәрдар иде. Мал — малны тарта, диләр, бай — байны. Мәсгутьнең дә кодасы татарның черек байларыннан берсе булып, кыз белән угыл гына түгел, ул туйда кода белән кода кавышкандай, моңа кадәр булмаганча бөек гаилә нигезләнде.
Гомер елгасы мул суы белән ташып аккан кешенең күңеле күкләрдә йөзми, җиргә тәмам береккән була. Мәсгуть үзе эшләгән һәр авылда мәчет салдырып бирүне гадәт иткән көненнән бирле җанында илаһи тынычлык тоя башлаган иде. Барча хәйлә һәм мәкерләре аңа акыл хезмәтенең уңышы кебек аңлашылып, үпкән-кочканы да җәннәтнең хури кызлары, Ходайның махсус бүләк фәрештәләре нисбәтеннән күзалландылар. Ул хәзер дә, илленче яшенә таба барганы хәлендә, үзен, басса — тимерне изәрлек, сукса — өзәрлек, тәмам булдыклы егет итеп тоя. Аның янына килеп сүз башларга һичкем кыюлык итә алмый. Әйтсә — аныкы гына дөрес. Ул моны тиранлык дип түгел, мәртәбә хисабында санап йөртә. Юлына дошманы очраса да борылмый, таптап кына уза. Хәер, андый адәмнәрне күрмәгәненә дә ун-унбиш еллар бар инде. Аңа һәркем түбәнчелек белән баш ия: яшьләр сокланып карыйлар, өлкәннәр куркынып кала. Моңа кадәр яшәгән колхоз һәм совхозларның малларын ул биш-алты ел эчендә кырып-себереп йотты. Халыктан элекләрне бөртекләп җыеп чәчелгән игеннәрне дә, мал-туарны да хәзер аңардан кайтарып бирүен сорап килүче табылмады. Республиканың «базарга йомшак керү» сәясәте, колхозларны таратмый яшәтеп калдыру өчен тырышу төсе чыгаруы Мәсгутькә һәм аның кебек йөзләрчә рәискә бәхете иде. Алар үзара ярыша-ярыша диярлек әүвәле колхоз малларын иткә озата башладылар. Дуңгызы, сыеры, сарыгы шыплап төялгән олы КамАЗ машиналары казна өчен тырыша кебек иделәр, әмма алар бу малларны Мәсгутьнең һәм туганнарының кала кибетләренә илттеләр. Моңа әллә ни комачау иткән кеше дә юк иде. Ил башлыклары колхозларның талануына сатана кебек куана гына тордылар. Ни дисәләр дә җавап бер иде: «Халыкны ач тотарга ярамый, ач тамак кешене котырта гына ул, бунт-фәлән булуы бар!» Ә моңардан хәтта Мәсгуть тә шөлли. Әмма татарда булмаячак дип белә, чөнки бу милләтне руслар биш йөз елга якын бик шәп «тәрбияләгәннәр». Әгәр дә арадан берәр башбаштак, тамак киереп, халык мәнфәгате өчен дәгъва белән чыга икән, аның авызына калҗа төртүең дә җитә, явызланган эт ничек шунда ук селәгәен агызып арт аякларына баса һәм шыңшый башлый, әле генә шаран ярган адәм дә инде табаныңны яларга керешә. Ул бит азгын эт кенә иясенә өрә. И татарым, бичаракаем! Сиңамы инде күкрәк гайрәтеңне яшермичә сөйләшә белү бәхете тәтеячәк?
Ә менә Мәсгутькә тәтеде, чөнки нәрсә эшләгәнен ул һәрвакыт белеп, аңлап башкарды. Шәһәрдә берничә дистә ит кибетләре ачтырып, көн саен колхозның дүрт-биш сыерын, өч кешедән акт төзеттереп алып, авыру дип юкка чыгарды. Бу җинаять эшенә бик теләп, сандугачтай сайрап барырга теләүчеләр күп иде. Өлешләренә тигән сугым сөягеннән пешкән шулпаны йорт әһелләре чөмерде аларның, ә яхшы итләр шәһәргә китә, кибетләрдән бәя белән сатыла, акчага әверелә барып, Мәсгуть кесәсенә тасланып кайта тордылар. Байлыкның шулай исәбе-хисабы онытылды. Сүз чыкмасынга, эш гөрләп барсынга дип майлы калҗаларны түрәләре өчен дә кызганмады Мәсгуть. Шулай юмартлыгы белән танылды. Күрмәкчедән чүлмәкче рәвешенә керепме, ахмаграк рәисләр, төнлә белән колхоз фермасыннан мал чыгарып суйдырып, башын-тоягын тиреслеккә күмеп, иртән милиция чакыртып, алардан каракларны эзләтеп аптыратып дөрес эшләделәрме әллә? Ә Мәсгуть андый юләрләрдән түгел, угрылык итми, һәммә эшне канунча, актлар яздырып, гадәти тәртип белән, әмма үз файдасын гына күздә тотып алып бара белде. Тегеләрдән эчен тотып көлә иде. Афералар заманы икәнлеген ул акылының кырык беренче тартмасы эшчәнлеге белән аңлап алды. Дөрес, аның да зур-зур сум-суммаларын дәүләт «яндыргалады». Моннан да ул акыл тапты, учына агып керә торган акчаларны тотты да эшкә җикте, шәһәрдә төрледән-төрле фирмалар ачты. Ничәмә маркет-кибетләр, кафе-рестораннар, клуб һәм хәтта банк та аның кулына керде. Бер ел эчендә меңәр башлы җиде сыер фермасыннан берсе генә торып калды, инде сарыкларга, атларга күчте. Дуңгызларны бер селтәнүдә хәл кылды. Аның тутырма-колбаса цехларына ит табып җиткереп булмый башлады. Кайсыберләрен ул ике дә уйлап тормыйча япты (артык канлы вакыйгаларга диварлары да шаһит иде), алар урынына тегермәннәр кордырды. Әмма ит бизнесы төшемле-керемле иде, аңардан баш тарту — сулышын кысу кебек тоелып, ул арау-тарау хәлгә килә барган күрше колхозларны кулына төшерү хәсрәте белән яна башлады. Аны бер уе котырта торды: «Илгә яңа, акыллы хуҗа килсә — бетте баш, бүген эләктереп калырга, өлгерергә!» Дөньяда кешегә яшәү көчен дә, акылны да, дәрәҗәне дә акча, бары тик акча гына бирә икән дип инанып, аңлап эш итү аңа үзен дөньяның кендеге рәвешендә тоярга ярдәм иде...
Һәм ул менә кабат теге газетаны ачып, андагы фотога төбәлде. Әйе, сурәттәге ханым аңа бик тә яхшы таныш, ул — теге вакытта, студент вакытында дискотекада «эләктергән» татлы кыз Иркә иде. Кара әле, ничек сакланган, йөзендә җыерчыклары да юк, тик бераз җитдиләнгән, анысы, затлыланган. Бер дә ватылмаган, күрәсең. Монда Мәсгуть уттан суга, судан утка төшә-төшә, әүвәле тикшерүче-прокурорлардан курка-курка, аннары конкурентларының мәкереннән саклана-саклана тормыш алып барырга мәҗбүр булды. Аның белән бергә борчылып хатыны Хәния дә чәчләрен агартты, кәкре каендай бөкрәеп төште, ә бу, Иркә, карагыз, ничек курчак кебек сакланган!
Мәсгутьнең юктан гына холкы бозылып алды. «Профессор Рубин Зиннуров!»— дип кабатлады, гүяки Иркәнең ирен исендә калдырасы килә, шушы рәвешле ачу белән муенына барып ябышыр сыман үзен хис итә.
Борыны, җыерылып, югары чөелде. Ул һаман машинасында, руль артына утырган хәлендә, юл читенә тукталып, ял итә иде. Шушы уйларыннан, көнләшү һәм көтелмәгәнчә үчләнүләреннән соң, тешләрен кысып, ачу белән «Ленд Краузер»ын кабызды һәм атылып асфальтка чыкты да китеп барды. Артта ниндидер машиналар, тыелгысыз чинашып, тормозда тукталып, дөбер-шатыр бәрелешеп калдылар. Мәсгутьнең колагына пыяла ватылу тавышлары бәллүр савытларның чыңлавы сыман рәхәт тойгыларда килеп ишетелделәр.

IV
Мәсгуть гомергә үзен элекләрне дошманнары чолганышында яшәргә мәҗбүр ителгән, гаделсез кимсетелүче адәм кебек хис итте. Аның җаны кара урманга адашып кергән сарыкныкы шикелле иде. Әмма ул бүрегә әверелә белде. Үз максатыңа ирешәсең килсә, явызлыктан файдаланып, хәтта уң-сулыңны исәпкә алмыйча эш итәргә тиеш икәнлеген аңлап өлгергәнче ничәмә-ничә хаталар ясады. Иркә белән дә дуслыгы шулайрак килеп чыкты. Кызны үземнең кочагыма алып бетердем дигәнендә генә хаталы адымга намусы җитмәде. Гүяки аңа әнисе: «Нишлисең син, явыз малай? Мин сине йокысыз төннәрем, авыр көннәрем буе менә шушындый шакшы гамәл өчен үстердеммени?»— дип битәрләп әйткәндәй тоелды. Бу тойгы егеткә үз намусының газиз әнкәсе тавышы белән сөйләгән чаклар иде әле. Дөрес сүз буларак әйтелгән ул: намусы зур кеше азны күтәрә, намусы вак адәм күптән дә канәгать итә алмый, һаман башкалар өлешенә кул суза. Мәсгутькә «бүреләр» йөри торган юлга төшү өчен шактый чиләнергә, энҗедәй саф күңелен тутыкландырырга туры килде. Тормышы һәм башкаларның өлгесе аңарга кем һәм нинди булырга кирәклектә зур тәҗрибә һәм күрсәткеч иделәр. Шулар ярдәм итте...
— Иркә!
Мәсгуть, машинасын куалый биреп, руленә суккалап алды. Кызның олы кара күзләре, дулкынланып торган калын чәчләре, яңа мичтән чыгарылган татлы күмәч тәмен аңкыткан тын исе, башкасы — болар әлегә берсе дә аның хәтереннән чыкмаганнар... Яраткан булган икән бит ул аны!
Ә Хәнияне? Ирле-хатынлы ничә елларын гомер итәләр, балалар үстерделәр, әмма бер-берсен аңлау, үзара җанга-җан яшәү аларда булмады. Хәзер икесе бер тамырдан үсеп чыккан куш наратлар кебек, аларны бергә уздырган яшьлек, балалар, йортлары-маллары уртак тамырлы итә. Ә байлык — Мәсгутьнеке. Хәниясе нинди уйлар белән яши, кайсы юллардан йөри, кемнәр белән очраша — боларның берсе дә ирен кызыксындырганы булмады. Алар гүяки янәшә агып ятучы елга да иделәр. Мәсгутьнекеннән олы баржалар уза, ярларында зур шәһәрләр кала, агышын күперләр һәм буалар бүлә, ә Хәниянеке — тыныч кына, талларга сыенып, олы-кече авылларга кагылып, тауларны урап челтери. Әйе, аны да буалар, күперләр, хәтта вак-төяк басмалар бүлеп азаплыйлардыр бәлки?
Мәсгутьнең болар хакында башына еш кына төрле уйлар килгәләде. Хатыны үз эше, үз бизнесы белән яшәде, иренең авыр күләгәсе аңарга җитә иде булса кирәк. Күңеле-уе буш тормасынга хатынына да кибетләр тотты. Дөресрәге, кибетләрнең хуҗасы Мәсгуть атала иде. Аның янында, исемлектә беренче булып әлбәттә район хакимияте башлыгы, ахырында — авыл советы рәисе. Хуҗалар — «Аллаһы әкбәр!»дә яшәүчеләр. Исемлек саллы. Әмма калҗаның кисәкләре генә төрлечә: кемгә — тиен, кемгә — «кәбестә». Хәер, боларын хатыны Хәния яхшырак белә. Элекләрне конвертланган акчалар Мәсгуть кулы аша уза иделәр. Хәзер хатыны аны андый вак эшләр белән борчып тормый. Кибетләре дә кибет кенә түгел, маркет кибетләр челтәре! «Оялам, миннән булмый!— дигән хатыны, инде «глава»га кергәндә, киресенчә:— Бер очтан, бер башлаганнан, башка һәммә эшләремне дә бетереп чыгам!»— дип кенә җибәрә. Кибет эшендә нинди борчу бардыр инде ул? Товарны китертәсең яки китергәннәрен аласың да, берне биш итеп сатып җибәрәсең, бары шул гына. Хәзер бит сатарлык әйберләрен кая куярга белми аптыраучылар белән дөнья тулган. Кибетең бар икән, ташыйлар да ташыйлар. Алып калганыңа мең шөкер һәм рәхмәтләр әйтәләр. Керемең-чыгымың исәптә булса, калганында нинди кайгы? Янгынчысы-башкасы борчыса гына инде!
Болары белән Мәсгуть вакланып тормады. Аның өчен тормышы шушы рәвешле барганда — җай. Башлы-күзле булып йөрүендә кешегә, акылыннан бигрәк, дөрес гамәлләре ярдәм итә. Эт — эткә, эт— коерыкка салынудан бер нәрсә дә барып чыкмый. Әнә сарык-бозауларны буып гомер иткән, шуның белән тамак туйдырган бүреләр дә, тураганнарын чәчрәтеп, каргаларга өлеш итеп калдырып китәләр. Капкан майлы калҗаңны авызымда эретим, тартып алмасыннар дисәң, әүвәле кисәкләп, күзләрен томырып карап торучыларга бир, аннары синең сосканыңа кулларын сузып аптыратмаслар. Комсызлык аларда да бар. Ялгыз гына туенганыңны күрмәсләр димә.
Мәсгуть бу уйларны еш кабатлый иде. Акыл тегермәне һаман да шушы рәвешле әйләнә торды. Әмма заман үзгәрә, тегермән ташлары да, әйләнә торгач, шомара, бер җайга гына бөтерелә бирәләр икән шул. Озакламый «бүреләре» дә «сарыклар» булып тоела башладылар. Болай уйлавы аңа әүвәле курку бирсә, аннары гадәтенә әверелде. Хәзер көлке тудыра. Күңеле кытыкланып ала. Элеккеге мыскыллы каһкаһалары хәзер күңел уенына әверелде.
— Иркә!— диде ул, күкрәгендәге сулышын алыштырып.— Менә син кайларда икәнсең! Хәтеремнән чыкмыйча ничәмә еллар йөдәттең. Инде мин сине таптым!
Аның күңеленә гүяки чиксез хуш исле һава кереп тулды, күз алдындагы кырлар, болыннар, таулыклар саф сулы диңгез кебек тоелдылар. Хәтере шуларда олы кораб булып йөзде. Рәхәт мизгелләрне кичерүе хыялына тагын да дәрт бирде... «Бу — Иркәнең эше! Миңа атап шушы мәкаләне махсус яздырткан! Кайдалыгын белдертү өчен!»— дип пышылдады ирнең иреннәре.
Мондый табигый булмаган уй аның башына килгәне юк иде кебек, һәрхәлдә моңарчы кешеләрне ул үзеннән шактый түбән затлар итеп күрде. Алар барысы да булдыксызлар, үзсүзлеләр, кире-беткән ишәкләр! Күпчелеге — карак, урлашырга гына торалар. Колхоз басуыннан да ташыдылар, хәзер дә шулай итәргә теләкләрендә. Ярый әле яңа хуҗалар басу-кырларга, фермасына-башкасына ышанычлы сакчылар куйды, аларны баштан-аяк коралландырып, яхшы машиналарга утыртты. Басу-кырларда, ферма-ындырларда чит-ят техника күренсә, хәзер килеп җитәләр дә бугазлап алалар. Каракларга көн бетте, төн дә калмады.
Мәсгуть әле моны, әле тегене уйлауларына сәерсенмәде. Аның карашынча, теге, үзе кебек, колхоз малын «имеп» һәм «сосып» яткан рәисләр дә, иске төр хуҗалар да караклардан булмаганнар, хезмәтләренә күрә тиешлене генә алганнар. «Кемнең кулында — шуның авызында!» — менә дөрес сүз! Хәзерге хуҗалар да халык тудырган байлыкларга җиңел генә ия булмадылар, байлыкларын тырышлык белән таптылар. Менә шулай ул, туган! Башкача түгел! Халык ялкау бит, бик ялкау. Авызына төшкәнне дә чәйнәргә иренә. Хәзерге көндә эш кушарлык булдыклы кешене табып булмый. Кайсы — томана, башкарып чыга алмый, кайсылары — исерекбаш, дөмеккәнче шул хәлендә йөри, сәрхушлыктан чыга алмыйча интегә. Кая, кем бар? Ялкаулар һәм исерекләр белән дөнья тулды. Халык, череп, туфрак астында кала бара.
Мондый нәтиҗәгә килүе Мәсгутькә үзен әллә кем, саф, чиста, акыллы, булдыклы итеп тоярга булышты. Ул, мактанып, гадәтенә керткән сүзләрне кабатлады:
— Без булдырабыз!
Бу аның үз сүзләре түгел иде. Күңеле китек кичләрнең берсендә ул аны телевизордан ишетте. Шуннан бирле теленә йогып калды. Әүвәле түрәләргә ияреп кабатланган кебек хәтерен таркаткандай тоелган бу сүзләргә ахырда тәмам ияләшеп җитте, аларны бисмилласына әверелдерде. Менә хәзер дә шушы сүзләр аның күңел бүлмәсенә ак келәм дә, киң канат та җәйделәр, ул шуларга утырып очучы әкияти егет тә, күкләрне сәяр итәргә күтәрелгән кош кебек тә тойды үзен. Шушы мәлендә бөтен бар дөньялык кечкенә генә туп булып калгандай хис ителде, хәтта юлдан узып баручы машиналар да вак бөҗәкләрдәй иделәр. Мәсгуть аларны сытып үтәр, моны бернинди авырлыксыз башкарыр сыман, ә тупка тибеп җибәрер... Әмма акылы, куәт алырга өлгереп, аны бу саташулы уйларыннан табигый халәтенә кайтарды.

V
Күңелеңдә нәрсә булса, иртәме-соңмы шуңа ирешәсең икән аны. Әгәр дә шигырь уты булса — шагыйрьгә, акча хәсрәте икән — янчыкка һәм капчыкка. Менә шулдыр инде ул адәм баласының язмыш дигән нәрсәсе?
Иркәнең аяклары бик тә матур, буыннары тулып-тулышып торган, йомры-йомры иделәр. Мәсгуть аны караватка утыртыр иде дә, башын кызның тезләренә салып, куллары белән биленнән кочып алып, шуларга капланып ятар иде. Иркәнең тәне буйлап гүяки тараканнар йөгерә, иреннәре алсуланып кызарып бүртәләр, алардан татлы тәм саркып чыга. Мәсгутьнең учлап-учлап каен җиләге ашаганы бар. Нәкъ шул тәм. Әмма парлы сөттә изелгән камырдан пешерелгән каен җиләкле кабартмалар тәме! Кайчандыр, бик кечкенә чагында ашаган иде ул аларны. Әбисе пешергән иде. Башка татырга туры килмәде. Инде менә хәзер Иркәне ашап бетерер иде. Хәтере яңара... Салам, парланган йомшак башак исе!..
Иркә кыска итәктән йөрде. Аның тезләре дә матурлар, калган җирләре дә түгәрәк-түгәрәк күмәч сыманнар. Тулышып торалар. Әмма ниндидер килбәтсезлек, юанлык, симезлек белән түгел, бәлки зифалык һәм затлылык белән...
Мәсгуть, ничәмә хатынны-кызны куеныннан уздырган ир кеше буларак, бары тик хәзер генә, бүген генә Иркәнең аякларын-сынын бөек талант иясе сынчы ясагандыр дип уйлап алды. Андый зифалыкны, затлылыкны ул башка очратмады. Күпчелек хатын-кыз тутырылган тавык кебек була, гүяки барча тән өлешләре аерым-аерым эшләнелеп, үзара бөтенлек хасил итсеннәр дигән сыман ябыштырылып куелган чүлмәкне хәтерләтәләр. Җитмәсә эчләрендә нәрсәләр барлыгы да билгеле түгел. Аларга тагын да нидер тутырырга мөмкин. Чама белми ашыйлар, онытылып эчәләр, кул-аяксыз йоклыйлар.
Эһ Иркә, ул андыйлардан түгел иде...
Бу уе Мәсгутьнең тагын да күңеленә тиде. Ул инде менә ничәнче тапкырдыр Иркәне чишендереп, иркен кочагына салып, рәхәтен татыйсы килүдән шашынып ала. Шушы көннәрдә бу вакыйганың ничек буласын уңында-сулында үлчәп тә куя. Кунакханәнең иң якты һәм бай җиһазлы бүлмәсе дә, рестораннан китерткән сый-хөрмәте дә, бүләккә тәкъдим ителгән энҗеле алкалар да — болар һәммәсе булырга тиешләр! Башкача андый ханымнарны аяксыз-кулсыз итү ярамый!
Мәсгутькә бу планын тормышка ашыру өчен бары тик Иркәнең кесә телефоны номерын кулга төшерергә, берничә шалтыраткалап алганнан соң, җай белән кунакка чакырырга гына кирәк. Барыбер Казанга барып-килеп йөрелә. Билгеле, көнендә эшләрен бетереп, төн урталарына да кайтып китү гадәтендә бар. Әмма бу юлы алай итмәс, бер кичкә, кирәксә икесенә, бәхетенә күрә икән, хәтта өчкә кадәр калыр. Хәзер һәркемдә кесә телефоны, эше өчен артык кайгырмас, шуннан гына әмер юллап ятар. Дөрес, күзләренә хуҗа абзалары чалынмаса, хезмәтчеләр койрыкны сыртларына салырга гына тора. Ике кулларына бер эш, шуны да яратып бетермиләр. Әмма берсенең дә урыннарыннан китәселәре килми, ябышып яталар.
Мәсгуть шунда Кәтәнә Халисәне уйлап алды. Элекләрне бу ханым район башлыгы урынбасары иде. Борча кебек гел борчып торучан, диделәр аны. Мәсгутьнең укып бетереп, эшкә урнашып алган чаклары. Ә Кәтәнә Халисә көн дә диярлек килеп җитә. «Мин сезне шефлыкка алдым!»— ди, Мәсгутьнең яныннан китми, бар эшләренә тыкшына, җитмәсә каныга. Ә кайвакытта йомшара, мәче кебек сыпыргалана. Егет аңлап бетерә алмый. Автопарк хуҗалыгында мөдир булып эшләүче Хәйрулла агай:
— Бу борчага да кара айгыр кирәк булган, ярамаганмы корчаңгы тай!— дип әйтеп салмасынмы?
Мәсгутьнең акылын җил алмаган, шунда ук аңлады: Халисә ханым аңарга кочагын җәйгән. Булды гына! Мәсгутьме инде каршы? Шушы борча бит районда зур эшләрне хәл итүче хатын. Егеткә рәислек кәнәфие кирәк. «Үпкән-кочкан — җилгә очкан» диләрме әле? «Җәлке штули»?
Мәсгуть шул ук көндә Кәтәнә Халисәне каенлыкка алып китте. Ханым да чәйләнеп-майланып аптыратмады, егетне үзе тотып ашады. Шактый сусаган булып чыкты. Мәсгуть яшел чирәмгә чебен кугалап сузылып чалкан ятканында үзен инде колхоз рәисе итеп тоя иде.
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.
Следующий - Мәхәббәт Уены - 2
  • Части
  • Мәхәббәт Уены - 1
    Общее количество слов 4472
    Общее количество уникальных слов составляет 2406
    34.2 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    49.1 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    57.5 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Мәхәббәт Уены - 2
    Общее количество слов 4500
    Общее количество уникальных слов составляет 2335
    36.4 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    51.9 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    60.5 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Мәхәббәт Уены - 3
    Общее количество слов 516
    Общее количество уникальных слов составляет 396
    52.7 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    65.2 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    71.7 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов