Latin

Күршеләр - 1

Общее количество слов 4505
Общее количество уникальных слов составляет 2108
34.0 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
48.3 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
56.4 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
КАТНАШАЛАР:
Биктимер - элек ялчы, хәзер колхозчы-бригадир.
Галимә - аньң хатыны.
Нурый - Биктимернең энесе, комсомол ячейкасы секретаре.
Мөршидә - Нурыйның йөри торгам кызы.
Әпрәй - ялкау.
Күрше Гайфулла - кулак, колхоз члены.
Дружинин - комсомол эше буенча политбүлек начальнигы ярдәмчесе.
Гыйлман - байның эшләүчеләре өстеннән караучысы.
Гәрәйша - колхозчы.
Колхозчылар, колхозчы хатын-кызлар.

БЕРЕНЧЕ ПӘРДӘ

Болыңлык, кошлар сайрый... Күл ягыннан үрдәкләрнең бакылдашуы ишетелә. Көн эссе. Пәрдә ачылганда 4-5 егет печән чабалар. Аларньң чалгы селтәүләре ирексездән, буйсынучанлыктан гына эшләүләрен күрсәтә. Алар чалгыларын бертигез, салмак көч, авырлык белән, ачулы, изелгән йөзле хәлдә тоталар. Артта моңлы гына, сузып кына гармун авыл көен уйный. Бераздан соң чалгы янау уңаена егетләр жырлыйлар.

Байлар кия каракүл,
Без киябез эшләпә;
Ходай бәхетне бирмәсә,
Баеп булмый эшләп тә.
Биек-биек бит әле
Биек тауның итәге.
Бу дөньяның эрәхәтен
Без күрмәдек бит әле.
Чалгы янаулар һаман акрыная, шул вакыт сәхнә артыннан Гыйлманның ачулы тавышы ишетелә: «Ах, каһәр сукканнар, нигә туктыйсыз. Эшләргә, кызу селтәргә!!!» Егетләр тавыш ишетелгән якка борылып карыйлар. Халыкка карап бердән авыр тын алалар да чалгы селти башлыйлар.
Биктимер.
Алай да безгә нужа,
Болай да безгә нужа,
Өстә кием ничек туза,
Яшь гомер шулай уза!
Җыр туктый, гармун дәвам итә. Ләкин чалгылар яңадан әкренли башлыйлар. Иң элек чабучыларның алдында баручы Биктимер туктый, аньң артыннан калган чалгылар да туктыйлар. Бары да, жиңнәре белән тирләрен сөртә-сөртә, бая тавыш килгән якка карыйлар.
1 - егет. Күренми, печән җыючы хатыннар янына киткәндер.
Биктимер. Китсә дә, килсә дә артык эшләп булмый, егылып үләргә генә калды. (Битенә кунган черкиләрне куа.) Черки куарлык та көч калмады. (Бары да покусларга авалар, тәмәке тартырга тотыпалар. Паузадан соң Биктимер кызу гына урыныннан тора.) Егетләр, килә. (Бары да сикереп торалар да чалгыларын алалар.) Шаярып кына әйттем, теге ата күркә түгел (тавышын йомшартып) минеке килә, минеке. (Егетләр тагын утыралар, чиләк белән аш күтәргән Галимә керә.)
1 - егет. Менә байның сые да килеп җитте.
Биктимер. Байның сыен дошманга ашарга язмасын инде. Я, карчык, ни белән сыйлыйсьң?
2 - егет. Егетләр, бүген җомга, аш та килешер җанга. (Бары да чиләкне әйләндереп алалар.)
1 - егет. Сәйфи, иң элек өч тапкыр чилэәкне әйлән.
2 - егет. Була ул, җомга ашы корсакка бәйрәм. (Чиләкне әйләнеп чыга.)
Биктимер. Шауламагыз, хәзер байның сыен карыйбыз. (Чүмеч белән чиләкне бутый, бары да шатла-нып каран торалар. Ләкин чиләкне бутаган саен аларның шатлыклары сүнә бара.) Байның сые һаман сыек. (Бары да күңелсезләнәләр, ашый башлыйлар.) Үзебез куертмыйча, куермас, ахры!
Галимә. Байлар казанында пешкән дигәннәр иде миңа.
Биктимер. (тешен кысып). Бозау ашаталармыни! (Әкрен генә гармун уйный башлый.)
Байлар, байлар бал эчә,
Урта байлар сыра эчә.
Безнең, кебек ярлы, ялчы
Ярдан ятып су эчә.
Галимә. (Биктимергә). Шакир абзый аскы өйдэн чыгыгыз, анда приказчикларны күчерәм, сез бозау арасына күчегез, ди. Әй, ходаем, тагын ниләр күрәсебез бар икән. (Елый. Биктимер ашарга дшг алган кашыгын ташлый.)
Биктимер. Бозаулар янына диме?
1 - егет. Дияр ул.
2 - егет. Бай шул ул.
Биктимер. Без соң, без бозаумыни?
3 - егет. Безме, без?
4 - егет. Күрәсең ич, без үтә күренәбез.
1 - егет (киеменә күрсәтеп.) Без өтекләр!
Биктимер. Безнең якта да бәйрәм булыр әле, егетләр!
2 - егет. Ярый инде, тамак туймаса да, корсак күпте.
3 - егет. Күз күрде, тамак туймады, чутки йөрәк ялганды.
4-егет. Байларның укый торган гәжитләрен яндырыйк әле. (Егет чиләк өстенә ябып китергән газетаны ерта, бар да тәмәке төрәләр.)
Биктимер. Төрүне генә беләбез. (Төтенен өрә.) Зәңгәр төтеннәр белән әллә нихәтле файдалы сүзләр оча торгандыр. Безнең күзләр төтеннәрне генә күрәләр шул.
1 - егет. Без кара халык, кара халык инде, Бикти­мер. Безнең баш эшләми, шуна күрә укый алмыйбыз.
2 - егет. Сөйләдең сүз, кылый куз, укый алмыйбыз, имеш. Укыр идең дә, кем укыта соң сине?
3 - егет. Булмый ул бездән. Бөтенебез укыгач, байның эшен кем эшләр?
Биктимер беренче егеткә көз кыса, чыгарга күрсәтеп башын чайкый, читкәрәк китәргә дигән мәгънәне аңлатырга тырыша. Ләкин егет аңламый.
1-егет (корсагын тотып). Карар күзгә корсак аллага шөкер күренә. Ә менә чалгыны бер-ике селтәп жибәрсәң, һава шикелле пыш итеп чыга да бетә. (Бикти­мер ике күзен дә кыса, ачулы караш белән чыгарга атлый.)
1-егет (аңламаган сыйфат белән). Нәрсә син, Биктимер, күзеңне мелт-мелт йомасың? Күзеңә чүп кердеме әллә?
Биктимер. Их, син, егет шәрәмәте! Син күз йомганны да аңламыйсың икән. Ике кеше барында өченчеләр артык дип күз кысам мин. Егетләр, туп-турысын гы-на турылап әйткәндә, сез беразга үкчәгезне майлагыз әле. Без карчык белән бераз дөнья хәлләрен сөйләшеп алыйк.
1 - егет. Әллә кайчан шулай диләр аны!
2-егет. Сөйләшеп кенә димә инде, ичмасам. Покус түшәк булыр, әйдә рәхәтләнеп калыгыз. Барыбер шуннан башка рәхәте юк дөньяньң.
3-егет. Киттек, егетләр. (Биктимер Галимә янына бара башлый.)
4-егет. Тукта, тукта, без киткәнне көтегез.
Егетләр сәхнә артына югалалар.
Биктимер. Их, Галимә җаным! Юньләп күрә дә алмыйм бит үзеңне. Көн дә эш, төн дә эш! Ә арткан җир юк.
Галимә (кәчләнеп елмая). Тиздән артабыз, Бикти­мер, өчәү булабыз ич. (Покуска утыралар.)
Биктимер. Байны мал басар, ярлыны бала басар, диләр. Анысы булыр. Әле кайчан гына син кыз идең. Мин егет идем. (Пауза.) Кара әле, безнең малайга 8 ай була бугай. Сиңа эшләмәскә кирәк иде инде. Я малай­ны төшереп калдырырсьң.
Галимэ (үпкәләп). Ата булырга белде, баласына ничә ай икәнен дә белми. 8 ай ярым булды инде. Балалы корсак белән идән юуньң авырлыгын белмисең син, Биктимер. (Күзеннән яшь чыга, елый башлый.) Бер иелүе ни тора. Тын алырга ирек бирми бит ул. Әй ходаем, тусын иде инде тизрәк. Сиңа охшаган (Биктимернең күкрәгенә башын куя), аяз көннең күге кебек зәп-зәңгәр күзле малаебыз булсын иде.
Биктимер (Галимәне кочаклап.) Юк, кыз булсын иде, мин кыз яратам.
Галимэ (кочактан ычкына башлап). Ә, кыз яратасьңмыни син. Әйтәм, ничә айлыгын да белми.
Биктимер. Синең төсле карлыган күзле кыз ту­сын иде дим. Ә син әллә нәрсәгә борасың.
Галимэ. Ни булса да, үзебез кебек бер хәерче бу­лыр инде.
Биктимер. Иясенә күрә биясе дигәндәй, үзебезгә охшар инде, курыкма!
Галимэ. Туып та җитмәс: «Әнисәү, сөтти бил!»- дип, сөт сорый башласа, нәрсәңне эчертерсең. Әй, бу дөньяның тигезсезлеге. Берәүләр сыер сава, берәүләр мөгезен тота шул әле.
Биктимер. Сыерын уйлаган да юк инде, мәче баласы хәтле бер кәҗә бәрәне генә булса да ярар иде әле. Эшләгәнеңне эт, башыңны бет ашагач, булмас инде ул, Галимә! (Галимә елый, Биктимер башыннан сыйпап юата.)
Галимэ (эчен тотып). Әбәу, ходаем, яңадан борып алды. Тагын кузгалырга чамалый, ахры. Һич авыр нәрсә күтәрергә ярамый...
Биктимер. Әх, дөньясы - ут оясы!
Галимэ. Язмыштан узмыш юк инде ул. Ярый, мин киттем, орышырлар. (Китәргә тели.)
Биктимер. Барыбер кайтып-нитеп тә булмый. Бер үбим әле, ичмасам. (Үбә, ул арада кырын каран Гыйлман килеп керә.)
Гыйлман (камчысын селтәп). Көпә-көндез кочаклашып утыралар бит, хәерсезләр. Әйдә марш, югал. Менә бу мичкәне тутырып куй. (Мичкәне тибеп җибәрә, ике чиләк күтәреп Галимә чыгып китә. Биктимер белән Галимә аерылалар.)
Биктимер. Кара әле, Гыйлман абзый, Галимәнең 9 га китте. Байга әйтү кирәк иде. Хайванны да йөкле вакытта эшләтмиләр бит.
Гыйлман. Ә, аны әйтәсеңме, бияңне әйтэсеңме? Бия колынласа, байга тай була, ә синең ике аяклы бияң бозауласа, ни аллага, ни муллага. Хәер инде, иясенә күрә биясе, ди. (Көлә.) Хәерче булгач, парланмыйлар аны, печән өстендә болай да ничево парланасың бит, ә? (Гыйлман сөйләшкәндә, Биктимер ачуыннан чал-гы сабы белән җирне чокып тора.) Давай-давай эшкә, башка эт ашыклары кая? Парлана башлагыз. (Каш өстенә кулын куеп еракка карый, кычкыра.) Әй, кайтыгыз, кайт, әрәмтамаклар! (Бераздан куркышып егетләр керәләр.)
Гыйлман (күкрәк кесшәсеннән кечкенә кенәгә чыгарып, нидер яза). Яздым. Ярты сәгать суган сатып утыруыгызны яздым инде. Ансы чигергәнский булыр. (Гыйл­ман мыегын бөтереп, чыбыркысы белән биленә таянып елмаеп тора. Егетләр яңадан печән чаба башлыйлар. Сәхнә артыннан әкрен генә, моңлы гына гармун уйнаган ишетелә.) Кызурак селтәнегез, ато үзем селтәп җибәрермен. (Камчысын селти. Егетләр чырайларын сытып, көчләнеп селтәүләрен кызуландыралар.) Әһә, са­мом деле, парлана башладыгыз?! (Көлә, мыегын бөтереп, биленә таянып карап тора. Чалгы селтәүчеләрнең хәлләре бетүе сизелә.)
Егетлэр гармунга кушылып җырлый башлыйлар.
Машинаның тәгәрмәче
Нигә сигез булмаган?
Бу дөньяньң эрәхәте
Нигә тигез булмаган?
Безнең авыл зур авыл,
Кыйбладин килә давыл.
Бәлки, рәхәт көннәр булыр,
Хәзергесе бик авыр.
Җыр җырлангач, ике чиләк су күтәреп Галимә керә. Ул «Алла, эчем, эчем!» - ди дә чиләкләре белән егыла. Гыйлман кызу гына Галимә янына килә.
Гыйлман. Чиләкләрне яньчеттең, әрәмтамак! (Галимәгә суга, Биктимер йөгереп килеп Гыйлманга сугарга кизәнгәндә, егетләр тотып калалар.)
Биктимер. Кулыңны кыскартырмын мин синең, бай эте!
ПӘРДӘ.

ИКЕНЧЕ ПӘРДӘ
Биктимер өе. Агач сандык өстендә сәләмәләнгән корамалы юрган. Түрдәге сәке өстендә, тәртипсез рәвештә, каралган мендәрләр өелгән. Пәрдә ачылганда, Биктимернең хатыны бала тирбәтеп утыра.

Галимэ (баланы тирбәтеп, бишек җыры көенэ).
Әлли-бәлли итәр бу, Казаннарга китәр бу,
Казаннардан кайткачтын, гыйлем булып җитәр бу.
Без хәерче ата-ана колхозга кердек, бала,
Атан колхоз кешесе, тик анан каршы бара.
Элек атаң, мескенем, байга эшләп көн күрде,
Хәзер, баерга теләп, колхозга килеп керде.
Тот капчыгьң зур ачып, тик үзең китмә качып,
Сиңа баю сөрсегән, китәрсең утка басып.
Җә, юләр төгәл диген инде син аны. Кермә, кермә, эшләр кулыбыз юк, харап булырбыз, дидем мин анар. Ә ул, керәм тек керәм, имеш, ил күргәнен мин күргән, ди. Күрдең инде пычагым. Элек байда җилкә череттең, хәзер колхоз өчен җилкә черетәсең. Көн-төн эш. (Бераз уңайсызланып.) Дөньясында 35 ел торам, бер рәтләп рәхәт күргәнем юк. Әгәр колхозга кермәгән булсак, бәлкем, баеган булыр идек. Сәвит власына кадәр кәҗә күрмәсәк, ә хәзер кәҗәле булган идек. Ә колхоз булмаган булсак, бәлкем, сыерын да сауган булыр идек. Шулхәтле әйттем, алма ат, алма, дидем. Сыер алсак уңарбыз, дидем. Имеш, атсыз-канатсыз булып йөрер хәлем юк. Барыбер канатсыз калды. Ә менә сыер булса, әле ул обшыйга китмәгән булыр иде. Хәзер кинәнеп гебердәтеп сыер савар идек.
Шул вакыт ишектән йөткерә-йөткерә Гайфулла күрше керә.
Гайфулла. Исәнме әле, Галимә, күрше өйдә юкмыни?
Галимэ. Әй, сау гына йөрисеңме әле, күрше. Соң, безнең Биктимерне кайчан өйдә күргәнең бар? Эш өчен яратылган нәрсә инде ул.
Гайфулла. Элек байга, хәзер колхозга диген.
Галимә. Бер дә харап инде. Торып-торып җен ачуларым чыга. Тотты бердәнбер карап торган атыбызны да колхозына илтте дә бирде. Үзе бит тезгененнән тотып илтте. Үз кулы белән. Ә сыер алган булсак...
Гайфулла. Сыер гына түгел, акыллылар сарыкларына кадәр суеп бетерделәр.
Галимә. Безгә дигән сарыклар тумаган әле.
Гайфулла. Көн дә бер яңа хәбәр авылны болгата. Бүген дә бер гәҗит килгән.
Галимә. Ни бар соң, сугыш-фәлән мәллә?
Гайфулла. Сугышы турында анысы әйтергә дә юк инде. Коры дарыга ут кабынырга гына тора. Япуннар белән кытайлар безнең җиргә басып керә башлаганнар, ди.
Галимә. Шулай тагы сугыш булырмы икән?
Гайфулла. Ансы, сугыш булса, чорт с ним дигәндәй, бер хәерле ягына әйләнер иде әле. Менә монда үз хәлебез хәл.
Галимә. Нәрсә булган тагын?
Гайфулла. Шул япуннар белән кытайлар гранитсадагы авылларны яндырып, монда таба киләләр, ди. Һэр кешенең өенә кереп, колхозмы, колхоз түгелме, дип сорыйлар, ди. Колхозларны бер якка, колхоз түгелләрне икенче якка тезәләр, ди. Колхозларга, сез совет власы яклы, дип, әллә нинди воздых җибәреп тончыктырып үтерәләр, ди.
Галимэ (башын селкеп). И ходаем, бар икән күрәселәребез.
Гайфулла. Колхоз булмасаң да начар, булсаң да. Бигрәк тә безнең ишеләргә. Әле колхозга кергәч кенэ бераз тын алдым. Менә сезгә ашыгырга кирәк түгел иде. Күпкә түзгәнне бер-ике айга түзгән булыр идегез.
Галимэ. Минем сүзгә колак саламыни ул, аньң үз сиксәне сиксән. Колхозга керүгә дүртенче ай бара. Бер дә арткан-ниткән тешебез юк. Бер сарфинкә яулык алдык та үзенә риҗинка, миңа бер сатин кулмәк. Рәҗе, бу арту.
Гайфулла. Бергә эшләп, рәҗе, кеше бая. Уртак малны эт җыймас, дип, бабайлар белми әйтмәгәннәр инде аны. Җәллим мин шул Биктимерне, колхоз эшенә артык бирелеп эшли. Үзен үзе белештерми эшли. Рәҗе, алай эшләргә ярый. Ул бит үзеңнен эш түгел лә, мир эше лә ул.
Галимә. Әйтмә дә, сөйләмә дә, күрше.
Гайфулла. Ачуың-ниең килсә килер, Галимә килен, мин анны, прәме, дурак дим.
Галимә. Дурак, дурак, башы-аягы белән дурак.
Гайфулла. Ә урыслар әйтәләр, работа дурака любит, ди. Мөселманчасы, эш юләрне ярата, дигән сүз була. Хи-хи-хи. Җәллим мин Биктимерне. Ачуың-ниең килмәсен, Галимә килен, моны тик йөрәк янганнан гына, үз кеше итеп кенә әйтәм. Җәллим мин ул Биктимерне, ай, җәллим. (Пауза.) Бит мин дә анын кебек колхоз лабаса. Ә мин эшнең вакытын беләм. Кеше-кара булганда, җәһәтрәк кыймылдыйсың аны - карал торучы күз юк икән, үз көенә генә селкенәсең (Пауза.) Колхозлары белән ташка улчим нәрсәләр. Бер рәтләре-чиратлары юк.
Галимэ (кызыксынып). Нәрсә булган тагын, әллә тараламы?
Гайфулла. Син менә дөньяга чык, күрерсең хикмәтләрне. Барын да үз колагың белән ишетерсең.
Галимә. Ни булган?
Гайфулла. Быел көзгә булыр әле хикмәтләр. (Галимәнең колагына иелеп.) Былтыр бит ничә дисәтинә арышны аяк өстен калдырдылар. Ташка үлчимнәр. Әйтсәң ярамый, син начар, син колхозга аяк чаласьң. Алар шул хәлләренән килмәгән көйгә күп чәчеп советка яхшы атлы булмакчы булалшр. Чыгымларга телиләр дә шул, шалиш, барып чыкмый. Дәрт бар, дәрман юк, кесә бар, карман юк. Ул колхоз дигәннең тишеген тутырырга, ай-һай, күп кирәк булыр. (Пауза.) Узган ел кәбестә дә утыртып карадык.
Галимә. Утыртсани?
Гайфулла. Оптым илаһи корт ашады да бетерде үзләрен.
Галимэ. Шулай диделәр бугай шул.
Гайфулла. Ишеттеңме, сезнең өчен тагын бер әйбәт приказ чыккан?
Галимә. Яхшыга төгелдер әле.
Гайфулла. Барлык балаларны җыеп яслегә алырга, балалы хатыннарны барын да эшкә куарга, ди.
Галимә (кинәт бишеген туктата). Ә, яслегә! Әй ходаем, бар икән күрәселәребез.
Гайфулла. Яслене үзең беләсең инде, күрше. Үткән ел Себердә бик күп колхозларда ясле балалары өч көндә чебен кебек кырылып беткәннәр иде. Әле үз күршебез булгач, телгә ни килде шуны сөйләшеп утырдык. Монда сөйләшкән монда калсын инде, күрше.
Галимә. Аның кешесе мин түгел, күрше.
Шул вакыт кызу-кызу гына Биктимер килеп керә дә, бүреген кадакка элә, хатыны белән күршене күрми, сөйләнә.
Биктимер. Көн эшлим, төн эшлим. Чорт белә, күпме эшлим. Теге «читавык» эйтә: «Биктимер абый, бу айга синең бары 20 генә труддинең бар», - ди. Ни ушто шулай гына икән? (Уйлана.)
Гайфулла. Ә, Биктимер күрше. Без дә как раз шуны сөйләшеп утыра идек әле. Кешене эшләтәләр дә эшләтәләр, ташка үлчимнәр. Ял көне юк, йокы юк, ашау юк, эш тә эш.
Биктимер. Сезгә сөйлиммени мин аны. Хәзер колаклары торып өлгерде. Үз-Үземә зарланам ла.
Гайфулла (халыкка Карап). Синең кебекләрнең йөрәгендә шундый зарлар күрбрәк булса, бик шәп булыриде ул. (Биктимергә.) Без дә зарланып кына сөйлибез, күрше. Ни әйтсәң дә, колхозга каршы тел тидереп бул­мый инде. Үз колхозыбыз бит.
Биктимер. Сезнеке шул. Ә аны безнеке итәргә ки­рәк.
Гайфулла. Ул инде барыбызныкы да. Тик менә эшне бераз чамалабрак кирәк иде. Хәер, бездән зурраклар бар, белә торганнардыр инде. Бертуктамый эшләп торырга адәм машина түгел ул. Машинаны да ял иттерәләр. Ял иттермәсән, казаны шартлый башлый бит аньң, ташка улчим.
Биктимер. Сезнең кебек итәк астыннан колхозга каршы ут йөртергәмени?
Гайфулла. Ни сүзең бу, Биктимер? Ут йөртеп нишләдем мин? Үз өлешемә тигәнемне эшли барам, кар­шы барганым юк ла.
Биктимер. Алма агачыннан ерак төшми инде ул. Беләбез сезнең кайсы шөребегез бушаганны, шуны борасы бар. Вакыты җиткәч, шундый итеп борырбыз әле. Шундый итеп борырбыз.
Гайфулла. Исең дә китәр диген, хи-хи-хи. (Көлә.)
Биктимер. Күрерсең.
Гайфулла (җитдиләнеп). Әй Биктимер күрше, син бүген бөтенләй кире ягьң белән торгансың, ахры. Гел кирле-мырлы сөйләнеп торасьң.
Биктимер. Серенә төшенә башладым инде мин аньң. Порядка юклык колхозда билчәннәр барлыктан икән ул. Читаватыннан шикләнә башладым. Председательнең грамотасы җитми, башы каткан.
Гайфулла (сүзне башкага бора). Мин сиңа бер кечкенә йомыш белән килгән идем, күрше!
Биктимер. Сөйлә, тьңлап карыйк.
Гайфулла. Миңа диствителнә колхоз члены дигән бер язу кирәк иде.
Биктимер. Нигә тагын ул?
Гайфулла. Хатын авырып тора, больниска барып кайтырга иде.
Биктимер. Ул эш өчен секретарь бар ич.
Гайфулла. Секретарь районга киткән, ике-өч көнсез кайтмый, ди.
Галимә. Кай җирләре авырта, күрше?
Гайфулла. Бер дә башыма чыдый алмыйм, ди.
Галимә. И алланың эшләре, илдә кизү бар бугай шул.
Гайфулла. Русча булса шәп булыр иде, ату, мөселманчасыньң базары төбән йөри аньң.
Биктимер. Мин бит русча яза белмим.
Гайфулла. Син укып йөрдең ич.
Биктимер. Йөрсәм, мин бит яңалифчә укыдым. Син үзең русча да яза беләсең ич.
Гайфулла. Үзең язсаң нихорошодан яхшы түгел инде ул. (Галимәгә.) Нурый кайда соң?
Галимә. Ячәйкәсенә киткәндер.
Гайфулла. Алайса, шунда әйләним әле. Хушыгыз. (Чыга.)
Га л и м ә. Хуш. (Пауза.) Күрше кешегә шулхәтле каты бәреләләрмени? Күрше хакы алла хакы диләр. Бе­раз оялырга кирәк. Кеше белән сөйләшә белмисең.
Биктимер. Кешемени ул... сиздеңме тишек борыннынң нишләп йөргәнен? Документ хәстәрли, күбрәк хатынкызлар тирәсендә әйләнә.
Галимә. Төкерәм аның шикелле бөкре бүкәннәргә.
Биктимер. Ул яктан дип әйтмим. Андыйлар алар хәзер хатынкызлар арасында коткы таратырга яраталар. Алардан ераграк булуны күрше итәргә кирәк.
Галимә. Ярар, чит кеше кадалсын әле, монда үз хәлем хәл. Әйттем бит мин сиңа, башта ук әйттем! Кермик, кермик, дидем. Шәт, каным ук сизгән икән. Якты көн йөзен күрмисең бит. Элек булды элек, хәзер инде тагын...
Биктимер. Элек кемгә иде дә, хәзер кемгә? Ул сразы булмый бит, Галимә. Менә син атасыннан аерылып башка чыккан кешене генә алып кара. Еракка барма, абыеңны гына ал. Атаңнан башка чыкканда ние бар иде аньң? Иләк-чиләкләре дә юк иде бит. Әкертенләп аякка басты: ат алды, сыер алды, йорт салды. Колхоз да менә башка чыккан кеше күк, бүген кайбер нәрсәләре җитешми икән, иртәгә алары да булыр.
Галимә. (кашларын җыерып, ачуланып). Булыр, көтеп тор әле син кызыл кар яуганын.
Биктимер (иркәләп). Булыр, Галимә, кайгырма, бары да булыр. Менә иртәгә уракка төшәбез. Тик менә колхозның, кул көчләре генә җитешеп бетми... Галимә, быел сиңа да... Галимә. Ә бала?
Биктимер. Ясле ачабыз.
Галимә. Юк-юк, актык баламны да үтерер хәлем юк. Шакир байга эшләгәндә үлгән балаларым да житәр. Ул яслеләрегезне башыгызга каплагыз. Миңа өйдә дә эш җитәрлек.
Биктимер. Ул кадәр колхоз җирләрен кем генә җыеп бетерер икән соң?
Галимә. Анысында минем эшем юк.
Биктимер. Барлык эшләучеләребезне бу эшкә тартырга кирәк.
Галимә. Тартасыз инде, эшегез һаман тау астына тәгәри. Иштегез инде ишәк чумарын, кырдыгыз.
Биктимер. Дөрес түгел!
Галимә. Шул колхозьңа кульң-тырнагың белән ябыштың инде. Әллә, шәт, сихерләделәр.
Биктимер. Әй Галимә, колхозны без дә кире каксак, ул ни булып чыгар?
Галимә. Ни булсын, пычагымамыни үзеңә файдасы булмагач, ник тә чәнчелеп китми?
Биктимер. Колхозны яхшырту безнең үз кулыбызда.
Галимә. (кызып). Кулыгызда, кулыгызда, кырды­гыз инде бик. Минем ризалыктан башка колхозыңа кердең, каршы килдем, санга да алмадың. Әнә яхшыра, менә яхшыра дип, куык очыртып йөрдең. Гелән артка, гелән кирегә.
Биктимер (тәмәке чорный). Безнең колхозның, кайсыдыр бер җирендә елан бар, Галимә. Менә шул еланны буыл ташлыйсы бар. Әзенә төштем инде мин аньң.
Галимә. Эзен дә күрәсем, сүзен дә ишетәсем килми. Күп түздем инде, түзмәдем түгел, яхшырмасмы бераз, пүрәткегә кермәсме дип көттем. Аяз көнне яңгыр көткәнмен икән мин юләр. Инде колхоз дип актык баламны җи­де ят кулына, эт оясына ташлар хәлем юк.
Биктимер (тиз генә тәмәкесен яндыра). Нигә җи­де ят булсын, яследә үзебезнең колхоз балалары ич.
Галимә. Каядыр, Себердә диме шунда, яследәге бетен балалар өч көн эчендә таракан шикелле кырылып беткәннәр, ди. Бик булыр. Алла ул гөнаһсыз балаларны обшилауга ничек чыдап торсын?
Биктимер. Чыдамаска ни эше бар соң аның? Ә син кулак әкиятен сөйләмә әле, ичмасам.
Галимә. Колхозга кергәннән бирле денеңнән дә колак кагып барасың, урыс. Урысның да юньлесе динне тота. Кеше баласын кеше юньләп карыймы соң? Кайвакыт үз балаңны ник тудырганыңа үкенәсең. Әле дә инде... (Күзе яшьләнә.) Менә сиңа актык сүз... (Елый.)
Биктимер (тәрәзәгә карал). Я?
Галимә (яшен сөртә-сөртә). Колхоз белән саубуллашасыңмы, юкмы?
Биктимер (тиз генә тәмәкесен тәрәзә төбенә басып сүндерә), Ә, колхоз белән... Менә сиңа кирәксә, яңа авыз-дан иске суз. (Пауза.) Булмый ул миннэн. Алай качу була ул. Колхозны...
Галимә (вак-төякләрне җыя, Биктимерне бүлә). Колхоз белән саубуллашасың килмәгәч, минем белән саубуллашасың киләдер. Колхозда яшьрәкне тапкансыңдыр.
Биктимер (сикереп тора да Галимә янына барып төенчегенә тотына). Галимә, нишлисең син? Яңадан иске җырыңны кабатлыйсың. Яңадан шул күршә сүзенә алданып китмәкче буласың.
Галимә (төенчеген төшереп җибәрә, хәлсезләнеп сәкегә бишек янына утыра). Әйдә, балам, тор! Сине исәнсау итеп үстерү өчен, ничә еллар бергә гомер иткән, байлар эшендә бергә азап чиккән атаңны ташлыйм, әйдә тор, балам. (Биктимер идәнгә төшкән төенчекне алып идән уртасында катып тора.) Нишлисең бит, дөньяда колхоз булмасак та, сәвит без биднәкләрне дә ачка үтермәс әле. (Биктимер бишеккә килеп тирбәтә башлый. Галимә дерелдәгән куллары белән баланы алырга тотына. Бикти­мер, ул алыйм дигәндә, бишекне тирбәтеп җибәрә.) Әйдә тор, балам, дөньяда торасың килсә, әйдә, балам! (Баланы ала, төенчекне тота да елый-елый чыга башлый.)
Биктимер (буш бишекне тирбәтеп). Галимә, җүләрләнмә, көпә-көндез саташма, кара әле колхоз бит ул... (Әйтә алмый, сүз тапмый тора.) Ничек аңлатыйм. Нурый да кайтмый, ичмасам, шундый вакытта. (Тәмәкесен суыра, сунгән икәнне белгәч ташлый.) Безнең кебек ярлылар колхоздагы авырлыкларны бетерү өчен тырышырга тиешләр. Ә син... (Галимә ишек янына җиткәч яшьле күзе белән өйне карый.)
Галимә. Ярый, Биктимер, син үз юлыңда, мин үз юлымда. 20 ел бергә торган хатыныңны колхозга алмаштың... колхоз... (Яшенә тыгылып сүзен әйтеп бетерә алмый борылып ишекне ача. Ишектә Нурый белән очрашалар, туктыйлар.)
Биктимер (исенә килеп). Нурый, бераз кичектең.
Нурый (Галимәгә карап). Тукта, җиңги, соң, түгел әле, абый!
ПӘРДӘ.


ӨЧЕНЧЕ ПӘРДӘ
Колхоз станы. Сәхнәненң бер читендә тубәсен такта белән ябып эшләнгән ашханә, аньң уртасында өстәл, эскәмияләр. Ашханәнең бер баганасына умывальник эленгән. Бер киштәдә сабын, бер кадакта сөлге. Ашханә терле плакатлар белән бизәлгән. Стенада сәгать, сте­на газеталары. Ашханә якынындагы бер баганага рельс кисәге асылынган, колхозчыларны ашарга чакыра торган рельс. Сәхнәнең алгы ягындарак кирпечләр өстенә утыртылган казан. Аньң астында ут янганы, ашньң кайнап торганы күренә. Сәхнәнең икенче читендә ерактан арыш кибәненең почмагы күренеп тора. Пәрдә ачылганда яулыгын арттан бәйләгән Галимә җиңнәрен сызганып, казан буенда эшләп йөри. Сәхнәнең кибән ягында саламга буялып беткән

Әпрәй һәм кулына сәнәк тоткан Гайфулла керәләр.
Әпрәй (киерелә, авызын кесә хәтле ачып исни). Менә, Гайфулла абзый, бер рәхәтләнеп ял итәргә дә слабот юк. Менә икенче кибән астыннан кучәм, әле тегесе күреп кала, әле бусы сизеп кала. (Җайлы урын эзли.) Слабот юк безнең колхозда, слабот! (Авызы ачыла, исни.)
Гайфулла. Ярый, кер менә шушында. Син үзең болай акыллы гына егет булсаң да, кайчак башың җитми кала, ахры. Күптән шушында гына чумалар аны. (Салам казый.)
Әпрәй (саламны казый-казый). Монда бит стан якын, Гайфулла абзый.
Гайфулла. Кеше дигән хайван борын астындагын тиз күрмәүчән була ул, әнем Әпрәй.
Әпрәй. Главнай слабот юк колхозда, миндә ул Биктимернең таракан күкәе хәтле дә эше юк бит. Ә аньң күралмаганы Әпрәй. Юпь-юньле генә эшләп ятасың, ул килә дә: «Әпрәегез тайга атланмадымы?»- дип, бугазын киерә башлый. Мин ял итештергәләгәннән колхозларына чортым да булмас әле. (Саламга башын тыккан җирдән.) Гайфулла абзый, беркөнге эш өчен буш итмәм дигән идең дә, бушрак булып тора әле, чево-то.
Гайфулла (Әпрәйне саламга күмә-күмә). Четоводны уңайлы вакытта туры китереп булганы юк. Күрәсең, эш. (Сәнәген күрсәтә.) Иокыңны гына бел, трудсыз да трудденьле итәрмен. Главный, четовод үз кеше. (Гай­фулла китә башлый, Әпрәй тиз генә салам астыннан чыгып Гайфулланың артыннан кычкыра.)
Әпрәй. Гайфулла абзый.
Гайфулла (тиз кире борыла). Чү, энем, киртә җимермә, нигә разбой саласың, кеше күрмәсен. Главно, ми­не синең, белән күрмәүләре хәерле...
Ә п р ә и. Мә!
Гайфулла. Нәрсә ул?
Әпрәй. Гамәл дәфтәре.
Гайфулла. Нигә ул миңа?
Әпрәй. Четоводтан атметка куйдырам дидең бит?
Гайфулла. Хшзергә үзендә торсын. Бар, өнеңэ кер, хәерле йокы.
Әпрәй. Гайфулла абзый, (кибән астына күрсәтә) әйдә, минем фатирга кереп чыгасьңмы? Бераз отдыйхатлап алырсьң, әйдә!
Гайфулла (чын күңелдән). Юк, юк, что син, миңа ярамый ул, минем эш икенче... Миңа эш кирәк... Полит­отдел комсомолы килгән... Әйдә чум инде тизрәк. (Салам­ны каералар.) Күреп калса, йокыңны качырыр. (Әпрәйне саламга күмә һәм аңа карап.) Колхозда синең ише кибән асты ударниклары күбрәк булса, безнең тегермән канатына җил инде ул. (Эшлекле кыяфәт белән сәкнәне утеп чыга башлый, сәхнә уртасында бер кашык табып Гали-мәгә суза.)
Гайфулла. Мә, күрше, бер кашык төшеп калган, җыеп куй, әрәм-шәрәм булмасын, колхоз нәрсәсе бит. (Чыга башлый.)
Галимә (ала). Аш булды бит, күрше, кая китәсең тагы?
Гайфулла. Ашарга әле өлгерербез, күрше. Эш тыгыз әле. (Кызу чыгып китә.)
Галимә. Кая булмаса, шуны казанга салып җибәрим әле. Аш тагы да тәмлерәк булсын. (Төенчегеннән биш йомырка алып сытып казанга сала.) Үз тавыкларым салган йомыркалар. Бу арада әллә нигә колхоз фермасыннан йомырка бирми башладылар әле. Каладан чебеш чыгара торган машина килгән дә, йомыркалар шуңа кирәк, ди. Бу Советны да әйтәм, әллә ни төрле машиналар чыгарып бетерде. Болай булгач, әтәчңең дә почеты төшәр. (Учак астын карый-карый.) Шкаф шикелле машинага бер якт'ан йомырка салып торалар, ди, икенче яктан бер көтү тавык йөгереп чыгып тора, ди. (Нурый керә.)
Нурый. Ашың буламы, җиңги? (Сәгатькә карый.) Сәгать телләре кушылганнар монда. (Чаң суга.)
Галимә. Кай арада 12 булган. (Казаныннан шулпа алып өрә-өрә кабып карый.) Әллә кайчан өлгерде. (Үз-үзенә.) Тозы-тибезе чак булды микән? Әшләгән кешеләрнең ачуларын китерә торган булмасын. Тырышып-тырышып эшләгәч, кинәнеп бер җәелеп ашарга булсын. (Умывальникка су салып куя. Нурый тагын чаң суга. Бераздан 5-6 колхозчы, шулар эчендә Биктимер керәләр.)
Нурый. Кага-кага кулларым калмады, электәге чиркәү кагучы Степаннан ким түгел. Галиябану көенә дә кагып карадым. (Көлешәләр.) Һич кайтарып булмый икән сезне, тамырландыгызмы әллә?
Биктимер. Тамырлану нәрсә ул, бер катырак өермә килсә, тамырың ниең белән йолкый да алып китә. Ярыш җибәрми, энем, ярыш. (Башкалар берәм-берәм умывальник тирәсендә юына торалар.) Мин үзем ашка кадәр тагын бер әйләнә алмам микән дим. Гәрәйша ми­нем әйләнгәнне күрә дә эченнән генә: «Кара, ләгънәт, Биктимер мине уза бит, ашка кадәр ике әйләнеп булыр әле»,- дип исәпли.
Гәрәйша. Дөрес, Биктимер. Әйтерсең, минем эчкә кереп чыккан инде, ләгънәт. Каян белә ул минем уйдагын?
2-колхозчы. Ул бит күбебезнең эчендәген сөйли.
3-колхозчы. Ул бит элек кенә иде. Эшне аны бабайлар да эшләп бетерә алмаганнар ди торганнар иде.
4 - колхозчы. Әй, лыгырдыйлар инде шунда.
Гәрәйша. Шушындый яхшы көннәрне игенне җыеп алуың ни тора. Коры вакыт җыйналган иген алтын бе­лән бер ул.
2-колхозчы. Ай, Галимә җиңги, аш исе борынны яра. Әллә ашка теге яфрак-мофракларны салып җибәрдеңме?
Галимә. Анысын инде менә ашаганда күрерсез. Алдан мактама. Мактаулы кыз туйда нишли, ди?
Гәрәйша. Шыгырдый, ди. (Көлешәләр.)
Галимә ашны табак белән өстәлгә китереп утырта. Колхозчылар чиратлап ашарга утыралар. Нурый янына бер колхозчы килеп утыра. Нурый аның колагына пышылдагач, ул китә. Нурыйның уң ягыңдагы урын да буш кала. Колхозчылар ашый башлыйлар. Шул вакыт Дружинин керә. Алар ашый-ашый сүзгә көрешәләр.
Дружинин. Сәламәләйкем, иртәшләр!
Биктимер. Вәгаләйкем сказал, Дружинин иптәш. Әйдә түрдән уз.
Гәрәйша. Бик мактап йөрисең икән әле.
Галимә. Әйе, аш өлгергән җиргә генә.
Дружинин. Сезне мактамагач, кемне мактарга кирәк. Сез бит ул... һич менә әйтеп булмый... Татар телендә андыи сүз юк. Как черти эшлисез.
Биктимер. Җеннәр кебек дигән сүз була инде, иптәш Дружинин.
Дружинин. Эһә, оказывается, бар.
2-колхозчы. Җен юк ич ул. Нигә безне дөньяда булмаган нәрсә белән тиңләштерәсең? Син хет трактор кебек эшлисез диген.
Биктимер. Булмаса да искедән кереп калган бер гәдәт иде шунда.
Умывальник янында чират алмашына бара. Нурый сызгырына-сызгырына чыгып югала.
Дружинин. Но, бригадир иптәш, бүген эшләр ничек?
Биктимер. Ничово, товарищ Дружинин. Теге солы клинен урдырып бетердек.
Дружинин. Күрдем.
Биктимер. Кичкә аны бәйләп тә бетерәләр.
Дружинин. Да, мин анда юл буйлап карый килдем. Әллә кайсыгызның машинасы башак коя икән.
Биктимер. Ә, ул Гәрәйшаныкы. Безнең ул маши­на белән, прәмо, башлар әйләнеп бетте инде.
Гәрәйша. Учма ташлаганда учманы чәбәләтә дә җибәрә бит.
Биктимер. Төзәткән булдык та бит, озакка бармас, пожалуй.
Дружинин. Да, болар бар да техниканы яхшы үзләштерә алмау бәласе, егетләр.
Биктимер. Өйрәнеп җитмәгәнбез шул.
Дружинин (блокнотына яза). Техника түгәрәге оештырырга.
Гәрәйша. Машина дилбегәсен тоту ат дилбегәсен тоту түгел икән шул, җәмият.
Дружинин. 5 нче бригада бөтен урак машиналарына орлык тоткычлар куйган. Сезне дә үзе белән тигезләнергә чакыра. Сездә орлык тоткычлар бетенесендә тү­гел бит?
Биктимер. Шулай шул, бу яктан без артта әле.
Гәрәйша. Комсомоллар гына ничово алдыралар.
Дружинин. Аннан сезнең белән ярыша торган Ибрай бригадасында күңелсез бер эш ачтык.
Гәрәйша. Нәрсә ул?
2 - колхозчы. Карак тоттыгызмы әләэ?
Дружинин. Карактан да яманрак.
3 - колхозчы. Корткыч мәллә?
Дружинин. Яманрагы.
Биктимер. Контрмы?
Гәрәйша. Берәр кулак-мулактыр әле.
Дружинин. Безнең ул бригадада исәп эшләре бик начар куелган. Хезмәт көннәре күбесенең бөтенләй утыртылмаган. Күпләр бу айда ничә трудодень эшләгәнен дә белми. Ну-ка, егетләр, сездә бу эшләр ничек тора?
Биктимер. (кесәсеннән книжкасын алып бирә). Минем бригадада хезмәт книжкалары барысының да үзләре белән. (Аңа каран башкалар да книжкаларын кулларына тот ал а р.)
Дружинин. (Биктимернең книжкасын карап). Әле бу айда гына 47 трудодень булдымы?
Биктимер. Бу айда гына.
Дружинин. (бераз карагач каре бирә). Молодец.
Гәрәйша. Менә минеке.
Дружинин. Утыз дүртме?
Гәрәйша. Әйе, утыз дүрт.
Дружинин. Яхшы. (Ничего, азрак, ничего, азрак дип, барысын да каран чыга.) Теге лодырыгыз кайда соң әле?
Биктимер. Штрафлап та карадык ул җен ашыгын, һаман да кеше итеп булмый әле.
Гәрәйша. Куарга кирәк иде.
Дружинин. Зачем куарга, тәрбия итәргә кирәк. Ул безнең кеше. Ул бер җайга килергә тиеш, ләкин корырак тотарга да вакыт.
Биктимер. (бераз у план торгач). Туктагыз әле, егетләр, үзем табып китерәм. Йомырка салырга кунаклаган оясын күреп калдым мин аның.
Бар да көләләр. Биктимер кибән почмагына барып, саламны каерып карый.
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.
Следующий - Күршеләр - 2
  • Части
  • Күршеләр - 1
    Общее количество слов 4505
    Общее количество уникальных слов составляет 2108
    34.0 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    48.3 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    56.4 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Күршеләр - 2
    Общее количество слов 4443
    Общее количество уникальных слов составляет 1987
    33.2 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    46.4 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    53.3 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Күршеләр - 3
    Общее количество слов 292
    Общее количество уникальных слов составляет 228
    45.0 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    59.7 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    68.7 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов