Latin

Күңел Чиге

Общее количество слов 1321
Общее количество уникальных слов составляет 782
45.6 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
59.4 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
65.8 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
Хикәя
Кем дә һәр адымы саен эз калдырып бара. Әмма яуган яңгырлар, искән җилләр белән бергә еллар агышы аларны юдыралар, җуйдыралар һәм бетерәләр кебек. Ә кеше күңелендә калган эзең һаман да хатирәләрендә саклана, хәтта төнге йокыларында сыкрата торганнары да бар. Адәм баласының табигате шундый инде, нишләтәсең.
Минзәлә елгасының Куҗак һәм Ләшәү инешләре култыклары арасына, таулар куенына сузылып яткан буйга үсем Дүсем авылында Миргазый исемле сукбай татарны көнлекче көтүчелек эшенә яллаганнар. Әүвәле сүзгә беткән кеше кебек тоелса да, аның сабырлык иясе затлардан икәнлеге дә мәгълүм булып, халыкның күңелендә үзенә карата хөрмәт хисе дә тудырырга өлгергән. Җитмәсә Миргазыйның акыллы адәмнәрдән берсе икәнлеге хакында да сүзләр кузгалып, аның алдында көлкегә калмас өчен авыл апалары телләренә сабырлык йөгәнен кидергәннәр.
Бервакыт Миргазый белән көтүгә Куян Кыям чыккан. Беренче ике сәгатьләре сүзсез генә үтеп киткән. Бераздан мал-туарның ашарлык хәле калмаган, арып тукталган көтүне, чыбыркы белән кага-кага, тагын да татлырак һәм сусыл үләнле болынга таба куалап китергәннәр.
— Ярар,— дигән Миргазый, салам эшләпәсен салып,— бүген көн эссе булыр, болыт әсәре дә күренми.
Куян Кыям кояшка карап алган. Кызган таба кебек кып-кызыл кояш чатнап китәрдәй булып нурларын уйната икән.
— Утырып алыйк, хәзер боларны берәр сәгатьсез кузгатып булмаячак,— дигән Миргазый, үзеннән шактый яшь тоелган Куян Кыямга көтүчелек серләреннән дәрес биреп.— Кигәвен чыккач, коерыклары сыртларына менә инде...
Болар җайлашып алган урын Минзәләбаш авылыннан килүче юлдан ике-өч адым гына читтәрәк, Минзәлә елгасы ярындарак икән. Ни хакында сөйләшергә белмичә сүзсез калганнарында уңга-сулга күз салып торалар, ашыгып-ашыгып атлаучы бер юлчы нокта булып ерактан ук күренгән. Аны көтеп алганнар. Хәзинәдә барыннан диярәк, аңа тамак та ялгатканнар.
Шуннан теге сорый икән:
— Бу Дүсем дигән авылда ниндирәк кешеләр яши соң?
Миргазый Куян Кыямга карап куйган. Янәсе: “Белсә, ул әйтер!” Әмма сорауга җавап ишетелмәгән. Ә юлчы: “Әйтегез инде?”— дип үтенгәндәй карап тора икән. Шуннан Миргазый:
— Ә үзегез каян киләсез соң?— дип сорап куйган.
— Ә мин,— дип сузган теге юлчы,— әнә теге каһәр суккан усаллар авылы Минзәләбашыннан киләм. Халкы яман авыр! Анда эшкә ялланып көн итмәкче идем, юк, дидем, газиз гомеремне андыйлар арасында әрәм итәләрме инде?— дигән.— Этле-мәчеле уйнарга монда!
Шуннан соң Миргазый, янында Дүсем кешесе барлыгын һәм аның белән көне буена көтү йөртәчәген дә исәпкә алмый гына, Куян Кыям алдында сер яшереп тормыйча әйтеп салган:
— Бу Дүсемдә дә нәкъ шундый кешеләр яши, берсеннән-берсе усаллар, берсеннән-берсе яманнар!
Теге юлчы:
— Сез бер дә андыйларга охшамаган бит!— дип аптырап калган.
— Без ул авылдан түгел шул, читтән килеп көтүчелеккә ялландык,— дигән Миргазый.
Бу юлы да Куян Кыям ни әйтергә белми аптырап калган. Ачулана да, үпкәли дә алмый икән: көне буе хайваннар арасында адәм затыннан икесе генә булачаклар түгелме?
— Ярар, мин анда барып тормыйм,— дип, теге юлчы бөтенләй икенче тарафка карап юл алган.
Куян Кыямның ачуы килүен яшереп булмый, Миргазыйга тәмам үпкәләп, турсайган иренен итәгенәчә асылындырып, бөтенләй дә икенче урынга ук күченеп утырган. Имеш, мондый кешегә каберең якын булмасын, рәхмәтсез, гөнаһ шомлыгы!
Шулай сүзсез генә бу көнне уздырып җибәргәннәрендә, кичке вакыт якынайганда, һавалар үзгәреп, шул үзгәргән һавалар бераз салкынчалык белән акыл шәрифләренә тәэсир итеп, иртәнге якта булган кимсенүләр онытылып, тагын да җайлашып бер урынга утырганнарында, алар янына икенче бер юлчы килеп чыккан. Хәл-әхвәл белешкәннәр.
Теге сорый икән:
— Сез Дүсемнеке бит? Ул авылда ниндирәк кешеләр яши. Ачык йөз, якты чырай күрсәтәләрме?
— Ә сез, энем, кайдан ук киләсез соң?— дип сораган моңардан да Миргазый, үзләре өстенә үлән ашый-ашый йөреп маташкан әшәке мөгезле сыерны кырын яткан килеш кенә чыбыркы очы белән читкә кагып.— Һай муркыргыры, адәм дип тормый, өскә басар иде!..
— Минзәләбаш авылыннан гына,— ди икән бу юлчы да.
— Анда нинди кешеләр яши соң?
— Соң, күрше авылыгыз гына, белмисез дәмени? Бик яхшы кешеләр яши анда, көр күңелле, шат! Бәйрәмнәрдә — бәйрәмчә, эшләрендә — эштәгечә!— ди икән бу, мул елмаеп.
— Этләре-мәчеләре дә юкмыни?— ди икән Миргазый.
— Бар, нишләп булмасыннар, бик бар! Этләре дә бар, мәчеләре дә!
— Алары ничек соң?
— Аларымы? Алары да үзләренчәдер инде, этләре — этләрчәдер, мәчеләре — мәчеләрчә!..
— Алай булгач әйтәм инде,— дигән Миргазый.— Бу Дүсемдә дә нәкъ шундый кешеләр яши, бәйрәмнәрдә — бәйрәмчә, хезмәтләрендә — ударникларча! Этләре, мәчеләре дә бар инде, аларсыз гына да булмый шул...
Юлчы, болай да түгәрәк күңелен хуш тотып, җиңел адымнары белән Дүсемгә таба китеп барган. Әмма дә ләкин яңа гына сөйләнелгән сүзләргә пар колагын куш итеп тыңлап утырган, инде дә мәгәр авызы бер-ике сәгатьсез ябылмаска дип хәйранлыкта ачылып калган Куян Кыям ни әйтергә белми утырган-утырган да, аптыравын яшерә алмыйча:
— Карагыз әле, Миргазый абый, сез иртәнге якта очраган юлчыга Дүсемне хурлагач, бераз үпкәләп тә йөрдем, инде бусына әйткән сүзләрегезне ишеткәч, ни дияргә дә белми аптырап калдым. Ничек алай була инде? Сез читтән килгән кеше. Безнең Дүсемдә ниндирәк халык яши соң?— дигәч, Миргазый аңа, бер дә яшереп тормыйча:
— Күңелеңә карап ул, энекәш,— дигән.— Әткәй мәрхүм әйтә торган иде: үзең нинди булсаң, бүтәннәр дә сиңа шулай!.. Кыйтының кытыгы юк, кытыгы барның кыйтыгы юк! Күңелнең чиге булмый, аны адәм баласы үзе чикли! Кешене тарлык харап итә, күңел киңлеге бәхетле ясый... Бәхет ул кешенең үзендә, адәм баласының үзе!
Миргазыйның акылына хәйран итеп, дөньяда шулай яшәүне Куян Кыям гадәт иткән. Әгәр дә туйда кәефе китсә, шунда ук шул сүзләр исенә төшеп, сикереп тора да биергә тотына икән бу. Эштә арып китсә дә, кылт хәтере яңарып, беләкләренә гайрәт керергә өлгерә.
Гомерләр үткән. Куян Кыям да яшенә күрә абзый булып өлгергән. Инде ун елга якын көтүче хезмәтендә икән үзе. Чират белән авыл буенча бара. Шулай килә торгач, Мәрвәриләргә җиткән. Болар икәү чыкканнар. Ни хикмәт, мал-туар ике сәгатьләп җәйләүне айкагач, ялга туктарга да өлгергән. Көтүчеләр юл кырыенда гына, челтерәп аккан инешнең яшел үләнле текә ярына утырып тамак ялгаганнарында товар сатып йөрүче чегәннәр болар янына килеп чыкканнар. Дүсем авылына таба барулары икән аларның. Хәл белешеп, сүз ара сүз чыгып, табыннан кабымлык белән ризыкланып та өлгергәч, кәефләренә карап кына:
— Ничек соң, сатыламы? Сәүдәгез керемлеме?— дип сорый икән Куян Кыям абзый, аларның өелешеп яткан төенчекләренә таба ым кагып.
— Менә,— ди икән олы сакаллы кара чегән ире,— бер дә юлыбыз уңмады. Сәүдәбез начар бара.
— Кайсы авылда булдыгыз соң?
— Әнә тегесендә!— дип төртеп күрсәткән чегән, Куҗак ягына таба.
— Кайсы авылга барасыз?
— Менә монысына,— дигән чегән, бу юлы Дүсем ягына төртеп.— Ничек булыр икән? Халык сатып алуда куәтлеме?
— Боларында сәүдәгез уңар!— дигән Куян Кыям абзый.— Уңышлар юлдаш булсын!
Чегәннәр шунда ук күңелләрендә дәрт табып, тиз генә төенчекләрен җыйнаштырышканнар да китеп барганнар.
Ул көнне дә табигатьнең хозур чагы булып, күкләр чалт аяз, бәрәкәт кояшы астында дөньялык бәхет чиккән, эсселек болын-кырларга әле җәелә генә башлаган вакытлар икән. Ә кичкә таба, көн инде сүрелә башлаганда, мал-туар, ябышкак кигәвеннәр котыруыннан котыла барып, тынычланып ашый башлагач, көтүчеләр хәл алырга чирәмгә утырганнар, шунда болар янына сәүдә эше белән йөрүче Хива үзбәкләре килеп туктаганнар.
Гадәтчә инде, әүвәле хәл-әхвәл белешкәннәр. Ахырда, кузгалып китәрләре алдыннан:
— Бу авылда сәүдәбез уңармы икән, халык баймы?— дип сораганнар үзбәкләр.
— Сез кайсы авылдан ук киләсез соң?— дигән Куян Кыям абзый, елмая төшеп.
— Минзәләбаштан,— дигәннәр болары,— әнә бу авылдан!
— А-а-лай икә-ән,— дип, авазларга сузым салып кына әйткән Куян Кыям абзый,— а-алай икә-ән... Сез инде бу авылга, Дүсемгә кереп тормагыз. Аның аша узып, Сарайлыга барыгыз. Аларда сәүдәгез уңар. Дүсемдә халык ярлы яши, тегеләр — бай,— дип акыл биреп калган.
Төенчекле үзбәкләр күздән югалгач, Мәрвәри сорый икән:
— Кыям абзый, нигә алай әйттегез?
— Ничек дип?
— Чегәннәргә, сәүдәгез уңышлы булыр, дип... Ә үзбәкләргә, Дүсем халкын ярлы, дип?
— Ә аны әйтәсеңме, энекәш,— дигән Куян Кыям абзый,— хикмәте шунда: чегәннәр Куҗактан килделәр... Ә Куҗаклар Дүсемнән ярлырак халык, саранрак та... Сәүдәгәргә ике-өч товарын артыграк сата алса да сәүдәсе уңышлырак тоела. Минзәләбашлар — бай, Дүсем ише генә түгел. Үзбәкләрнең товарын Дүсемдә минзәләбашлардан азрак алырлар дип уйладым, шуңа аларны Сарайлыга озаттым!
Мәрвәри аңа аптырап карап торган-торган да:
— Аш — ашка, урыны — башка!— дип әйтеп куйган.
Чегәннәрнең чүпрәге янына үзбәкләрнең җимеше сыя да сыя инде ул! Шушыны аңлап алган Куян Кыям абзый хәсрәткә төшкән һәм: “Гомерем үтте акылсыз башның җилендә тел тегермәнен әйләндереп!”— дип, уйланып йөренә биргән, ахырда:
— Акыл ул — яшьтә түгел, башта икән,— диярәк сөйләнүне гадәт иткән.
Кешедәге күңел чиге кәефен һәм холкын хасил итә, акылы гамәлен дөресли шул. Ахмаклык һәркемгә хас сыйфат, ә акыл сирәкләргә генә бирелә. Күңелең киң булса, ахмаклыкка урын калмый ул. Шуңа да әйтәләр: адәмнең кыйты акылын да саф күңеле төзәтә ала, яхшы акылны да авыру күңел боза, имештер. Хәер, бүтәннәрнең акылы белән кем бәрәкәткә ирешкән ди әле бу дөньяда, әгәр үзеңдә булмаса!
Декабрь, 2002.


Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.