Latin

Көзге Яңгырга Кадәр - 11

Общее количество слов 3983
Общее количество уникальных слов составляет 1941
36.7 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
51.7 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
59.6 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
— Әйе-әйе, Людмила Борисовна, музейны тәмам бетереп ташлавы, таркатуы бар. Чик куярга кирәк. Мин сезнең белән килешәм,— диде бит «Генеральный». Менә хәзер күрмәгәнен күрсәтергә кирәк ул Солтан Габделҗәләевичка. Яңагына шулай итеп бирдерергә, утлар чыгарлык булсын, кем урынына үрмәли, кара әле!
Әмма Солтан өчен юктан хафаланган Людмила Борисовнаның урыны бер нәрсә дә түгел һәм кирәксез иде. Үз шәхесе тирәсендә болытларның куеруын сизенмәгән хәлдә, күк йөзе аяз һәм якты дип күз алдына китерде ул. Иртән утырышка да шат йөз белән, нурланып килеп керде. Барысы белән дә зурлап һәм якын итеп исәнләште. Кичә Наил Фатыйховичларда алган рухи дәрте бүген дә сүнмәгән иде. Дөрес, әгәр дә ватылган һәр пыяла өчен аһ орсалар һәм кайгырсалар, Солтанның да кәефе кырылыр иде. Нәзирә ханым:
— Дөнья малы бетмәс, бүген бар, иртәгә шул ук өлгедән таш килеп кергән булырга да мөмкин иде,— дип әйткәч, алар бу хакта бөтенләй дә искә төшермәделәр. Наил Фатыйхович та һич ни сиздермәде. Ватылган артыннан үлеп булмый иде шул.
Кешенең кемлеге, бүтәннәргә мөнәсәбәте белән бергә, дөнья малына исе китмәүдән чыгып та бәяләнә. Людмила Борисовнаның үзе өчен хәсрәтләнүе дөрес һәм аңлаешлы нәрсә, анысы. Әмма Солтанны дошман урынына күреп, аңа бар көченә ташлануы гына сәер хәл. Ханымны кемдер бутый иде.
Утырышта бары тик Генеральный директор һәм аның урынбасарлары гына катнашканлыктан, сөйләшү бераз сәеррәк иде. Соңга калыбрак тагын ике кеше керделәр. Ахырдан Солтан да боларның кем икәнлекләрен белде: үзе мөдир булган Әдәби музейның экспозициясен төзүчеләр икән алары.
Сөйләшү турыдан башланып китте. Утырышны ачучы да, алып баручысы да Людмила Борисовна булганлыктан, әүвәле барысы да аның сценарие буенча барды. Солтанның аркаларыннан тир бәреп чыгарга һәм пар күтәрелергә тиеш иде. Беренче гаепләү акты болай яңгырады:
— Яшь мөдир, Берләшмәне санга сукмыйча, киңәшсез эш алып бара. Үз белдеге белән бар нәрсәне дә бозып бетерде. Дәүләт органнары тарафыннан расланган музей экспозициясен харап итте. Башбаштак һәм белемсез! Музей эшен белми һәм төшенергә теләми!
Людмила Борисовна, шушы сүзләреннән соң, музей экспозицияләрен төзүдә белгеч саналган ханымны урыныннан күтәрде һәм аңа сүз бирде. Тегесе алдан ук әзерләнеп килгән икән, барсын да сөйләп китте:
— Әдәби музейны төзү эше заманында Ленинградның зур белгечләре ярдәмендә алып барылды. Аһ, белсәгез иде безнең куна-төнә анда ятканнарыбызны! Эш күп. Кайсы башыннан да тотынсаң, яңалык. Күпме катлаулы мәсьәләләрне чишәргә, ачыкларга туры килде. Галимнәрне дә тарттык. Боларның берсен дә Солтан Кәбиров белми һәм белә дә алмый. Бар нәрсә дә уйланган һәм мең кат үлчәнелгән иде. Кешенең шушындый эшне бозарга ничек кулы бара икән?..
Аның гаепләү акты тагын да озынгарак сузылды. Беренче сулышыннан соң икенчесе ачылып, ул үзләренең музей төзү тарихларын сөйләргә кереште. Аның әйтелгәнне кабатлап аптыратулары киңәшмәнең тәмен бетереп, ахырда төсен җибәрә башлаган иделәр инде. Шунда Солтан сорау биреп өлгерде:
— Сезнең ничек уйлыйсыз?.. Брежневның «Чирәм җире» кебек хезмәтләр Әдәби музей экспозициясендә калырга тиешме? Ә татар халкы мәгърифәтчелеге үсешендә һәм, гомумән, әдәбиятында зур эз калдырган шәхесләрне бирү хакында ничек уйлыйсыз? Сезгә мәгълүм шәхесләрдән, данлыклы Борнаевлар сурәтен, шагыйрь Дәрдемәнднең хатыны портретын Тукайның «Сорыкортларга» шигыренә иллюстрация буларак урнаштыру дөресме? Тагын да сорауларымны бирергәме, әллә җитеп торырмы?
Ханымның шунда гүяки чатнама салкында тимергә теле ябышып калгандай булды. Бу өлкәдә белгеч саналган кешенең кукырайган җирдән шулай калтырап төшүе, өеп аптыраган ком тавының кинәт ишелүе киңәшмәдәгеләрнең көчен бетерде. Ни генә әйтсәләр дә, Солтан — галим кеше, һәм ул хаклы иде. Аның белән монда ярыша алырлык кеше юклыгын үзе генә түгел, хәтта Людмила Борисовна да төшенергә мәҗбүр булды.
— Сүз алар хакында бармый...
— Ә нәрсә иде соң?
«Генеральный»ның әйткәннәренә кушып, Солтанның шунда ук сорау бирүе, беренче карашка дорфалык кебек аңлашылса да, икенче яктан аның хаклыгын да раслады. Әгәр дә хәзер белгечлек мәсьәләсенә кагылышлы бәхәсләр туса, алар барысы да яшь мөдир каршында оятка калачак иделәр. Хәер, аның кирәге юк, чөнки Солтан боларның күзеннән һәм үз-үзләрен тотышыннан моны сизенде. Шушы вакытта аңа бөтен инициативаны үз кулына алырга да һөҗүмгә керешергә генә кирәк иде. Хикмәт бит нинди экспонатны музейда кайда куюда гына түгел, бәлки тарихи дөреслектә һәм фәнни кануннарга хилафлык китермәүдә дә. Әйе, музей экспозициясен төзүнең үз тәртипләре бар, моның белән Солтан килешә. Әмма ни өчен соң ул кагыйдәләр Әдәби музей экспозициясендә моңарчы бозылган булганнар да, аларны дөресләмәгәннәр, яшь мөдир килгәнне көткәннәрме?
— Әдәби музейның экспозициясе төзелгәнгә тәмам ун ел вакыт үтеп киткән. Нәкъ коммунистлар заманында эшләнгән икәнлеген барыгыз белеп торасыз. Нәрсә ничек, әмма музей ул идеология урыны. Мин шулай дип беләм. Бүгенге хәбәрдарлык һәм демократия заманында искечә материал күрсәтеп, яңача аңлатма бирү көлке һәм күңелне чиркандырырлык хәл. Монда кайберәүләр музейның экспозициясе дөньякүләм югарылыкта эшләнгән дип расламакчы булалар. Бәлки, чыннан да, алар күзеннән караганда шулайдыр. Париж һәм Италия музейларын яхшы белгән галимнәр исә бер дә алай дип әйтергә батырчылык иткәннәре юк. Мин берничек тә музейны искечә калдыра алмыйм. Гафу итегез, җәмәгать, бүгенге көндә халыкны наданга чыгарып, шуннан файдаланып, аның башын катыру юләрлек һәм томаналык ул. Музейны эшләгәндә экспозиционерлар нәрсәгә тыянып шундый ахмаклыклар кылдылар икән, һич белә алмыйм. Санап караган кеше бар идеме икән? Әдәби музейның экспозицияләренең иң зур күпчелеген Пушкин, Лермонтов, Толстой һәм бүтән урыс язучыларының материаллары алып тора. Юк, мин бер дә каршы түгел. Булсын, алары да кирәк. Әмма табигый бер сорау туа: ә татар язучылары, шагыйрьләре, әдипләре кая? Ни өчен алар куелмаган? Бүгенге көндә мин моның белән риза була алмыйм. Телисез икән, рәхим итеп, милләтчелектә гаепләгез, анысы сезнең эшегез!.. Әмма мин белгәнемне сөйлим, тырнак астыннан кер эзләп азапланмыйм...
Солтан Җәләевичның бу сүзләре аларның барысына да көчле тәэсир ясады. Татар арасында бөтен кеше дә чабаталы, хәтта морзалары да дип күнеккән әһеле түрә башын түбән салындырды. Әгәр дә Казан шәһәрендә булмыйча, вакыйга Рязань губернасында барса, Солтанның авызын да ачтырмас иделәр, билгеле. Әмма эт тә оясында көчле шул. Гомергә урысның басуы һәм изүе астында яшәгән колониаль хәлдәге татар милләтенең бүгенге көндә теле ачылуына бер күрсәткеч иде бу. Урыс хезмәтендә йөргән татар белгечләренең дә акылын яңарткан чаклары килде түгелме?
— Без сезнең белән килешәбез!— «Генеральный»ның шунда болай дип әйтеп куюы көтелмәгән хәл иде, Людмила Борисовна шунда ук айнып китте һәм яңа бер көч белән, күзләрен кысып, Солтан Җәләевичка ташланды:
— Боларын дөрескә дә чыгарыйк, ди, ярар! Менә хәзер музей сезнең кулда, эшләп күрсәтерсез! Ә без карап торырбыз, күрербез!.. Әмма сүз ул хакта гына бармый. Буталырга, бутарга ярамый. Сорыйбыз: нигә үз белдегегез белән экспозицияне ваттыгыз да анда бүтән төрле күргәзмәләр оештыра башладыгыз? Менә шуларны аңлатып бирегез. Ә сез башны бутап аптыратасыз...
Барысы да аны күтәреп алдылар һәм «әйе-әйе» дип башларын кактылар. Бер юлы унике бүре авызына очраган сарык бәрәне кебек хис итте шунда үзен Солтан. Әгәр дә ахмак булса, алар белән килешсә, үз позициясен яклап чыкмаса һәм хаклы икәнен раслый алмаса, ул чыннан да сарык бәрәне хәлендә калачак иде. Моны аңардан Людмила Борисовна көтте, теләде, бүтәннәрдән дә бүре кебек кылануларын таләп итте. Планы барып чыгасына ышана иде ул. Ничәмә акыллы башларны шулай батырдылар да бетерделәр алар заманында. Асыл кешеләр юк идеме шуларның арасында? Очрамадылармы? Бар алар дөнья йөзендә, кирәгендә аяк чалып өлгерсәң, борыннарын канатып, үкчәләрен тиз ялтыратырга мәҗбүрләр. Яшисең килә икән, көрәшә дә белергә кирәк!
— Музейның нәрсә икәнлеген мин үземчә күз алдына китергәнмендер, бәлки ялгышканмындыр да!— Солтанга инде гафу гына үтенәсе калды. Моны аңардан барысы да көттеләр. Ничек яхшы буласы иде, әмма ул алай җиңел генә бирелергә телмәде:— Шунысын да онытырга ярамый дип беләм, музей яшәсен өчен шартларның берсе — анда туктаусыз күргәзмәләр ачылырга тиеш. Бер-бер артлы. Әгәр дә моңа бүгенге көндә ирешелгән икән, начар түгел, шулай бит? Төрле кичәләр һәм очрашулар уздыру гына аз. Аннары, экспозицияне боздыгыз, дисез. Әйе, без бары тик ике залдагы экспонатларны бергә, бер залга куюны дөресрәк дип таптык. Югыйсә ул ике зал да буш торалар сыман иде, берән-сәрән генә тезелгән стендлар берни хакында да сөйләмиләр иде, үзегез дә беләсез. Ә менә хәзер, ике залдагы материалларны бергә кушкач, музей тыныч сулыш ала башлады, экспозициядә эчтәлек барлыкка килде. Ә калган залларда һичбер үзгәреш булмады бит. Нигә шушы хакта онытабыз? Дөрес, бу үзгәрешләрне ясаганчы, әүвәле безгә реэкспозиция планын төзергә кирәк иде, раслатырга. Әмма ул эшне алга таба башкарырга, Әдәби музейны тулысынча яңадан корырга исәпләп торабыз!
Солтанның чыгышы докладка әверелеп китте. Әлбәттә аннан боларны ук көтмәгән иделәр. Аңа Людмила Борисовнаның әйткән сүзләреннән соң каршы чыгу яки фикерләрен юк итү урынсыз иде. Хәтта «Генеральный» үзе дә һаман аның ялкынлы чыгышы белән килешеп утырды. Людмила Борисовнаның исә җене котырды. Мөдирне генә түгел, Берләшмәнең «хуҗасын» да тотып ашарга әзер иде ул. Тик буе гына җитмәде.
— Ә ничек, нинди чыганаклардан шундый күргәзмәләр оеша әле сездә? Боларын да сөйләп бирерсез дип беләм!— Людмила Борисовна ниндидер яшерен серләрне белгән кеше төсле әйтеп, шушы cүзләреннән сөенеп тә куйды. Солтан хәзер туры җавап бирми булдыра алмый иде.
— Моны сез үзегез дә яхшы беләсез, төшенәсездер дигән идем!..— Ул тынычланып алды. Шулай да озак уйлап маташырга вакыт юк иде. Эшнең ни-нәрсәдән башлаганын сөйләп китте: — Элгәре аптырабрак калган идем. Анда барып карадым, монда килдем. Бер-бер күргәзмәне оештырыр өчен акча һәм мөмкинлек кирәк иде. Аларның берсе дә юк. Әдәби музейның җәмәгатьчелек каршында дәрәҗәсе зур булса да, хәтта финанс планын да үти алмыйча интегәбез. Мин, шулай гаҗизләнә торгач, якын дусларыма мөрәҗәгать иттем. Кирәк киңәшләрен бирделәр. Иң беренче, беләсез, татар журналларының көннәрен уздырдык. Алар үзләренең күргәзмәләрен дә оештырдылар. Аннан соң төрле рәссамнарга мөрәҗәгать итеп карадым. Аларның шәхси кызыксынуы аркасында гына өч күргәзмә ачарга мөмкин булды. Әмма болай озак эшләү мөмкин түгел икәнлеге ачыкланды. Шуннан соң инде, Ахун Садриевичның да киңәшен истә тотып, «Туран фонды»на мөрәҗәгать иттем. Аларны үзебезгә чакырдым. Моңа кадәр бик авырга килсә дә, бераз эш җиңеләеп китте. Аларның күргәзмәләре безнең өчен генә түгел, тамашачыларга да кызыклы булып чыкты. Берсе артыннан икенчене оештырып, шактый зур ярдәм күрсәтә башладылар.
— Ә нинди килешү белән эшлисез?
Людмила Борисовна астыртын гына көлеп куйды.
— Гап-гади килешү. Алар безгә күргәзмә ача, оештыра. Үз ягыбыздан заллар һәм мәйдан бирәбез. Әмма билетлардан килгән акча тулысынча безнең файдага кала. Музейга китә. Боларын сез үзегез дә тикшерә аласыз. Рәхим итегез. Барча билетлар һәм акчалар вакытында бухгалтериягезгә тапшырылып барыла. Мин үзебезнең кассирның эшенә катнашмыйм, әмма күзәтеп барам. Әле моңа кадәр бер генә тапкыр да аннан зарланучы булмады.
— Әйе, бу мәсьәлә минем өчен четерекле күренә!— диде дә Людмила Борисовна үзенең дәфтәренә язып куярга өлгерде.— Тикшерербез. Барсы да шулай ал һәм гөл микән, әллә түгелме?
— Рәхим итегез, анда минем ярдәм кирәк булмас дип ышанам,— Солтан кызып сөйләгән җирдән йомшый төшкән һәм үзенә туры караучы күзләрнең җылынганын тоя башлаган иде инде. Сүзнең егәре аның кулына күчте. Людмила Борисовна, никадәр талпынуына карамастан, әүвәлдәге кыяфәтен кире кайтара алмады. Солтан Җәләевич сүзләрен дәвам итте: — Берләшмәнең ничәмә кешесе бар. Сезнең бер бухгалтериядә генә дә Әдәби музейдагы кадәр хезмәткәр эшли. Килегез, тикшерегез. Барча кирәкле кәгазьләрне бирербез. Күрсәтербез. Бездән калмас!
Боларын ук әйтеп тормаса да ярар иде. Буйсынасың икән, димәк, инде тулысынча бөгелергә туры килә. Ни теләсәләр, синең белән шулай уйный алалар. Әгәр дә мөмкин икән, кирәк тапсалар, Солтанны изеп кенә үтәчәкләр. Ярый әле шелтә белән генә котылдырсалар, кирәксә, башын да ашарга мөмкиннәр. Моңа кадәр барысы да аларча барганны, моннан соң кемнеңдер үз теләге белән йөрүенә килешерләр дисеңме? Юк инде, андый балчыктан ясалмаган Людмила Борисовнагыз!
Бу киңәшмәнең карары алдан ук әзерләнеп куелган булса да, Генеральный директор аны читкә алып куйды. Солтан анда нәрсәләр язылганны ишетмәде, күрмәде. Күз алдында торганлыктан, ул аны бәлки укырга тиеш тә булгандыр? «Генеральный» да шуны көткәндер? Бәлки яшь мөдирнең мондый интригаларны белмәве һәм ахыры нәрсә белән бетәсен күз алдына китермәве кызганыч тоелгандыр?
Киңәшмә бетеп, Берләшмә дирекциясеннән чыгып киткәч тә Солтан Җәләевич бу хакта уйламады. Үзе белән барсының да килешкәнен күреп торды түгелме? Тагын нәрсә кирәк? Аның фикерләрен һәм эшен хупладылар түгелме соң? Җиңде бит аларны, җиңде! Хәзер тантана итсен!
Ә, юк икән шул. Икенче көнне аның кулына Берләшмәнең сәркәтип кызы »Генеральный»ның әмерен тоттырды һәм танышуын белдереп кул куярга кушты. Солтан, гадәтенчә рәхмәт әйтеп, имзасын салды да әмер язылган кәгазьнең икенче нөсхәсен үзенә алды. Коридорга чыккач кына укыды. Анда: «Музей эшендә күрсәткән башбаштаклыклары Һәм үзбелдеклелеге өчен мөдир Кәбиров Солтан Җәләевичка шелтә белдерергә!»— дип язылган иде. Җитмәсә, утырыш карары икәнлеге дә теркәлгән. Ничек болай? Нигә аны вакытында укымадылар да хәзер генә белдерделәр? Аппарат уены дигәннәре шулай астан, астыртын рәвештә була микәнни? Тагын ни-нәрсәләр күрәсе, кайсы бәлаләргә тарасы бар икән әле аның? Ә бәлки яшәеш шарты дигәннәре шулар буладыр, кем белә?
Солтан беразга аптырашта калды. Әгәр дә эшләмичә, тыныч кына ятсаң, синең өчен беркемнең дә башы авыртмаячак. Инде дә тырышлык күрсәтә башладың исә, аяк чалачаклар, бугазыңа ябышачаклар. Нәрсә бу?
Утырып еларлык хәл иде. Солтан кемгә барып зарланырга да белмәде. Мондый хәлдән соң бирешергә ярамый, нык торырга кирәк иде. Әллә бөтенесен ташласын да, кабат институтына кайтып, фәненә генә чумсын микән?
Юк, бу куркаклык булыр иде. Артыннан: «Эшли алмады»,— дип калачаклар. Беркемгә монда Солтан Кәбиров кирәк булмаган шикелле, киткәч тә ай-һай дип кызганып еламаячаклар. Татарның тарихын, бар байлыгын үзенә күрсәтмичә, яшереп һәм таркатып ятучы бу түрәләр халык кадәр халык белән ярыша алганны, мөхтәрәм галимнәрнең сүзләрен санга сукмаганны, бер Солтанга гына исләре китәр дип уйларга мөмкинме? Яндырылган, киселгән, суга батырылган һәм биш йөз елга якын юк итеп киленгән татар тарихыннан нәрсәләрдер калган икән, аларның бер өлеше һәм материаллар белән дәлилләнгәне менә шушы Берләшмәнең тирән базларында чери. Аны нигә белмиләр дә күтәреп чыкмыйлар? Ни өчен Солтан телсез йөри? Бәлки шуларны кузгатыргадыр?
Мөдирнең моңа кулы бармады. Әгәр дә боларны халыкка яшермичә әйтә ала икән, аның өчен шәхси батырлыктан бигрәк, кырыңда сине якларлык ышанычлы дусларыңның, фикердәшләреңнең дә булуы шарт. Менә ничек әйләндереп кенә ташладылар бит. Шелтә белдерергә, имеш. Кадалышып китсеннәр шул шелтәләре белән. Куркаклар алар. Ул-бу булмагае дип алдан әзерлек кылалар, юлларны караштырып, тылларын ныгыталар. Әйе, хәзер Солтан бик алай сикерә алмаячак инде, яхшы каптырдылар. Тик шунысына гына җаны әрни, тырышып эшләгәннәрен бәяләмәделәр. Ялгышуын көттеләр. Хәзер өстенә шелтә бастырып куйдылар. Кеше кадере, хезмәт бәхете дигәннәре бармы бу дөньяда, юкмы?
12
Урамда елның матур вакыты — хуш исле июнь ае иде. Үзәк урамнардагы чисталык һәм пөхтәлек кышкы боламаҗи һәм шугалак вакыт белән бер дә чагыштырырлык түгел. Иртәнге кояш, күзен ачуга, карашын Кремльнең капкасына төби дә, сәламләшеп уза. Калыная барган агач яфракларын җай селкеткәләп кенә җиләс җил уйнап куя. Көннең эссе булачагын сиздерергә теләгәндәй, җирдән чык томаны күтәрелә.
Куллары бәйләнгән тоткын шагыйрь һәйкәле яныннан узып, Солтан түбәсе ябылырга өлгергән Дәүләт музееның бинасына сәлам биреп узгандай итте дә, сулга борылып, Спас манарасына таба китте. Калын гәүдәле әкәмәт тә озын бер милиционер аның артыннан текәлеп карап калды. Шунда ук мөдир теге вакытта очраткан әбине исенә төшерде. Исән микән ул? Фатирын алгандыр да, шөкерана кылып яши торгандыр! Әллә хыялланганы картлар йортларына җибәрделәр микән? Бездә шулай инде ул: вакытында үлеп котылмасаң, беркемгә кирәгең юк. Хәтта балаларың да таралышып бетәләр. Мәктәптә алган патриотик хисләрен һич тә тынычландыра алмыйча, алар Рәсәйнең чикләрен саклый, диңгез киңлекләрендә гомерен бирергә әзер булып хезмәт итә, яки берәр удар төзелештә данлыклы үрләрне яулый. Ә анда, еракта, үз туфрагында, үз ватанында аның газиз әнкәсе бер кәлимә сүз язылган хат көтеп гомерен уздыра. Яз һәм көздә ул бичара ананың очкан кошларга карап йөрәге телгәләнә. Әмма берни дә эшли алмый. Ватан өчен үстергән шул ул газиз баласын, үзенә дип түгел.
— Һәй, сәлам, «яшь иптәш»!..
Таныш тавыш ишетелгән якка Солтан борылып караса, Һарун Бариевич үзе икән. Җәяү генә атлый. Кәефе яхшы күренә.
Җылы итеп исәнләшкәч, түрә аңа әйтеп куйды:
— Соңгы вакытларда бер дә кергәнегез юк. Әллә, мин әйтәм, бер дә эшләми инде бу? Асаф Заһирович та сезне сораштырып торган иде. Туры безгә барасызмы? Әллә арыракмы?
Мондый да үз итеп сөйләшүгә Солтан Җәләевич эреп кенә китәргә тиеш иде. Асаф Заһирович дигәне — министр хакында әйтә инде бу түрә. Бик җайлы кеше турында. Артыгын орынып бәрелми, кемлеген белеп кенә эш итә. Солтан әлегә аның белән алай каршылыкка килмәде. Бервакыт, ничектер киңәш сорап, журналистлар музей эшчәнлеген яктырткан мәкалә язуымны үтенәләр әле дигәч, моны бер дә хупламаганлыгы гына сәер тоелган иде. Сәбәбе бардыр инде. Утардан тавышны кемнең читкә чыгарасы килсен?
— Эшләр яхшы барамы соң? — Һарун Бариевич ничек сораган булса, шулай җавабын да үзе үк бирде: — Телевизордан көн дә сезне күрсәтеп торалар... Радиодан да, ул газета-журналлар, дисезме... Булдырасыз, «яшь иптәш», бик яхшы. Мактап кына телгә алабыз!
Солтанның аркасыннан балаларны иркәләгәндәй хәтта кагып та куйгач, түрә каршында койрык болгарга гына калды. «Эт күңеле бер сөяк» диләр бит әле, шуның кебек инде.
— Сездән өйрәнәбез, Һарун Бариевич, сездән... «Яшь иптәш»нең ялагайлануын түрә кирәгенчә кабул итте, киңәшләрен биргәндәй, әмма хәйләкәр рәвештә: «Боларын әйтмәсәгез дә яраган иде»,— диярәк, күрсәтмәләрен дә ясарга өлгерде. Солтан аның тел төбен төшенеп калырга тиеш иде. Алар шулай министрлыкка якынлаштылар.
Асаф Заһирович бу юлы үзендә иде. Соңгы вакытта чит мәмләкәтләрнең урамнарын еш таптаганлыгы сәбәпле, министрның кыяфәте тагын яхшыланып киткән. Беренче карашка өтек кенә күренергә мөмкин булган мондый кешенең үз мәртәбәсеннән куанып яшәве табигый хәл шул.
Әүвәле эшләренең барышы хакында сорагандай иде, әмма Солтан Җәләевичка карамыйча гына Асаф Заһирович шунда Һарун Бариевичтан белештереп алды:
— Соңгы вакытта Берләшмәдән хәбәрләр ишетелгәләде, канәгатьсезлек сиздерделәр үзегездән,— диде.
Моны ничек дип аңларга кирәк булгандыр, әмма ишетергә үк уңайсыз иде. Әгәр дә хәзер аклана башласаң, алар күзендә кем сыйфатында күренәсең инде? Бәлки әрләргә маташа торганнардыр, тыңлап бетерергәдер?
— «Яшь иптәш»не чакыртып, сөйләшмәкче дә идем әле. Менә үзе килеп чыгарга булган,— диде шунда министр.
Һарун Бариевич та берни аңлатмады булса кирәк. Нидер хакында булырга тиешле сүзләре шуның белән тәмамланды. Солтан билгесезлек чоңгылында батып калды. Аңа сүз башларга авыр иде. Министр исә, шалтыраган трубканы алып, кем беләндер зур гәпкә кереште. Эш таләп итте, ачуланды.
— Акча юк бит. Һаман саен каян алыйм мин сезгә?.. Ярый, карарбыз!.. Беренче җай чыгуга. Ярый дидемме? Булды!
Телефоннан сөйләшүен шулай кискен генә өзгәннән соң, каршындагы түрә белән мөдиргә төбәлеп, министр бераз тынып торды да өстәп куйды:
— Җәлил театрыннан шалтыраталар. Тагын акча сорыйлар. Чит илгә чыгарга. Ә казнаның бушаган вакыты. Ике йөз мең бит. Әле кайчан гына бирдек. «Алтынчәч»кә. Татар спектакльләренә халык йөрми, кереме юк.
Бу юлы ул Солтанга төбәлде. Нәрсә әйтер, дигәндәй җавап көткән сыман иде. Шушыннан файдаланып, «яшь иптәш»е сүзгә кереште һәм үз фикерен белдерүне кирәк тапты:
— Читкә татар опера һәм балет театры урыс әсәрләре алып чыга икән дип ишеттем. Ә милли әсәрләр һаман игътибарсыз кала бирә...
Ник кенә алай диде икән? Министрның ачудан кайнарлануын көтмәгән иде. Ул атылып бәрелде, гүяки Солтанны баштүбән әйләндереп очырды:
— Сез монда шулай сөйләп торасыз, асылын белмәгән хәлегездә. Әнә татар газеталары да котырыналар. Мәсьәләнең төбен тикшерү юк, тоталар да кычкыралар, шаран яралар. Менә, укыдыгызмы?
Солтанның алдына «Ватаным Татарстан» газетасы килеп төште. Аны ачып та карарга да мөмкин иде ул. Әмма кирәген тапмады. Әле кичә генә укыганы булганлыктан, белмәмешкә салышып маташуның монда кирәге юк иде.
— Таныш мин аның белән. Килешәм, сез хаклыдыр, бик алай төбенә төшеп язмаганлыгы сизелде,— дигән булды мөдир.
— Менә, нәкъ шулай... Ә алар, журналистларны әйтәм, каш ясыйм дип күз чыгарырга гына торалар!
Министрның бу сүзләре Солтан Җәләевичны уңайсызласалар да, ул, бирешмичә, фикерен дәвам итәргә булды:
— Мин алай димәгән идем дә...
Ә Асаф Заһирович тыңлап та тормады:
— «Князь Игорь»гә кеше йөри шул. Ә татар операсын куя башласак, ярты зал да җыелмый. Артистларның да иң кәттәләрен генә сайлап карыйлар. Халыкка ошамый. Читтән килгән белгечләр дә татар әсәренә кызыкмыйлар. Менә хикмәт нәрсәдә! Аңлаучы юк, белүче күренми. Ә тавышланыргамы дисәң, булдыралар. Шулай язган журналистлар үзләре ул спектакльләргә йөриләрме икән? Юк, әлбәттә. Исләре дә китми. Аларга сүз кирәк. Мөгез чыгару...
Һарун Бариевич аны бүлдермәде, фикерен дә ачык белдермәде. Бары тик Солтан гына, бөтен нәрсәдә дә катнашы булган кеше сыман әйтә куйды:
— Бәлки бездә мәдәни сәясәтне дөрес итеп оештырырга кирәктер?
Ул мең өлеш хаклы сыман иде. Аның ишетүләренә караганда, министр Асаф Заһировичның мәдәни хәрәкәтне алып бара алмавы, ул гына да түгел, милли мәдәни сәясәтнең киләчәген билгели торган сәләте юклык гомум-билгеле нәрсә, имештер. Моны журналистлар әйтеп, сөйләп, язып кына калмадылар, бәлки телләрен бөтенләй төшермәс булдылар. Солтан Җәләевич та шушыларны күздә тотуы аңлашыла иде, сүзләре Асаф Заһировичның яңагына биргән төсле булды. Көтелмәгәндә түгел, бәлки алдан әзерләнгәнчә шулай килеп чыкты сыман. Һарун Бариевичның тамак кыруы һәм «яшь иптәш»нең әйткәннәрен ишетмәмешкә салышуы яхшы иде, анысы. Тик министр гына бу сүзләрне колак артына уздырмады. Аның карашы Солтанны икегә ярып узды. Элеп алып, селкеп саласы гына калды. Әмма бераздан аның күңеленә тынычлык иңде һәм көтелмәгәнчә әйтте дә салды:
— Менә, алай икән, минем урынга килеп утырыгыз да теләгәнегезчә билгеләгез. Күрербез, нәрсә майтарырсыз икән? Телгә барыгыз да оста. Чорны, дәверне искә алмыйсыз. Мине «химик» дип атауларына күнектем инде. Әйе, шуннан, химия-технология буенча белгеч ди мин. Шуннан ни? Берсе дә искә алмый: үз чорымда тарих фәне буенча кандидатлык диссертациясе якладым. Тарих буенча белгечлегемне кая куярга? Сез шулай сөйләп торгач, белмим тагын, нәрсә әйтергәдер?
Солтан Җәләевич үзенең уңайсыз һәм ахмак хәлдә калганын яхшы тойса да, сер бирергә ашыкмады. Сүзне икенчегә борырга маташкан Һарун Бариевичны да узып:
— Фикеремне төгәлләп бетерергә өлгермәгән идем. Мәдәни сәясәтне гомум билгеле факторга әверелдерү хакында әйткән идем,— дип аклана да башлады. Әмма тел төбен үзгәртмәде:— Журналистлар каршына ешрак чыгарга, интервьюлар бирергә, аңлатырга кирәк. Төшенсеннәр, белсеннәр. Алар да Алла бәндәсе түгелме? Ни чәчелсә, шуны уралар. Сез хаклы, бу яктан. Әмма икенче ягы да бар аның...
Һарун Бариевичның итагать таләп итеп тамак кыруыннан Солтан туктап калды. Сүз артыннан башкасын кузгаткан саен һаман адаша баруы бер дә килешерлек хәл түгел иде.
— Әйе, ә икенче яктан? Икенчесе нәрсә?— Асаф Заһирович бу мизгелдә гүяки Солтанны егып салып тукмарга гына тиеш иде. Моны алар барысы да яхшы аңладылар һәм һәр әйтелгән сүз бары тик зыянга гына икәнлеген төшенделәр. Әмма инде Солтанга барыбер иде.
— Икенче яктан, икенче яктан, дигәнем шул... Мин, сезнең урынга утырып, министрлык йөген тартып бара алмыйм. Ул сезнең үзегезгә килешеп тора. Гафу итегез, монда кемне куярга икәнен хәл итүчеләр бар!
Солтан Җәләевичның бу фикерле сүзләре ни өчендер министрга хуш килделәр. Хәтта ул көлеп үк җибәргәч, Һарун Бариевич та җиңел сулап куйды. «Яшь иптәш»нең генә аркасы буйлап салкын тир ермагы йөгереп төште. Кешене авыр хәлгә куйды шул ул. Тәртипне исеннән чыгарды. Йә, министр каршында кем соң әле Солтан, кем? Мескен музейның хәерче мөдиреме? Кандала урынына сытылырга мөмкин иде, ярый әле давыл бары тик канатының очын гына тидереп узды. Кем дә түгел, моңарга үзе гаепле. Туры әйтеп, туганыңа да ярап булмый, ахмак! Әле гадел булса — бер хәл! Коткыга ышанып, шуны телгә алып сөйләп йөрүчеләр мәгънәсез булалар да инде!
Министрның олы һәм биек кабинеты кысанланып куйды. Гүя дөнья үзе үк тарайгандай тоелды. Асаф Заһирович, сүзне беткәнгә санап, йомшак тәхетеннән торды. Һарун Бариевич та урыныннан кузгалды. Солтан да чыгып китәргә тиеш иде. Әмма министр аларның икесен дә туктатты һәм:
— Равилә Вәлиевнаны яхшы беләсезме?— дип сорады.
Һарун Бариевич белән Солтан үзара карашып алдылар. Җавапның кемнән таләп ителгәнлеге аңлашылмаган иде. Шулай да түрә сүзгә керешмәде, «яшь иптәш»енә карап, әйдә, сөйлә дигәндәй баш какты.
— Минемчә, бик тә уңай кеше. Музей эшен яхшы белә. Мин аның хакында бары тик яхшы фикердә генә.
Солтанның бу сүзләрен министр тагын ошатмады булса кирәк. Ирен читен бераз түбән салындырды, мыскыллап көлүе идеме? Шулай дә әйтеп куйды:
— Мин аны бүтән эшләреннән дә белә идем. Горький музее экспозициясен төзеде бит әле ул. Шулаймы? Миндә бер дә уңай тәэсир калдырмаган иде.
Министрның шушы бәясенә Солтан кушылырга тиеш булса да, бу фикерен кире какты. Аңлатырга кереште:
— Очраклы хәл генәдер, Асаф Заһирович. Очраклы гына шулай килеп чыккандыр. Берләшмәдә мин аннан да уңай кешене атый алмыйм,— диде.
Чыннан да Солтан Җәләевичның Равия Валиевна белән бер тапкыр да каршылыкка кергәне булмады. Ханымның гаять дәрәҗәдә оста сәясәтче һәм урыс арасында татарның милли дөньясын яклый белүе, кирәксә, интригалар ясап, югарыдагыларны да шөлләтә алуы гаҗәп яхшы иде сыман. Моны күпләр булдыра алмый. Теләсә нинди сүзне ул шулай борып куярга мөмкин, шүрәле урынына кысыласың да каласың. Ахырдан: «Былтыр кысты»,— дип, айнып акырудан ни мәгънә?
— Сез, димәк, бу кандидатураны уңышлы сайланган дип саныйсыз?— Министр Солтан Җәләевичка мыскыллы елмаеп кына карап алды. Һарун Бариевич исә актан да, карадан да сүз катмады. Болай дигәненең нигезендә нәрсәдер ятканын Солтан чамаларга өлгерде: «Кызык икән әле болайга китсә, кызык икән! Димәк, Людмила Борисовнаны урыныннан алмакчылар, Равилә Вәлиевнаны куймакчылар! Аңлашыла!»
— Әйе... Ә кая сайланган? Нәрсәгә кандидатура? Әллә Берләшмәдән аны аласызмы?— Солтанның болай итеп бер-бер артлы сораулар яудыруы гаҗәп түгел иде.
— Ә, юк,— диде министр.— Людмила Борисовнаны пенсиягә озатабыз. Аның урынына кандидатуралар арасында Равия Вәлиевнаның да исеме бар иде. Шунлыктан гына сүз кузгатуым. Фикерегезне белү өчен...— Бераз туктап торганнан соң, тәхетенә кабат килеп, тынычлап утырып, сүзен бетерде:— Димәк, дөрес сайланган кандидатура дип уйлыйсыз инде?
— Әйе, һичшиксез шулай. Людмила Борисовна урынына филиалларның җитәкчесе буларак Равия Вәлиевна килсә, уңышлырак булыр сыман. Милли кадр гына да түгел, акыллы ханым кебек күренә. Иң кирәге, музей эшен яхшы белә. Урыслар арасында да сер таба алачак. Көче җитәр дип уйлыйм,— диде Солтан Җәләевич, үзе белән киңәшүләренә сөенеп.
— Истә тотарбыз!
Министрның шушы сүзеннән соң, саубуллашып, Һарун Бариевич үзе белән Солтанны да алып чыгып китте дә, коридорда аны туктатты:
— Кабинетка керик әле!
Түрәнең бүлмәсе нигәдер элеккечә үк нурсыз иде.
Әмма бу юлы дивардагы портретлар алмашынган икән. Ленин сурәте урынына милли шагыйребез Габдулла Тукайныкы менеп утырган, Маркс та күренми, әмма Салих Сәйдәшев каршы якта елмаеп тора. Мәдәният министрлыгына хас үзенчәлекләргә чыннан да әһәмият бирә башлаганнар икән болар дияргә була хәзер. Моңа куанмыйча мөмкин түгел. Шөкер Ходага, дип тә әйтергә ярыйдыр? Үзләренең башына килдеме, әллә берәр акыллы кеше киңәш иттеме икән? Гаҗәп шул бу, ә? Гаҗәп!
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.
Следующий - Көзге Яңгырга Кадәр - 12
  • Части
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 01
    Общее количество слов 3846
    Общее количество уникальных слов составляет 1991
    37.3 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    52.3 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    60.8 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 02
    Общее количество слов 4002
    Общее количество уникальных слов составляет 2164
    36.3 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    51.6 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    60.1 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 03
    Общее количество слов 3842
    Общее количество уникальных слов составляет 2047
    36.5 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    51.3 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    59.4 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 04
    Общее количество слов 3854
    Общее количество уникальных слов составляет 1951
    36.6 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    51.4 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    58.8 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 05
    Общее количество слов 3856
    Общее количество уникальных слов составляет 1933
    38.3 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    52.2 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    59.7 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 06
    Общее количество слов 3822
    Общее количество уникальных слов составляет 1987
    34.9 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    51.0 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    58.7 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 07
    Общее количество слов 3957
    Общее количество уникальных слов составляет 1994
    35.9 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    50.6 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    58.6 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 08
    Общее количество слов 3881
    Общее количество уникальных слов составляет 1902
    35.7 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    50.3 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    58.2 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 09
    Общее количество слов 3783
    Общее количество уникальных слов составляет 1913
    36.5 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    50.6 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    59.6 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 10
    Общее количество слов 3988
    Общее количество уникальных слов составляет 1990
    37.3 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    52.0 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    61.0 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 11
    Общее количество слов 3983
    Общее количество уникальных слов составляет 1941
    36.7 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    51.7 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    59.6 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 12
    Общее количество слов 3895
    Общее количество уникальных слов составляет 1898
    38.2 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    53.1 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    61.8 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 13
    Общее количество слов 4059
    Общее количество уникальных слов составляет 1865
    38.9 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    54.5 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    61.5 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 14
    Общее количество слов 3812
    Общее количество уникальных слов составляет 1854
    38.4 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    54.0 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    61.4 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 15
    Общее количество слов 3934
    Общее количество уникальных слов составляет 1958
    37.8 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    51.7 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    59.2 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 16
    Общее количество слов 3974
    Общее количество уникальных слов составляет 1931
    38.3 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    53.1 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    61.8 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 17
    Общее количество слов 3938
    Общее количество уникальных слов составляет 1921
    37.2 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    52.1 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    61.1 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 18
    Общее количество слов 2896
    Общее количество уникальных слов составляет 1502
    42.6 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    56.6 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    63.9 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов