Latin

Көзге Яңгырга Кадәр - 10

Общее количество слов 3988
Общее количество уникальных слов составляет 1990
37.3 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
52.0 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
61.0 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
Әдәби музейның хуҗалык һәм финансы эшләре Берләшмәдән, ягъни үзәктән идарә ителергә тиеш булганлыктан, бу юл да «Генеральный» кулында иң ышанычлы һәм мәртәбәле чара иде. Иң беренче итеп ул шуннан файдаланды. Һичшиксез бүленеп бирелергә тиешле һәммә төрле чаралар өчен финанс чыгымнары планыннан Әдәби музейны җиңел генә кыскартып, төшерде дә калдырды. Хәтта саклаганга һәм утына, суына, башка хуҗалык чыгымнарына акча бүлеп җибәртми башлады. Блокадада калдырганда, яшәү көче бетәргә, музейда эш дәрте сүнәргә тиеш иде. Солтан Җәләевич кына юләр булып чыкмады, турыдан-туры министрлыкка барып, ул чыгымнарны каплауны алардан таләп итә башлады. Аның беренче сүзе шул булды: «Музей — халыкныкы, илнеке, анда мәмләкәтебезнең байлыгы банктагы алтыны кебек үк саклана! Ил ни өчен ул байлыгыннан баш тартырга җыенды? Безгә аңлашылмый!»— диде. Бу сүзләре белән түрә килешми кала алмады. Әүвәле аптырады. Аннары хәл итәргә булышлык күрсәтәчәген белдерде. Ә Һарун Бариевичның сүзен тыңламаска мөмкин түгел иде. Шунлыктан «Генеральный»ның планнары барып чыкмады. Ә Людмила Борисовна тотты да аны көчсезлектә гаепләде. «Генеральный», аның белән бергә Берләшмә дирекциясе чыгырыннан чыкты. Бу шартларда эшләү барчасына да бермә-бер авырлашты. Чишелмәгән мәсьәләләр арта бардылар, өелделәр. Бары тик Солтан Җәләевич кына, алар фикеренчә, рәхәттә яши һәм үз белдегенчә эшләп йөри кебек тоелды аларга. Һәм шунда «Генеральный»ның колагына куандырып бер хәбәр иреште: аның урынына ул бәндә бер дә кызыкмый икән бит, киресенчә, музей эшен яратмый, тизрәк китәргә уйлый!
Моңа ул бик ышанып җитмәсә дә, күңелен тынычландырыр өчен җитә калды. «Генеральный» тагын Солтан Җәләевич ягына авышты.
Людмила Борисовна исә үзен утка пешкәндәй тойды, шашынуыннан котыла алмады. Инде генә сүреләмен дигәнендә дә, министрлыктан Мария Михайловна килеп, бөтен эшне харап итеп ташлады. Нияте яхшыда булгандыр да бит, әмма киресе килеп чыкты. Үзен кайчандыр шул урындыкка утыртуда Людмила Борисовнаның шактый зур ярдәме тигәнлеген Мария Михайловна яхшы хәтерли һәм аңа һәрдаим рәхмәтле иде. Тырышулары да шулар өчен рәхмәтен белдерү белән бәйле булды. Соңгы көннәрдә генә түрә каршысында ишетелгән сөйләшүне искәртеп, ул әйтә куйды:
— Сезнең мактанчык Солтаныгызны Берләшмәгә күтәрергә уйлап торалар әле,— диде.
Утка май ташлаган кебек булды бу яңалык. Людмила Борисовна күзгә күренеп кара көйде. Бүтәннәр дә корт чаккан кебек сискәнделәр.
Һәм сүз китте, тагын гайбәт һәм кайнар бәхәсләр барчасын үз эченә йотты. Мондый хәл бер башланса, тиз генә тынмый, һәркемнең кадере кими.
Үзенә бәйле рәвештә Берләшмәнең болай болгануыннан хәбәрсез калган Солтан Җәләевич һаман да Әдәби музей эшләре белән мәшгуль иде. Аның уңышлары көннән-көнгә даими арта тордылар. Хәтта элекләрне бик сирәк кенә оештырыла торган күргәзмәләр дә хәзер Әдәби музейда ешаеп китте. Бөтен Берләшмә ел буена алып бара торган һәм шактый финанс чыгымнары тотып эшләгән чараларны Солтан Җәләевич үзәкнең һичнинди ярдәменә мохтаҗлыгы барлыгын күрсәтмичә башкарып чыгарга тотынды. Бу хәл, билгеле, министрлыкта да искә алынды һәм аның уңышларын Людмила Борисовна кебек шушы хезмәттә чәч агарткан мактаулыларга да үрнәк итеп куя башладылар. Һаман саен түрәнең болай әйтүе хәтта Мария Михайловнаның да эченә тия, йөрәк маен кайната иде. Солтан Җәләевичның әгәр дә тиздән Әдәби музейны Берләшмә составыннан мөстәкыйльлеккә чыгарырга исәбенә керсә, алар чарасыз икәнлекләрен төшенеп, бу хәлгә каршы «ут уйнатырга» кирәклеге хакында дирекциядә еш кына сөйләшә торган булып киттеләр. Әмма тормыш вакыйгалары һаман да үз чиратлары белән бара тордылар. Солтан Җәләевич бернинди югары урыннар да дәгъва кылып йөрмәде, Әдәби музейны мөстәкыйль итү хакында да хыялланмады. Аның боларга вакыты да, хәтта теләге дә юк иде.
Адәм баласы шулай яши инде ул, яратылганнан бирле. Һаман үзен сакларга тырыша, җил-яңгырда күшегеп калуны өнәми. Шунлыктан табигый инстинктына иярә. Акылы шул вакыттан көчен югалта. Хисләр өермәсе бөтереп ала да, тормышын уңга һәм сулга айкарга тотына. Котылырлык чарасы калмый. Үзен корбан итәргә теләми, хәтта шул корбан дәрәҗәсенә һич лаеклы түгел икәнлеген дә аңламый. «Батабыз!»— дип коткы сала да, курку тудыра. Чиратлары белән җай гына барырга тиешле вакыйгаларны бутап бетерә. Аның ише кеше әгәр дә ил башына да менеп утырса, бетте, халыкның күзе тәмам томалана да һәммәсе сарыкка әверелә. Соңыннан аңына килгәннәр исә тарихны кире борырга, замананы кайтарырга тырышалар һәм чираттагы авантюрага биреләләр. Ил эчендәге сугышны тышка чыгарырга омтылалар. Һич юктан сәбәп табалар. Сәясәтне алмаштырырлык гайбәт, сафсата тапканда, күп нәрсәләргә ирешергә мөмкин, билгеле. Әгәр тарихны үзгәртергә телисең икән, аңсыз рәвештә дә нәкъ менә шушы юлга басасың. Әмма һәр мөстәкыйль зат, ирекле кеше бервакытта да гомум мәнфәгать өчен янмый, бәлки, үз файдасына омтылганда, башкаларның да язмышын исәпкә алырга гына мәҗбүр була. Гади кешеләрнең илкүләм дәрәҗә тоткан ирләрдән аермасы шунда гына, алар үз теләкләренә халыкны котыртып түгел, бәлки шәхси көчләрен турыдан-туры сарыф итеп ирешәләр. Әгәр бүтәнчә мөмкин икән, ул вакытта тормыш бүгенге хәленә килеп җитмәс, җирдә яшәве дә, үзгә төрле кануннар урнашып өлгерсә, мең тапкырлар рәхәтрәк булыр иде.
Людмила Борисовнаның көннән-көн шашына баруы нәкъ шушы күренешнең бер чагылышы булганлыктан, күпләр аны аңларга тырыштылар. Солтаннан кайтарып-кайтарып диярлек кызыксынып алган җаваплары аларны тынычландырсалар да, «татар барда — хәтәр бар» дип карагруһлардан калган хисләр белән коралланган таифәнең борчылуы бетмәде. Мөдир булып эшләүче, ил телендә «директор» аталучы Солтан Җәләевич әлегә аларның хәсрәтләрен күрми һәм шуның белән бәхетле дә иде.
Гайбәтне корал итеп, төрле әкәмәтләр уйлап чыгарырга алынучылар да табылды. Тиз арада боларны министрлыкта Мария Михайловна тарата торды. Бервакыт Солтаннан түрә Һарун Бариевич сорап та куйды:
— Сезне салгалый дип сөйлиләр?— диде.
— Ир кешедә була торган хәл инде ул, Һарун Бариевич. Кайвакытта арба тәгәрмәчен дә яхшы барсынга майлап җибәргәлиләр. Әмма бик эләкми шул. Үзегез дә беләсез, эштә кайнагач, чәйгә дә вакыт аз кала,— диде мөдир. Дөрес сүз түгел дип алдарга теләмәде. Тормыш шуңа корылгач, син генә аны үзгәртә алмыйсың. Йомышлары төшсә, бер хәл. Әмма үзең аларга йөгерәсең шул. Ярый да һәрьяклап мөмкинлекләрең булса. Юкны каян табасың?
— Мин дә шулай дидем, анысы. Монда кайберәүләр үземә әйтеп маташкан иделәр!..
Һарун Бариевич шунда Солтанның үзенә дә билгеле булмаган серне ачты. Болардан соң бераз уйланырга да ярагандыр да, әмма ул моңа әүвәле әллә ни игътибар биреп тормады. Мулла песие кебек өйдә генә эшләп утырсаң, кешегә йомышың төшмәсә, аракы эчеп гомер уздыралар димени? Бу илдә электән шулай кабул ителгән, кемгәдер йомышың төшеп барасың икән, өстәленә сыеңны чыгарып утыртырга тиешсең. Ярый да шуның белән генә бетсә, аларның бит әле телең белән үзләрен сыйпатып-сыйпатып сыйланасылары килә. Кая бара аласың? Башкача булмый. Ә боларны түрәгә сөйләп торасы түгел, үзе дә яхшы белә. Сыйларны аз күрдемени ул?
Икенче юлы бу хакта бөтенләй башкача итеп әйтте Һарун Бариевич:
— Бикәчләр белән шаяргалыйсыз, диләр?..
— Ир асылы булсаң, кызыгырлар инде!— дигән булды Солтан Кәбиров, бер генә дә исе-акылы китмичә. Әгәр дә шунда аклана, инкарь итеп аптырый башласа, башкача булыр иде. Шунлыктан Солтан Җәләевич бу юк сүзне озынга сузып тормады, Һарун Бариевич та көлде дә шуның белән бетерде. Ул гайбәтләрнең кайсы җеннең бүсек авызы абзарыннан чыкканлыгын яхшы белә иде булса кирәк.
Бәхет йолдызы, шулай итеп, Солтанны нурларының сагында саклый килде. Әмма кайнаган казан яки шартларга, яисә тишелергә тиеш иде. Мөдирнең бер дә артык исе китмичә эш йөртүе, конфликтларга керергә теләмәве, андый куркыныч туганда да шаярту белән сүзне бүтәнгә борып җибәрә белүе Людмила Борисовнаның коткысын тагын да корыландырды. Өченче төрле гайбәт мәйданга чыгып, соңгы вакытта ул гына Солтан Җәләевичны бераз сагаерга мәҗбүр итте. Имеш, ул беркем дә түгел, бәлки Һарун Бариевичның туганнарыннан икән! Монысы аны гына түгел, күпләрне шаккаттырды. Кайберәүләр хәтта чын күңелләреннән ышана да башладылар.
Моны ишетүгә, Людмила ханымның эче тышына каерылды. Төнге йокысын югалтып, юләргә үк чыга башлады. Иртән көзге каршына басканда:
— Чәчләремне тәмам агартып бетерә бит бу хайван,— дип шашынды.
Ул хаклы иде. Чыннан, соңгы ике-өч атнада Людмила Борисовнаның чигә тирәли котырган чал төкләре баш түбәсенә үк таралырга өлгереп, буяу йокмас хәлгә керделәр. Арта барган җыерчыкларының саны да кысыр хәсрәттән килгәнлеген аңлар дәрәҗәдә түгел иде ул. Моңа кадәр Солтанны юкка чыгарырлык берәр җай таба алмавына тагын бер кат кайнарланып куйды. Әллә җеннәре килешмәде, әллә ханым хаталанудан үзе алдына котырына башлады — болар хакында ул уйлый алмады. Солтан Җәләевичның Людмила Борисовна алдында һичбер гаебе юк иде, ни кушсалар, шуны башкаруын белде, даими тырышлык кына күрсәтте. Дирекцияне санламый дип тә аның турында әйтеп булмый, бар зиһенен-дәртен эшенә биргән иде.
Людмила Борисовнаның өйдә вакыты иде. Үзеннән иртә картайган ире залдан аваз салды:
— Күр әле, кара!.. Сезнең ала кашкагызны күрсәтәләр...
— Кемне әйтәсең?
Людмила Борисовна өшенеп китте. Гүяки Солтан Җәләевич үзе аларның өенә килеп кергән дә түргә менеп утырган төсле иде. Шулвакытта ханым телевизорын тәрәзәдән урамга болгап очырыр хәлгә килде. Әмма туктап калды. Кара әле, бу тагын күргәзмә оештырган! Ай саенга китте түгелме соң? Нинди урында ясый ул аны? Моның өчен заллары да юк иде бит. Алдан уйлап, Әдәби музейның бик җәелеп китмәвен күздә тотып, күргәзмәгә урын калдырмыйча, экспозицияне махсус таратып салган иделәр. Ничек болай бу?
Һәм ул кинәт балкып китте. Соңгы көннәрдә аягын да атларга теләмәгән эшенә бүген, хәзер үк чыгып йөгерергә дип очынды.
10
Берләшмә дирекциясеннән барча унлап урынбасарның берьюлы килеп керүен Әдәби музей күптән хәтерләми иде. Иртәнге программада үзен телевизордан күреп, Солтан Җәләевичның бераз үзе белән масаебрак алган чагы. Шунлыктан дәрәҗәләргә бик игътибар биреп тормады. Сәламләшү белән генә чикләнде. Хәер, артыгын аннан таләп итәргә теләүчеләр бу әһеле түрә вә мәртәбә арасында юк иде. Ә алар, хәлләрне белешеп тә тормастан, музей залларын карарга һәм башларын чайкаштырырга керештеләр. Ризасызлык галәмәте йөзләренә әлегә мыскыллау буларак чыкмаганлыктан, мөдир моны яхшыга юрады. Әмма ялгышты. Аларның күргәзмә белән танышырга килмәүләрен башына да кертмичә, шунда ук үзләрен картиналар белән таныштырырга тотынган иде дә, Людмила Борисовна аны тиз туктатты:
— Болар нәрсә?
— «Туран фонды»ның күргәзмәсе. Татар авангарды!— Мөдир сорауны аңламаган иде. Шунлыктан тегеләр көлешеп куйдылар.
— Күрәбез. Беребез дә сукыр түгел!— Людмила Борисовнаның кырыс тавышы һәммәсенең дә күңелен какшатып куйды.— Ә мондагы музей материаллары, экспонатлар кайда?
— Ничек? Мин бит бу хакта әйткән идем. Киңәшмәдә каршы килүче булмады. Соң, аларны бүтән залларга күчердек,— диде Солтан Җәләевич, тагын да берни аңламыйча аптырап.
— Кем рөхсәт бирде?
— Киңәшмәдә каршы килүче табылмады бит... Үзегез дә бар идегез!— диде Солтан Җәләевич, нигә ул хакта соралуга исе китеп.
— Юк, бу нигез була алмый. Беркетмәләргә кертелмәде ул чыгышыгыз!— дип, Людмила Борисовна ачу белән әйтеп куйды. Ул үзенең ни-нәрсә сөйләгәнен бик яхшы белә иде. Әмма Солтан да югалып калмады, шунда ук җавап бирергә өлгерде:
— Ансы минем намустагы эш түгел. Үзегезнең кулда дип беләм!
— Алай икән, бик яхшы.
Солтан белән урынбасарлар артык сөйләшеп тормадылар. Факт расланды дип канәгатьлек таптылар да, ничек көтелмәгәндә килеп керсәләр, шулай чыгып та киттеләр. Кичен шалтыратып, иртәнгә утырышка килеп җитәргә боердылар. Солтан Җәләевич исә һәр вакыттагыча:
— Ярар! Килеп җитәрмен!— диде. Аны-моны уйламады.
Баштан ашкан Әдәби музей эшләре белән мәшгуль булган мөдирнең Берләшмәдәге булачак утырыш мәсьәләләрен уйлап аптырарлык моңа кадәр дә вакыты юк иде. Шулай кирәктер дип кенә кабул итте дә онытты. Әмма юкка ваемсызлык күрсәткән икән, бөтенләй исеннән үк чыгарып ташлаган шул. Әгәр дә профессор Наил Фатыйхович, шалтыратып:
— Эштән иртәрәк китәргә мөмкинлегегез юкмы?— дип чакырмаса һәм аларда кичкә кадәр калмаса, бәлки уена кереп тә карар иде. Нишлисең, шулай тиеш булгандыр инде. Юк белән баш катыруга караганда, барына куанып яшәвең мең өлеш артык түгелме?
Ә Наил Фатыйховичларда бик яхшы кунак ителде ул. Дөресрәге, эш бар дип чакырылган җиреннән мәҗлескә туры килде. Профессорның хатыны Нәзирә ханымнан узып буламыни, ә? Өстәл янына әллә биш тапкыр утыртты инде?
Наил Фатыйхович аны балкон тәрәзәсенең өлгеләрен куешырга дәштергәнгә, Солтан Җәләевич җиң сызганып эшкә керешкән иде дә, тиз туктаттылар.
— Алай ярамый. Эштән килеп кермәгән, тамак ялгамыйча нинди икенчесенә тотыну ди ул? Ашым суына, башкасы!— Нәзирә ханым шулай катгый рәвештә үз таләбен куйгач, карышып тору итагатькә сыймый иде шул.
Табында коньяк та бар иде. Тост әйтелгәч, Солтан Җәләевич монысына да буйсынды. Тәрәзә өлгесе кайгылары онытылды. Гәпләшеп алдылар. Телгә оста Нәзирә ханым ире Наил Фатыйхович белән ничек танышканнарын да сөйләп, юктан шаян сүз табып, аларны тәмам көлдереп бетерде.
— Йөри генә моны эләктерергә Фатыйма дигән теге тинтәк кыз,— дип, әллә үртәлеп, әллә махсус шулай кыланып ничә тапкыр кабатлап та сөйләп алды ул.— Ә минем йөрәкләрем кузгалып куя. Аһ, эләктерә, мин әйтәм! Беләмени ул егетләр, чистый, бозау инде алар. Кемнең күзе кемдә икәнне сизенмиләр дә ичмасам! Күрәм, алай да Фатыймабызның бик алай борчаклары пешәргә уйламаган. Наилем һаман буш. Тик йөрмәгәндер әле, тик йөрмәгәндер. Беләм мин ул егетләрне!
Нәзирә ханымның болай үрсәләнеп куюы гаҗәп тә көлке булып килеп чыга. Солтанга ияреп хәтта Наил Фатыйхович та елмая, көлә, ә үзе: «Юк ла инде!»— дигән була, үртәлеп тә ала.
— И, утырасың тагын... Әллә? Мин генә белми калдыммы?— Нәзирә ханымның олы кара күзләре ирен сөзеп кенә ала. Солтан да сагайгандай итә, әмма тагын көләргә тотына.
— Бирермен мин сиңа. Кара әле, ни дип тора бит? Наилем, әллә булдымы? Әйтмәгән генә идеңме?— ди Нәзирә ханым, юри шаяртып.
Бер-бер аңлашылмаучылык килеп чыкмасын дип, Солтан тизрәк профессорның сүзләрен кабатлый:
— Юк ла инде, диде, Нәзирә ханым!
— Әллә ышанаммы?— дип ул һаман сөйли бирә. Аннары бөтенләй башкача әйтеп куя:— Һе, минем Наилем шул ул, шушы яшенә җитеп, чыпчык та рәнҗетмәде!
Ә сүзләрнең күңелле генә барган җирдән икенче юлга кереп китү мөмкинлеге булганга, Наил Фатыйхович шунда ук, Нәзирә ханымга кушылып, аны шаяртып та ала:
— Үбәм дип торган кызны кочакламасаң, рәнҗи дә рәнҗи инде ул!..
Нәзирә ханым бөтенләй бетә. Алтын тешләрен каймалаган кызыл иреннәре ни җыелырга, ни җәелергә белми калалар. Күз тимәсен өчен бит очына Аллаһы тәгалә тарафыннан яратылган кечкенә генә миңе бөтенләй каралып чыга. Шунда ул сүз белән гүяки иренә ябырыла:
— Үләм, Наилем, син әйтәсеңме моны?..
Аның күз агын күрсәтеп акайган күзләре профессорны шул арада ук яңаклап алгандай уңлы-суллы йөгерә бирәләр. Хәзер инде уеннан уймак чыгарга мөмкинлеге ачыла. Нәзирә ханым һаман җавап таләп итә:
— Моны син әйттеңме соң, Наилем, бәгырем?
Бу юлы ире Наил Фатыйхович аңардан тагын да бик оста котыла:
— Юк, мин түгел, Солтан... Әнә, Солтан әйтте!
Назирә ханым пырхылдап көлеп җибәрә һәм:
— Бу баладан булыр да,— дип шаккатыра.— Муенына ябыша торганнардыр әле, шулаймы?..
Солтан дөресен әйтергә дә, алдарга да белми.
— Ничү, асылынсалар да игътибар бирмә,— ди Нәзирә ханым, горурлык белән.— Кызлар алар, малай җаным, карап кына йөриләр. Менә бу чукынчыкны да мин генә алып калдым. Тәки шул кыска итәкле Фатыймага ияреп китәсе иде. Әйеме, Наилем, бәгырем?
— Сөйләгез әле, сөйләгез, Нәзирә ханым, кызыклы бигрәк.
Солтанның болай үгетләве Наил Фатыйховичка ошап бетмәсә дә, хатыны шаян сүздән туктарга теләми. Әмма куркырлык түгел, әллә нинди эчке серләргә үк кермичә, кирәген генә бәян кыла белә ул.
— Әткәйдән кулымны сорарга кайттылар болар. Көтәм. Ничек сөйләшерләр икән, дим. Бер сәгать утыралар, икене... Төнге уникеләрне узып киттеләр. Һаман утыралар. Сорамый гына бит. Аптыратып бетерде, чукынчык.
Нәзирә ханым иркенәеп куя. Әмма бу юлы да Наил Фатыйхович сүз кыстырырга өлгерә:
— Ә синең җылы кияү куенына тизрәк керәсең килә иде инде, әйеме?..
Ник кенә үртәргә кирәк тапты икән инде. Тагын башын әйләндерәчәк, югыйсә, әй Наил Фатыйхович.
— И Солтан балакаем, ул вакытларда, ул көннәрдә... Белмим, ир куенының рәхәтен, ләззәтен татыдым да, бер адым да Наилемне ялгызын һичкая җибәрмәдем. Әнә шул Чабаксарга гына. Мин карт дурак. Моннан ун еллар электер. Институт белән киттеләрме болар, экскурсиягә дигән булып. Кайтты бу, төсе-килеше үзгәреп. Авырыймы әллә дип торам. Аптырадым шул, чистый. Алдына төшеп карыйм, артына чыгам. Көйле иремнең бер дә җае калмаган. Әйтмәде шунда, вакытында. Ни була иде инде, әгәр Фатыйманы очраттым, дисә. Тотып ашамас та идем, бәлки...
— Каян белдегез соң, үзеннән ишетмәгәч...— Солтан куркып кына сүз ката.
— Соңыннан үзе әйтте инде, анысы. Бичаракаем, түзә алмагандыр. Ни дисәң дә, элеккеге танышыңны очрату, дустыңны күрү — яшьлекне искә төшерә ул, балакаем. Әллә кайда калган булса да сагындыра икән ул яшь вакытлар. Мин үзем дә, кайвакыт, без шулай инде...
— Ничек?— монсын Наил Фатыйхович сорый, әллә шаярта, әллә чынлап та шикләнүен белдерәсе килә? Аның бу соравы Солтанны да гаҗәпкә калдыра, бу юлы сүзләрне юк-барга борып җибәрү мөмкин түгел, остаз сөйләгәндә укучысы тик торырга тиеш.
— Ие шул. Әллә, Наил, җанкисәккәем, синдә генә булганмы ул яшьлек?..— дип үрти башлый Нәзирә ханым, һаман да көлкегә этәреп.
— Мин үземне карт хатынга өйләндем дип уйламаган идем!— ди аңарга Наил Фатыйхович. Әмма бу шаяртуы Нәзирә ханымга ошамый. Ул беразга тынсыз кала. Солтан да сагая.
Нәзирә ханым, юктан гына кайнарланып, Наил Фатыйховичның сүзләрен шаяртканынча аңламыйча дөрес эшләми сыман. Кубарылып бәрелә дә әйтеп сала, куырылып куярсың:
— И шушы ирләрне, телләре булмаса, карга гына күтәреп китәр иде! Нәрсә ди бит, ә? Карале, Солтан энем, Наил абыеңны! Теле ачылган. Карт, диме? Нинди карт? Җиләк кебек чагым иде. Өзелеп төштем шушы бәгыремнең авызына, нәкъ туп-туры!..
Болай эчкерсез сөйләшеп утыру күңелле дә, бераз хәтәр дә иде. Әгәр һәрвакыт бик җитди һәм сак кына аралаша башласаң, каян алмак кирәк эчке энергияне, ничек акылны бушандырырга һәм зуррак эшләргә тәвәккәл кылырга мөмкин? Наил Фатыйховичка тормышында туры килгән катлаулы очракларны һәм вакыйгаларны җиңелрәк үтеп китәр өчен менә шушындый җор телле һәм кирәгендә үтә дә беркатлы, сабыйларча фикерләргә этәрә торган Нәзирә ханым җан көче биреп тормаган булса, ул бүгенге дәрәҗәләренә ирешә алыр идеме икән? Акылына гына таянса, кыенлыкларга очрамаса, әйе, әлбәттә. Әмма тормыш үз катлаулыгы, сикәлтәсе белән алып бара шул. Хатының таяныч та, киңәшче дә, хәтта чыбыркылаучы да түгел икән, синең дә һичнәрсәгә исең китми башлый, диванда ятып, кайсы илдә нинди хәлләр барганлыгын «зәңгәр тартма»дан карап, гәҗит яки журнал укыштырып рәхәт чигәсең. Әмма мондый тормышның нигә кирәге бар? Аракы эчеп, исереп, саташып уздырган гомер белән бер бит ул андый ахмак «рәхәтлек».
Наил Фатыйхович Солтан өчен һәрьяклап үрнәк иде. Шунлыктан ул аның холкыннан кайбер үзенчәлекләрне үзендә дә тапты, остазының уңай тәэсирендә шул сыйфатлары үсеш алды. Кешеләргә карата хөрмәт, үзеңне бүтәннәрдән өстен куймаска тырышу, башкаларның фикере белән хисаплашу һәм шуның кебек башка яклар Наил Фатыйховичка карата һәркем күңелендә соклану уята иделәр. Дәрәҗә бит ул башны әйләндерүчән. Бигрәк галим кешегә, шагыйрьгә, язучыга, артистларга, һәрдаим халык күзендә булганнары өчен, шәхесләренең кемлеген һичкайчан онытып җибәрергә ярамый. Борын күтәрелә торган нәрсә инде, нишләтмәк кирәк. Кисеп ташлап булмый һәм ярамый. Гомумән, ялган сүз ул — мин-минлектән тәмам котылырга мөмкин дигән сүз. Юк, аны бары тик басып кына тотарга мөмкин, бәйләп. Аз гына дилбегәне ычкындырдыңмы, уйнаклап та китәргә, дәрәҗәңне дә юк итеп ташларга мөмкин.
Солтан, Наил Фатыйховичның чакыруы буенча аларның балкон тәрәзәләренә пыяла куешырга килгәнлектән, эшкә кабат тотынырга вакыт җиткәнлеген искәртте. Шуннан соң гына өстәл яныннан кузгалыштылар. Әмма, әле май кояшы баерга шактый вакыт булса да, кулларында дәрт юк иде. Мөгаен аш янында күтәрелгән затлы эчемлек тәэсире телгә генә түгел, тәнгә дә җиңелчә таралырга өлгергән.
— Пыяла ул бик нәзберек әйбер. Кызлар кебек. Ялгыш тоттыңмы, ошатмаска мөмкин!— Наил Фатыйхович борынгы фәлсәфәче кебек җайлап кына сөйләп, кулына чүкеч алды.— Мәсәлән, мондый тинтәк тимер башларны бөтенләй яратмый. Шуңа күрә аны сак тотарга, сукканда да чамалап кына селтәргә кирәк, әйеме!..
Анысы шулай да, әмма ничек килеп чыга әле, белгән юк.
Кайбер пыялалар рамнарыннан зуррак булып, тиешле урыннарына кереп утырмадылар. Аларны кисәргә туры киләчәк иде. Наил Фатыйховичның алмазы да бар икән. Кулланып карарга гына туры килмәгән үзенә. Солтанның да бу яктан мактанырлык җае юк. Һәрхәлдә ул эш белән мәшгуль осталарның ничек эш иткәннәрен кайчандыр күреп калганлыгы булса да, моңа алынырга башта ук батырчылык итмәде. Профессор монда да мәсьәләгә фәлсәфи якын килеп, пыяла өстенә агач линейка салды.
— Минем әткәй аны тырнак белән кисә торган иде. Иң кирәге, сызыгы туры барсын да, пыяла кечкенә калмасын!— диде ул.
Пыяланың зәңгәр төтеннәр чыгарып диярлек алмаз астында безелдәве эшнең барып чыгасына шик тудыра иде. Солтан авызын ерган килеш карап торды. Наил Фатыйхович линейканы күтәрде. Алмаз чыннан да эз калдырган, пыяла киселгән булырга тиеш иде, әмма, ни хикмәт, өзелеп төшмәде.
— Сугып алырга кирәк. Чатнап китсен!— диде шунда белдеклеләнгән укучысы.
Солтанның акыл өйрәтүе урынлы идеме, билгесез. Әмма остазы аңа елмаеп кына куйды да, «эһе!» дип баш какты. Ул да түгел, сызык астыннан пыялага акырын гына, саклык белән сукты. Пыяла шунда бераз чатнаган кебек булды. Наил Фатыйхович аны сызык буйлап сындырырга ниятләде. Пыяла бирешмәде. Наил Фатыйхович аңа тагын сукты. Эш бу юлы да барып чыкмады. Алмаз белән сызган урыннан сынасы урынга, чатнавы читкә кереп китте дә пыяла урталай көлләнеп килеп төште.
— Булдырдыгызмы, Наилем?
Нәзирә ханым ут йоткандай килеп җиткән иде.
— Әйе, шулайрак шул әле...— диде профессор, көтмәгәндә авызын ерып.
Солтанның йөзенә кызыллык йөгерде. Үзен гүяки гаепле итеп тойды. Икенче омтылыш аңа бирелде. Хәзер алмаз аның кулына күчте. Булдыра аласына ни өчендер ышанычы зур иде. Линейканы осталарча җайлап салды да алмазны кулына алды.
— Менә, Солтан булдыра, ичмасам. Башта ук аңа бирергә кирәк иде. Белмәгән башыңа маташырга, Наилем. Өйрән, күр!
Нәзирә ханымның болай рухландыруына канатланып киткән Солтан алмазны пыяла өстеннән шулай ук безелдәтеп кенә уздырды. Линейканы күтәрде, ике-өч урында алмазның сызыгы өзелгән иде. Моны күргәч, нишләргә дигәндәй уйлап кына алды да тагын линейканы пыялага салды. Наил Фатыйхович пыяланы кузгатырга да шикләнгән хәлендә карап калды, Нәзирә ханым исә аптырап тормады, Солтанны тагын да эшкә дәртләндерде:
— Белгән кеше — белгән кеше инде! Кулларына кадәр килеп тора!
Солтан алмазны икенче кат йөгертеп уздырды. Инде пыяланың киселгәнлегенә шиге калмаган иде. Сызык астыннан сукты да, сындырырга ниятләп, өстәл кырыена таба китердерде, өстән учы белән басты. Болай барысын да дөрес эшләгән кебек иде, әмма пыяланың кирелеген җиңә алмады. Бу өлге дә урталай ярылып, берьюлы биш кисәккә көлләнде. Наил Фатыйховичның йөзенә елмаю билгеләре кабат йөгерде. Нәзирә ханым телсез калды.
— Булмады бу!— Солтанга, шулай дип әйтмичә, башка төрле аклану сүзе калмаган иде.
Алар өчесе дә бер-берсенә карашып куйдылар. Ватылган пыяла табакларын ябыштырып булмый иде инде. Моңа да уфтанырга һәм ачуланышып торыргамы хәзер?
Инде алмаз Нәзирә ханымның кулына күчте. Пыяла өстеннән ике куллап йөгертеп кенә узды да эше бетте. Пыяла кырт итте. Нәзирә ханым, Наил Фатыйховичтан бигрәк, Солтанның мактавын казанды.
— Менә шулай. Ирләр булып йөрисегез тагын! Өйрәнә торыгыз. Бүтән мондый бәхет үзегезгә тәтемәс!
Ирләргә чыннан да оят иде. Нәзирә ханым алдында алар баш ияргә мәҗбүр булдылар.
— И бәгырем, шул өлгеләрне үзең генә куйсаң, ничек яхшы буласы икән!—Наил Фатыйховичның болай дип сөйләнеп алуына Нәзирә ханым игътибар бирмәгән төсле иде, әмма ачуын гына басып торган икән. Бераздан ирен диварга терәтерлек итеп әйтте дә салды:
— Шулай шул! Сезгә ышанганчы, пешкәнегезне көткәнче, ничә еллар татлы гомеремне әрәм итәсем дә калмаган! Кайчаннан бирле торалар, балконда, кагып куючысы да юк. Галимнең хатыны булганчы, берәр балта остасына чыксам, болай аптырамас идем әле!
Әмма ул боларны юри генә, профессорны үртәр өчен шулай әйтте булса кирәк, ә хатынын чын йөрәктән сөйгән Наил Фатыйхович телсез калырга мәҗбүр иде. Алга таба остазы белән укучысы мыштым гына эшләделәр. Сер бирәселәре килмәде.
Пыялалар куелып беткәндә урамга караңгылык иңеп килә иде инде. Солтан кайтырга ашыкты. Әмма Нәзирә ханым:
— Ашарга әзерләдем, болай чыгып китәсең булгач, Солтан энем, килеп тә йөрмәскә иде!— диде. Бу сүзләрне кем дә күтәрә алмасын белгәнгә шулай әйтте. Алар аш янында тагын сүзләр эчендә онытылып, шактый озак утырганнар. Бер башланган сөйләшү икенчесен кузгатып, әллә кайлардан урап йөргәннәр, вакытның ничек үткәнен сизмәгәннәр дә.
Профессор шушы көннәрдә генә зур хезмәтен тәмамлаган икән. Укучысы белән шулар хакында да шактый гәп корып алдылар. Бәхәсле урыннарны Наил Фатыйхович махсус рәвештә Солтанның фикер казанына салып, мөнәсәбәтен белергә теләгән. Язманы кулына тотып караудан узмаган яшь галим, мондый очракларда үзендә кыенсыну сизеп, бераз акланып та карады. Әмма профессор:
— Яшь әле сез,— дип киңәшен дә биреп өлгерде.— Кайвакыт шундый очракларга туры килергә мөмкинсез: таныш түгел тема, күзегезгә чалынмаган хезмәт һәм башкалар. Әмма фикерегез сорала. Нишләргә? Бүтәннәр әйткәнгә ияреп барыргамы? Әллә тыелып калыргамы? Әйе, андый вакытта, шулай. Бәхәскә катнашуның кирәге юк. Безнең очрак — башка, сез шөгыльләнгән мәсьәләләр дә бар анда. Фикерегез сорала. Ничек күз аллыйсыз, шуны бәян итүегез дөрес булачак. Чөнки бу очракта «белмим» яки «килешәм» дигәнегез ялагайлык, хәтта ялган. Аңлыйсыздыр. Шунлыктан, ничек уйлаганыгызны сөйләп, болар хакында язгансыздыр дисәгез, позициягез дә беленә, автор үзенең ялгышларын да төшенеп кала.
Наил Фатыйховичлардан Солтан рухи бер дәрт алып китте. Фәнгә яңадан кайтасы, хәзерге эшен ташлыйсы килде. Үзен гүяки диңгез читенә чыгарылып ташланган йомычка сыйфатында тойды. Әйе, күңелендә әлегә кадәр сүнмәгән фәнгә мәхәббәтен остазы кабат тергезеп җибәрә алды.
Үз бәхетең кайда икәнлеген тою чиксез хезмәт дәрте бирә, хәтта аннан читтә булсаң да, көннәрнең берендә кире кайтачагыңны аңлап, ышаныч белән яши башлыйсың. Әйе, аяк астыңда туфрагыңның барлыгын сиземләү зур нәрсә ул. Белмим, татар халкы, үз илен югалткач, урыс кулы астында калуга, нинди рухи төшенкелек кичергәндер, әмма газиз ватанының барлыгын белеп яшәүче илгизәрләр һәм сукбайлар бу очракта бәхетлерәк булганнардыр кебек тоела миңа. Солтан да шулай, язмыш шуклыгы аркасындамы, әллә шәхси теләге беләнме фәннән читләште. Әгәр дә бөтенләй үк онытып бетерсә, аерылса, ул вакытта аңа бик тә авыр һәм кыен булачак иде.
Кешенең бер көнлек дөньяда зур планнар корып, хыялланып һәм алга омтылып яшәве гаҗәп хәл, әлбәттә. Аны өмете яшәткәне билгеле инде. Шуңа да кеше һаман якты таңнар атканны көтеп яши.

11
Людмила Борисовнаның бар нәрсәне дә алдан уйлап һәм тәртипкә салып эшләү гадәте бар иде. Шунлыктан шактый зур дәрәҗәләргә ирешеп, кирәгендә төрле интригалар оештыра, теләгән кешесен күтәрә, хәтта түбән тәгәрәтә дә алганлыктан, Солтанны да адәм оятына калдырырга мөмкинлеге шактый икәнлеген сизенде ул. Алдан әзерләнеп, «Генеральный»ны һәм аның урынбасарларын да иртәгәге җыелыш мәсьәләсендә котыртып куйды. Әдәби музейдан кайтканнан бирле барлык көчен яшь мөдирнең хезмәт күрсәткечләрен генә түгел, хәтта шәхесен түбәнәйтүгә дә сарыф итте. Исәбе аны ничек тә бетереп ташларга иде.
Ачуы кайнаган кешенең күзе сукырая шул. Мондый сүзләренең кемгәдер охшамавын уйлап та бирмәде ул. Хезмәттәшләре аңа хәтта сагаеп карарга мәҗбүр иделәр. Әмма юләрлек коткысына, бу юлы «Генеральный» да биреште. Мөгаен: «Ул музей эшен бер дә белми, аңламый! Ахмак! Акылга утыртырга кирәк үзен! Аннары соң булуы бар! Күреп торырсыз, болай булса, сезнең урынга да нәфесен сузар, хәзер үк чарасын күрергә кирәк!»— дигән сүзләре файдага киткәндер, башкача түгел.
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.
Следующий - Көзге Яңгырга Кадәр - 11
  • Части
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 01
    Общее количество слов 3846
    Общее количество уникальных слов составляет 1991
    37.3 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    52.3 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    60.8 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 02
    Общее количество слов 4002
    Общее количество уникальных слов составляет 2164
    36.3 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    51.6 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    60.1 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 03
    Общее количество слов 3842
    Общее количество уникальных слов составляет 2047
    36.5 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    51.3 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    59.4 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 04
    Общее количество слов 3854
    Общее количество уникальных слов составляет 1951
    36.6 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    51.4 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    58.8 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 05
    Общее количество слов 3856
    Общее количество уникальных слов составляет 1933
    38.3 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    52.2 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    59.7 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 06
    Общее количество слов 3822
    Общее количество уникальных слов составляет 1987
    34.9 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    51.0 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    58.7 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 07
    Общее количество слов 3957
    Общее количество уникальных слов составляет 1994
    35.9 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    50.6 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    58.6 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 08
    Общее количество слов 3881
    Общее количество уникальных слов составляет 1902
    35.7 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    50.3 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    58.2 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 09
    Общее количество слов 3783
    Общее количество уникальных слов составляет 1913
    36.5 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    50.6 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    59.6 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 10
    Общее количество слов 3988
    Общее количество уникальных слов составляет 1990
    37.3 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    52.0 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    61.0 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 11
    Общее количество слов 3983
    Общее количество уникальных слов составляет 1941
    36.7 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    51.7 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    59.6 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 12
    Общее количество слов 3895
    Общее количество уникальных слов составляет 1898
    38.2 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    53.1 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    61.8 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 13
    Общее количество слов 4059
    Общее количество уникальных слов составляет 1865
    38.9 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    54.5 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    61.5 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 14
    Общее количество слов 3812
    Общее количество уникальных слов составляет 1854
    38.4 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    54.0 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    61.4 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 15
    Общее количество слов 3934
    Общее количество уникальных слов составляет 1958
    37.8 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    51.7 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    59.2 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 16
    Общее количество слов 3974
    Общее количество уникальных слов составляет 1931
    38.3 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    53.1 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    61.8 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 17
    Общее количество слов 3938
    Общее количество уникальных слов составляет 1921
    37.2 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    52.1 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    61.1 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 18
    Общее количество слов 2896
    Общее количество уникальных слов составляет 1502
    42.6 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    56.6 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    63.9 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов