Latin

Көзге Яңгырга Кадәр - 09

Общее количество слов 3783
Общее количество уникальных слов составляет 1913
36.5 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
50.6 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
59.6 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
Диссертация яклау утырышы вакытында башланып китте һәм үз җае белән матур гына барды. Хезмәткә югары бәя биреп чыгыш ясаучылар арасында Самат Шакирович та бар иде. Бер генә «кара шар салучы» да булмады. Шулай итеп, Солтанга фәндә үсеш юлы ачылды. Моңа кадәр көннәре борчылу катыш тырыш хезмәт белән узса, хәзер ул җиңел сулап куйды. Наил Фатыйхович исә шатлыгын сиздермәде, дөрес, укучысы да куанычыннан күкләргә сикермәде, бәйрәм ашы ясап чакырса да, аның шатлыгын уртаклашып килергә теләүчеләр табылмады. Әллә Гали Гәрәевичтан шикләнделәр, әллә бүтән бер сәбәбе бар идеме, белмәссең. Әмма Солтан үзе моның өчен бөтенләй кайгырмады, шулай кирәк дип кенә кабул итте. Табын әзерләп көткән Фәридәсе һәм туганнары аңа үзләренең шикләрен белдермәделәр, үз якыннары белән генә күңелле итеп сыйландылар.
Бу диссертация яклау вакыйгалары Солтанның тәүге җиңүе иде. Моннан соң алга таба эшләре җиңел генә үргә таба бардылар да бардылар. Яз көне яклаган диссертациянең раслануы көздә билгеле булды, озакламый дипломын да кайтарып бирделәр. Шунда, бер сулыштан докторлык хезмәтен дә язарга алынса, инде бүтән дәрәҗәләргә дә ирешкән булыр иде бәлки. Әмма дөньялыкның кайнар диңгезе аны бүтән юлларга айкап алып кереп китте, хәзер фәннән ераклаша бара, тик моны тоеп-аңлап җиткерергә генә теләми.
Күп вакытта шулай инде ул, укучылары өчен остазлары кайгырта. Солтан Кәбиров белән дә шулай булды. Наил Фатыйхович аны үз яныннан җибәрергә теләмәде. Һаман да җаен табып, төрле фәнни эшләр белән баш-аяк күмде. Докладлар яздыру, алар белән гыйльми утырышларда чыгышлар ясату җаен файдалана торды.
Наил Фатыйховичның Фәннәр Академиясенә әгъза-мөхбир итеп сайлануы, ә Гали Гәрәевич кандидатурасының төшеп калуы теге вакыттагы бәхәсләренә тәмам нокта куярга һәм кемнең кем икәнлеген һәр ике якка да төшендерергә тиеш иде. Бу юлы тавыш куптарып кына да эш барып чыкмаячак, чөнки академикларның үлчәү тәлинкәләрен җиңел генә ватып ташлау мөмкин түгел шул.
8
Казан шәһәренең урамнары кардан арчыла, пычраклары аякка иярә торган вакытлар килеп җитте. Гадәттәгедән алдарак һәм ашыгып килгән яз бөтен дөньяларны болгатып ташлады. Иртәннән мул елмайган кояш кичкә кадәр һичбер каршылыксыз үз эшен җай белеп кенә эшли иде. Солтан Җәләевич троллейбус тукталышына килеп басты.
Кичә, түрә шалтыратканнан соң, ул Әдәби музейның эшен гөрләтеп җибәрү максатында кая гына барып карамады, әмма аңа ярдәм кулын сузарга теләүчеләр күренмәде. Иртән аны Берләшмәгә, филиалларның җитәкчесе сыйфатында Генераль директорның урынбасары Людмила Борисовна чакыртып алды. Эшләренең барышы белән кызыксынды һәм язучыларны, артистларны музейга тартып, төрле чаралар үткәрү зарурлыгын белдерде.
— Музей — тынлык урыны түгел, ул гөрләп торырга тиеш,— диде.
— Клуб кебекме?
Солтанның бу кирелеген Людмила Борисовна ошатмады. Һаман да авызын ерып, мыскыллы елмаеп алды. Әмма тавышы үзгәргәннән аның ничек усалланганлыгын тоярга мөмкин иде. Саграк кылан, янәсе, «яшь иптәш»!..
— Кирәк икән, клубтагы кебек эшләргә туры килер. Без электән халыкта урнашкан «музей тынлыгы» дигән ялган төшенчәне юкка чыгарырга тиешбез!
Шунда бик әйтәсе үзенә: гомерегезне электән бирле музей эшендә уздыргансыз икән, нигә соң моңа кадәр «музей тынлыгын» үзгәртә алмадыгыз, ничә еллар буена Зур музейны ярым-хәрәбә хәлендә тотасыз дип! Ярамый. Аңламавы, ялгышка-яманга кабул итүе бар. Әле теге соравың да артыграк булды. Өстәгеләр аю кебек биергә әмер итсәләр, астагылар шикләнми ләббәйкә тотарга әзер торырга тиешләр түгелме?
— «Музей тынлыгын» мин изге әйбер, изге төшенчә дип күз алдына китерә идем моңарчы!
Солтан Җәләевич электән үк шулай, күңеле ни уйласа, теле белән шуны әйтергә гадәтләнгән иде. Аның болай «оста итеп» киреләнүе Людмила Борисовнаның кәефенә тиде. Елмайган йөзе сулды. Шулай да алар уртак фикергә килделәр. Моңа кадәр музейда уздырылган чаралар янына тагын да шау-шулы күргәзмәләр ачуны да өстәргә, туктаусыз бәйрәмнәр ясарга кирәк дип уртак планнар корырга булдылар. Инде Солтан Кәбиров аңларга тиеш иде: Зур музей дип йөртелгән Берләшмә карамагында республика һәм Казан шәһәре буйлап таралган төрле-төрле музей һәм музей-бүлмәләр бар, аларның актив эшчәнлегендә «Генеральный» да, ярдәмчеләре һәм башкалары да рәхәтләнеп «җылынып» яталар. Моңарчы шулай булган, моннан соң да үзгәреш ясалыр дип күз алдына китерергә ярамый!
— Менә бит, килештегез, ә каршы әйтеп маташкан идегез!— Людмила Борисовна тантаналы кыяфәттә урыннан кузгалды. Солтанга китәргә вакыт икәнен шушы рәвешле сиздерүе иде.— Тик утырмасыннар, үзегезнең фәнни хезмәткәрләрегезне тартыгыз.
Анысы шулайдыр да, әмма алай гына, алар белән генә булыр микән? Бөтен бер музейга өч бөртек хезмәткәр белән нәрсә майтарып була соң? Килгән группаларга экскурсияләр сөйләү, аның өстенә фәнни эзләнү белән шөгыльләнү, тагын да һәртөрле очрашулар оештыру һәм башкасы. Җитмәсә, дөнья шаулата торган чараларны да оештырырга тиешләр икән әле алар. Болары Солтанның акылына сыймый иде. Шулай да, таләп ителә икән, йөкләнелгән бурычны үтәмәскә хәлең юк. Никләр генә ризалашты? Никләр генә Ахун Садриевичның да, түрәләрнең дә ялганына ышанды да, «әйдә» дигәннәре сөенеп бетә алмыйча, элекке эшен ташлады да китеп барды? Тыныч кына, рәхәт кенә эшләячәк иде бит, югыйсә! Машина, имеш, «Волга»! Каян килсен ди? Хәтта корчаңгы биясе дә юк икән ул Әдәби музейның! Ә эшләрен сөйләп китсәң, сүзләрең җитмәс. Ун ел да эшләмәгән, инде искергән, бүселгән, җимерелә башлаган. Рухи яктан гарип булып тудырылган икән, ул ничек сәламәт яши алсын икән? Директор буласы, машинада гына йөртәчәкләр үзеңне, үсеп китәчәксең, акчага күмеләчәксең дип алдап китермәделәрмени аны? Әнә, элекке урынында, бүлектә эшләүчеләрнең хезмәт хаклары аныкыннан ике тапкыр артык инде хәзер. Кире кайтыр идең, булдыра алмаган дип сөйләячәкләр! Монда эшләп калсаң, җигелеп тартырга кирәк. Бер генә рәхмәт тә ишетмәячәксең, күреп торырсың әле! Ә шулай да тырыш инде, тырыш, «яшь иптәш»! Ни дисәң дә дәрәҗәсе бар бит әле аның, Әдәби музей директоры дигән исеме! Шул «коры таякка» атланып йөри бир!
Троллейбус Солтан Кәбировны дуслары янына алып китте. Әмма атап килгән кешесе үзендә юк иде. «Татарстан» журналы егетләре барсы да каядыр таралышкан булып чыктылар. Солтан бүтән редакцияләрне дә урап чыкты. Аның башында бер генә уй: музейда төрле журнал һәм газета көннәрен уздыру фикере! Күңелендә ныклап урнаша барган яхшы гына планы да бар, бу чараны уздыру эшен редакцияләр үз җилкәләренә алалар, музей исә аларга күргәзмәләр оештыру, укучылары белән якыннан аралашу өчен очрашулар ясарга мөмкинлекләр тудырачак. Болар — үзара ярдәмләшү шартларында, бушка булачак. Димәк, Әдәби музей да гөрләп торачак, редакцияләр дә үзләренә ирекле рекламалар ясаячаклар! Алар, ике як та, нәкъ менә шуңарга мохтаҗ түгелмени?
Редакция егетләрендә бер гадәт бар, кулларына яхшы кулъязма керсә, яки бергә җыелышып укыйлар, яисә бүлмәдән-бүлмәгә тукталып, аның белән бер-берсен таныштырырга тотыналар. Бу юлы да шулай булып чыкты. Шаулашучылар янына Солтан кереп ялгышмады. Кирәкле кешесе Наис та алар янында иде. Тиз генә исәнлек белештеләр дә, Солтан Кәбировның да игътибарын укыла торган әсәргә тарттылар. Инде хисләнергә өлгергән затлы шагыйрь әфәнделәрдән иң кәттәсе Мөдәррис беренче бәяне бирергә дә өлгерде. Аның моңа ун мәртәбә хакы бар иде:
— Егетләр, менә ничек мәсьәләгә якын килергә кирәк! Ялагайлык белән түгел, бәлки дөрес сүзгә таянып! Горбач заманында хакыйкать дип акыручылар булды, әмма ярты сүзләре генә дөрес иде. Демократия, дибез, Ельцин, дибез. Ул да шул ук партократия вәкиле бит, җәмәгать. Партократия! Мин аларга ышанмадым һәм ышанмаячакмын! Алдыйлар алар! Халыкны бутыйлар! Фәнзаман — хаклы! Дөрес язгансың! Шәп язгансың! Бәгырьне кытыклый да, үчекли дә. Элекләрне Фәүзия дөресен шулай туп-туры әйтеп, ак-карага буташтырмый бирә белә иде. Депутатлыкка тартылып харап итте каләмен.
Бәхәс китте. Кайсылары шунда ук Фәүзиянең милләткә күрсәткән хезмәтләрен мактарга керештеләр, башкалары темадан читкә китүне яратмады. Уртада гаепле бала кебек утырып калган Фәнзаман ага, «бишле» билгесе алгандай, бик канәгать елмаеп, аларны тынычландырырга теләде:
— Егетләр, ни бит әле...
Әмма «егетләр»нең уе тәмам карурманга әверелгән, бәхәсләре төрләнеп киткән, Фәнзаман агада кайгылары юк иде. Шунда Солтанга дусты, якынлашып, кызыкмы дигәндәй карап куйды. Аннан тагын бәхәс өстәленә таба борылды. Елмаеп, нидер әйтә башлады да тукталды. Сөйләшү темасы үзгәргән иде инде. Ишек ягына килеп:
— Ни йомыш иде, Солтан?— дип сорап кую белән генә канәгатьлек тапты.
Наис белән читкәрәк барып, сүзгә керешкәннәр иде дә, аңлашу мөмкин булмыйча, аларга чыгып ук китәргә туры килде. Кабат кире кереп тормадылар. Наисның эш бүлмәсендә Солтан үзенең йомышын сөйләп бирде һәм:
— Моңа ничек карыйсың? Кызыклы фикерме?— дип сорады.
Аларның дуслыгы очраклы бер танышудан башланган иде. Үзсүзле мавр кыяфәтле Наис, дөньяның ачысын-төчесен бик мулдан татыган шагыйрь, әүвәлге елларда китап нәшриятында мөхәррир булып эшләде. Солтан анда үзенең китабын бастырып чыгарырга тәкъдим итү максатында килгәләп йөрергә мәҗбүр иде. Шулай, бервакыт, эзләгән кешесе урынында булмыйча, көтеп утырган җирендә, Наис аңа сүз катты һәм:
— Ачуланмасагыз, мин дә кулъязмагызга күз салган идем. Фикеремне әйтимме?— диде.
Солтанга бу хәл кызыклы тоелды. Болай кистереп сөйләшүне үзенә гадәт иткәнлектән, башкаларда очратса, шунда ук хөрмәте арта торган иде. Наисның фикерен сорады.
— Энем,— диде ул, үзенең ничә яшьтә икәнлеген сиздерергә теләп.— Сездә табигый сәләт бар, әмма үҗәтлек, талымсызлык җитеп бетми.
Болай ук бер сулышта әйткәннәрен бүтәннәр яратып бетерми торганнардыр, шуңадыр хәтта Солтаннан гафу үтенергә дә кирәк тапты ул. Аның әйтергә теләгәне бик гади, үз язмаларыңа таләпчән һәм тәнкыйть күзе белән карый белү хакында иде.
— Талант нәрсәме? Табигый сәләт белән талымсызлыкның бергә булуы, беренчесе — табигать тарафыннан бирелә, икенчесе — кешенең үзеннән, тырышлыгыннан килә. Кайбер тырыш кешеләр менә шуның өчен дә безгә күп вакытта талантлырак кебек тоелалар да!
Наис бу сөйләшүләрендә гүяки үзенең күңелен Солтанга ачып салган кебек тоелды. Шуннан алар дуслашып киттеләр. Дөресрәге, Солтан үзе Наисны якын итә башлады. Һаман да аның янына килгәләде, берәр соравы туганда, яшермичә киңәшен сорады. Үз кулъязмаңа тәнкыйть күзе белән карый белү, язмаларыңа кабат-кабат әйләнеп кайтып, аларны җиренә җиткереп эшләү, сайлану, ягъни талымсызлык ягыннан Солтан бичара иде. Аның табигате шундый булды, ул ясалмалыкны сөймәде. Ә аныңча талымсызлык ул ясалмалык белән бер иде. Сәнгать һәм әдәбият ул даһи күңелендә ничек туса, халыкка да шулай барып җитәргә тиеш! Башкача булганда, хезмәт белән генә тудырылса, талантның монда ни катнашы бар?
Солтан шулай дип уйлый, бәхәсләшергә, үзенең хаклыгын дәлилләргә әзер. Балта остасының да эше сәләтенә күрә матур булып килеп чыга, әмма ул тырышлыгын күбрәк ясауга куя. Ә талымсыз кеше, тырышучы, оста була алмый, бары тик һөнәрче хәлендә генә кала! Ул шулай уйлый, ул әлегә хезмәт дигән бөек хикмәтне аңлап җиткерми, аңарга берьяклы гына карый. Әмма, моңа да карамастан, бәхәсләшергә, үз туксанын тукырга әзер!
Ул вакытта Наисның өстәлендә бармак юанлыгы ике кадак бер-берсенә уралган хәлдә ята иделәр. Алардан ниндидер сер бөркелә, мәгънә чыгадыр сыман. Гүяки бик оста бер сәнгатькәр тарафыннан тудырылган сыннар сыман тоелалар, гүяки парлашып, бер-берсенә сыешып һәм кочаклашып үскән куш каенны хәтерләтәләр.
Наис шул үзара уралган зур кадакларны Солтанга тоттырды һәм:
— Боларны турайта аласыңмы?— диде.
Бу гади адәм көченнән килә торган эш булмаганлыктан:
— Шаяртмагыз инде,— диде Солтан.— Ике гашыйкны аерган төсле килеп чыга бит, шулай кочышкан хәлләрендә калсыннар. Минем кулның көче сыек.
— Ә минекеннән килә...
Наисның болай шаяртуының ул вакытта серен белә алмады ул, соңыннан сораган иде дә:
— Юк ла, Солтан, бала-чага булма инде. Адәм кулыннан андый эш киләме?— дип көлде дусты.— Бердәмлек символы иде алар. Талисман кебек. Кемне якын итсәң, яки ошап калса, кулына тоттырасың, шул ике кадак төсле чын дус буласың, бер кем дә аера да алмый, арага да керми. Чөнки көче җитми... Магия. Аңа тоттырдым. Аның белән дуслаштык. Сиңа биргән идем, синең белән... Менә шул гына.
Әмма аларның дуслыгы ул кадак аркасында түгел иде әлбәттә, бәлки бер-берсенә хөрмәтләре белән бәйле барлыкка килгән, шулай урнашып калган мөнәсәбәтләреннән килә иде. Әгәр дә туганнар арасында үзара хөрмәт бетсә, кардәшлекләре генә аларның бергәлеген саклап кала алмый, шуның кебек, әгәр дә кемнең күңеле тар икән, шул тарлыгы аркасында ул башкаларны якын күрми. Ялгызлык бәхетсезлектән дә, хәерчелектән дә, мескенлектән дә килми, бәлки бүтәннәрне зурлый белмәүдән, үзеңне өстен куюдан да була ала. Кеше күңеле шундый инде ул, кайвакытта тараерга да мөмкин, анысы. Шундый вакытларда якын дусларның да аралары суынып торырга мөмкин.
Ә алар Наис еш очрашкалап тордылар. Менә бүген дә Солтан аның янына йөгерде. Әмма төптән кубып киңәшергә һәм мәсьәләне уртага салып сөйләшергә Наис әлегә тулысынча әзер түгел иде. Яңа гына укып чыккан һәм бәхәс мәйданына куелган теге әсәрнең шаукымыннан котыла алмыйча:
— Фәнзаман әйтсә — әйтә белеп кирәкне бирә инде,— диде.
Алар беразга тынып тордылар. Солтан да ашыкмады. Наис шунда чәен яңарткач кына, бераздан сүзләре үз җаена кереп китте. Солтан үз алдына куелган бурычлар хакында аңлатып, планнары белән уртаклашырга булды.
— Яхшы фикер бу,— диде Наис, аны хуплап.— Мин моңа бишкуллап риза. Соңгы вакытларда менә шундый активлык безгә җитенкерәми. Кеше арасына чыгу, төрле диспутлар уздыру, тузанны җилкәдән коеп алу бик кирәкле эш. Каян килде бу, Солтан, синең башыңа? Шәп фикер, бик шәп!..
— Әллә соң, баш мөхәрриргә дә кереп чыгаргамы?
Наис ашыкмыйча гына чәй ясады. Солтанның алдына китереп куйды. Әйткәннәрен үлчи-кисә идеме, әллә башка киңәше бармы — ул хакта да белдерергә ашыкмады. Әмма:
— Шикәр салмадым, ансын үзең кара!— диде, әллә ни илтифат белдереп тормыйча гына.
Икесе чөкердәшеп чәй эчкән арада берничә кеше бүлмәгә кереп чыксалар да, Наис аларга сыен тәкъдим итмәде. Солтанга исә:
— Баш мөхәрриргә бүген үк белдереп тору кирәкмәс. Ул андый фикергә ризалашмаска да мөмкин. Алдан үзем егетләргә әйтим, алар белән уртак фикергә килик. Күп дигәндә бер атна вакыт үтәр, «хуҗа»ны да күндерергә өлгерербез. Ашыкмыйк,— дип дөрес киңәшен дә бирде.— Мин бу фикерне хуплыйм. Бүтән редакцияләрне дә тартырга кирәк. Без, «Татарстан» журналы башлап җибәрсәк, арттан иярерләр. Чиратка басарлар әле. Тираж мәсьәләсе дә бар бит. Ни дисәң дә, музейларга халык йөри. Әгәр радиодан да күпертеп җибәрсәк, белдерүләр бирсәк, ул вакытта гомумән дә уңышлы гына булачак. Сезнең музейны да пропагандалау инде бу.
Солтан аның бу сүзләренә һавадан эзләгән торнасын җирдә тоткан аучы кебек куанды. Наисның сүзләренә шунда ук кушылып, үзенең дә бәян итә башлады. Тәкъдиме заманча иде:
— Хәтта шундый мөмкинлек тә бар. Музей булгач, берәр залыбызда журналыгызның аерым күргәзмәсен дә оештырырга кирәк. Эшләгән кешеләрен күрсәтеп, зурлап. Кайбер саннарын да аерым-аерым, хәтта килгән-киткән кешеләр өчен бер истәлек, бүләк сыйфатында өеп куярга мөмкин, шулай түгелме?.. Дөрес эш булыр иде.
— Моны сезнең хезмәткәрләр дә эшли ала инде, шулаймы?
— Юк, анысына ук көчләре җитмәс. Күргәзмәне дә үз көчегез белән ясасагыз, бик яхшы булыр иде. Сезнең редакциянең үз рәссамы бар бит. Буш стендларыбызны, башкасын без бирербез. Залны. Бездәге хезмәткәрләрнең кайсына әле ярты ел гына, эшли башлаганнарына. Булдыра алмаслар. Шулай да мин аларның берсен бу эш өчен җаваплы итеп билгели алам. Булдыра алганча булышырлар. Күргәзмәне оештыру өчен рәссамлык таланты кирәк. Аннары, әйтик, ун-унбиш көн дәвамында сезнең журналның көннәрен уздырсак, аннан соң икенче журналныкын, өченченекен. Һәр журналны шулай халыкка танытып алу яхшы булыр иде. Шулаймы?
— Ярар, мин үз ягымнан баш мөхәрриргә әйтермен. Аңлатырмын. Үзең дә онытып бетермә, атна башына ук килеп җит. Бәлки алдан үзем дә шалтыратырмын әле. Телефоның бар.
Алар җылы хушлашып аерылыштылар. Наисның киңәшен истә тотып, Солтан бүтән журналлардагы танышларына да кереп чыкты. Әмма аларга бары тик менә шулай эшләргә исәпләр бар әле дип кенә сөйләде. Бу аның аларны да кызыктырып кую исәбеннән иде.
Дөньядагы һәммә эшләр диярлек дуслык белән башкарыла. «Кул кулны юа, ике кул битне юа» дип борынгылар юкка гына әйтмәгәннәр. Хикмәт бит өстәгеләр астагыларга булышуда түгел, бәлки кешеләрнең үзара ярдәмләшүгә алынуында. Мондый эштә мин — сиңа, син — миңа дигән формула да юк. Эһ, булсын икән ул шундый дусларың, авырда күтәрешеп җибәрсеннәр. Бер күтәреп киткәч, сыртка менгән капчык та бара үзең белән бергә бара бирә. Солтанга да Наис дусты нәкъ шулай булышырга булды түгелме? Күтәрешеп җибәрсә, эшләре алга китәр иде инде. Югарыдан әмер ташлап утыручы түрәгә нәрсә аңа, чыбыркы шартлатуга карап кына көтү йөри дип уйлый.
Бер атна дигәндә Солтанны Наис телефоннан үзе эзләп тапты һәм редакциягә чакырды, «Татарстан» журналының баш мөхәрриренә алып керде. Ул инде хәбәрдар иде. Ярты сүздә туктатып, үз теләкләрен сөйләп тә итте. Зурдан кубасы икәнлеге аңлашылды. Сөйләшү барышында Наис һаман да Солтанга «тыңлап кына утырыйк» дигәндәй күз кысып, баш болгап алды.
— Журнал көннәрен уздыру бик вакытлы. Урыны да яхшы. Әдәби музей белән дуслыгыбыз электән үк бар иде. Егетләр үзегез белән сөйләшкәннәр икән. Кечкенә генә күргәзмә дә ясый алсак, әдипләребезне күрсәтеп, аннан очрашулар да оештырсак, пропаганда өчен дә яхшы булыр дип беләм!— Баш мөхәррирнең җитди һәм ныклы итеп әйтүе Солтанның ышанычын арттыра барды.— Безнең яктан бу эшне оештыруның төп җитәкчесе итеп Наис әфәнденең үзен билгеләсәк, каршы килмәссездер, шәт?
Болар шатлык өстенә куаныч китерүче сүзләр булдылар. Ике як та кичекмәстән эш башларга риза иде. Әмма Солтан, андый чараны моңарчы эшләп карамавы сәбәпле, нинди кыенлыкларга очраячагын күз алдына да китермәде. Әмма үзенә салынган йөкне ул шулай күтәреп алып китте.
Әзерлек көннәре башлангач ук мондый зур тантана өчен билгеләнгән зал һәм күргәзмә урыны кысан икәнлеге ачыкланды. Үзе чакырганга күрә, журнал ягыннан булган үтенечләргә киреләнү ярамый иде. Музейның бөтен экспозиция залларын күздән кичереп, бүтән залны да файдалану мөмкинлеген ачыклагач, Солтан җиңел сулап куйды. Ничек уйласа, шулай итте. Журналның күргәзмәсе ачылыр алдыннан бер көн кала әзерлекне бәяләргә килгән баш мөхәррир дә бик канәгать калды.
Апрель башында кешеләр генә түгел, җәнлек-җанварлар да саташып куя. Берләшмәдәге утырыштан Солтан шушыны уйлап кайтты. Людмила Борисовнаның канәгатьсезлеген аңлый алмады ул. Эш планнары белән таныштырганда музейда татар журналларының көннәрен уздырачаклары хакында бәйнә-бәйнә сөйләп, нинди чаралар булачагына басым ясап Солтан Җәләевич аңлатуга, ханым урыныннан чәчрәп торды да:
— Бу нәрсә була инде? Музей — изге йорт, аның вазифасын аңлап эш итмәү аркасында бөтен нәрсәләрне бозып ташларга, әһәмиятен югалтырга мөмкин! Мондый чараларга мин каршы!— дип кискен һәм авыр тәэсирле чыгыш ясады. Аның белән бәхәсләшү мөмкин түгел иде.
Ярый әле Людмила Борисовнаны киңәшмәдәгеләр яклап чыкмадылар, Солтанга уйлаган планнарын тормышка ашыру өчен фатиха бирделәр. Әмма коры хуплау белән генә калуларын, материал яктан булышлык итәргә теләмәүләрен Берләшмәнең акчасы юклыгына сылтадылар. «Әйдә, «яшь иптәш», сез тырышыгыз, без карап торыйк!»— дигәндәй, «Генеральный» да астыртын һәм канәгать елмаюдан узмады. Шушы көннән Солтан югарыларга артык ышанмаска, аларның сүзләренә игътибар биреп, күңелен бозып газап кичермәскә булды. Әмма һәр адымын Людмила Борисовна үлчәп барачагын һәм үзе теләгәнчә аңлатып, боргалап барачагын белмәде.
Әдәби музейда журнал көннәре тантаналы төстә ачылды. Газета һәм радиолар бу яңалыкны шунда ук күтәреп алдылар. Соңгы вакытларда көне-төне чапкан Наис кына үз эшеннән бик үк канәгать түгел иде.
— Нидер җитми төсле, Солтан? Син ничек уйлыйсың?— дип икенче тапкыр килеп әйткәч кенә мөдир уйга калды һәм:
— Тантанада дәртле көй, музыка ишетелми, ул да булса, күңелләр балкып ачылыр иде,— диде.
Сүзләре шунда ук кабул ителде. Әмма музейда бер фәкыйрь һәм җимерек магнитофонның да булмавы сәбәпле аптырашта калдылар. Наис монда да чарасын тиз тапты. Тантана концертына дип чакырткан музыкантларын исенә төшереп, алар белән сөйләшеп алды да эшне хәл итте. Уенны башлауларына, моңлы көйнең беренче авазлары ук күргәзмәгә килүчеләрнең йөрәк кылларына килеп кагылды, һәммәсенең күңелләре шатлык катыш горурлык белән тулды. Сөйләнгән сүзләрнең кадере һәм үтемлеге артты, тантананың эчтәлеге дә шактый баегандай тоела башлады. Юк, бу тимер тавышлы магнитофон тасмасының шыгырдавы гына түгел шул. Тере аваз, күңелләрне иркәли һәм канатландыра торган, тәнгә саулык, акылга хозурлык бирә ала торган тере тавыш, тере моң. Ә тасмадан тыңлана торган көй, никадәр генә җанлы һәм дәртле булмасын, барыбер үле хәлдә чыга, шунлыктан аның кодрәте аз, зәгыйфь шул.
Тантанага җыелган халыкның һәр сүзне алкышлап каршы алуы, журнал мөхәррирләрен олылап кул чабулар, котлау һәм тәбрикләүләр — болар барысы да соңгы вакытларда аларга бик аз тәтегән иделәр. Бөтенесенең йөзендә бәхет, сөенеч һәм шатлык билгеләре күренү генә түгел, күпләрнең күңелләре дә шау чәчәкле болын кебек иркен һәм кояшлы булганлыктан, бу тантана максаттагыча бәйрәмгә әверелеп китте. Солтан Җәләевич шунда халык арасында йөрүче Людмила Борисовнаны күреп алды. «Әһә, үзе, махсус килгән, тикшерергә! Бик яхшы»,— дип уйларга өлгермәде, ханымның нәрсәгәдер галәмәт ачуы килгәнлеген йөзендәге авыр шәүләләрдән тойды. Людмила Борисовнаның чалымнары каралган, канәгатьсезлеге өшендерерлек, өтеп алырлык иде. Хәер, мондый вакытта кеше хакында начар уйлыйлар димени, авырып киткәндер?
Солтан аның янына килеп басты һәм:
— Людмила Борисовна, кәефегез беткән, хәлегез начармы әллә?— дип сорап та куйды. Аның сүзләрен үзенчә кабул иткән ханым шунда караңгы йөзенә ялган елмаюын чыгарды.
— О, сез нәрсә? Кәефем яхшы!— дигән булды.
— Юк, мин авырмыйсызмы дип кенә борчылган идем...
Людмила Борисовна як-якка төкеренеп алгандай итте. Бу аның сәламәтлеге яхшы икәнлеккә дәлил һәм күз тимәсен үземә диярәк мактануы да иде.
Ул арада Солтан Җәләевичның култыгыннан тотып алды, халык арасыннан читкәрәк чыгарып, көтелмәгән җирдән битәрли башлады:
— Нинди хәл инде бу, йә? Моны ничек аңларга? Музейга сез хуҗамы, әллә шушы мөхәррирләрме? Нигә башлап үзегез ачмадыгыз? Ике сүз генә әйтү белән булмый шул әле ул! Озак, озын итеп чыгыш ясарга, программаны аңлатырга, аннан соң гына журналның әһеленә сүз бирергә кирәк иде!..
Солтан Җәләевич аптырап калды. Людмила Борисовна әйткәннәр мин кемлекне раслау өченме, нәрсәгә кирәк? Барсы да алдан ук уйланган, килешенгән нигездә бара. Тантананы ул үзе ачты, алга таба сүзне баш мөхәрриргә тапшырды. Тагын нәрсә җитми? Людмила Борисовнага сүз бирүме, «Генеральный»гамы? Аларның монда ни катнашы бар?
Людмила Борисовна белән җиңел генә килешергә дә кирәк булмагандыр, әмма Солтан тыелып кына тыңлый, юри булса да ризалаша бирде. Ханымның бар усаллыгы телендә сикеренеп биеде һәм, шулай була инде ул, ачудан кабарган бүсере шунда тәмам бушап калды. Бераздан соң гына аның йөзенә дә тантаналы балкыш күтәрелде. Юк, бу әлеге кичә уңаеннан түгел, Солтан Җәләевичны һичбер кызганмыйча сытып ташлавыннан иде. «Яшь иптәш»кә рәхмәт белдерәсе урынга, тотты да башы белән түбән михнәткә чумдырды.
Ә тантана дәвам итте. Килгән кунаклар арасында югары дәрәҗәдәге түрәләрдән алып, вак чиновникларга кадәр бар иде. Алар үзләрен кем дип йөргәндә, араларына Людмила Борисовна да катышып китте. Ялгыз торган Солтан янына дусты Наис килеп басты да:
— Ышанычым зур, мондый бәйрәм журналның юбилеенда да булмаячак!— дип әйтеп куйды.
Ул хаклы иде. Чөнки формаль чаралар арасында музейларда уздырылучы тантаналар өстенрәк, затлырак һәм төрле яклап уйланылган, халыкны кызыксындырырлык сыйфатта килеп чыгалар. Монда башка төрле атмосфера хөкем сөрә. Аралашу да башкача, тантаналар да үзенчә була.
Ун-унбиш көнгә генә сыешмыйча, күргәзмәне тагын да ай ахырына кадәр калдыруны журналның баш мөхәррире үтенгәч, Солтан аңа ризалыгын бирде. Һәр көн диярлек галимнәр, язучылар, артистлар һәм күпкырлы, кызыклы шәхесләр белән икешәр, хәтта өчәр тапкыр очрашулар, диспутлар уздырылып, музейдан халык бер генә өзелмәде. Килешенү вакыты сизелми дә узып китте, инде башка журналларга да шушындый тантана уздыру һәм күргәзмә ачу өчен мәйдан булдырырга кирәк иде.
Уңышларын күреп, фикерләренә «Генеральный» да колак салгач, Солтан Җәләевичка Әдәби музей эшчәнлеген үзенчә алып барырга юл ачылды. Алга таба киңәергә, искергән экспозицияле тагын бер залны бушатырга мөмкинлек барлыкка килде. Алардагы экспонатлар музейдагы башка залларны баету өчен кирәк булганлыктан, мөдир үзе дә сөенеп бетә алмады.
Шулай итеп, түрәнең таләбе тормышка ашырылды. Әдәби музейның эшчәнлеге һәм төрле юнәлештәге чаралары матбугат битләрендә туктаусыз яктыртыла башлап, эче-тышы шау-гөр килде.

9
Уңышларга дуслар гына сөенә, дошманнар көенә икән ул. Һәм шулай булып чыкты да. Бигрәк тә Людмила Борисовна утырыш һәм киңәшмә саен Солтан Җәләевичка юктан да гаеп тага башлады. Моның асылын белмәгән мөдиргә көннән-көн кыенрак була барды. Аңа хәерхаһлык күрсәтергә теләүчеләр:
— Нык тор, бирешмә,— дип киңәш бирүдән узмадылар. Әмма алга таба да болай дәвам итсә, Солтан Кәбировка, бар нәрсәгә төкереп, эштән китәргә генә калачак иде. Шулай да, колагына пышылдап, Людмила Борисовнаның ни сәбәптән шулай азынуын белдерергә теләүчеләр табылды. Мөдир элгәре бу сүзләргә гайбәт дип кенә карады, әмма ахырдан хаклыкны таныды. Хикмәт шунда икән, имеш, Людмила Борисовна урынына Солтан Җәләевичны Берләшмәгә урынбасар дәрәҗәсенә күтәрергә уйлаганнар. Менә нигә шашына, тырнак астыннан кер эзләп газаплана, пенсиясенә китәргә җыенмый, ди.
Хатын-кызның башына берәр ахмак уй килсә, тиз генә җилгәрелми инде ул. Людмила Борисовна белән дә нәкъ шулай булды. Ул үзе генә түгел, башкаларны да авантюрасына тартырга тырышты. Киңәшмәләрдә һаман саен Солтан Җәләевичка ябырылырга гына торды. Тырнак астыннан кер эзләве бүтәннәрне дә сагайта калды. Ул гына да түгел, моңа кадәр ишелмәс кебек тоелган Берләшмәнең горур дирекциясе калтыранып куйды. Гайбәт, ялагайлык гадәттән тыш үсеп, бар кешенең дә тынычлыгын йотарга тотынды. «Генеральный»ның үзен дә шушы өермәнең эченә тартып кертергә уйлаган Людмила Борисовна уңай вакыт эзләп аптырамады. Яңа бер хәйләне мәйданга чыгарды. Имеш, Солтан Җәләевичның планнары зурдан икән, ул әле музейларның иң югаргы тәхетенә менеп утырырга, Генераль директор булырга тели түгелме?
Аның бу астыртын корган тозагына кабарга тиешле «Генеральный» бераз сагаеп калса да, ашыгып эш йөртергә теләмәде, күрәсең. Шулай да мөдирнең соңгы вакытларда бик активлашып китүенә һәм иҗтимагый дәрәҗәсе артуына аның эче пошты. Әгәр тагын да болай дәвам итсә, Солтан Җәләевич һичшиксез үзенә югарырак урын таләп итәргә мөмкин иде. Эшләрен күрмәскә, җыелышларда аны мактап сүз әйтмәскә, хәтта уңышларын инкарь итәргә тотынды ул. Берәр шелтә бирергә җай эзләде. Әмма Людмила Борисовнаның артыгы белән борчылуы аңа комачаулык итә иде. Иң уңышлы юл — дусларыннан берсенә Солтанның язмышын тапшырырга да «яшь иптәш»не көлкеле хәлгә калдырырга кирәк. Ә бу мөмкин һәм җиңел башкарыла ала!
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.
Следующий - Көзге Яңгырга Кадәр - 10
  • Части
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 01
    Общее количество слов 3846
    Общее количество уникальных слов составляет 1991
    37.3 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    52.3 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    60.8 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 02
    Общее количество слов 4002
    Общее количество уникальных слов составляет 2164
    36.3 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    51.6 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    60.1 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 03
    Общее количество слов 3842
    Общее количество уникальных слов составляет 2047
    36.5 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    51.3 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    59.4 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 04
    Общее количество слов 3854
    Общее количество уникальных слов составляет 1951
    36.6 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    51.4 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    58.8 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 05
    Общее количество слов 3856
    Общее количество уникальных слов составляет 1933
    38.3 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    52.2 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    59.7 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 06
    Общее количество слов 3822
    Общее количество уникальных слов составляет 1987
    34.9 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    51.0 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    58.7 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 07
    Общее количество слов 3957
    Общее количество уникальных слов составляет 1994
    35.9 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    50.6 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    58.6 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 08
    Общее количество слов 3881
    Общее количество уникальных слов составляет 1902
    35.7 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    50.3 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    58.2 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 09
    Общее количество слов 3783
    Общее количество уникальных слов составляет 1913
    36.5 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    50.6 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    59.6 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 10
    Общее количество слов 3988
    Общее количество уникальных слов составляет 1990
    37.3 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    52.0 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    61.0 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 11
    Общее количество слов 3983
    Общее количество уникальных слов составляет 1941
    36.7 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    51.7 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    59.6 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 12
    Общее количество слов 3895
    Общее количество уникальных слов составляет 1898
    38.2 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    53.1 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    61.8 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 13
    Общее количество слов 4059
    Общее количество уникальных слов составляет 1865
    38.9 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    54.5 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    61.5 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 14
    Общее количество слов 3812
    Общее количество уникальных слов составляет 1854
    38.4 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    54.0 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    61.4 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 15
    Общее количество слов 3934
    Общее количество уникальных слов составляет 1958
    37.8 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    51.7 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    59.2 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 16
    Общее количество слов 3974
    Общее количество уникальных слов составляет 1931
    38.3 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    53.1 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    61.8 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 17
    Общее количество слов 3938
    Общее количество уникальных слов составляет 1921
    37.2 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    52.1 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    61.1 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 18
    Общее количество слов 2896
    Общее количество уникальных слов составляет 1502
    42.6 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    56.6 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    63.9 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов