Latin

Көзге Яңгырга Кадәр - 06

Общее количество слов 3822
Общее количество уникальных слов составляет 1987
34.9 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
51.0 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
58.7 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
— Әйе-әйе, уйларга кирәк, килешергә, һичшиксез килешергә!— дип шунда ук куәтләде аны Сабир Кәшфиевич. Аның соңгы вакытларда болай ук кистереп сөйләшкәне юк иде. Аңардан мондый сүзләрне ишеткәч, профессорга да җиңел булып китте. Әмма ул ашыгырга яратмый, акрынлык белән барып, бүтәннәрне, инде әллә кайчан җитешеп килгәннәрне узып та китә торган иде. Кайберәүләр, ашкын йөрәклеләр, аның болай салмаклавын яратып та бетермиләр, әмма эшенең ахыргы нәтиҗәсен күргәч, үзләренең ялгышканлыкларын танырга мәҗбүр булалар. Мондый вакыйгалар аның хәтерендә бик күп саклана. Әнә, Гали Гәрәевич, элекләрне ничек ярышып карады аның белән?
Гали Гәрәевич, дигәннән, аның белән Наил Фатыйховичның бервакыт юллары кискен кисеште һәм араларында бик тә күңелсез бер вакыйга да килеп чыкты. Кайчакларда менә шул исенә төшә дә, профессорның эш дәрте бөтенләй сүнгәндәй була. Юк, хаксызга, гаять тә хаксызга рәнҗетте аны ул вакыт Гали Гәрәевич. Үзе генә түгел, артыннан бүтәннәрне дә тартты. Аңа «яшь» дип, «яңача фикерләүче» дип ничәләр ышаныч баглаган, сердәшенә әверелгән иделәр ул елларда. Акыл яшьтә түгел, башта икәнлеген оныткан иделәрме? Ә Наил Фатыйхович бер ялгызы торып калган иде. Хәтта Сабир Кәшфиевич та Гали Гәрәевич каршында коерык болгап йөри башлаган ул чакларны хәзер дә онытырлык түгел. Әмма... Шулай да бер-бер гадел булмаган сүз әйттеләрме Сабир Кәшфиевичка, әллә акылына килдеме — билгесез, ул Гали Гәрәевичның сердәшләреннән берсе булып китә алмады, профессор ягында кайтты. Сәбәбен Наил Фатыйхович сораштырып тормады. Аннары вакыты да андый түгел, башы башка хәсрәтләр белән каткан иде.
Болар турында хәзер дә искә төшереп торырлык түгел, хәтерендә яңарттымы, җаны чымырдап, бавыры көя башлый. Һай, нахакка рәнҗетмәсәләр иде, ул вакытта сүздә генә түгел, чынлыкта да Гали Гәрәевичны гафу итәр иде Наил Фатыйхович.
Менә тагын юллары кисешергә маташа. Хәзер ниләр булыр, белгән юк...
Профессорның бер карарга тиз генә килмәячәген төшенгән Сабир Кәшфиевич үз бүлмәсенә чыгып китте. Ялгызы калганда «югалып» эшләргә ярата торган Наил Фатыйхович бүген дә уйларын тикшеренә торган гыйльми мәсьәләгә бәйле юнәлешкә кертеп җибәрә алмады, кәгазьләрен бер урыннан икенчесенә алып кую белән генә канәгатьләнергә мәҗбүр булды. Бүлмәсендә телефоны шалтыраганда ул инде аннан чыккан, күршедәге биолог дусты Хәй Сабирович янына дип кергән иде. Аны бу юлы да таба алмадылар.

2
Иртәннән Солтан Җәләевичны яңа эш урыны белән таныштырдылар. Музейның идән чүпрәгеннән алып иң затлы экспонатына кадәр аның карамагына һәм җаваплылыгына күчте. Канәгатьлек аның йөзенә елмаю белән бергә кушылып балкып чыкты. Моңа кадәр элекке эш урынындагы бүлектә бердән-бер телефонга да якын килергә курыккан кешенең хәзер борын төбендә заманына күрә иң яхшы, кнопкалы затлы аппарат иде. Нәрсә-нәрсә, әмма монысының да шулай булуы аңа олы шатлык түгелме?
Кабинетына кереп утыруына, хәтерендә яхшы сакланган беренче номерны җыйды. Телефонны Сабир Кәшфиевич алды. Рәхәтләнеп сөйләштеләр. Элекке хезмәттәшенең күңеле шат иде, Солтан Җәләевичны яңа хезмәт урынында эшен башлап җибәрүе белән тәбрик итте, уңышлар теләде, үзләрен дә онытып бетермәскә, кергәләп йөрергә чакырды.
— Һичшиксез, Сабир Кәшфиевич, әле бер түгел, мең тапкыр очрашырбыз. Сезнең ярдәмегездән башка гына булдыра алмам,— дип, Солтан Җәләевич аның салпы ягына салам кыстыргандай әйтте. Моның бары яхшы атлылану гына икәнлеген белгән Сабир Кәшфиевич исә бер дә алдатмады, рәхәтләнеп җәелеп көлде дә:
— Без картларның фикере яшьләрнең күңеленә бик алай үтеп керерлек түгел шул. Үзегез дә белеп эшлисез,— диде.
Бу сүзләр исә Солтан Җәләевичка борынын шактый югарыга чөеп җибәрү мөмкинлеген бирделәр. Ул үзенең кемлеге белән чиксез горурланып алды, әмма хәйләкәр генә әйтеп тә куйды:
— Анысы бәлки шулайдыр да... Тагын да аның, ни, дигәнем... Сезнең кебек дөнья күргән кешеләрнең ярдәменнән башка гына мондый җаваплы хезмәтләрне, бурычларны башкару-үтәү авырга киләчәк. Дөньяны белүдә, кешеләрне тануда тәҗрибәм җитенкерәми.
Сүзләрен ул мөмкин кадәр чын күңелдән әйтергә тырышты, әмма, асылда, үзе хакында башкача фикердә иде: дөньяны да бик яхшы белә, кешеләрне дә җиңел таный! Моңа кадәр ялгышканы бар идеме?
— Үзегезгә тәнкыйди карый алу яхшы, анысы,— диде Сабир Кәшфиевич, Солтан Җәләевичның мин-минлеген бу юлы игътибарсыз гына уздырып җибәреп һәм әйткән сүзләреннән итагать төсмерләрен табуына куанып. Йомышы чыкса, шалтыратырга кабаттан рөхсәтен бирде, ярдәм итәчәгенә дә ышандырды. Аннары:— Наил Фатыйховичмы? Ул әле үзендә юк икән. Эшләре тыгыздыр. Ярый, күренсә, сәламегезне һичшиксез тапшырырмын. Үзегез дә шалтыратырсыз әле,— дип белдерде. Шуның белән сүзләре тәмамланды.
Сабир Кәшфиевич белән чагыштырганда Солтан Җәләевич бик тә «яшел» иде. Мин-минлеге һәм остазының хәерхаһлы һәрдаим ярдәме булмаса, хисапка кертеп санарлык әллә нәрсәсе юк аның. Шулай да үзеннән, әгәр дә аны тагын берәр дистә ел фән диңгезенең төбендәрәк калдырсаң, яхшы гына галим кисәге чыгарга мөмкин иде. Ашыгалар яшьләр, ашыгалар. Болай сабырлыкларын җуйсалар, янулары да бар. Өлкәннәрнең саклавына, киңәшенә мохтаҗ алар. Ярый да Солтан Җәләевич шуны чын күңеленнән аңлап, юри, сүз өчен генә әйтмәгән булса? Кемлеген алдагы тормыш күрсәтер әле.
Солтанга эш кабинетың яктылыгы һәм иркенлеге дә ошады. Олы тәрәзәләрдән кышның сүрән кояшы туры карый, күзен чагылдыра, күңеленә шатлык өсти иде. Кабинетындагы затлы келәм җәелгән паркет идән, оста куллар тарафыннан эшләнелгән диван һәм кресло-урындыклар, һәртөрле җиһазлар аның акылын били бардылар. Аларга күз йөртеп чыкканнан соң ул:
— Рәхмәт Раббым Аллаһы тәгалә, дөньялыкта мондый җәннәт урыннарың да барлыгын күрсәттең, аны безгә дә насыйп иттең!— дип, куаныч белән йөзен сыпырды. Әлегә аңа рәхәт, авырлыклар алда саклап торганлыгын белми һәм уйларга да теләми иде.
Сабир Кәшфиевич белән сөйләшкәч, шкафлар һәм өстәл тартмалары тулы документларны актарырга, өйрәнергә тотынды. Берсен ачып карады, икенчесен. Алардан үлгән коммунистик режимның иске исе аңкып тора иде. Комитет карарлары, җыелыш беркетмәләре, төрле исемлекләр, югарыдан төшерелгән күрсәтмәләр — боларның берсе дә Солтанны кызыксындырмады. Аларны төпләнмәләре белән бергә үзенчә чүплеккә чыгара барды. Ниндидер бер кечкенә һәм әһәмиятсез партия ячейкасының эшен сөйли торган ул язмаларның һичбер тарихи, мәдәни, хәтта сәяси әһәмиятләре юк иде. Бер кәгазьдән шакшы һәм мәгънәсез интрига белән бәйле күрсәтмәләр укыды, икенче һәм өченчеләрендә партия взносларына бәйле хәбәрләр булып чыкты. Җитмәсә төпләнгән һәм таралып ятучы ул докуметлар артык күп иделәр. Ташып кына бетерерлек түгел. Хәтта чүп савыты да тулып, кәгазь өеме өстәлгәннән-өстәлә барды. Вакыт-вакыт Солтан Җәләевич, шушы эшеннән тукталып, кайбер беркетмәләргә күз дә салгалавын дәвам иттерде. Әмма арадан тарихка калдырырлык һичнәрсә таба алмады. Ашыгычлык белән генә язылганнармы, әллә формаль рәвештә генә тутырылганнармы, белмәссең. Бәлки караламалар гынадыр? Бер кәгазьдәге язуны икенчесе кабатлый, теге яки бу «бик мөһим» вакыйга алдыннан оештырылган коммунистик шау-шуны хуплау сүзләре тутырылган андый беркетмәләрнең хәзер инде һичбер әһәмияте юк иде. Боларның һәммәсен бер сүз ярдәмендә сөйләп бирергә мөмкин: «Яшәсен совет халкының авангарды— коммунистлар партиясе!» Әйе, алар мәңгегә дип килгән булганнар икән. Әмма гомерләренең бик аз калганлыгын шушы лозунгларны кычкырган җирләреннән искәрергә өлгермәгәннәр. Ә бәлки киредән кайтырлар? Дөнья ул — куласа дип юкка гына әйткәнме борынгылар? Әйләнә дә бер баса...
Моны шулай булыр дип күз алдына китерү түгел, уйлавы да куркыныч иде. Солтан да агарынып китте. Чыннан да дөньяның куласасы, әйләнеп килеп, аны да сытып үтсә, болар өчен җавап бирәчәк түгелме соң?
Чүпкә чыгарган беркетмәләрне һәм документларны, киредән кулына күтәреп, ачып-ачып укырга һәм урыннарына куярга башлаган иде, тагын тыелды. Нәрсәгә кирәк соң болар? Кайсы тарихлар аларга таянып хакыйкатьне ача алырлар икән? Юк, мондый чүп-чарның кешелеккә файдасы күренми, әһәмияте дә булыр сыман түгел. Элеккеге иптәш, монда эшләгән музей директоры коммунистик ячейканың да җитәкчесе вазифасын башкарган. Ул да бу документларын ташлап калдырган.
Солтан катгый карарга килде: ул язма һәм төпләнмәләрне кочагына күтәреп алды да ишектән чыгып китте. Аның болай мәш килүе гаҗәп иде. «Юк-юк, кая, үзебез»,— дип ярдәмгә ашыккан музей хезмәткәрләренә игътибар да итеп тормастан, ишек алдына таба атлады һәм ул кәгазьләрне чүп контейнерына томырды. Гүяки Солтан түгел, тарих үзе шул ялган һәм ялганчы кәгазьләрне шушы рәвешле чыгарып ыргытты.
Артык әйберләрдән киштәлекләрне бушата торгач, шактый вакытлар үтеп китте. Кышның кызгылт кояшы, шәһәрнең биек йортлары арасына кысыла-кысыла диярлек, баюга якыная барды. Ничәнче көн әүварә килеп, үзенең фәнни язмаларын кулына алмаган Солтан бүген дә алар эченә чума алмады. Иртәгәгә калдырды. Әмма алардан аерыла баруын сизенмичә, алга таба бүтән төрле эшләр һәм борчулар белән гомере үтеп китәргә мөмкин икәнлеген ул әлегә башына да кертеп карамады.
Инде кайтып китәргә генә җыенганда телефоны шалтырады. Людмила Борисовна икән. Иртәгә тугызга ук Берләшмәгә килеп җитәргә тиешлеген белдерде. Киңәшмә буласы икән. Мөдир икәнсең, андый гына җирләргә бармый калу мөмкин түгел. Бу синең вазифаң.
Хуҗаларның эше көн дә утырышлардан башланып китә, диләр. Шулайдыр инде. Кичә генә фәннән килгән Солтан Җәләевич бүген әлегә кабинеты, урындыгы, өстәле белән генә танышты. Иртәгәдән аны яңа төрле дөнья, яңа юнәлешле эш көтә иде.
3
Солтанны Берләшмәнең коллективы белән таныштырдылар һәм кемлеген кадрларны исәпкә алу кәгазеннән укып чыктылар. Партия сафларында тормаганлыгына, дәүләт тарафыннан һичбер тапкыр да бүләкләнмәвенә һәм чит илләргә чыкканлыгы булмавына аерым басым ясалды. Аның каравы фәнни эше һәм язмаларының исемлеге белән мактана ала иде ул. Әмма боларына әллә ни әһәмият бирелеп тормадылар. Басылып чыккан монографиясе генә искә алынды. Шулай да «генеральный», аны зурлагандай итеп:
— Менә, җәмәгать, безгә соңгы вакытларда нинди кадрлар килә,— диде.
Әлегә кемнең ничек сөйләшүен белеп бетермәгән Солтан бу сүзләрнең төсмереннән мактау билгеләре тапса да, асылда алар көлүгә һәм мыскыллауга корылган иделәр. Өлкә Комитетында кайчандыр җаваплы инструктор булып эшләгән бүгенге «генеральный» административ идарә өлкәсендә үзен гаҗәеп дәрәҗәдә җитлеккән кешеләрдән саный иде. Мондыйларны тормышта таный башлар өчен Солтанга шактый күп гаҗизләнергә туры киләчәк әле. Бер көндә генә бөтенесен дә аңлап бетерү мөмкинме соң? Белеп-күреп калу да таманга килә әле ул күп вакытта.
Берләшмә утырышына куелган мәсьәләләрнең төше һәм аерым әһәмияте юк иде. Боларын Солтан Җәләевич киңәшмәнең беренче өлешендә үк сизенеп алды. Шунда аңа нигәдер тынчу һәм авыр булып китте. Үзен нәрсәнедер аңламауда гаепләргә маташып карады, әмма күңеле һәм табигый тойгылары моның белән килешмәде. Аннан ул, бар игътибарын җыеп, һәр сүзне колагына элеп барырга тырышты. Юкка. Буш сүзләрдән әвәләнгән киңәшмә «боткасы»ның тәмен «яшә иптәш»нең акылы ошатмады. Бу утырышлары киңәшмә түгел, бәлки кичә генә фәннән килеп кергән һәм төгәл фикерләргә өйрәнгән Солтан Җәләевич өчен бер газап урынына әверелде.
Шунысы гаҗәп, Берләшмәдә мондый җыелышлар көн дә кабатлана тордылар. Алар гүяки Солтанның гыйльми мәсьәләләр белән тулы акылын бушату, аңардан чиновник әвәләү өчен махсус оештыралар сыман иде. Берләшмәдә чишелмәгән проблемаларның чиктән ашканлыгына карамастан, һаман да юкны бушка аудару белән шөгыльләнүгә корылган эш стиле мондагы җитәкчелеккә ошый идеме, әллә ни чарадан бичарага әверелгән хезмәткәрләргә бүтән чара юк идеме — Солтан бу кадәресен аңлап бетермәде. Затлы кабинетында баш күтәрмичә эшлисе урынга, ул хәзер һаман да коры сүз боткасын чәйнәүчеләрнең һәр ярмадан тәм табарга омтылуына биһуш булырга тиеш иде. Әмма көннәрнең берендә хәрәкәткә күчәргә мәҗбүрлектән:
— Бетәме инде бу утырышлар?— дип аваз салды.
Аның түземен сынарга җыенганнар идеме, әллә сүзләрен үлчәмәкчеләрме — һәркем колагын торгызды. Әмма астыртын эш итеп, игътибар бирмәгәндәй кыландылар.
Шулай да ярап куйды... Көннең-көненә диярлек Солтан Җәләевичның ярты гомере Берләшмәдәге шушы мәгънәсез утырышларда катнашу белән узса, моннан соң, киңәшмәләр бераз азаеп, вакыты Әдәби музейга бирелә торган булып китте. Киңәшмәләрдән башкасына әлегә ул риза калды. Шулай кирәктер инде дигән фикергә үзен буйсындырып, алга таба мөмкин кадәр сабыр итәргә тырышты. Бәлки бу стильдәге утырышлар вакытлы күренеш булганнардыр?
Мөдирлек арбасының әлегә җиңел генә тәгәрәп баруына шатланса да, тиздән аның ташка килеп орыласын уйлап та бирмәгән һәм күз алдына да китермәгән Солтан Җәләевичка, вакыт табып, яңа эшкә күчүенең беренче ае узып барганда түрә Барун Бариевич шалтыратты:
— Исәнмесез, яшь иптәш!— диде ул, көр һәм ныклы тавыш белән.
Әлегә борчылырлык нәрсә юклыктан, Һарун Бариевичның бу сүзләрен шатланып кабул итте Солтан. Аны-моны сөйләшкәләгәч, түрәнең:
— Министрның үзе белән дә таныштырырга уйлаган идек... Иртәрәк вакытта, иртәнге якта килеп чыгыгыз әле,— дигән тәкъдимен ишетү үзе бер куанычка әверелде. Солтан Җәләевич, моны иртәгәгә калдырмыйча, бүген үк министр каршысына йөгереп барырга әзер иде, аңа ашыкмаска, итагать сакларга туры килде.
Әмма Һарун Бариевичның сүзләре болар белән генә бетмәгән икән:
— Музейда эшли башлавыгызга бер ай булып килә түгелме әле, яшь иптәш?— диде ул, канәгатьсез генә.
Ул хаклы иде. Чит илләрдә, ерак сәфәрдә йөргән министр белән моңа кадәр танышып өлгермәве өчен Солтан гаепле түгел дә түгелен... Әмма бу уе бары тик үз йөрәген генә яндырып үтте. Бер ай узып та киткән икән. Ә министрлыкка юри генә дә кереп чыкмады. Алай ярамый бит инде ул.
— Әйе, бер ай да үтеп китте, дияргә мөмкин...— дип акланды ул, министрлыкка кереп чыкмавын акларлык сәбәп эзләргә тырышып, бары таба гына алмыйча уйланып.
— Шулай шул, яшь иптәш!— диде түрә, канәгатьсезлеген сиздереп, алга таба сүзләре белән Солтан Җәләевичны «егып салып»: — Бер ай — яшәгән кешегә күп вакыт ул. Әмма эшләгәнегез бер дә сизелми!
— Мин көн дә тиен баласы кебек Берләшмәдән үзебезгә, үзебездән Берләшмәгә йөгерәм. Бар бурычларымны, әй лә инде, вазифамны тулы килеш вакытында үтәргә тырышам, Һарун Бариевич. Алай «сизелми» дип әйтмәс идем!— дип, Солтан Җәләевич шунда гына түрәнең нәрсә хакында сүз алып барганлыгын аңлап, тизрәк аклануга кереште.
Барун Бариевич нәкъ шушы җавапны көткән иде бугай. Солтанның аклануына шунда ук үзенекен ялгап китте:
— Шаулашу юк!.. Күргәзмәләр ачу, димме? Кызыклы очрашулар... Оештырып җибәрергә кирәк шундый чараларны, радионы, телевидениене шаулатып, дигәнем. Без бит сезне бүлмәдә бикләнеп утыру өчен анда утыртмадык. Әйдәгез, әйдә! Кулыгыздагы мөмкинлекләрне файдаланыгыз...
Моңа кадәр Солтанның күңеленә бик хуш килергә өлгергән музей тынлыгын ватып ташларга югарыдан төшкән әмер иде бу. «Яшь иптәш» шунда ук җавап бирергә, ышанычларын акларга сүз бирергә ашыкты:
— Нәкъ сез әйткәнчә булыр, Һарун Бариевич,— диде.
Аннары хушлашып, сөйләшүне өзгәч, аптырабрак калды. Таләпне җиренә җиткереп үтәү өчен эшне нәрсәдән башларга, аның кайсы очыннан тотынырга да белмәде. Киңәш-табыш итәрлек кешесе бары тик бер генә иде — Наил Фатыйхович. Ул тизрәк аның телефон номерын җыя башлады. Әмма аралар өзек, әлегә кемнәр беләндер сөйләшә икән шул!
Бераздан Солтан тагын телефонын күтәрде.
Бу юлы башка номерны җыйды. Ахун Садриевич үзендә булып чыкты. Танылган шәхеснең соңгы вакытларда яхшы фатирга күчү артыннан йөргәнлеге хакында хәбәрдар иде Солтан. Шунлыктан аны борчып бер генә тапкыр да шалтыратмады. Сүзен дә шулардан башлап китте.
— Һо, сезгә дә килеп ирештемени әле ул хәлләр?— диде рәхәтлек белән Ахун Садриевич, сөенеч-куанычларын яшермичә.
«Боларны бөтен Казан белә түгелме?»— дип булмый шул инде аңа. Әмма да шәһәр халкы арасында, әгәр дә Ахун Садриевич кебек данлыклы шәхес хакында сүз бармаса, берәр түрә турында гына икән, кем телгә алып боларны сөйләр иде? Елына биш тапкыр яңа урынга күчсәләр дә андыйларның кемгә кирәге бар? Теләгәннәрен кыландырсыннар, тарих оныта аларны. Ә Ахун Садриевичны, еллар үтеп тә, мең кат исләренә төшерәчәкләр! Гомерен тар торак һәм фатирларда уздырган зур шәхеснең пенсия яшендә генә иркен сулыш алырлык йортка яки фатирга күчәргә мөмкинлеге барлыкка килгән икән, аптырап ук куясың. Халык күңеле рәнҗеп тә карый инде мондый хәлләргә. Сүзләр дә, шул сәбәптән, яшьләргә гыйбрәт итеп, өлкәннәрне сабырлыкка өндәп, телдән-телгә, колактан-колакка йөри.
— Әйе, ишетеп калган идем. Шунлыктан шалтырата алмадым,— диде Солтан Җәләевич, беркатлылык белән.
Ахун Садриевич аның акланырга маташуын тиз төшенде. Шулай да, сүзне икенчегә борып җибәрүгә кадәр, тамак кырып кына әйтеп салды:
— Мин әле, безнең Солтан, кабинетына кереп утыруга, нинди бәхеткә-рәхәткә күмелгәнлеген аңлап алыр да иң беренче итеп үземә шалтыратыр дигән идем. Бер ай үтеп тә китте түгелме?
— Гафу итегез инде, Ахун Садриевич...— Солтан сүзне ничек тә читкә борып җибәрергә тырышты. Кабинетын күзе белән айкады. Февраль башының мул һәм якты кояшы, мең нурлар белән балкып, бүлмәсендә тантана итә, җанына җылылык һәм рәхәтлек өсти иде.
— Алай ярамый, онытып җибәрергә, дим!..
Ахун Садриевичның башланып киткән битәрләү сүзләренә нокта куярга исәбе барлыгын сиздерергә теләгән Солтан, шунда бераз икеләнеп булса да, уена килүче беренче фикерен аклануда таяныч итте:
— Музейда берәр очрашу уздырып булмасмы дип тә тора идем әле. Вакытыгыз тардыр, мин әйтәм. Шулай да, гафу итегез, килә алмассыз микән? Сезне халык бик ярата бит, Ахун Садриевич!..
Солтан Җәләевичка бары шушы сүзләреннән соң гына җиңелрәк булып китте. Ташлаган кармагына мөхтәрәм затны каптырырга мөмкин иде. Ахун Садриевич та, кәефе яхшылыктанмы, әллә инде күңеле киңәеп, шунда ук үз дәрәҗәсенә карашын яшермичә, тавышын тагын да дулкынландырып, әле соңгы көннәрдә генә Укытучылар курсларында булып узган очрашуларны сөйләп, исенә төшереп, мактанып алды.
— Ул яктан үземне бәхетле дияргә мөмкин, Солтан энем... Ялгышмыйсыз... Нәрсә-нәрсә, әмма халык мине үз итә... Ярата!
— Мин дә шулай икәнен яхшы беләм, фән һәм әдәбият өлкәсендә сезнең белән чагыштырырлык кешеләр сирәк шул. Телегез дә матур, кыяфәтегез дә яшьләргә тартым...
«Яшьләргә тартым» дигәннән, Солтан Җәләевич шыттырыбрак җибәрде. Ахун Садриевичның төс-кыяфәттә күркәмлеге һәм тел җәһәтеннән һәркемне диярлек авызына каратып тота алуы гомум мәгълүм факт иде. Бигрәк тә ханымнар аның йөзеннән күзләрен дә алмыйча, тәкатьләрен бозып, җаннарының үзара кавышуыннан дәрткә чумалар. Юк, монда гайбәт итеп сөйләрлек һичнәрсә күренми. Хикмәт Ахун Садриевичның зыялылыгында һәм бу зыялылыгы, бүтәннәрдән яшерелмичә, затлылыкка әверелеп, бөтен буй-сынына таралган булуда иде. Әмма:
— Мин инде андый шома ялганнарга игътибар итми башладым, Солтан энем,— диде ул, кинәт сүзне борып.
Аңлашылды: Ахун Садриевичка бу һәм болай сөйләшү ошамый башлады. Солтан тәмам сүзсез калды, ни әйтергә белмәде. Сөйләшүләре икенче тапкыр кырт өзелде. Кабат ялгап җибәрү кыенгарак килде. Шулай да очрашу кичәсен оештырырга, бу арада гына түгел, майларга куярга кушты. Солтан аның белән ризалашырга мәҗбүр иде. Тагын да үтенеп карагандай итте. Әмма Ахун Садриевич үзенең тиздән яңа фатирга күченү эшен тәмамлыйсы барлыгын искәртеп алды.
«Үпкәләткәнмен! Болай ярамый иде»,— дип уйлап куйды Солтан Җәләевич, шунда телефоныннан аерылгач. Үзенең дә күңеле әрнеде. Ничек мөмкин иде? Эш арасында, әгәр дә рәхмәтеңне белдерергә теләсәң, шалтыратырга ярый иде бит! Юк, килешми болай каткан җанлы булуларың. Сиңа юл ачкан, булышкан кешеләрне онытсаң, үз кадерең дә бик тиз китәчәк. Кара инде, ничек сөйләшеп маташты Ахун Садриевич белән? Үзен әллә кемгә куеп, санын үзгәртеп. Ә ул ни-нәрсә уйлар? Һәй, уйлаудамыни хикмәт? Сәбәп кемлегеңдә шул. Әле мең кат чүкеләсең, уттан чыгарылып суга төшереләсең, пешәсең һәм чажылдап җан маең суынудан әрниселәрең бар. Әйе, теләмәссең күнәргә, горурлыгыңны сындыруларын һич тә өнәмәссең. Әмма елата-елата кеше ясый ул, дөнья, адәм баласыннан, юри үрти-үрти, кыйный-кыйный... Шулай да тукмалып торасың да, кимсетеләсең дә килми, елыйсың да, сугышасың да, үзеңнең хаклылыгыңны да дәлилләргә алынасың, тик ахырда җиңелергә яки көлкегә калырга мөмкинсең.
Түрәнең әмерен ничек һәм ни рәвешле тормышка ашырырга белмичә, бу юлы Солтан аптырабрак калса да, алга таба эшләрен җанландыра төшәргә ниятләде. Андый вакытта кешеләр үзләренең дусларына киңәшкә йөгерәләр. Элек эшләгән фән учагында талант ияләре шактый булганлыктан, алар белән бергә һичшиксез нәрсә булса да майтарырга мөмкин иде. Солтан, бүген иртәрәк китеп, институттагы дусларына кагыла чыгарга, бәлки, мөмкинлек чыкса, бераз гәпләшеп алырга уйлады. Наил Фатыйховичның телефон номерын җыйды. Әмма бу юлы да ул буш түгел иде. Солтан Җәләевич менә шунда гына үзен ялгыз башы кибән очында утырган кеше итеп тойды. Тик бу ялгызлык мәртәбә белән бәйле, дәрәҗәле икәнлеген сиздереп тора башлады.
4
Соңгы вакытларда эшләре тыгыз булганлыктан, профессор Наил Фатыйховичның тынычлыгы калмады. Академиклыкка тәкъдим ителгәненнән соң, бу мәсьәләгә аерата зур игътибар биреп, моңа кадәр башкарылган фәнни эзләнүләренә бәя биреп бәян иткән гыйльми күрсәткеч төзү белән мәшгуль иде ул. Артыгы белән мавыгып китте. Җитмәсә, хезмәтләрен саный китсә, шактый күп җыелганнар. Монографияләре һәм аерым җыентык-китапларыннан тыш, шул исемлеккә мәкаләләре дә керергә тиешлеген белеште. Боларына элек әһәмият бирелмәгән, гомере дәвамында җыйнаштырып бармаганлыгы сәбәпле, китапханәдә үзе дә төрле басмаларны һәм журналларны актарудан тыш, кул астында эшләүче кайбер хезмәткәрләрен эшкә тартты. Кем уйлаган шулай тиз арада туплап китерүне сорарлар дип? Кайбер галимнәрнең газеталарда чыккан мәкаләләренә кадәр җыйнаштырып баруын белә иде. Болары да кирәк булып чыкты. Әмма әһәмиятләре юк сыман иде.
Шулай итеп, библиографик күрсәткече ике табактан да артып китте. Документлары әзер булды дигәндә генә, барысын да тагын бер кат җилгәрергә тотынып, хезмәтләренең әле болары да тулы исемлек түгеллеген төшенде. Үз китапханәсеннән карап, тагын күпмеләрен ачыклады. Шуннан соң кабат гыйльми комиссия сәркәтибенә шалтыратып, таләп ителгән шартларны белеште. Баксаң, соңгы ун ел эчендәге хезмәтләренең күрсәткече һәм фәндә аерым әһәмияткә лаеклы монографияләре генә бу библиографиясенә кертелергә тиеш икән. Профессор тагын баштан-аяк эшкә чумды һәм хәйран калды: соңгы елларда гыйльми «активлыгы» шактый кимегәнлеген үзе үк танырга мәҗбүр булды. Үзгәреш дәверенең җилләре комачау итте микәнни? Андый фикергә килә калганда, аның фәндә иң уңышлы чорлары торгынлык елларына туры килә түгелме соң? Башкалар да шул ук фикерне куәтләсәләр?
Профессорның үзе хакындагы бу «ачышы» оппонентлары тарафыннан соңгы елларда әйтелеп-әйткәләнеп килә торган фактны раслыйлар иде. Ул моңа кадәр бу хакта нигәдер уйлана алмады, дөресрәге: «Заманагыз үттеме?»— дип тантана иткән кайбер голамәнең сүзләреннән: «Менә шулай ул, картаела, яшьлек китә дә бара, аның белән бергә иҗади дәрт тә сүнә»,— дигән фикерне ишеткәндәй була, аларның асылын бер дә искәрми, «төрттерүләрен» кабул итә торган иде. Алай гына түгел икән әле кистереп әйткәннәренең сере. Менә нәрсәләрне исәпкә алалар болар.
Әйе, замана үзгәрде, анысы. Кызыл идеологик буяулар белән тозлап-борычлап язылган шактый фәнни хезмәтләрнең әһәмияте бөтенләй дә бетте. Ул гына да түгел, «купшы галимнәр»нең күбесе, вакыт чылбырының агышын тиз ара сизенеп, мәсләкләрен дә тулысынча үзгәртергә өлгерделәр. Коммунистларның һәм пленум һәм съезд карарларыннан чыгып, Маркс, Лениннарның әйтем-әйтмәләрен мул кулланып, аларны нигез итеп алып, боларга таянып монографияләрен төпләүчеләр инде бүген шул ук юлбашчыларын тарих чокырына илтеп аудардылар да, элгәре мактаган булсалар, хәзер үзләре җиргә салып таптарга керештеләр. Наил Фатыйхович исә, мондый күренешне вакытлыча дип санап, андыйлар белән бергә атламады. Бәлки атларга көченнән килмәгәндер? Шулай ук үз дигәнен, таныган хакыйкатен дә һаман ташламады. Менә бүген, шушы библиографик күрсәткечен җилгәреп маташканда, язылган һәм вакытында бастырылган, авторына дан-шөһрәт китергән китапларын ачып-ачып карый башлады. Үзе хакында гомерендә сөйләргә яратмаган кеше, кем әйтмешли, мондый очракта доносче хәлләрендә кала бит ул. Наил Фатыйхович тирләп чыгарга да өлгерде. Хәле авыру кешенекеннән ким түгел иде.
Бу эшләре сәгать артыннан икенчесен ашады. Әмма профессор ни сөенергә, ни көенергә белмәде. Хәтта иң «кызыл» булырга тиешле вакытында, орденга лаеклы дип табылган элеккеге чагында язган мәкаләләрендә дә андый беркатлылык табылмады. Ничек алай килеп чыккандыр? Партия карарларына да игътибар бирелмәде микәнни? Маркс белән Лениннан да берәр әйтелмә алып, төрләндереп җибәрергә кулыннан килмәгән икән шул. Һич югы, сыйныфлар теориясенә таянуы да табылмагач, ул заманнарда оппонентларының ни өчен тавыш чыгарырга маташып йөргәннәрен аңлагандай булды.
Әйе, бу аның үзен-үзе «ачуы» һәм хакыйкатьне төшенүнең илаһи камиллек мизгелләреннән берсе иде. Чын мәгънәсендә фән белән генә шөгыльләнеп, тормыш ваклыкларыннан бөтенләй дә читтә калган икән ул. Гасырлар кичсә дә, язган хезмәтләре аның йөзен кызартмаслардыр, ахрысы? Әнә, дәвер алмашынды, ә бу фәнни ачышлары бүгенге көн өчен дә актуаль һәм әһәмиятле булып калганнар. Дөрес, моны ул күңеле белән шулай дип тели, әмма акылы белән аңлап җиткерми иде. Бүген анысына да иреште.
Заман үзгәрде дигәннән, элекләрне, нәкъ менә ил башлыгы Михаил Горбачев чорында Наил Фатыйховичны оппонентлары бик кыен хәлгә калдырган иделәр. Җәмгыятьтәге кискен үзгәрешләр белән бергә кешеләрнең психологиясендә дә аңлатып булмаслык һәм әле бүгенге көндә дә төшенерлек саналмаган каршылыклар туды. Урындагы кешегә карата «урынлы» тәнкыйть белән «күсәк күтәрүчеләр» калкып чыктылар. Нәкъ шул чорда Наил Фатыйхович, үз тирәсенә исемнәре танылган галимнәрнең күпчелеген туплап, тарихи яктан шактый әһәмиятле темаларны тикшерү һәм яктырту юнәлешендә зур эшләрне оешкан төстә алып бара башлаган иде. Замана шаукымы һичкемне аямый башлады. Көтмәгәндә Наил Фатыйховичка да хезмәттәшләре үзләренең ризасызлыгын белдерергә тотындылар. Катлаулы фәнни мәсьәләләрне чишү аларның нервыларын какшаткан идеме, әллә инде кайберәүләрнең мин-минлеге акылларын адаштырдымы, бүлектәге һәм берлектәге каршылык сәгате-минуты белән диярлек зур гаугага әверелеп, зилзилә тудырды. Әйе, Наил Фатыйховичка хөкүмәт карары белән орден бирүләре хакындагы фәрман ул көнне матбугатта белдерелеп, радиодан да хәбәр ителгән иде.
Фән дөньясында да, сәясәт иркендә дә сирәк була торган вакыйга шул бер-бер галимне ил күләмендә олылап орденлы итү. Бигрәк тә ул вакытлардагы автономияле Татарстанның фән үзәкләре һәм ачышлары Мәскәүдәге түрәләрнең алкышлавыннан читтә кала иде. Башкаланың зур институты алып барырга мөмкин булган эшне Казанның бер иҗат төркеме яки бүлеге, өч-дүрт тапкыр акчаны азрак сарыф итеп һәм биш-алты мәртәбә көчне күбрәк түгеп, үз җилкәсендә күтәрә, авырлыгына карамыйча, ахырына кадәр җиткерә торган заманнар бит әле. Провинциянең томаналыгы Үзәкне рәхәттә яшәтә. Шушы принциптан чыгып, Казандагы галимнәрнең зур эшләрен күрмәмешкә салышу Мәскәүдәге фән хезмәткәрләренең үзенчәлегенә әверелеп киткән. Моны кем дә белә, әмма һичнәрсә кыла алмый. Бер көн эчендә генә оешкан кануннар түгел шул.
Наил Фатыйховичны котларга чәчәкләр белән килүчеләр дә бар иде. Орденын «юу» мәсьәләсендә шаярткалаучылар да булды. Әмма илдә андый аш-хөрмәткә бойкот игълан ителгәнлектән, моны кешедән яшереп кенә, бик якын дуслар арасында сер итеп оештырырга мөмкин иде. Профессорның кәефе яхшы, шатлыгы һәммә хезмәттәшләренә бүлеп бирерлек дәрәҗәдә югары. Алдагы көннәрдә дә уңышлар теләү белән әйтелгән тәбрик сүзләре ихластан кабул ителде. Рия юк иде кебек. Әмма барчаларны Гали Гәрәевич шаккаттырды. Аркылыга кисте дә ташлады, умыртка сөягеннән өзде. Татар шулай бит ул, умырткадан чаба: сугышта кылыч белән, тыныч тормышта — теле. Алны-артны карамастан, кизәнеп һәм ярсып.
— Орден алуыгыз белән котлыйм, әмма шуны да әйтәм: сез аңа лаек түгел!
Аның сүзләренә караганда, үз-үзен тотышы гайре табигый халәттә булуын күрсәтеп тора иде. Кызарынып бүртенгән, дулкынланган кыяфәте зилзилә куптарырга әзерлеген сиздерде. Дөрес, Гали Гәрәевич аны үзе дә яшереп тормады. Турыдан бәрде:
— Мин моны болай гына калдырмыйм!
— Дөрес эшләрсез...
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.
Следующий - Көзге Яңгырга Кадәр - 07
  • Части
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 01
    Общее количество слов 3846
    Общее количество уникальных слов составляет 1991
    37.3 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    52.3 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    60.8 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 02
    Общее количество слов 4002
    Общее количество уникальных слов составляет 2164
    36.3 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    51.6 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    60.1 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 03
    Общее количество слов 3842
    Общее количество уникальных слов составляет 2047
    36.5 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    51.3 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    59.4 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 04
    Общее количество слов 3854
    Общее количество уникальных слов составляет 1951
    36.6 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    51.4 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    58.8 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 05
    Общее количество слов 3856
    Общее количество уникальных слов составляет 1933
    38.3 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    52.2 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    59.7 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 06
    Общее количество слов 3822
    Общее количество уникальных слов составляет 1987
    34.9 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    51.0 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    58.7 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 07
    Общее количество слов 3957
    Общее количество уникальных слов составляет 1994
    35.9 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    50.6 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    58.6 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 08
    Общее количество слов 3881
    Общее количество уникальных слов составляет 1902
    35.7 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    50.3 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    58.2 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 09
    Общее количество слов 3783
    Общее количество уникальных слов составляет 1913
    36.5 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    50.6 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    59.6 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 10
    Общее количество слов 3988
    Общее количество уникальных слов составляет 1990
    37.3 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    52.0 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    61.0 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 11
    Общее количество слов 3983
    Общее количество уникальных слов составляет 1941
    36.7 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    51.7 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    59.6 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 12
    Общее количество слов 3895
    Общее количество уникальных слов составляет 1898
    38.2 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    53.1 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    61.8 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 13
    Общее количество слов 4059
    Общее количество уникальных слов составляет 1865
    38.9 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    54.5 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    61.5 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 14
    Общее количество слов 3812
    Общее количество уникальных слов составляет 1854
    38.4 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    54.0 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    61.4 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 15
    Общее количество слов 3934
    Общее количество уникальных слов составляет 1958
    37.8 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    51.7 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    59.2 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 16
    Общее количество слов 3974
    Общее количество уникальных слов составляет 1931
    38.3 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    53.1 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    61.8 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 17
    Общее количество слов 3938
    Общее количество уникальных слов составляет 1921
    37.2 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    52.1 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    61.1 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 18
    Общее количество слов 2896
    Общее количество уникальных слов составляет 1502
    42.6 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    56.6 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    63.9 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов