Latin

Көзге Яңгырга Кадәр - 05

Общее количество слов 3856
Общее количество уникальных слов составляет 1933
38.3 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
52.2 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
59.7 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
«Генеральный» һәм аның урынбасарлары Солтан Җәләевич әйткән сүзләрдән көтмәгәндә канәгать калып, авызларын ерып ук җибәрделәр. Министрның җәтмәсенә капкан чираттагы кешенең көлке хәле аларны сөендерми кала алмагандыр, тәгаен!
Солтан Җәләевич шунда өстәлдәге документларын үзенә табарак тартып куйды. Моны сизенеп алган теге ханым:
— Тагын нәрсәләр вәгъдә иттеләр соң?— дип сорарга кирәк тапты.
— Дүрт машинасы барлыгы да ялганмы?— диде Солтан Җәләевич, тәмам аптырашта калып. Ул бу вакытта чыннан да авызы салынып төшкән бала сыман кыяфәттә иде бугай.
Урынбасарлар бу сүздән соң бер-берсенә карашып, елмаешып-көлешеп алдылар. Министрлыкта түрәнең нинди ялганнар белән баш катырганлыгын Солтан алга таба санап китәргә базмады. Бу ике факт кына да аның беркатлылыгын болар каршысында җитәрлек дәрәҗәдә раслап тора иделәр. Алга таба да үзен көлке объекты иттерсә, аңа монда аз гына утырып калырга да ярамаячак. Кадерледән кадерсезгә төшүнең ни икәнлеген шушындый хәлләргә очраучылар белә булыр. Әмма Солтан Җәләевич шушы беркатлылыгыннан файдалану җаен да карарга мөмкин иде: аны шушындый дип кабул итсеннәр, ә ул аларны йөзгә-йөз, ачыктан-ачык сөйләшүгә этәрер! Аларның нинди хыяллар һәм теләкләр белән монда утыруларын белми бит әле. Инде яшерә алмаслар. Кем инде беркатлы адәмнән шикләнә, аның алдында хәйләләр корып маташа?
Теге ханымның йөзендәге елмаюының мыскыллы икәнлеге Солтан Җәләевич инде үзенчә ачыклаган кебек булды. Уй-ниятләре белән акылы мәш килгәндә, йөзен яшерергә теләгәндәй үзе белән алып килгән документларына күз ташлады. Әмма аларны җыеп алырга һәм моннан чыгып китәргә башына да китермәде. Хәзер ничек итеп институтларына кире кайтсын ди инде ул? Наил Фатыйховичның йөзенә нинди күзе белән карар? Моннан соң ни кадере калыр?
Солтан Җәләевич соң булса да боларны гына уйлый алырлык дәрәҗәдә иде. Үз горурлыгына тигәннәрен сәбәп итеп кайнарлансынмыни? Бу очракта буш куыкланып орыну-бәрелү бер дә килешерлек гамәл түгел шул. Ул үзен һаман да җитди, уйлы һәм сабыр тотты. Юк, барган юлыннан борылып китүчеләрдән түгел Солтан Җәләевич. Бу түрәләрне генә бармак тирәсендә йөгертер акылы юкмыни аның?
— Ә миңа унбишенче тәшкиләт буенча эш хакы түләрбез дип вәгъдә иткән иделәр,— диде ул бераздан, инде үз файдасын хәл итү эшенә керешергә тиешлеген төгәл белеп.
Урынбасарларның үзләрендә дә ундүртенче генә разряд булуын ул әлегә белми иде, йөзләренә шунлыктан курку катыш аптырау сызыклары йөгерүне сизенми калмады. Инде әңгәмә аның файдасына таба борылды.
Бу «яшь иптәш» аларга, шулай итеп, әллә нинди борчулар алып килде. Ә кем белә, бәлки министрлык Әдәби музейны аерып чыгарырга, үзбаш итәргә дә уйлый торгандыр? Әгәр дә шулай була калса?.. Заманасы нинди әле аның, җитмәсә. Кем ничек тели, шулай болгата.
Түрәнең сүзләренә ихластан ышанып алданганлыгын Солтанга төшенү авыр булмады. Ул кабат шулар хакында уйланып алды. Алданган икән, башка юлы Һарун Бариевич белән ничек сөйләшергә, аңарга мөнәсәбәт күрсәтә белер. Кешеләр белән уйнаудан артыгын белмәгән андый адәмнәрне дә акылга утыртырга була.
Теге мыскыллы елмаючы ханым исә, Солтан Җәләевичны, уйларга бирелүеннән файдаланып, бөтенләй дә бетереп ташларга алынды:
— Һавадагы торнага үрелеп, кулыгыздагы чыпчыктан мәхрүм калгансыз шул, энем!— Болай ук әйтмәсә дә ярар иде. «Энем», имеш.— Үз эшегез бусыннан мең өлеш артык булган. Монда килүегез бер дә сөендермәс әле. Административ бурычларны җигелеп үтәмәгән, фәнгә алданып, аның стихиясендә адашып калган кешегә ай-һай гына авыр булачак.
Әмма форсат Солтан Җәләевичның кулында иде. Ул гүяки нәкъ кирәкле җептән тарткан да театр курчаклары алдан әзерләнеп куелган үз рольләрен башкаруга күчкән иделәр. Аңа гүяки вакыт-вакыт шушы уенга катнашып алырга, җепләрне тарткалап куярга гына калды.
Урынбасар ханым тагын да нәрсәләрдер әйтте. Солтан инде ничәнче тапкыр аларны ташлап чыгып китәргә талпындай итте. Әмма күрәчәк язмышы аны монда кадаклап тота иде. Гүяки горурлыгын югалтып, башы түбән иелде. Әйе, хәле— көлке, үзе— чарасыз, имеш. Гайрәтләнеп кенә һични кылырга мөмкин түгел. Шулай да аның акылы эшли тора, зиһене әзер тамашаны күзәтә, ә күңелендә көлке катнаш сыкрау. Түрәдән алдануы — факт, ә болар аның көймәсен комга тери алмаячаклар. Монысын инде ул сизеп тора. Үзен кызгангандай итенеп башларын селкеткәләгән теге мыскыллаучы ханымның сүзләрен куәтләп утырган әңгәмәдәшләренә нәфрәте кабара бара. Әмма аның сүзләре Солтан Җәләевичның колагына ирешә тора, зиһене аша сугарылып, ашыкмыйча гына чут төймәләре сыман «бер, ике...» дигәндәй хәтеренә керә торалар һәм һәрбер әйткәненнән соң акылында бәяләнә баралар.
— Шулайрак булган икән шул. Түрәләр сүзенә ышанып, үзеңне чоңгылга илтеп ташлаганыңны сизми дә каласың икән...— Аның бу сүзләре һәммәсенең дә йөзләрен нурландырып җибәрделәр.— Нәрсә эшләргә дә белмичәрәк калдым әле. Сез, дөньяны яхшы белгән, ак-карасын таныган кешеләр. Бәлки киңәш итәрсез? Юкса, сезнең турыда, сезнең хакта бер-бер ялгыш фикерләр дә туарга мөмкин аларда.
Мондый сүзләрне Солтан Җәләевичтан ишетербез дип көтмәгән урынбасарлар, әйтелгәннәрдән гүяки һични аңламаган хәлләрендә, акыл шәрифләренең томалана баруын тойдылар. Моны яшерергә холыкларыннан килмәде. Бу вакытта алар үзләрен акыллыга санаган, һәр адымнарын алдан исәпләп куйган кешеләргә охшамаган иделәр. Ә Солтан Җәләевичка нәрсә киңәш итә алалар соң хәзер?
Әмма теге ханым сүз беренчелеген һаман да үз кулыннан җибәрә алмады. Монда, «генеральный» каршысында аның фикерләре белән исәпләшәләр һәм теленнән куркыбрак та торалар түгелме соң? Нәкъ шулай булса кирәк.
— Алданмаска тиеш идегез!.. Нигә юл биреп тордыгыз. Хаталануыгызны төзәтергә әле дә соң түгел. Кичәге әмерне бүген кайтарырга мөмкин. Менә шулай дип беләм.
Ханымның сүзләре белән башка урынбасарлар да килештеләр. Хәтта «генеральный» да, һәммәсе кебек үк баш селкеп, хаталанмаска, яхшы чагында, документларыгызны кабат кочагыгызга күтәреп, табан ялтыратуыгыздан да хәерлесе юклыгын белдерүгә алындылар. Аларның тел төпләре, түрә китереп куйган «яшь иптәш»не ничек каршы алырга дип алдан киңәшеп, сүз беркетеп куюлары — һәммәсе-һәммәсе өскә ялтырап калыкты да чыкты. Әмма Солтан Җәләевич алар каршыннан бу рәвешле мыскыллы төстә чыгып китәргә теләми иде. Алар моны белмәделәр. Җитмәсә, нәкъ шул вакытта, теге, бая монда кергән чагында түрәнең тиздән үзе урынына күчерергә исәбен белдерү вакыйгасы да Солтан Җәләевичның исенә төште. Горурлыгы йөзенә кайтты һәм ул гүяки хәрәбәләр арасыннан күтәрелде һәм сүзләрен тезеп китте:
— Әйе, минем хәлдә, әйткәнегезчә, әлбәттә, бу ялгышымны төзәтүдән дә яхшысы юк. Документларым әлегә тапшырылмаган. Бүген киткән җиргә иртәгә үк кабул итәчәкләр. Бу тәкъдим хакында ишеткәч тә, Наил Фатыйхович, сез аны беләсездер, ялгышмаска киңәш иткән иде. Әмма, әмма... Шунысы да бар бит әле аның?
«Шунысы» дигәне алар өчен кызыклы түгел иде. Теге ханым, мыскыллы елмайган хәлендә, хезмәттәшләренә үзенең җиңүен белдергәндәй, тантаналы караш ташларга өлгергән иде инде. Әлегә Солтан Җәләевичны берсе дә ишетеп калырга, сүзләрен акыллары аша уздырырга җиткерә алмый калдылар. Шунлыктан ул өстәп куйды:
— Министрлыкта нәрсә уйларлар икән? Сезнең хакта дигәнем!
Бары тик шушы сүзләре генә аларның игътибарын җәлеп итте, колакларын гына түгел, газиз җаннарын да кузгатып куйды. Дөрес аңламыйча, сөйләшүне түрәгә бу адәм баласы бутап сөйләсә, яманлап берәр нәрсә барып әйтсә, болай да катлаулана барган мөнәсәбәтләре бөтенләй түзәргә мөмкин булмас хәлгә җиткерелсә?
Нәрсә дияргә телисез бу сүзләрегез белән, әфәндем, дигәндәй, теге мыскыллаучы ханымга ияреп, бүтәннәр дә Солтанга төбәлделәр. Шушы хәлдән «яшь иптәш» файдаланып калса, боларның кикрикләре салынып төшәчәк иде. Хәер, әңгәмәнең барышы күптән аның файдасына үзгәрде. Солтан Җәләевич холык күрсәтү белән түгел, инде акыл ярыштыру белән мәшгуль иде. Алга таба да болайга китсә, шушы «генеральный» һәм урынбасарлар белән бернинди авырлыксыз эшләячәк икән әле ул, ни теләсә шуны майтарачак. Акыллары зәгыйфьрәк, акыллары! Борынгылар белми әйтмәгәннәр: «Акыл яшьтә түгел, башта ул!» Шуны да белмисезме, ханымнар, сез, «генеральный» әфәнде?
Солтан Җәләевичның күңел казанында нәрсәләр кайнаганлыгын алар чамалый алмадылар. Ул һаман да беркатлылык битлеге астында калды. Уйлары яки ирен читләрендә, яисә күз чалымнарында чагылырга мөмкин икәнлеген яхшы белгәнлектән, аларны туктаусыз хәрәкәтләндергәләп алгалау җаен карады. Ә тегеләр Солтан Җәләевичның чынлыкта нинди карарга килгәнлеген аңламый һәм төшенми калдылар. Җитмәсә түрәгә барып ирешергә мөмкин булган үзләре турындагы сүздән дә курыктылар. Моны яхшы тойган Солтан Җәләевич сүз тегермәненә кирәгенчә су коя торды:
— Мине алар димләделәр, хәтта ышандыра да алдылар. Ә сез, әйе, гафу итәсез, сүзләрегездән чыгып кына әйтәм, бөтенләй башкача эш итәргә өндәдегез. Әгәр дә мин, түрә Һарун Бариевичга теләкләренә буйсынуымны белдергәннән соң, менә сезнең белән очрашкач, бүтәнчә эш итсәм, ягъни мөдирлектән баш тартсам дигәнем, бу хакта гына түгел, сезнең турыда алар нәрсә уйлар икән? Мөгаен гаепли башларлар. Үзегез аңа музейга килмәскә киңәш иткәнсез, теләгемнән узып, Хәниф Максутовичның да фикерен аякларыгыз астына салып таптагансыз дип гаепләсә? Минем аркада сезгә үпкәләсә?— диде, ярым сорау, ярым киңәш үтенгәндәй хәйлә корып. Ул бу сүзләрен, ихластан сөйләүгә караганда, күрәләтә мыскыллау өчен әйтте. Шулар җитә калды, «генеральный»ның да, урынбасарларының да йөзләренә кан йөгерергә өлгергән иде инде.
Арада Солтан Җәләевичка карата түгел, бәлки бер-берсенә төбәлгән салкын караш урнашты. Көлеп кенә утырган ханым да сулды, бетте. Моңа кадәрле әйтелгән сүзләренең дә, белдерергә әзерләп куелганнарының да мәгънәсе югалды. Мөдирлеккә үз якларыннан кандидатура әзерләгән иделәрме, әллә тагын да бүтән төрле фикерләре бармы — һәрхәлдә аларның кирәге бетте, үз уйларында һәм теләкләрендә буталып кына калдылар. Нәрсә әйтергә дә белмәделәр. Бу хәл Солтан Җәләевичның беренче җиңүе иде. Ул инде болар белән эшләүнең авыр да, җиңел дә булмаячагын аңлап алды. Әмма котларын очырырга өлгергәнен аңлап, сүз агышын үзгәртергә, катылана баруыннан борып, бераз йомшартырга кирәк тапты.
— Сез дөрес аңлагыз, киңәш кенә соравым...— дигән булды.— Әгәр дә министрлыктагы үгетләүләрен санга сукмыйча, тәкъдимнәрен шушында сөйләшүдән соң аяк астына салып таптасам, сөенерлек булыр микән? Минем өчен барыбер, кайтам да, институтыма кире урнашам. Әмма сезнең алар белән эшлисегез бар шул әле. Ачуланмагыз, аңладым, мин монда күчә алмыйм. Алар беренче адымнан ук ялганладылар, алдап-йолдап мөдирлеккә чакырдылар. Рәхмәт сезгә. Әгәр дә күзләремне ачмаган булсагыз, шул ялганнарына күнеп, адашып калыр идем...
Солтан Җәләевичны тыңлап утырган ул урынбасарларга һәм «генеральный»га чыннан да моңарга барыбер шул дигән фикергә иярергә генә калды. Ташлады, чыкты, китте.
Әмма Солтан Җәләевич ашыкмады. Ул һаман да уйлана иде. Дөрес, хезмәттәшләре аннан бәлки көлеп тә йөрергә мөмкиннәр. Әмма кире кайтуына сөенүчеләр күбрәк булачак. Бигрәк тә Наил Фатыйхович куаныр сыман.
— Сезнең белән танышуыма бик шатмын,— диде шунда Солтан Җәләевич, гүяки чыгып китәргә җыенгандай кузгалып куеп.— Бергә эшли алмавыбыз өчен гафу итәрсез, чын күңелдән әйтәм...
Шушы сүзләреннән соң документларын кулына тоткан хәлдә күтәрелә барган Солтан Җәләевичны «генеральный» туктатты. Кай арада өстәл артын ташлап өлгергәндер, йөзгә-йөз килделәр. Аның борчылудан маңгае тараеп калган, сыеклана башлаган чәчләре тырпайган иделәр.
— Гафу итегез, Солтан... Солтан Гапҗәл...
Аның болай дулкынлануы гадәти сыйфатыннан булырга кирәк, сүзсез урынбасарларының исе китмәгәндәй иде. Әмма алар да тәмам аптырашта калуларын яшермичә аякларына күтәрелгәннәр.
Шулай Солтан Җәләевич китү юлыннан тукталырга мәҗбүр ителде.
— Әле безнең сөйләшүне бетте дип исәпләргә иртәрәктер...— «Генеральный»ның уңнан-сулга төшеп, оста итеп әйтелгән бу сүзләренә Солтан тиешле бәясен бирде, аның йомшаклыгына чирканган җиреннән фикерен үзгәртте. Хөрмәт һәм вәкарь белән аңа буйсынып баш ийде.
— Ашыкмасагыз иде. Без хәзергә сезне генә тыңладык. Кайбер нәтиҗәләргә кемнәрдер килгән икән, бу әле бернәрсә хакында да сөйләми...— «Генеральный»ның күзләре теге көлеп утырган хатынның инде усалланырга җитешкән карашы белән кисешеп узды. Солтан Җәләевич кабат элекке урынына утырды һәм мин бары тик сезне генә тыңларга әзер дигәндәй, тыныч кына «генеральный»га таба күзләрен төбәде. Теге шактый каушаган иде, фикерен җыярга тырышып, сүз әйтәлмичәрәк торды.
Солтан Җәләевичның документлары инде «генеральный»ның кулына күчкән иделәр, ул аларны куен астына яшерергә теләгәндәй һаман да үзенәрәк тартып, өстәл тартмасын ачты. Әмма болары ук артык икәнлеген аңлап, аларны бер янгарак куйды. Шуннан соң гына үзен кулга алып, хуҗа икәнлеген сиздерергә теләгәндәй башын югары күтәрде, урынбасарларына ачулы караш ташлап алды. Аннары Солтан Җәләевичка авыз тутырып елмайды. Болардан соң бу хуҗаның сүз башлавын көтеп зарыгырга туры килмәде. Ул арада фикерләрен үзгәртергә өлгергән урынбасарлары теге ханымга аптырап карап алудан артыкка базмадылар.
— Министрлык тәкъдим иткән кадрлар һәрвакыт ышанычлы була торганнар иде, иптәшләр, сез дә аларның теләген аяк астына салып таптамассыз дип беләбез, шулай бит, Людмила Борисовна?— диде «генеральный», шаблон сүзләрнең никадәр ышанычлы икәнлегенә тагын бер кат инанып һәм шуңардан тәмам сөенеч табып.
Сорауның кемгә аталганлыгын аңлый алмыйча, Солтан мондагы урынбасарларның һәммәсенә диярлек берьюлы карап алды. Әмма арада баш селкегәне берәү генә иде. Шул, әлеге дә баягы көлемсәр ханым икән бу Людмила Борисновна дигәннәре...
Әмма сорау Солтан Җәләевичның туры үзенә дә аталган икән. «Генеральный», аның хакында әле генә кулына кергән документларыннан карап алырга өлгереп, хәтта әтисенең исеме белән үк ачык һәм дөрес итеп әйтә алды:
— Шулай түгелме, Солтан Габделҗәләевич? Ышанычны акларга кирәк... Дөрес, алар да бар нәрсәләрне белеп бетермәскә мөмкиннәр. Әгәр дә хезмәт хакының кайсы тәшкиләттә булуы сәбәпле икән, аны гына тиз төзәтерләр...— диде, әмма үзенең болай әйтүеннән бераз борчылырга да өлгерде һәм алга таба, тагын да каушыйрак төшеп, сүзләрен дәвам итте:— Машина дигәннәре дә хак аның. Безнең паркта чыннан да дүрт машина. Бара торгач, бәлки берәрсен үзегезнең карамакка да тапшырырбыз.
Ниләр өчен генә әйтте? Ахырдан сүзен кайтарып алуы читен булачак аңарга! Солтан Җәләевичның хәтере начар түгеллеген ник исеннән чыгара?..
Әмма «генеральный»ның сүзе, оясыннан очкан кош кебек, авызыннан инде ычкынган иде. Бары аны бүтән кабатламаска гына башы эшләде. Тизрәк бу хакта оныттырырга теләпме, бүтән мәсьәләләргә кереп китте. Солтанны мөдирлектән һич кенә дә баш тартмаска өндәргә тотынды.
— Әгәр дә сезнең кебек укымышлы һәм зыялы милли кадрларга кирәк булмаса, бүтәннәр ничек музейларга игътибар бирсеннәр ди? Безгә яхшы мәгълүм, татар матбугаты соңгы араларда министрлыкны һаман саен тәнкыйтьләп кенә тора. Милли кадрларның булмавына Һарун Бариевич гаепле түгел шул инде. Менә бүген үк урынымны берәр акыллы татарга бирер идем. Юк бит. Килергә, эшне көне-төне җигелеп тартырга теләмиләр. Аңа да карамастан, безне урыс булуыбызда гаеплиләр. Ә беләсезме, миндә татарлык әнә ул мәкалә авторларыныкына караганда бәлки ун тапкырга артыграктыр?..
«Генеральный»ның бу сүзләре белән мәсьәләне шыттырыбрак җибәрүен урынбасарлары сизенсәләр дә, эндәшмәүне кулайрак күрделәр. Солтан бары тик соңыннан гына белде: болар барсы да татар милләтенә бер генә дә катнашы булмаган, әмма милли тарихны һәм мәдәниятне сәгате-минуты белән буарга әзер торган кавемнәрдән иделәр. Андыйлар үзләренең серләрен чишү түгел, бер-берсен сатуга да юл куймыйлар түгел.
Бу кадәр дә үгетләүләрнең бәлки ул кадәр тәэсире булмас та иде, әгәр дә «генеральный» шунда Солтан Җәләевичның милли горурлыгына кагылып китмәсә, татар кешесенең административ эшне яратмавын, өнәмәвен сөйләмәсә.
Ахырда «яшь иптәш» мөдирлеккә ризалыгын монда да бирде. Гаризасын калдырып, иртәгәдән яңа эш урынына килеп җитәчәген белдерде. Людмила Борисовнаның да елмаюы йөзенә кайтты. Башкалар да утырган урыннарында җай гына кузгалышып алдылар. Килеп кергәнендә сарык көтеп утырган бүреләр булсалар, инде хәзер алар үзләре бүре авызына кереп баручы сарыклар сыман иделәр.
— Иртәгә эшегез тугыздан ук, менә шушы бүлмәдән башланыр. Әдәби музейга илтеп куярбыз. Коллектив белән таныштырырбыз. Һарун Бариевичны да чакырырбыз. Ул да барыр. Белеп торабыз, барысы да яхшы гына!..— диде «генеральный», Солтан Җәләевичның бер алдына, бер артына төшеп. Башкалар да мөмкин кадәр якты йөз күрсәтергә тырыштылар.
Солтан Җәләевич алардан хушлашып чыкты. Икенче ишекне узганнан соң тукталды, сәгатенә күз салды. Вакыт шактый күп узган, алдан ниятләп куйса да, хәзер түрәгә кереп чыгарга мөмкин түгел иде инде. Сигезгә якынлашып килүче сәгать телләре аның үзен дә өенә ашыктырдылар. Сөйләшү шактый озакка сузылган икән, ә алай тоелмаган иде, югыйсә.
Казанның маршрут транспорты, әллә заманы шундый иде, кешенең җилеген суыра торган нәрсә шул ул. Бик озак көтеп-көтеп алсаң да, тиз генә утырып китәрмен дип уйлама. Кышкы суык, аяк табаннарыңнан тезләреңә таба акрынлап күтәрелеп, эчеңә төшә башлый, тәмам өшетергә тотына. Шәһәр башлыгын гына түгел, ил түрендәгеләрне эттән алып эткә саласың. Шушы кадәр каргаулар алган ул хуҗаларның бу җир йөзендә кайдан бәхетләре булсын да эшләре яхшыга гына барсын ди инде?
Солтан бу көннәрдә, башыннан кичкән вакыйгалар сәбәбеннән булыр, кышкы суык тәэсирендә бераз читләшкән һәм тормышның мондый «ваклыклары»ннан үзен өстен куя башларга өйрәнеп алып маташа гына иде. Аңа хәзер көткән маршрут автобусы килсә ни дә, килмәсә ни. Алданды шул бүген, алданды. Кулындагы чыпчыкны ычкындырмаса да, һавадагы торнаны күреп, аның артыннан чапты һәм, менә, килеп капты. Язмышыдыр инде. Җаны теләгән, елан ите ашаган диләрме?
Юк, язмышы да, җаны да теләгәне түгел. Нәфсесе саташтырды аны, акылын буталды. Шунда Солтанның хәтеренә борынгы гыйбрәтле хикәят килде. Ул аңа нәкъ үзе хакында кебек тоелды...

Имеш, көннәрнең берендә юл буйлап төлке бара икән, каршысында яткан балыкны күреп алган. Майлы, симез итле, авыз суларын китереп, исе тамакларга үтә, «аша мине, аша мине» дигәндәй чакырып тора, ди. Әмма төлке алай җиңел һәм тиз генә алданучыларданмыни? Элгәре ул уң һәм сул якларны карый. Уйлап ала, фикер кыла: бу балык монда каян килгән? Якында диңгез дә күренми, елга да юк, димәк, дулкын чыгарып ташлаган диярлек түгел. Балыкчы да монда яшәми, базар да якын-тирәдә генә түгел.
Шулай ди дә, төлке хәйләкәр, балыкка кагылмыйча, алга таба китә һәм үз эше белән мәшгуль булган маймылны очрата. Сәлам алышканнан соң:
— Кая барышың әле?— дигән маймылның соравына каршы:
— Беләсеңдер инде, безнең падишаһыбыз Арыслан соңгы вакытларда тәмам азды, куяннарны гына түгел, дөньядагы һәр җан иясен ашап бетермәкче. Аның урынына берәр юньлерәк зат күнмәсме икән дип хәсрәт чигеп йөрүем әле, туганкай!— ди.
Маймылның моңа бик тә кәефе килә һәм:
— Безгә падишаһ булуы өчен нинди җан иясе яхшырак соң?— дип сорый.
— Аны инде тәхет биеклегеннән башы әйләнмәс берәребез әйбәттер...
Төлкедән бу сүзләрне дә ишеткәч, маймылның тәмам шатлыгы арта, шунда ук, үзен исендә тоткан хәлдә:
— Андыйны әллә кайдан эзләп йөрисе юк, агач башында гомерем үтә. Тиеннән бүтән һичбер хайванны мондый биеклектә күргәнем юк,— дип белдерә.— Әмма ул бик бәләкәй һәм зәгыйфь шул. Әгәр дә тиенне падишаһ итсәк, башка җан ияләре бездән көләрләр. Матурлыгы да чамалы. Минем кебек бу урманның күрке түгел,— ди, мактанырга да өлгереп.
— И маймыл дус,— дип, төлке шунда ук куана башлый.— Бу хәсрәтемнән акылым тәмам качкан, күзләрем сукырайган икән. Бик шулай, бик шулай. Падишаһлыкка утырту өчен синнән дә кулай хайванны табып булмас. Үзең— матур, үзең— югарыда. Киттек әйдә.
Маймыл төлкегә иярә. Баралар болар, баралар, шунда хәйләкәр төлке, теге балык янына якынлашып килеп җитәрәк, кычкырып:
— И Аллаһы тәгалә, мин бу маймылны падишаһ итәргә озата киләм. Әмма дә аның акылын сынап карыйсым килә иде. Шул сәбәпле башым тәмам катып бетте. Берәр хәбәр җибәрсәң иде,— дип үтенә башлый.
Шунда балык та күренә. Төлке, хәйләкәр, күзен дә йоммый:
— Рәхмәт, Аллаһы тәгалә, шушы ризыкны китерүең өчен,— дип юлдашын алдауга керешә.— Маймыл дус, бу сиңа, Аллаһы тәгаләдән, падишаһлыгың хаклыгын раслау хәбәре. Теләгем кабул кылынды, шөкрана ит,— ди.
Маймыл, балыкны күргәч, төлкедән бу сүзләрне дә ишеткәч, әлбәттә инде, балыкка ташлана. Әмма шунда аучы куйган капкын хәрәкәткә килә һәм мескен маймыл җәтмәгә эләгә. Кулыннан балыгы төшеп китә. Бауга уралган маймыл агач башында асылынып кала.
— Әй, төлке,— дип кычкыра ул,— син нигә минем балыгымны ашыйсың?
— Һәркемгә үз өлеше: ахмаклык югарыга өнди, акыллылык җирдән аермый,— ди дә, балыкны ашап бетергән төлке үз юлы белән китеп бара...

Исенә төшкән шушы хикәятнең гыйбрәте Солтанның акылын кузгатып куйды. Ул да балык күреп алданган маймыл кебек ахмакка чыктымы? Түрә аны бик җайлап кына җәтмәсенә эләктердеме?..
Хәзер ул аннан тиз генә ычкына алмаячак. Әгәр дә мөдирлекне ташласа, эшли алмаган бу диячәкләрен дә уйлады, ни булса — шул инде аңа хәзер, юлын ахырына кадәр җиткерергә кирәклеге белән килешергә туры киләчәк. Кире борылырга инде соңарды.
Көткән автобусы ул арада акрынлап кына килеп җитте. Берсе өстенә икенчесе тулган халык арасына Солтан да кысылды. Ишекләре ябыла алмаудан газапланган шоферның кирәгеннән артык әшәке сүгенеп репродукторыннан кычкыруына да колак салмыйча, һәркем утырып китәргә тырыша иде. Сасы һавалы автобус теләмичә генә кузгала-кузгала барырга маташты. Әле кичәле-бүгенле мондый яман мәхшәрдән котылачагына сөенеп йөргән Солтан, үзенең гомере алга таба да шушылай үтәсен уйлап, йөрәк маен кайнарлатты. Тормышта аның кебекләргә җиңел генә бәхет килми шул. Тырышып-тырмашып кына да морадыңа җитүләрең, ай-һай, булыр микән?
1
Наил Фатыйхович юктан гына борчылып алды. Аны Ризван Хафизович эзләткән икән, хәтта сәркәтип ханым урынында булмаган. Телефонны Сабир Кәшфиевич алган да, нәрсә әйтергә белмәгәннән төрле сәбәпләр уйлап чыгарып маташкан. Ялганлый белмәгән кешегә нигә дип инде андый эшкә тотынырга. Имеш, Наил Фатыйхович Әдәби музейга киткән, укучысының хәлен белешергә. Тапкан сүз. Әлбәттә, Ризван Хафизович, ышанган. Була торган хәл дип килешкән. Ярый әле анда шалтыратып маташмаган. Юкса Сабир Кәшфиевич үзе дә кыен хәлдә калыр иде. Бер ялгышың аркасында гомер буена җыйган авторитетыңны югалту авыр түгел ул.
Нәшриятта эшләрен бетереп, тәмамланган хезмәтләрне китап итеп чыгару буенча килешенүләргә ирешеп, эш урынына тәмам арып кайткан профессорга бу хакта белдерелгәч, ул тәмам аптырап калды. Сабир Кәшфиевичны ачулана алмый иде. Ни дисәң дә «уң кулы» шул, ышанычлы кешесе.
— Мин, болай, сезгә урынсыз бәйләнмәсеннәр өчен генә сәбәп тапкан идем. Әллә кирәкми иде?
Сабир Кәшфиевичның авыр вакытларда шулай коткаргалый торган гадәтләре булганлыктан, Наил Фатыйхович аңа үпкәли алмады. Кайда йөргәнлеген сөйләп бирде дә, Әдәби музей хакында сүз чыкканлыктан, исенә төшереп:
— Солтан Габделҗәләевич шалтыратмагандыр?— дип сорады.
Җавапка «юк» сүзеннән артыгын ишетмәгәч, бу хакта бөтенләй онытырга кирәклеген күңеленә беркетеп, Ризван Хафизовичның номерын җыйды. Аларны тиз тоташтырдылар. Исәнлекләрен белешкәннән соң:
— Әйе, шунда дип киткән идем, әмма нәшриятта озак тукталдым да барып тормаска булдым!
Профессор ялганнарга мәҗбүр иде. Әмма сүзенең дәвамында кирәкле мәсьәләләрне хәл итүгә күчеп, ни өчен үзен эзләткәнлеге хакында да белеште:
— Ничек академиклыкка?.. Документларны әзерләргә?.. Вакыт аз?.. Бәлки кирәкмәстер?.. Юк... Алай димәс идем...
Бүлек мөдире Наил Фатыйховичның көтмәгәндә институт директоры Ризван Хафизовичка телефоннан сорау арты сорау яудыруларын тыңлап торучы Сабир Кәшфиевичка һичнәрсә аңлашылмады. Шулай да ул бер нәрсәне төшенергә өлгерде: тиз арада ниндидер документлар әзерләргә боералар. Димәк, тагын эш арта. Нәрсә-нәрсә, әмма бу яктан, документлар мәсьәләсендә, бүлектә генә түгел, институтның үзендә дә Сабир Кәшфиевич кебек җиде пот тоз ашаган галим юктыр. Вакыты белән аңа Наил Фатыйховичның да йомышлары төшкәли. Барча документларны мөдир үз кулыннан үткәрергә күнеккән булса да, киңәшкә барыбер мохтаҗ. Менә шунда кирәк тә инде аңа Сабир Кәшфиевич. Бер күз салып чыкса да хәзер тиешле сүз өстәп җибәрә, формаль якларга да төгәллек кертә. Аның бүгенге «белдеклелеге» араларын суытып торырга да мөмкин иде, әле ярый менә шушы нәрсә килеп чыкты.
Сабир Кәшфиевич ялгышмаган икән. Чыннан да документлар мәсьәләсе кузгатылган. Академик дәрәҗәсенә институтның Гыйльми шурасы Наил Фатыйховичны тәкъдим итәргә уйлап тора икән, ә үзегез гариза язмагыз әлегә дип кызыксынган Ризван Хафизович. Хәтта таләп тә иткән.
— Гали Гәрәевич та кандидатурасын куйды, нигә сез читтә калдыгыз? Исемлектә фамилиягез алда тора, диде!
Шушы хәбәреннән соң профессор уйга калды. Ашыгычлык белән эш йөртергә өйрәнмәгән кешегә җиңел генә мәсьәләне хәл итеп ташлау авыр иде. Җитмәсә, икеләнәсең дә шул әле: лаеклымы син, түгелме? Ярар, лаек та, ди. Ә сайларлармы? Ансы да бар бит әле аның. Һәр ялтыраган алтын түгел дигән төсле, һәр чакырган җиргә мулла төсле йөгерергә Солтан кебек яшь чагы да түгел. Кисәргә ашыкканчы, ялгарга кирәк булачагын да уйларга ярый торгандыр?
— Үзегез ничек соң? Нәрсә әйтәсез, дигәнем?
Сабир Кәшфиевичның соравы урынлы иде, тик хәзергә җавабы булмаганга Наил Фатыйхович тынлыкны саклаудан узмады. Ныклы, әмма авыр карашын хезмәттәшенә юнәлтеп алды да, башын учы белән тотып, чәчләрен артка таба сыпырды.
— Җавабы кайчанга кирәк инде?
Сүзсезлек Сабир Кәшфиевичны борчуга салганлыктан гына шулай сорарга мәҗбүр булды. Ул менә хәзер үк документлар әзерләшүгә кичекми ябышачагын профессорга белдерергә теләде. Шунда гына Наил Фатыйхович аның соравына җавап бирүне кирәк тапты:
— Бу хакта сүз дә чыкмады. Ризван Хафизович теләгемне дә белешеп тормады. Гариза язарга, документларны гына җыйнарга кушты.
— Соң, булган инде бу, алайса,— дип, куанычын яшермичә, Сабир Кәшфиевич күтәрелеп куйгандай итте.— Димәк, мәсьәлә хәл ителгән. Ашыктырырга кирәк, ашыктырырга. Гали Гәрәевич, әнә, бар нәрсәгә дә алдан җитешә. Калышмаска иде, кичектерергә ярамый. Бүлекнең авторитеты мәсьәләсе дә бар бит әле.
Ул хаклы иде. Соңгы көннәрдә матбугат та Татарстанда электән булган, әмма тоталитар система урнаштырылгач, Сталин вакытында ябылган Фәннәр Академиясен торгызу хакында шаулады. Инде, вакыты килеп, бу эшкә галимнәр ныклап алынды. Республиканың гыйльми потенциалы кат-кат тикшерелде. Төрле илләрдәге фәннәр академияләрдә күпме татар галиме хакыйкый әгъза икәнлегенә төгәл хисап ясалды. Алар, бергә җыелып, хәтта карар да чыгардылар һәм үз туган җирләрендә шушындый үзәкне булдыруны бик хуп күрделәр. Мәсьәлә дәүләт тарафыннан да уңай хәл ителде, бу исә зур сөенеч иде. Танылган галимнәр тарафыннан Татарстан Фәннәр Академиясе оешуы игълан ителгәч, аның системасына нигез салу буенча да зур эшләр башкарылды. Вакыты җитеп, аның эшчәнлегенә шулай ук танылган фән эшлеклеләрен тарту мәсьәләсен дә көн тәртибенә куйдылар. Дөрес, Наил Фатыйхович үзе дә бер ара шул академия турында хыялланып, бераз «кытыкланып алды», әмма җанын тиз сүрелдерде, моны артык мәшәкать дип санау белән бергә, өметен кистерерлек сүзләр дә ишеттерделәр, шунлыктан бу шау-шулардан читтәрәк торудан башка чарасы калмады. Әмма, аңа да карамастан, менә ничек килеп чыкты бит әле: кандидатурасын академик дәрәҗәсенә куюны сорыйлар!
Сабир Кәшфиевич — акыллы кеше. Үлчәп сөйләшә. Ул да аның бу биеклеккә күтәрелүен өнәгәч, Наил Фатыйховичның хыяллары нигезсез булмаганнар икән дияргә була. Ә менә Гали Гәрәевич кая үрелә инде? Гаризасын бирергә дә өлгергән. Димәк, Наил Фатыйхович та бәхетен сынамый кала алмый.
— Килешергә кирәк, Наил Фатыйхович. Алар анда бу хакта уйланганнардыр инде. Сез дә академик булмасагыз, җыен юк-барлар кереп тулырга мөмкин. Бездә гел шулай, һәр мөмкинлекне карап кына торалар. Ишек ачылуга, хәзер шунда таба йөгерешә башлыйлар. Үз сәгатьләрен көтмиләр!
Сабир Кәшфиевич бу сүзләренең дөреслеген раслау өчен дәлилләр дә китерергә әзер иде. Әмма сөйләшүнең башка юнәлешкә кереп китүе бар. Моны яхшы сизенгән Наил Фатыйхович, әңгәмәне озынга сузарга теләмичә:
— Ярар, ашыкмыйк әле,— дип әйтеп куйды.— Уйларга кирәк, үлчәргә!
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.
Следующий - Көзге Яңгырга Кадәр - 06
  • Части
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 01
    Общее количество слов 3846
    Общее количество уникальных слов составляет 1991
    37.3 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    52.3 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    60.8 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 02
    Общее количество слов 4002
    Общее количество уникальных слов составляет 2164
    36.3 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    51.6 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    60.1 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 03
    Общее количество слов 3842
    Общее количество уникальных слов составляет 2047
    36.5 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    51.3 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    59.4 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 04
    Общее количество слов 3854
    Общее количество уникальных слов составляет 1951
    36.6 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    51.4 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    58.8 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 05
    Общее количество слов 3856
    Общее количество уникальных слов составляет 1933
    38.3 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    52.2 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    59.7 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 06
    Общее количество слов 3822
    Общее количество уникальных слов составляет 1987
    34.9 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    51.0 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    58.7 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 07
    Общее количество слов 3957
    Общее количество уникальных слов составляет 1994
    35.9 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    50.6 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    58.6 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 08
    Общее количество слов 3881
    Общее количество уникальных слов составляет 1902
    35.7 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    50.3 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    58.2 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 09
    Общее количество слов 3783
    Общее количество уникальных слов составляет 1913
    36.5 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    50.6 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    59.6 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 10
    Общее количество слов 3988
    Общее количество уникальных слов составляет 1990
    37.3 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    52.0 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    61.0 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 11
    Общее количество слов 3983
    Общее количество уникальных слов составляет 1941
    36.7 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    51.7 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    59.6 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 12
    Общее количество слов 3895
    Общее количество уникальных слов составляет 1898
    38.2 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    53.1 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    61.8 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 13
    Общее количество слов 4059
    Общее количество уникальных слов составляет 1865
    38.9 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    54.5 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    61.5 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 14
    Общее количество слов 3812
    Общее количество уникальных слов составляет 1854
    38.4 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    54.0 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    61.4 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 15
    Общее количество слов 3934
    Общее количество уникальных слов составляет 1958
    37.8 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    51.7 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    59.2 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 16
    Общее количество слов 3974
    Общее количество уникальных слов составляет 1931
    38.3 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    53.1 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    61.8 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 17
    Общее количество слов 3938
    Общее количество уникальных слов составляет 1921
    37.2 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    52.1 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    61.1 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 18
    Общее количество слов 2896
    Общее количество уникальных слов составляет 1502
    42.6 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    56.6 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    63.9 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов