Latin

Көзге Яңгырга Кадәр - 04

Общее количество слов 3854
Общее количество уникальных слов составляет 1951
36.6 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
51.4 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
58.8 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
Солтанның аклануы аңа бер дә ошамадымы. Әллә соравына бик тиз генә мондый җавап ишетермен дип көтмәгән идеме, Хәниф Максутович кашларын җыерып алды. Дәүләткә баш булудан тоталитар режимны оештырган коммунистлар куылса да, илдә демократик мөнәсәбәтләр ныгып урнашырга өлгерде дияргә ярамый шул. Менә хәзер, бүгенге көндә һәммәсе дә пролетариат диктатурасы исеменнән алып барылган коммунистлар башбаштаклыгы дәверен ачулансалар да, Гатауллин кебек түрәләр үз чорларында комсомол һәм коммунист булып, карьерага ирешкән кешеләр иде. Ярый әле Солтан җайлы-җайсыз сүз ычкындырмады. Башы бетәсе иде.
Кычкырып әйтмәсә дә, Хәниф Максутовичның аңа бәяләмәсе инде әзер иде. Бу «яшь иптәш» әлегә чыннан да чарланмаган, әмма музейда гына эшләрлек икән!
Фәнни темалары, эзләнүләре хакында сораштырып, тагын да бүтән мәсьәләләрне кузгатып, Хәниф Максутович шунда Солтанны уңайлы кандидатура дип тапты. Һарун Бариевичны чакыртып, беразга калып торырга кушты.
— Солтан... Солтан...
Хәниф Максутовичка Һарун Бариевич ярдәмгә ашыкты:
— Габделҗәләевич...
— Солтан Җәләевич,— диде, шунда ук Габделен калдырырга кирәк тапкан Хәниф Максутович,— сезгә яңа эшегездә уңышлар телим. Җаваплы урын, кыенлыклар очраганда шалтыратыгыз.
Солтан исә, каушаган хәлендә:
— Ышанычыгызны аклый алырмын, рәхмәт сезгә,— дип чыгу ишегенә таба атлады. Һарун Бариевич, аның юлын бүлеп:
— Мин дә тәбрикләп калыйм әле,— диде, «яшь иптәш»енең кулын кысты.
Солтан бишенче кат күктә иде. Ачылган ишекне узуга, туктап та тормады, аны бишкуллап котларга, сорау яудырырга әзер булып көткән язучылар берлегенең җаваплы хезмәткәре һәм актерлар бердәмлеге рәисе яныннан игътибарсыз гына узып, коридорга ук чыгып китте. Бу аның каушавыннан иде. Тегеләр кулларын сузып калдылар. Ямьсезрәк килеп чыкты. Солтан, бераз ара узганнан соң, нишләве хәтеренә төшеп, кире борылырга тиешлеген аңлады. Әмма соң иде инде. Баскан урынында катып калды. Бер-бер карарга килә алмыйча газапланды. Сәркәтип кыз янында теге абзыйлар һаман да басып торалар, хәзер Солтанны котлап янына чыгарга уйлап та карамыйлар иде. Һарун Бариевич та күренмәде. Моңа кадәр киң һәм иркен күренгән коридор шушы мизгелдә түбәнәеп һәм тараеп калды.
Кыяр-кыймас кына дигәндәй, Солтан кире керде. Аңа инде күтәрелеп сүз әйтергә теләүче табылмады. Болай да дулкынланучан күңелен боларның игътибарсызлыгы изеп китте. Гафу үтенергә әлегә соң түгел иде.
— Сизенмичәрәк үткәнмен...
Әмма Солтанның болай аклануы инде аларга кирәк түгел иде. Хәниф Максутовичның ишегенә якынрак елыштылар. Ниндидер җитди сүз буласыдыр...
8
Кара «Волга» институт төбенә килеп туктады. Алда утырган түрә, кисәткән кебек итеп, таләпчән рәвештә әйтә куйды:
— Менә, үзегезне иптәш Гатауллин да ошатты. Озакка сузмагыз... Бүген үк документларыгызны китереп бирерсез. Мин көтәм. Биштән дә, сәгать биштән, дигәнем, калмагыз. Берләшмәгә кереп чыгарбыз.
— Кире чигенү юк инде...— Вакыйгаларның барышы белән Солтан канәгать һәм икеләнүләреннән хәзергә азат иде.
— Нинди кире уйлау ул тагын? Аны иптәш Гатауллинга барганчы ук әйтергә кирәк иде...— Түрә уенга күчте. Ул шушы сүзләре белән Солтанны битәрләгән кебек күренде. Әмма канәгатьлеге йөзенә чыккан иде.— Көтәм, документларыгызны алыгыз да, гариза тотып, бүген үк, яңа эшкә килегез. Гомерегез буе фән артына качып яшәргә уйлагансыз икән, инде аны онытыгыз.
Ишек ябылды. Кара «Волга» гайрәт белән кузгалып китте. Гыйльми атмосфераны бозарга теләмәгән тыныч, шул ук вакытта караңгы коридорлар Солтанны үзенә йотты. Министрлар кабинетындагы уңайлыклар һәм затлылык монда юк иде. Әмма чисталык һәм рухи камиллек диварлардан ук аңкып тора. Тегендәге эшлеклелек һәм сафсата катыш мин-минлекне монда табуы авыр, әлбәттә. Җәмгыятьнең бердән-бер иманлы урыны һәм һәрвакытта да үзгәрешсез сакланган, уңга-сулга чайкалмаган көймәсе гыйлем дәрьясыдыр, мөгаен? Бары тик сәясәтне генә китереп катыштырмасыннар да, комсомол җитәкчеләреннән галим ясарга алынмасыннар. Алар арага кердеме, фәнне саклап калырга мөмкин дип күз алдына китерергә ярамый.
Ә кем белә, бәлки Солтан ялгышадыр?
Аның мөдир булып күчерелүе хакындагы хәбәр хезмәттәшләре арасында таралып өлгергән иде. Котлап кул бирүчеләр аңа зур уңышлар теләделәр. Гүяки бу яңа урын Солтанның фәнни казанышлары өчен бирелгән зур бәя иде.
Ике сәгать эчендә ул барча кәгазьләренә куллар куйдырды, институт белән бәйләнешен өзәргә санаулы минутлары гына калды. Әмма профессор Наил Фатыйхович үзендә булып чыкмады. Аны көткән арада Солтан, хезмәттәшләре янына кереп, аларның чәй-шикәреннән авыз итте. Шулай да күңеле кителгән кебек иде. Бу хакта аларга белдергәч, юк өчен кайгырмаска киңәш иттеләр.
— Солтан Габделҗәләевич монда түгелме?— Профессорның сәркәтибе ачык ишектән күренүгә, кемнәр барлыгын да карап тормастан, сорарга өлгерде. Җавап ишетелгәнче үк, эзләгән кешесен күреп:— Килде, Наил Фатыйхович ашыга, йомышыгыз бар иде бугай, тизрәк керегез, барыгыз, бар...— диде.
Болай кабалануның сәбәбен сорап тормастан, җайланган урыныннан күтәрелеп, сәркәтип ханымның артыннан ашыкты Солтан. Әмма профессор, ул ишектән күренүгә:
— Вакытым юк, ашыгам. Икенче вакытта сөйләшербез,— дип, укучысын бу юлы да кире борырга тырышты.
— Ни бит әле, Наил Фатыйхович...
Солтан үзенең гозерен җиткерергә атлыгып карады. Түш кесәсенә тыгылып, аннан кәгазь чыгара башлады. Эштән китүен белдереп язган гаризасын профессорның өстәленә илтеп салмакчы иде. Наил Фатыйхович кискен генә әйтеп куйды:
— Вакытым юк дидемме?..
Остазыннан һичбер очракта та мондый катылык һәм хөрмәтсезлек белән әйтелгән сүзләрне ишеткәне булмаганлыктан, Солтан куркынды, артка чигенде. Әмма түрәнең кичке бишкә көткәнен исенә төшереп, кабат талпынып карарга булды:
— Гаризама гына кул куйдыртырга иде...
— Нинди гаризагызга?
Наил Фатыйхович тагын да усалрак итеп әйтте. Әмма Солтан ул арада батырлык җыеп өлгергән һәм кулындагы кәгазьне профессор каршысына китереп салган иде.
— Әйе, шуннан?
Ничек инде шуннан? Эштән китәм, укыгыз, күрерсез, дип булмый бит инде. Кичә сөйләшкәннәрен оныткан микәнни?
Солтанның мие кайнады. Нәрсә әйтергә дә белмәде. Профессор аңа күтәрелеп карады да, тынын бераз алыштырганнан соң:
— Монда нәрсә язылган?— дип сорап куйды.
Шикләнеп кенә, Солтан:
— Гариза,— дияргә мәҗбүр булды.
— Беләм гариза икәнен, укып чыктым...— Остазының риза түгеллеген күреп, Солтан аклана башларга мәҗбүр иде.
Чынлыкта профессор һичкая ашыкмады. Ул бары тик шушы укучысын үзе янында калдырырга теләде, һичьюгы вакытны тагын да сузарга уйлады. Ахырда берәр сәбәп табып, Солтанны бүлектән җибәрмәскә мөмкин иде шикелле. Институт директоры белән бу хакта әңгәмә корганда, фикерләрен бәйнә-бәйнә җиткереп, әзер кадрларны фәндә саклап калу кирәклеге турында борчылып сөйләгәч, мәсьәләне чишүне акыллы җитәкче аның үзенә йөкләде. Тик вакыт тарлыгы, укучысының ашыгуы мәсьәләне үзенә кирәкчә хәл итүгә комачаулый иде. Наил Фатыйховичны менә шушы ярсытты.
— Сез, минем хакта, фәнне ташлап кача инде Солтан дип уйлый күрмәгез. Аерылырга һичбер теләгем юк. Чын күңелдән ышандырып әйтәм, Һарун Бариевич та яңа эшемдә барча мөмкинлекләр тудырылыр дип белдерде!— дип Солтан үтенә үк башлады. Ул хаклы кебек иде.— Үз ягымнан да ышандыра алам...
Сүзнең болайга баруын Наил Фатыйхович ошатты булса кирәк, бераз тынычлана төште. Әмма борчулы йөзенә көлемсерәү билгеләре таралу исә укучысының сүзләрен хуплау түгел, бәлки Солтанның беркатлылыгын күреп, шуңа гаҗәпләнү иде. Ни дисәң дә, галим халкы тормыштан еракта тора, аңардан аерым яши шул. Балалар төсле инде алар. Бүген сөйләнгән һәм ышандырылган сүзнең иртәгәдән бер тиенгә дә тормасын күз алларына да китермиләр. Әйе, үзең гаепле, иптәш профессор, хезмәттәшләреңне саклап киләсең, күңелләрен бозмыйм дип аларга тормышның каршылыкларын бик үк белдермәскә тырышасың, җилдән, яңгырдан, авырлыклардан тигез саклап, зиһеннәрен фәнни эзләнүләреннән аермаска җан көчеңне бирәсең. Юкса, гыйльми утырышларда, җитәкчелек каршысында һәрдаим диярлек ялкынлы чыгышлар белән бүлегеңне дәлилле һәм дәлилсез яклар идеңме? Бу ике ел эчендә генә дә никадәр кискен үзгәрешләр булды. Яшәешнең асты өскә килде. Бүлекне кыскарту мәсьәләсе, фәннең табыш китермәве сәбәп ителеп, ничә тапкыр көн тәртибенә бастырылды. Әле дә ярый җәмгыятьнең таләпләре ачыкланырга өлгерде. Тарих, тел, әдәбият, тәрбия мәсьәләләрендә яңача фикерләү һәм яңа мәгълүматлар кирәклеге беленде. Бу яктан Наил Фатыйхович җитәкләгән бүлекнең эшчәнлеге өлгерлек күрсәтте, дөресрәге, аларның эзләнгән фәнни мәсьәләләре нәкъ көн кадагына суга торган, нәкъ бүгенге сорауларга җавап бирүче юнәлештә иде. Замана үзе шуларга килеп төртелде һәм моңа кадәр урнашырга өлгергән төрле ялгыш фикерләрдән арынды. Әмма ул гыйльми эзләнүләрне алып барыр өчен әзерләнгән кадрларны инде читләр тартып ала башладылар. Бу махсус шулай эшләнә түгелме соң?
— Ярый, бу сүзегезне кабул иттек, ди, Солтан Габделҗәләевич... Тагын нәрсә? Гади администратор булып утыру сезгә, белеп торам, охшап китәчәк һәм фәнгә кул гына селтәячәксез. Бу хакта уйландыгызмы?
— Алай димәс идем. Сез, Наил Фатыйхович, мине яхшы беләсез, фәннән һичбер аерылырга исәбем юк. Башлаган юлымнан борылмас идем.
Профессор бу юлы текә карашын сиздереп үк елмайды. Юк, бу инде гади көлү генә түгел, мыскыллау да иде. Ничек сөйләшә бит, йә? Юлыннан борылмаячак, имеш. Инде бер аягы белән чыгып бара, икенчесе бу якта калган, ә һаман да кая киткәнлеген чамалап җиткерми. Юк, Солтан Габделҗәләевич, ялгышасыз! Сезне берәр институтка укытырга чакырсалар, әллә бүтәнчә уйларга ярар да иде.
Наил Фатыйхович бу сүзләрен җөпләп әйтергә өлгермәде, моннан ел ярым элек кенә булып узган бер вакыйга исенә төште. Анысы да шушы ук укучысы Солтан белән бәйләнгән иде.
Ул вакытларда аны педагогия институтына кафедрага эшкә чакырып аптыраттылар. Әмма алдан, профессорның үзен күреп сөйләштерделәр. Ризалыгын үтенделәр. Наил Фатыйхович шунда: «Үзе белә инде, теләсә — барыр»,— дип белдерсә дә, бүлеккә кайтуга, Солтанны ул тәкъдим белән һич килешмәскә өнди башлады. Укучысы шуннан соң үпкәләп, бераз үрсәләнеп тә йөрде. Бу чакырылуы заманына күрә яхшы булса да, ул вакытта бүлекләрендә вакансия ачылып, үсү преспективасы күренде. Тәкъдим ителүчеләр арасында өлкән фәнни хезмәткәр дәрәҗәсенә ирешү өчен Солтанга юл бирделәр. Педагогия институты исә, ни хикмәт, документлар туплау гаугасы арасында онытылды да калды. Бу мәсьәлә кабат калкымады. Үсеп китүгә куанып, укучысы үзе дә яучыларның тәкъдименнән баш тартты. Әйе, ул вакытта шулай булды, ә хәзер? Ә хәзер — эш башкачарак тора. Солтанны тотып калырлык бер генә фикер дә җитәкчелекнең башына килми, кызыктырырлык перспектива да күренми.
Бу чарасызлыгы Наил Фатыйховичны көчсезләндергән иде. Остазыннан укучысы баш тарту кебек булып тоелган мондый очракларда, әлбәттә, намус мәсьәләсен кузгатырга, һич югы һәркайсын итагатькә өндәргә мөмкин. Әмма бусы да батып барган кешенең саламга ябышуы белән бер.
— Әгәр дә анда да китеп, монда эшләвегезне дә дәвам итсәгез, ничек булыр икән?— Наил Фатыйхович бу хакта уйланган, әмма дә, чарасыздан бичара дигәндәй, Солтанны бүлектә калдыруның бүгенге көндә иң кулай саналмаган вариантларыннан берсе итеп моны күзаллый иде. Нишләсен, шушы фикеренә тукталмый чарасы калмады.— Үзегез өчен дә, гаиләгезгә дә файдага килер. Хәзер ярты ставкага, төп эш урыныгыздан тыш, кайда да эшләргә рөхсәт ителә. Сез исә безнең бүлектә дә калырсыз.
Солтан моңа бишкуллап ризалык бирергә тиеш иде. Наил Фатыйхович та, шулай килешенгәндә, аннан фәнни эш таләп итә алачагына ышанды. Хәзер бу укучысын бүлектә богаулап тотарга мөмкинлеге бар кебек.
Солтан моңа шунда ук ризалык бирде. Җитәкчесе исә аннан тагын да өстәмә бер гариза таләп итте. Яза торырга кушып, телефоннан болай эшләргә мөмкинме икәнлеген белеште. Каршылык бер яктан да юк иде.
— Китерергә тиешле хезмәтегезне бер генә көнгә соңартсагыз да, беренчедән, мине кыен хәлгә куячаксыз, икенчедән, бүлектән куарга мәҗбүр булачакмын. Менә шушылай килешенгәндә генә ике гаризагызга да кул куярмын.
Әмма Наил Фатыйхович ризалыгын белдереп имзасын салырга ашыкмады. Уйга чумып утырды. Солтан, борчылмавын үтенеп, ышаныч сүзләре бирде. Профессорның бу тынлыгы мәсьәләне уңнан һәм сулдан үлчәве иде. Укучысының әйткәннәрен ишетеп торса да, артык игътибар бирәсе итмәде. Шунда нигәдер егеткә яңа эш урынында уңышлар теләде, бүлек эшендә дә даими катнашып барырга боерды. Солтан монда хезмәттәшлеген дәвам итәчәк булганга күрә, ике арада рәсми хушлашу кирәк табылмады.
Чыгып барганында, Наил Фатыйхович, аны туктатып:
— Шулай да ашыктыгыз бугай, Солтан Габделҗәләевич,— дип әйтеп куйды.— Уйлап җиткермәдегез төсле, миңа калса!
Остазына җавап итеп укучысы нәрсә әйтә ала иде соң? Җаны теләгән — елан итен ашаган, диләрме?
Солтанның гаризаларын дирекциядә һичбер авырлыксыз кабул иттеләр. Ярты сәгать эчендә документлары кулына керде. Хезмәт кенәгәсендә бары тик өч юл гына язылган иде. Беренчесе — аспирантурада укуы, икенчесе — шушы институтка фәнни хезмәткәр итеп алынуы, өченчесе — өлкән фәнни хезмәткәр итеп күчерелүе. Ун елдан артык туктаусыз эшләве чорында ул гомерен менә шушында уздырган. Гыйлем диңгезенә чумып маташкан. Ә бәлки шул диңгезнең читендә генә йөргәндер, эчкә, тирәнгә керергә куркып, аяк кына чылаткандыр? Шуңа күрә хезмәт биографиясе шушындый өч-дүрт җөмләдән генә тора да инде аның.
Боларына ул үзе җавап бирә алмый иде. Моны бары тик киләчәк кенә аныклаячак. Шулай шул ул, берәүләр үзләрен әллә нинди биеклекләргә ирешкән кебек хис итәләр, масаеп китәләр, тәкәбберләнәләр, дөньяның кендегенә әверелгәндәй итеп үзләрен тоялар. Әмма, замана үтә дә, аларның көймәләре төпкә китә... Истәлекләре дә калмый.
Олы ишекләрне ябып чыккан Солтанны җепшек кар катыш буран каршы алды. Урамда инде кич иңгән, шәһәр утлары кабызылган иде. Ул алга таба атлады. Аны министрлыкта теге түрә көтә. Сәгать биш тулырга ун минутлар калып бара, ашыгырга кирәк. Соңарганны яратмыйлар андыйлар.
Әй ярар, барып җитәр әле. Соңга калса, сәбәбен сөйләп бирер. Документларны тутыру-алу шулай озакка сузылды дип акланыр.
Институттан министрлыкка кадәр җәяүләп кенә барышлы. Ике атлап, бер йөгерәсе, дигәндәй. Мондый якын арага машина чаптырып булмый шул инде.
Солтан Җәләевич килеп кергәндә, ни хикмәт, министрлыкның теге сәркәтип хатыны урынында юк иде. «Яшь иптәш» шунда түрәнең ишек тоткасына ябышты, аны үзенә таба тартты.
Әмма шуны белмәде, киләчәктә әллә ничә тапкырлар ул монда йөгереп киләчәк, җиңел генә үтеп керәчәк, аңа алтын таулары вәгъдә кылып чыгарачаклар, тик аларның һәммәсе дә коры сүз генә булып калачак. Солтан Җәләевич бу түрәдән ишеткән сүзләргә әүвәле чын күңеленнән ышаныр, онытканнармы дип кабат-кабат килер, тагын өметләнер. Һарун Бариевич мул елмаер, җитешсезлекләрне заманага сылтар, яисә югарыдагыларны ачуланыр. Бу юлы вәгъдәсендә һичшиксез торачагын белдерер. Әмма әйткәннәре тагын буш сүз генә булып калыр. Ә тормыш үз җае белән тыныч һәм каударлы агымнарда төрлечәләп үтә, үзгәрә торыр.
9
— Әйе, керегез...— Түрәнең тавышы ягымлы иде.— О, яшь иптәш, түрдән узыгыз. Түрдән! Менә ничек яхшы иткәнсез. Сезне көтеп утыра идек. Нәрсә, документларыгызны тоткарладылармы әллә? Директорыгызга шалтыраткан идем, каршылык булмасын дип. Китүегезне Наил Фатыйхович бер дә өнәп бетермәгән икән. Юкка борчыла ул, юкка...
Казан шәһәренең теге башында ничек сызгырсалар, бу очында сәгате-минуты белән шулай яңгырый икән. Моны искәреп, Солтан елмаеп алды. Түрәнең дә кәефе яхшы, эшләре уңышлы бара иде булса кирәк. Иртәнге якта укып утырган газетадагы мәкаләнең шау-шуы да җиңел генә узып киткәндер, мөгаен.
— Хәзер үзеңне берләшмәдәге иптәшләр белән дә таныштырам әле. Китмәсеннәр, урыннарында калсыннар дип әмер җиткергән идем. Нигәдер шалтыратмадылар. Әллә минем элемтәгә чыкканны көтәләр?— Һарун Бариевич телефоннар кенәгәсен актара башлады.
Ул да түгел, ишектән Мария Михайловна йорт песие кебек җай гына килеп керде. Үзе элеккечә үк мул елмая, кайчандыр дан тоткан чибәрлеген бүген дә саклап калуына ике дә шикләнмәүче мактанчык кыяфәттә иде. Тик менә сүзләргә дөрес басым ясап сөйләшсә дә, алар ни өчендер һаман бер үк яңгырашлы, фикерсез кабатланулардан гыйбарәт икән. Дөрес, әлегә темада үзгәреш булмаганлыктан, Солтанның болай уйларга һич тә хакы юк иде.
— Сез әйттегезме берләшмәгә? Кушкан идем, Мария Михайловна?— Түрә шунда ук урыныннан кузгалды. Актарып утырган кенәгәсен ябып:— Юкса үзем телефоннарын эзли башлаган идем. Көтәләрдер бит?— диде.
— Әйе, бишкә дигән идегез, Һарун Бариевич. Көтми китмәсләрдер инде!— Мария Михайловна тиз-тиз җавап бирде, сорарга да өлгерде: — Миңа да барыргамы? Артык түгелбездер бит?
— Үзегез ничек уйлыйсыз соң?
— Ни иде бит әлегә, бетерәсе эшләрем бар... Миңа да кызык, әлбәттә. Вакыт җитсә иде...
— Барып йөрмәсәгез дә мөмкин. Мин булгач, сез кирәкмәссездер инде...
Мария Михайловна шушыны гына теләгән икән, йөзе нурланып ук китте. Эш сәгате чыкканда нигә дип әле ул үзен борчысын. Тизрәк өенә кайтасы бар аның. Бәйрәм арасы көннәр бит бу араларда.
Түрә белән мөнәсәбәтләре яхшы идеме, әллә тагын да бүтәнрәк сәбәпләре бармы, Мария Михайловна берләшмәгә бармау сәбәбен белдереп тормады. Хушлашта да чыгып китте.
Һарун Бариевичны ишек төбендә министрның кара «Волга»сы көтә иде. Моңа Солтанның да сөенече артты. Иртәгәдән аны да шушындый машина йөртәчәк. Ну, бәхеткә чумасыларың бар икән әле, «яшь иптәш»! Кем уйлаган боларны? Әле бер-ике ел элек кенә күрәзә кылып әйтсәләр, көлеп кенә куйган булыр идең. Менә бит язмышың кайларга китереп җиткерде!
— Документларыгыз үзегез беләндер, шәт?
Түрәнең бу соравына «әйе» дип җавап бирү белән чикләнгән Солтан Җәләевич үз бәхетенә сөенеп рәхәтләнә иде. «Волга» исә ят бер бина каршысына ул арада килеп тә туктады. Караңгыда диварларның шыксызлыгы кышкы төн карасында сизелми иде.
Көрт арасыннан сузылган баскычтан күтәрелгәндә Солтан:
— Боларның ишекләре кайсы яктан ачылганын да белми идем, менә кайдан икән,— дип шаярткандай әйтеп куйды.— Монда да эшләргә туры килер микәнни, Һарун Бариевич?
— Монда гына түгел, минем урынга да утырырсыз әле...
Түрәнең бу сүзен ничек аңларга тиеш иде икән соң ул?
— Юк ла инде, сез, бигрәк, Һарун Бариевич...
— Тиздән мин пенсиягә китәсе кеше... Урыннарны алыштырмагаек...
Монысын ук Солтан Җәләевич көтмәгән иде. Мөгаен Хәниф Максутович аны ошатып калгандыр да Һарун Бариевичка берәр сүз әйткәндер дип уйлап куйды ул. Әмма кеше күңелен үртәргә һәм анда казынырга яраткан түрәнең бу белдерүе аппарат уенына бәйле бер шаярту гына икәнлеген башына да кертеп кармады.
Берләшмәнең ишеген ачып, Һарун Бариевич шунда Солтан Җәләевичны алдан уздырырга теләде. Әмма егет аңарга буйсынмады. Ай-һаена да карамастан, ишекне тоткан хәлендә калды. Бусагадан узуга, борынына ачыган бәдрәф исе катыш парлы һава килеп бәрелде. Коридор буйлап баргач, түрдәге беренче кат ишекне ачтылар, тагын да кечкенә бүлмәне узып, диварга сөялгән, әмма дә аягында басып тора алмаган сәрхуш төсле шикле селкенүче шифоньерда кышкы киемнәрен элеп калдырдылар. Монда таләпчән хуҗа кулының җитенкерәмәве туктаусыз сызгыручы неон утларыннан да сизелә иде.
Бу коридорның да түрендәге ишекне ачтылар. Анда берләшмәнең генераль директоры утырган кабинет икән. Зур өстәл артыннан чыгып, аларга каршы иске саламдай төсен югалткан бер адәм килә башлады һәм:
— Һо, Һарун Бариевич монда,— дип, канәгать елмаеп, кулларын тизрәк алга сузды.— Көтәбез, көтәбез!..
— Менә үзегезне яшь иптәш белән таныштырыйм дип уйладык. Әдәби музейга мөдир!— Солтанны Һарун Бариевич алгарак этәреп куйгандай итте, үзе түргә үк кереп утырды.
Генераль директор нечкә һәм үтә күренмәле кулларын кушырды. Солтанга да игътибар күзе ташлап:
— Көтәбез, көтәбез,— дип, әлеге дә баягы сүзләрен кабатлап әйтте.
— Бүген вакытым юк, тиздән китәрмен. Эш хакында бүтән чакта,— дигәч, түрә бер авыз сүз белән Солтан Җәләевич хакында әйтеп узды һәм Гатауллинда булулары, кандидатураны хуп күрүләре хакында белдерде.— Калганын, якынрак танышкач, үзегез дә миңа сөйләрсез.
Генераль директор киңәшмәгә урынбасарларын ашыгыч рәвештә дәштереп алды. Алар керә башлаганда Һарун Бариевич чыгып ук киткән, Солтан Җәләевич исә ят кешеләр каршысында ялгызы гына утырып калган иде.
Урынбасарлар барысы да хатын-кызлар, җитмәсә өлкән яшьтә булып, кыяфәттә һәм фикердә уңарак төшкәнәр икән. Моны аңлап алуы авырга килмәде. Әмма андыйларның соры күселәрдән дә болайрак тешле икәнлекләрен ул әлегә белми, хәтта алай дип уйларга да кыймый иде.
10
Каршы якларның сүзне кем һәм нидән башларга белмәүләреннән арада тынлык урнашты. Нәрсә хакында сөйләшсеннәр икән алар? Әлегә беренче тапкыр гына очрашулары. Ә бәлки соңгысы да булырга мөмкин.
Генераль директорның урынбасарлары биш кеше икән, араларыннан берсе, марҗа йөзлеләрнең өлкәнрәк яшьтәгесе, Солтанны әллә кайчан белгән кеше шикелле хәйләкәр елмайгалап алды. Нидер сорарга теләп, сүз башлап кына китмәкче иде, үзенең кемлегенә басым ясап, ир кеше:
— Үзегез хакында бераз сөйләсәгез иде?— диде. Яңа иптәшнең кемлелеге һәммәсенә кызыклы, әлбәттә.
— Һарун Бариевичның әйткәннәренә нәрсәләр өстим икән?— Солтан Җәләевичның чыннан да арттырып бәян итәрлек гамәлләре юк иде. Комсомолның җаваплы эшләренә җигелмәдем, коммунист түгел идем дисә генә инде.
— Иптәшләр ишетмәделәр шул, аларга мин сөйләгәнче, үзегез әйтеп бирсәгез, шат булыр идек!— диде шул ир кеше, тагын да генеральный директор булуын искәртергә теләп.
Кыяфәте белән башагы коелган арыш сабагын хәтерләткән ул кешенең бу сүзләре урынсыз түгел иде. Теге ханымның һаман да елмаеп утыруы исә Солтан Җәләевичка авыр тәэсир итте. Гүяки ул аңа теләктәшлеген белдерәдер сыман тоелды. Кайдадыр берәр конференция эшендә очрашкан булулары да мөмкин. Дөнья тар шул ул.
Әмма Солтан Җәләевич ялгышты. Хикмәт аларның танышлыгында түгел, бәлки ханымның астыртынлыгында иде. Шушы минутта гына да ул әллә нинди мәкерле фикерләргә килергә өлгерде. «Генеральный»ны өнәмәве, хәтта җене сөймәве хезмәттәшләренә яхшы билгеле булырга кирәк, калганнар аңарга сырт беләнрәк утырырга тырыштылар. Бу гына да түгел, заманында шул урынга үзе утырырга бик тә теләп, министрлык юлын ничәмә таптаганлыгы хакында сүзләр ишетелгәләгәнен Солтан Җәләевич хәтерендә яңартты. Сүз шушы хатын турында баргандыр тәгаен? Әгәр дә өлкә комитеты идарә иткән чор булмаса, «генеральный» итеп үзләреннән арткан аппаратчыны китереп куймасалар, бәхет кояшы аның өчен чыкмый калмас иде. Боларнымы Солтан Җәләевичның колагы ишетмәде? Сүз шушы урынбасар хакында барган, билгеле. Әмма морадына ирешә алмавының да сәбәпләре бардыр инде. Юкса, милли кадрларга үсү җиңелрәк икәнлеген белүгә, фамилиясе өчен бер татарга кияүгә чыгып, соңыннан, аның белән аерылышкач, ире өстеннән йөрешкән урысы белән язылышып тора башлап та, Галиуллина булып калды ул диләр иде. Мөгаен, кардәшләре арасында бу хакта сүз чыкса, яшереп маташкандыр, аңлатып тормагандыр әле. Урыс ирле марҗа, шулай итеп, татар фамилиясендә калгандыр. Аның кулы куелган документларны күрсәләр, милли кадрның үтенечләренә колак салмау мөмкин түгел дигәндәй, югарыдагы түрәләр хәерхаһлык итәләрдер. Башка булмас. Шушы хатындыр ул?
Солтан Җәләевич әлегә танышмый торып, нигәдер ашыгычлык белән фаразлар кыла башлады. Аңа шушы сәбәпле бу кешеләр дә күптәнге танышлары кебек тоелырга тотындылар. Ул аларны җиңел генә үз итте. Һәрхәлдә беренче танышудан ук кешеләр бер-берсен танып калалар. Ә нигә үз исемнәрен, кем булуларын әйтмиләр соң? Бәлки фараз кылып утырасы да булмас?
Мөгаен Солтан Җәләевичның килеш-килбәте, министрлык тарафыннан тәкъдим ителүе ул хатын өчен сөенеч китергәндер? Шунда ук хыялга бирелеп, эшнең ахырын уйлап алгандыр: моны юкка гына китермәгәннәр, «генеральный» урындыгына җайлап әзерләүләре дип хыялланадыр? Белмәссең!
Ул хатынга Солтан Җәләевич игътибар беләнрәк тагын бер кат карап куйды һәм аның йөзеннән гүяки: «Һай, аңламыйсыз әле, төшенеп бетермисез. Галим халкы ярым җимерек Дәүләт музеена күптәннән теш кайрап йөри иде, менә хәрәкәтләрен башлап та җибәрделәр. Кандидатураның да ниндиен тапканнар шул әле, килмәгән җире юк. Ул төс-кыяфәт кенәме соң, әнә ничек курыкмыйча сөйләшә, үз-үзенә ышанып. Әгәр дә моңа юл куйсаң, иртәгә үк оябызны туздырырга тотыначак. Беләбез без татарларны, яшәп карадык инде бер. Уң-сулыңа күз салып кына торалар. Кемлекләрен сизеп алдылармы, шулай итеп кылана башлыйлар ки, хәтта ханга-солтанга әвереләләр, дию булып күренүләре дә бик ихтимал. Үз сүзләрендә каты тору гынамы соң әле, кире беткән алар. Мәкер белән эш итүдән дә чирканмыйлар. Әмма, болары нәрсә? Хәйләкәр, ахмак хәйләкәр түгел, акыллы хәйләкәр бу халык. Әнә ничек үз дәүләтләрен, кәгазьдә генә булсын, торгызып куйдылар. Урыс сугышканда, татар бәлеш ашый дигән әйтемне шактый ишеткәләгән бар. Мөдирлеккә китерелгән бу бәндә шул халыкның вәкиле бит. Тиздән аның адымнары белән киләчәкне үлчи башламасыннар тагын! Булыр да. Күптән бу йортка мондый кешенең кергәне юк иде!»— дигән уйларын укыган сыман булды. Бу көтелмәгән тойгылар Солтан Җәләевичны беразга аптырашта калдырдылар.
«Генеральный»ның сүзгә-кулга йомшаклыгы яшереп булмаслык дәрәҗәдә сизелә, эшкә дә комачаулый торгандыр дип фикер йөртергә алыну да урынлы иде. Урынбасарлары аның шундый булуыннан файдаланып эш йөртәләр булырга кирәк, хәзер шушы очрашуны кискенләштереп җибәрергә маташырлар сыман, әмма Солтан Җәләевичның кайдан, кемнәр тарафыннан китерелгәнлеген исләрендә саклап, сабыр итми чаралары калмас!..
Ә елмаеп утырган теге урынбасар ханым бу тынлык һәм Солтан Җәләевичның сынап-сынап карап куюлары, нәрсәләрдер уйларга, ниндидер нәтиҗәләр чыгарырга өлгерүләре белән алга таба да килешеп утырырга теләмәде, соравы барлыгын белдермәстән сүз башлады:
— Филиаллар белән эшләү миңа йөкләнелгәнлектән, алдан ук әйтәсем килә, сезгә бик авыр булачак. Коллективлары— яшь, безне сөендерерлек бер нәрсәне дә башкарып чыга алганнары юк. Элекке мөдирләре дә бик интекте алар белән. Белмим, эшли алырсыз микән? Алдан ук әйтеп куям: сезгә бик авырга киләчәк, күреп торырсыз!
Аның бу сүзләре Солтанның җененә тиде. Елмаеп утырган кешенең болай мыскыллауга ук күчүе аның өчен аңлашылмаслык хәл иде. Гүяки аркасын сыйпаткан җиренә көтмәгәндә китереп бәрделәр дә йөзтүбән җибәрделәр үзен. Нәрсә ди әле, филиал, диме? Анысы тагын ни була? Турыдан-туры министрлыкка караган музей ничек аларга филиал тиеш икән? Инде ничә еллар дәвамында аякка баса алмаган, газеталарда язылганнарга ышансаң, фондларындагы Алтын Урда һәм Болгар дәвере алтын-көмешен таратып бетергән шушы мескеннәргә Әдәби музей филиал, имеш, юк сүздер бу?
Шушы әйткәннәре җитә калды, Солтан Җәләевич элекке уйларыннан, кеше тикшереп утыруыннан арынды. Аның: «Мин дөрес ишетмәгәнмендер?»— дип үз алдына сорау куюы йөзенә аптыраулы төс чыгарды, «генеральный» да, урынбасарлары да бу үзгәрешен сизенми калмаска мөмкин түгел иделәр. Инде дә сорау белән мөрәҗәгать итәргә Солтан Җәләевичның үзенә чират җитте:
— Әдәби Музей сезнең филиалмыни?
Урынбасарларына гына түгел, хәтта «генеральный» өчен дә бу сорау гайре табигый һәм мәгънәсез кебек тоелды. Елмаеп утырган ханым, үзенчә канәгатьлек табып, тагын да мулрак итеп авызын ерды. Сүз дилбегәсен кулына ныклап алырга җыенган хәлендә сорап та куярга өлгерде:
— Әллә башкача уйлаган идегезме?
Солтанга болардан тел яшереп торырга ярамый иде, шунлыктан күңелендәге беренче фикерен ачык итеп әйтеп салды:
— Миңа министрлыкта бүтән төрлерәк әйткән иделәр шул!
— Нәрсә дип?
Бу соравы елмайган ханымнан гына түгел, һәммәсенең дә авызыннан ут бөркетеп чыгарды. Шул сәбәпле гүяки таш сынга әверелделәр, сөйләшүгә кереп китә алмыйча, ни дип әйтергә дә белмичә калдылар. Министрлыкта яңа килеп маташкан мөдирнең колагына нинди юк-бар такылдарга мөмкин икәнлекләрен яхшы белгәнлекләреннән, «яшь иптәш»нең хәбәрләре алдагы көннәренә гайбәт урынына тотарлык көлкеле материал булачагын әлегә уйламадылар. Аларны башка нәрсә куркытты: Әдәби музей шулай итеп кулларын китә, берләшмәдән аерылып чыга микәнни? Югыйсә кемне анда мөдир итеп китерүләре турында алдан, киңәшеп тормасалар да, һич югы белдерерләр иде!
— Дөресрәге, Әдәби музейның сезгә филиал икәнлеген миңа беркем дә әйтмәде. Үзем дә сорый белмәдемме? Юк, сорарга кирәк тапмадым. Чөнки мине бер-бер филиалга мөдир итеп түгел, бәлки музейга директор сыйфатында чакырдылар. Шуның өчен дә килештем, килергә булдым!— диде Солтан Җәләевич, менә шунда гына үзенең түрә тарафыннан алдануын, гомумән дә хаталы адым ясавын аңлап алып.
«Әллә кире йөгерсенме?»— бу уе аның эчен яндырып алды. Ничек кире кайтсын инде ул? Кеше көлдерсенме? Эшли алмаган диячәкләр бит!
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.
Следующий - Көзге Яңгырга Кадәр - 05
  • Части
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 01
    Общее количество слов 3846
    Общее количество уникальных слов составляет 1991
    37.3 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    52.3 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    60.8 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 02
    Общее количество слов 4002
    Общее количество уникальных слов составляет 2164
    36.3 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    51.6 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    60.1 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 03
    Общее количество слов 3842
    Общее количество уникальных слов составляет 2047
    36.5 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    51.3 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    59.4 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 04
    Общее количество слов 3854
    Общее количество уникальных слов составляет 1951
    36.6 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    51.4 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    58.8 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 05
    Общее количество слов 3856
    Общее количество уникальных слов составляет 1933
    38.3 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    52.2 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    59.7 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 06
    Общее количество слов 3822
    Общее количество уникальных слов составляет 1987
    34.9 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    51.0 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    58.7 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 07
    Общее количество слов 3957
    Общее количество уникальных слов составляет 1994
    35.9 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    50.6 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    58.6 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 08
    Общее количество слов 3881
    Общее количество уникальных слов составляет 1902
    35.7 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    50.3 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    58.2 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 09
    Общее количество слов 3783
    Общее количество уникальных слов составляет 1913
    36.5 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    50.6 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    59.6 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 10
    Общее количество слов 3988
    Общее количество уникальных слов составляет 1990
    37.3 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    52.0 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    61.0 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 11
    Общее количество слов 3983
    Общее количество уникальных слов составляет 1941
    36.7 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    51.7 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    59.6 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 12
    Общее количество слов 3895
    Общее количество уникальных слов составляет 1898
    38.2 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    53.1 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    61.8 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 13
    Общее количество слов 4059
    Общее количество уникальных слов составляет 1865
    38.9 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    54.5 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    61.5 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 14
    Общее количество слов 3812
    Общее количество уникальных слов составляет 1854
    38.4 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    54.0 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    61.4 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 15
    Общее количество слов 3934
    Общее количество уникальных слов составляет 1958
    37.8 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    51.7 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    59.2 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 16
    Общее количество слов 3974
    Общее количество уникальных слов составляет 1931
    38.3 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    53.1 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    61.8 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 17
    Общее количество слов 3938
    Общее количество уникальных слов составляет 1921
    37.2 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    52.1 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    61.1 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 18
    Общее количество слов 2896
    Общее количество уникальных слов составляет 1502
    42.6 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    56.6 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    63.9 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов