🕙 Минуты чтения - 3
Кояштагы тап (өзек)
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
Общее количество слов 390
Общее количество уникальных слов составляет 264
55.2 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
69.8 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
77.3 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Еракта, бик еракта, кояш йокларга кайта торган җирдә яшәгән, ди, әнисе белән бер малай. Малайның әнисе кояш белән бергә торган, бергә яткан. Ул көннәр буе нидер чәчкән, урган, төзәткән, яңарткан. Ә улы аңардан, әнием, син көннәр буе ниләр эшлисең, дип сорамаган, гел уйнаган да уйнаган.
Көннәрдән бер көнне малайның әнисе авырып егылган. Шунда ул урамда йөрүче улын өенә чакырган да болай дигән:
— Улым, үзең күрәсең, хәлем кинәт начарланып китте. Минем бик-бик эчәсем килә. Иреннәрем кара көеп чыкты. Берәр чиләк су гына алып кайтчы, балам.
Малай, уеннан бүлдергән әнисенә канәгатьсезлек белән карап:
— Суны иртән тору белән алып кайтып куйсаң булмый идемени? — дигән.
— Иртүк алып кайтсам, көне буе җылынып бетәр дигән идем. Син бит кичләрен, уеннан арып кайткач, салкын су эчәргә яратасың,— дигән малайның әнисе.
Малай бик авырлык белән генә суга барырга ризалык белдерган.
— Улым,— дигән әнисе аңарга,— суны теге Көймә тавы артындагы чишмәдән ал. Аның суы тәмле дә, салкын да, шифалы да.
Малай, чиләген күтәреп, урамга чыккан. Кулын кашына куеп, Көймә тавына караган. Көймә тавы бик еракта, зәңгәр офыклар артында булып күренгән. Житмәсә, кояшы өтеп алырдай итеп кыздыра икән.
«Мондый кызуда шул тиклем еракка барып Иәргәнче, суны якындагы чишмәдән алсам да ярар әлеә,— дип уйлаган малай һәм өр-яңадан уйнарга тотынган. Үзенең дә бик каты эчәсе килгәч кенә, суга барырга кирәклеге исенә төшкән.
Ул, тирләп-пешеп, судан кайтып кергән. Әнисе, аның чәчләреннән сыйпап: «Рәхмәт, улым, бик зур рәхмәт», - дигән. Һәм, иотлыгып-иотлыгып, суны эчә башлаган. Бераздан бөтенләй сәламәтләнеп җиткән. Малай, сөенә-сөенә, урамга чыгып йөгергән. «Әнием суның кайсы чишмәнеке икәнлеген белмәде»,— дип уйлаган ул.
Шунда күктә яп-якты булып янган кояш кинәт карала башлаган. Дөнья ямьсезләнеп киткән. Кош-кортлар ояларына качканнар. Этләр өрергә тотынган. Малай өенә чапкан.
— Әни,— дигән ул, сулышын көчкә-көчкә алып, — нишләптер кояшның йөзе каралды. Әнә тышка кара әле.
Әнисе кояшка караган да болай дигән:
— Кемдер бу дөньяда ялган эш кылган, улым. Кояшның шуңа оялудан йөзе каралып чыккан. Чөнки җирдә кояш күрмәгән бер эш тә юк.
— Әни, — дигән малай, башын түбән иеп,—мин суны Көймә тавы артындагы чишмәдән алмаган идем, гафу ит.
Малай мөлдерәмә яшьле күзләре белән әнисенә караган. Әнисе улын күкрәгенә кыскан. Шулвакыт кояштагы караңгылык кими башлаган. Дөнья әкренләп яктырган, кошлар, ояларыннан чыгып, агач ботакларына кунганнар, этләр елый-елый өрүләреннән туктаганнар. Бар нәрсә элекке хәленә кайткан, тик кояштагы тап кына бөтенләй
бетеп җитмәгән.
Әйе, дөньяда бер генә яманлык та, бер генә ялган да әссез калмый шул. Аманлыкны хәтта кояш та яндырып бетерә алмый икән.

Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.
- Читать следующее литературное произведение - 2-й класс
- Көз