Latin

Кояш Көлми Дә, Елмаймый Да

Общее количество слов 821
Общее количество уникальных слов составляет 478
45.3 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
58.7 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
64.3 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
II Интернационал кызы, Англия короленең икенче хатыны Макдональд Англия тәхетенә наследник китерергә йөргән елларда мин пароход борынына утырып тәмәке тартып бара идем.
Теге шагыйрьләр язган кебек пароходта әллә нәрсәләр юк: күңелсез, йоклыйсы килә, йокларга урын юк.
— Кояш көлә.
— Кояш елмая,— диләр. Аны шагыйрьләр шулай ялганлыйлар.
Авыл малайлары да аналарының берәр нәрсәсен сыптырып тотылгач:
— Кояштыр, алмадым,— диләр, кояшны якасыннан тотып шәһитлеккә өстериләр.
Ә кояш күрми дә, белми дә, елмаймый да.
Әгәр кояш күрә, белә, елмая торган бернәрсә, я бер хайван булса, ул безнең җирдә эшләп йөргән тилелекләребезне ка-рый-карый, батарга кичегер иде.
Ә җирнең теге ягындагы кешеләр тик кояш көтеп утырсыннар.
Кояш күрми дә, белми дә, елмаймый да.
Аның йөзе һәрвакыт бертөсле. Ул батарга да кичекми.
Ә мин, күрә, белә, елмая торган хайван, авылдан ял итеп кайтканда, Самараны карый-карый пассажирский пароходка кичектем һәм мин пароход борынына утырып тәмәке тартып барам. Кояш көлми дә, елмаймый да. Югарыда беренче һәм икенче класска билет алган кешеләр баралар.
Түбәндә матросларның стенгазеталары бар.
Кайчандыр мин сукачы малай идем.
Безнең кырлар күлләр, урманнар белән уралган.
Ләкин шунда сукалап йөргәндә бервакытта да чәчәкләргә карап:
— Пароходта бик матур кызлар була,— диләр.
Пароходка утыру белән минем шул гашыйк була торган хайваннарны күрәсем килә. Ләкин ары-бире каранга-ласам да, андый нәрсәләр күзгә күренмәде; халык, берсе өстенә берсе утырып, урын өчен талашып дөнья җимереп баралар.
Җитмәсә матур гына бер туташ белән сөйкемле генә егет, урын өстендә талаша-талаша, борынлашыр1 дәрәҗәгә җиттеләр...
Акча белән эшсезлек бер җиргә җыелган җирдә мәхәббәт йомырка сала, диләр. Гыйшык-мәхәббәт беренче һәм икенче класска билет алучыларның кесәләрендә йөри торгандыр, бәлки, дип, югары менмәкче булдым. Ләкин теге шагыйрьләрнең романнарындагы геройларына вино ташып йөрүче герой-швейцар, минем билетымны карап, югарыга җибәрмәде:
— Нельзя! — диде.
Мин югары менә алмагач:
— Бәлки берәрсе мәхәббәт трагедиясе белән палубадан Волгага сикереп төшәр әле,— дип, югары карый башладым.
Ләкин шул арада ике татар агай-энесе арасында кызык бер картина булып алды.
Сеңлесе туоеркулеа Мин аңарга карыйм да:
— Үзе нәни,— дим,— үзе туберкулез белән авырый...
Ә Анна, журналын читкә куя да, минем яныма утырып, аякларын селкә-селкә Волга ярларын карый. Ул крәстиян кызы. Комсомолка. Ачлык елны Ташкентка барган, анда идәннәр юып тамагын туйдырган. Көннәрнең берендә Ташкент музыка мәктәбенә идән юучы булып кергән, соңыннан...
Ул аякларын селкә-селкә сөйли:
— Анда мин беренче мәртәбә пианино күрдем һәм, музыка мәктәбенең мөдире күрмәгәндә генә, пианино бармакларын баса башладым,— ди.
Ә соңыннан, айлар үтү белән, ул музыка мәктәбенә гариза
биргән.
Ап-ак сакаллы музыка профессоры:
— Мин сигез яшемнән музыкага өйрәнә башладым, алай да... Син егерме яшеңдә...— дигән.
Аяк-кулы белән тыпырчынып алмаска тырышкан. Ләкин Анна мәктәпкә кергән. Ә ике елдан соң ак сакаллы музыка профессоры Аннага бирелгән.
— «...музыка мәктәбендә ике еллык гомерендә кеше ышанмаслык бер көч күрсәтте...» дигән рекомендация кәгазенә кул куйган. Хәзер Анна Самара, Нижний аркылы Мәс-кәү консерваториясенә бара.
Ул егерме яшенә кадәр пианино күрмәгән.
Ул егерме яшенә кадәр скрипка тавышы ишетмәгән.
ларны, пароходта очраштырып, гашыйк ителер, матур каюталарда үбештерәләр...
Тел белән мәхәббәтләрен сөйләүчеләр дә мәхәббәтләрен йә җилкән көймә койрыгына бәйләп сөйлиләр, йә пароход палубасына утырталар.
— Пароход матур,— диләр.
— Пароходта бик матур кызлар була,— диләр. Пароходка утыру белән минем шул таптыйк була торган хайваннарны күрәсем килә. Ләкин ары-бире каранга-
— АҺ, нинди матур чәчәкләр,— дип сокланып карап тормаган идем (бугай).
Чәчәкләргә күмелгән җирләрне агач сука белән ертып, чәчәкләрне йөзләре белән йөзтүбән күмеп йөрдем. Аларның матурлыгы турында бер генә дә исемә килмәде.
Ял иткәндә шунда җиргә ятып кулга эләккәннәренең дә канатларын йолкып ташлыйдыр идем.
Ә хәзер...
Кояш көлми дә, елмаймый да.
Ә минем көләсем килә, кычкырып-кычкырып көләсем , елмаймый да.
зм килә, кычкырып-кычкырып көләсем килә.
фоход борынында утырып тәмәке тартып
»ьләр үзләренең романнарындагы герой-чраштырып, гашыйк итәләр, матур каюта-
бәтләрен сөйләүчеләр дә мәхәббәтләрен йә эыгына бәйләп сөйлиләр, йә пароход палу-
Чөнки — мин пароход барам.
Кайбер шагыйрьләр ү ларны, пароходта очрашть: ларда үбештерәләр...
Тел белән мәхәббәтләре койма конлыгына.
Ә хәзер — минем яныма утырып аякларын селкә-селкә Волга ярларын карый. Ә сеңлесе туберкулез белән авырый.
Мин пароход борынында тәмәке тартып утырганда, идән юучы комсомолка Анна аякларын селкеп барганда, Европада:
— Большевиклар сәнгатьне җимерәләр, мәдәниятне таптыйлар,— дип «утын кисәләр» иде.
Минем башка Аннаның тәрҗемәи хәлен куеп, Чембер-ленның үз адресы белән шундый бер хат язу уе төште: «Шулай, Чемберлен агай, сезнең нечкә куллы мамзилләрегез генә уйнарга тиешле пианиногызда калын бармаклары белән идән юучы безнең Анна уйный».
Цилиндр кимәсәк тә инде, «сезнең» нечкә аһәңле флейталарыгызны сыбызгы урынына сызгыртабыз!
Сезнең «ак сөякләр генә уйнарга тиешле», дип белгән «мөкатдәс сәнгать коралларында» безнең урамнардан җыелган детдом1 балалары әйттерәләр.
«Килер бер көн, сез дә безнең концертка билет алырсыз!»— Ләкин мин аңа хат язмадым. Чөнки Чемберлен ул нәрсәне үзе дә яхшы белә. Ул бары сүз юктан сүз дип кенә кычкыра.
Ә кояш көлми дә, елмаймый да. Ул бервакытта да батарга кичекми. Ә кешеләр пароходка кичегәләр.
Урамнардагы төрле кызыкларны карый-карый, өйләренә кайтып ашарга кичегәләр. Алай гына түгел, кешеләр яшәргә, хәтта шатланырга, бәхетле булырга да кичегәләр.
Юк, алай түгел, без бәлки гашыйк булырга, рәхәт яшәргә кичегә торганбыздыр, ләкин революция ясарга, иске тормышны җимерергә кичекмибез. Үз вакытында эшлибез.
Кояш бервакытта да кичекми. Без дә җиңү көннәренә минутлар белән барабыз. Инде кояш көлә, елмая, дигән сүз — ялган! Кояш көлми дә, елмаймый да.
Ә без көләбез һәм безнең көлүдә туачак яңа тормышның симфониясе яңгырый.
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.