Latin

Конкурска

Общее количество слов 421
Общее количество уникальных слов составляет 290
52.7 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
64.9 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
71.3 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
Хикәя-памфлет
Язучы Хисбуллин әфәнде бүген генә бик яхшы бер хикәя язып тәмамлады. Исеме дә, эчтәлеге дә, башкасы да укучының күңеленә хуш килерлек һәм акылын яулап алырлык иде. Язмасыннан бераз суынгач, хисләре утырып җиткәч, ул аны укып чыкты. Күп тә түгел, биш сәхифәдән гыйбарәт бу әсәре чын мәгънәсендә зур уңышларыннан берсе иде. Әле генә «Казан утлары» журналыннан хикәяләр конкурсы ачылу хакында укыды һәм, әсәрен папкага салып, юлын редакциягә турылады.
Тукталышта аны маршрут автобусы (менә бәхете!) көтеп алды һәм «Пресса йорты»на илтеп тә куйды. Хисбуллин ачык ишектән узды, аны кайда да танып, «Хуш киләсез!» дигәндәй озатып кала тордылар. Лифтта элдертеп кенә унынчы катка менде. Данлыклы «Казан утлары» журналы редакциясе шушында урнашкан иде. «Проза бүлеге» ишеген шакыды. Монда да аны танып һәм хуплап каршы алдылар.
Хәл-әхвәлләр сораштыргач, журналның проза бүлеге мөдире, сөенеченнән ахрысы, бүлмәсе буйлап яхшы аттай йөренгәләп алды. Тәнкыйть бүлеге мөдире дә монда иде.
— Хикәя конкурсы игълан иткәнсез икән,— дип Хисбуллин, сүзне тамыры белән күтәреп, әңгәмә өстәленә аударды.
— Шулай иде!— диде проза бүлеге мөдире, беразга шиккә төшеп.— Әллә хикәя китердегезме? Кая, бирегез әле, укып чыгыйк!
Хисбуллин аңа кулъязмасын сузды. Редактор әфәнде, зур куаныч белән алып, калын гына «буаз» бер папкага аны салып та куйды һәм дә зур шатлык белән:
— Менә бит никадәрле җыелдылар!— дип куанычын белдерде...
Ул көнне Хисбуллин, үз көенә генә яшәмичә, «Казан утлары»нда шактый «юынып һәм юылып» дигәндәй, әйбәт кенә махмырлап кайтып керде. Икенче көнне, эсселәтми-суытмый, дуслык хакына редакторга шалтыратты. Аңардан исә:
— Укыдым... Укып чыктым хикәягезне,— дигән сүзләрне ишетеп куанды. Әмма шунда ук тәненә суык йөгерде. Чөнки сүзләре шундый иделәр:
— Тик менә, ни, биреп булырмы икән? Бастырыр өчен ярарлык сыман түгел... Ни... Актуальлеге... Язылышы... Теле... Аңлыйсыз инде!
Хисбуллин тәмам югалып калды. Әле кичә генә аңа шушы редактор әфәнде, тәмам ачылып китеп:
— Беләсеңме, дустым, хикмәт нәрсәдә?— дип сөйләгән иде бит.— Яхшы хикәяләр бар ул. Бар! Безнең халык талантлы. Менә мин дә бер хикәя яздым конкурска. Басылып чыгар. Укырсың! Әмма ни бит әле, беренчелекне теләсә кемгә биреп тә булмый бит әле аны! Димәк, бу юлы да талантлы әсәрләр читтә калачак! Бу конкурс та сәясәт, уен... Аңлыйсыңмы?..
Хисбуллин шушыларны исенә төшерде һәм, гомерендә беренче тапкыр булыр, талантлы әсәр язганы өчен үзенә, зиһененә, хәтта нәсел-нәсәбенә үпкәләде. «Менә бит хикмәт нәрсәдә икән!— дип көйде һәм янды.— Әгәр дә талантта чамалы кешеләр редактор булалар икән, бу бер дә начар түгел, әмма да андый адәмнәр язучы да икәннәр, әдәбиятның чыннан да казасына әвереләләр түгелме? Андыйларның күңеле дә, акылы да үзләренекеннән талантлырак әсәрләрне кабул итә алудан мәхрүм шул!»
Бу фикере аңа бик ошады. Үзенең чын талант иясе икәнлегенә инануына шушы да җитә калды. Юләргә күпме кирәк инде?
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.