🕙 Минуты чтения - 25
Комедия биш пәрдәдә (Кыскартып алынды) - 2
Общее количество слов 3302
Общее количество уникальных слов составляет 1632
33.3 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
47.4 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
54.3 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Хуҗа. Гаепләштән булмасын, тәкъьсир, бу таяк белән мин сиңа орсам, син ике генә түгел, дүрт аяклы булырсың! һап! (Таягын Җиһангирның баш очында селтәп җибәрә. Җиһангир куркып дүрт аяклап җиргә төшә.) Менә, күрдегезме?
Җиһангир. һай, тот үзен, чынлап ора күрмәсен тагын ул дивана! (Торып утыра, тыела алмый көлеп.) Җиде икьлимдә йөреп, мин мондый адәм күргәнем юк иде. Ха-ха-ха! (Хуҗага.) Ни кәсептәге кеше син?
Хуҗа. Игенче.
Җиһангир. Менә ничек? Әйтче, синеңчә, кем зуррак:
игенчеме, патшамы?
Хуҗа. Әлбиттә, игенче.
Җиһангир. Ни өчен «әлбиттә»?
Хуҗа. Игенче патшасыз тора ала, менә патша игенчесез торып карасын!
Җиһангир (вәзиргә акрын). Ишетәсеңме? Ул минем бакчага таш ата. Юк! Минемчә, ул бер дә дивана түгел!
Зәйнәгый (аңа). Акыллы кешенең сездәй патшага шундый сүз әйтүе мөмкинме?
Җиһангир. Хәзер без аны сынап карыйк! (Хуҗага.) Синең соңгы җавабың безгә ошамады. Илчелек әдәбен боздың. Сиңа җәза: хәзер син минем каршымда нинди дә булса бер гәеп эш эшләп, миннән гозер-гафу үтен, ләкин кара: гозер үтенүең гаебеңә караганда да кабахәтрәк булып чыксын. Аңладыңмы?
Хуҗа. Аһ, хәзрәтегез миңа шундый авыр җәза бирә ки, моны уйлар өчен бер тәүлек вакыт кирәк. (Маңгаена бармагын куеп, читкә әйләнеп, уйлаган була.)
Җиһангир. Бер тәүлек? Мин сиңа бер минут бирәм! (Вәзиргә акрын.) Күрәсеңме, җәясе бушады. Аның тапкырлыгы бик зур түгел.
Хуҗа. Бер минут? Аһ, җаным, көтеп алган ул минутыбыз җитте... (Җиһангирның артыннан килеп, биленнән кочып, йөзен үзенә каерып үбә. Җиһангир шаккатып каерылып китмәкче булганда. Хуҗа җибәрмичә.) Җаным... Тагын бер, бер генә!.. (Йөзен каерып. Җиһангирны күреп, курыккан булып.) Ай! Бу сезмени?..
Җиһангир (күзләрен бер йомып, бер ачып, кылычын алып, җәеп җибәрә). Бу нинди җир күтәрмәс кабахәтлек?.. Мин сорыйм синнән!
Хуҗа (тезләнеп). Гаеп миндә, падиша! Кичерегез! Мин сезне артыгыздан күреп, яулыкчагызга карап, хатыныгыз дип белдем!
Җиһангир. Хатыным дип белдең! Син? Мине?.. Синең бу гозерең гаебеңнән мең мәртәбә кабахәтрәк! (Кылычын җәеп, башын алырга килә.)
Хуҗа (аягына басып, тыныч). Гаебемнән дә кабахәтрәк булса, димәк, мин сезнең җәзагызны үтәдем!
Җиһангир (хәйран булып). Ә?
Зәинәгый (сынсыз булып тәхет алдында тәгәрәп, эчен тырнап көлә). Ай, үземне тота алмыйм!.. Ай ханиям, ай Ханиям!.. Ха-ха-ха!..
Җиһангир (вәзир янына килеп, эченә кылыч кыны белән төртеп). Карале... Ул мине хатыным дип белгән! Ах-ах!.. Ха-ха! (Ачуланмакчы була да көлүенә буылып өзек-өзек туктый.) Син көләсең, мин... ачуымнан буылам. Ах-ха... ха-ха! (Кинәт ачуын җиңә алмыйча.) Ах-ха... ха-ха-ха! Юк, төчкерәмме, көләмме, нишлим мин бу кеше белән! Ах-ха-ха-ха-ха! (Кинәт вәзиргә кыны белән суга.) Туктыйсыңмы, юкмы син ахырында! Вәкаремне саклый алмыйм мин бу кеше белән! (Хуҗага.) Ни өчен Хуҗа диләр соң сине?
Хуҗа. Ә мин кышын балалар укыткалыйм.
Җиһангир. Син хәлфә икән? Минем ишәгемне укытырга аласыңмы?
Хуҗа. Алам. Бер ун ел мөддәт белән булса.
Җиһангир. Ярый. Әмма ләкин шарты шул: беренче дәрәҗәдә галим ясарга.
Зәйнәгый (бармагы белән Хуҗага төртеп күрсәтеп көлә башлый). Ха-ха-ха-ха!
Хуҗа. Ун ел эчендә баш вәзиреңнән дә галимрәк булыр.
Җиһанги (кинәт кенә турсаеп калган Зәйнәгыйга карап). Ха-ха-ха! һай вәзир, һай вәзир!.. (Хуҗага.) Хуп. Аена сиңа ун алтын. Укыта алмыйсың икән, башыңнан колак кактың!
Хуҗа. Риза.
Җиһангир. Риза? Ә? Риза? Ха-ха-ха. (Тәхетенә табан юнәлә.) Шыр дивана икән бу! (Кычкырып.) Яз, вәзир, аңа шартнамә.
Зәйнәгый (кечкенә өстәлне тәхет алдына чыгарып, каурый каләм белән яза. Хуҗага). Бу кайсы ай әле? Яңа аймы?
Хуҗа. Белмим, ай алып, ай сатканым юк.
Зәйнәгый. Дивана. Синеңчә, яңа ай тугач, искесен нишләтәләр?
Хуҗа. Нишләтсеннәр? Кыркалар, кыркалар да йолдыз ясыйлар.
Зәйнәгый. һай дивана! Кулыңны куй! (Кул куйдырып алып. Җиһангирга.) Шартнамә әзер, Җиһангир хәзрәтләре.
Җиһангир (алып). Хуп! (Мөһерен басып бирә.)
Зәйнәгый (кәгазне Хуҗага китереп). Рәхим ит! Шуның белән ишәкләргә баш итеп билгеләндең! Аңлыйсыңмы, ишәкләргә! Ха-ха-ха.
Хуҗа. Аңлыйм. Шуның белән син дә минем кул астым-дагыларның берсе булдың алайса! (Кәгазне куенына сала.)
Җиһангир (тәхеттә эчен тотып тыела алмыйча). Ай вәзир! Ай вәзир! Ха-ха-ха! Юк! Чыдый алмыйм мин бу кеше белән. Беләсе иде, ничек дип белә икән ул мине? Күпме торам икән мин аның каршында?
Зәйнәгый. Ә сез... Ә сез аңардан үзегезне бәяләтегез...
Җиһангир. Дөрес. (Хуҗага.) Миңа кара, Хуҗа.
Хуҗа. Карыйм.
Җиһангир. Яхшы кара. Мине сатсалар, күпме бирер идең син миңа?
Хуҗа. Сиңа бирергә? Кара син аны! Коштан казымны, игеннән тарымны алды, һаман мин бирим! Үзең ни бирәсең соң миңа?
Җиһангир (Зәйнәгыйга). Ишеттең, ни ди ул?
Зәйнәгый (аңа акрын). Сез аңа билегездәге кәмәрне вәгъьдә итегез дә, ул ни бәя бирсә дә, дөрес түгел диегез, кәмәр үзегездә калыр.
Җиһангир. Рас әйтәсең. (Кәмәрен чишеп. Хуҗага.) Монда кара, Хуҗа: менә минем кыйммәтле кәмәрем. Син минем бәямне дөрес җиткереп бирсәң — бу сиңа. Күпме торам мин?
Хуҗа (карап, чамалап). Җиде йөз алтын.
Җиһангир. Җиде йөз! Тинтәк! Ә минем бар кигән киемнәрем генә җиде йөз алтын тора.
Хуҗа. Җиде йөз алтын торамы? Дөресме?
Җиһангир. Дөрес.
Хуҗа. Дөрес булгач, кәмәр минеке. (Ала.)
Җиһангир. Тукта, тукта, ничек синеке булды ул?
Хуҗа. Шулай. Мин аны синнән отып алдым.
Җиһангир. Тукта, тукта... Син минем киемнәремә генә җиде йөз бирдең бит әле. Мин үзем күпме торам соң?
Хуҗа. Үзең? Үзең син бер тиен тә тормыйсың, тәкъьсир. (Кәмәрне бәйли.)
Җиһангир (Зәйнәгыйга). Аллаһе әкбәр! Киңәшеңә рәхмәт! Китте кәмәр! Ләкин мин дәүләт билгесе булган бу кәмәрне аңа бирә алмыйм, ничек кире кайтарып алырга соң?
Зәйнәгый. Башка нәрсә белән алыштырасыз гына.
Җиһангир. Алыштырып карыйк... (Хуҗага.) һай, мин ашыга төшкәнмен, бу әманәт кәмәр икән, Насретдин. Ни теләсәң, аны сора, ләкин моны калдыр.
Зәйнәгый. Җиһангирның дәүләте киң, бирер әйберсе табылыр, сора.
Җиһангир (боерып). Сиңа әйтәм, сора!
Хуҗа. Ничек итим икән? Сорамас идем инде, ачуыгыздан куркам, күңел өчен генә сорасам сорыйм инде алайса:
бер генә көнгә миңа шушы тәхетеңне бирерсең!
Җиһангир (сикереп торып, тәхетен икенче баштан тотып). Тәхетемнеме? Сиңа? Синең хан булып карыйсың киләмени, һәй багыш? (Зәйнәгыйга.) Кызык, нишләр иде икән ул хан булса?
Зәйнәгый (аңа акрын). Ничек? Әллә сез чынлапмы?..
Җиһангир (аңа). Тәкъьдир үзе бирде бу кызыкны! Бүген бу дивана белән ял итәсем килә минем! Нишли ала ул! (Хуҗага.) Ярый, мин сиңа бер көнгә тәхетемне бирергә булдым, ләкин гаскәремнән башка.
Хуҗа. Вәгъьдә? Игьлан ит!
Җиһангир. Әй! (Ишарә бирә.)
Кереш музыкасы.
8 НЧЕ ЧЫГЫШ
Җиһангир, Зәйнәгый, Хуҗа, Низамын, вәзирләр кереп, тәхет каршында тезләнеп утыралар.
Зәйнәгый. Сарай бикләре, вәзирләр! Тынлык! Олуг Җиһангир хәзрәтләре сезгә ярлыгын боера.
Җиһангир. Җиде Икьлимнең биге — Җиһангир, сүзем:
мин — Җиһангир, гаскәри эшем белән мәшгул булуым сәбәпле, шушы эт елында, сәфәр аеның дүртенче киченнән таң чулпаны калыккангача, гаскәремнән башка, барлык тәхет-хөкем эшләрен, тәкъьдирнең хөкеме белән, бу илнең хаким кешесе Хуҗа Насретдинга тапшырдым. Таҗым һәм хәлгатым аныкы. Шул мөддәт эчендә аның барлык әмерләрен минеке шикелле җиренә җиткереңләр! Хуп! (Таҗын Хуҗага салып бирә. Үзе яланбаш калып, түбәсе артында, монгол гадәтенчә, бер үрем чәч толымы күренә. Хуҗа, кәмәрне биреп, таҗны кия. Җиһангир ишектә Зәйнәгыйга акрын.) Син аның барлык хәленнән миңа хәбәр биреп торырсың!.. (Чыга.)
9 НЧЕ ЧЫГЫШ
Шулар ук Җиһангирдан башка.
Вәзирләр (көйләбрәк). Сәлам сиңа, Насретдин хан! Сәлам сиңа, Насретдин хан!
Зәйнәгый. Сарай бикләре, вәзирләр, тынлык! Насретдин хан сезгә беренче ярлыгын боера.
Хуҗа. Җиде Икьлимнең ханы Хуҗа Насретдин, сүзем:
Тимерчедәге безнең ата филебез, биредәге ана филебезгә бик каты гыйшык тотып, койрыгыннан саргая башлаган икән, бөтенләй сарыга сабышмасын өчен, ашыгыч рәвештә бирегә, сөеклесе янына кайтарылсын! Мин беттем! Барыгыз!
Вәзирләр ашыгып чыгалар. Ишектә тавыш.
Ул ни анда тагы?
Зәинәгый. Сезгә хөкемгә киләләр, тәкъьсир. Тархан белән Ахун. (Чыга.)
10 НЧЫ ЧЫГЫШ
Хуҗа, Колый тархан. Ахун, Бики,Низамый. Ахун, Колый тархан һәм Бики, җирдән тезләре белән үрмәләп, тәхет алдына киләләр. Хуҗа таҗын артын алга киеп, чугын битенә төшерә.
Ахун (кәгаз тоткан кулын күтәреп). Сезгә гаризабыз бар иде, тәкъьсир. (Аңа суза.)
Хуҗа (аягы белән тибәреп). Телдән генә сөйлә.
Ахун (еламсырап). Ай, Алланың җирдәге күләгәсе! Вай, газиз динебезнең терәге! Бисмиллаһи, хәзрәтеңә мәгъьлүм булсын, илебездә бер бәдбәхет, динсез адәм заһир булды. (Елый.) Шул! Бер дә чыдар хәлебез калмады... Имамнардан көлә! Сезнең затыгызга тел тидерә! Халыкны котырта! Илебезне шул яманнан коткарсагыз иде, тәкъьсир!
Колый. Ул бурычын түләми, ялган ант итә. Угры ул, тәкъьсир!
Бики. Бик яман, бик бозык фигылле кеше. Хөкемне алдады ул, тәкъьсир.
Хуҗа. Кара син явызны. Ни атлы соң ул?
Ахун. Аның аты — Хуҗа Насретдин.
Хуҗа. Ә? Дөньяда андый атлы кеше дә бармыни? Ишеткәнем юк иде.
Бар да. Бар, бар, бар, бар!..
Хуҗа. Кайда соң ул хәзер?
Ахун. Ул минем чапанымны урлап киеп, сезнең сараегызга кереп китте. Сак булыгыз! Ул сезгә дә яман нияттә булмаса, бире килергә дә кыймас идек, тәкъьсир!
Хуҗа. Сез аңа миннән нинди хөкем сорыйсыз соң?
Бики. Без аның дүрт кат тиресен инә белән тунатуыгызны сорыйбыз!
Ахун. Илгә гыйбрәт булсын. Итәкләрегездән үбеп
Колый. И үтенәбез, тәкъьсир.
Хуҗа. Итәгемнән үп, әмма кесә тирәсеннән үпмә! (Би-кигә.) Син бикасаптан! Бикасаптан! Хөлләдән җитеш, тархан! (Чабуын кайтара.) Ахун, авызың юганмы? Үп монсын.
Колый (Бикигә). Нәкъ минем хөллә!
Бики. Нәкь минем бикасап!
Ахун (шулай ук). Тач минем чапан!
Хуҗа (Низамыйга). Казый! Коега тычкан төшсә, тазарту өчен шәригат ничә чиләк су чыгарырга куша?
Низамый. Кырык чиләк, ханым-солтаным.
Хуҗа. Әнә чатта җәмәгат коесы бозылган. Халык суга интегә. Шунлыктан хөкем сезгә шул: намуслы кеше өстенә яла ягу, әләк, гайбәт белән шөгылләнгәнегез өчен, дүртегез дә бүген кырыгар чиләк су чыгарып, шул коены әрчеп, тазартып эшкә кертегез.
Зәйнәгый. Эшләрен тәмам иткәч, нишләтергә кушасыз?
Хуҗа. Сакалларын кыркып, өйләренә кайтарып җибәрегез! (Йөзен ача.)
Зәйнәгый. Мәрхәмәт ит, Насретдин хан!
Ахун (йөзләрен күтәреп). Насретдин хан?..
Бики. Сөбханалла!
Низамый. Ләхәүлә! һәлак булдым, һай, һай!
Йөзтүбән төшәләр.
Бар да (аягына егылып). Коткар үзең, коткар, Насретдин хан!
Хуҗа (үзенең аягын кочкан Бикинең аркасын тәхет итеп утырып). Белмәдегезмени? Әләк төбе — һәлак! Сез, минем дүрт кат тиремне тунату артыннан йөреп, үзегезнекеннән яздыгыз. Алар дүртесе дә минем өстемдә.
Ахун. Ай-вай, Насретдин хан! Алла тәкъьдирче, бәндә сәбәпче! Мин, үз кулым белән чалма, чапанымны сезгә кидереп Җиһангир хәзрәтләренә җибәрүем белән, сезнең хан булуыгызга сәбәпче булдым. Инде мин үзеңнең ахуның. Бәлфа-раз, шулай булгач, илтифат итеп...
Хуҗа (бүлеп). Илтифат итеп, кое тазартырга җибәрәм! Илтегез үзләрен коега! (Аларны сакчылар алып чыгып китәләр.)
Еракта халык гүләгән тавыш.
Хуҗа. Ул ни анда, вәзир? Зәйнәгый. Халык кычкыра, хан!
Хуҗа. Кычкыра, димәк, бугазлары буш. Икмәк амбарларын ачыгыз!
Зәйнәгый (тәрәзәгә). Тынычланыгыз! Насретдин хан сезгә кайнар икмәк җибәрә. (Үзалдына.) Менә юләр хан! Аларны суктырасы җирдә...
Хуҗа. Ник шаулыйлар тагын?
Зәйнәгый. Эчәргә дә сорыйлар, тәкъьсир.
Хуҗа. Ашагач, эчәсе килү табигый, эчерегез.
Зәйнәгый (тәрәзәгә). Тынычланыгыз, Насретдин хан сезгә баздан мичкәләр тәгәрәттерә. (Хуҗага.) Алар сездән кием дә сорыйлар, тәкъьсир.
Хуҗа. Өләшегез соң...
Шау-шу үсә.
Тагын ни җитмәде?
Зәйнәгый. Кызларына ефәк оек, энҗеле башмак, үзләренә туй арбасы, йөгерек ат...
Хуҗа. Юк инде, монсын алдадыгыз, вәзир әфәнде. Халык аны сорамас. Ашаттым, эчерттем, киендердем — минем эш бетте.
Тыштан «Яшәсен Насретдин хан» дигән хор ишетелә.
Хуҗа. «Яшәсен» диләрме? (Тәрәзәгә.) Җәмәгат! Теләкләрегезне кабул итеп, үлгәнче яшәргә булдым. Тынычлап кайтып китегез.
Тышта көлеш тавышлары.
(Зәйнәгыйга.) Ләкин карагыз, барабан астындагы ишәк минеке, әркетә күрмәсеннәр!
Сораулар һәм биремнәр.
1. Җиһангир белән Хуҗаның диалогы сездә нинди тәесир калдыра? Хуҗага хас сыйфатлар соклану тудырамы? Әсәрдән өзекләр алып сөйләгез.
2. Хуҗаның халык белән уртаклыгы нәрсәдә? Хуҗа Насретдин турындагы мәзәкләрне искә төшерегез.
3. Хуҗаның Зәйнәгыйга (баш вәзиргә) биргән характеристикасын тексттагыча сөйләгез.
4. Хуҗа Насретдин ханны характерлагыз. Хан булгач, аның кайсы сыйфатлары аеруча тулырак ачыла?
5. Бу пәрдәдә Бики, Ахун, Колый тархан, Низамыйларның Хуҗага мөнәсәбәтләрен ачыклагыз. Ни өчен аларның килеш-кыяфәтләрен, хәрәкәтләрен сурәтләүдә сатираның көче арта бара?
БИШЕНЧЕ ПӘРДӘ Шул ук сарай.
14 НЧЕ ЧЫГЫШ
Хуҗа, Зәйнәгый, соңыннан вәзирләр, җарияләр.
Хуҗа (Зәйнәгыйга). Ә, бу ни бу?
Зәйнәгый (коты очып). Гауга барабаны кагылды!
Хуҗа. Яу килде? Тукта...
Зәйнәгый. Мин дә әйтәм бит! Яу, яу! (Чыгып чаба.)
Каңгырган вәзирләр, җарияләр тула.
Хуҗа (тәхеткә басып). Качыгыз! Яу килде, яу, яу!
Бар да. Яу килде! Яу, яу! Ах, ах! (Буталыш, чыгу, ыгы-зыгы.)
Хуҗа. Чыгыгыз, чык! Әй! Итәгенә басмагыз анда гүзәл ханбикәнең. (Бар да чыгалар.)
Хуҗа (ялгыз). Шәп булды! Кайчан мин узам, кайчан ишәгем уза. Барабанны зур кактык, хуш, Хуҗа Насретдин, ахыры ничек булып чыгыр моның? Хәзер син дөньяның зур сугыш остасының берсе булган Җиһангир белән бермә-бергә чыгасың! Чү! Менә вәзир килә.
10НЧЫ ЧЫГЫШ
Хуҗа, Җиһангир. Хуҗа дәшми, дисбе тарта.
Җиһангир. Ник дәшмисең син?
Хуҗа дәшми. Еракта барабан тавышы.
Җиһангир. Ишетәмсең, барабан! Ихтимал, минем гаскәрем биредә юклыктан файдаланып, анда... Я? Ник әйтмисең? Габдулла хан киләме?
Хуҗа. Белмим.
Җиһангир. Ничек белмисең син?
Хуҗа. Шулай. Белмим бер сүз, беләм ике сүз.
Җиһангир. Шулаймы? (Көч белән ачуын тыеп.) Давыт галәйһессәлам үз кулы белән койган шушы изге кылычым белән ант итеп әйтәм, я син миңа хәзер турысын сөйләрсең, яки... сөйләмисең?
Хуҗа (аңа карап торганның соңында). Туры сөйләр идем, син яратмассың, ялган сөйләр идем, үзем яратмыйм.
Җиһангир. Ах, шамакай! Бер көнлек хәлифә! Бу илнең иң тапкыр кешесе син идең бит әле! Кая соң ул синең телең, тутый?
Хуҗа. Әе, минем бер таныш тутыем бар иде, әнә хәзер теле аркасында читлектә утыра.
Тагын барабан.
Җиһангир (күккә карап). Я тәңре! Синең хөкемеңне җир йөзендә җирләштерәм дип кулыма кылыч алган бер ханың булдым, шушындый түбән, карасөяк бер диванаңны тәхетемә җибәрдем, ул затсыз, әнә синең имамнарыңны кое казырга җибәрде! Бәлки, шул языгым өчен миңа мондый бәлаләрне җибәрүеңдер...
Хуҗа. Бәласе бәла... бәласе артыннан казасы иярә әле аның.
Җиһангир. Иманыңны укы, чүк муеныңны, башың алынды синең, куркак, кара баш! (Күзен йомып, кылычын селтәп җибәрә, тышта барабан. Җиһангир бердән күзен ачып.) Ничек? Ул һаман шулай утырамы? Минем кылычым астында?.. (Шикләнеп.) Языкка төшермә, я тәңрем, бәлки ул чыннан да синең якын адәмнәреңнең берседер!.. (Кылычын кынга тыга.) Минем өчен Аллаңа сыен, дивана. (Тыңлап.) Нәрсә? Туктады түгелме барабан?
Хуҗа (халыкка). Әйтәм бит, үзе үтерә, үзе үлемнән курка. Явызның арты һәрвакыт куыш була аның!
Җиһангир. Ә?
Хуҗа. Без өйләнгәч, төн кыска булды, дим. Без хан булдык, фетнә куба. (Тора.)
Җиһангир. Фетнә? Алай булса, бу — халык күтәрелеше? Ялган!
Хуҗа. Сезгә ялган, миңа чын. Сиңа берни дә булмас, синең өчен монда мине суярлар, мин — хан. (Таҗын алып бирә.) Рәхим ит таҗыңны.
Җиһангир (етәрә). Я тәңре, сөякләрем шунда калырмы минем?
Хуҗа (елак тавыш белән). Үлүеңә күрә күмүе булыр...
18 НЧЕ ЧЫГЫШ
Хуҗа һәм бер яктан Алчын, Зөбәрҗәт, Гөлбану, икенче яктан Сәлви белән Хаммат керәләр.
Бар да. һай, әти! һай, Хуҗам! Ха-ха-хай! Хай!
Хуҗа. Нәрсә һай?
Хаммат. Барабан бит ишәк муенына киелгән! Ул аны күтәрә дә җиргә суга, күтәрә дә җиргә суга!
Алчын. Ул халык! Бар да: яу басты да яу басты! Ә теге аксак... Ха-ха-ха!..
Хуҗа. Булыр, булыр, кияүләр. Бер ишәк шәһәреңә шундый бер эш ясар, мең акыллы кеше хикмәтен төшенмәс. Алай да безгә көләргә иртә, монда әле аксагы китсә, баскагы калды.
Тояк тавышлары.
Менә! Киләләр!
Гөлбану. Ай Алла, харап булдык! Нишлибез?
Хуҗа. Көлке көлә җитте, арттан куа җитте.
Алчын. Арысланы китте, аюы килә.
Сәлви. Аюмы? Үлгән булып ятсаң, тими ди.
Гөлбану (Сәлвигә). Юкны сөйләмә, син инде бала түгел!
Хуҗа. Тимә, хатын, кыз дөрес сөйли, үземә охшаган, акыллы булыр. Я бар, калдырыгыз әле мине, тегендә чыгыгыз, чык!
Хуҗадан башкалар чыга.
Үлгәнгә аю тими! Ә? (Тәхеткә утыра.)
19 НЧЫ ЧЫГЫШ
Хуҗа, Гыймай, Ахун, Колый,Бики, Низамый.
Гыймай. Үрә кат! Шым! Миңа белергә кирәк. (Хуҗага.) Бу гауганы синме куптардың?
Ахун. Шул бәдбәхет! Барысына да шул гаепле! Хуҗа. Нишләп мин гаепле булыйм? Ишәк гаепле. Колый. Кара, кара, хәзер ишәккә сылтамак була, ә? Моның өчен дөньяда юк бер җәза тиешле аңа баскак!
Гыймай. Моның өченме! Тукта! Моның өчен сине... борыныңнан тишеп үтерергә кирәк!
Хуҗа. Минем борынымның ике тишеге бар, өченчесен тишәргә хаҗәт юк.
Ахун. Кара, кара, саескан! Нәрсә сөйли! Иманыңны укы!
Гыймай. Үрә кат! Дөнья белән бәхилләш, Насретдин!
Хуҗа. Дөнья белән мин бәхил, үкенечен куймадым, менә хатын белән, белмим. Рөхсәт итегез, аның белән бәхилләшеп чыгыйм.
Гыймай. Сиңа бер минут миһләт!
Хуҗа чыга.
Низамый. Олылардан кое казыттыра!
Бики. Сөйләмә, сакалларыбызны кисә башлады бит!
Гыймай. Шым утыр! Монда мин баскак! Ни өчен барабанны ишәк күтәреп киткән? Ул шуңа җавап бирсен!
Елаш ишетелә.
Нинди елаш анда? Карагыз!
20 НЧЕ ЧЫГЫШ Шулар ук һәм Гөлбану.
Гөлбану. Аһ! Ваһ!
Бики (сискәнә). Хатыны елый.
Гөлбану (кулында буш ташаяк, елап керә). Ләгъьнәт төшсен, сезнең өчен шушы яшемдә ирдән калдым... Аһ! Аһ!..
Гыймай. Миңа карап сөйлә, ни булды?
Гөлбану. Яныма чыкты, уф, янам, Гөлбану, дип, шушы торган ташаякны күтәреп эчүе булды...
Низамый (ташаякны алып). Шунымы?.. Карагыз, Алланың күрсәткән гыйбрәте бу: үзенә әзерләнгән агуны үз кулы белән күтәреп эчкән!
Колый. Төбенә хәтле чөмергән бу!
Гөлбану. Башына җиттегез Насретдинымның! Ташаягыгызны башыгызга каплагыз! Үлде бит, кара янды! Аһ-аһ! (Чыга.)
Ахун (ташаякны алып). Кара син ахмаклыгын! Үзенә хөкем чыкканны да көтмәгән, без дә сиңа шуны эчергән булыр идек бит!
21 НЧЕ ЧЫГЫШ
Шулар ук һәм Хаммат, Алчын, Сачтараш, Сәлви, Зебәрҗәт. Хуҗаның паласка салынган гәүдәсен күтәреп чыгалар.
Тавышлар. Чүгез, чыгаралар! Күрәсең, иманын да әйтә алмаган, нинди газапланып үлгән! Гыймай. Куегыз!
Хуҗаны идәнгә сузып салалар.
Колый. Ләхәүлә, бите ничек сузылган! Шулай ук үләрбез микәнни?
Ахун. Иннә илләһи вә иннә иләйһи раҗигун! Инде, абыстай, үлгән артыннан үлмәк юк! Үлмәк юк!
Гөлбану (елаган булып). Ничек еламыйсың! Шул күлмәктән башка кияргә күлмәк юк, күлмәк юк! (Артына әйләнеп бара да сөйрәлеп калган итәгенең очын күтәреп күзен сөртә.) Барыбер салмыйм күлмәген. Аһ, аһ, аһ!
Ахун. Гөнаһсың дәвер кылдырырга кирәк. Фидиясен карарга кирәк. (Сакалын күтәреп.) Мәрхүм дивана кеше иде. Кем өстендә булса да кичелмәгән бурычлары калмадымы?
Бики. Калды: иң элек янчыгы белән хисаплап, йөз алтын.
Гөлбану. Аһ!
Сәхилә. Минем дә йөз алтын.
Колый. Минем дә...
Гөлбану. Аһ, аһ!
Алчын, һәммәгезнең дә шул бер йөз алтын бит инде ул. Аны да әнә казый әфәнде Хуҗа файдасына хөкем итте.
Гөлбану (куанып). Аһ!
Алчын. Күрәсез, Гөлбану апа борчыла, мәрхүм изге кеше иде, рәнҗеп ятмасын, кичә алсагыз, бурычларыннан кичегез!
Гөлбану (сызланып). Аһ, аһ!
Бики. Тагын илле өч сум, йорты миндә дигәндәй... Сәлви сылу хакына кичмәсәк...
Гыймай. Үрә кат! Монда мин баскак! Бу гауганы ул күтәрдеме? Иң элек ул шуңа җавап бирсен!
Ахун. Бәлеш! Үлек ничек җавап бирсен?..
Гыймай. Тик тор! Ни өчен ул барабанны ишәгенә тагып җибәргән? Ишәге өчен ул җаваплымы?
Бики. Гафу боерыгыз, ишәк аныкы да түгел минеке!
Гыймай. Синекеме? Әһә! Алай булгач, бу гауга өчен дә син җавап бир!
Бики. Бәрәкәт! Бу үлгәч тә мине тоттырып ята, тагын мин гаепле булдыммы?
Ахун. Сабыр. Ишәк Насретдин мәрхүмнеке, барабанны аңа ул таккан, бу эшкә ул җаваплы.
Гыймай. Насретдинныкы булса, Насретдиныгызны алыгыз да чыгып китегез моннан! Сез әле миннән үлекне хөкемгә тарттырасызмыни? Күтәрегез!Әнә сезгә ишек. һарш!
Бики. Ишәкне дә бирдем, үлеген дә миннән күтәртәсезмени?
Ахун. Чү! Дивананың рухы сукмасын, яхшы гына алып чыгыгыз үзен.
Хуҗаны үзенекеләр күтәрешеп ишеккә юнәләләр.
Хаммат. Белмим, без бу ишеккә ничек сыярбыз? Тавышлар. Күтәрә төшегез, җәмәгат! Төшерегез, төшерегез! Юк, алай да булмый... Туктагыз, без кырыйдан... Болай да булмый. Куегыз әле мәетне... Ничек чыгабыз бу ишектән, җәмәгат?
Хуҗа (иң элек бер тезе күтәрелә, бар да каты сискәнә, аннан үзе торып утыра). Җәмәгат! Мин үзем исән вакытта әнә теге арт ишекне киң ачып чыгып йөри идем. Шуннан алып чыгыгыз, шуннан!
Ахун. Ләхәүлә!.. Мәет терелде. Укыныгыз, укыныгыз!
Картлар. Я алай! Я Алла! Һай, һай!
Паника. Хуҗа, кулларын сузып, өсләренә килә.
Ахун. Әйберен сорый... Бирегез (чапанын ыргытып чигенеп бара).
Колый. Валлаһи минеке түгел. Ал хөлләңне! Мә!.. (Хөлләне ыргытып артка таеша.)
Бики. Нинди куркыныч! Тотма, җибәр... Мә бикасабыңны! (Бикасапны ташлап кача.)
Сәхилә. Абау! Йөз алтының да кирәкми! А, аһ!
Ахун. Рух сукмасын, рух, рух! Төренегез!
Картлар чапаннарын башларына кайтарып терәнәләр.
Җибәр! Җибәр! (Качалар.)
Гыймай (чукмарын күтәреп). Ай! Миңа килмә! Үрә кат! Алгары һарш, һарш! Ай!
Барысы да качып бетә.
Хаммат. Ха-ха-ха! Менә без җиңдек! Хор (Хуҗа Насретдинны уртага алып җырлыйлар).
Яшә, яшә. Хуҗа Насретдин.
Син үлемсез халык хикмәте.
һәр кыенны ерып чыгучы,
Көлке сиңа дөнья михнәте.
Яшләр өчен шатлык син,
Картларга да тансык син,
Халык үлмәс — син үлмәс,
Мәңге яшә, Насретдин!
Пәрдә.
Комедия (грек сүзе) — социаль һәм көнкүрештә очрый торган яраксыз хәлләрдән көлеп язылган сәхнә әсәре. Монда язучының үткен күзөтүчәнлеге, тапкыр сурәтләве, сәхнә кануннарын оста белүе күренә.
Көлү — тәнкыйтнең үзенчәлекле формасы. Укучыга ул аеруча көчле йогынты ясый, начардан көлдерә, аны ахыргача фаш итә.
Сораулар һәм биремнәр.
1. Укылган өзекләрнең эчтәлеген сөйләгез.
2. Колый һәм Низамыйларны сурәтләгәндә ни өчен көлү фаш итү дәрәҗәсенә җитә?
3. Хуҗа образын тулырак сөйләгез. Аның характерын ачуда юмор нинди роль уйный?
4. «Хуҗа Насретдин» ни өчен комедия төренә керә? Комедия нәрсә ул? Нинди комедияләр укыганыгыз бар?
5. Әсәрдә сурәтләнгән шәригатчә җәзалар белән килешәсезме? Бу турыда сезнең фикерегез ничек?
Мөстәкыйл эш.
1. Альбомнан3 бу комедиядә катнашкан артистлар белән танышыгыз, Аларның ролен кыскача характерлагыз.
2. Уку елы башында үткән Хуҗа Насретдин мәзәкләрен хәтерләгез. Алар комедиянең эчтәлегенә туры киләме? Үзегез дә шундый мәзәкләр җыегыз.
Язма эш.
Үзегезнең белгәннәрегезне дә файдаланып. Хуҗа Насретдин образын тулырак характерлагыз. Әсәргә катлаулы план төзеп, инша языгыз.
1 Диван — хөкем залы.
2 Нөҗүм гыйлеме — астрология, астрономия урынына йолдызларга карап, фалчылык белән шөгылләнү
3 Г. Камал исемендәге театр турында фотоальбом (татар һәм рус телләрендә). — Казан: Татар, кит. нәшр., 1967
(на фото: Х.Г.Абжалилов в роли Хужи Насретдина в Театре им. Ш. Камала)

Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.