- Читать следующее литературное произведение - 4-й класс
- Кояш артыннан киткән тургай (өзек)
🕙 Минуты чтения - 8
Киек Каз Юлы (Повестьтан өзек)
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
Общее количество слов 988
Общее количество уникальных слов составляет 645
48.9 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
61.8 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
68.8 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
..Шулай янып-көеп, яшәргә тырмашып ятканда, Чишмә буе Хәнифәләргә Лира исемле кызы белән бер апа кайтып төште. Дөресрәге, Хәнифәләргә аларны авыл Советыннан китерделәр, элек Великие Луки дигән шәһәрдә яшәгәннәр. Ул тирәләрне фашистлар басып алгач, көчкә-көчкә генә качып котылганнар. Кача-кача, безнең авылга хәтле килеп җиткәннәр. Анысына мин артык гаҗәпләнмәдем. Сугыш астында калган кешеләрнең туган-үскән җирләрен ташлап китәргә мәҗбүр булулары турында ишеткәли идек инде. Мине иң гаҗәпләндергәне Лира булды. Дөньяда ун ел яшәп, минем аңа охшаган кызны очратканым юк иде. Ябык, чандыр үзе. Буе да минеке хәтле генә булыр. Аксыл-сары чәчләре әби талкыган йомшак сүскә охшап тора, үзләре кырыкмыш тай ялы кебек алдан тигезләп киселгән. Күзләренең зәңгәрлеген күрсәң! Әллә нинди тирән зәңгәр алар, күз генә дә түгел алар, упкын, караган саен карыйсы килә үзләренә. Керфекләре озын, куе, алары да чәче кебек аксыл-сары. Бите-кулы тулы вак кына сипкел. Елмайганда, авызы колагына җитә. Иреннәре кабарынкы, кып-кызыл.
Килгән көнне без аны аз гына күреп калдык. Кыз сап-сары көнбагыш чәчәге кебек бер генә балкып алды да юкка чыкты...
Бүген миңа әллә ни булды. Күңелемдә ниндидер әйтеп бетермәслек зур шатлык, куаныч!
Почмак сәкесе өстендә тастымал белән каплап мина дип калдырган бәрәңге белән катыкны аннан-моннан капкаладым да, китмәнне күтәреп, бакчага чыктым. Хәмит белән Тәлгат әле күренмиләр. Алар чыккалаганчы, бәрәңгенең эшен бетереп куясы иде дә бит, булмас шул...
Ай-һай озын бу көннәр. Бакчада бәрәңгене өясең-өясең, өйгән саен кимеми, арта бара кебек. Шулай арып-талып эшләп, әбәткә кергәндә, күзем бүлмә тактасына беркетелгән зур көзге кыйпылчыгына төште. Бу көзге кисәге мин туганчы ук шунда торгандыр, мөгаен. Чебеннәр аны чуарлап бетергәннәр. Элек мин аңа игътибар да итми идем. Бик бәләкәй чакта гына көзгегә карап, телемне чыгарып, үземне үзем үртәгәнем хәтеремдә. Бүген никтер аның каршысында тукталасы иттем.
Каршымда түм-түгәрәк битле малай басып тора. Кашлары куе, чем каралар, күзләре дә кара. Чәче кырылган. Кара инде, битен дә юньләп юмаган икән бит! Ничек итеп шушы кыяфәттә урамга, кеше арасына чыгып йөри икән соң?! Лира алдында тагы! Өс-башына кара инде: күлмәк-ыштаны каткан, чалбарының тез турысы умырылган...
Аякларны гына әйт әле син! Бакчада эшләгәнгәдер инде, кап-кара булганнар. Ишегалдында ләгәнгә су салып, аякларны җебетергә уйлаган идем дә, кире ниятләдем. Өйдә аяк юып ятарлык булгач, Шушма елгасы нигә соң ул безгә?!
Әби аш суына дип кычкырып калды, мин киртә башыннан иске сөлгене эләктердем дә бакча аша елга буена йөгердем. Йөгергән шәпкә, яр буеннан бер уч сабын үләне йолкып алдым. Их, дөнья рәхәте! Башта, колач сала-сала, Ташлыкта су кердем. Аннары Ташлык белән Тирәнтур арасында үскән карт өянке куышына кереп утырдым. Аның юан тамырлары җир өстенә чыгып ук ята. Аларны дулкын юа, ә язын ташу күмә.
Мин җайлап кына менеп утырдым да башта аякларны суга тыгып җебеттем, аннары сабын үләне белән, ышкый-ышкый, әйбәтләп юдым. Аяклар бераз әрни әрнүен: җәйнең җәендә «чеби»дән арынганнары юк ич аларның. Аннары сабын үләне белән битемне, кулымны юдым. Су белән юешләп чәчемне артка сыпырдым. Артка ятып үссен әле, бәлки, көзгә кырыктырмам да.
Әз генә бөдрә ул минем. Кырыкмый торсаң, тубал булып үсә.
Әти чәченә охшаган, ул да чәчен гел артка сыпырып тарый иде.
Шәп булды бит бу: аяклар да ап-ак, бит-кулым да чистарды. Ник элек мин аларны юып йөрмәдем икән? Әни көчләп юындырмаса, биткә су да тидергән юк ич инде! Ярый, әби анда ашарга дип көтеп торадыр...
Беркөнне, көтү иртә кайткач, сыерларны тау астына ашатырга алып төшкән идек. Хәнифә белән Лира да төште. Шунда Тәлгат Лираның каршысына барып басты да: «Смотри, смотриз, — дип, колагын селкетә башлады. Лира чырык-чырык көлә. Ну ачуым килде Тәлгаткә! Шул юк һөнәре белән мактанмаса ни була инде?! Лирасын да әйтер идем, тапкан кызык, «уши-уши» дип, Тәлгаткә төртеп күрсәтә, үзе көлә. «Уши» дигәне колак булды, ахры. Мин тузмадем, Тәлгатне төртеп җибәрдем дә, Лира каршына басып, «уши» дия-дия, ике колак яфрагын тоттым. Лира әйтә: «Да, уши»,— ди. Мин әйтәм: «Колак». Лира да колак яфракларын тотып, ничектер мәзәгрәк итеп, «калак» диде. Әй, кызык булды! Борынымны тотып, өскә карадым: «Борын», — мин әйтәм. Лира да нечкә бармаклары белән борынын эләктереп алды да: «Нос», — ди. Без хор белән «нос» дип кабатладык. Лира: «Борын», — диде. Тау астына сыер көтәргә төшкән бала-чага безне сырып алды. Мин чәч, баш, күз, бармак, кул, аякларны атап чыктым. Лира русчасын әйтте, татарчасын кабатлады, мин дә кабатладым. Безгә ияреп, бала-чага да кабатлады. Әй, кызык та уен уйлап таптык соң!..
Без шулай уйнап кына башлаган идек, уеннан уймак чыгардык та куйдык. Икенче көнне дә, аннан соңгы көннәрдә дә иң яратып уйнаган уеныбыз русча сүзләр өйрәнү булды. Башта тирә-юньдәге бөтен әйберләрнең исемнәрен ятлап чыктык. Кошларның, хайван-
нарның, агачларның — һәммәсенең. Аннары фигыльләрне өйрәнә башладык. Лира анда да җаен тапты. Бездән читкәрәк йегереп китә дә: «Я бегу», — ди. Мин аның янына йегереп килеп басам да: «Я да бегу», — дим. Шул ук сүзләрне башкалар да кабатлап, Лира янына йөгереп киләләр. Лирага сүзнең татарчасын әйтәбез. Ул шундук отып ала. Ләкин бик мәзәк итеп: «Мин югурам», — дип кабатлый. Без дә рус сүзләрен шулай үзебезчә әйтәбез булыр. Лира да кайчак бездән эче катып көлә...
Беркөнне Лира тау астына озын сары тасма алып төшкән. Башта кичә өйрәнгән рус, татар сүзләрен кабатлап уйнадык. Аннары Лира кулындагы тасманы селтәп җибәрде дә: «Нәфис гимнастика», — диде.
Лира я күккә сикерә, я җиргә төшеп бөтерелә. Кулындагы тасмасы сары елан кебек тыпырчына. Без авызыбызны ачып, шаккатып торабыз. Лира кебек чибәр кыз дөньяда бармы икән, ай-һай, юктыр, булмас. Кара инде син аның гәүдәсен, бөтенләй сөяксез микән әллә ул?! Аның чибәрлегеннән никтер минем күзгә яшь килә, күкрәгемә ниндидер үзем дә аңламаган моң тула. Мин авыр сулыйм. Ялгыз гына калып күккә карап ятасым килә. Ник шулай икән ул? Нигә минем гел Лирага гына карап торасым килә икән?
Лира күнегүләрен ясап бетерде дә, тасманы җыеп алып, нәзакәтле итеп баш иде. Без гөрләтеп кул чаптык. Лира, татарчаны вата-сүтә: «Музыка юк, шуның өчен начар», — диде. Ничек начар булсын инде? Без моңа кадәр «нәфис гимнастика» дигән әйбернең бар икәнен дә белми идек әле. Укучылар, концерт куйганда, пирамидалар ясыйлар ясавын, әмма мондыйны беркайчан да күргәнебез юк иде.
Лираның туктавы булды, без аңа охшатырга тырышып сикерә-йөгерә, тәгәри, мәтәлчек ата, иелә-бөгелә башладык. Хәнифә хәтта Лираның тасмасын тотып та кыйланган була. Кая инде ул, аның кулында тасма бөтенләй җансыз...
Лираны күреп яшәгән бәхетле көннәрнең иге-чиге булмас кебек иде. Шулай гына булсачы!..

Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.