Latin

Кияү

Общее количество слов 927
Общее количество уникальных слов составляет 586
48.0 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
60.0 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
69.8 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
Кем эте бу? — дип, кырыкмаса кырык тапкыр кабатлады кондуктор.
Ләкин бер кеше дә аның соравына җавап бирмәде. Эт, үзе турында сөйләгәнне аңлап, бөек бер өмет белән пассажирларга карый. Ләкин бер генә күздә дә миһербан чаткысы очрата алмыйча, гаҗиз булды бичара. Шулчак эт күзләре белән аның карашы очрашты. Кеше әлеге этнең карашында, сатма мине, адәм, сатма, әйт, бу эт минеке, диген, кебек мәгънә күрде.
— Кем эте бу, әллә сезнекеме? — диде кондуктор, әлеге кешегә төртеп.
— Ие, минеке! — диде дә ул, этне сыйпый башлады.
Эт канәгать рәвештә ялманып алды, миһербанлы кешенең аяк очына сузылып ятты.
— Ярамый транспортта эт йөртергә! — дип кычкырды кондуктор.
— Фу, эт исе килә!
— Борынчык та кигезмәгән, мөнсез!
— Үз машинаңа утыртып йөрт яки такси ялла! — дип кычкыра башладылар әйләнә-тирәдә.
— Авызына су капканмыни! Дәшмичә бара, түлә этең өчен дә! — дип, кондуктор янаулы кыяфәт белән әлеге кешегә таба атлаган иде, эт сикереп торып, гәүдәсе белән яңа хуҗасын каплап, тешләрен ыржайтып, шундый ырлады, кондуктор алгы ишеккә чаклы атылып китте.
Кеше эт өчен түләде дә автобустан төшеп калды, эт тә аның артыннан тротуарга сикерде. Автобус кычкырыш, ызгыш, ләгънәт төяп китеп барды.
— Җә! — диде кеше эткә.— Нишлибез, агайне!
— Мин алай яман эт түгел! — диде маһмай.— Мин барын да аңлыйм, әйтеп кенә бирүе кыен... Сукбай эт мин, йортсыз-хуҗасыз...
— Һәй, маһмайкай! Мин сине өйгә алып кайта алмыйм шул... Шулай бер тапкыр ике мәче, бер гарип күгәрчен алып кайткан идем, хатынның ни кыланганнарын белсәң, исең китәр, милициягә кадәр барып җитте. Минем хатын эттән дә яманрак, белдеңме?!
— Беләм, синең ул кәнтәй хатының — минем кыз кардәшем...
— Кичер, дускай.
— Ә мин сиңа үпкәләмим... Без —эт халкы — күнеккән инде... Күпме типке, күпме кыен күрдек, дус кеше. Эт тормышы, дип, тикмәгә генә әйтмиләр бит...
— Бер дә яхшы тормыш күрергә насыйп булмадымыни соң, дускай?
— Күрдек, яхшысын да күрдек... Яхшысы тиз онытылды... Көчек чакта бәхетле идем. Мине сөяләр, үбәләр иде, хәтта хуҗа балалары белән бергә йоклый идем. Татлы хыял гына хәзер... Менә синдәй миһербанлы кешеләр очрап тора. Бар, туган, яхшы кешеләр дөньяда. Ләкин яхшы ирләрнең хатыннары кабахәт була шул...
— Әйдә, ни булса да булыр, киттек безгә! Хатын белән ике эт булырсыз.
— Ә, юк, бармыйм. Ату, өере белән көчек тудыра башласам, хатының сине дә, мине дә өерттереп чыгарыр. Яхшы сүзеңә рәхмәт. Синнән шәп эт чыгар иде дә...
— Мактавың өчен рәхмәт!
— Гафу... Исеңнән чыгарма, синең хатының — минем сеңлем. Әйт син аңа, син бит эттән туган нәрсә, диген, атаң Сукбай, анаң дүрт көчек китергән, икесен малайларга биргәннәр, сине базарда сатканнар, диген... Ә менә мин исән әле... Хуҗаларым яңа фатирга күченделәр дә, мине алырга теләмәделәр. Җә, хуш, җегет!
— Хуш, дускай!
Эт үз юлы белән, кеше үз юлы белән китеп барды. Алар тагын очрашты. Ләкин җәмәгать урынында түгел, шәһәр читендә, чүп өемнәре арасында очраштылар. Этләр өере туй ясарга җыена иде. Ә кешеләр өере бите-башы канга баткан адәмне куып йөри иде.
— Тыгып ал! — дип кычкыра башлыклары.
Яралы кешене бастырып килә торганнарның берсе пычак чыгарды. Этләр, үлем-кан исе сизеп, сагайдылар. Кәләш-кәнтәй канга баткан кешене танып алды. Бу — автобустагы дусты булып чыкты.
— Бите канлысы яхшы адәм, аны тегеләрдән яклагыз! — дип әмер бирде кәләш-эт.
Эт өере кеше өеренә ташланды. Кияү-эт иң беренче булып куып килүчеләргә ыргылды һәм шунда ук аның корсагын пычак умырып төшерде. Башта этләр пычаклының беләген, балтырларын умыра башлады. Бусы белән эшне бетереп, эт өере бүтәннәр артыннан томырылды. Кешеләрнең кайберәүләре качып өлгерде, әмма бугазлары умырылганнары сугыш кырында аунап калды.
Чәйнәлгән бугазлардан бераз читгәрөк эчәге капчыгы ишелеп чыккан кияү-эт ята. Кияү-эт үлем белән озак тарткалашты, улый, улый да чиный бичара, улый, улый да чиный җанвар, күзләрен мөлдерәмә тутырып үзе коткарган кешегә карый. Кеше, эткә ярдәм итә алмавына үрсәләнеп, үкереп җылый...
Эт җан биргәч тә кеше озак кына китмәде. Шулчак кәләш-эт килеп танавы белән кешенең балтырына төртте. Кеше дустын танып алды.
— Сине яклап каһарманнарча һәлак булды! — диде кәләш-эт.— Аңардан да батыр эт юк иде. Дустым, кал аның урынына, Өер башы булып. Кешеләр арасында эт булганчы, этләр арасында кеше булырсың!
Шулай итеп, ул этләр өеренә баш булды...
Өер башы этләрне тиздән сүтеләчәк, ташландык бер йорт ишегалдына алып керде. Этләр, бер-берләренә сыенышып, төнге йокыга талды. Ләкин Өер башын гына йокы алмый. Күңелдә нидер сыза: бу йортка таба килгәндә, каршыга аның элеккеге хатыны очрады. Хатын аны таныды булса кирәк. Өер башы кеше йөрәге белән, эт сиземләве белән үлем якынлашуын тойды. Үлем исенә чыдый алмыйча, Өер башы улый башлады.
Эт улавын ишетеп, кешеләр күңеленә шом төште.
Күрше йортларның берсендә ике кеше йокламый иде.
Беренче катта, почмак фатирда, карт бер солдат җан бирә алмыйча җәфалана.
Бер кат өстә Өер башының элеккеге хатыны ятагында борсаланып ята.
Таң беленер-беленмәстә хатын энесенә шалтыратырга булды. Аның энесе, хуҗасыз этләрне атып, тамак туйдыра иде.
Таң аткач, почмак фатир ишегенә табут капкачы сөяп куйдылар.
Улый-улый Өер башы этләрне уятты.
— Азык эзләргә таралыгыз! — диде Өер башы.
Ләкин ул әмерен тәмамлый алмады, дары-мылтык исе сизеп туктады.
— Качыгыз! — дип боерды Өербашы.
Әмма соң иде инде, капка авызында ике кеше күренде. Икесенең дә кулында икешәр көпшәле мылтык. Өер башы үзенең каенишен таныды.
Этләр, мескеннәр, койрыкларын бот арасына кысып, әбрәкәй артындагы аралыкка кереп өелделәр.
— Чәчелегез! — диде Өер башы.
Этләр төрлесе төрле якка ыргылдылар. Бер-бер артлы дүрт шартлау яңгырады. Өер башы янында гына дүрт эт кар туздырып чабалана башлады.
Өер башы каенише белән бергә-бер калды. Каенише, сүнгән тәмәкесен теле белән әле бер, әле икенче якка күчерә-күчерә, мылтыгын күтәрде, ике көпшә берьюлы ике ут төкерде, кайнар ядрә кеше йөрәген тишеп, Өер башының калак сөяген умырып алып чыгып китте. Шартлау белән бермәлне үк Өер башы туп-туры үтерүчегә ташланды. Мәргән читкә тайпылып өлгерде, яраланган эт гәүдәсе биек койма аша сикереп чыкты да кар өстенә сузылып ятты. Икенче мәргән тимер кыскыч белән Өер башының койрыгыннан эләктереп, сөйрәп алып килде дә, машина әрҗәсенә күтәреп ыргытты.
Үләр алдыннан ул аңына килде һәм кемнеңдер сөйләнгәнен ишетте: — Карале, нишләп бу кеше мәете этләр янына эләкте икән соң?..
1978
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.