🕥 Минуты чтения - 34
Китәм Инде, Китәм! - 3
Общее количество слов 4421
Общее количество уникальных слов составляет 1833
37.0 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
51.9 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
59.9 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Альберт. Әйе. Баегач үзең ярдәм итәрсең хатыныңа да, балаңа да. Ә алимент ул... Алайса суд аша ул синең ярты гонорарыңны алачак.
Ильяс. Чын әйтәсеңме? (Текәлеп карап тора.)
Альберт. Сине алдаудан миңа ни мәгънә?! Әзерлән. Тәмлерәк аша. Юк-бар турында уйлама. Кая, теге кәгазьне бир миңа.
Ильяс. Кайсы кәгазьне?
Альберт. Теге үлү турында таныклыгыңны. Кеше папкасында казынуың бигүк әйбәт эш түгел, әлбәттә.
Ильяс. Юк, мин сиңа аны бирмим.
Альберт. Ничек инде бирмисең?
Ильяс. Ул бит минем таныклык. Мин үлгәнне раслый торган документ. Пичәте бар, имзалары бар, фирменный бланкта. Минем исемгә оформлять ителгән.
Альберт. Сиңа нигә ул?
Ильяс. Ә сиңа нигә?
Альберт. Миндә торсын.
Ильяс. Ничек инде миңа багышланган документ синдә торырга тиеш?
Альберт. Нигә сиңа үлү турында таныклык, раз син исән?!
Ильяс. Мин исән булгач, сиңа ник кирәк минем үлүем турында таныклык?
Альберт. Мин сиңа яхшылык эшләмәкче идем.
Ильяс. Яхшылык эшлим дип, бәлки, миңа кабер дә казып куйгансыңдыр инде?
Альберт (гасабиланып). Син миңа ышанмыйсың...
Ильяс (уйга калып). Мин теге кәгазьгә никтер күбрәк ышанам.
Альберт. Бир әле син аны миңа. Йә акылдан язарсың, шуңа карап утырып.
Ильяс. Бирмим. Чөнки миңа ошый ул документ.
Альберт. Тилеләнмә инде, Америкага барыр алдыннан алай загружаться итмә! Ник ясаттым шул таныклыкны. Бир миңа!
Ильяс (тыныч кына). Мин аны инде ертып ташладым.
Альберт. Алдыйсың.
Ильяс. Мин кирәкме сиңа?
Альберт (киң елмаеп кулларын як-якка җәя). Базара нет!
Ильяс. Шулай булгач, аптыратма.
Альберт (әңгәмә башка юнәлеш алганга куанып). Ярар, ярар.
Ильяс (шактый вакыт карап тора). Син чынлап та, хатынымны мин үлде дип алдап, мине алименттан котылдырмакчы идеңме?
Альберт. Әйе. Баегач, мөмкинлекләреңнән чыгып, үзең ярдәм итәр идең әле.
Ильяс. Ялганлыйсың, ләкин ышанасы килә. Ышанасым килә, чөнки Америкага да барасы килә бит, зараза!
Альберт. Менә, менә! Шулай, шулай! Тиздән репетицияләр башлана. Менә сиңа пока ике йөз доллар. (Куеныннан акча чыгарып бирә.) Үзең алыштырырсың безнең акчага. Яшелчә, фрукты күбрәк аша. Мин иртәгә кереп чыгармын. Өйдә буласыңмы?
Ильяс. Өйдә булырмын.
Альберт. Ярый, исән-сау тор! (Чыгып китә.)
Ильяс. Ярый, хуш! (Коридор буйлап йөри.) Нигә борчылам соң әле мин? Ничек кенә, нәрсә генә булмасын, язмыштан узмыш юк, диләр. Барыбер әзерләнергә кирәк. (Канатланып.) Алда Америка көтә! Бу бит һәрбер кешенең хыялы. Бит шул сәяхәттән соң бөтен тормышның үзгәрүе ихтимал. Миңа анда калырга да мөмкинлекләр туар. Бу сәяхәттән ничек тә файдаланырга кирәк. Барырга кирәк, барырга! Аякка басарга, ныгырга кирәк, ниһаять! Состояться итәргә! Югыйсә бу дөньяда мин беркемгә дә кирәк булмаячакмын. Язмыш миңа шанс бирә, бәлки, соңгысындыр... Китәргә кирәк Америкага, китәргә! Китәргә! Китәргә! Китәргә!
Музыка. Бию. Барлык күршеләре чыгып карап торалар. Барысы да аның биюенә мөкиббән китәләр. Караңгы төшә. Сәхнә яктырганда Ильяс белән Гүзәлия кара-каршы торалар.
Гүзәлия. Китәсеңме?
Ильяс. Китәм!
Гүзәлия. Китсәң бит син мәңгегә китәсең.
Ильяс. Мәңгегә булса ни!
Гүзәлия. Синең монда кызың кала, хатының. Аерылышкан булсагыз да, ул синең хатының, кызыңның әнисе... Монда мин дә калам. Монда синең балачагың, туган җирең кала. Монда синең күп нәрсәң кала түгелме?!
Ильяс. Моны син әйтмәсәң дә беләм лә мин. Ләкин нишлим соң? Миңа китүе җиңел дип беләсеңме әллә син?! Минем үземә мең кат сорау биргәнем бар: нишләп мин гаиләмне ташлап, гаиләмне генә түгел, моңарчы гаять кадерле булган төшенчәләрне инкарь итеп каядыр омтылам, ыргылам, талпынам?
Мин каты бәгырьле кеше микәнни? Күңелем йомшак түгел микәнни соң минем?! Мин шушы сораулар белән бик озак үземнең бәгыремне камчыладым. Хәзер җавабын беләм шикелле. Мин аны күптән түгел таптым.
Гүзәлия. Миңа бик авыр, Ильяс. Сине югалтудан куркам. Син киткәч бөтенләй ямь калмаячак.
Аяныч, бик аяныч... Минем сиңа китмә диюем көлке булып яңгырар, мин алай дип әйтергә дә хаклы түгелмендер. Миңа берәр үтенечең юкмы, мин бит монда калам, бәлки, берәр йомыш әйтеп китәрсең?..
Ильяс. Нинди үтенечем булырга мөмкин инде сиңа?
Гүзәлия. Мәсәлән, үлү турында таныклыгыңны миңа биреп калдыр. Аны бит үзең белән йөртмәссең инде...
Ильяс. Юк, мин аны хәтта сиңа да тапшырып калдыра алмыйм.
Гүзәлия. Үзең белән алып китәсеңмени?
Ильяс. Үзем белән дә алып китәсем килми. Мин аны бүлмәмдә калдырырмын. Тик син бу хакта беркемгә дә әйтә күрмә.
Гүзәлия. Юк, юк, әйтмәм.
Ильяс. Һәм бүлмәмә күз-колак булып тор. Берүк берәрсе кереп ул кәгазьне урламасын.
Гүзәлия. Ярар, анысы өчен борчылма син.
Ильяс. Сәер, әлбәттә, мин анда чакта үлү турында таныклыгым монда ятачак... Ә бәлки, чыннан да, минем ул документтан ерак булуым мәслихәттер.
Гүзәлия. Ә шулай да китү куркыныч түгелме соң?! Кеше килгәндә ныграк куана түгелме? Дөньяга кеше тууы да куаныч... Килүдә түгелме бәхет?!
Ильяс. Кеше дөньяга килгәндә, аның белән булачак язмышы килә, ә анда инде барысы да бар. Бәхет килүдә микән? Кайгы да килә бит. Бәхет кайвакыт кайгының китүендә була. Шуңа күрә килү һәм китү турында озак гәп куертырга мөмкин.
Гүзәлия. Миңа бик авыр синнән бу сүзләрне ишетү.
Ильяс. Килү — китүгә караганда гүзәлрәк һәм илһамлырак күренеш. Килүдә үзеңне-үзең коллыкка илтү чагылышлары күп. Җиңүче булып килгән сурәттә дә килү халәте үзеңне башка урын, башка мохит, чит-ят кешеләр белән бәйләнешкә керергә мәҗбүр итә. Бу очракта да син ирекле түгел. Килүдә чарасызлык күбрәк түгелме? Хәтта хәерче дә кулын сузып килә ләбаса.
Китү исә көчле рух ияләренә хас. Бар нәрсәгә төкереп, ирексез итеп тотучы вак-төякне, чүп-чарны җыеп түгеп, араларны мәңгегә өзеп китеп бару — бөек күренеш! Китүдә азатлыкка омтылу һәм өметнең канат җәйгән мизгеле бар! Ә инде вакытында китү — даһи күренеш һәм вакыйга!
Көн саен кем беләндер, нәрсә беләндер мәңгегә хушлашу мәслихәт! Бер урында озак тору, тыгыз элемтәләр кору ярамый. Аерым бер мохиттә казынучы булып, һаман да ниндидер бер көйгә биеп, югалтудан куркып (кемне, нәрсәне?!), вак мәшәкатьләрнең колы булып яшәү үлеп баруга тиң. Эчке үлем бугазыңа таба үрмәләгәнче китәргә кирәк, китәргә, китәргә!
Килсәң дә, китәр өчен килергә кирәк!
Мин килмәдем. Минем үтеп барышым. Сезгә таба атлаганда, бәлки, моны килүем дип аңлагансыздыр. Юк. Бу — киткәндә үтеп баруым. Шул арада сезне күрдем. Аңладым. Һәм, ниһаять, китеп барам. Шушы түгелмени бәхет — сезнең белән калмыйм, китәм, китәм, китәм!
Чөнки минем үләсем килми!
Музыка.
СИГЕЗЕНЧЕ КҮРЕНЕШ
Эфирда инглиз телендә диктор тавышы. Америка. Якты эстрада. Дәртле бию — Ильяс затлы киемнән. Овация. Инглиз телендә җыр.
ТУГЫЗЫНЧЫ КҮРЕНЕШ
Малосемейка коридоры. Коридорның нәкъ уртасында Наилнең зур брезент чалбары эленеп тора. Гүзәлия бүлмә белән кухня арасында йөри. Чалбар астыннан иелеп чыгарга мәҗбүр була. Киерелә-киерелә Наил чыга.
Кәстрүлләрне ачып-ачып карый.
Гүзәлия. Рәзинәнең хәле ничек?
Наил. Бүлнистә.
Гүзәлия. Беләм. Барысы да нормальнодыр бит?
Наил. Тәртиптә дип өметләнәм инде. Менә хәзер чәй эчәм дә, аның янына китәм. (Чәй эчәргә җыена.) Роберт абый күренми, ә...
Гүзәлия. Күренми.
Наил. Кайда соң ул хәзер?
Гүзәлия (сөмсере коела). Белмим. Техникум общежитиесендә бугай. Мескен, нишләп ятадыр инде ул анда?..
Наил (көлеп). Безнең биючебез ни хәлдә икән? Шау-гөр киләләрдер инде. Безнең яктан да
Америкага барып биюче булыр икән, ә!
Гүзәлия (шомлы тавыш белән). Аны анда үтерерләр шикелле.
Наил. Монда үтермәгәнне, анда ник үтерсеннәр аны?! Ул шунда калыр инде, кайтмас. Акыллы кеше Америкадан бу абзарга кайтып төшмәс. Аның бүлмәсе турында профкомыбызда сүз күтәрәм әле.
Гүзәлия (өзгәләнеп). Кагылмагыз инде шуның бүлмәсенә!
Наил. Ул кайтмаячак. Үзең, үтерәчәкләр, дисең әле.
Гүзәлия. Авызыңнан җил алсын!
Наил. Нишләп әле без бер бүлмәдә интегергә тиеш?!
Гүзәлия (бер ноктага текәлеп). Бәхетсез кешеләр без, Наил, бәхетсез. Кеше матур, бөек эшләр өчен килә дөньяга, ә чынбарлыкта исә пычракта казынып, вак мәшәкатьләр белән сәламәтлегебезне бетереп яшибез. Нинди иҗат, нинди алга китеш, нинди үсеш булсын, әгәр без шушы түбәнлектән күтәрелергә теләмәсәк. Ал аның бүлмәсен, ишеген ватып кер, тагын берәрсенекен талап ал, ләкин син үзгәрерсеңме соң? Син бит шуның белән генә канәгатьләнмәячәксең. Бәхетсез кешеләр без барыбыз да. Тормыш үзе безгә түбәнлектән күтәрелергә мөмкинлек бирми. Безнең бит ярты гомеребез торак мәсьәләсен хәл итәитә үтеп китә.
Наил. Ярый, мин бүлнискә киттем. Әллә ниләр сөйләп эчне пошырма инде, миңа хәзер дулкынланырга ярамый — хатын менә-менә бала табарга тора.
Шул вакытны Роберт кайтып керә.
Роберт (юаш тавыш белән). Исәнмесез!
Наил. Менә бит кайтты! Кая китсен ул! Сыер да ашаган җиренә кайта көтүдән.
Роберт (ачуын көчкә яшереп). Бигрәк шәп чагыштыру.
Наил. Китә-кайта йөргән кешегә матур сүз әйтеп булмый.
Роберт. Ә сез матур сүз беркайчан да әйтә алмаячаксыз.
Наил (усалланып). Син минем белән талашырга дип кайттыңмы?
Роберт (кырт кисеп). Юк.
Наил. Киттем мин бүлнискә. Синең кайтуың начар фал. Кыз туар микәнни?! (Чыгып китә.)
Роберт. Гүзәлия, мин кайттым...
Гүзәлия (читкә карап). Күрәм.
Роберт. Син мине дөрес аңла... Көнләшергә сәбәп булса, кеше көнләшә инде ул. Мин тере кеше.
Гүзәлия. Әйдә ашарга утыр. (Кухня өстәленә таба бара.)
Роберт. Юк, рәхмәт, минем ашыйсым килми. Мин сагындым сине. Син сагындыңмы мине?
Гүзәлия (иренә карап тора). Дөресен әйтимме?
Роберт (котсыз калып). Дөресен әйт.
Гүзәлия (коры гына). Мин бу юлы сине сагынырга өлгермәдем.
Роберт (шәлберәеп). Димәк, иртәрәк кайтканмын.
Гүзәлия (газаплы кыяфәт белән урындыкка утыра). Күңелдә шундый бушлык — аңлатып бетергесез.
Роберт (кырын карап). Ник, биюче тутырмыймыни бушлыкларыгызны — үзенең биюе, үзенең сәнгате белән?
Гүзәлия. Минем күңелемдәге халәтне биючеләр генә үзгәртә алырлык түгел инде. Ул биюче, кызганычка каршы, минем күңел газабын да, йөрәк сагышын да юк италмый. Монда, гомумән, аның катнашы юк. Үзебезнең бәхетсезлегебездә башка кешеләрне сәбәп итеп алырга маташмыйк инде,
Роберт. Ильяс булмаса, башка кеше килеп чыгар иде, кеше килеп чыкмаган сурәттә дә башка төрле сәбәп табылыр иде.
Роберт. Нишләргә соң?
Гүзәлия. Яшәргә кирәк барыбер. Нишләргә? Философ, имеш. Миннән сорап утыра — нишләргә?!
(Иренең өс-башын күзәтә.) Күлмәк якасы катып беткән. Сал, юам. Әнә теге шакмаклысын ки.
Роберт. Әйе, әйе, хәзер. (Кабаланып күлмәген сала. Коридор уртасында эленеп торган чалбарга нәфрәт белән карап тора.)
Гүзәлия (аның чалбарга карап торуын күреп). Бу чалбар мәңге эленеп торачак монда — бернишләтә алмыйсың. Чынбарлыкка сугыш игълан итәргә маташма, хәлең җитмәс барыбер.
Роберт. Син үзең философ хәзер. (Чиста күлмәк кия.)
Гүзәлия. Шулайдыр. (Иренең күлмәген ванна бүлмәсенә илтә.)
Роберт. Мин иртәрәк кайттым... Бәлки, сагыныр идең мине...
Гүзәлия (ачуланып). Ярар, кайтканың бит инде, нәрсәгә үзеңне бимазалыйсың юк нәрсә белән?!
Әллә үзеңне-үзең «ашаган» булып кыланасың гынамы? Дөресен әйткәндә, китеп кире кайтмасаң, сиңа ихтирам күбрәк булыр иде. Хәтта шул ук Наил тарафыннан да. Бер киткәч, кайтмаска кирәктер, минемчә.
Роберт (башын аска иеп). Син үз сүзеңне сөйләмисең.
Гүзәлия. Мин хатын-кыз, шуңа күрә кайвакыт кемнәндер ишеткән сүзләр сөйләсәм дә, гөнаһысы бигүк зур булмас. Безнең тормыш бит китеп яңадан башлый алмыйча заяга узып бара. Без бит поступок ясарга, адым атларга куркып яшибез.
Роберт. Әнә синең биючең дә киткән бит хатыныннан... Китүен киткән, ә барыбер малосемейкада яшәп каңгырап ята. Тавышы ишетелми, өйдә юкмы әллә?
Гүзәлия. Америкада ул.
Роберт (көлемсерәп). Анда да малосемейкалар бар микәнни?!
Гүзәлия. Америкада ул, гастрольдә.
Роберт. Гастрольдә генәме, әллә бөтенләйгә киттеме?
Гүзәлия. Ул китсә, китә торган кеше, мәңгегә киткәндер — мәңгелеккә!
Роберт. Исән килеш кулында үлү турында таныклыгы булган кешенең урыны шул Америкаларда гынадыр инде аның.
Гүзәлия. Син күзгә күренеп әшәкеләнә барасың, Роберт.
Роберт. Син дә элекке Гүзәлия түгел инде. Димәк, Америкада биюче күршебез?!
Гүзәлия. Америкада!
УНЫНЧЫ КҮРЕНЕШ
Америка. Дәртле музыка. Инглиз телендә диктор тавышы. Ут уйнавы. Фейерверк. Ильяс затлы киемнән бии.
УНБЕРЕНЧЕ КҮРЕНЕШ
Малосемейка. Бала елый. Рәзинә куенындагы баласын тынычландыра алмый, коридор буйлап җыр шыңшып йөри. Наил чыга.
Наил. Имездеңме соң?
Рәзинә. Ашаттым. Йокысы бар аның.
Наил. Бир әле үземә. (Баланы кулына ала.) Улым, улым, әтиеңне таныйсыңмы? Үти-тү-тү. (Коридор буйлап йөри.) Елама, улым, елама. Алайса, явыз философ килер дә, алып китәр үзеңне. Техникумга тота да алып китә явыз философ. Ул шундый куркыныч. Ә-ә-ә, ә-ә-ә итә, улым йокыга китә. (Бала елаудан туктый.) Менә шулай, син бит егет кеше, улым. Йокла, йокла. (Пышылдап.) Рәзинә, йоклады, мә, алып кереп сал урынына. (Наил саклык белән генә баланы хатынына тоттыра. Рәзинә аны бүлмәләренә алып кереп китә.)
Роберт чыга.
Роберт. Төннәрен каты елый балагыз.
Наил (үтә җитди итеп). Бала еларга тиеш ул. Димәк, холкы бар дигән сүз. Әйдә, бераз аракы кабып куйыйк әле, күрше. (Өстәл янына утыра.)
Роберт (гаҗәпсенеп). Болай итагатьле итеп сөйләшкәнегез юк иде бер дә.
Наил (кулларын угалап). Малай туды бит, малай! Утыр әле, утыр, бер чәкештереп эчик.
Роберт. Нинди исем куштыгыз? (Өстәл янына килеп утыра.)
Наил. Әгълиулла.
Роберт. Җайлырак исем таба алмадыгызмыни?
Наил. Әгълиулла матур. Их, күрше, малай бит ул! (Стаканнарга аракы сала.) Миңа охшаган бит.
Утыр әле минем белән. Сал әйдә! (Наил эчеп куя. Роберт теләр-теләмәс кенә эчә.) Күрше, син миңа ачуланмыйсыңмы? (Кыяр ашый.)
Роберт (ипи кисәге каба). Сезгә ачуланудан мәгънә юк бит.
Наил. Телисеңме, бу чалбарымны бүтән монда элмим. (Йөгереп барып баудагы чалбарны ала һәм почмакка тотып ата. Килеп утыра.) Улым нәкъ үзем инде!
Роберт (кәефсез генә). Әйбәт икән.
Наил. Менә бер-ике көннән бу бүлмәне сорап барачакмын.
Роберт. Ә биюче кайтса?
Наил. Кайтмый инде ул. (Уйланып утыра.) Син дә теләмисең бит аның кайтуын...
Роберт. Теләмим. Карале, сезнең балагыз туды, сез болай да бәхетле... Сезгә барыбер кайчан да булса фатир бирми калмаслар... Бу бүлмәне мин үземә сорасам...
Наил (шундук күршесенең сүзен бүлә). Юк инде, күрше, әле кайчан бирәләр ул фатирны безгә?! Юк, алай булмый... Бала белән бер генә бүлмәдә яшәве гаять авыр бит.
Роберт (тавышын күтәреп). Мин беркайчан фатир ала алмаячакмын. Ә сезгә барыбер бирәчәкләр, аңлыйсыңмы! Кешеме сез, юкмы?!
Наил. Син, давай, миңа тавышыңны күтәрмә, яме. Ашказаныңа бер генә бирермен. Минем аракыны эчеп миңа каршы права качать итеп утырасың. Син бит киткәниең, ник кайттың? Аяклы күсәк! Күзле таяк! Мин аның белән әйбәтләп сөйләшеп утырам тагын! (Идәндә яткан брезент чалбарын яңадан коридор уртасына элеп куя.) Бу бүлмәне сорап барып та йөрмә!
Шул вакытны Ильяс кайтып керә.
Ильяс (чак кына ишетелерлек итеп). Хәерле көн! (Күршеләр, үз күзләренә ышанмый, Ильяска карап торалар.)
Роберт. Монда хәерле көннең булганы да, буласы да юк. Исәнме!
Наил (көр тавыш белән). Менә американец та кайтып җитте. С приездом! Барыбер кайталар берәмберәм... Күчмә кошлар, анагызны сатыйм! С приездом, күрше!
Ильяс. Рәхмәт. (Кул биреп күрешәләр.)
Наил. Син туп-туры Америкаданмы?
Ильяс. Әйе. Нинди яңалыклар бар?
Наил. Ике зур яңалык бар. Минем малай туды — Әгълиулла.
Ильяс. Котлыйм. Икенче яңалык нинди?
Наил. Менә Роберт абзаң хатыны янына кире кайтты.
Роберт. Тагын бер яңалык бар — Казанга мең ел дип исбатладылар. Дөрестерме, юктырмы, белмим.
Ике мең дип тә исбатлап була бит инде аны югыйсә.
Наил. Сиңа илле яшь булганны, Казанга гына мең ел бардыр инде анысы.
Роберт. Юмормы бу, нәрсә бу?
Наил. Утыр әле, утыр, Ильяс. Америкада нинди яңалыклар бар соң?
Ильяс. Аны сөйләп бетергесез, Наил туган.
Наил. Ничегрәк анда?
Ильяс. Америкадагыча.
Наил. Аңлашылды. Син миңа шуны әйт: ник кайттың?
Роберт. Мин дә шул сорауны бирмәкче идем.
Ильяс. Бүлмәм бар бит монда, шуны сатасым бар.
Наил. Нүжәли син анда шәп фатирлык акча эшләмәдең?
Ильяс. Таладылар мине. Хәер, алай ук күп акчам юк иде лә минем.
Наил. Һи-и-и, син дә йөрисең инде, мәми авыз!
Роберт. Кайда таладылар? Тегендәме, мондамы?
Ильяс. Тегендә дә, монда да. Тегендә продюсерлар талады, монда кайткач, Мәскәүнең Казан вокзалында. Йокыга киткәнмен, уянсам, акчамны алганнар, чемоданым юкка чыккан. Баш астындагы сумкам калды да, икенче кесәмдәге долларларым исән.
Роберт. Ник кайттыгыз соң сез монда?
Ильяс. Гаиләм монда бит минем, кызымны сагындым. Аннары, мин анда үлә яздым туган җиремне сагынып. Монда чакта туган авылыма еллар буе кайтмый йөрим, ә анда барып төшкән көнне үк туган авылымны сагынып еладым.
Наил. Димәк, син кире китмәячәксең Америкага?
Ильяс. Юк. Наил, менә сиңа акча, бар виски алып кер теге остановкадагы павильоннан. Менә монысы сезгә бүләк булыр — малаең туу хөрмәтенә, йөз доллар. Роберт абый, сезгә дә миннән йөз доллар күчтәнәч урынына булсын. (Робертка да йөз доллар бирә.) Бөтен әйберләремне урладылар бит, югыйсә сезгә дигән күчтәнәчләрем дә, бүләкләрем дә күп иде.
Наил. Хәзер, тиз генә чыгып керәм. (Чыгып йөгерә.)
Роберт. Алга таба нишләргә җыенасыз инде?
Ильяс. Күз күрер.
Рәзинә чыга, күзләрен чекерәйтеп карап тора.
Рәзинә (шаккатып). Бәрәч, Ильяс абый, синме бу?
Ильяс. Мин. Исәнме, Рәзинә!
Рәзинә. Исәнме!
Ильяс. Бәби үсәме?
Рәзинә. Үсә. Ә Наил кайда?
Ильяс. Ул хәзер керә. Без аны аракыга җибәрдек. Менә сиңа йөз доллар, бүләк урынына булыр.
(Рәзинәгә йөз доллар бирә.)
Рәзинә (акчаны ала, аптырап карап тора). Нишлим мин аның белән?
Ильяс. Наил белер нишләтергә. Безнең акча белән өч мең сум ул.
Рәзинә. Рәхмәт. Син ник кайттың соң?
Ильяс (газаплы елмаю белән). Бөтенегез шул сорауны бирәсез. Тормыш бик авыр анда, Рәзинә.
Рәзинә. Безнекеннән дә авыррак түгелдер инде.
Ильяс. Юк, миңа анда ошамады. Монда туып үскән кеше монда яшәргә тиеш.
Рәзинә. Алай икән... Наил күптән чыгып киттеме?
Роберт. Хәзер кайта, хәзер кайта.
Рәзинә. Ярар, иртәгә сөйләшербез әле.
Ильяс. Ярар, тыныч йокы, Рәзинә.
Рәзинә. Наилгә күп эчертмәгез. (Кереп китә.)
Роберт. Яуладыгызмы соң Американы?
Ильяс. Аны яулыйсы юк, ул инде күптән яуланган.
Роберт. Аннан, ичмаса, баеп та кайтмагач, ник кенә барып йөрдең? Бөтен малыгызны урладылармыни? Әгәренки чын-чынлап баеган булсагыз, счетыгызда акчагыз калыр иде. Бәлки, калгандыр да?
Ильяс. Юк, калмады. Бернинди байлык табалмадым мин анда. Ят кеше мин Америка өчен. Анда беләсезме күпме биюче! Анда сәнгатькә бөтенләй башка караш. Без монда сәхнәгә менеп ялтырарга тырышабыз, тормышыбыз төксе булуга карамастан. Ә аларның анда гомумән тормышлары сәнгати.
Урамнары, машиналары, ашханәләре, йорт төзелешләре. Чынбарлыкның кай төшенә генә килеп төртелмә — сәнгати дәрәҗәдәге халәт аңкып тора. Күңел халәте сәнгати аларның. Хәтта гап-гади кешеләренеке дә.
Наил кайта. Ике шешә тоткан.
Наил. Менә алып кайттым. Закуска алмадым, кыяр бар бит. (Кабаланып шешәне ача, стаканнарга хәмер сала.)
Ильяс. Әйдәгез, тотып куйыйк.
Наил. Нәрсә өчен эчәбез?
Ильяс. Китү өчен.
Роберт. Әле яңа кайттыгыз бит.
Ильяс. Мескенлектән китү өчен.
Роберт. Мөмкинме соң ул?
Ильяс. Мөмкинлеген мөмкиндер, ләкин безнең илдә кирәк микән чынлап та мескенлектән китү?
Бездә хәерчелек, җан газабы иҗатка этәрә. Матурлыкка, бөеклеккә, затлылыкка сусап, яхшылыкка мәдхия җырларга омтылабыз, гәрчә бу омтылыш тормышны яхшыртмаса да, алга этәрмәсә дә. Ә тегендә ничектер башкача — иҗат тормышны яхшыртуга юнәлтелгән, кеше турында кайгыртуга юнәлтелгән.
Наил. Әй, юк белән баш катырмагыз әле. Исән-сау кайтып җитүең белән! (Эчәләр.)
Ильяс (кыяр каба). Беләсеңме нәрсә, Наил?..
Наил. Әйе?
Ильяс. Бу бүлмәне сиңа бүләк итәрмен, ахрысы.
Наил. Чын әйтәсеңме?! Мин аны уйлаган идем инде — Америкаларны гизеп, зур сәхнәләрдә биеп кайткан кеше олы җанлыланып кайтачак дип.
Роберт (кыза башлый). Туктагыз әле, ә нишләп Наилгә, ник әле миңа түгел?
Ильяс. Син дә хаклы, Роберт абый. (Көлемсери.) Ике кеше ниндидер бәхәс белән казыйга килгәннәр, имеш. Берсе үзенең дәгъвасын белдергәч, казый әйткән: син хаклы, дигән. Икенчесен тыңлаганнан соң казый анысына да син хаклы, дигән. Шул вакытта болар яныннан бер кеше узып барган. Ул туктап тыңлап торган да әйткән: казый, алай булмый бит, ике бәхәсче — икесе дә хаклы, ничек алай мөмкин инде?! Казый аңа: син дә хаклы, дип җавап биргән. Менә шулай... Алайса, Наил туган, ашыкмыйк әле. Бу бит чыннан да җиңел генә мәсьәлә түгел.
Наил (Ильяска күз кысып). Ничего, җайларбыз, җайларбыз.
Ильяс. Әгәренки чынлап та китсәм, үзегез карарсыз шунда... Тик ул очракта да, ай-һай, белмим...
(Кулын Наилнең иңенә куеп.) Их Наил, Наил, син уйлыйсың дөньяда буш бүлмәләр барлыкка килер дә, синең кебекләр шунда тулыр дип уйлыйсың. Алай булмаячак. Бу бүлмәгә миннән соң да кемдер килеп керәчәк — биючеме, җырчымы, музыкантмы. Шунысы гына сәер, мин вакытсыз китәрмен, ләкин минем китүем беркемгә файдага булмас һәм үрнәккә файдаланылмас.
Наил. Әйдәгез, тотып куйыйк әле.
Ильяс (бер ноктага текәлеп). Ә мин сагындым туган илне. Сагындым. Бигрәк тә туган авылымны.
(Сикереп тора.)
Музыка. Бию. Күршеләре кул чабып тамаша кылып утыралар.
УНИКЕНЧЕ КҮРЕНЕШ
Гүзәлия кухняда кайнаша. Ильяс чыга — бите шешенгән, көчкә атлый, кыскасы, кыяфәте эчкеченекенә охшаган.
Гүзәлия (пошаманга калып). Нишләдең син?
Ильяс (ыңгырашып). Махмыр.
Гүзәлия (борчулы кыяфәт белән карап тора). Ник кайттың монда?
Ильяс. Мин бу сорауны меңенче кат ишетәм инде.
Гүзәлия (йөзенә кайгы төсе чыгарып). Бу сорауны мин үземә бирәм: ник кайттың син?
Ильяс. Синең миңа әйткәнең бар: имеш, мине аңлыйсың. Дөньяда бердәнбер мине аңлаучы кеше син, шуңа күрә кайттым.
Гүзәлия. Чын әйтәсеңме? Мин бит андый сүзләргә ышанучан хатын. Алай димә, үзәгемне өзәсең.
Минем янга кайттыңмы?
Ильяс. Матур кеше син.
Гүзәлия. Алдыйсың. Мин монда булганга күрә түгел синең кайтуың. Син бит үзеңне-үзең алдыйсың! «Килү-китү» турындагы фәлсәфәңне оныттыңмыни?!
Ильяс. Ә мин кайтмадым! Китеп барганда кереп кенә чыгуым бу! Миңа кинәт кызык булып китте:
Гүзәлия мине чынлап та аңлый микәнни, мәйтәм! Үзен-үзе тәгаен аңлап бетермәгән кешене ничек ниндидер бер китапханәче хатын аңлый ала икән? Ничек аңлыйсың син мине, йә, әйт.
Гүзәлия. Сиңа тиешле бәяне бирмиләр. Гомумән, сәнгать кешесенә тиешле бәя бирелми, төп фаҗига шунда.
Ильяс. Ә тиешле бәя ничек була соң ул? Нинди бизмәндә үлчәмәк кирәк талантны? Шушымы синең мине аңлавың?! Нишләп әле миңа зур бәя бирергә тиешләр?! Юк, юк, син тәфсилләп сөйлә ничек аңлавыңны?
Гүзәлия. Син илаһи зат, син башкача яшәргә, башка мохиттә кайнарга тиеш. Шул ук нәрсәгә кайтам барыбер — сиңа тиешле бәя бирелмәгән.
Ильяс. Юк, Гүзәлия, дөрес аңламагансың син. Юк. Ялгышасың. Син минем тышкы ялтыравыма, хәрәкәтләремә генә карама. Мин — хатынымны, баламны ташлап чыгып киткән кеше. Андый зат илаһи була аламы инде, йә?!
Гүзәлия. Мин, дөресен әйткәндә, синдә бераз разочароваться да итә башладым шикелле. Китүең шул гаиләңнән китү генә булып калмас микән?
Ильяс. Анысы өчен кайгырма, Гүзәлия.
Гүзәлия. Мин сине шулкадәр сагындым. Тик шулай да кайтмаска иде сиңа.
Ильяс. Кайттым шул. Мин дә разочароваться итеп кайттым — океан артындагы тормыштан ваз кичеп.
Гүзәлия. Әле кайдадыр якты дөньялар, кешечә яшәүләр бар дигән өметләр белән ята идек монда.
Син кайтып актык хыялларыбызны җимерергә ниятлисең.
Ильяс. Анда да зәп-зәңгәр күк, анда да тормышлар бик катлаулы. Анда да авыртудан елыйлар, анда да бала тапканда хатын-кыз кычкыра...
Гүзәлия. Син әллә нишләп кайткансың... Каты бәгырьлеләнеп.
Ильяс. Мин элек тә шундый идем.
Гүзәлия. Нык үзгәреп кайткансың.
Ильяс. Мин кайтмадым. Минем бу киткәндә тагын бер әйләнеп кереп чыгуым гына.
Гүзәлия. Мин синдә иң беренче тапкыр килеп кергән Ильясны эзлим, ләкин башка кеше утыра шикелле. Мин сине югалта барам кебек.
Ильяс. Юк, син мине элеккечә яратачаксың. Хәзер бер генә биеп җибәрәм — һәм син тагын минеке булачаксың.
Гүзәлия. Ильяс, кырыс сөйләшмә, миңа бик авыр. Сиңа карыйм да ниндидер зур югалту кичереп барам кебек тоела. Ильяс!
Ильяс. Гүзәлия! (Кочаклашалар.)
Гүзәлия. Синең хәтта йөзеңнең төсе дә үзгәргән.
Ильяс. Минем йөрәгем авырта. Элек тә авырта иде ул, соңгы вакытта бигрәк каты кыса. Дөресен әйткәндә, Америкадагы гастрольләрдә дә мин көчкә түзеп йөрдем.
Гүзәлия. Алайса, сиңа биергә ярамый...
Ильяс. Миңа биемәскә дә ярамый, Гүзәлия. Гомерем буе кемгәдер үземне, үземнең барлыгымны исбатларга тырыштым. Кеше үзе өчен яшәргә тиеш. Ә без башка кешеләргә үзебезнең сәләтебезне, талантыбызны, ниһаять, үзебезнең кеше икәнлегебезне исбатлап гомер кичерәбез.
Гүзәлия. Гаиләң янына кайтырга уйламыйсыңмы соң?
Ильяс. Мин бит гаиләмә дә үземне аякка бастым һәм ныгыдым, состояться иттем дип тәкъдир итәргә тиешмен. Ник аерылыштык дип уйлыйсың хатыным белән? Мин бит хатыныма үземнең биюче икәнлегемне, сәнгать колы икәнлегемне аңлата алмаган бер мәхлук. Мин бит состояться итеп, кеше булып, дан казанып кайтырга тиеш идем. Юк, юк, мөмкин түгел инде... Ул аңламаячак мине... Син дә аңламыйсың... Синең аңламаганыңны аңлар өчен дә монда кайтып килү ярый... Бу кайту түгел, юк, юк.
Киткәндә кереп чыгу... Мин аек акылым белән эчке ихтыяҗыма буйсынып китүгә таба барам, чөнки состояться италмавымны сизәм.
Гүзәлия. Сиңа эчәргә дә ярамый, йөрәгең авырта. Эчмә бүтән.
Ильяс. Бүген генә эчәм дә...
Гүзәлия. Калырга идең ничек тә Америкада. Сине анда язмыш агымына ташламаслар иде. Монда харап булырсың...
Ильяс. Анда тизрәк харап булыр идем мин.
Гүзәлия. Шулай да ник кайттың?
Ильяс. Мең тапкыр кабатлаттырма! Минем китеп барышым!
Гүзәлия. Менә әле монда утырасың түгелме?!
Ильяс. Ярар, дөресен әйтәм алайса! Үлү турындагы таныклыгым шушында бит. Ничек инде монда кереп чыкмыйсың. Үлү турында таныклык ята бүлмәмдә, шул мине тартты монда! Миңа ничектер шул таныклыкның якында булуы җанга тынычлык бирә.
Гүзәлия. Китер аны миңа, ертып ташлыйм.
Ильяс. Юк, ул минем өчен бик кирәк һәм гаять кадерле документ.
Гүзәлия. Ничек ярдәм итим сиңа, ник болай газапланасың? Нишләп шулкадәре сагышлы күзләрең, нишләп битеңнән төс качкан?
Ильяс. Арыдым. (Кинәт канатланып.) Гүзәлия, мин өйрәткән биюне онытмадыңмы?
Гүзәлия. Юк.
Ильяс. Кил, биибез.
Музыка. Парлы бию. Биюдән соң караңгылык төшә. Сәхнә яктырганда Ильяс башын аска иеп утыра. Альберт килә.
Альберт (усал кыяфәт белән). Хәл ничек?
Ильяс. Начар. Өстәвенә таладылар.
Альберт. Ишеттем. Менә, шуның өчен сиңа. (Бер пачка доллар ташлый.)
Ильяс. Кирәк түгел миңа синнән акча. Бүтән миңа килмә.
Альберт. Киреләнмә! Гастрольләр начар уздымыни?
Ильяс. Начар узмады.
Альберт. Икенчесендә күбрәк акча эшләрбез.
Ильяс. Кирәк түгел. Күпме булса да акча бәхетле итә алмаячак мине. Башка биючеләрне тап, яшьрәкләрне эзлә. Мин авырыйм.
Альберт. Соң, берәр яхшы санаторийга урнаштырам үзеңне. Телисеңме?
Ильяс. Юк. Бүгенге көндә сәхнәгә чыгып биюемнең мәгънәсен тапмыйм. Продюсерларны баетыр өченме, акырып-сызгырып утыручыларның кәефен күтәрәм дипме?! Җан азыгы булудан туктап бара сәнгатем... Син һәм синең кебекләр гаепле. Сәнгатьне сез коммерцияләдегез, сез конвейерга куеп акча эшләү кәсебенә әверелдердегез. Акча эшләүгә юнәлтелгән һәрбер нәрсә җан азыгы булудан туктый.
Сатыла торган нәрсәнең бәясе бөтенләй юк. Бер тиен дә түгел. Сатылмый торган төшенчәләр, сатылмый торган күңел халәтләре бар — шуларның гына бәясе бар һәм югары. Минем исемгә үлү турында таныклык эшләтүеңнең сәбәбенә дә төшендем. Мине куркытып, котымны алып, үзеңә тәгаен буйсындырып тотар өчен оештыргансың син аны.
Альберт. Вәт җүләр, юк инде, хатыныңа алимент түләтмәс өчен, сине кызганып эшләткән идем мин аны. Кая, бир әле ул каһәр суккан кәгазьне.
Ильяс. Юк, миңа кирәк ул, миңа ошый ул. Минеке ул.
Альберт. Җүләр. Давай үзеңне кулга ал да, ял иткәч, яңа проектлар эшлибез.
Ильяс. Мин синнән моңарчы ничектер куркып йөри идем.
Альберт. Хәзер инде курыкмыйсыңмы?
Ильяс. Юк, курыкмыйм. Ләкин син әле бик күпләр өчен хаким булып, көчле, абруйлы саналып йөриячәксең. Новый русский... продюсер... Син куркыныч кеше... Син — кешенең иң изге хисләре белән сату-алу итеп йөрүче җинаятьче. Менә карап торам-торам да аптырыйм — нишләп куркыныч соң син?! Син — надан, хам, оятсыз, имансыз һәм кансыз бер хайван. Ничек шундый түбән кеше куркыныч була ала?! Бит, киресенчә, укымышлы, затлы, нечкә күңелле кеше өстенрәк булырга һәм томаналарны өркетергә тиеш! Менә бу — минем өчен бик зур сорау?! Нишләп синең кебек бер күзәнәкле кабахәттән талантлы кешеләр, акыл ияләре, даһилар өркеп торалар икән?! Нәрсәсе дөрес түгел соң бу кешелек дөньясының?!
Альберт. Беләсеңме, ни өчен мин сине түзеп тыңлап утырам?
Ильяс. Ни өчен?
Альберт. Кызганам мин сине.
Ильяс. Менә шунысы тагын да куркынычрак — синең мине кызганып утыруың. Бит мин сине кызганырга тиеш.
Альберт. Дурак! (Чыгып китә.)
Ильяс. Әлбәттә дурак! (Шешәне күтәреп аракыны эчеп бетерә.)
Роберт кайтып керә.
Роберт (карап тора). Бик каты исергәнсез.
Ильяс (мыскыллап). Әйе, исергәнбез.
Роберт (кәстрүлне ачып, ит кисәге ала, ашый). Ә сез беләсезме, нишләп шушы көнгә калдыгыз?
Ильяс. Нишләп?
Роберт. Сәнгатьне Алла яратмый, шуңа күрә сәнгать кешеләре, гадәттә, бәхетсез була.
Ильяс (ирония белән). Әйтәм җирле философларның бәхете ташып тора. Күрәсең, Алла философларны үлеп яратадыр, бигрәк тә техникумнарда укытучыларны.
Роберт. Сез Наил кебек сөйләшә башладыгыз. Деградация башланды, шул Наил белән бер дәрәҗәгә төшүегез ихтимал.
Наил кайтып керә.
Наил (ишетеп ала һәм ишек катыннан ук эндәшә). Синең дәрәҗәңә менә күрмәсен, иллегә кадәр малосемейкада яшәр.
Роберт. Ә-ә-ә, үзе кайтты.
Наил. Кайттым шул.
Рәзинә чыгып Наилне ашата, Гүзәлия чыга һәм Робертка чәй ясый. Ильяс читтә утыра.
Ильяс (инде хәйран исерек). Наил, салабызмы?
Наил (шатланып). Вискиең бар мәллә?
Ильяс. Бар. Менә бит. (Өстәл артындагы тумбочкадан шешә чыгара, стаканнарга эчемлек сала.)
Наил. Әйдә, аш алдыннан җибәрик.
Эчәләр.
Роберт. Мин әйткәннәрне инкарь итмәгез. Бит инде мәгълүм — бию ул секска чакыру.
Хайваннарның самецлары совокупление алдыннан бииләр. Моңлы җыр — җан газабы... Шул хисләрдән ниндидер профессия ясау тамырыннан ук дөрес түгел. Фаҗигагезнең сәбәбен шуннан эзли башларгадыр, бәлки?
Наил. Үзең бии белсәң, алай димәс идең.
Роберт. Мин сезнең белән сөйләшмим, Наил. Ильяс әфәнде белән сөйләшәм.
Наил. Ильяс әфәнденең синең белән сөйләшәсе киләме соң?
Ильяс (стаканын күтәреп). Наил, игътибар итмә мескен кешегә. Әйдә тотып куйыйк.
Роберт. Сез дә мескен хәлдә калдыгыз бүгенге көндә.
Ильяс. Бәлки, шулайдыр... Ләкин хәзер менә биеп җибәрәм һәм мин сезне берничә минутка гына булса да әсир итә алам. Мизгелләр эчендә генә булса да мин сезнең өстән хакимлек итәм. Минем төп омтылышым да, бәлки, шулдыр. Тормыш — үзе бер кыска гына бию. Беркем дә, бернәрсә дә мәңгелек түгел.
Роберт. Мәңгелектә калучылар да бар. Мәсәлән, Сократ. Сократ мәңге яши, гәрчә биемәгән булса да.
Ильяс. Юк, ул үзе яшәми, аның әйткән сүзе генә яши. Аның исеме белән синең кебекләр файдаланып, аның цитаталарын яттан сөйләп яшиләр. Сократ бит ул! Син түгел бит ул! Син үзеңнең исемең турында уйлан. Мең ел элек яшәгән кеше исемен атап тәкәбберләнеп утырма!
Наил. Сократ кем ул?
Роберт. Философ.
Наил. Ул да техникумда укытканмы?
Роберт (авыз чите белән генә). Әйе, энергостроительныйда.
Ильяс. Үз фикере булмаган кеше һәрвакыт даһиларның цитаталары белән сөйләшә.
Роберт. Ни өчен миңа нәфрәтләнгәнегезне беләм.

Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.