🕥 Минуты чтения - 34

Казлар Очар Су Күреп - 2

Общее количество слов 4365
Общее количество уникальных слов составляет 2092
39.3 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
55.6 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
65.1 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  Без авыл очында төшеп калдык. Автобус, шәһәр ыгы-зыгыларын үзе белән алып, ары китте. Һәм менә мин, ике кызымны ияртеп, авылга таба атлыйм. Тынлык. Уң яктагы каенлыкта кәккүк кычкыра. Кайдадыр якында гына, су буендагы таллыкта бугай, ат пошкырып куя. Башка бернинди тавыш юк. Әкияттәге шикелле, авыл уртасында мәчет манарасы ялтырап күренә.
  Күзләремә мөлдерәмә булып яшь тула. «Исәнме, авылым! Менә мин дә кайтып җиттем. Көттеңме мине?» – дип кычкырасым килә. Бар көчемә тыныч күренергә тырышып атлыйм. Ләкин адымнарым үзләреннән-үзләре йөрәк тибеше ешлыгына күчә. Бераздан әйләнеп карасам, кызларым әллә кайда торып калган. Алар, инде мине берничек тә куып җитә алмагач: «Әти, кая йөгерәсең? Беренче свиданиегамы әллә?» – дип шаярткан булалар.
  Әнием безне елап каршы ала: «Сезне күрә алмый үлеп китәрмен инде, дип тора идем», – ди. Тагын да бәләкәйрәк булып калган гәүдәсе белән миңа килеп сыена да ел буе тупланган зарын сөйли башлый: «Аз гына эшләсәм, йөрсәм дә, хәлем бетеп бара. Сиксән яшь шулай була икән ул. Яшь вакытта гына уйламыйсың икән... Үлеп кенә китәрмен инде», - ди дә тагын сытылып елый. Ә мин аңа ничек ярдәм итә алам соң? Ул аңлаган хакыйкать каршында минем юату сүзләре бала-чага лыкылдавы гына булып күренер төсле.
  Шулчак әбисе каршысына оныкасы Гөлназ килеп баса. Яланнан җыеп алган акчәчәкләр бәйләмен сузып: «Әбием, бу сиңа», - ди. Болытлар артыннан килеп чыккан җәйге кояштай, әбисе елмаеп җибәрә. Ике оныкасын да кочаклап ала. «Минем кадәр булгансың инде, кызым, - ди Эльвира оныкасына. – Без чабатага өч сум акча таба алмый идек, сез ничек кенә киенмисез. Әй, кызы-ым! Киенегез. Тик үзегезне саклагыз».
  - Тәүфыйгы булсын, тәүфыйгы булса бәхете иярер, - ди ул, алачыкка таба атлый башлап. – Сезне күргәч дөньямны оныттым. Чәйне кем куяр минем урынга?
  
  3. Ахирәтләр
  Ахирәтенең улы кайтканын ишетеп, Гөлҗиһан апай килеп керде:
  - Әниегез сезне кыш уртасыннан алып көтә инде, - ди ул. – Тиргәп бетерәм мин аны. Юкка-барга көенеп, барысы өчен кайгырып тик йөри.
  Күп тә үтми, күрше Галия апай күренде. Бер кулында сөт, икенчесендә корт. Капка төбеннән үк:
  - Шушы Салиафа, - ди, - балалары кайтса, яшәрә дә китә. Әле кичә генә аяк сызлый дип ята иде. Карале, кая йөгерәсең? Утыр әле, сөйләшеп алыйк.
  - Туктале, вакытым юк, күмәч саласым бар, - ди әни, кулын селтәп.
  - Шулай инде, балалары булгач, без кирәкми.
  Ниһаять, әни дә безнең янга килеп утырды.
  - Әй, картлы-ык, - ди ул, - нигә килдең син, синнән башка да яши идем мин, дигән бит бер әби. Безне хәзер әби диләр инде. Әллә ничек булып китә, әби дисәләр. Әнә, әбиләр ләчтит сата, диләр. Ә без яшьлек елларын искә төшереп утырабыз.
  - Бервакыт шулай, - ди Гөлҗиһан апай, - Алтынтуганда печән чабам. Карасам, акланның теге башында аю тора. Арт аякларына баскан. Берзаман акырды бу. Курыкканны белгертергә ярамый бит инде – чабуымда булам. Тагын акырды – чабуымда булам. Әй, ул печән чабулары, күңелле булган икән ул. Бабай үлгәч тә әле мин унҗиде ел сыер асрадым.
  - Ә хәзер эшсез утырабыз, бертөрле гаепле кеше сыман, - ди әни.
  - Син эшсез утыра торган кеше инде. Күзенә операция ясатканда Уфада ятты бит. Операциядән соң икенче көнне үк палатаны җыештырып, авыруларга дару биреп йөри, ди. Врачларның күзләре шар булган, «шустрая бабушка» дигән кушамат такканнар үзенә.
  - Түзмим шул мин кешенең җайлап-җайманлап йөрүенә. Рәхәтләнеп үзем тотам да эшлим.
  - Шул ук палатада Мостай Кәримнең әнисе ята икән. Мостай Кәрим моны күргән дә, бу әбинең баласы күп булгандыр, дип әйтә ди.
  - Әнием Разия әйтә иде: әфрүскәләнеп, бәбәй уйныйсың да утырасың, балаң күп булыр әле, дип. Шулай булды да... Әй утырабыз. Эльвира кызым, бар әле, сәгатьне карап кил, күмәчне чыгарырга вакыт түгел микән... Кунаклар барда шулай күңелле дә ул, алар киткәч нәрсә эшләргә белми әби.
  
  4. Әниемнең җылы икмәге
  Мичтән икмәк чыгару – аның өчен иң бәхетле мизгелләрнең берсе. Күпереп торган алсу йөзле әпәйне ул табадан күтәреп ала да, шатлыгыннан нәрсә эшләргә белми, күкрәгенә кыса, назлап ярата, сөя.
  - Менә шулай ипи пешереп ашый торган заманнар килер микән, ди идек. Ышанмый идек килеренә.
  Сыер белән җир сөрүләре исенә төшә. Сабанга алты сыер җигелеп, өч кыз аларны куа (ике сыерга бер кыздан). Сыерлары читкә чыкса, сабан йөртүче ир кызларны сүгә. Сыеры сабанга алынган кешеләр дә шул ук кызларны тирги.
  - Без аларны үзебез өчен эшләргә алганмыни?.. Бер кашык он хисабына йөрдек бит инде без. Шуңардан боламык ясый идем дә, энем белән икәү ашый идек (әти юк, әни юк). Иген утаганда иркенрәк була иде – кукы, кымызлык җыябыз да, басу кырыена чыгып, утырып ашыйбыз... Элек тормыш авыр иде, диләр. Авыр булса да күңелле яшәдек без. Җырлап эшкә бара идек, җырлап кайта идек. Җыелыш була, дисәләр, куана идек. Ул көнне эштән иртәрәк җибәрәләр. Матур итеп киенеп, җыелышка барабыз. Сөйләүче сөйләп тора, хатыннар бәйләм бәйләп утыра. Бер ачуланмыйлар иде шуңа. Ә хәзер... Бөтен нәрсә бар, нәрсәдер җитми. Мавыгып дөнья көтү юк.
  - Яшьләр көтәдер ул?
  - Яшьләр көтә инде. Малы бары мал дип юана, малы югы тагын нәрсә дип ... Ә безгә сагынып җырларга гына кала: «Яшь гомерне үтә диләр, Үткәнен күрсәң иде; Үткән чакта тотып алып Кирәген бирсәң иде».
  
  5. Түтәй
  - Әни, түтәйне дә чәйгә чакырабызмы?
  - Әй, улы-ым, сиңа аны әйтми тора идем әле. Минзифаттай бит бер атна инде, паралич сугып, түшәктә ята – сөйләшми дә, күрми дә ...
  Ирләргә керергә ярамый, дип, мине бераз кертми тоттылар. Аннан кердем... Түтәй, кояш кызуыннан тизрәк котылырга теләп, үзеннән-үзе җир астына кереп баручы суалчанны хәтерләтеп, әле аягын, әле кулын кыймылдатып куя. Башын күтәреп нәрсәдер әйтмәкче була кебек, ләкин булдыра алмый.
  - Чәй сорый бугай ул, - дидем мин, икенче бүлмәгә чыгып.
  Килен кеше, тагын бер өйрәтүче килде, дигәндәй, йончу йөзен читкә борды:
  - Яңа гына эчергән идек әле.
  - Ә нәрсә ашатасыз? – дип төпчендем мин.
  - Катык, шулпа. Аларын да йота алмый әле.
  - Андый вакытта «система» куялар түгелме?
  - Нинди «система» инде авылда. Туксан биш яшьлек карчыкка түгел, яшьләренә юк әле ул.
  Кайтыр юлда әни уфтанып куйды:
  - Озак кына ятмасын иде инде. Кышка калса юган киемнәре кипми аптырата бит инде.
  Былтыр җәй, түтәй өй арты эскәмиясендә утыра иде: «Исәнме, түтәй, нихәлләр?»- дидем. «Яшим әле һаман, - диде, - үлеп булмый бит. Кече малай укып бетергәнче яшәсәм... Әтү укыта алмаслар, дим – минем пенсиядән башка».
  - Әни, түтәйнең кече оныгы укуын бетердеме әле?
  - Бетерде. Быел. Әтисе урынына эшкә керде. Электрикмы...
  
  6. Кияү шулпа ярата
  Ике килен дә каймак тотып килгән.
  - Каймагым бар иде бит әле, - ди әни.
  - Булса ни, анысын май итәрсең.
  Өйдәге өстәлне алмагач төбенә чыгарып куйдык. Өстәл тактасы астындагы язуны күреп гаҗәпкә калдым. «Әтигә 55 яше белән. Уллары Марс һәм Айрат», - дип язылган иде. Почерк минеке, ә язганымны хәтерләмим. Өстәлне эшләгәнебез хәтеремдә.
  Гөлнур килен аш бүлә башлады.
  - Әни, теге, кияү шулпа ярата дигәнне сөйлә әле.
  - Әтиегез белән булган хәл бит ул. Түтәйләрдә тәү тапкыр кунакта утырабыз. Ашның шулпасын гына эчеп утыра бу. Нигә дисәң, куесын азактан ашап куя торган гадәт икән. Аны кем белгән. Куесына җиттем дигәндә генә, түтәй килә дә, кияү шулпасын ярата икән, дип, сыегын өсти, килә дә сыегын өсти. Кунактан ач кайткан иде шул.
  - Әби, - диде Эльвира оныкасы, - бабай сиңа ничек яратам дип әйтте?
  - Андый сүз булмады бугай.
  - Ә ничек таныштыгыз?
  - Мине аңа укытучы Гобәй димләгән. Әйбәт тора, бернинди сүз ишетелгәне юк – алсаң шуны аласың, алмасаң, сиңа ярарлык башка кыз юк монда, дигән. Еш кына миндә аулак өй була иде. Бервакыт ул килде. Башта каушабрак калдым: ни дисәң дә – укытучы, сугышта командир булган, диләр. Ләкин ул үзен бик гади тота, җырга, биюгә катышып китте. Шунда ул бер җыр җырлады: «Тал ярамый өрлеккә. Башка ярларың булмаса, Яр итәм гомерлеккә». Шул булгандыр инде яратам диюе. Бергә яши башлагач әйтә иде: «Салиафа ул мал янында җен кебек, кунакка барырга киенсә матурая да китә».
  
  7. Киек казлар
  Кояш болытлар өеме артыннан күтәрелде, ләкин яңгыр юк, көн җылы. Апрель һавасы үзенең хуш исләре белән күңелне кытыклый, исергәндәге шикелле, башны әйләндерә.
  Әнә тегендә, югарырак кына чат башында, как корсаклы ала сыер басып тора. Аның күзләре нәкь үзе шикелле үк каралы-аклы басуга текәлгәннәр.
  Менә бер яшь килен, өр-яңа калай чиләкләрен кояшта елкылдатып, суга бара. Ул, үтеп барышлый кулын селтәп:
  - Бар, хайван, азрак җир иснәп, үлән чупләштереп кайт, - ди.
  Мин боларның барысына да, авыл язын гомеремдә беренче тапкыр күргән шикелле, исем китеп карап торам. Артымда әниемнең бушап калган өе булмаса... Ә бит монда кайчандыр тормыш кайнап тора иде. Бүген исә сыерчыкларның очына-очына сайравы да, гөрләвекләрнең тырышып-тырмашып юл еруы да – барысы да тик үткән гомер турында сөйли.
  Әнә, күктә кыр казлары күренде – кыйгач, кыйгач...
  - Бервакыт, - ди янымда басып торучы Айрат энем, - су кертеп чыгыйм әле, дип килеп керсәм, әни, моңаеп, киек казлар турындагы җырны тыңлап утыра. Соңгы тапкыр авырып киткәч, гомерендә дә булмаганны: «Больницага алып бармыйсыңмы, улым, бәлки терелеп китәрмен», - диде. Ә бер атнадан су биргән кулны этәреп-этәреп җибәрә башлады. Юл кешесенең юлда булуы яхшы, ди иде бит ул.
  Үлгәнче әйтеп калыйм әле, дип сүз башласа, ачулана идек: «Әни, сиңа бит әле яшәргә дә яшәргә, ник алай дисең?» Ә ул, әйтәсен әйтә барып, дөрес эшләгән булып чыкты – соңгы көннәре сөйләшә алмый узды.
  - Үпкәләп баралар, - ди иде, - әни генә барысын да күтәрә. Мин аңа ачуланып әйтмәдем бит, ипләп кенә әйттем.
  Ипләп кенә сөйли иде:
  - Эш юк, әнә шул боза кешене. Эштән бушатылганнарның акчасы кая китеп тора икән инде хәзер? Үзләренә алып яталармы? Шулайдыр – безгә зыян, аларга файда. Менә нәрсә турында уйлап утыралар анда өстәл башында. Бу хөкүмәт безне куркытырга әйтәме. Ә без яшибез әле.
  - Кодагыйларда кунакта идек. Айрат, малайлары бик шаулый башлагач: «Китегез әле моннан, нерваны бетерделәр инде», - дип кычкырды тегеләргә. Кодагый чаршау артыннан башын чыгарды да, сузып кына: «Кияү, нерва дисең дә торасың, ул нерва дигән нәмәкәй кайсы җирдә соң ул? Тугыз бала үстереп, шуның кайда икәнен дә белмим», - ди.
  - Бер әби белән эскәмиядә утырабыз. Өч яшьлек оныкасы йөгереп килде дә, бәбәен әбисенең итәгенә салып: «Әбекәй, син минем баламны карап тор, мин эшкә барам да эчеп кайтам,» – ди.
  - Шәкүр әйтә, кырык күлмәгем бар, кырыгын да киеп туздырам мин аның, ди. Туздырып үләме, туздырмыймы, әллә.
  - Күрше Зиннур кәләш алып кайткан иде. Шәһәр кызы. Күп тә тормады: «Яши алмыйм мин монда, арыйм», - дип, кире шәһәренә, әнисе янына кайтып китте.
  - Гөлзифа килен әйтә: әби, ул җиде баланы ничек карап үстердең, елаганнардыр бит, ди. Әллә, мин әйтәм, елаганнарын да хәтерләмим. Айрат әйтә, әни борчылмасын дип, без еламадык шул, ди. Кызлар сөйли иде, Айрат абый сез юкта мендәр өстенә аягын бөкләп менеп утыра да – хан кебек – безне көлдерә, дип. Еламадылар да, белмим, бер-берсен караганнардыр.
  - Менә шулай инде, эш булмагач вакыт узмый. Эш булса сизелми дә калыр иде.
  - Сөте дә күп иде сыерының, яшь тә иде – холкы начар дип суйдылар. Сөте азрак, картрак, ләкин холкы яхшы сыер калды. Якты йөз, матур сүз белән каршы ал кешене, ашың булмаса да кашың булсын, ди иде безнең әни. Үпкәчел кешенең бәхете ким була, үпкәләп өйрәнмәгез, ди иде.
  - Әти безнең мулла да түгел иде, бай да түгел иде, тик малын колхозга бирәсе килмәде. Җәлләгәндер инде, колхозга керәсе килмәде. Дүрт капчык көнбагыш, бер мичкә көнбагыш мае төяп, Чиләбе базарына барырга әзерләп куйган җиреннән, төнлә килеп, аты-ние белән алып киттеләр. Уфага алып барып җиткермәгән көе, юлда ук Сталин аттырган. Шуннан без, малларны сатып, кием-мазар алып, колхозга хәерче булып кердек.
  - Безнең гимнастика колхоз эшендә булды инде. Колхоз эше дип гомер узды.
  Оныкасы:
  - Әби, сезнең тормыш яхшы булдымы? – дип сүз кыстыра.
  - Яхшы да булды, начар да. Гел яхшы гына булып тормый ул.
  - Нигә?
  - Белмим. Мин каян белим аны.
  
  * * *
  Төн. Мунчадан соң алачыкта хәл җыеп утырам. Алачык ишеге ачык, күбәләкләр әле яктыга керә, әле караңгыга чыга. Әни, сарай ягына үтеп барышлый мине күреп:
  - Чәй кайнатып эчәсеңме?
  - Эчтем инде, әни, рәхмәт.
  - Нишләп утырасың әтү? Бар, ят. – Күп кенә китеп күздән югалгач: - Әллә нәрсәләр турында уйланып утыра, - дип өстәп куя...
  
  БУРАННАН СОҢ
  Балачакның бер көне әле булса күз алдымда.
  Иң кызыклы урында өзелгән төшне карап бетерәсем килеп, күзләремне чытырдатып йомам, керпе шикелле йомарланып, башым-аягым белән юрган астына чумам. Ләкин төш кире кайтырга теләми: менә ул, менә, дигәндә генә, ычкына да китә, ычкына да китә. Әйтерсең, сине билгесезлектә калдыру аның өчен кызык.
  Тырышуларым бушка гына икәнен аңлагач, ирексездән дөнья тавышларына колак сала башлыйм.
  Мине сәер тынлык гаҗәпкә калдыра. Кичә генә морҗада җил улый иде, телеграф чыбыклары гүли иде, түбә шиферы өстендә, карлар себереп, тупыл ботаклары шагыр-шыгыр йөри иде. Боларның барысы урынына – тыныч кына утын чәйнәүче ут тавышы.
  Мин күзләремне ачам һәм, көндәге гадәт буенча, янымда ятучы энемнең кабыргасына төртәм. Ул башын күтәрә, бернәрсә дә аңламыйча, мәлҗерәвек күзләре белән як-ягына каранып ала. Аннары ул, аның артыннан мин дә, ялангач куллары белән идәнгә төшкән кызу күмер кисәкләрен алып, аларны кире мичкә ыргытучы әнигә карап тын калабыз.
  Безнең ыгы-зыгыны сизепме, әни: «Ятыгыз әле, ят! Иртә әле. Өй дә җылынмаган», - ди.
  Безнең тормыш күбрәк әни тирәсендә әйләнә, билгеле. Ләкин ул да шул ук олылар дөньясыннан бит. Ә олылар безнең тормышта нәрсә аңлый соң? Аларның берәрсе әнә теге түшәмдәге ботакны чал сакаллы карт итеп күрә аламы? Яки менә бу идәндәгесен – кәккүк итеп? Әнә шул шул...
  Ике көн буе безгә өйдә генә уйнарга туры килде. Урындыкларны бер-бер артлы тезеп, шуларга утырабыз да, аларны селкетә-селкетә җырлыйбыз: «Алга чаба паровоз: тик-так-так, тик-так-так. Без Мәскәүгә барабыз юл таптап, юл таптап». Кичә, Мәскәүгә барып җитмәгән идек әле, эштән әти кайтып керде. Мин, йөгереп барып, аның пальто чабуы астына кереп киттем. Анда салкынча, рәхәт. Әти: «Менә сиңа буран, - ди. - Җилдән ышыкланып, аска карап килә идем, өйне узып киткәнмен. Тыкрык буйлап бакча башына кадәр менеп җиткәнмен», - ди. Әни, казаннан аш бүлә башлап: «Кулларны юарга-а»...
  Ике көн поездда барып, без нинди шәһәрләрдә генә булмадык. Тик күршеләрнең абзар артына кадәр генә барып җитеп булмады. Нәрсә кирәк иде соң безгә анда?
  Эш шунда ки, безнең күрше – әнинең бертуган энесе. Аларның әтисе, кулак дип, атып үтерелә. Соңрак әниләре дә авырып үлә. Безнең әни, ун яшьлек бала, мәктәпне ташлап, колхозда эшли башлый, энесен үзе карап үстерә. Кияүгә чыккач, әтиләренең җирен икегә бүләләр. Мөбәрәк абыйга төп йорт кала. Әнә шул йортның сарае артында ике өянке үсә. Бу агачларны әнинең бабасы яки бабасының бабасы утырткан булырга тиеш. Шулай булгач, дип фикер йөрттек без энем белән, алар Мөбәрәк абыйныкы гына түгел, безнеке дә булып чыга. Шул уй белән коралланып, өч көн элек без бер өянкенең зур гына ботагын кисә башладык. Үзебезнең кәҗә һәм сарыкларны сусыл кайры белән сыйлау теләгеннән. Ләкин, бик тиз караңгы төшү сәбәпле, ботак яртылаш кына киселгән килеш калды. Ә икенче көнне буран башланды, һәм ул менә бүген генә тынган...
  Энем белән өйдән чыкканда кояш ярыйсы гына күтәрелгән иде инде. Түмәргә кадап куелган балтаны алдык. Абзар артына чыгып, агачларга таба юнәлдек. Яртылаш безнеке дә бит алар... Нигә соң алайса кар шыгырдавы бөтен дөньяга ишетелә кебек?
  Табигать ике көн, өч төн дулаганнан соң җәелеп китеп ял итә иде. Бәрәңге бакчалары, кырлар, ерынты аръягындагы зират – барысы да күзләрне камаштыргыч кар белән капланган. Өстебездә зәңгәр күк. Шундый тын ки, карга кычкырган иде, башка бернинди тавыш юк икәне тагын да ачыграк аңлашылды. Ә без, угрылар шикелле...
  Кинәт мин туктап калдым. Тездән карда килеш, өянкеләргә карап каттым. «Нәрсә булган боларга? Нигә бер өянке шулкадәр арык һәм кәкрәеп утыра?»
  - Кара, ботак сынып төшкән бит. Әнә, кар өстендә ята, - ди энем шулчак.
  «Нинди ботак тагын? – дип уйлыйм мин. – Нигә өянке бер якка кәкрәеп, теләнеп йөрүче хәерчене хәтерләтеп тора?»
  - Бу бит теге без кисә башлаган ботак, - ди энем, минем уйларны ишеткәндәй.
  Ниһаять, энем әйткәннәрнең мәгънәсе башыма китереп суга. «Тукта, нәрсә сөйли бу? Аныңча, өянкене шундый гарип хәлгә китерүче – мин?»
  Бу ачыш минем котымны алырга тиеш иде кебек. Өянкегә таба башка бер адым да атламаска, корган планнарымнан баш тартырга тиеш идем шикелле. Чынында моның нәкъ киресе килеп чыкты. Хуҗалыкчыл энемнең ышанычлы адымнар белән һаман алга баруы тәэсир иттеме, куйган максатымнан алай тиз генә кире кайта алмаумы, аякларым үзләреннән-үзләре энем артыннан алып китте.
  Ботак артык зур булып чыкты, күтәрү турында уйлап та карарлык түгел иде. Шулай да, карга бата-чума, егыла-тора, аны, ничек кирәк шулай, үзебезнең абзар янына сөйрәп алып килдек. Һәм, хәлдән таеп, шул ботак өстенә утырдык та, пималарны салып, эчләренә тулган карны кага башладык.
  Бервакыт, башымны күтәреп карасам, ни күрим, безгә таба бөтен урам малайларын дер селкетеп тотучы озын сакаллы, кылыч мөгезле зур ак кәҗә килә...
  Пималарны киеп өлгердекме, юкмы? Ничек шулкадәр тиз абзар башына менә алдык? Кәҗә кайчан китте? Соңыннан мин, күпме генә тырышсам да, боларның берсен дә искә төшерә алмаячакмын. Тик бер картина күз алдында тора: энем белән, әллә салкыннан, әллә хурлыктан калтыранып, абзар түбәсендә торабыз, ә аста, бездән көлгәнгә охшатып сакалын селкетә-селкетә, ак кәҗә өянке ботагын кимерә.
  
  
  ТУГАН ҖИРЕМ СЕРЛӘРЕ
  Бервакыт шулай авылда яшәүче энем белән мотоциклда Ык буена төшеп барабыз. Мин арткы утыргычта. Кояшта көеп, аксыл-соры төскә кереп беткән үсентеләр басуына күзем төште.
  - Монысы нәрсә тагын? – дим, мотоцикл тыкылдавын җиңәргә тырышып.
  - Урманчылык посадкасы, - ди энем.
  - Әрәм булган икән. Эссе шул быел. Су сипмәгәннәрдер.
  - Сиңа күренгәне күләгә өчен кадап чыгылган агач ботаклары гына ул, рассада үзе аста.
  Мин уйга калдым. Нинди генә авылны алмыйк, ул үзенең эчке яшерен тормышы белән шушы посадканы хәтерләтмимени? Узып барышлый гына аның серенә төшенү түгел, күз алдында ярылып яткан күренешләрен дә аңлау мөмкин түгел бит. Моның өчен анда туарга, гомер буе яшәргә, ә бәлки, үләргә дә кирәктер.
  Миңа калса, авылның иң тирән серләреннән берсе – безнең истәлекләр, үзебез генә белгән хәлләр.
  Бер балачак истәлеге тирән эз булып хәтеремдә саклана. Авыл елгасының яңа гына туңган чагы иде. Пыяла калынлыгындагы боз астында су акканы күренеп ята. Без, дүрт малай, шул боз өстендә кәшәкә уйныйбыз. Баскан саен боз чатыр-чотыр килә, тирә-якка яшен укларын хәтерләткән чатнамалар тарала. Ә без аның саен батыраеп сикерәбез, көләбез.
  Берзаман, иң күңелле мәлдә, боз убылып китеп, дүртебез дә билдән суда калмабызмы. Елга тирән түгел, ләкин убылган боз һәм көчле агым аякка басарга ирек бирми – таябыз да егылабыз, таябыз да егылабыз. Энемне инде агым боз астына ук тарта башлады. Шулчак аягым, ике боз кисәге арасына эләгеп, елга төбен тапты. Шул ук вакытта энемне терсәгеннән эләктереп алдым. Ике иптәшебез дә, тырыша-тырмаша, яр буена чыкты. Итекләрне салып суын түктек, оекбашларны сыгып кидек. Ничек кайтып әтигә күренергә хәзер? Ул өйдә бит инде, ял көне иде бу. Кая барасың, кайтырга туры килде.
  Өйгә кайтып керү белән әти безнең юеш ыштаннарны салдырып та алды, шул ыштаннар белән арт якка бер-икене җилле генә сыдырып, мич башына меңгереп тә утыртты. Ләкин мин моның өчен әтигә үпкәләп йөргәнемне һич тә хәтерләмим. Димәк, моны гаделсезлек дип кабул итмәгәнмен. Бәләкәй булсам да, әтинең кызып китүе безне яратып борчылуы нәтиҗәсе икәнлеген яхшы аңлаганмын.
  Менә шундый истәлек, әйтегез әле, башка кемдә бар?
  Ул заманнан алып инде тулы бер гомер үтте...
  Чираттагы ялымда тагын авылыма кайттым. Әлеге дә баягы мотоциклда энем белән урманнан кайтып киләбез. Урман авызында туктадык та, арттан утын белән килүче тракторны көтеп алырга булдык. Әҗембәт дип аталган озын сөзәк тауның битендә утырабыз.
  Зур кызыл кояш безнең авыл артындагы офык куенына кереп бара. Тирә-як тып-тын. Без дә, шушы тынлык сихеренә бирелеп, дәшми генә утырабыз. Һәркем үз уйларына чумган. Мин уйлыйм: Айрат энем белән нәкъ шушы урында нәкъ шушындый кояш баешын күзәтеп тагын берәр утырырга туры килер микән, әллә инде бу бердәнбер шундый мизгелме?
  Әнә еракта безнең авыл. Маңгай күзе күреп җиткермәсә дә, күңел күзе туган йортны эзли һәм, урынын чамалап, тапкандай була. Күпме хатирәләр бу йортны минем өчен дөньяда бердәнбер иткән. Ул вакытта дүрт кенә яшьтә булсам да, йортыбызның салынуын хәтерлим әле мин. Түбәсе дә ябылмаган бура өрлегенә бишек эленгән, бишектә бер айлык Люция сеңлем. Әнинең сөйләвенә караганда, ул, олыларның вакыты югын аңлапмы, бер дә еламаган, имеш. Ә өйне өч Мотыйк төзегән: Озын Мотыйк, Атай Мотыйк, Саңгырау Мотыйк.
  Сул ягыбызда Олытау. Бервакыт, шул тауда печән йөгебез авып, әни яшь ярымлык сеңлебезне печән астыннан чак эзләп тапкан иде. Авылның очыннан очына йөзьяшәр тирәкләр сузылган. Ул тирәкләр астында, кешеләрнең күпме генә турайтырга тырышуына да карамастан үз бормасын борма итүче Җидеболак елгасы. Коры елларда ул авылны узгач юк була да, Ык елгасына җитәрәк тагын җир астыннан килеп чыга, диләр. Елга аръягында авылны төньяк җилләреннән ышыклап торучы тау. Яшь йөрәгемнең ярсып тибүләрен баса алмыйча шул тау өстендә күпме йөргәнемне үзем генә беләм. Ул тауның теге башында урам. Анда минем классташ дусларым Равил белән Илдус яшиләр иде. Кайда алар хәзер? Әнә авыл басуы, кайчандыр әнием утырткан урман полосалары. Читтән кайткан чакларымда шул басуга чыгып, тыела алмый елап йөргәннәремне дә үзем генә беләм.
  Дустым Ришат белән, күк йөзенә сибелгән йолдызларга карап, өй арты эскәмиясендә сөйләшеп утырулар хәтеремдә. Үземнең шул чакта әйткән сүзләр исемнән чыкмый: « Аңламыйм, ничек гомер буе авылдан чыкмый яшәргә була? Дөнья бит зур, башка җирләрне күрәселәре килми микән ни?» Туган туфрагында, үз урманында үскән имән көчлерәк тә була, озаграк та яши икәнен аңламаганмын. Күчереп утыртканда бит агачның тамырлары өзелә, яңа урында ул үсеп китә алмаска да мөмкин.
  Урманнан кайтып, утынны бушаткач, алмагач төбендәге өстәл янына җыелдык. Әнинең инде ашы әзер, самавыры гөжләп утыра.
  - Сез бит инде ял итәргә кайтасың, ә монда эш тә эш, - ди ул.
  - Туган җирне сагынып кайтабыз без, әни. Ял итәргә Кара диңгезгә баралар ул.
  Шундый истәлекләр, туган җиргә мондый караш башка кемдә бар? Ә бит йөзәрләгән шундый хатирәләр туган җир төшенчәсен тәшкил итәдер дә...
  Нигә мине туган җирем шулай үзенә тарта? Аның миңа көч бирү сере нәрсәдә? Бу сорауларга җавапны да мин үзем генә беләм. Ә бәлки, беләм дип уйлыйм гынадыр? Монысы да бер сер.
  
  ЯЗМЫШЫ АЛАННАРЫ
  1
  Олылар, кайсы тырма, кайсы чалгы күтәреп, сөйләшә-сөйләшә өске аланга таба менеп киттеләр. Мин исә, чәй кайнаганын көтеп, учак янында утырып калдым. Үзем генә калуым булды, чишмә аръягында кинәт шартлап ботак сынды. «Аю килә», - дип куркып та өлгермәдем, артымда коры яфраклар кыштырдый башлады. «Монысы нәрсә инде, бүреме? Кымшанмый гына утырыйм әле, бәлки, күрми узып китәр». Ләкин кыштырдаулар көчәя генә барды, өстәвенә нәрсәдер «чулт» итеп суга чумды. Минем күз алларым караңгыланып китте, урманның барлык җен-пәриләре минем өскә ябырылып килә сыман тоела башлады. Әллә кайнап чыкты суы, әллә юк, чәйнүкне эләктереп тә алдым, олылар янына чаптым. Эссе су, чайкалып, аякка чәчри, агач ботаклары битемне сыдыра, ә мин, тирә-ягыма карамаска, бер тавышны да ишетмәскә тырышып, йөгерәм дә йөгерәм...
  Шулчак кемнеңдер көлү тавышы мине айнытып җибәрде. Әни бит бу, аның тавышы ич. Дөнья кинәт яктырып киткәндәй булды. Ләкин шул ук мизгелдә: «Миннән көләләр инде әллә?» – дигән уй миемне көйдереп узды. Йөгерүемнән шып туктап, әкрен генә җиргә чүктем...
  Куанычыма каршы, кояш нурларына чумган якты алан, минем куркуларны бар дип тә белмичә, үз тормышы белән яши иде. Абый кешеләр печән чаба, апайлар, сүзләре бетеп торган арада, кичәге җәймәләрне әйләндерә.
  - Син көләсең дә ул, Салиафа, - дип сүзен дәвам итте Галия апа. - Ә бит моның бер дә көлкесе юк. Печән, печән дип эчләр төшеп бетте бит инде.
  - Әйтәм анаунда бер эч аунап ята иде, мөгаен шул синеке булгандыр әле, - диде моңа Гайнекәй әби.
  Бу юлы инде әни генә түгел, бөтен печәнчеләр дә, тыела алмый - кем ятып, кем ботын чабып – көләргә кереште. Ишетмәгәннәргә кат-кат сөйләп икенчегә, өченчегә көлделәр... Ниһаять, мин дә аларга кушылып әкрен-әкрен кеткелди башладым. Күз яшьләремә буыла-буыла әллә көләм, әллә елыйм.
  Тиле мин, тиле... Менә бит ул кайда чын тормыш! Ә теге шомлы кыштырдаулар, җен-пәриләр өере тормышның мескен бер шәүләсе генә булган ич...
  
  2
  Педагогия институтын тәмамлаганнан соң урман эчендәге ерак бер авылга эшкә урнашып йөргән көннәремдә мин үземне бөек шәхес, таулар актарырдай пәһлеван итеп хис итә идем. Ләкин нибары бер ел мәктәптә эшләү кикригемне шиңдерә төште. Миңа, атаклы педагогларга охшарга тырышу урынына, үземне эзләргә, үземә ярашлы эш ысуллары табарга кирәклеге ачыкланды. Шулай итеп, беренче елым кире тәҗрибә туплау белән тәмамланды.
  Җәйге ялыма чыгу белән туган якларыма ашыктым. Урман эчендәге тар гына сукмак буйлап барам. Уйларым күңелсез. «Ничек яшәргә хәзер? Мең дә бер юл арасында кайсысы минеке? Шулай ук минем бернәрсәгә дә сәләтем юк микәнни? Тормыш, тормыш... Ник син мине алдадың? Ник син, тормыш, тәҗрибәсез булуымнан файдаланып, мине шулай адаштырдың?»
  Шулчак көтмәгәндә зур гына бер акланга килеп чыктым. Мин бу аклан турында ишетеп белә идем инде. Монда урман каравылчысы яши. Әнә теге өй аныкы булырга тиеш. Бераз баргач өй алдындагы эскәмиядә утыручы йорт хуҗасы да күренде, ә бераздан мөлаем гына йөзле хатын ишекне ачты да:
  - Галинур, атыңны эчердеңме әле? - диде. Шулай диде дә, җавап та көтеп тормастан, кире чолан караңгысына кереп югалды.
  - Ну бу хатын-кызны, ирләр эшенә кысылмаса кысыр кала, - дип үз алдына сөйләнә башлаган иде ир, хатын чолан эченнән:
  - Әллә нәрсә ди, ишетмим, - диде.
  Ире моңа:
  - Хәзер эчерәм, дим, - дип кырт кисте.
  Ул арада мин капка төбенә үк килеп җиттем. Хуҗа белән кул биреп күрешкәннән соң:
  - Станциягә кадәр транспорт булмас микән? - дидем.
  - Бүгенге поездга өлгермәдең бит инде, энем, - диде Галинур абзый. – Бездә бүген туй бит, беләсеңме, улыбыз өйләнә. Шәһәрдән кунаклар көтәбез. Шулар белән китәрсең, булмаса.
  Без шулай сөйләшеп торган арада бакча ягыннан кулына берничә кыяр тоткан кыз килеп чыкты. Ул: «Әти...» - дип нәрсәдер әйтмәкче иде, мине күргәч төртелеп калды...
  Язучы булсам мин бу урында, әлбәттә, кызның калку күкрәге өстендә яткан озын чәч толымын, нәзек билен, зур күзләрен тасвирлап үтәр идем. Ләкин мин язучы түгел. Мин – яшь егет. Миңа таба япь-яшь чибәр кыз килә. Мин, аның кай ягы мине шулай үзенә тартуын да аңлап җиткермәстән, аңа йотлыгып карыйм. Аның елмаюы, тылсымлы күз карашы йөрәгемдә әллә нинди ут өермәләре тудыра. Һәм теге урман сукмагындагы күңелсез уйларым, шушы йөрәк ялкынында бер-бер артлы янып, кирәксез бер көл өеменә әверелеп калалар...
  Озакламый кунаклар да килеп төште, туй башланды... Рәзидә, хуҗа кыз буларак, кунак сыйлау белән мәшгуль. Мин, аның җитезлегенә, зифа буена, урынлы гына әйткән сүзләренә сокланып, гап-гади чия согыннан исереп утырам. Ул да миңа карап-карап куя.
  Менә төн уртасы да авышты. Берничә машинаны юлга әзерли башладылар. Шул ыгы-зыгы арасында без Рәзидә белән бер генә минутка икәүдән-икәү калдык. Мин, туй уен-көлкесе тәэсирендә шаяртып кына нәрсәдер әйтмәкче идем, ул кинәт мине бүлеп: «Башка беркайчан да очрашмабыз инде», - дип куйды. Аның күзләре миңа: «Кал!» - дип кычкыралар иде. Ләкин мин аларны аңламадым, мин – киттем.
  Тиле мин, тиле!.. Тиле булмасам, шул тылсымлы аланны ташлап китәр идемме...
  
  3
  Алтын көзнең иң матур көннәреннән берсе иде. Тормыш иптәшем: «Әйдә әле, балалар белән гөмбәгә барып кайтыйк», - диде. Бик озак юк гөмбәләрне эзләп йөргәннән соң алдыбызда бер алан күренде. Шулчак хатыным: «Монда килегез, гөмбәлек таптым», - дип безне чакыра. Шул бер урыннан кәрзиннәрне тутырып алдык та, аланга чыгып утырдык.
  Көз үз эшен тәмамлап килә икән инде – агачлар нинди генә төсләргә буялмаган! Ләкин һавада буяу исенең әсәре дә юк. Киресенчә, сулаган саен тәнеңдә рәхәтлек, җаныңда тынычлык кына арта бара. Һәм гомернең иң якты мизгелләре күз алдына килә.
  - Рәзидә, - дип сүз башладым мин, - хәтерлисеңме безнең беренче аланны?
  - Тиле син, тиле, - дип көлде хатыным. - Ничек инде мин үземнең туган аланымны хәтерләмим ди... Син генә ул безнең беренче очрашуны дүрт ел буе онытып йөрдең.
  Кызларыбыз, бездән читтәрәк үлән арасына чүккәннәр дә, нәрсәдәндер кызык табып, көләләр дә көләләр. Мин уйлыйм: «Көлсеннәр әйдә, көлсеннәр... Тормыш юллары тар сукмак, аланнары бик сирәк. Яшь гомерләре узганчы уйнап-көлеп калсыннар, истәлекләр җыйсыннар. Бәлки, бу аларның беренче аланыдыр...»
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.