Latin

Казанны Кем Алган?

Общее количество слов 518
Общее количество уникальных слов составляет 367
52.2 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
64.0 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
71.7 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
(юмореска)
Быел авылның яңа хуҗасы эшкә ныклап кереште. Кышка әзерлек йөзеннән, ферма котельныендагы пар казанын яңага алмаштырып куйдырды. Тегесе, әллә кайчангы сәвит заманындагысы, бик искергән иде инде. Шуңа күрә, яңасын куйгач, аны бөтенләй оныттылар, котельный бинасы артында аунап ята бирде. Хуҗаның да башка мәшәкатьләре алып узды булса кирәк, фермага еш килгәләсә дә, бу иске казанга игътибар да итмәде. Тимер-томыр бик дефицит югыйсә хәзер. Һич югы, иш янына - куш, дигәндәй, «металлом»га тапшырырга була бит...
Котельныйда кочегар булып эшләүче Нәсим шактый караштыргалап йөрде казанны. Гел иске булса да, тишек-тошык җире күренми, хуҗалыкта берәр нәрсәгә ярап куюы бар моның, дип уйлады ул үзенчә. Тик өйгә алып кайтырга гына берничек тә җай чыкмый. Кеше-мазар күреп калуы бар. Монда гел кирәкмәскә аунап ятса да, урыныннан кузгатып алып кайта башласаң, әйбер урлый, дигән яманатыңны чыгарып, күзеңне ачырмаслар. Нәсим әнә шуңа уңайсызлана иде. Тик көннәрнең берендә җай чыкты да куйды бит. Күрше керәшен авылыннан үз тракторы белән йөреп эшләүче Гөргери Иванына әйткән иде, тегесе бер иртәдә, фермада кеше-кара йөри башлаганчы, казанны трактор арбасына салып, Нәсимнең өенә китереп тә ташлады. Эшнең шулай шома гына узуына сөенгән Нәсим Иванга бер «йөзлек» тоттырды да, вәссәлам...
Көн төшкә авышып бара иде ахрысы. Мәктәптән бер укучы бала йөгереп килеп: «Нәсим абый, сине мәктәпкә чакыралар», - дип дәшеп китте. Тагын малае Рәсим турындадыр инде...
Мәктәптә килгәч, Нәсимгә бераз гына коридорда көтеп торырга куштылар. Тәнәфескә чыгарга кыңгырау шалтырамаган икән әле. Ә алтынчы класста тарих дәресе бара икән. Нишләсен, ул алтынчы класс ишеге төбендә, кыңгырау шалтыраганны көтеп, әрле-бирле йөри башлады. Ник чакырдылар икән, дигән уй бораулый иде башын. Теге ташбаш тагын берәр ярамаган эш майтаргандыр әле?! Шулчак класстан үз фамилиясе ишетелеп киткән кебек булды аңа. Нәсим, ирексездән колагын ишеккә терәде.
- Я, Сәйфиев, әйт әле, Казанны кем алган?
Укытучының боеручан тавышыннан Нәсим коелды да төште. Нужәли, берәрсе күреп калган инде, дип уйлады ул. Югыйсә, Иван, җәлт кенә арбага алдым да салдым, котельный тирәсендә беркем дә юк иде, диде бит. Өйгә кайткач, бушатканда да, алай күзгә-башка чалынучы булмады. Фәсхи хатыны Хатирә чиләк-көянтә белән сөт тапшырырга бара иде баруын, шул тишкән микәнни, хәерсез?! Бүтән беркем дә күрмәде бит, тучны шуның эше генә бу. Үз иренең һәр кайткан саен ат арбасы төбенә фураж салып кайтканын гына белсен!
Класс эчендә улы Рәсимнең тамак кыргалаганы һәм кыюсыз гына:
- Иван,- дип куйганы ишетелде.
Вәт малай актыгы, ә, каян белде икән ул казанны Гөргери Иваны алып кайтканны. Узган кич әнисе белән сөйләшеп торганны ишетеп калган инде бу юеш борын. Казанны Иван тракторына салып алып кайтам, дигән идем бит хатынга. Болай булса, башны бетерә бу малай актыгы, дип уйлады Нәсим.
Ә класста тагын укытучының боеручан тавышы яңгырады:
- Ә кушаматы ничек була инде ул Иванның?
Рәсим озаклап еш-еш борынын тарткалады. Маладис, яшерә, әйтмәскә итә, дип куанды үзенчә Нәсим. Тик бераздан Рәсимнең:
- Гр...эхем...Гр...,- дигән авазы чыга башлаган иде, Нәсим түзмәде, ишекне каерып ачып класска үтте дә, исәнләшеп-нитеп тормыйча, укытучыга:
- Син, Хәлил энем, укытучы булдым дигәч тә, бик масайма әле, яме! Ничу монда юк-бар сорау белән баланы шантажировать итәргә. Аның бер гаебе дә юк. Казанны, бик беләсең килсә, мин алдым. Ә Гөргери Иваны трактор арбасына куеп кына алып кайтты аны,- дип ярып салды.
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.