Latin

Кәрәзле Телефон

Общее количество слов 394
Общее количество уникальных слов составляет 271
52.3 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
63.2 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
70.8 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
(юмореска)
- Ал-ле, Кәрим Сәйфиеч, сезме? Гайнан иде әле бу! Казаннан шалтыратам. Әйе, башкаладан! Кәрим Сәйфиеч, эшләрне төгәлләп бетереп булмады бит әле. Берәр көнгә тоткарланырга туры килмәгәе, диюем. Кайтумы? Иртәгә эшкә чыгармын, дип уйлыйм. Кайтыр юлга кузгалгач, кабат шалтыратырмын әле. Ярый, хәзергә хушыгыз!..
Гайнан, кәрәзле телефонын сырма кесәсенә салып куйды да, баядан бирле тартылгалап куйган кармак җебен җыя башлады. Озак та үтмәде, бораулап ясалган боз тишемендә чәбәләнгән балык башы күренде. Әллә ни зур булмаса да, бер-ике сәгать утырып, балык түгел, балык койрыгын да күрмәгән Гайнан өчен бу алтын балык каптырган кебек булды. Сөенечтән, ул үз алдына сызгырып та алды хәтта.
Кышын боз өстендә балык тотудан да рәхәтрәк нәрсә бар икән?! Моның шулай икәнен үз гомерендә бер тапкыр да бәкегә кармак ташлап, әнә шул бер тишеккә ике күзен төбәп, сәгатьләр буе балык чирткәнен көтеп утырмаган кеше генә аңламыйдыр. Ә Гайнан белә. Шуңа да бүген иртәдән монда килде дә инде ул. Кәрим Сәйфиечкә, ягъни «шеф»ына Казаннан шалтыратам дип әйтүе дә, болай гына, күз буяу өчен генә лә. Бөтен эшен төгәлләп, Казаннан кичә үк кайт­кан иде инде ул. Бүген менә таң атуга Камага килеп, кармак салып утыра.
Дәүләт эше качмас, дип уйлады Гайнан, кармагына җим куя-куя. «Шеф»ы хәзер иртәнге планеркасын уздырып, объектларга чыгып йөгергәндер инде. Чапсын әйдә, гел Гайнанга гына йөгерергә димәгән!
Гайнан, янә кылдай тартылган кармак җебен ипләп кенә җыя-җыя, авыз чите белән елмаеп куйды. Бер-ике секундтан, боз өстендә көмештәй тәңкәләре белән ялтырап, икенче чабак ята иде инде. Чәнти бармактан аз гына олырак балыкка карап, монысы тегесенә караганда да зуррак, дип уйлады Гайнан...
Елга өстенә кичке эңгер төшә башлаганда, боз өстендә эреле-ваклы балыклар шактый иде инде. Гайнан аларны җыеп, күн сумкасына тутырды да, кул белән чамалап, үлчәп карагандай итте. «Өч килограмм тартыр»,- дип сөйләнде ул канәгатьләнеп. Балык тоту кирәк-яракларын җыеп, кайтыр юлга кузгалгач, «шеф»ына шалтыратып алырга кирәклеге исенә төште.
- Ал-ле, Кәрим Сәйфиеч, бу тагын Гайнан иде әле. Булды, эшләрем төгәлләнде, шеф. О-кей! Кайтыр юлга чыктык. Алла боерса, дүрт-биш сәгатьтән Түбән Камада булырбыз. Сезнең хәлләр ничек анда? Ә-ә, шулаймы? Дөнья йөгертә инде ул. Ярый алайса, очрашканчы, хушыгыз!..
Ха, йөгердем, имеш! Йөгерсәң соң! Бер Гайнанга гына йөгерергә димәгән.
Үз алдына шулай уйлана-уйлана Гайнан юлын дәвам итте. Ә бу минутларда аннан дүрт-биш метр читтәрәк, бәке янында кармак салып утырган Кәрим Сәйфиеч тә кәрәзле телефонны мактый-мактый, кадерләп кенә кесәсенә салды да, әйберләрен җыештыра башлады. Көне буе утырып, ул да шактый балык каптырган иде шул.
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.