Latin

Кара Сәет Риваяте

Общее количество слов 4944
Общее количество уникальных слов составляет 2468
31.9 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
48.1 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
56.6 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
(хикәя)
Таң беленә башлауга балыкка барырга ниятләп куйган идем. Кояш чыгар алдыннан Нократның Бәйҗан тавы артындагы борылышында берсеннән-берсе майлы, яртышар кило тарта торган кызыл канатлар бик яхшы чиртә. Кичтән изрәп йокыга киткәнмен, бер заман җәмәгатем касыгыма төрткәнгә сискәнеп торып утырдым.
– Кич буе җыенган идең. Балыгыңа бармаска булдың мәллә? – диде ул.
Таң сыеклыгы сизелә башлаган иде инде. Тиз генә сикереп тордым да, җиңелчә генә киенеп, чыгып йөгердем. Безнең йорт тау астында. Өстә – кечкенәрәк кенә парк. Элек анда борынгы зират булган, дип ишеткән бар. Кабат христиан руханиларын җирләүләрен, Совет заманнарында халык дошманнарын күмгәннәрен күршедәге бабай сөйләгән иде. Җәй көнендә үзебезнең бакчадан гына менәбез дә, шәһәргә шул парк аша йөрибез. Шуның өчен коймада кечкенә капка да калдырылган. Бу юлы да анда үзебезнең бакчадан гына күтәрелдем. Караңгыда кулларны чия ботаклары да сыдыргалады бугай. Паркка килеп кергәнче акация куаклары аша да узасы бар. Алар да тырнамыйча үткәрмәделәр.
Таң сызыла башлаган вакыт – җир өстенә бераз гына яктылык та таралып килә. Әллә ничә ел яшәп, йөзәрләгән тапкыр узган булгач, күзне бәйләсәләр дә бу тирәләрдә буталып йөрмәячәгемә шикләнмим. Һәр карышында нәрсәләр ятканын да ялгышмыйча әйтеп бирә алам. Тик бу юлы аякларыма күзгә күренмәс герләр аскан кебек иде. Җанны да нәрсәдер тырный. Акацияләр рәтен узып күп тә китмәдем, күзем Нократ буена тәшеп китә торган баскыч янындагы ике шәүләгә төште. Икесе дә аксыл саргылт төстәге озын күлмәкләрдән иде алар. Хатын-кызның эчке күлмәкләрен кигәннәр, дияр идең, болар ниндидер тоныграк төстә. Берсе хатын, икенчесе ир кеше, яшьләр. Кызының озын кара чәчләре иңнәренә тарып, биленә кадәр төшкәннәр. Егетенең бил туры үрелгән бау белән буылган. Һәм анда кынысы белән хәнҗәр асылган. Шул хәнҗәрне күргәч, Кавказ ягыннан килгән кешеләр икән болар, дигән уй килде күңелемә. Киноларда аларның билләренә затлы хәнҗәр тагып йөргәннәренә игътибар иткәнем бар. Ара егерме-егерме биш метр чамасы гына булгач, таң сыеклыгында бу егетнең дә хәнҗәре җемелдәвек ташлар белән бизәлгәнен шәйләп алдым. Егет кызының иңнәреннән кочкан, ә тегесе аңа сыенып ук беткән. Иртәнге салкын үзәкләренә үткәндер, дигән уй йөгерде башка. Елга буенда су салкыны да бар. Өйләренә кайтып ятсалар соң, төне буе йөрмәсәләр, дип, эчемнән генә әрләп тә алдым. Әмма миндә алар кайгысы түгел иде, балык кайгысы күтәрде иртүк хатын янындагы җылы урынымнан. Тегеләргә бер авыз сүз әйтмичә үз юлымда булдым.
Бәйҗан тавы артында балык бик шәп чиртә. Шуны уйлап тиз барып җиттем мин анда. Яр буена алты-җиде кеше тезелгәннәр, мин хыялланган балыкларны бер-бер артлы тартып чыгара башлаганнар иде инде. Тау буе урамында яшәүче Ягүр дәдәйдән:
– Озак йоклый хәзер кеше, – дигән шелтә дә эләкте.
Дөрес сүзгә җавап юк. Элекке райком каршындагы паркка менгәч очраган кыз белән егет искә тәшеп:
– Мамадышта төнлә су коена башлаганнар икән. Элеватор янындагы балыкларны качырып бетермәсәләр ярар инде, – дигән булдым.
Ягүр дәдәй ялт итеп борылып карады.
– Нәрсә, нәрсә диде? Нинди су коенучылар? Кайда кемнәрне күрдең?
Көн шактый ачылган иде инде. Дулкынлануы йөзенә кызыл бөрчекләр булып бәреп чыкты. Дугаланып торучы борынына да таң чыгы каплаган кура җиләге төсе йөгерде. Кешенең кисәк шулай үзгәрүеннән үземә дә сер булып китте. Җыелма пластик кармагымны сүтеп челәүчән киерткән идем инде. Суга ыргыттым.
– Кемнәрне очраттың? – дип төпченә башлады моңарчы сабыр гына холыклы күренгән Ягүр дәдәй. – Егет белән кыз, дидеңме?
– Әйе. Үзебезнең бакча башында, Нократка төшә торган баскыч янында озын аксыл күлмәкле хатын белән ир тора иде. – дип, теләмичә генә сөйләп бирдем.
Ягүр дәдәйгә әллә нәрсә булды.
– Ни, ни бит... алар бит... тегеләр... – дип, миңа нәрсәдер аңлатмакчы була башлады ул. Теле көрмәкләнүен шактый вакыт җиңә алмыйча торды әле.
Ахырдан:
– Алар Хәсәнҗан сәет белән Зөлхиҗә өрәкләре, – дигән сүзләрне кысып чыгара алды.
Үзем дә имәнеп киттем. Шушы яшемә җитеп, өрәкләр күргәнем юк иде әле. Аларны әкият, уйдырма, дип кенә уйлый идем. Бу юлы да чираттагы сафсата, дип кабул иттем. Эчке көлемсерәү белән:
– Нишләп йөриләр соң алар? – дип кенә куйдым.
Минем телдәге ирониягә карт балыкчының исе дә китмәде.
– Бәхетең бар икән әле, - дип куйды ул серле генә елмаеп. – Исән калганың. Аларның үзләренә очраган кешене ияртеп киткәннәрен дә ишеткәнем бар. Без яшь чакларда бер егет югалды иртән шул бакча аша балыкка төшкәндә. Өрәкләре соңгы елларда күренми башлаганнар иде, тагын чыкканнар икән. Үзләренә яңа җаннар сорый торганнардыр.
Бу сүзләрдән мин дә өнсез калдым. Нинди җаннар? Әллә Ягүр дәдәй бутала башлаганмы соң? Нәрсәләр сөйли ул? Тузга язмаган нәрсәләрне дөрес булса да сөйләшмә, диләр бит. Картның бу сүзләре бер нинди киртәләргә дә сыймый иде.
Шул вакыт кармак таягым кисәк тартылып куйды. Сөйләшүгә бирелеп, калкавычымны да күздән ычкындырганмын. Кармагымны күтәреп алмакчы булган идем, төптә нәрсәгәдер эләккәнме шунда, урыныннан да кымшанмый. Уңга да авыштырып, сулга да яткырып тартып карыйм, селкенми генә бит! Монысы тагын нәрсә соң? Чирткән кебек булган иде бит. Кармак җебем өчле, тиз генә өзелә торган түгел, өстәвенә чит илнеке әле. Рәхәтләнеп каерырга була. Сакланып кына күтәргәли башладым. Агач кисәге бугай, тырыша торгач, урыныннан кузгалгандай булды. Кармакның зыңлап тартылган кылына ияреп, салмак кына ярга якынлаша башлады. Бу тирәләрдә элек Мамадышка агач кисә торган урын булган диләр. Дөрестер. Урыны-урыны белән, чирәм араларында таралып ятучы ташкүмер кисәкләре дә очрый.
Кармакның зыңлап тартылган кылы ярга якынлашкан иде инде. Бер заман су өстенә авызы киереп ачылган олы гына кап-кара балык башы килеп чыкты. Бәләк кадәр бардыр! Җәен бит бу! Су бозавы! Тез буыннарым калтырап куйды. Әмма кармакны йомшартмадым. Балыкны күреп, ярдәмгә башкалар да килеп җитте. Берсе саңакларыннан эләктерергә дә өлгерде. Дәррәү ярга сөерәп чыгардык. Менә бу балык ичмасам! Моның кадәр олыны беренче тотуым иде әле. Буыннарымның хәле китеп чирәмгә утырдым. Җәенне ярдан читкә үк алып киткәннәр иде.
– Егерме килодан артык тарта. Ничек чыгара алдың соң син аны? – дип, шаккаттылар егетләр.
Тел шартлатырлык та, гаҗәпләнерлек тә иде шул аның кадәр җәенне гап-гади кармак блән тартып чыгаруы. Койрыгын бер болгап җибәрсә дә, кылны шартлатып өзеп китә ала иде бит ул. Ходай үзе булышкандыр!
Егерме килолы җәен сөйрәп чыгару шатлыгыннан дөньям түгәрәкләнгән иде инде. Башкалар да дөньяларын оныттылар. Китте үзләре тоткан балыкларны искә алу... Кемдер ярты центнерлы җәен каптырган икән. Ягүр дәдәйнең Нократ төбеннән биш килолы кысла сөйрәп чыгарганы булган... Бөтенесе кармакларын онытты. Башка инде аларның балык тотарга теләкләре дә сүнгән иде бугай. Рюкзакларын күтәреп килеп, җәен тирәли түгәрәк ясап утырдылар.
– Бүген, энекәш, синең бәйрәм. Көн саен мондый малны эләктереп булмый. Кеше үз гомерендә сагынып искә алырлык бер балык та тота алмаска мөмкин. Син бу яктан бәхетле. Әйдәгез, шуның өчен, – диде Ягүр стаканнарга кырык градуслыны бүлеп чыкканнан соң.
Күңелләре булсын дип, стаканымны авызыма якын китердем дә кире куйдым. Андый нәрсәләрне күптән эчкән юк инде. Ягүрнең бая ук нәрсәдер сөйлисе килгәнен, әмма тыелып торганын сизгән идем инде ул. Башкаларның сүзләре бераз басыла төшкәч:
– Әйт инде сүзеңне. Барыбер эчеңне тырный бит, – дип үзем сүз башладым.
Карт әйтергәме, юкмы, дипме, әллә нәрсәдән сүз башларга белмичәме, кабызган тәмәкесен тартып бетермичә уйларына чумып утырды.
– Син күргән егет белән кыз – Хәсәнҗан сәет белән Зөлхиҗә өрәкләре – күптән күренгәне юк иде инде. Бу хәл юкка түгел. Җаннары яңадан уянган, – диде карт. Бөтенесе шым булды. Аракы тамырларына йөгерсә дә, карашлар Ягүргә төбәлде.
– Кемнәр соң алар? – дип сорамый түзмәдем.
Үз бакча башыңда өрәкләр күр дә, кемнәрнеке икәнен дә белмә!
– Бу вакыйга бик борынгы заманнарга барып тоташа. Болгар бабайларыбыз заманнарына ук. Бик гыйбрәтле риваяте дә бар. Ирекмәсәгез, тыңлагыз, – дип сөйләп китте ул.
Барыбыз да шым булып аны тыңларга әзерләндек.
ХХХ
Хәзерге Мамадыш урынында халкы болгарлардан, чирмешләрдән, бу тирәләрдә борынгы заманнардан ук яшәгән башка ырулардан торган олы кала булган. Басуларында иген ишелеп уңган, елгаларында балыклар мыжгып торган, урманнарында затлы тиреле җәнлекләрнең хисабы булмаган. Халкы бай яшәгән. Урманнары хәзергедән күбрәк һәм ике-өч тапкыр калынрак та булган әле. Чытырманлыклары җәяүләп тә үтеп чыгарлык булмаган, дип сөйлиләр иде безнең әбиләр. Андый караңгы тирәләргә кошлар да оя кормаганнар. Сәүдә итүчеләр гарәп илләрен дә узып, бөтенләй колак ишетмәгән җирләргә кадәр барып чыкканнар. Днепр буендагы Киүф каласының биек ак диварларын күреп кайтып, үз кирмәннәре стеналарын да бу тирәләрдәге басуларда, су буйларында бихисап таралып ятучы ак ташлардан күтәргәннәр. Тора-бара каланың исеме дә халык теленә Ак Кирмән булып кергән. Бу калада Нократ аша кичү дә булган. Көнбатыштан көн чыгышына, салкын якларга таба сәүдә юлы узган. Шул кала сәүдәгәрләренең берсенең гаиләсендә җәй челәсендә ир бала туа, күршеләрендәге күн белән сәүдә итүче гаиләдә кыз бала дәньяга аваз сала. Малайга Хәсәнҗан, кызга – Зөлхиҗә дигән исем кушалар. Кечкенәдән алар бергә уйнап үсә. Ун яше тулгач, малайны әтисе Бохарага укырга илтеп куя. Җиде ел дини һәм дөньяви белемнәр ала ул анда. Унҗиде яшендә олпат гәдәле, гаяр егет булып кайта аннан. Кайтып бер ел да үтми, зиһенлеге белән халыкны да, хакимнәрне дә шаккаттырган Хәсәнҗанны шәһәрнең имам-хатыйбы итеп тәгаенлиләр. Ак Кирмән, тирә-юнь халкы тыныч кына яшәп ятканда, Идел Болгарының баш каласы Биләрдән чаптар яман хәбәр алып килә: илгә монгол баскынчаклары якынлаша. Болгар әмире Ак Кирмән чирүенә ил чигенә килеп җитәргә кушкан. Нократ, Ак Кирмән, Кирмәнчек ылысларыннан илне сакларга ун меңлек гаскәр кузгала. Алар Җүкәтау турындагы Чулман кичүенә киткәндә, артларыннан кузгалган тузан болыты ярты көн басылмый тора.
Хәсәнҗанны гаскәргә мең башы итеп билгелиләр. Бохарада укыганда Кытайлы укытучысыннан кул сугышы һөнәрләренә дә өйрәнгән булган икән. Сабантуйда атта йөрү, кылыч белән сугышу, сөнге ату осталыкларын да күрсәткән иде. Кызлар аңа чигүле яулыклар бирделәр. Алар арасында зәңгәр күзле, нәзек кашлы, җылы карашлы, озын кара толымлы Зөлхиҗә дә бар иде. Ә яулык читенә ука белән: “Ак Кирмәннең иң асыл егетенә,” – дип чиккән. Урамнарда карашлары очрашып, йөрәкләре арасына мәхәббәт җепләре сузылган иде инде. Бәйҗан тавы итәгендәге чишмәгә суга төшкәндә, Хәсәнҗанның аның чиләкләрен күтәрешеп кайтканы да булган иде.
-Син бик яшь әле. Кичкә аякларың сызлый башлар дип кызганам, - дигән иде шаяртып.
Җимештәй пешә генә башлаган кыз нәрсә әйтә алсын. Хәсәнҗан белән урамнарда очраштырып торганы өчен Ходайга рәхмәт кенә укый иде ул.
Яугирләрне шәһәрдән еракка ук чыгып озата баручылар арасында Зөлхиҗә дә бар иде. Өч тапкыр борылып карады Хәсәнҗан аның ягына. Ахырында, кара атын арт аякларына бастырып, кулын болгап саубуллашты.
Ил чигеннән яман хәбәр Ак Кирмәнгә бер ай узгач килеп җитте: болгарлар өч көн-өч төн баш күтәрми сугышсалар да, көчләре кими барып, тар-мар ителәләр. Ун кешенең берсе генә яу кырыннан исән чыга. Ак Кирмәнгә бер генә исән сәет тә, сугышчы да, аларның җансыз гәүдәләре дә әйләнеп кайтмый. Кала халкы җиде көн, җиде төн шаһит киткәннәр рухына дога кыла.
Ул арада шанлы Биләрнең яндырылуы, башка калаларның да монгол чирүе тарафыннан таланулары, җимерелүләре турында йөрәк өшеткеч хәбәрләр килеп ирешә. Болгар Иленең олуг әмире кулына корал тота алырлык бөтен кешене Кирмәнчек шәһәрчеге янында соңгы сугышка чакырып төрле почмакларга чаптарлар җибәргән. Ак Кирмәннең күп сәүдәгәрләре, мал-мөлкәтләрен төяп, төньяк тарафларга, бер ишләре - Бөек Новгород тарафына, өченчеләре - Владимир кенәзе канаты астына кузгалалар. Нократ, Ак Кирмән, Кирмәнчек шәһәрләре хакимнәре тагын гаскәр туплап, Җүкәтау каласы турында Болгар Иленең Чулман аша кичүен тәэмин итә. Үсмер егетләр һәм бабайлар ике көн буе монгол чирүен елгага якын җибәрми. Иң ахырдан гына исән калганнары җыйнак көймәләрдә бу якка чыгып өлгерәләр. Илбасарлар Чулманны алар артыннан мәңге кичә алмасларын аңлап, агым буенча кире аскарак төшеп кичү табалар. Болгар Иле ул арада Кирмәнчек каршында соңгы сугышка әзерләнеп беткән була инде. Монгол чирүен саф-саф тезелгән тигез рәтләр булып каршы алалар. Җирдән үсеп чыккандай яңа, көчле яугирләр тезелеп торуын күреп, баскынчаклар да бер мәл каушап кала. Аларның да җаннары үзләренә кадерле. Гомер берәүгә дә ике бирелмәгән. Атларын кире борып, болгарлардан куркып качкан кыяфәт чыгарып, чаптырып китә башлыйлар. Моны күргән Кирмәнчек гаскәре артларыннан куарга ташланмакчы була. Әмма өлкән мең башлары моның хәйлә генә булуын аңлап, аларны бик тиз туктаталар һәм киредән элекке сафларына бастыралар. Бераздан дошман гаскәре Үмәр шәһәрчеге ягындагы урман борылышы артында күздән югала. Ни кадәр генә көтсәләр дә, урман борылышы ягында монголлар бүтән күренмиләр. Кайберәүләр моңа сөенеп тә куя. Бәлки кире борылганнарыр, дигән өметләндергеч уйлар да килә башларына. Әмма үлем юллары башка тарафта булган икән шул. Кояш ике сөңге буе көн батышына авышкач, Ак Кирмән ягындагы үр өстеннән кара болыт кебек монгол чирүе килеп чыга. Болгарларның рәтләрен үзгәртеп тезәргә вакыты калмаган була инде. Гаскәрне арт яктан сакларга дип калдырылган мең кешелек атлылары дошман явына аркылы ташлана. Иң алдан кара атында мең башы оча. Монгол атлыларын уңлы-суллы кырып бара ул. Ак Кирмән үсмерләре аны шунда ук танып алалар. Рәтләр буенча:
– Бу бит Хәсәнҗан сәет, Хәсәнҗан имам! – дигән сүзләр йөгерә.
Аның егетләре шул дәрәҗәдә оста сугышалар: юлларында очраган бар дошманны чабып кына төшерәләр. Һәркайсы әллә ничә монгол атлысын юк итәргә өлгерә. Әмма дошман да шул кадәр күп, мең кешелек чирү генә туктатырлык булмый. Сугыш кыры җәяүлеләрне дә йота башлый. Кирмәнчек алдындагы бөтен басу аяусыз сугыш, кырыш мәйданына әйләнә.
Хәсәнҗан сәет белән сугышчылары бик күп дошманны юк итәләр. Бер заманны янәшәсендәге дусларына әйләнеп караса, алар белән рәтән кылыч уйнатучы, өстенә ирләр көбә күлмәге кигән Зөлхиҗәне дә күреп аптырап кала. Кайчан алар арасына килеп кергән соң әле сөйгәне? Егетләргә аны сакларга, дошманнан зыян китерттермәскә әмер бирә дә, яңадан баскынчаклар өеренә ташлана.
Менә бер заман илбасарларның быргылары сугышны туктатырга, сафларга тезелергә чакырып кычкырта башлый. Монголлар үтереш, суеш барган, яралардан аккан каннан кып-кызыл булган сугыш кырын калдырып, артка ташлана һәм яңадан төзек гаскари берәмлекләр пәйдә була. Сафлары нык сирәгәйгән. Исәннәр дә нык әлсерәгәннәр. Болгарлар сафы да калкандай тезелә. Ике як та нык арыган, үлгәннәр дә, яралылар да күп. Кайсы кыска саплы сөңгеләренә, кыйсы кылычларына, өченчеләре – озын саплы айбалталарына таянганнар. Әмер булса, яңадан бер-берсе өстенә ташлану өчен, бераз хәл җыялар. Сугыш барган арада көн узып күз бәйләнә дә башлаган икән инде. Ике як та сугышны туктата. Язылмаган закон буенча яралыларны яу кырыннан алып чыгу башлана.
Зөлхиҗә исән коралдашлары арасыннан газизе Хәсәнҗанны эзләсә дә, таба алмый. Кайда яраланып егылган соң ул?! Сәетнең егетләре дә аны эзләргә керешәләр һәм бик күп туракланган дошман арасыннан табып алалар. Сәетнең йөрәгендә җаны була әле. Тиз генә атка салалар да, сугыш кырыннан ерагырак алып китәргә ашыгалар. Үзләре дә бик аз калган була.
Ак Кирмән ягын монголлар тутырган, яугирләр Мишә якларына кузгалалар. Икенче көнне юлда аларны Болгар Иле әмиренең монголларның ханы Бату белән тынычлык солыхы төзүе турындагы хәбәр куып җитә. Баскынчаклар Кирмәнчек һәм Ак Кирмән шәһәрләре халкын кылычтан уздырмаска вәгъдә итәләр; барлык керемнәренең уннан берен ясакка түләргә, дигән таләп куялар.
Мондый яңалыкны ишеткәч, Хәсәнҗанның егетләре ярты юлдан Ак Кирмән тарафына борыла. Әмма калага керүдән шикләнәләр, Бәйҗан тавы артында - Нократ яры буйлап сузылган чытырманлы урманнар арасында бераз көтәргә булалар. Көннәр инде көзгә авышкан, төннәрен кыраулар төшә, салкын. Яугирләр агачлыклар баскан текә тау битенә куыш ясап урнашалар. Килеп терәлмичә, ул аның авызын күрермен, димә. Зөлхиҗә бөтен гәүдәсендәге яраларыннан йөрәге зәгыйфь кенә тибүче Хәсәнҗанны дәваларга керешә. Нинди генә тамырлар, үләннәр кирәк булса да, янәшәсендәге яугирләр аңа барысын да җыеп алып кайтып бирәләр. Егеткә акрынлап аңы кайта, үзенә эндәшкәнне аңлый, эндәшүчеләрне таный башлый.
Хәсәнҗан үз аягына баса алырлык хәлгә килгәч кенә, егетләренең берсен Ак Кирмән каласына җибәрә Зөлхиҗә. Барысын да бәйнә-бәйнә белешеп кайтырга куша. Анда дошманнар булса, төньяк тарафларга кузгалырга сөйләшәләр.
Хәсәнҗанның коралдашы шатлыклы хәбәр алып кайта каладан: Бату гаскәрләре Кирмәнчек яныннан кире борылган. Болгар шәһәрен үзләренең баш калалары итеп тукталганнар икән. Хәсәнҗанның нәсел-ыруы йорт җирләрен бикләп Бөек Новгородка юл тоткан. Ә Зөлхиҗәнекеләр Ак Кирмәндә калган.
Киңәш-табыш иткәннән соң, шәһәргә кайтырга сөйләшәләр. Егетләр башта Зөлхиҗәне алып кайтып куялар. Кызларын исән-сау күргәч, әти-әнисенең шатлыклары эчләренә сыймый. Әмма монголларның ундүрт яшьтән егермегә кадәр бөтен кызларны үзләре белән җыеп киткәннәрен, Болгар Илен яклап сугышта булганнарны эзләүләрен әйтәләр. Йә аларның гаскәренә кушыласың, каршы булсаң, башыңны чабып өзәләр икән. Барысы да кара кайгыга кала. Берсе дә урамда күренә алмаячак, димәк. Инде гәүдәсенә хәл керә башлаган Хәсәнҗан коралдашларын Кар диңгезе ягындагы кара урманнарга китәргә чакыра. Ул әле ныклап савыгып бетмәгәч, дуслары аның белән озын юлга чыгып китәргә кыймыйлар. Аны да өенә алып кайталар. Зөлхиҗә көнне дә, төнне дә аның янында уздыра. Аларның дуслыкларыннан хәбәрдар булган әти-әнисе моңа каршы килмиләр. Хәсәнҗан аякларына баса башлагач, никахлары да укыла. Ул арада кыш та җиткән була инде. Бер төнне, сакланып кына, аларның ишекләрен кагалар. Таныш түгел юлаучы икән. Хәсәнҗанның әти-әнисе белән бер олауда Бөек Новгородка кузгалуларын, ярты юлны уздык, дигәндә, артларыннан монгол атлылары куып җитүен һәм күп кешеләрне тураклауларын, шунда Хәсәнҗан имамның әти-әнисе, башка туганнары шәһит китүен сөйли ул. Гаилә ядкәре булган, асылташлар белән бизәлгән хәнҗәрне кара кайгыга калган Хәсәнҗанның кулларына тоттыра. Тораташтай каткан сәет ләммим бер сүз әйтә алмый. Хатыны юлаучының ашарына салып бирә, йокларга калдырмакчы була. Әмма тегесе:
– Күрәсе кешеләрем тагын бар әле, – дип, куна калудан баш тарта.
Яралары акрынлап төзәлә сәетнең. Язга кулына кылыч тотарлык хәлгә җитә. Эскерт астындагы тычканның да кыштырдаганы ишетелә, диләр бит. Хәсәнҗан имамның исән калуы турындагы хәбәр дә кала халкы арасына тарала. Шәһәр әмиреннән үзенә дәшеп кеше җибәрәләр. Бара сәет аның янына. Аксакал белән тезен чүгеп исәнләшә. Гадәти исәнлек-саулык сорашканнан соң, әмир Хәсәнҗанның әтисенең юлда һәлак булуына бик кайгыруын белдерә.
– Олы сәүдәгәр иде. Бохара, Киүф калаларына кадәр барып йөрде. Авыр хәлле халыкка гел булышып торды. Урыны җәннәттә булсын. Сине дә бик нык яраланган булган, аздан гына үлемнән калган, дип ишеттем. Савыгып чыгуыңа сөендем. Ак Кирмән каласының имамы бүген дә – син. Халкыбызга синең ышанычлы сүзләрең, вәгазьләрең кирәк. Озакка сузмыйча мәчетебездә күрербездер, шәт, – ди.
Хәсәнҗан киләсе җомга намазында халык алдына чыгарга вәгъдә бирә. Юлда очраган шәһәрдәшләре, аны танып, әмиргә генә күрсәтелә торган хөрмәт белән, башларын иеп исәнләшәләр. Илбасарларга каршы сугышта күрсәткән батырлыклары бөтен тирә-юнь халкы арасына таралган була инде. Егетләренең ун мең кешелек чирүне тоткарлап торуын халык дастан итеп җырлый башлаган.
Уйга кала сәет-имам. Нәрсә сөйли ала ул халкына, ватандашларына мондый көннәрдә. Меңәрләгән асыл егетләр, ирләр, кыз-кыркын һәм хатыннар шәһит китте, каннар елга булып акты. Биләрне, Болгарны, Суварны, Җүкәтауны, башка шәһәрләрне, авылларны яндырганда баскынчаклар берәүне дә кызганмадылар. Алар кичүне саклаганда Чулман елгасы кеше каныннан кып-кызыл булган иде. Болгар җирендә бүген илбасарлар. Җимерелми калган шәһәрләр талана, көтүләр куып алып кителә, кешеләр коллыкка озатыла. Нәрсә турында турында була ала соң вәгазе?!
Өенә кайта сәет-имам. Зөлхиҗәсе белән киңәшә. Аңа да күңелендәген җиткерә. Нәрсә әйтсен хәләл җефете.
– Илне ташлап китеп була. Әмма без китүгә карап монда бер нәрсә дә үзгәрмәячәк. Үзебез дә чит илләрдә җирсеп кенә яшәячәкбез. Ул баскынчакларны куарлык көч калмады микәнни Болгар-Биләр җирендә? – ди үзе дә яу кырында ирләрдән ким сугышмаган, канын койган Зөхиҗәбикә.
Хәсәнҗан белә инде илдән аерылып чит җирләрдә яшәүнең нәрсә икәнен. Бохарада укуда гына булды. Ун ел ярты гомер булып тоелды.
Исән калган егетләрен дә чакырып, очрашу көнен билгеләп хәбәр җибәрде сәет. Өч көннән алар аның өенә килеп җиттеләр. Байтак икән әле алар. Кешедә шик уятмас өчен, төштән соң үзләре качып яткан тау куышы эргәсендә очрашырга сүз беркетеп таралыштылар.
Йөздән артык яугир җыелды Ак Кирмәнне төньякның ачы җилләреннән ышыклап торучы Бәйҗан тавы артындагы урман арасында. Бөтенесенең диярлек әти-әниләре, туганнары һәлак булган. Егетләрнең йөрәгендә ачу кайный. Алар илбасарлардан ничек тә үч алырга телиләр. Йөзбашы булган Әхмәт, үзе кебек кайнар башларны туплап, Казан юлында ясак җыеп йөрүче монгол атлылары төркемнәрен туздырган икән инде.
– Безгә синең кебек сәет кирәк. Җитәклә безне изге көрәштә! Вакытсыз дөньядан киткән туганнарыбыз өчен үч алыйк! – диләр егетләр.
Хатыны Зөлхиҗәне, туачак балаларын да уйлый Хәсәнҗан. Мондый чакта өендә тыныч кына яши алмаячагын да аңлый. Хәләл җефете:
– Мин каршы булмам, – дигән ым кага аңа.
– Болгар Иле әмирен табарга кирәк безгә. Башта әмир белән киңәшеп карыйсы иде, – ди ул.
Аның Мишә, Казан тирәләрендә булырга тиешлеген әйтәләр.
Шул кичне сәет мәхәббәтен өенә алып кайтып куя һәм аның белән бәхилләшеп, коралдашлары көткән урынга юнәлә. Шунда черем итеп алалар да, таң атуга Мишә буйларына сәфәр чыгалар.
Ватан-ил иминлеге өчен яу күтәрергә кузгалган егетләргә маҗараны озак эзләргә туры килми. Кояш өйлә турына күтәрелеп беткәнче үк, юлларына монголларның берничә йөз кешелек отряды очрый.
Аларны күрүгә, Хәсәнҗан егетләренә ым гына кага, барысы да көн челләсендә әлсерәп баручы дошман өстенә ябырылалар. Тегеләр аңнарына килгәнче, барысы да кылычтан узган була инде. Сугыш тынып, агач читлекләргә күз салсалар, анда өч дистә унбиш-уналты яшьлек, бер-берсеннән чибәр кыз бәйләп ташланган. Кисәк килеп чыккан шау-шуның нәрсәдән икәнен дә аңламый калганнар алар. Үзләрен коллыктан коткарган ватандашларын күргәч, сөенечләреннән дәррәү елаша башлыйлар. Мишә буйларындагы авылларның ясак түли алмаган гаиләләреннән Болгардагы хан сараена озатулары булган икән. Яугирләр атларын яхшыракларга алыштыралар. Хәсәнҗанга олы гәүдәле, баскан урынында очкын кебек биеп торучы, дегет кебек кап-кара ат китереп тоттыралар. Сугышып алган табыш аның үзенә дә ошый. Үзенең аксыл аты дилбегәсен тән сакчысына ташлап, аңа менеп тә атлана. Ияренә бөтенләй ят кеше кунаклавын охшатмаган ат ике арткы аягына үрә тора. Әмма Хәсәнҗандай сәетне иярдән чөеп төшерү мөмкинме соң?! Камыт бавын йодрыгына чорнап, атның башын бөтен көченә үзенә таба тартып китерә ул.
Кызларны авылларына кадәр озаталар, үзләренең ничек котылулары турында бер кемгә бер сүз сөйләмәскә кушалар. Әмма аларның каһарманлыклары турындагы хәбәр яшен тизлегендә бөтен тирә-юньгә тарала.
Мишәне узгач, тагын ике кечкенә төркеме очрый монголларның. Алар да Хәсәнҗан сәет атлыларына каршылык күрсәтә алмыйлар. Халыктан талап җыелган мал-мөлкәт кире өләшенә.
Мишә буйларындагы авыллардан Болгар Иле әмирен таба алмаган яугирләр Чулман кичүләренә юнәләләр. Болгар юлында аларга бер-бер артлы илбасарларның ясак җыеп йөрүче төркемнәре очрый башлый. Алар да тар-мар ителә.
Хәсәнҗан сәетнең гаскаре яңа кешеләр белән тулылана, үсә, мең кешедән артып китә. Үзләренә Үмәр, Бөрсет, Чия елгалары буендагы, Мишә якларындагы урманнарда яшерен яшәү урыннары коралар. Алар бик тиз кечкенә кирмәннәргә әйләнә. Һәркайсын юан бүрәнәле стеналар белән әйләндереп алалар.
Халык Хәсәнҗанны, атына карап, Кара сәет, дип йөртә башлый. Аңа һәм ил бәйсезлеге өчен изге сугышка күтәрелгән яугирләргә багышлап җырлар чыгарыла. Кичләрен учаклар янында ял иткәндә аларны үзләре дә тыңлый.
Бер ел үтеп тә китә. Зөлхиҗә ир малай таба. Хәсәнҗан яшеренеп кенә аның янына кайткалап йөри. Сөйгәне ут йотып яшәмәсен өчен, монголларның җелегенә үткән Кара сәетнең үзе булуын әйтми ул аңа. Мәхәббәтләре җимешенә Гомәр дип исем кушалар. Бик тере бала булып чыга ул. Ярты яшендә теле ачыла башлый. Ун аеннан тәпи йөреп китә.
Төннәрен кайтса да, Хәсәнҗан Ак Кирмәндә дә хәлләрнең тарттырылган җәя хәлендә булуын сизеп йөри. Бер очкын да халыкны коралга ябышырга мәҗбүр итәчәк. Әлегә почмакларга качып кына зарланышалар, яшеренеп кенә корал җыялар.
Җир өстенә яңадан кар ята. Ул елны кар туфрак туңдырганчы ук җир өстен каплап ала һәм башка җебеми. Агачлардагы яфраклар да коелып бетмичә кала.
Чия елгасы буе урманнарындагы кирмәннәренең берсендә үзенең ышанычлы тән сакчылары белән яшьләрне кылыч сугышына өйрәткәндә, аты күбеккә биткан чапкын килеп җитә. Монголларның олы гына гаскәре Мишә буендагы авылларны талап, яндырып, кызларны җариялеккә җыя башлаган икән.
Хәсәнҗан бөтен урман кирмәннәрендәге яугирләренә Бөрсет елгасы башында җыелырга әмер җибәрә. Шул көнне кичкә анда биш мең кешелек атлы гаскәр туплана. Сәет меңбашларын һәм йөзбашларын үзенең сугышта чыныккан коралдашларыннан билгеләп чыга. Әрнәшнең кар капларга гына өлгергән басуларында өч көн буе сугышчылары белән өйрәнүләр үткәрә. Арадан өч мең яугир сайлап алына. Калганнары өйрәнүләрен дәвам итәргә калдырыла. Алар сафына көн саен дистәләгән кеше өстәлә тора. Хәсәнҗан сәет сайлап алынган сыгышчыларын Мишә буйларына илбасарларга каршы сугышка алып китә.
Алар кузгалганда, өйрәнүчеләр сафына тагын биш меңгә якын егет һәм ир җыелган була инде. Бөрсет буйларындагы басулар чын сугыш кырын хәтерләтә башлый. Тик бу юлы кулларда – агач кылычлар һәм тупас башлы сөңгеләр була. Ә чын коралларны олаулап ташыйлар Изге Болгар җире өчен соңгы сугышка күтәрелергә әзерләнгән Ватан улларына.
Хәсәнҗан сәетнең үзләрен эзләп чыкканын җиткергән булганнармы, монголларның Мишә буен кара күмергә әйләндереп узган өч мең кешелек атлылары, бөтен таланган мөлкәтне, җарияләрне төяп Чулман ягына борылган була инде. Гаскәрләр маңгайга маңгай очраша. Ике арада аяусыз суеш башлана. Бу юлы илбасарлар да төрле сугышта чыныккан сугышчыларын җибәргән булалар. Ике як та бер-берсен нык кыра. Әмма берәү дә чигенми. Монголлар азрак санлы булганлыктан гына тар-мар ителәләр. Берсе дә яу кырын ташлап качмый аларның. Соңгы кешеләре егылганчы сугышуларын дәвам итәләр. Хәсәнҗан сәет тарафдарлары сафы да яртылаш кырылып беткән була. Башындагы затлы җәнлек тиресе белән тышланган чалмасын салып, дошман сугышчыларын да хөрмәтләп гүргә иңдерергә әмер бирә ул. Ярдәмчесен чакырып, Бату ханга хат язарга куша. Сүзләрен үзе үк әйтеп тора.
– Мин синең илеңә бармадым. Илеңне яуламадым. Безне син канга батырдың. Безнең газиз җиребездә сине үлем сагалаячак. Әле исән китәргә вакыт бар. Алып кит гаскәреңне! Кара сәет, – дип яздыра ул.
Мондый хатның тәкәббер ханга ничек тәэсир итәсен аңласа да, кире уйламый. Бердән-бер исән калган монгол сугышчысына хатны тоттырып, Батуның үз кулына тапшырырга әмер бирә.
Үзе, Ак Кирмәнгә кайтып, улы белән хатынын, аның әти-әнисен, бөтен туганнарын Урал таулары ягына озата.
Казан һәм Кирмәнчек шәһәрләре арасында илбасарларга каршы чын баш күтәрү башлана. Чулманның бу ягында бер генә монгол да калмый. Кайсы кылычтан уздырыла, кайсы башка Болгар Иленә каршы корал күтәрмәскә ант иттереп җибәрелә.
Бату хан русларга каршы яуга кузгалган булган икән. Атчабар яман хәбәр белән куып җиткәч, бөтен гаскәре белән кире борылырга мәҗбүр була.
– Баш күтәрүчеләрнең берсен дә исән калдырмаска! Бөтенесен суеп чыгарга! Җир йөзендә нәсел-ырулары калмасын! Бабам яртысын яулаган, мин бөтенләй тез чүктерәчәк җиһанга сабак булсын! Бүтән бер вакытта да, башка бер кем дә минем җилкәмә хәнҗәр атарлык булмасын! – ди ул котырып.
Атын борып, бер кемгә дә карамыйча, Болгар ягына томырыла.
ХХХ
Гаҗәеп тетрәндергеч хәлләр.
Бәйҗан тавы артыннан Яковка авылына кадәр Нократның биек яры буйлап сузылучы куе агачлыклар белән мәктәп елларыннан ук таныш инде мин. Тугызынчы сыйныфны бетергән елны егетләрне шунда хәрби лагерьга алып барганнар иде. Бөтен мәктәпләрне палаткалар кордырып тау астына - Нократ ташыган чакта су кереп калган күл буена урнаштырдылар. Андагы урман арасында иркен генә йөрерлек түгел. Картайган агачлары корып авып яталар.Ул вакытларда өйгә газ ягуны белгән кеше дә юк. Утын ягыла иде. Әлеге агачларның күбесен утынга да ташымыйлар икән. Тау биек булгач, өскә алып менеп булмый. Аска да тәгәрәтә торган түгел. Шунда калып черәләр икән. Бер атна яшәдек анда хәрби лагерьда. Бер хәрби уен вакытында ниндидер тау куышы булган җиргә килеп чыккан идек. Әллә Ягүр дәдәй сөйләгән тау куышы калдыклары булдымы икән? Ул сөйләгәннәрнең кайберләрен моңарчы да ишетеп, китаплардан укып белә идем инде. Хәзерге Мамадыш урынында дөрестән дә Ак Кирмән исемле болгар шәһәре булган. Киевка кадәр йөреп бодай сатканнар. “Таткнигофонд” исемле сайтның тарихи әсәрләр бүлегендә унтугызынчы гасырда чыккан бер китаптан Болгар Иленең монголлар белән соңгы сугышы Кирмәнчек шәһәрчеге янында узуын, шунда ике арада солых төзелүен укыганым бар. Бер-ике елдан хәзерге Мамадыш белән Казан арасындагы территориядә илбасарларга каршы бик көчле восстание кабына. Бату хан аны бастыру өчен ике ел вакытын сарыф итә.
Ягүр дәдәйне күптәннән беләм. Бер вакытта да болай ачылып киткәне юк иде әле. Әллә кемнәрнең хәтерендә әллә нинди серләр ята торгандыр! Үземнең бала чакта, мәктәпкә укырга кергәнче үк, әбием үзе белән күрше карчыкларга утырмага ияртеп кергәли торган иде. Шунда аларның Казан ханбикәсе Сөенбикәнең Сафа Гәрәй хан белән Кирмәнчек янындагы җәйләүләренә кайтып йөргәннәрен сөйләшкәннәре хәтеремә сеңеп калган. Хәзер тарихчы галимнәр ул риваятьнең дә дөреслеген раслыйлар. Халык хәтерендә әллә нәрсәләр буыннан буынга тапшырылып килә икән.
– Боларның барысын да каян беләсең соң син? – дип сорадык аннан.
– Бу риваять безнең нәселдә буыннан буынга тапшырылып килгән. Безнең нәсел әтәй ягыннан Хәсәнҗан сәеткә барып тоташа, – дип аңлатты ул һәм сөйләвен дәвам итте.
ХХХ
Бату хан гаскәрләре, баш күтәрүчеләрне бастыру өчен, Чулманны өч җирдән кичеп чыга. Берсе Хәсәнҗан сәет яугирләре өстенә турыдан ташлана, икесе ике яктан камап ала. Нократ, Үмәр, Бөрсет, Чия, Мишә буйларында кыш буе сугыш бара. Баш күтәрүчеләрнең таркау отрядлары берәм-берәм тар-мар ителә. Хәсәнҗан сәет яралангач, дуслары аны яшерен төстә Ак Кирмәнгә озата. Болгар Иленең элекке әмире дә, дәүләтен яңадан аякка бастыру өчен гаскәр туплый башлаган була. Кара сәет – белән кушылырга өлгерми калалар. Барысы да монголларның күпсанлы гаскәрләре тарафыннан пыран-зыран китерелә. Идел – Чулман – Нократ араларындагы калалар яндырыла, җир белән тигезләнә, кылыч тота алырлык халкы алдына бер генә шарт куела: монгол гаскәренә кушылырга. Риза булмаганнарның шунда ук башларын чабып өзәләр, гәүдәләрен кыргый атлар койрыгына тагып җибәрәләр. Елгалар булып түгелгән каннардан җир өсте кып-кызыл була. Ак Кирмән шәһәре җимерелә, яндырыла. Каланы саклаучыларны, Нократта бәке тишеп, суга батыралар. Аларның арасында Хәсәнҗан имам да була. Бер кеше дә аның Кара сәет икәнен дошманга сатмый. Иренең яраланганын ишеткәч, баласын әти-әнисенә калдырып, Зөлхиҗә дә кайтып җиткән була. Шәһәрне саклап ул да каһарманнарча сугыша. Аны да ире артыннан бәкегә ташлыйлар.
– Безнең өчен үч алучылар табылыр! – дип кычкыра ул үзен бәкегә төртеп төшерер алдыннан. – Җитәр вакыт – бу җирдә монгол чирүенең исе дә калмас!
Ак Кирмәннең стеналары, йортлары җир белән тигезләнә. Халкы куып алып кителә. Берничә елга аның урынында яшәү учагы сүнә. Кирмәнчек шәһәре дә шундый язмышка дучар ителә.
Бу вакыйгадан соң, монголлар бөтен шәһәрләрнең стеналарын җимерттерәләр. Башка кирмәннәр кордыртмыйлар.
Ә Хәсәнҗан сәет белән мәхәббәте Зөлхиҗә җанннары бакыйлык белән ике арада адашып кала. Өрәкләре матур җәй айларында яр буена чыга. Юлларында очраган илбасарларны акылдан яздыралар. Бу җирләргә руслар килеп утыргач та үзләренең сугышларын туктатмыйлар алар. Егерменче гасыр башындагы, яңадан илне пыран-заран китергән гражданнар сугышыннан соң гына озаккка югалып торалар. Менә ничә гасырлар инде җаннары бакыйлык капкасыннан уза алмый. Ни өчен икәнен бер кем дә әйтә алмый...
– Менә бүген тагын күрдем, дидең. Нәрсәдер борчыган, уяткан инде аларны. Тагын корбан сорыйлар, – дип нәтиҗә ясады Ягүр дәдәй.
Авыр тынлык урнашты. Бик борынгы заманнарда булса да, йөрәккә үтеп керерлек вакыйгалар. Бигрәк гыйбрәтле риваять! Бу дөньяда нәрсәләр генә булмаган, кемнәр генә яшәмәгән. Буыннардан буыннарга ядкарь итеп тапшырылган алар. Халык үзенең батыр уллары-кызлары белән горурланган, аларга атап җырлар, бәетләр чыгарган. Балаларын, оныкларын шулар белән тәрбияләгән.
Кояш шактый күтәрелергә өлгергән иде инде. Балык кайгысы бетте. Барысы да кармак таякларын җыя башладылар.
– Бу балыкны үзеңә генә алып кайту авыр булыр, – дип, Ягүр дәдәй җәенне күтәрешеп кайтырга булды.
Җәяүле юл озыная, дигәндәй, өйгә кадәр өч-дүрт чакырым чамасы гына булса да, егерме килолы йөк бөтен хәлне суырып бетерергә мөмкин.
Рәхмәт инде картка. Сеткага салып, икебез ике яктан күтәреп кайтсак та, шактый әлсерәтте. Бакча башыбызга кайтып җиткәч, бер уй килде. Бу балыкны Нократка Хәсәнҗан – Кара сәет белән Зөлхиҗә рухына корбан итеп бирсәң?!
Бу хакта Ягүр дәдәйгә дә әйттем. Башта аңламыйча торды ул.
– Дога укыйм да, суга ташлыйм, – дидем.
Карт сүзсез генә ризалыгын белдерде. Озын баскыч буйлап Нократ буена төшеп киттек. Анда бер кем дә юк иде. Җәенне сеткадан алдык та, яр кырыендагы суга салдык. Ни гаҗәп, бер-ике минуттан коерыгын селкетеп куйды ул. Инде берничә сәгать җирдә ятса да, исән бит бу! Чуртаннарның бер тәүлек җир өстендә ятканнан соң да тере булуларын күргәнем бар, әмма җәеннәр белән очрашкан юк иде әле. Яшәү инстинкты үлеп бетәргә ирек бирми торгандыр аларга.
Яр буендагы ташка утырып, Хәсәнҗан сәет белән Зөлхиҗәгә атап, “Йасин” догасын укый башладым. Башка догалар да багышладым. Барысын да очлап чыккач карасам, җәеннән җилләр искән. Егерме килолы балыкны су эченә өстерәп кертерлек дулкыннарны Нократта күргәнем юк иде әле. Терелеп, үзе йөзеп кереп киткән, димәк. Могҗиза димичә, моны нәрсә, дисең.
Бераз вак-төяк сөйләшеп тордык та, өйләргә кайтып киттек. Күңелдә барыбер сәер тәэсир калды. Кара сәет белән хатыны өрәген күрү, алар турында ишеткән риваять тиз генә онытылырлык түгел иде. Бик гыйбрәтле һәм кызганыч язмышлар. Хәзерге Мамадыш урынында булган Ак Кирмән шәһәрчегенең имамы, иле азатлыгы өчен шәһит киткән Кара сәет рухына моңарчы “Йасин” чыгучылар булдымы икәнни? Хәер, монголлар ике тапкыр кылычтан уздырганнан соң күпме генә кеше калды икән соң бу тирәләрдә? Исәннәренең дә рухлары сындырылган.
Бакча башыбызда да, Нократ буенда да Хәсәнҗан сәет белән Зөлхиҗә өрәкләрен бүтән күргәнем булмады, кешедән дә ишетелмәде. Җаннарына догалар барып ирешкәндер.
Кара сәет турындагы риваятьнең өзекләрен дә моңарчы ишеткәләгәнем бар иде инде. Ягүр дәдәй аны яңачарак һәм тулырак сөйләде. Үзен Кара сәет ыруыннан, дип әйтүе дә, бәлки, дөрестер. Шәҗәрәләрне барлый башласаң, нәсел җепләребез кемнәргә генә барып тоташмый бит безнең.
Мамадыш, 2013 ел.
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.