Latin

Кәбестә Урлаганда

Общее количество слов 545
Общее количество уникальных слов составляет 371
50.6 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
63.1 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
69.1 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
(юмореска)
Галәветдин, төн караңгылыгыннан файдаланып, Көнкүрмәс күмәк хуҗалыгы басуыннан кәбестә урларга чамалап, басу янына килде дә, якындагы ерганакка ятып, тирә-якны игътибар белән күзәтергә кереште. Инде төн уртасы җитеп килсә да, тулган ай яктысында басу уч тебендеге кебек күренә. Әнә, каравылчы Закир да шунда икән. Ул будкасына кереп киткән арада, капчыкка кәбестә тутырырга була да бит... Тик Закир һаман йөренә, «шылт» иткән тавыш ишетелмәсме дип тыңлаштыра.
Галәветдин бик озак көтте. Сабыр иткән, морадына ирешкән, дигәндәй, аны да бәхет басты: каравылчы будкага кереп тормады, кожан плащын жирдән сөйрәп, авылга таба атлады. Ә бераздан, караңгылыкка кереп, күздән дә югалды. «Булды бу, Закир өенә тамак ялгарга кайтып китте бугай», — дип куанып, учын-учка ышкыды Галәветдин һәм, курыкмыйча, аягүрә баскан килеш,кәбестә сайларга кереште. Эре генә өч кәбестәне салгач: «Булгач, булсын инде, тотылсам берсе өчен дә, тулы капчык өчен дә җәзасы бертөрле була бит», — дип, капчыгы түбәләмә булганчы, кәбестә тутырды. Нәфес гүргә кертә, дигәндәй, шактый авыр булды ул. Галәветдин, басуны чыкканчы гына да, дүрт-биш мәртәбә туктап ял итте. Өстәвенә, авыл эченә турыдан гына кермичә, түбән очтан әйләнеп узарга кирек. Юкса, каравылчы Закирныңөе урта урам башында гына. Тотса, эш харап...
Инде түбән очтан әйләнеп, кайтып җитәргә дә озак калмаган иде. Галәветдин чулак Хәсәннәрөе янында кабат хәл алырга утырды. Өйгә ерак калмады, инде котылдым, дип уйлады ул. Шунда, җәһәт кенә атлап каршыга килүче бер кеше шәүләсе күзенә чалынды. Дөресрәге, баштачалынган иде, аннан, озак та үтмәде, үзенә килеп ук бәрелде. Кожан плащның «чаж-чож» килүеннән үк аның каравылчы Закир икәнен аңлап алган иде инде Галәветдин. «Засада оештырган», дип уйлады ул, капчыгын артынарак яшерә төшеп. Закир да аны таныды.
— Нишләп йөрисең? — диде ул, сулышы кабып.
«Менә, кәбестә урлап кайтып килә идем», - дип булмый бит инде каравылчыга. «Саф һава суларга чыккан идем», дигәнгә дә ышанмаячак. Шикләнүе бар. Чөнки Көнкүрмәс ирләре төнен я урларга, я ялгыз хатыннар янына гына йөриләр бит.
— Чулакның хатыны Тәскирә янына килгән идем. Хәсән үзе ындыр табагына төнге сменада йөргәндә, бераз ни... эһем-кеһем, — диде Галәветдин, теленә беренче килгән шундый «акыллы фикер»гә үзе дә куанып һәм, Закир күрмәгәндә генә, капчыкны капка баганасы төбенә, ышыграк урынга шудырды.
Закир артык сораулар биреп маташмады:
— Ә-ә?! Ярар, мин дә кәбестә басуына каравылга баруым иде, — диде, аклангандай.
Закирның үз урамнарыннан түгел, нәкъ менә бу урамнан каравылга баруын аңлап җиткермәсә дә, Галәветдин, каравылчы белән эшнең шулай җиңел генә хәл ителүенә сөенеп, эре адымнар белән Тәскирәләр капкасына юнәлде. «Анда керсәм, җае чыгар әле», дип уйлады ул, китү ягына борылган Закирга кырын күз белән карап. Тик капка келәсен күтәреп, ишегалдына керүе булды, шулчак каршысына тыны-көне беткән чулак Хәсән йөгереп чыкмасынмы!
— Син нишләп йөрисең минем өемдә? — дип, Галәветдиннең якасына ябышты ул.
— Син нәрсә? — дип ысылдады Галәветдин, Хәсәннең бууына түзә алмыйча. – Җибәр, мин нишләгән әле?
— Әле яңа гына минем хатын куеныннан чыгып шылучы син идеңме? Минем ындыр табагына төнге сменага киткәнемне генә сагалап тордыңмы, сыбулыч! – диде Хәсән, йодрыгы белән бер-икене «манчып» егып та салды.
Җирдә ятканда Галәветдиннең башыннан: «Ә-ә, менә кемнән качып барышы икән каравылчы Закирның, анын өчен Галәветдин килеп капкан», — дигән уй йөгереп үтте. Тик соң иде инде.
— Синең хатының янында мин түгел, ә каравылчы Закир булган. Ә мин басудан кәбестә урлап кайтып килешем, — дип, күпме генә ялынмасын, Хәсән аның сүзләренә колак та салмады, күңеле булганчы кабыргаларын санады...
Ә бу вакытта, Галәветдиннең капчыгын аркасына салган Закир, Тәскирә белән булган татлы очрашуны уйлый-уйлый, кәбестә басуына үзенең төп хезмәт вазифаларын дәвам итәргә ашыга иде.
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.