- Читать следующее литературное произведение - 9-й класс
- Калдыр, Аккош, Каурыенны...
🕥 Минуты чтения - 35
Җомга Көн, Кич Белән - 7
Общее количество слов 4613
Общее количество уникальных слов составляет 2415
34.3 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
49.1 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
56.6 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Менә син, сәламәтлеге Ходайга шөкер, күзе җете, тамагына ризык уза, ни ашаса шуннан канәгать, колагы да сак, армый да диярлек, бар да элеккечә калды, ә шулай да быел нидер үзгәрде, дөнья белән багланыш өзелде, табигать белән уртаклык тукталды, һәм Бибинур: «Әһә, миңа да картлык килеп җитте»,— дип нәтиҗә ясады. Картаюына ышанмады, исе китте, мич башына менеп ятты да: ике көн, ике төн кузгалмады. Мичкә якмады, ашарга пешермәде, киез катасын аягына элеп почмактагы чапчактан бакыр чүмеч тутырып суык су эчте дә иске тунын ябынып һаман мич башында ятты.
«Картлык килде, тәмам!»
Беренче көнне исе киткән иде, икенче көнне бераз тынычланды, хафаланмады. Уйланды. Берәүләр: «Их, бу дөнья миннән кала!»— дип офтаналар, Идел кала, туганнар кала дип кайгыралар. «Ничек ташлап китәсең?»— дип ачы күз яше түгәләр. Бибинур киресен уйлады: «Шөкер, әле дә ярый, мин китеп барсам да, алар калачак!»— дип сөенде. «Мин калып, алар югала торган булса, нинди күңелсез һәм мәгънәсез булыр иде бу дөнья!»,— дип юанды.
Картаюны сизгәч, аның китмәскә килгәнлеген аңлагач, кешеләр үлем турында уйламый булдыра алмыйлар, аны каршыларга әзерләнә башлыйлар. Үлемтеккә әйбер җыя, кәфенлек хәстәрли башлыйлар. Бибинур да үлем турында уйлады.
Күршеләр аның чыгып йөрмәвенә шундук игътибар иттеләр, җыйнаулашып киңәштеләр дә Бибинур белән бик әйбәт мөнәсәбәттә яшәгән Зәкия карчыкны араларыннан вәкил итеп сайладылар. Зәкия әби таяк очы белән Бибинурның тәрәзәсен чак кына кагып:
• Бибинур карчык, син исәнме? — дип сорады. Бибинур мич башыннан төшмичә генә җавап бирде:
• Исән, исән! Ни булсын ди миңа?
• Бер дә төтенең чыкмый.
• Ямау ямап ята идем әле,— дип кетердәде әби.
• Нәрсә ямыйсың, ә-ү?
• Ни ямыйм, ди, Зәкия. Дөнья белән алыш-бирешне тәмамларга әзерләнәм. Башкарасы эшләр калмаганмы, рәнҗетелгән җаннар юкмы, дим. Барысын уйлап, хәтернең тишек-тошыкларын ямап ятам шунда.
• Ә, ярый. Шөкер. Яма.
Зәкия карчык өйгә үтеп тормады, ишеккә таба бармады да, хуҗаның балалары ташлаганнан бирле өенә кеше чакырмавын беләләр: очраклы кеше килеп кергәндә дә Бибинур уңайсызлана, борчыла, атна буе чиргә сабышып, кәефсезләнеп йөри. Зәкия дә тәрәзә аша гына сөйләште, башкалар урам ягында ук тыңлап тордылар. Капка тавышы ишетелүгә, Бибинур үзе атылып килеп чыга торган иде, бүген әнә ята...
• Йә, ничек? — дип сорадылар күршеләр бер авыздан.
• Болай тавышы көр чыга, бер дә чирлегә охшамаган,— диде Зәкия.
• Шөкер, алайса,— диделәр күршеләр җиңел сулап.
• Шулай да күз-колак булырга да ярар.
• Мәзәкләнә башлаган ахрысы ул. Морҗасыннан ике көн инде төтен күренмәде.
Дөнья белән алыш-биреше тәмам дип уйлау Бибинурга җиңел булмады, һич! Ике көн хатирәләр тозагыннан ычкына алмыйча мич башында боргаланып ятты. Өе тәмам суынды, тышкы кат пыялаларга катлы-катлы булып зәңгәр боз катты. Өченче көнне торды, мич башыннан төште, кочагы белән каен утыны алып керде, мич гөмбәзенә кадәр тутырып якты да, урындыгын мич каршысына тартып китереп, аңа мендәр куйды, шуңа утырды. Коры утын гөмбәзгә сыймыйча аңа таба ыргылды, ул, утның мәңгелеге алдында сихерләнеп, керфек тә какмыйча байтак карап утырды: мич авызындагы корымга ут капты. Бәләкәй чакта, мич авызындагы корымга ут капканда ул кул чәбәкләп: «Әнә урыс марҗалары йөгерә-йөгерә җиләк җыялар!» дип кычкыра иде... Ә хәзер сүрән генә елмаеп куйды да, чүмеч белән су алып килеп корымга сипте...
Аннан кыстыбый пешерде.
Габдуллаҗаны кыстыбый бик ярата иде. Төпчекләре Нәҗип тә әткәсенә охшаган, кыстыбыйны бик яратып ашый иде...
Өенә җылы төшеп, ашап-әчкәч иске шәлен бөркәнде, билен яулык белән кысып буды, кар бик тирән ятканчы дип, зиратка Гайшә кабере янына китте.
Ул чакта татарлар арасында зиратка барып йөрүләр сирәк иде, карга сукмакны үзе салды.
Гайшәнең ире өчен корбан булуы, Габдуллаҗан куеныннан Гайшәнең урынын алуы, Бибинурның дөньялыкта үз ихтыяры белән башкарган гамәлләренең иң олысы, иң җаваплысы иде. Яхшылык эшләдеме ул, яманлыкмы — Бибинур тулысы белән моны берничек тә бәяләп бетерә алмый иде. Шуңамы, Аксыргак кешеләреннән үзгә буларак, зиратка еш кына барып йөри, бигрәк тә язын, кар киткәч, кабер өстен чистарта, себерә, көздән җыеп куйган чәчәк орлыклары сибә иде.
Бүген менә кагыйдәсенә каршы буларак, кар ерып бара...
Адымы чыпчык атламы кебек бәләкәй, гәүдәсе җиңел, эзе мамык карда да җиргә кадәр төшеп җитә алмый. Аның артыннан тоташ бер сай буразна сызылып барды, карасаң, адәм узган дип тә уйламассың!
Гайшәнең баш очында биш почмаклы йолдыз уелган ак таш тора, язуы да күңелгә үтеп керерлек:
«БУ КАБЕРДӘ ХАЛЫК БӘХЕТЕ ӨЧЕН
КӨРӘШ ЮЛЫНДА ҺӘЛАК БУЛГАН
ГАЙШӘ АБДУЛЛИНА ЯТА».
Пионерлар килеп йөри монда, мәктәп балалары Беренче май бәйрәмендә чүлмәк-чүлмәк гөлләр китерәләр. Сабан туена кайткан авылдашлары да кайвакытта чәчәк бәйләме калдырып китәләр. Әмма Бибинурның Гайшәгә үз мөнәсәбәте — икесе аңлый торган гына олы мөнәсәбәт.
Зиратта кеше-мазар булганда ул Гайшә янына барып та тормый, кешеләр таралганны, зиратның тып-тын әрвахлар белән калганын көтә. Чөнки зиратка Бибинурны Гайшәнең фаҗигале үлеме генә түгел, бурычы, җаваплылык та йөртә. Бибинур алып калды ич Гайшәнең өч баласын! Аның өч баласын үстереп, тәрбияләп, үзенчә әзерләп олы дөньяга ул чыгарып җибәрде!
Балалары турында ул хәзер авылда беркем белән дә сөйләшми, аксыргаклыларның алар турында сүз кузгатканнарын яратмый, сөйләштерми дә. Балалар турында ул дөньяда бары тик бер кеше белән — аларны тудырган ана — Гайшә белән генә сөйләшә ала. Алар, ике ана, берсе тудырган, берсе үстергән ана, сөйләшә алалар. Сөйләшергә сүзләре дә күп була...
Бүген зират буп-буш... Тып-тын...
Гайшә кабере өстендәге куе ботаклы пар каенда пыр да пыр песнәкләр оча, кошлар бер чакта да Бибинурдан курыкмыйлар, агач арасыннан җитез генә үтеп кергән декабрь җиле көмеш кар бөртекләрен бөтереп кузгата... Тик бу минутларда Бибинур карчык берни дә күрми, берни дә ишетми инде... Ул Гайшәнең баш очындагы ташка сарган кар бөртекләрен җиң очы белән сакланып кына кагып төшерде дә, тирән көрсенеп сүзен башлады, Гайшәгә эндәште.
— Гайшә! — Аның калтыранган иреннәре арасыннан сүзе сынып, сытылып чыкты. — Менә ни уйладым әле мин: миңа да бу дөньяны кичеп сезнең янга килергә вакыт җитте бугай... Беләм, минем баш очыма берәү дә йолдыз кадамас, мин бик гади яшәдем, гомергә гади кеше булып калдым. Шулай да үкенмим, газапланмыйм, үз бурычымны үтәдем бугай. Беркем дә минем турыда яман сүз әйтә алмас. Беркем дә! Мин шулай уйлыйм, бәлки, хаталанамдыр... Син Зөһрәбануга карама, Гайшә, аны тыңлама син! Бәхете булмады аның, шуңа күрә генә күңеле көйсез. Көйсез күңел белән яшәү читен, беләсең. Рәнҗемим мин аңа, миндә дә гаеп булгандыр. Ул бәхетле булсын дип тырышмадым, әллә нигә күңелем тартмады... Синең алда да гаебем бардыр, Гайшә. Булмый калмас. Мин шулай уйлыйм. Шулай дип беләм. Шуңа синең катыңа киләм. Аңлашыйк, Гайшә. Кешеләр сөйли, күп сөйлиләр. Балалар мине ташлады дип, аларны гаеплиләр... Кем уйлаган дөньялар болайга әйләнеп китәр дип... Шулай да мин аларны гаепләмим. Рәнҗемим мин аларга! Ата йортын ташладылар, диләр. Имеш, менә ничә еллар инде хат та язмыйлар! Ярдәм дә итмиләр, имеш! Анысы да хак, Гайшә, тик мин ярдәмгә мохтаҗ түгел, Гайшә, мохтаҗ булмадым да. Һич бер мохтаҗлыгым юк, хак тәгалә шаһит, пинсәм чыга. Авыл картларын да ташламый хөкүмәт, шөкер. Әйе, пинсәне күбрәк алып, балаларның үзләренә ярдәм иткәндә ярар иде дә... Анысы шулай, Гайшә, бик дөрес уйлап ятасың, сирәк-мирәк хат язгаласалар, икебезнең йөзебез ил алдында ак булыр иде. Аннары, нәнекәчләрем, берәр генә мәртәбә, ел да димим, ике-өч елга бер генә тапкыр Аксыргакның Сабан туена кайтсалар ни әйтер идек кана?! Синең катыңа җыйнаулашып, балалар белән бергәләшеп килә алсак, ни сөенеч булыр иде дә... Әнә бит кайлардан кайталар! Беркем дә кайтмаса, кайтмый башласа, ул Сабан туеның ни яме калыр? Онытылып бетәр ул, туганнар кайда очрашып сөйләшерләр? Үзләренең тамырлары кайда икәнне ничек белерләр? Кем сөйләр аларга барын да? Баланың баласы — балдан татлы, диләр. Шулайдыр. Балаларның балаларын күрү насыйп булмады. Синең дә күргәнең юк! Үзем чыдар да идем, менә син анда рәнҗеп, үпкәләп ятасыңдыр сыман... Барын эшләдем мин, Гайшә, тир дә түктем, елга-елга яшь тә агыздым, тынмадым, тау-тау иген үстердем, кө тү-кетү колын тәрбияләдем, бары да булды, җаным, үземә язганнан канәгать, ходайга шөкер, мәгәр бик олы бер үкенечем калды — бала сөеп туймадым.
Балаларның балаларын күрмәдек без синең белән!.. Балаларыбыз начар дип кеше юкка сөйли, кыенсынып ятма! Мин дә кыенсынмыйм, рәнҗемим дә. Түзик... Кеше хәлен кеше беләмени?.. Менә олы кызыбыз Хәтимәне генә алыйк... Баштан ук мәшәкатьле яши башладылар бит. Бухгалтерлар курсында укып кайтып, колхозда әйбәт кенә эшли башлаган иде. Писмәнгә, нифтәгә киткән егеткә кияүгә чыкты. Яңа урында оя кору җиңелме әллә? Келәтне сүтеп саттым, бар акчасын аларга бирдем. Тимерле агач сандыкны алып киттеләр, ике пар, бәрән йоныннан гына басылган ике пар киез итек бирдем аларга, дүрт мендәр... Көзен, юган ак йоннан сырган юрган илттем! Нигә иде безгә келәт? Сиңа кирәкме, миңамы?.. Алар Писмәндә насыпушка дигән өй салып керделәр, аннан яңа өйгә күчтеләр, аннан хөкүмәт таш пулаттан аларга фатир бирде. Иске өйләрен сатып матай алдылар. Матай да эшләгән кешегә бик кирәк әйбер, хәзер җәяү йөрүләр тәмам бетте, ярты акчасын мин түләдем. «Акча күп төшә!» дип кияү берзаман Себергә үк күчте, анда да нифтә тапканнар икән... Сабирга килгәндә, аның да үз тормышы! Аксыргак авылыннан чыгып, тапталабыз Казанның үзендә, шәһәрнең кап уртасында өч бүлмәле квартир алып тормыш көтә башлау ансатмы әллә? Башта шкафлары фанер төсле аксылдан иде, соңрак Рига каласыннан ук, диңгез буеннан кайткан караңгы шкафлар алганнар. Киленгә анысы да ошамаган. Сабир бик нык йөреп, әллә кемнәрне майлап, әллә кемнәрне җайлап чикләвек агачыннан ясаган кыйбатлы да, затлы да шкафлар, диваннар алып кайткан... Урындыкларын күрсәң син, кәкре аяклы, кәкре аркалы, утырырга куркыныч, егылып муен сындырырсың, икмәктер менә, Гайшә!.. Кешедән артта калсынмыни, сүзем юк, министрның пумушнигы булып эшли бит Сабирыбыз, Гайшә! Барыбызга да нинди олы куаныч! Бөтен Аксыргак шакката инде, үстердең малайны Бибинур дип, бөтенесе мактый. Аннан Идел буенда дача салдылар. Дача дигәннәре хикмәт икән аның, шулкадәр кыйбатка төште, ике ел тоташ акча салып тордым. Ике ел ай саен утызар тәнкә салдым, Гайшәкәем. жәлләмәдем! Дачалары да Идел буенда бер икән шул аларның хәзер!.. Аннан машина сатып алдылар, машинага тимер түбәле, биш йозаклы таш оя кирәк икән, аңа киткән акчаны санарга куркыныч, Гайшә!.. Әле ярый, шөкер, районыбызда музей дигән бернәрсә ачтылар. Кыз чагымнан килгән ашъяулыкларны, тастымалларымны, кашагаларны, түрләмәләрне, чиккән сөлгеләремне, аякчуларны, паласларны, энҗеле калфагыма тиклем шунда илтеп саттым. Шул чүпрәк-чапракка да акча түләрләр икән! И куанды Сабир! И сөенде килен! Хат язалар да язалар болар, рәхмәт укыйлар. Алар сөенә, мин сөенәм! Музейдан килгән акчага Нәҗипкә дә өлеш чыгардым. Төпчек бала — әнкә иркәсе, баш бала — ата ярдәмчесе... Яратты бит Нәҗип диңгез буен! Ел саен бара. Элгәре ялгыз башы йөрде, өйләнгәч хатынын алып бара башлады, кызы тугач, өчәүләшеп үк бара башладылар. Йөрсеннәр, Гайшә, күрсеннәр, замана аларныкы... Элек барына да өлгерә идем, ат та карыйм, йортта кош-кортын, терлек-туар асрыйм, җөй дә тегә идем. Теге, кылый Гомәр хатыны Мөһә- лилә белән ярыша-ярыша тегә торган идек! Карчык- корчыкка гына түгел, яшь-җилкенчәккә дә бик күп тектем мин күлмәк-күнчекне, мудысын белмәсәм дә, яраталар иде, акчасы да килә иде... «Зингер» машинам бик әйбәт иде, Гайшә, келтер-келтер арган күңелне дә күтәреп утырыр иде. Хәзер машинам юк, сөйләгәнмендер инде мин сиңа аларын, әллә нигә тагын яңабаштан кабатлап кына азапланам...
Балалар һөнәр алдылар, йортлы-җирле булдылар, машиналар алынды, гаражлар да төзелде, диңгез буйларында да рәхәт чиккәч, бер елны өчесе дә Сабан туена кайттылар...
Кияү дә, киленнәр дә, балалары да юк иде мәгәр... Сөенешеп күрешкән дә идек юкса, хәерлегә булмаган икән, яңадан Аксыргакка кайта алмадылар мескеннәр... Минем тормышны яратмадылар... «Келәтне кая куйдың?»— диде Нәҗип... «Тегү машинасын ник бирдең?»— ди Сабир. «Өйне шып-шыр калдыргансың»,— ди Хәтимәм.
Бер сүз дә әйтә алмадым...
Син авылдашларга рәнҗеп ятма, Гайшә, алар бо- лай гына, яратып, үз итеп кенә искә алалар безнең балаларны. Ятим үссәләр дә, кеше булдылар, машиналары бар, әйтәм бит, дачалары бар. Аксыргакта, Ташлыяр буенда ни кызык тапсыннар алар?.. Үз тормышлары бар, без шуңа бик риза, Гайшә, икмәктер, бик риза!
Фани дөньядан бакый дөньяга мәңгелеккә күчәр көннәрем җитә бугай, Гайшә... Сизәм, бу дөнья белән алыш-бирешем күп калмаган. Ул миннән башка да бик күңелле яши. Син ачуланып ята күрмә анда, мине караңгы чырай белән каршылама! Кыямәт көнне очрашырбыз, иншалла, Габдуллаҗан да шунда булыр. Юк, юк, ул синеке!.. Синең өлешеңә кермәм, һич тә рәнҗемичә читтән генә карап торырмын. Шулай да бер тапкыр күз тутырып карарга рөхсәт итәрсең инде, Гайшә? Габдуллаҗан сиңа булыр. Миңа караганда синең хакың күбрәк, олырак! Күбрәк, Гайшә! Мин шуны белеп, минут та онытмыйча яшәдем. Мин ни биргән аңа? Син өч бала тудырдың! Син аның өчен корбан булдың. Ул ил өчен корбан булды, сез икегез дә оҗмахлылар... Син рәнҗеп ятсаң, син каргасаң, миңа тәмуг газапларын татырга туры килер. Газаплардан курыкмыйм, сине, Габдуллаҗанны очрата алмам дип кенә җаным кыйнала... Очрата алмасам, каян белим: бәхиллисеңме син мине, юкмы?! Әйе, минем өлешем бик кечкенә булды. Мин читтән ябышкан бер кыерчык кына. Балалар мине ташласа да урынында, тик сине онытып бетерүләре генә җанны кыйный бераз. Печтек кенә кыйный, Гайшә.
Йә, хуш. Бездә инде кыш. Аякка таракан керә башлады. Әрвахлар, сез дә хушыгыз. Озакламый мин дә сезнең катыгызга мәңгелеккә килермен!
Ул тагын да бәләкәйләнә, адымнары тарая, гәүдәсе җиңеләя, баягыдан да саерак буразна сызып, ул яңа сукмактан туп-туры зират капкасына таба бара башлый... Әле баш очыннан, әле яннан очып песнәкләр аны агачлыктан чыкканчы озата баралар...
Бибинур зират капкасын әйбәтләп элде, каеннарга карап саубуллашты, шул ук белгән «колһуалласы» белән «әлхәм» сүрәсен укыды һәм артына да карамыйча кайтып китте. Олы юлга чыккач аны машина куып узды, тик ул күтәрелеп тә карамады. Кыр өстенә рәхәт тынлык хуҗа, кыш көне генә була торган гаҗәеп киңлектә, бушлыкта күз чагыла торган матурлык иде, тик бүген боларның берсе дә Бибинурны әсәрендермәде, ул үзен бу дөньядан киткән итеп санады...
Кышын Бибинур беркая да чыкмады диярлек: кибеткә дә бик сирәк керде, театрлар килгәндә дә клубка чыкмады, почтага бөтенләй эз да басмады дияргә була.
Көрт басып бетергән капка төбеннән итек кунычына кар тутыра-тутыра, Зәкия карчык көч-хәл белән аның ишегалдына керә дә таяк башы белән тәрәзәсен кага.
• Бибинур карчык, син исәнме?
• Исән, исән!
• Нигә бер дә төтенең чыкмый?
• Күзгә күренми торган төтен чыгара торган чак бит!
• Алай да?
• Хәзер, хәзер. Кабызып маташа идем. Утыны чиме, кадалгыры!..
Кыйшык морҗа өстендә сыек кына төтен уйный башлый, ул арада бала-чага шау-гөр килеп мәктәпкә кузгала. Бибинур карчыкның, тырышып-тырышып тәрәз бозын тыны белән эретеп, урамнан күз да алмаганын берәү дә белми. Җәйгә-кышка, табигатьнең безнең канны, рухны үзгәртә торган сихәтле алмашынуларына тәмам битараф булып, җылы мич башыннан әҗәлен көтеп яткан карчык, дөньядагы бер тавышка гына һаман сикереп тора иде: урамда балачага тавышы яңгыраса, ул кыптыр-кыптыр барып җитә, тәрәзәнең суык борысына сөялә һәм сәгатьләр буе хәрәкәтсез тыңлап тора ала иде.
«И гомерләр! И гомерләр!»
Язы да җитте. Яз җиткәнне тоймады аның җаны, ташу карарга төшмәде Бибинур, тал ботагын сындырып өстәле уртасында сулы шешәгә утыртмады, бәр- мәнчекләргә карап сөенмәде, каргаларның нәзек ботакларны кабып әрле-бирле очканнарын, оя типкәннәрен күзәтмәде. Ул, озакламый килеренә ышанып, әҗәлен көтте. Балаларның язгы тавышлары яңгыраганда гына аның зәп-зәңгәр күзләрендә нур уянып ала, ирен читләре сизелмәслек кенә елмаялар. Шушы тере күзәнәкләрнең калуына, саклануына ул үзе дә бик гаҗәпләнә һәм аптырап: «Әллә һаман үлмим инде, Ходаем!»— дип уйлап куя иде.
Җәй җитте. Әҗәл һаман көттерде.
Җәй башының иң матур көннәренең берсендә аның җиргә чүгә башлаган йорт-кураларын карарга яңа председатель Җиһангир Сәфәргалин килеп керде. Аның аз гына бөдрәләнеп торган кызыл чәче туктаусыз агылып торган нурлар арасында бөтенләй кызыл, комач кебек булып күренде. Ул таяк тотып, бөкрәеп, нидер укына-укына өй ишегеннән чыгып килгән Бибинурны күргәч, рәхәтләнеп елмайды. Аңа карап Бибинур да елмайды, гәүдәсе кинәт турайды, кулыннан таягы төшеп китте. Җиһангир да, Бибинур да таякны җирдән алырга оныттылар...
10
Әйе, авыл кешесенең тормышы башкалар күз алдында уза...
Авылда син бернәрсә дә яшерә алмыйсың: йортыңның бер почмагы иңә башлавын да, чиләк күтәрергә чыкканда адымың авыраюын да, иңбашларыңның аска салынуын да, өй эчеңнең көннәрдән бер көнне шып-шыр калуын да кеше күзеннән яшерә алмыйсың. Синең нәрсә ашап, ни эчкәнеңә кадәр белеп торалар авылда. Авыл арасында кеше көчле микроскоп астына эләккән күзәнәк кебек кенә — кая тырпылдаса да күренеп тора! Картаюны да яшерә алмыйсың авылда, чирең сөйләргә табиб йә тыңлаучы эзлисең.
Авыл кешесенең бердәнбер яшерен биләмәсе — күңел сере генә кала, күңел серең булса, ул синең бердәнбер кеше кулы тимәс монополияң! Син монда тулаем хуҗа, теләмисең икән, күңел сереңне берәүгә дә чишеп тормыйсың, ул синең белән яши, синең белән бергә картая, синең белән бергә үлә дә...
Яшь чагында гомер кеше алдында уза, анда әле серне биктә тоту кыен. Күңелеңә гыйшык иңсә аны кешедән ничек яшереп тормак кирәк? Йөзеңә чыга ул, күзеңә! Бик белдермим дисәң дә, авыз әле көлә, әле җырлый, әле елый. Әйтмәсәң дә, бөтен кеше күреп тора, аякларың кирәкмәс җирдә тырпылдый, кулың тик тормый, әһә, диләр, бу егетнең күңел агачына мәхәббәт дигән кош кунган икән!.. Юк дисәң дә, «гашыйк түгел!» дип күкрәгеңне кат-кат төйсәң дә, сиңа хәзер берәү дә ышанмый: синең кич саен Борһаннар турыннан үткәнеңне күреп күзәтеп торалар. Борһанның кыяр хәтле танавын карарга йөрмисең лә син анда, Борһаннарның ак пәрдәләре читеннән кара күзле Гөлчирә күренмәсме дип сагалыйсың. Синең нәкъ алар турыннан гына «бозау эзләвеңне» дә, бозауның тыныч кына келәтегез күләгәсендә күшәп ятканын да мең күз күреп тора! Мең күзнең биш йөз теле була, алар бергә сөйли башласамы... кая инде монда сер саклау!
Олыгайгач башка мәсьәлә!..
Олыгайгач күңел серен сакларга да була.
Шунысы гына үкенечле: олыгайган күңелләргә сер иңми. Иңсә дә, бик сирәк иңә, сер — сирәк кунак.
Бибинур карчыкның яшьлектә дә, балалар белән яшәп ятканда да, дөнья белән бәхилләшер чагы җиткәндә дә күңел сере булмады. Кояштыр, юк иде. Без аның гомер юлы буйлап йөгереп кенә уздык, иң әһәмиятле вакыйгаларга тукталдык, болар барысы да аның авылдашларына билгеле фактлар... Хөснетдиновның аны кымтырыклап маташуын да, Ибрайның оятсызланып арбага менүен дә бөтен авыл белә... Айгыр урлап кайтуы исә тирә-юньгә дан булды!..
Яшьли өлкән иргә чыкса да, башкаларга күз уйнатып йөрмәде ул, печәнлектә шыпырт кына ят ирләр белән аунамады, урлашмады, гайбәт сөйләмәде, берәүне дә тулаем дошман күрмәде, әләкли белмәде, әҗәтен түләмичә калмады, какмады-сукмады... Зөһрәбану аны нинди каргыш сүзләре белән рәнҗеткәндә дә гаепне үзеннән эзләде, эзләгәч тапты, игез сыңарының сүзләрен үткәреп җибәрде.
Авыр сүзләр ишетсәгез,
Үткәреп җибәрегез!
Шушы җыр аның тормыш кагыйдәсе иде...
Кимсетсәләр, гафу итә белде, очраганда кешеләрне сөендерде, кайгылы хәбәрләрне дә ияләренә җиңеләйтеп җиткерде, көчсезне яклады, көчлеләрне тыелырга өйрәтте, явызны үгетләде, усалның күңеленә шәфкать җылысы җибәрергә тырышты...
Боларның һәммәсенә аксыргаклылар шаһит. Бөтен авыл — олысы, кечесе аның бөтен тормышын үтәли күреп, уртак яшәделәр...
Аксыргак авылы өчен бернәрсә генә авыр табышмак иде: шундый изге, йомшак күңелле ананы нигә балалары үз итмәде? Нигә ташлап киттеләр алар аны? Нигә үз итмәделәр? Нигә таралдылар? Тапкан гына ана түгел бит, үстергән дә ана. Бибинур исә балаларга ана гына түгел, ата да булды, Габдуллаҗанны да алыштырды лабаса!
Бусы Бибинурның үзе өчен дә чишелмәслек тирән, газаплы сер иде. Дөрес, ул моны Гайшә мәрхүмәгә үзенчә, тормыш агышына бик тыгыз бәйләп аңлата ала иде. Дәлилләре дә көчле иде аның. Тик үз сүзләренә үзе дә ышанып бетми иде Бибинур.
Нигә шундый кансыз, миһербансыз булып чыкты аның балалары?
Шул бимазалы сорауны кабатлап, шуңа җавап эзләп чыгып килә иде Бибинур, кулыннан таягы төште китте; председатель дә, ул да таякны җирдән алырга оныттылар…
— Исәнме, әбекәй,— диде Җиһангир.
• Исәнме, улым,— диде ул кинәт һәм гаҗәпләнеп куйды. «Улым» дип бик күптәннән әйткәне юк иде инде аның! Беркемгә дә әйтми иде ул сүзне, ә яңа председательгә ычкындырды.
Керүченең тавышы шактый нык, иңбашлары да калын, күкрәк мускуллары юка күлмәген кабартып күпереп тора, яңаклары килешле түгәрәк, таман булса да, борыны аз гына кәкрәеп тора, борын яфраклары киң, ияк очы сизелерлек икегә аерылып, бугаз алмасы очлы бүлтәеп тора.
• Ни хәлләрдә яшәп ятасың?
• Бик әйбәт яшим,— диде теле. Ни дисен, беренче күргән кешегә «Үлем килгәнне көтеп, әҗәл чакырып ятам әле», дисенме?! — Әйбәт кенә яшәп ятам.
Хәзер аны өйгә чакырырга кирәк иде, чакырмасаң, яхшы түгел. Чакыргач чәй куярга кирәк... Ансыз да ярамый. Мондый сөйкемле председательне ничек кире борып чыгарасың?..
Белә инде Бибинур, белә, бик төптән аңлый, Җиһангир Сәфәргалинның нигә кергәнен сизенә: хәзер сорау алу башланачак, председатель елмая-елмая аның җанында казыначак. Кергәләделәр инде, булгалады, һәммәсенең авызында бер сүз: «Йортны карарга кирәк, әби, йортны! Аксыргакта салам түбәле бердәнбер йорт калган! Колхоз да ярдәм итәр. Әмма түбәне булса да алыштырырга вакыт җиткән. Оят!»
Түбә саламын алып ташларга кирәклеген белмиме әллә Бибинур! Бик яхшы аңлый, салам түбә шундый матур авылны ямьсезләп тора... Тик керүчеләрнең берсе дә Бибинурдан ни өчен алыштырмавын сорамый. Йорт та, түбә дә хәзер Габдуллаҗаннан калган бердәнбер истәлек, чын ядкарь иде. Келәт бар иде — юк. Кар базы бар иде — ишелде. Аннан калган кием-салымнар тузды, йорт җиһазлары таралды. Инде ындыр киртәләре дә ишелеп беткән иде, рәхмәт, күршеләр җыелып, Ташлыяр ярларыннан чи тал алып кайтып, килешле генә читән үреп җибәрделәр... Габдуллаҗанның каккан казыгы да калмады! Инде йортны да ишсәләрме... Юк, юк, бусына Бибинур һичбер вакыт риза булачак түгел. Ишәрләр, тик Бибинур дөнья куйганнан соң. Анда инде сүзе юк, Габдуллаҗан рухы да рәнҗемәс, Гайшә дә «сакламадың иремнең хатирәсен!» дип үпкәләп каршыламас...
Тик бу председатель өйгә керергә дә, ярым чүгәләгән өйгә бәйләнергә дә ашыкмады, кулы белән баскычка күрсәтеп:
• Вакытыгыз булса, утырып торыйк шушында,— диде. Утырдылар. Сүз башларга да ашыкмады Җиһангир.
Бибинур гаҗәпләнеп аңа карап-карап алса да, һаман тын гына утыра бирде, урамны күзәтте, ишегалдына, ишегалдын баскан чирәмгә карап торды.
• Мондый ишегаллары хәзер юк,— диде ул бераздан.
• Нинди? — дип сорады шикләнеп карчык.
• Матур... Ямь-яшел. Хуш исле. Малай чакта безнең ишегалды да шундый була иде. Әй, ауный идек шунда. Мәтәлчек ата идек! Качышлы уйный идек.
• Хәзер балалар качышлы уйнамый,— диде Бибинур таркау гына.
• Мин дә шаккатам аңа! Качышлы уйнамыйлар, тычкан салыш бетте, күз бәйләш тә онытылды... Нигә икән, белмисезме?
Бибинурның фикере чуалып калды: тукта әле, нәрсәгә аңа «Качышлы» уены? «Күз бәйләшнең» Бибинурга ник кирәге бар? Бетсә ни дә, калса ни...
• Менә сез, балалар бакчасында эшләгәндә, балаларга нинди уеннар уйната идегез?
Бусы да һич көтелмәгән сорау иде, тиз генә җавабын да таба алмады Бибинур, башта:
• Әллә тагын,— дип куйды.— Булгандыр инде, барын да уйнаганбыздыр.
• Авылларның үз төсен сакларга кирәк! Менә нәрсә борчый мине!.. Авыл бит ул — сандугачлар оясы. Шагыйрьләр авылда гына туа!.. Шәһәр шагыйрьләренә ышанып бетмим мин. Шагыйрь йә авылда туарга, йә озак кына анда яшәп авылны яратырга тиеш. Менә Пушкин... Шәһәрдә туган, ә Болдино белән Михайловское булмаса, нянясы булмаса, рус милләте үзенең бөек икәнлеген Пушкин аша ача алыр идеме икән? Яки менә безнең Тукайны алыйк!
«Акыллы председатель килде дип сөйләгәннәр иде, бик җильяк, җиңелрәк нәмәрсә икән!»— дип сызланды Бибинурның күңеле.
• Матур! — диде кинәт председатель.
• Нәрсә матур?
• Әнә ич, бүрәнә башына шөпшә оялаган, очалар.
• Әйдә» өйгә кер. Чәй куям»— диде Бибинур, тәмам аптырап.
Җиһангир баш чайкады:
• Рәхмәт, әби. Монда да бик күңелле ич. Шушы йортны, йомшак каз үләне баскан ишегалдын күргәч, малай чак искә төшеп китте. Песи борчагын бик ярата идем мин!.. Кабыгыннан әрчи-әрчи аяк бөкләп ишегалды уртасында утырганым әле дә хәтеремдә.
• Әле малай чагың бик еракта да калмагандыр?
• Ерактамы, түгелме, барыбер кире кайтасы юк. Песи борчаклы ишегаллары да юк.
• Анысы шулай,— диде Бибинур, тагын да ныграк аптырап.
• Әби,— дип, утырган урыныннан калкынды Җиһангир. — Нигә җыелышларга төшмисез? Мин өлкәннәрне киңәшкә чакыргалыйм. Сезне элек бик актив булган, диләр. Хәзер ник үзгәрдегез? Авырыйсызмы дисәм, сезне сәламәт диләр. Сәламәтлек — матур картаю билгесе ул!..
• Картаелды инде,— диде Бибинур шүрләп кенә.
Җиһангир көлеп үк җибәрде.
• Картаймагыз. Безнең алдагы планнар бик кызыклы, бик матур. Бакча ясарга уйлыйбыз. Ташлыярны буып куярга да исәп. Идарәгә төшеп йөрегез, туп-туры үземә керегез. Бәлки сезнең дә кабул булып бетмәгән теләкләрегез калгандыр? Авыр, әмма бик данлы заманда яшәдегез. Бергәләп уйлашыйк, сез бит Аксыргакның ветераннары!
Төпченмәде Җиһангир, сорашмады, әллә барын да белеп кергән идеме, сәламәтлек, тынычлык теләп ишегалдыннан чыгып та китте.
Председательнең аяк астында калып җиргә ауган бәбкә үләннәре күптән калкынды инде, Бибинур гына нишләргә белмичә аптырап, болдырда бик озак утырды. Бер узды Зәкия карчык аның капка турыннан, ике узды, түзмәде...
• Утырасыңмы, карчык, әү?!
• Утырам, күрше, утырам!
• Көне бик әйбәт шул, көне!
• Әйбәт, әйбәт, күрше.
• Чәй эчәргә кермисеңме? Җимешләрем дә бар, лимоным да.
Авызына су килгәнне белдерми Бибинур...
• Хәзер үзем дә кайнатам, рәхмәт!..
Күптәнге күршеләр, сыналган борынгы күршеләр, Бибинур Зәкияне нинди сорау борчыганын бик яхшы белә; председательнең кергәнен-чыкканын күреп калган ул. Җиһангирның Бибинур белән шактый озак сөйләшеп утырганын да сагалап торган, хәзер әнә шул хәйләсез сүзләр белән ул күршесенең кылын тартып карый: «Ни гәпләштегез рәис белән?»— дип белергә тырыша. Ә белү кирәк! Чөнки Бибинурның язмышы бер Зәкияне генә кызыксындырмый, бөтен тирә-күрше андагы үзгәрешне шәйләп, чамалап, «әллә әзерләнә башладымы ул да?» дип искәртеп, белешеп торалар. Аксыргакта: «Бибинурны картлар йортына җибәрәләр икән, Минзәләдә шундый йорт бар икән» дигән хәбәр дә таралып яткан чак иде. Бик беләсе килде Зәкиянең, тик Бибинур тел язмады, чәй эчәргә кермәве — Җиһангир белән ни килешенүен Зәкиягә белдермәскә теләве иде... Ничек керсен Бибинур, ни сөйләсен — рәис белән очрашудан ул исәнгерәп, зиһене томаланып аптырап калган иде.
Кич белән аны идарәгә чакыртып җитмеш биш тәңкә акча бирделәр. Кул куеп алды, акчаны ике тапкыр санады. Дөрес иде. «Бер сиңа гына түгел, ветераннарның һәммәсенә өлеш чыгардык, кашыңны җыерма»,— диде бухгалтер.
Бибинур «ветеран»ның нинди сүз икәнен Галикәйдән сорады.
— Нигә ул сиңа? — дип кире кайтарды Галикәй.
— Миңа акча бирделәр.
— Ә нигә миңа юк? Мин ветеран түгелмени?
Галикәйгә акча язарга онытканнар икән, ул дулап идарәгә төшеп китте. Бибинур «ветеран»ның ни аңлатканын тагын белмичә калды...
Җитмеш биш тәңкә өй арасына бик ярады, дөге ярмасы алып кайтты Бибинур, чәен-шикәрен савытларга мул итеп тутырып куйды. Күзе рәхәтләнде, күңеле күтәрелде...
Юк, җитмеш биш сум акча бирдергәне өчен түгел, кереп чыкканы өчен дә түгел, вакчылланып юк-барны сорашып утырмаганы өчен дә түгел (гәрчә болары өчен дә Бибинур чын күңеленнән Җиһангирга кат-кат рәхмәт укыды!), әллә нәрсә өчен һәм әллә ничек кенә Бибинурның күңеле күтәрелде. Зәкия карчык Сәфәр- галинның нигә кергәнен белә алса да, аның Бибинурда нинди тәэсир ясап чыгып киткәнен һичкайчан белә алачак түгел!.. Бибинур карчыкның күңел серен сезгә генә сөйлим, хөрмәтле укучылар!
Олыгайгач та тормыш үзгәрә торган көннәр була икән!..
«Инде бетте, тәмам!» дип соңгы ноктаны куярга җыенганда да кан кайнарлана икән!..
Шул көннән, шул иртәдән, шушы очрашудан, шушы сәер, аңлаешсыз сөйләшүдән Бибинурның тормышы кинәт үзгәрде, кырыкка төрләнде.
Ничек, нинди сүзләр сайлап аңлатырга бу үзгәрешне?
Сүз — пычак, яралавың мөмкин. Сүз — ефәк, ялганлавың ихтимал. Йөз меңләгән сүзләр арасыннан иң кирәген ничек сайлап алырга соң?
Иң башта Бибинур кадимнән калган, чит-читләре күгәреп тоныкланган көзгесен чолан почмагына чыгарып атты да, ике тәрәзә арасына, түргә, бәләкәй булса да, көмеш кебек ап-ак көзге кайтарып элде...
Бу һич көтелмәгән хәл иде...
Эчке рамнарын алып, тәрәзә пыялаларын кайнар су белән ышкый-ышкый ике көн юды...
Быел бу эш тә күздә тотылмаган иде.
Пыялалар яктыргач, рамнарның саргаеп катканлыгы фаш булды. Менә кайчан ярап куйды «ветераннарга бүләк акчасы»! Районга барып ак буяу алып кайтты Бибинур. Каян тапкандыр, җәй башында андый да ак буяуны кода-кодагые булган җитезләр генә алып кайта иде, шәпләп рамнарын акка буяды. Ап- ак рамнар, яп-якты пыялалар, өй эченә нур кереп тулды, түрдәге көзгедә чагылып, идәндә нәни кояшчык күчеп йөрде...
Тәрәзә пәрдәләрен кайнатып юды, үтүкләп элде, тамырларында җан калса да, балчыгын алыштырмаганга, сусызлыктан саргаеп тәрәзә төбендә утырган яран гөленең коры ботакларын кисеп, сары яфракларын тунап, һәрбер тамырын бармак белән аралап яңа чүлмәккә, яңа туфракка утыртты.
Тәрәзәләрне ачып җибәрде дә, ишек катына ук барып, биленә таянып өй эчен бик җентекләп карады. Әйе, җиһаз юк. Җиһаз нәрсәгә аңа? Иске тимер караваты бар, шөкер. Кече як бүлмә тактасы сап-сары итеп юылган. Идән такталары гына шәптән үк түгел... Чамалап йөрсәң, алары да түзәрлек! Биергә җыенмый ич Бибинур, туй уздырасы да юк!
Аннан урамга чыгып карады, кулларын артка куеп үз турыларыннан өч мәртәбә арлы-бирле үтте.
Ишегалдына ике, урам якка ике тәрәзә караган. Дүртесендә дә ап-ак пәрдәләр җилферди, пәрдәләрнең вак-вак тишекләре читтән бөтенләй күренми дә икән! Урам як тәрәзәсендә матур булып ялтырап торган гөл чүлмәге күренеп-күренеп китә. Менә шул яран шаулап чәчәк атсын әле, күрерсез. Атачак, шундый уңдырышлы, кап-кара сумала кебек туфрак кертеп тутырды Бибинур, шау чәчәктә утырачак.
Өченче кат үткәнендә Зәкия түзмәде, Бибинурның каршысына чыгып аны көтеп алды.
• Кайнашасыңмы, карчык?
• Кайнашам, күрше, кайнашам.
• Ходай хәерле итсен!
Кая китте инде бу Бибинур теркелдәп?
Зәкия карчык, усал карчыгадай, Бибинур ихатасыннан күзен алмый иде бу арада. Кызыксынырга артык сәбәбе дә юк, бары тик эшсезлектән, яңалык көтеп кенә күзәтә башлаган иде, күршесе аны тәмам хәйран калдырды: йөгерә-йөгерә суга төшеп китә, юынтык суларын чыгарып түгә, күлмәген ыштан бөрмәсенә кыстырган, җиңнәрен сызганган, яулыгын чөеп бәйләгән. Җил-җил йөри, күзе аяк башында, аста, чаба гына! Байтак тын торган өй эченнән әле балта, әле чүкеч тавышы килә, йа Ходай, балтасын Галикәйләргә барып үткенләтеп кайтты!
Зәкия карчык үзе дә Бибинурдан яшькә калыш- маса да, карты белән тигез картайганга, яшәү һәм үлем турында сирәк уйлый торган кеше, Бибинурны чын күңеленнән кызганып уфылдады: «Ходай хәерле итсен, карчыкның зиһене тарала башлады... Әҗәле җитәдер, мөгаен!»

Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.