🕙 Минуты чтения - 8

Җомга Көн, Кич Белән - 10

Общее количество слов 1029
Общее количество уникальных слов составляет 724
42.3 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
55.2 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
62.2 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  Галикәй хаклы иде, эт эт икәнен онытмасын өчен, Аксыргак урманнарына бүре җитми иде! Бүре белән очрашып тору да кирәкми этләргә, алар аны күрмичә дә исенә буйсыналар, тавышын ишетүгә койрыкларын бот арасына кыстыралар. Бүренең якын-тирәдә булга­нын белгәндә генә этләр кешене олылыйлар, аны хуҗа итеп саныйлар.
  Әйе, тарих озын, тарих катлаулы, эт кешенең якын дусты булып киткән; әйе, адашканнарны кар астыннан казып эзләп табучы сенбернарлар бар, сукырларны җитәкләгән овчаркалар бар, санитар этләр күпме, егермешәр ел хуҗаларына тугрылык саклаган этләргә һәйкәлләр куелган, болар барысы да хак. Мәгәр этне кешегә сыенырга мәҗбүр иткән сәбәп мәхәббәт түгел, бары тик курку гына... Борын-борын заманнарда усал бүре юаш бүрене кеше җәйләвенә куып китергән дә, юаш бүре кешегә табынган, шуннан эт токымы баш­ланган. Юаш бүредән туган бала инде эт булган, кеше­нең күзенә куркып караган. Әгәр шушы, гасырлар буе эт канына сеңгән курку инстинкты онытыла икән, эт этлеген югалта, бүре хәленә дә кайта алмый. Бүре акылы һәм горурлыгы кире кайтмый инде аңа! Аңа яңа сыйфатлар, бозык сыйфатлар гына сеңә. Ике ел эчендә өер башы булып йөргән Карабай тәмам бозыл­ган иде инде...
  Яхшылык белән кешене генә түгел, җан ияләрен дә үзгәртеп була дип ышанган бичара Бибинур аны-моны абайламыйча һаман явызны юмаларга, иркә­ләргә маташты.
   • Карабай, син акыллы идең бит! Олыны олы итә белә идең! Яхшылыкларымның барын да онытып бетердеңмени син, явыз?!
  Этләр аның ягымлы эндәшенә дәррәү ырылдап җавап бирделәр.
  Ул аптырап, аңгыраеп байтак утырды. Караңгылык тәмам куерды, яңгыр килә-китә һаман сибәләп торды, этләр чыршы астындагы коры урыннарны сайлап сузылышып яттылар.
   • Сезгә тап булганчы урман сарыгы — шүрәле белән очрашсам ичмасам! Юньсезләр, капкан сөягегез аркылы килсен.
  Бу юлы этләр аның ачы каргышына җавап бирмә­деләр, алар йоклый идеме шунда, башларын да кал­кытмадылар, бары Карабай гына уяу иде, ул карчык­ның тавышында ниндидер көч барын сизеп, сыңар кү­зе ачык килеш тыңланып ятты.
   • Мин сезнеме? Мин сезнеме хәзер?! Утлы табага бастырмасаммы? — дип яман кычкырып җибәрде тә­кате калмаган Бибинур.
  Ул күлмәк кесәсенә тыгылды, шөкер, шырпысы бу юлы да янында икән, бер генә түгел, ике кап. Ул сул кулы белән чыршының сагызлы кәүсәсен кочып, уң кулы белән үрелә-үрелә ботак-санак сындыра башла­ды, сындырганын берен тезе белән корсагына кысты. Чыршының түбән ягы вак-вак, коп-коры ботаклар белән шыплап тутырылган булса да, сыгылмалы бо­таклар аның зәгыйфь кулына тиз генә бирелергә теләмәделәр, сынмыйча йөдәттеләр, ычкынып китеп калтыранган бармакларының тиресен сыдырып канат­тылар. Әмма ул үҗәтлек һәм салкын акыл белән генә түгел, усал дошманлык, ярсу белән сындыра башлады. Этләр ботак шартлап сынган тавышка сискәнеп уян­дылар. Карабай ырылдап сырт йонын уйнатты, өерне тынычландырды. Шактый зур себерке ясагач, Биби­нур өч шырпыны бергә тотып кабына сызып җибәрде. Шырпыдан чыккан нәни ялкын җилдә калтырап, башта иренеп кенә, аннан җәһәтрәк күгәрчен бармагы юанлыгы нәзек ботакларга үрләде, көчәйде һәм бөтен себеркене ялмап янарга тотынды. Ботакларга тоташ ут күчкәнен күреп, Бибинурның эченә өмет җылысы йөгерде. Этләр ал аякларына басып калкындылар, ут яктысыннан аларның яшькелт-соры күзләре сүнеп бетмәгән күмер кебек җемелдәде. Ут юанрак ботак­ларга да эленгәч Бибинур селтәнеп себеркене этләр өстенә сибеп җибәрде. Карабай да, башка этләр дә кешенең икенче якын дусты — уттан куркып, ырла­шып артка чигенделәр.
  — Әһә! — дип кычкырды ул, сөенеп. — Тәмле түгелме? Сезнең көяләгән шакшы тиреләрегезне көй- дермәсәмме? Тереләй куырам мин сез кансызларны! Тапканнар эш, ирәяләр, ятим карчыкның юлын бү­леп, аны рәнҗетеп маташалар бит әле! Җитмәсә Сабан туе алдыннан! Бүген җомга, берсекөнгә Сабан туе Ак­сыргакта! Әй явызлар!
  Икенче себеркене ул тизрәк җыйды, ашыгырга кирәк иде, этләрнең шүрли калганын күрде ул, хәзер мизгелдән файдаланып җиңүне ныгытырга, этләрне бөтенләй куып таратырга кирәк иде. Азаплана торгач, ул ике тапкыр чак кына мәтәлеп төшмәде, күлмәгенең икенче җиңе дә умырылып чыкты, комач яулыгы агачка эленеп, канлы әләм кебек селкенеп тора башла­ды. Бу себеркесе олырак та, корырак та иде. Ул икенче бәйләмне әзерләгән арада бая җиргә чәчелгән чыбыклар янып бетте, алар төшкән урыннарда ылыс төтәде, борынга тәмле ис үрләде. Их, берәрсе юлдан үтсә дип, өметләнеп юл ягына карап алырга да өлгерде ул, тик кап-караңгы дымлы урман юлы баягы төсле үк аулак һәм кешесез иде. Төтен исе ныграк таралып, берәрсе искә килеп чыкмасмы дисә дә, ул өмете дә акланмады.
  Икенче бәйләмгә ут салып төшергәч, этләр чыршы­дан ерагаер, шул арада Бибинур җиргә төшеп өлгерер, кулына берәр әйбер эләктерер. Галикәй куып җибәр­гән бит аларны, Бибинур да куар!.. Карабайга берәрне эләктерергә иде!..
  Сөяк кебек коры, сагызлы ботакларны елгыр ут ялмап кына алды. Ул, ботакларга ут тизрәк үрләсен дип, кулындагы көлтәне һавада ипләп кенә йөртеп торды да, өскәрәк күтәрде, этләр өеренә сибеп җибәрде. Чыбыклар бөтен җирдә чытыр-чытыр яна башла­дылар, чыршы тирәсен сыек төтен сарды, Бибинур, йөткеренеп, этләрнең акрын-акрын чигенгәнен шатла­нып күзәтеп торды. Чыршы тирәли тоташ ут яна иде. Ул ал яулыгын тотып алып җиргә егылып төште, янбашы бик авыртты. Тик куркуы шулкадәр көчле иде, авырту шундук онытылды, ул мүкәләп чыршы астыннан чыкты, җиргә утырды. Этләр дәшми-тынмый гына артка чигенделәр дә бераздан бөтенләй күз­дән югалдылар...
  Ул, үрмәли-үрмәли чыршыга якын ук килеп, кы­тыршы кәүсәгә аркасын терәп утырды... Юеш, пычрак көлле күлмәге белән җәрәхәтләрен сыпырды, бит алмасына коры яфраклар ябышып калды. Кинәт аның күкрәгенә нидер килеп бәрелгән күк булды, тирә-якта чыршы ботаклары янудан якты диярлек булса да күз аллары тоташ караңгыланды, һәм аңа бик җиңел, бик рәхәт булып калды. Бер-берсенә тоташып ябышкан иреннәр язылдылар, ул елмайды һәм йокыга китте...
  Төш күрде...
  Төшендә ул мыштым гына агып яткан урман елга­сы өстеннән оча башлады. Елгадан тарлавыкка күчте. Ике яктан да сансыз-исәпсез ишекләр тезелеп киткән иде. Мондый озын коридорны ул гомерендә бер генә мәртәбә — кызыл айгырның язмышын юллап райком­га баргач кына күргән иде. Тик бу тарлавык ул коридорга караганда йөз, мең мәртәбә озынрак, ишек­ләренең дә сан-исәбе юк иде. Ачык ишекләрдән та­ныш йөзләр дә чагылып-чагылып калды. Менә Габдул­лаҗанның ап-ак чырае күренде. Ул Бибинурга кул болгады. Менә кечерәк ишектән Гайшә чыгып килә иде. Кулында бала күлмәге. Кайдадыр, алардан бер читтә, Галикәйнең хәтәр тырпайган мыегы күренде. Нигә ул монда соң әле, дип уйлады Бибинур. Тарла­вык бетте, караңгылык куерды, ул оча-оча кап-кара, җылан кабыгы төсле шома стенага килеп бәрелде. Кайда соң моның ишеге дип эзләде, ишек табылмады.
  «Эчке күлмәгемнең ямаулы икәнен теге гәҗитәдән килгән кеше дә, Миңлегөл дә күрерләр инде!» дип әрнеп уйлады.
  Якында гына, дүрт якта да этләр улашырга тотын­ды.
  Тик боларны Бибинур ишетмәде...
  Иртән чалт аяз, кояшлы көн иде. Сабан туе алдын­нан Аксыргак авылында гына була торган бәхетле, куанычлы шимбә иртәсе яралды...
  Март — октябрь, 1979 ел.
  Переделкино.
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.