🕙 Минуты чтения - 1

Җирән кашка

Общее количество слов 104
Общее количество уникальных слов составляет 96
56.1 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
68.5 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
79.8 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  Менә ачык ишектән әти тавышы колакка чалынды:
  — Һи, бу малай һаман тормыймыни әле? Бия аңа колын алып кайтты бит.
  Колын! Шуны ишетүемә, ялт итеп сикереп торуым булды. Шулай булмыйча соң! Авыл малаеның иң мавыктыргыч, иң матур хыялларыннан берсе шул колын лабаса инде!
  Ишегалдына йөгереп чыксам, шатлыгымнан телдән кала яздым. Әнә ул, мин көткән колын! Үзе җирән, аркасыннан бармак иңлеге коңгырт тасма сузылып киткән, алгы аякларыннан балтырына тикле ак оек кигән. Маңгаенда озынча йолдызы да бар. Таяк шикелле нечкә һәм озын, әмма хәлсез аякларын бик сәер итеп дүрт якка тырпайткан да имгән булып маташа...
  Хәзер мин, бүтән уеннарымны онытып, көннең көнозын колын тирәсендә бөтерелә башладым.
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.
  • Читать следующее литературное произведение - 1-й класс
  • Җир куены