🕙 Минуты чтения - 1

Җил Иясе Җиа Чыгара

Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
Общее количество слов 132
Общее количество уникальных слов составляет 90
56.6 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
69.8 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
70.9 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
  Кайдадыр дөньяларның читендә, Каф тавы дигән тылсымлы таулар артында, Җил иясе дигән бик карт бер әби бар икән. Ул үзе сукыр икән. Җилне шул истерә икән. Аның дөнья зурлыгы бер савыты бар, бөтен булган, буласы җилләрне шул мичкәдә ябып саклый икән, ди. Җил истерергә вакыт җитү белән, Җил иясе савытның бөкесен кирәк кадәр генә ача да, менә китә җил! Зур итеп ачса - давыл, гарасат, буран куба!.. Кирәк кадәр истергәч, мичкәнең бөкесен яңадан тыгып куя, ди. Бөтен дөнья тып-тын кала, имеш...
  Соң, ул әби шулай карт та, сукыр да булгач, савытның бөкесен югалтмасмы соң?
  Юк икән, югалтмый икән шул. Ни өчен дисәң, бөкесен кулыннан бер дә ычкындырмый икән ул. Шулай да, күзе күрмәгәч, кайчакта савытның тишеген тиз генә табып ябып куя алмый икән. Менә шулчакта атналар буе котыра торган җил-бураннар китә, имеш...
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.