Latin

Җенле Хәбибулла

Общее количество слов 701
Общее количество уникальных слов составляет 444
49.2 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
60.3 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
65.6 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
Хикәя
Гыйсьметдин улы Хәбибулланы сихерле лампа табар дип кем уйлаган. Хикмәтләре бар икән бу дөньяның. Байлар юкка гына гайре табигый әкиятләргә ышанып яшәмәгәннәр. Юк түгел икән шул теге җен һәм пәри итеп сөйләнелә торган нәмәрсәләр.
Хәбибулла тапкан лампадагы җенне әллә ниткәннәр итеп сөйлиләр. Корсагы алтын кебек сары, ди, җитмәсә сырлы-сырлы икән. Колаклары — яшел, күзләре — утлы кызыл, борыны — кара, йоны — шәмәхә, авызы — килбәтсез. Ә менә аяклары тояклы түгел, нәкъ адәмнекенә охшаган. Менә ул ничек!
Бар икән кешедә бәхет тә. Адәм булып та җенне җиккән бит. Лампасын ышкып кына җибәрә икән бу, шалт, син күр дә мин күр, җене килеп тә чыга, сары зур корсагын җиргә тидереп баш ия:
— Ни боерамсыз, хан-солтаным?— дип, әмер көтеп тора икән.
Хәбибулла, юньсез малай:
— Дөньяның иң чибәр кызын китер!— дигән, ә теге, ике дә уйлап тормастан:
— Баш өсте!— дип юкка да чыккан, ул да түгел, өч-дүрт минут та үтмәстән, бер кызны китереп тә бастырган.
— Бу кем?— ди икән Хәбибулла.— Моның бер дә карарлык җире юк түгелме соң?
— Нигә алай әйтәсез, хан-солтан хуҗам?— дигән аптыраулы җен.— Бу кыз хакында бөтен дөнья сокланып сөйли. Гәҗитләргә язалар, журналларга сурәтләрен бастыралар. Һәммә кеше аңа аһ итә дә ваһ, дия!
Җене болай сөйләгәч, Хәбибулла бу кызны башыннан аягына кадәр яңадан күз кырые белән генә карап чыккан. Имеш, ояла, туры күзли алмый. Бер артына, бер алдына төшкән. Гомерендә бары тик Әлфияләрне, Зөлфияләрне, Гөлфияләрне генә күреп белгәнлегеннән, кая ди инде чибәр кыздан ямьсезне аера белергә, җитмәсә, исләрне генә түгел, төсләрне дә сиземләве чамалырак шул аның.
Бераздан, җене белән килешеп:
— Ярар, синең сүз дөрестер,— дигән Хәбибулла.— Шулай да кем соң бу кыз? Итәкләре дә бик кыска күренә. Болай, ни, чәче кара сыманрак икән, татар кызларыныкы төсле!
— Кем дип, хан-солтан хуҗам, Моника бу! Әмерекәдән китердем. Импортный!
Җен шулай мактанып та алган, корсагын да кашып куйган, тешләрен дә шакылдатып ыржайта елмайган.
— Ничек?— дип гаҗәпләнгән Хәбибулла, үзенең биш шулпага, ике бәлешкә, биш өчпочмакка җитәрлек борынының мунча төнлегедәй тишекләрен кәкре имән бармагы белән каезлап, шунда ук икенче кулы белән пеләш башын да сыпырып алып, колак шәрифләренең тәгаен дөрес ишетүенә ышанып.— Мөлиха?
— Нинди Мөлиха булсын, Мо-ни-ка!— дигән җене, адәмнәргә генә хас булганча ачулары чыгып.
— Ярар-ярар!— дигән Хәбибулла, аны тынычландыргандай әйтеп.— Безгә Мөниха булса ни дә, Мөника булса ни!.. Тик кайсы төшен мактыйлар соң моның?
— И хан-солтан хуҗам! Бу Мөниха, юк ла инде, Моника дигәнем, Әмерекәнең патшасы белән йоклап алган, имеш! Теге шуннан бирле акылын югалткан...
— Гашыйк булган кешенең акылы китә инде ул!— дип, бик тә белдекләнеп алган Хәбибулла да, үзенең тугыз сыйныфны унбиш ел буена йоп-йомры башлы «икеле»ләргә генә укуын онытып җибәреп.— Әйтәм аны әле безнең Исламның башкаласы Гыйракны бомбага тотып интектерде, әле сәрбиләр өстенә ут яудырды!
Җене хуҗасының сөйләгәннәрен тыңлап тора, әмма ни еларга һәм ни көләргә белми. Шулай авызы ачылып калган. Үз колакларына хак ишетәмме дип ышанырга да белми икән.
Хуш, ярар... Шуннан Хәбибулла:
— Йом авызыңны!— дигән моңа. Кая барсын, җен шунда ук әмерне үтәгән, хуҗасына карышып тора алмый шул инде.
— Блин Клин белән йоклагач, каян килеп кыз икән соң ул?— ди икән Хәбибулла, бу мәсьәләдә дә үзенең хәбәрдарлыгын ассызыклап.— Укасын коймаган микәнни?
— Анысын ук карамадым,— дигән җавабында җене,— кияүгә чыкмаган, шуңа гыйффәтенә шикләнмәдем!
— Хәзерге заманда кешегә ышаналармыни?— дип, буза куптарган Хәбибулла.— Чоры ул түгел! Гыйффәтен карап алып кайтырга иде. Бар, илтеп куй! Күземә күрсәтәсе итмә!
Җене шунда ук:
— Баш өсте, хан-солтан хуҗам,— дип, сары корсагын җиргә тигәнчегә кадәр иелгән дә Мониканы алган җиренә илтеп тә куйган.
Менә сиңа, җенең булса, эшләр хутта инде ул! Әллә, мин әйтәм, Хәбибуллага ялынырга микән? Малай, кара әле, эшләр болайрак тора, кырыктан узып барам, иллесе дә җитәр инде, хатын-кыз йөзен күргәнем юк, дияргәме? Өйләнергә иде бит! Миңа, анысы, гайре табигый Мөнихалар-Моникалар ук кирәк тә түгел. Яшь чак булса — бер хәл, патша кызыннан да кимрәгенә күз салмас идем. Һәм салмадым да! Хәзер ярар иде әле Гыйззебану яки дә теге, былтыр, Сарман сабан туенда бик макталган савучы Мәймүнә дә. Ну малай, аның беләкләре, ул күкрәкләре... Үзен дә бик җенле, диләр. Бишенче ирен былтыр гына күмгән. Менә шул Мәймүнә дип бәгырьләрем өзелә! «Тыңла инде, Хәбибулла?»— дияргә үзенә. Бер ярты куеп карарга. Ул да булмаса, бер сарык вәгъдә итәргә! Җенле Мәймүнәне булса да җене китереп бирсә, кулъяулык булса да бүләк итәрмен, анысыннан гына тормас идем әле. Әйе, ярый-ярый, Мәймүнә үк булмаса, кайсы да бата, болай сазап картаю яхшы түгел бит инде, кешедән оят, билләһи!
Июнь, 1999.

Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.